Логотип Казан Утлары
Публицистика

Вильям Шекспир һәм аның әсәрләренең татарча тәрҗемәсе

Англиянең кечкенә СтретфордАвон шәһәрендә 1564 елның 23'апрелендә Джон Шекспир исемле һөнәрче семьясында бер малай дөньяга килә. Малайга Вильям исеме кушалар. Соңыннан Англиягә генә түгел, бөтен дөньяга даны таралган мәшһүр драматург Вильям Шекспир була ул. Бөек драматургның нинди шартларда иҗат итүен ачыграк аңлау - өчен, кыскача гына ул яшәгән чорны күзәтеп китик. Яңарыш чорының иң зур үзенчәлеге шунда, анда социаль каршылыклар да кискенләшә башлый. Англия трагик коллизияләр иленә әйләнеп китә: феодаль .мөнәсәбәтләрнең җимерелә башлавы, король тәхете өчен көрәш — болар барысы да хезмәт иясе халкы җилкәсенә авыр йөк булып төшә. Менә шуңа күрә дә Шекспир үзенең күп кенә әсәрләрендә фәкыйрь халык язмышын сурәтләүгә шактый киң урын биргән. Шекспирга югары уку йортларында белем алырга туры килми. Ул бары тик Стретфорд мәктәбен генә тәмамлый. Әмма Шекспир ул мәктәп биргән такытокы мәгълүмат белән генә чикләнеп калмый, гени- аль сәләте аркасында, үзлегеннән укып, бик тиз арада әлеге «бушлыкны» тутырып өлгерә. Бөек драматургның биографиясенә һәм иҗатына игътибар белән карасаң, аның үз заманыннан бик күп алга киткән фикер иясе, шул чорның байрагы булуын бик яхшы күреп була. 26 яшьләрендә провинциядән Лондонга килеп, дүртбиш ел эчендә танылган драматург булып әверелү өчен, чыннан да, зур талант һәм фикер иясе булырга кирәк бит! Шекспирның иҗаты бик бай һәм нәтиҗәле була. Ул 37 пьеса; «Җәйге төндәге төш», «12 нче төн», «Виндзордагы шук хатыннар», «Бер дә юктан чыккан шау-шу» кебек, тормыш матурлыгын җырлауга багышланган шатлыклы комедияләр; «Генрих VI», «Ричард III», «Генрих IV» һәм башка тарихи драмалар яза. «Тарихи хроника» исеме астында ^берләштерелгән ул драмаларында Шекспир тарихта халык язмышы проблемасын күтәрә, җинаять.юлы белән властьны үз кулларына алган Ричард III кебек тираннарны фаш итә. Санап кителгән әсәрләреннән тыш, Шекспир «Ромео белән Джульетта», «Отелло», «Г амлет» һәм «Король Лир» кебек бөтен дөньяга танылган атаклы трагедияләр авторы да. Драматург ул трагедияләрендә кешене, аның хаклык өчен көрәшен яклап чыкты. Мәхәббәт һәм матурлык турында җырлады. Шул ук вакытта аның трагедияләрендә кешеләр тормышындагы трагик чыганакның нигезләре булган социаль кар#шылыклар да тирән чагылды. А Шекспир сәхнә - законнарын һәм артистлык осталыгын яхшы белүче драматург иде. Ул театрдан тормышны реаль чагылдыруны таләп итте. Гамлетнең актерларга биргән күрсәтмәсен искә төшерик: «Хәрәкәтне сөйләм белән, сөйләмне хәрәкәт белән бәйләп эш итегез. Аеруча шуны күзәтегез: табигый гадилектән чыгып китмәгез», — дип әйтә ул. (III акт, 2 сцена.) Шекспир тормышның шундый мөһим проблемаларын күтәрде ки, алар ватандашларын, аның үз замандашларын гына түгел, яңа буын кешеләрен дә дулкынландырырлык гомумхалык проблемалары иде. Чыннан да, Шекспир геройлары үзләренең шәхси бәхетләре өчен генә