Логотип Казан Утлары
Документаль повесть

УРМАН ГАРНИЗОНЫ

Разведчик язмаларыннан 

Б өек Ватан сугышы башлануга биш көн дигәндә, Унсигезенче укчы дивизиянең соңгы эшелоны Казаннан фронтка китте. Алдагы эшелоннар 15 нче июньнән үк бер-бер артлы көнбатышка юнәлә башлаганнар иде. Безнең дивизия, Белоруссиягә җитеп, Орша шәһәренең көньяк-көнчыгыш ягындагы урманнарга тупланды һәм Көнбатыш фронтның Егерменче армиясе составына билгеләнде. 4 нче июльләрдә инде ул, Днепр елгасының сул як яры буйлап Орша шәһәреннән түбәндәрәк урнашкан Щетинка авылыннан башлап Шклов шәһәренә чаклы урында, оборона әзерләргә сугышчан бурыч алды. Аның фронт киңлеге кырык километрга кадәр сузылды. Дивизия үз көчләреннән күп өстен булган дошман гаскәрләре белән 9 нчы июльдә сугыша башлады. Ул 18 нче июльгә кадәр, биләгән позициясеннән чигенмичә, каршысыңдагы дошман гаскәрләрен туктатып торды. Ләкин бу уңышлар җирле уңыш кына булып калды. Чөнки дошман гаскәре, уң һәм сул як күршеләребезнең фронтын өзеп, Орша, Шклов шәһәрләрен алды да зур танк колонналары белән көнчыгышка агылды. 15 нче июльдә ул көчләр Смоленск шәһәренә бәреп керделәр. Бу көннәрдә Унсигезенче укчы дивизия немецларның тирән тылында, камалышта, авыр сугышлар алып бара иде. Егерменче армия гаскәрләре аяусыз каты бәрелешләрдә зур югалтуларга дучар булган хәлдә, актык көчләрен җыеп, ничек тә булса дошманны туктату чараларын күрделәр, ләкин акрынлап чигенергә мәҗбүр булдылар. Дивизия 17 нче июльдә, кич, Егерменче армия командармы генерал П. А. Курочкиннан радио аркылы яңа боерык алды. Безнең берләшмәгә Егерменче армиянең чигенүен каплау, аръергард хезмәтен үтәү бурычы йөкләнде. Дошман тылында позицияләрне алмаштыра барып, 5 УРМАН ГАРНИЗОН Ы акрынлап чигенергә кушылды. Дивизиянең тәмам хәлсезләнгән калдыклары бу җаваплы бурычны Ватаныбыз алдында зур тугрылык һәм намус белән үтәделәр. Күп мәртәбәләр камалышлардан котылып, яңа позицияләргә урнашып, дошман гаскәрләренә зур кыенлыклар китерделәр. Ләки күреп тордым мин. Ә сез обозны очратмадыгызмы?—’ — Никак нет. Л ны теге полковник... ничек соң әле фамилиясе?.. Сез аны беләсез... Анда утызга якын авыр яралы иптәш бар иде. Әнә, тагын бераз өстәлде. Кая адашып йөри икән ул мәгънәсез. Бар, артка бар! Эзләп тап үзен. Юл өйрәт шул полковникка. 5 нче отряд артыннан килсен, ерак калмасын. Югыйсә обозны һәлакәткә төшерер. Без әнә шул ялап гауда, яисә аннан арырак булырбыз. Шунда килерсең, йөгер, дускаем,— ди ул теләр-теләмәс кенә. Артка баруның бәясен аңлый ул... Үзе бик дулкынлана. Әллә безнең хәлләр авырая башладымы икән? Обстанов- каны тирәнрәк сорашу читен. Белгән егетләр бу тирәдә юк. Иванны ымлап кына чакырып, мин тагын артка йөгёрәм. һәммә халык алга, өметкә, азатлыкка якыная, алга ‘бара. Ә -без, Иван белән без икәү, һаман артка, дошман арасына, тәмуг эченә керәбез... — Элгәннәрне салырга арба кирәктер шул/—ди солдатым. — Нинди үлгәннәрне? — Генерал Степанов һәлак булган ич, тагын ике солдат... — Кем әйтте? — Лейтенант. Аларны безнең малайлар носилкага салып алга киткәннәр, — ди Иван. — Александр Михайлович Степанов һәлак булган... Бу хәбәр мине тәмам тетрәтеп җибәрде. Шундый авырлыкларны җиңеп, төзәлмәс авыруларын яшереп, күз алдында бары тик өметле яшәүне генә күреп алга барган кеше, инде моратка ирештек дигәндә, соңгы 'адым калгач кына... һәлак булган! Мин Иваннан тартынмыйча үксеп елыйм. Кыйналган бала ке’бек кычкырып шыңшыйм, бу нәләтле язмышны каргап сүгенәм. Ачы хәсрәтемне дә, тылга кире керү куркынычын да, обоз адаштыручы полковникны да онытып, тынычлану өчен, кычкырып тиргәнәм... Иван аңлый, эндәшми. Кайнар яшь, пычрак тир күзләремне әрнетә. Авыр мәшәкать Мине телгәли, интектерә... Минем -бөтен тәнем әрни, сызлый, сыкрана. Мина инде беркем дә кирәкми. Капитан, син кемгә, нигә үпкәлисең? Бу нинди эгоистлык? Син кемгә рәнҗисең? Әллә