көрәшүчеләр түгел, барлык кешеләрнең дә бәхете һәм үзара гаделлеге өчен тырышучылар бит. Гам- летның җир йөзендәге бөтен усаллыкны бетерергә омтылуы, Отелло- ның кешеләргә карата чиксез ышанычы, Лирның тормышны һәрьяклап белергә омтылуы — бүген дә көн тәртибендә торучы мәсьәләләр түгелмени? Менә шуңа күрә дә драматург Бен Джонсон үзенең замандашы Шекспирга карата: «Ул үз гасырына гына түгел, бәлки барлык гасырларга да калачак», — диюе белән тулысынча хаклы булган дияргә кирәк. Төрле чорлардагы фикер ияләреннән, язучылардан тыш, К. Маркс һәм Ф. Энгельс та Шекспир иҗатына зур игътибар белән караганнар. Алар аны, барыннан да элек, тормышны дөрес аңлавы өчен хөрмәтләгәннәр. К. Маркс һәм Ф. Энгельс үзләренә әсәрләрен тикшертергә килгән драматургларга Шекспирдан сәнгать чынлыгына өйрәнергә киңәш иткәннәр. Шекспирның, «Тимон Афинский» трагедиясендәге Тимоннын алтын хакындагы монологын анализлаганда К. Маркс: «Шекспир превосходно изображает сущность денег»I ,—дип язган. Бөек рус шагыйре А. Пушкинның «Шекспирны укыгыз...» дигән сүзләре, атаклы тәнкыйтьче В. Бе- линскийиың «аның һәр драмасы — миниатюрда бирелгән дөнья ул» дип характеристика бирүе русның алдынгы карашлы I К- Маркс* һәм Ф. Энгельс об искусстве. Москва, 1957 г., стр. 168. художникларының Шекспирга ни дәрәҗәдә игътибар иткәнлегенә, аны якын күргәнлегенә җанлы шаһит булып тора. Нәкъ әнә шул XIX йөзнең алдынгы рус культурасы вәкилләре аркылы Шекспир исеме Россия халыкларына мәгълүм була башлый һәм еллар үткән саен киңрәк тарала бара. Ә Совет власте елларында исә Шекспир СССР халыклары арасында шундый популярлашып китә, ул безнең илдә икенче туган плен тапты дип һич шикләнмичә әйтергә була. •Шекспир әсәрләре татар театрына Октябрь революциясе булу £е- лән үк килде. Революциягә кадәрге татар театрының ун еллык тарихы, һәртөрле культурага аяк чалучы реакционерларның каршылыгына да карамастан, ул театрның реалистик сәнгатьне яклап баруы, шуның өчен көрәшүе хакында сөйли. Спектакль алдыннан шагыйрь Габдулла Тукайның: — Күрә тигез бөтен җанны театр: Кирәк кол бул, кирәксә император, — дигән сүзләрен сәхнәдән халыкка әйтүе белән үк инде татар театры үзенең зур драматургиягә, актерлык сәнгате югарылыгына омтылуын белдерде. Әгәр шул чакта ук татар актерлары Шекспир әсәрләрен уйнамаганнар икән, бу аны яратмаудан түгел, бәлки аларның бөек драматург геройларын уйнарга иҗат тәҗрибәләре җитмәүдән генә шулай булган. Татар әдәбияты һәм театры эшлеклеләренең әйтүләренә караганда, Шекспир әсәрләрен татар теленә революциягә кадәр үк тәрҗемә итүчеләр булган, ләкин әлеге шул тәҗрибәләре азлыктан татар артистлары аларны сәхнәгә куярга батырчылык итмәгәннәр. Татар җәмәгатьчелегенең прогрессив вәкилләре бөек драматург әсәрләренең әһәмиятен һәм аның дөнья кул ьту р а сы н а к ы й м м этл е ел е ш керткәнлеген бик яхшы белгәннәр. ^Аерым алганда, заманында билгеле булган татар театр тәнкыйтьчесе Г. Карамның 1916 елда Шекспирның үлүенә 300 ел