үлем белән яшәү арасында кылга гына эләгеп торган утыз иптәшең өчен хезмәтеңне жәллисеңме? Аларның тәкъдире өчен көрәштән баш тартасыңмы? Онытма, капитан:, алар өчен син җавап бирерсең; трибунал алдында түгел, вөҗданың' алдында гомерең буе җавапта торырсың!.. Без инде бер сәгать чамасы, калкудан калкуга күчеп, зарыгып обоз эзлибез. Тирә-якта кабер тынлыгы. Хәтта кошлар да сугыш гарасатыннан куркып ерак качканнар, гамьсез чикерткәләр дә чырламый... Беркем, бер аваз юк. Күз күреме кадәр җирдә урылмаган арыш басуы да кыймылдамый. Аяусыз кыздырган кояш, өстемдәге сырма иң соңгы көчне сыгып чыгарырга тырышып пешерә, әлсерәтә. Ташламыйм, юк, ташламыйм мин сине, сырмам. Син минем якын дустым, документым. Ул обозда бит җитмәсә тагын колхозчылар бүләк иткән унбер баш сыер да бар иде. Нинди булдыксыз кеше бу полковник! _ Обоз, әнә ул... обоз! —ди Ваня, бик кычкырып. Обоз, көч-хәл белән арыш арасыннан юл салып, төньяк-көичыгышка таба бара. Минем чәчләрем үрә тора, тәннәрем туңа: «Я, раббым! Анда бит дошманның какшатылмаган оборонасы, бүгенге бәрелеш мәйданыннан ерак, тыныч позицияләре». Без, калкурак җиргә менеп, карабиннан һавага атып сигнал бирәбез. Аңлады, кемдер ачы сызгырып җавап бирде. Мин сырманы салып баш өстенә күтәреп болгыйм. Иван пилоткасын карабинына’элеп әйләндерә Обоз безгә таба борыла. Мин нервларымны беркадәр тынычлан- дыру өчен, җиргә ятып, таралып ял итәм. Ләкин зиһен ял итәргә теләми. Степанов, ах, Степанов! Аны кайсы арбага, кем янына салырлар икән?.. Күбеккә 'баткан, кара янган атлар хырылдап авыр сулыйлар, һәрбер арбага авыр яраланган өч-дүрт сугышчы салынган. Алар кояш кыздыруына, эчтән януга кара көйгән, ярылып канаган иреннәрен кысып, сүзсез-өнсез кыймылдамый яталар. Тик сизгер күзләре генә тынычсызланып, ялкындай ялтырап һаваны, тирә-якны күзәтә. Бу да батырлык, аяныч хәлеңне яшерә алып, башкаларның тынычлыгын бозмыйча, теш кысып тын яту үзе бер батырлык... Таралып, еракка сузылган кечкенә обоз кыр юлына чыгып, сирәк куаклыкка#керә. Алдан җәяүләп карт доктор килә. Аның тимер күк чәчләре тар (бинт белән кыршауланган. Ул мал докторы. Безнең медик бер генә: военфельдшер Ванюша Платнов кына. Очрашу шатлыгын дошман авиациясе җимерә. Уңдарак, урман артында, безнекеләрне бомбага тоталар. Анда безнең истребительләр үз- үзләрен аямыйча дошман самолетлары арасына ташланып якалашалар, дәһшәтле үкереп яшел, кызыл ут сибәләр, дошман самолетларын җиргә таба кысалар... — Полковник гел арттан килә. Ул обоз хәлен тикшерә, колоннаны җыйнаклый. Миңа ул юнәлеш кенә күрсәтте, — ди карт доктор. * Өзелеп, таралып килгән обоз колоннасының күп кенә олауларын уздыргач, мин ерактара.к таныш йөз күрдем. Ләкин 'бу олаучы кызылармеецлар арасында крестьян киеме кигән кешене күрү ничектер сәер тоела. Әйе, әйе, мин бу кыяфәттәге кешене урманда күргән идем. Тукта, бу Свиридов ич. Ул һаман шулай хәрби кешеләр төсенә керми йөри микәнни? Мин Свиридовның бер-ике генә кызылармеец ияртеп «безнең урман гарнизонына килеп кушылганын ишеткәч, аны командирлар җыелышында очратып, баштан кичергән хәлләрне сөйләгән идем. Ул вакытта да полковник крестьян киемендә иде. Кичә язган хатыма да мин аның исән булуы турында сүз керткән идем. Ңи булса да, ул бит минем соңгы өч еллык хезмәтемнең җитәкчесе. Хәзер иңде мин аның кул астыннан азат! Азат!.. Инде ул обоз башлыгы 'булган икән. Ләкин нишләп соң разведкага йөрмәгән кешегә карт колхозчы кыяфәте кирәк булган? Ах, аларны тикшереп торырга синең 'бер секунд буш вакытың да юк «бит, капитан. Минем -бурычым үтәлде. Калганы аның вөҗданында булачак. Без, канатланып, ерак киткән штабны эзләп чабабыз. Ялан тауга чаклы тагын өч-дүрт чакрымлап җир рар әле. Шомлану да безне йөгертә, куа. Шулай ук фашистлар зур контрудар оештырырлар микәнни? Аларның авиациясе -гел бер урынны дөмбәсли, нәрсә әзерлиләр алар безгә? Югалткан позицияләрен кире кайтарырга тырышып, безнең юлны бикләп, тагын да чолгап алырга тырышалармы? Әйе, нинди һәлакәтле хәлгә дучар булуларын аңларлык вакыт үтте, аларда информация җыйналды инде. Минем уйларымны дошман артиллериясенең көчле уты бик тиз таратып ташлый: алар ялан тау артындагы коры сызага озаклап ут яудыралар. Ул сыза — безнең юл үзәге. Якынаю белән, пулеметлар тыкырдавы ачык ишетелә. Терәк пунктлары калдыгы гына булса, тагын бер хәл. Әгәр контрудар'булса... Без артиллерия утына каршы йөгерәбез. Ул тиздән туктар. Дошман атакага күтәрелгәнче, «бу җирне үтеп калырга кирәк. Безнең алга әллә кайдан бер-ике арба, пар ат җиккән ялгыз пушка килеп чыга. Алар ут-ялкын уйнап торган сызага җитеп, инде кирегә таба борылырга мәҗбүрләр. Атлар, туп шартлавыннан, күккә чөелгән кара туфрак өемнәреннән өркеп, үрә басалар, арбаларын аударып, йөк чегә буйсынмыйча, дулап чабалар. Арбадан ниндидер ящиклар, чиләк- ^Резе^ тлар коела. Яраланган җирән ат, ут ялкыны кебек, як-якка аилала, дәһшәтле кешнәп, кирегә таба басуга чыга. Егылып калган йөкче солдат сикереп торып ат артыннан йөгерә. Ул елак тавыш белән: ' «Рыжик, Рыжик!»— дип кычкыра, туктап, сызгырып карый. Иван .Ры- жикка каршы чыга. Ләкин Рыжик күп бара алмый. Безнең турыга килеп җиткәч, алгы аякларына сөртенә, тезләнә, ыңгыраша һәм әкрен генә сул^ кабыргасына ята. Шартлап тәртә сына. Атның дагалы аяклары таяк кебек турыга сузылгач, сизгер колагы чак кына кыймылдап, артка ава, күзләреннән көрән яктылык бөркелеп, кинәт сүнеп кала... Сызада өермә болытлары төсле кара төтен кайный. Сирәгрәк кызгылт ут ялкыннары ургылып, кинәт зәңгәрсу куаклар кабарып китә һәм шундук эреп тузгыла. Тирәли снаряд кыйпылчыклары сызгыра, гөжли. Туктарсыңмы син бүген? Туктады. Ләкин пулеметлар һаман тыкылдый. Без сикереп торып алга ташландык. Кинәт чыккан акрын җил күңел болгаткыч -сасы дары төтенен куа, кысрыклый, уйсу җирне тазартып, төтен тавын күчерә,, чигендерә. Безнең күз алдында озын сыза ачыла. Ул ялгаш кебек дөрес формалы. Аның ерактагы аргы башы -боргаланып әрәмәлеккә яшеренгән. Сызаның ике ягында, калку җирдә, өлгереп килгән сабан ашлыгы басуы. Бирге башы вак ерганаклар белән кискәләнгән. Ерганаклар уртасында, текә кызыл -яр астында, кипкән сазлык. Сыза тирбәлеп яткан солы һәм тары басулары арасында яшел тасма кебек еракка сузылган. Аның икенче кат чабып алырлык булып үскән үләнен эрелеваклы снаряд чокырлары ерткалаган. Немецлар гаскәр 'булмаган буш урынны телгәләп йөзләрчә снаряд сарыф иткәннәр. Хәзер сызада гади, тыныч күренеш. Бу күренешне таралып ерганакларга сыенган ятим солдатлар гына хәвефкә төшереп торалар. Алар пешкән, тиргә баткан, каушаган, артык куркынган кебек күренәләр. Кайберләре чокырдан чокырга күчеп үз иптәшләрен эзлиләр, тапмагач, таныш булмаган кешеләр янына сыеналар. Чырайлары зур бәхетсезлеккә дучар булгандай өметсез күренә. Болар кемнәр? Нигә монда бер командир да кЭк, ә таркау сугышчыларның саны йөзгә якын. Дошман пулеметлары, тончыга язып, сызага үлем бөркиләр. — Иптәш капитан!.. Кемнәр болар? Кемнекеләр? Бер генә таныш йөз дә юк. Нигә соң мине отрядка кушылганнан бирле кеше күзеннән саклап, штаб артындагы куак астына яшереп асрадылар? Имеш, «син — разведчик...» Бер солдатны да танымыйм. Уңнан, тапталган солы арасыннан, «бер төркем солдат ашыгып, чәчрәп сызага коелалар. — Безне ташладылар! Безнең командир күз алдында юк булды, качты... Безне тагьгң дошман чолгый! — ди берәү, барлык халыкка мөрәҗәгать итеп. Ул, карабинын җиргә ыргытып, черек багана кебек кинәт җиргә ава, кычкырып елый. — Ялганлама! Лейтенант һәлак булды. Аиы хәзер бирегә китерәләр, — ди кыз бала кебек яшь кенә бер солдат. Ерганакларга сыенган таркау халык бу шомлы хәбәргә аптырап хәрәкәтсез кала. Елак солдат: «Ташладылар, тагын камалыш, уф!» —ди, өзгәләнә, кыйналган