тулу уңае белән в «Аң» журналында (№ 8, 141 бит) басылган мәкаләсендә шул хакта бик ачык әйтелә. «Без, — дип яза ул, — бу бөек драматургның әсәрләрен русчадан вә төрекчәдән укып кына белә алабыз («Гамлет» белән «Отелло» төрекчә тәр*кемә ителмештер). Татарчада бүгенге көнгә кадәр бу бөек даһи әсәрләренең тәрҗемәсе күренгәне юк. Әмма халкыбыз-' ны ул һәйбәт вә кыйммәтле әдәбият илә таныштыра башларга бик вакыт инде. Ошбу якын арада яшь шагыйрьләребездән берсенең «Гамлет»ны назым илә тәрҗемә итә башладыгы мәмнуент илә ишетелде, вә аннан башка дәхи .бәгъзы бер зат тарафыннан кайбер мөһимрәк әсәрләренең тәрҗемәсенә карар бирелдегеннән хәбәр алдык. Муаффәкыять телибез». Шекспир әсәрләрен кую өчен театрның сәхнә культурасы камилләшкән булуы таләп ителә. Икенче яктан, Шекспир әсәрләрен уйнау сәхнә культурасының үсүенә дә ярдәм итә. Шекспир әсәрләренең татар театрында сәхнәләштерү тарихы нәкъ әнә шуны раслый. Татар театрында Шекспир әсәрләрен рус режиссерлары сәхнәләштергәннәр һәм, табигый, атаклы драматургның трагедияләре өстендә эшләгәндә алар рус театры тәҗрибәсеннән дә файдаланганнар, ул тәҗрибәне өйрәнүгә сәхнәдәш дусларына — татар артистларына — ярдәм иткәннәр. Октябрь революциясенең беренче елларында ук зур трагик талантка ия булган актер Мохтар Мутин Гамлет ролен башкарырга әзерләнә башлый. «Гамлет» татар теленә тәр- жемә ителә һәм 20 нче еллар башында татар театры сәхнәсендә куела. Гамлет ролен башкаручы М. Мутин зур популярлык белән файдаланса да, ул әсәр сәхнәдә берничә мәртәбә генә куела да туктап кала. Күрәсең, II В. Шекспир. Отелло. Ромео белән Джульетта. Казан, 1956 ел. спектакль тамашачыга ч .с. ә." 7. бик үк аңлашылмагандыр. Ул спектакльне хәтерләүче театр эшлеклеләренең кайберләре тамашачыны Шекспир белән беренче мәртәбә таныштырганда «Гамлет»тан башламаска кирәк иде, чөнки аны аңлау өчен тамашачының азмы-күпме әзерләнгән булуы кирәк дип исәплиләр. Ихтимал, алар хаклыдыр. Ләкин шунсы үкенечле, шул вакыттан алып, татар театры «Гамлет»ка яңадан әйләнеп кайтмады, аны сәхнәгә куймады. 30 ичы еллардан башлап, Шекспирның «Отелло» трагедиясе татар театры репертуарына бик ныклап кереп китте, Отеллоның хәрәкәтләрен тамашачы бик дөрес сизде, аның характерындагы трагизм чыганакларын яхшы аңлады. Мәхәббәт һәм сөйгәнеңә турылыклылык темасының инде революциягә кадәр үк әдәбиятыбызда сурәтләнә башлавы һәм хәзергәчә эзлекле рәвештә үстерелеп килүе, димәк, тамашачыларга таныш булуы белән аңлатыла булса кирәк бу уңыш. Шул ук вакытта Отелло ролен башкарган артистлардан М. Мутин һәм Камал III нең осталыклары да образны тамашачыга җиткерүдә зур роль уйнаган, әлбәттә. Ул спектакльне күргән кешеләрнең әйтүенчә, ОтеллоМутин бик көчле һәм җитез булган. Атаклы артист Отеллоның характер үзенчәлекләрен тирәнтен аңлап эш иткән. Камал III бу рольне Мутиннан шактый соң башкара һәм Отеллоның характерындагы башка якларга да әһәмият бирә. Ул аеруча Отеллоның акылын, тәҗрибәсен ачуга һәм аның