көчек кебек шыңшый. Ерганакларда тәртипсез хәрәкәт, бәхәсләшү, мәгънәсез сүз көрәштерү сизелә. Кемдер: «Әйдәгез, егетләр, монда утырсаң, тагын камалыш!» — дип сикереп торып сызага ташлана. Аны шундук ике яклап пулемет уты кыеп сала. Башкалар тагын аптырап кала, анда-санда мәгънәсез ызгышулар, бер-берсеи әрләүләр ишетелә. — Тук-та-гыз! Мин үз тавышымны танымыйм. Ул әче сызгыру кебек колак чыңлатып, кисеп яңгырый. Мин туңам. — Туктагыз... — дим мин, чак ишетелерлек итеп хырылдап. Кесәдән пистолетны ала-ала мин елак солдат тирәсенә җыелган сугышчылар янына чабам. Иван, карабинын җилкәсеннән кулына күчереп,-бер адым калмый эземнән килә. Ул кинәт «син»гә күчеп: — Тынычлан, тикшермичә хәл итмә, — ди, акыл бирә. — Встать! Ал коралыңны! Кил каршыма! Ике егет, елак солдатны күтәреп торгызып, култыклап китерәләр. Ул аватүнә көчләнеп атлый, рухсыз күзләрен йоммыйча туры карый. — Син тенералның паникерларны кызганмаска дигән боерыгы-н оныткансың. Чик артка.рак! Елак солдат, мылтыгын ташлап, куллары белән йөзен каплый. Аны култыклаган сакаллы солдат, алгарак атлап, күбекләнгән иреннәрен кыймылдатып кына эндәшә: — Иптәш капитан! Ул артык курыккан... Зинһар өчен... ул элек ‘бик тырыш кеше иде... без аны үзебез тынычландырырбыз... Зинһар инде, ип... кап... — ди. Иван, солдатның фикеренә кушылып, күзләре Йелән генә үтенеп карый. Ул минем -вөҗданым. Тагын нинди сынаулар үтәсем ‘бар икән? Кемгә таянырга соң? Бер оешканлык, бер тәртип, бер хуҗа юк. Болар һәммәсе калдык-постык, адашкан, артта калып очраклы рәвештә генә җыйналган халык. Алар һәммәсе минем кадерле иптәшләрем, туганнарым, туганнарым, туганнарым... Ничек итеп мин сезне бу һәлакәт эченнән алып чыгыйм?! Йөз пар күз сөнге кебек үтә тишеп карый... Мин, әмәл таба алмыйча, шәрә килеш хурлык мәйданына бастырылган җинаятьче кебек, сырмага төренәм, башны эшләтергә тырышам. Мең төрле хәрби карарлар миләрне яргалап, -яшен тизлеге белән югалалар, зиһенгә сеңми таралалар. Мин көчсез... алар көтәләр... Ни көтәсез? Мин, мин көчсез! Без чыгасы яктан, каршыдан, дошман пулеметлары сызаны туктаусыз капшап-кармалап кына торалар. Уңда һәм сулда, ачык, калку җир. Алар даими күзәтү һәм ут астында. Димәк, чыгу юнәлешен үзгәртеп булмый. Шулай ук елак солдат сүзе дөресме, без тагын камалыштамы? Тукта, тукта, монда бары тик бер генә карар, бер генә юл: дошман пулеметларын туктатырга! — Иптәшләр! Каушамагыз! Хәзер бер чара күрербез. Тыныч булыгыз! Кайда -соң ул тынычлык? Әнә безгә таба исәпсез дошман самолетлары килә. — Яшеренегез, каушамагыз! Миңа яшеренергә урын юк. Ерганаклар миннән ерак; калку җирдән сикереп, бомба актарган торф чокырына егылам, кемнеңдер кайнар гәүдәсенә килеп төшәм. Ул гаять зур, көчле гәүдәле, кара мыек чыгып килгән яшь солдат. Мыек—ялан аяк, ялан баш. Гимнастерка урынына катып каралып беткән, кендеккә кадәр аерылган эчке күлмәк. Ялангач күкрәген мүк кебек йон баскан. Ул кулбашларына, биленә пулемет лентасы ураган. Кызгылт бакыр шатроннары зиннәтле бизәк кебек ялтырап үзенә килешеп, матурлап тора. Солдат станоксыз пулеметын актарылган торф өеменә куйган. Янында — ике тартма тулы лента. Аның эшлекле кыяфәте, бигрәк тә кулында пулемет-булу мине кинәт тынычландырды. — Станогың кая? —' Адашып калды. Аймылыш булдык, — ди ул көтмәгәндә балаларча нечкә тавыш белән. — Ах син, Мыек! Станоксыз, итексез Мыек! — димен көлемсерәп. Дошман самолетлары сыза аркылы үтеп уңгарак юнәләләр. Солы арасыннан тагын берничә кеше безнең янга төшә. Арада бер таза сол датның кочагында кечкенә генә лейтенант. Ул үлгән. Дошман пулеметлары шундук озын чират белән сызага ут яудырдылар. Таза солдат нәни лейтенантның гәүдәсен сак кына итеп камыш күләгәсенә урнаштыра. Бу үлемгә минем йөрәгем катнашмый. Мине icav калганнар язмышы борчый. Сыза буш. Ләкин аның үлем киртәләгән иңен үлчәп чыгарга теләүче юк. Дошман, әлбәттә, безнең төркемне яхшы күрә, күзәтеп, коралны төзәл тора. Ул безне күптән үлемгә хөкем итеп кунган. Ләкин ул безгә пулемет утын җиткезә алмый, пуляларны сызаның ике ягындагы калк\ г түбәләр тотып кала. Алар тик кыйгач төзәү белән атып үзәннең кыска гына бер өлешен телгәлиләр, вакытвакыт туктап торып үзләренә корбан сагалыйлар. Кем соң шул ут киртәсен кисеп чыгарга батырчылык итсен. Бу, һичшиксез, беркегигә, 'бернәрсәгә файда бирмәгән мәгънәсез үлем генә булачак. — Мин күрдем. Алар әнә теге 'безгә каршы яктагы тауда: берсе читән артында, икенчесе зур таллар күләгәсендә. Бер чакрым чамасында,— ди Мыек. — Пулеметың төзекме? Атабыз хәзер шунда. Мин тотып торам. Сырманы салып пулемет астына җәйгәч, без, уңышыбызга ышанмыйча гына, ут ачабыз. Пулемет сикерә, тыңламый, кыйшая, ава. Без кул алмашабыз. Мыек — көчле егет, ул ныграк тота. Туктыйбыз. Дошман җавап бирә. Без тагын сиптерәбез. Дошман тынып кала. — Менә ич капшадык үзләрен. Эләктермәсәк тә өркеттек. Валлаһи, шунда алар. Ул прусак тараканнар бер дә ут астына эләгергә яратмыйлар. — ди Мыек. Мин уңышыбызга ышанмыйм. Кинәт бая очраган пушка искә төшеп, артиллеристларны эзләп йөгерәм. Нишләп алариы онытып торганмын? — Бер генә снаряд та юк, иптәш капитан. Танкларга каршы торганда һәммәсен атып бетердек шул, — ди сержант. — Карале, сержант: халыкны, алып чыгарга кирәк. Безгә хәзер беркем дә ярдәм итә алмый. Элемтә* юк, мин аларны ташлап узем генә чыгарга тырышып карый алмыйм. Офицерлар юк. Хәзер үзеңнең егетләреңне атларыңа, пушкаңа атландыр. Без пулеметтан ут ачарбыз. Мин кепканы селтәү белән ыргып чаптырырсыз. Аларга үрнәк күрсәтергә генә кирәк. Югыйсә беребез дә чыга алмыйбыз, — димен. Сержант артиллеристларга бу бурычны аңлата. Иван минем урынга ятып пулеметны тота, Мыек ут ача. Сигнал бирү белән артиллеристлар, атларын кыйнап, сыза буйлап чабалар. Алар, һәрбер атка икешәр кеше атланып, пушканың эләгеп барырдай җиренә ябышып, шайтан өркетердәй бер ансамбльне хәтерләтәләр. Кызылармеецлар сокланып, көнләшеп карыйлар. Дошман пулеметлары ут ачканда, аларның эзе суынган иде инде. Мыек киңәш бирә: — Иптәш капитан, әйдәгез «баш аркылы» атабыз,—ди ул. — Исәр, станоксыз ничек баш аркылы атмак кирәк? — Була. Позицияне алмаштырабыз. Менә шул калку җиргә, кызыл яр култыгына күчәбез, ә, иптәш капитан?! — Әйдб, шуышыйк алайса тизрәк. Минем башка чарам юк. Тиздән безнең обоз да килеп җитәр. Аннары эшләр тагы да начарланыр. Мыек җитез шуышып артка үрмәли. — Кайда каңгырып йөрисең син, Бакыр баш? Китер тизрәк станокны,— ди ул чегән төсле кап-кара иптәшенә. Ансы бик ашыгып, станок тәгәрәтеп, таудан төшә. Мыек батыр куллары белән уйнатып кына пулеметын җыйный, аякка бастыра, аның шатлыгы бөтен сызага тарала. — Иптәшләр! —дим мин митинг ачкандагы шикелле тавыш белән.— Без менә шул позициядән сезне ут белән каплап торырбыз. Бишәр кешелек төркемнәргә бүленегез. Төркемнәр арасы йөз илле ике йөз адым булсын. Үзәнлекне сул яклабрак, иелеп, шәп йөгереп үтәргә әзерләнегез. Алар, старттагы спортсменнар кебек, рәт-рәт тезелеп яталар, әзерләнәләр. Ни эшлим мин? Мин бит аларны күрә торып дошман утына кер- тәм. Кем .күз яшьләре мине мәңге ‘каргар, кемнәр миңа ләгънәт укыр... Безнең артиллеристлар уңышлы үткәннән бирле, фашистлар сызаның йөз адымлык юлын утка күмеп кенә торалар. — Огонь! Вперед! Мыек, сыза аркылы 'кыйгачлап, читәнгә ут сибә. Мин күземне йомып торф өеменә утырам. — Үттеләр, иптәш капитан, үттеләр! Алга, тагын алга команда бирегез,— ди Иван, дулкынланып. — Вперед! Хуҗасыз гаскәрем, кечкенә ерганаклардан чыгып, бер-бер артлы чиратка ята. Мыек, тешләрен кысып, «Максим»иы тырылдата. Бакыр баш .