сүзләренең мәгънәсен, көчен күрсәтүгә игътибар итә. «Отелло» трагедиясенең татарчага тәрҗемә вариантлары берничә. Ләкин аларның берсе — Г. Шаму- ков тәрҗемә иткәне генә басылып чыккан II . Күренекле артист Габдулла Шамуков «Отелло»ны русчадан тәрҗемә иткән. Әйтергә кирәк, тәр- җе м ә дә н тә р җе мә (и н г л и з ч ә д ә н русчага, русчадан татарчага) булуга да карамастан, Г. Шамуков бу эшне зур төгәллек белән башкарып чыккан. Әсәрнең тәрҗемә икәнлеге бөтенләй сизелми диярлек. Тәрҗемәче үзәк персонажларның индивидуаль сөйләм үзенчәлекләрен дә төгәл һәм дөрес чагылдыра алган. Бу — Отелло сөйләмендә аеруча яхшы сизелә. Отелло сөйләменең мәгънәсен тулырак, төгәлрәк чагылдыру өчен, тәрҗемәче татар халык сөйләмендә киң кулланыла торган сүзләрдән дә оста файдаланган. 1940 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры «Ромео белән Джульетта» трагедиясен куйды һәм шуның белән Шекспир әсәрләрен сәхнәләштерү культурасына ныклап ук өйрәнгәнлеген раслады. Бу спектакльдә Фатыйма Ильская (Джульетта) һәм Камал III (Ромео) Шекспир геройларын бик яхшы аңлап, күңел биреп уйнадылар һәм менә шуңа күрә спектакльне татар тамашачысы яратып кабул итте. «Ромео белән Джульетта»ны да Габдулла Шамуков тәрҗемә итте. Тәрҗемәче монда да, «Отелло»да- гы кебек үк, геройларның сөйләм үзенчәлекләрен, алар сүзенең мәгънәләрен төгәл тәрҗемә итәргә тырышкан. Ромео һәм Джульетта сөйләме аеруча уңышлы тәрҗемә ителгән: Тәрәзәдән Джульетта күренә. Р о м е о. ...Тәрәзәдән нинди нур балкыды? О! Көнчыгыш ул тәрәзә, Джульетта. я Кояш булып балкый! Эй син, кояш, Үтер көнче айны нурың белән! Көнчелектән аның төсе качкан, Синең шулай балкуыңны күреп, Аның бәгъре көя, эче яна... Г. Шамуков мәхәббәт сүзләрен мөмкин кадәр баерак бирү өчен Көнчыгыш лирикасы формасыннан да шактый оста файдаланган һәм бик әйбәт иткән. 1945 елда «Король Лир» спектаклен сәхнәгә кую татар совет театрында аеруча зур, этаплы күренеш булды. Ул әсәрне уңышлы башкарулары белән Татар дәүләт академия театры артистлары театрыбыз культурасын тагын да баета төштеләр. Әсәрне татарчага күренекле язучы Нәкый Исәнбәт тәрҗемә итте һәм, әйтергә кирәк, ул бөек драматургның фикерен, язу стилен татар тамашачысына мөмкин кадәр тулырак, төгәлрәк җиткерү өчен күп хезмәт куйган. Тәрҗемәче, «Король Лир»ның русча тексты белән генә канәгатьләнмичә, әсәрнең оригиналына да мөрәҗәгать иткән, инглиз халык иҗатының бай, ләкин тәрҗемә өчен шактый читен булган сөйләмен татарчалаштыруда татар халык авыз иҗатыннан уңышлы файдаланган: ...Төлке-төлке төләймән, Төнлә кая барасың? Төлке кызын алырга Бау алырга барамын... Шут авызыннан Лирга әйтелгән бу юллар, күрәсез, бик шома, бер укып чыгу белән хәтердә калырлык дәрәҗәдә әйбәт тәрҗемә ителгәннәр. Менә шуңа күрә дә Шут ролендә •уйнаучы артистлардан Ә. Яһүдин һәм И. Гафуров тарафыннан әйтелгән һәр сүзне, һәр мәзәкне тамашачылар бердәм рәвештә куанып, . яратып каршы алдылар. Король Лирның акыллы һәм бай сөйләмен Н. Исәнбәт гаҗәп дәрәҗәдә ачык һәм дөрес тәрҗемә иткән: ...