ленталарына патрон тутырып өлгерә алмый, Иван солдатлардан патрон җыеп йөри, Мыекка запас әзерли. Бу йөз адым җир — үлем белән яшәүнең көч сынаштыру позициясе. Кем җиңәр... Ут ярышы дәвам итә. Ләкин дошман уты инде сызага төшеп җитми, калку җиргә сибелә. Димәк, Мыек аларны уңай позицияләреннән күчәргә мәҗбүр иткән. Безнең конвейер эшен дәвам иттерә. — Иптәш капитан, егетләр ’барысы да үтеп беттеләр. Сез генә калдыгыз. Патроннар бик азайды, йөгерегез, — ди Мыек. — Бәхетле булгыры! Шул коралың 'белән син булмасаң, мин бу бичараларны ничек алып чыгар идем? Рәхмәт сиңа. — Юк, камышлыкта лейтенант белән ике солдат ]бар әле. Ә соң мин киткәч, сез ничек чыгарсыз? — Фриц -булдыра алмый. Ул каршы тормасаң гына ‘бик көчле бит. Аның уты хәлсезләнде. Пулеметы кызгандыр ахры. Әнә тау «башына, тары арасына гына төкертә ул. Ә берсе (бөтенләй тынды. Без сезнең арттан, соңрак, — ди Мыек. Ул үзенең бетмәс-төкәнмәс тапкырлыгына ышана. Кинәт сызаның нәкъ уртасына адашкан ялгыз мина төшеп, аксыл төтен тарата. Мин, Иванның кулбашына гына кагылып ишарә иткәч, гомеремдә булдыра алмаган тизлек белән алга ычкынам. Брезент башмаклар җиргә тими, куллар хәрәкәте аяклар чабуына булышып өлгерә алмый, колак төбендә каты җил шаулый... Өч йөз адымнар йөгереп үлем ачыклыгын үткәч, җиргә кырын ятып тәгәрим, мәтә- ләм. Иван, тиз арада куып җитеп, минем аякларга абынып егыла. Без ярсып көләбез, кочаклашып ыңгырашабыз... Безнең тирәдә беркем дә юк. Хуҗасыз гаскәрем алга киткән. Сыек томан кебек үтә күренгән төтен аркылы Мыек белән Бакыр баш 'киләләр. Алар, хәрби парад беткәч тантаналы рәвештә узган ор- * кестр кебек, салмак кына басып сызаның нәкъ уртасыннан ‘батыр атлап, пулеметны тартыш киләләр. Аның күчәре тешләрне камаштырырлык итеп шыгырдый. Калку җирдән сызага яралылар обозының беренче олавы төшә. Кечкенә лейтенантны кочаклап күтәргән солдат обозга каршы чыгып, кулын күтәрә. Сызаның уң як яры буйлап сирәк әрәмәлек сузылган. Торф сазлыгыннан чыккан тонык су тар гына канау буйлап ашыгып, боргаланып ага. Без тизрәк чишмәгә ташланып юынабыз, эчәбез, чәчләрне чылатабыз, кайнаган тойгыларны тынычландырабыз. —. Вәсил, Вәсил туганым! Кузгалма, хәзер, хәзер бәйлибез... Әнә безнекеләр, бәлки врач та бардыр. Вәсил, кыймылдама... Ка-пи-та-а-ан! Кемдер калын тавыш белән үксеп елый. Бу өметсез тавыш, чуалчык сүзләр, аяныч елау безнең күтәренке рухны кинәт төшерде. Иван агарынды. Ул кинәт карлыккан тавыш белән: 8. .с. ә.- м 7. — Бу Фәизерахманов тавышы. Анда Вася, Василек туганым!.. — дигәч, коралын онытып, әрәмә арасына чумды. Хәзер инде икәү елыйлар. Фәизерахманов Василекны тезләренә салып, таралып китмәсен дигән кебек, кысып кочаклаган. Күз яшьләрен сөртә алмый, куллар буш түгел. Иван, тез тиңентен канау суына кереп баскан килеш, Васяның битенә учлап су бөркә. Алар миңа, соңгы ышанычлары итеп, яшьле күзләре белән, эндәшми генә, туп-туры карыйлар. Башкорт егете, Василек гәүдәсен күкрәгенә кочып, туктаусыз тирбәлә. Әйтерсең, .бала тынычландыра. Бу бит теге «яшьлек һәйкәле»! Аның көл төсле чәчләре тузган, күзләре йомылган, чырае ап-ак булып, йөзе җансыз маскага әйләнгән. Алар өчесе да канга баткан инде. — 1\ай җире яраланган? Кара егет, эндәшүне генә көткән кебек, тагын да кычкырып елый. Ияге белән генә Василекның күкрәгенә ишарә итә, үзе һаман өметсез тирбәлә. Ул, үз саулыгын дустына бирергә теләгәндәй, яңакларын аның битенә куеп кысып коча. Алар бер җан, бер кеше'. —• Ваня, пакет! Кесәдән пәкене алып, мин солдатның гимнастеркасын, эчке киемнәрен ярам. Кая ул. безнең пакетлар белән эш итәргә... Аның аркасында кечкенә генә пуля эзе, ә күкрәк, көчле киң күкрәк, капка кебек ачык... Бу — шартлагыч пуля эше. һәйкәлем, балакаем! Тукта, ашыкма... Син миңа туганың Ваня, дустың Фәйзерахманов кебек үк якын, кадерле... Ни эшлим, ни чара күрим? Сине үлем тырнагыннан ничек тартып алыйм? Бар икән кеше чара күрә алмаган хәлләр дә... бар икән!.. Мин мәгънәсез рәвештә аның киемнәрен пәке белән телгәлим, ертам. Тыела алмыйча кычкырып елыйм. Мин әле дә, егерме ике елдан соң да, елыйм. Соңрак, дүрт ел буена Бөек Ватан сугышында очраткан меңәрләгән үлем күренешләре, Василек үлеменнән соң, миндә бу кадәр үк тетрәткеч авыр хис тудырмады кебек, йөрәк катты. Җан өшеде. Күз алдында, үз кулыңда, әле бөтен гомере, өмете киләчәктә булган, әле генә йөгереп йөргән яшь егет, сабый бала кебек саф һәм шат кеше, юкка чыксын әле. Бу трагедияне үз күзләре белән күрмәгән кешеләргә ту- лысынча сөйләп тә, аңлатып та булмый. Сөйләп кенә аңлата торган хәл түгел ул. Иптәше мәңгегә аерылганда, үлемнең салкын сулышын сизеп торучы кеше бер минут эчендә ничә төрле газап кичергәнен,' ничә елга картаеп калганын үзе дә исәпли алмый. Шул үлемнең һөҗүмен кире кайтара алмавым өчен минем йөрәгемдә хәзергә кадәрле аңлашылмаган авыр бер йөк яши... Кемнәрнең газиз баласы, сөекле яры син, Василёк?!. Василек соңгы мәртәбә кутәрелмәкче булып кыймылдады. Кинәт ачылган саф зәңгәр күзләренең эчке нуры аның чыраен яктыртып бизәде. Ул, иҗекләп укыган балалар кебек, тыны белән генә: Мам-ма, Ма-ша, — диде дә, 'кемгәдер үпкәләгән кебек, агарган °* иреннәрен йомып, тынып калды. Без аның бераз җанланып китүенә шатланган идек. Ләкин шундук барысы да аңлашылды. Киләсе секундта без бертавыштаи үксеп елап җибәрдек. Мин канга баткан пәкене канауга ыргыттым. Пәке су төбенә төшеп кадалды. Аның кызыл сабы тонык суда сүнмәс ялкын кебек янып калды. Безнең ирләр күз яшенә охшамаган мул күз яшьләребездән ьаси- лекка бернинди дә файда юк инде. Хәзер «яшьлек һәйкәле»нең сылу гәүдәсен дошманнан коткарып, үзебез белән алып чыгу чарасын күрергә кирәк. Мәетне үз плащына салып урнаштырганчы, Фәйзерахманов сүзсез генә елап, хәлсезләнеп утырды. Ул, дустының каны тамган йодрыклары белән күзләрен уа-уа, битең күз яшьләренә, канга буяп бетергән. Без аны тиз генә юындырдык. Василекның гәүдәсен, Иван оеләи икәү күтәреп, сызадагы сукмакка алып киттек. Батыр кебек таза башкорт егете хәсрәт авырлыгыннан тәмам хәлсезләнеп калган иде. Аның мылтыгын мин күтәрдем, ул Иванның кулбашына таянып кына атлый алды. Нинди авььр дустыңны югалту! Аның кайгысын бераз оныттырырга теләп мин: —• Ничек бу хәлгә -очрадыгыз сез? — димен русча. Фәйзерахманов минем татар икәнемне яхшы белә, үзе русча авырлык белән -генә сөйләшә. Ул өч телне бергә бутабрак җавап бирә: — Без генерал артыннан килә идек. Кинәт уң яктан снайпер ата башлады, бер солдатның кулы яраланды. Лейтенант миңа шул снайперны күзәтеп, өркетергә кушты. Мине төз атучы дип исәплиләр. Василь: «Мин дә синең 'белән барам»,—диде. Мин күзәтеп торып куаклыкка аттым. Фриц тынды. Атудан туктады. Качты ахры. Без отряд артыннан кузгалып киткәч, кинәт арттан атып Васильне яралады. Мин аны күтәреп су буена алып килдем. Иптәш капитан, без аның белән бер котелоктан... һәрвакыт... ул мине русча өйрәтте, минем җырларымны тыңлады...— дип сүзен дә әйтеп бетермичә, тагын үкси башлады. Әрәмәдән чыгу белән үк безнең кечкенә төркемгә ялгыз «Мессер» һөҗүм итә. Тик шул хәл генә башкорт егетенә җан кертә. Минем кулдан плащ почмакларын тартып алып, Василекның үле гәүдәсен зирек күләгәсенә илтеп - яшерә. Ул җансыз дустын кабат үлемнән саклый... Олауларны көтеп алып, Василекны арбага урнаштыргач, аның янында Иванны калдырам. Иван шушы берничә минутта ябыгып, картаеп китте. Ул яшьле күзләре белән миңа туры карап саубуллаша, кулларымны кыса. Үзенең командирына кайда һәм ни өчен калганын әйтергә үтенә. Мин Фәйзерахмановны ияртеп алга китәм. Хәзер көндезге сәгать унике бардыр. Без инде икё-өч мәртәбә дошман атакасын кире кайтардык. Генералны эзләп тапканнан соң, байтак вакыт фаҗигасыз, тыныч кына киләбез. Алдан берничә солдаты белән лейтенант Бархатов бара. — Танклар! Безнекеләр! — ди ул ачы тавыш белән. Ул ялгыз наратлы тауга таба күрсәтә. Безнекеләр сигнал флагларын күтәрәләр. Солдат сөлгеләре йомшак җилдә