Күкне мондый куркынычлы күкрәтүче Зур тәңреләр, әнә, күрсен дошманнарын. Әй, хөкемнән качып, булган бар гаибеңне Эчтә яшереп килгән явыз, син тетрәп тор! Үз башыңны яшер син дә, ант бозучы, Рыя белән яхшы булып кыланучы, Кан катыштыручы, тезлән, син дә тетрә!.. Зур кайгылар кичергәннән соң үзендә дөньяга яңа караш туган король Лир образын СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов искиткеч зур тирәнлек белән күрсәтте. Лир ролен уңышлы башкарганнан соң, X. Әбҗәлилов Ричард III ролендә уйнарга теләк белдерде. Шекспир спектакльләрен куюда шактый зур тәҗрибәсе булган Татар академия театры коллективы, аның бу омтылышын яклап чыгып, «Ричард Ш»не тәрҗемә итәргә Ш. Мөдәррискә заказ бирде. Әдәбият институтында укыган студент елларында ук Ш. Мөдәр- ристә Шекспирны татарчага тәрҗемә итү теләге туган иде. Шул максат белән ул шактый күп вакытын инглиз телен өйрәнүгә багышлады. Инглиз һәм татар телләрендәге кайбер фонетик охшашлыклардан чыгып, Ш. Мөдәррис тәрҗемәнең мәгънәсен татарча дөрес бирү генә түгел, хәтта Шекспир шигырьләрендәге поэтик музыкальлекне дә сакларга мөмкин икәнлекне аңлады һәм шулай эшләде дә. Шекспирның «Ричард III» тарихи хроникасын татарчага тәрҗемә итүе аның бу өлкәдә беренче әдәби тәҗрибәсе булды. Ул аны 1957 елда ук театрга тапшырган иде инде. Ләкин X. Әбҗәлиловпың үлеп китүе сәбәпле, театр «Ричард Ш»не сәхнәгә к у ю д а и вакытлыча тоткарланып калды. Хәзер тәрҗемә театр архивында саклана һәм аны Татарстан китап нәшрияты тиздән китап итеп бастырып чыгарыр дип ышанасы килә. Чөнки ул әсәрнең тәрҗемәсе бик әйбәт эшләнгән, аны тизрәк укучыга җиткерергә кирәк. Әсәрнең беренче актындагы Ричард белән Анна арасындагы сөйләшү күренешләре, өченче акт тулысынча һәм финал өлеше аеруча яхшы тәрҗемә ителгән. Шекспирның 1961 елда аерым китап булып басылып чыккан «Сонетлар»ын да шагыйрь Шәрәф Мөдәррис тәрҗемә иткән иде. Ә бит бу җиңел эш түгел, зур поэтик осталык, күп көч сорый торган хезмәт. Ләкин талантлы һәм тырыш шагыйрь, мәрхүм Шәрәф Мөдәррис, бөек драматургның сонетларын тәрҗемә итү өстендә армый-талмый эшләде. В. Шекспир драматик әсәрләрендә генә түгел, шигъри әсәрләрендә дә төп игътибарын кешегә, аның кичерешләрен, уй-хпсләрен ачуга юнәлткән. Бу хәл аның һәркайсы ундүртәр юллык кечкенә шигырьләрдән торган сонетларында ачык күренә. Ул сонетларында автор мәхәббәткә турылык яки хыянәт һәм кешенең ирекле булырга тиешлеге турында җырлый; кешегә ирек бирмәүче, аиы кысып, изеп торучы акча властена ачынып каршы чыга. Кыскасы, Шекспир сонетларының һәрберсе безне кеше һәм аның тормышы, уйхисләре хакында уйланырга мәҗбүр итә. Шекспир сонетларын татар язучыларыннан беренче буларак татарчага тәрҗемә иткән Ш. Мөдәррис авторның кеше уйлары, кеше шатлыгы һәм кайгысы турындагы әсәрләрен аеруча әйбәт эшләгән. Ул тәрҗемә иткән 154 сонетның берсен (30 нчы сонет) күздән кичереп- үтик: Тын сәгатьтә уйларымны бергә туплап, Хәтерләргә мәҗбүр итсәм үткән чагым, —* Мин эзләгән күп нәрсә юк. Сизәм шулчак Иске кайгы талый тагын газиз җаным. Яшем кипкән күздән тагын яшьләр түгә.М Көне җитми гүргә кергән дуслар өчен; Елыйм тагын, әүвәлгедәй хәсрәт чигәм Алга килеп басып торган рухлар өчен. Чигеп тагын элек чиккән хәсрәтемне, Бер кайгыдан бер кайгыга күчеп торам. Түгәм тагын элек түккән яшьләремне, Элек түзгән зарсагышка түзеп торам. Сине, дустым, уйлыйм икән — шатлык көтә. Югалганнар кире кайта, кайгым бетә. Күрәсез, бу юллар бер дә тәрҗемәгә охшамаганнар, әсәр җиңел укыла һәм шул . ук вакытта аның оригиналдагы фикерләре дә тулысынча бирелгән. Яки менә 66 нчы сонетны алып карыйк. Ул сонетта чагылдырылган тирән һәм трагик мәгънәне укучыга җиткерү өчен, Ш. Мөдәррис оригиналдан читкә киткән. Шекспирның ул әсәрендәге -һәр юлы диярлек «һәм» теркәгече белән башлана. Әгәр тәрҗемәче, оригинал артыннан барам дигән булып, һәр юлны «һәм» белән башласа, тәрҗемә һич тә уңышлы чыкмас иде. Чөнки, үзегезгә мәгълүм, ул теркәгеч, татарча күп кабатланса, бик үк матур яңгырамый. Менә шуңа күрә дә Ш. .Мөдәррис бу урында бик килешле яңгырый һәм сонетның мәгънәсен тагын да тирәнәйтә торган «чакта» сүзен алган: Үлем көтәм, арып, җаным бизгән чакта, Лаек хезмәт, хәер өстәп йөргән чакта. Җыен йолкыш кәеф-сафа чиккән чакта, Җыен мөртәт тугрылыктан көлгән чакта... Ш. Мөдәррис тәрҗемә иткән 154 сонетның барысы да бер дәрәҗәдә уңышлы түгел, әлбәттә. Арада авыррак аңлашыла торганнары да бар. Аларның кайберләрендә мәгънә бөтенлеге җитеп бетмәү һәм архаик сүзләрне артыграк куллану очраклары да бар. Ш. Мөдәррис ул җитешсезлекләрен үзе дә белә һәм «Сонетлар»ның икенче басмасын чыгарганда аларны яңадан карап төзәтмәкче иде. Әмма вакытсыз килгән рәхимсез үлем аңа ул теләген тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде. Ләкин ул кимчелекләр генә тәрҗемәченең зур хезмәтен һич тә киметми, чөнки, кабатлап әйтәм, сонетларның бик күбесе югары художестволы тәрҗемә ителгән. Шәрәф Мөдәррис хезмәтенең кыйммәте тагын шунда, ул инглиз теленнән турыдан-туры тәрҗемә итүче беренче татар язучысы булды һәм, шулай ук беренче булып, Шекспир «Сонетлар»ын киң катлау укучыларыбызга җиткерде. Шулай итеп, әлеге кыскача күзәтүдән без ике нәрсәне ачыкладык: беренчедән, Шекспир әсәрләре бездә шактый киң таралган булса, икенчедән, ул бөек драматургны ныклап торып татарчага тәрҗемә итү чагыштырмача күптәң түгел, соңгы ун-унбиш ел эчендә генә җанланып киткән икән. Дөрес, Шекспирны безнең у ку ч ы л а р ы б ызн ы ң күбесе рус телендә, ә кайберләре хәтта инглиз телендә дә укый алалар. Ләкин бу һич тә аның әсәрләрен татарчага тәрҗемә итәргә кирәкми дигән еүз түгел. Дөнья әдәбияты классигы Шекспирның сайланма әсәрләрен татарча чыгару бик яхшы булыр иде. Ә безнең Татарстанда бу эшне эшләрлек бик әйбәт тәрҗемәчеләр, шагыйрьләр бар. Театрны яратучы һәм поэзияне хөрмәтләүче халкыбыз каршына бөек Шекспир бөтен тулылыгы белән килеп бассын иде!