тантаналы булып җилфердиләр, тирбәләләр. Шулай ук без дә, башларыбыз әйләнеп, чайкалабыз, чиксез шатлык диңгезендә йөзәбез. Колакларда ниндидер күп тавышлы бәхет җырлары, җиңү көйләре яңгырый, тәннәр, эсселе-суыклы булып, күңелне дулкынландыра. Барлык халыкныңйөзе яктыра, күзләре чылана. Наратлы тау битендә — егермеләп танк. Алар шулкадәр мәһабәт һәм безгә, үз туганыбыз кебек, якын, газиз булып күренәләр. Кайберләре пушкасын читкә таба борып, кайберләре һавага күтәреп, тирә-юньне зирәк саклыйлар. Уртадагы танкның люк капкачы ачылып этеннән кемдер чыга. Машинасының башнясьнна басып, бинокль белән безне күзәтә. Баштанаяк күн кием кигән, батыр кыяфәтле командир безгә көч һәм горурлык монументы булып күренә. Монумент, кинәт танктан сикереп төшеп, безгә таба йөгерә. Якынаябыз. Ул яктырып елмаеп килә. —Иптәш генерал! 19 ;ичы армия командующие генерал Конев, очрату белән, сезнең карамакка бер танк бирергә боерды. Командующий Сезне күзәтү пунктында көтәчәк. Сезгә дигән танк әзер, — дип, танкист рапорт бирә һәм картасында Конев көткән җирне күрсәтә. Аның йөзендә зур бәхеткә ирешү шатлыгы балкый. Наратлы таудан сулдарак киң далада бәйрәм... Безнең өченче отряд егетләре 19 нчы армиянең бер өлеш укчы гаскәрен очратканнар. Алдан ук әйтеп тыеп куйсак та, алар безне тыңламыйлар... Анда һәммәсе кочаклашканнар. Берәүләр җиргә ятып ауный; һавада, кошлар төркеме кебек, йөзләгән пилотка оча. Тирәли туктаусыз «ура» тавышлары яңгырый. Кемдер батыр тавыш белән гимн җырлый, башкалар катнашып китә. Шатлык киң далага сыеша алмый, ашкынып ерак урманнарга, тирәли тауларга җәелә... Уңда наратлы тау артында сугыш һаман шаулый, дөньяны тетрәтә. = Кайгыртуыгыз өчен генерал Коневка һәм Сезгә зур рәхмәт. Ләкин минем эшләрем бетмәгән бит әле. Сугыш туктагач, рапортлар җыйнагач, гаскәрем камалыштан чыгып ‘беткәч кенә бушый алам мин, — ди генерал Болдин. Бу җавапны ишеткәч, мин «браво» дип кычкыра яздым.- Болдин, танкисттан сугыш хәлләрен сорашкач, аңа уңышлар теләп, бурычын үтәргә җибәрә. Без көнчыгышка атлыйбыз. Инде һәммә отрядларның гаскәре, камалыштан котылып, азат җирдән киләләр. Менә таныш урыннар. Мин бу түгәрәк күл яныннан инде өченче мәртәбә үтәм. Борын-борын заманда, түгәрәк күл тирәсендә яшәгән, ди, 8 нче рота. Анда бик тугрылыклы сержант Шәүләкәй булган, ди... Кайда соң син бүген, минем дәһшәтле көннәремнең онытылмас хатирәсе, дустым Шәүләкәй? Мин синең исемеңне ‘белмәгәч, иң элек күләгәңне генә күргәч, Шәүләкәй дип атадым. Исән кал, җиңеп кайт, билгесез туганым! Бар авырлыклар артта калды бугай инде. Ләкин явыз дошман үзенең көтмәгәндә тар-мар ителү хурлыгына түзә алмый, җәяүле гаскәре кырылып, таралып китсә дә, аның авиациясе һәр минут һавада. Ул безне һаман борчый, үч алырга тырыша. Менә тагын без Фәйзерахманов белән йөкләмә алдык. Зур гына агым сулы елга аркылы, көч-хәл белән генә эләгеп торган агач күпер тирәсенә безнең олаулар җыела. Дошман самолетлары сизеп килеп җиткәнче, тизрәк аларны таратып җибәрергә кирәк. Без көчкә-көчкә генә, адашып, таркау йөреп җыйналган олауларны күпергә -берәмләп килергә боерып, таратып җибәрергә өлгердек. Дошман самолетлары күпергә килеп җиттеләр. Без икәү генә яшеренә алмый калдык. Фәйзерахманов ' көчле куллары белән мине култыклап, ирексезләп яр 'буена өстерн. Анда өч-дүрт кенә яшь имән куагы. Ул сөйләшеп тормый, мине кулларымнан тотып текә яр астына төшерә. Үзе куак астыңа, ярның иң читенә ятып, миңе култык асларымнан эләктереп тора. Мин яшь туйра кәүсәсенә тотынып тирән чоңгыл турысына асылынам. Куллар ойый, күз аллары караңгылана. Илле-алтмыш адым җирдә дошман самолетлары күперне тетәләр, ләкин күпер һаман тора. Аларның бомбалары суга төшеп биек-биек фонтан күбекләре күтәрә. Тик күпер өстендә җансыз ат кына ята. Бәхеткә каршы, безнең истребительләр килеп дошман самолетларын таратып җибәрәләр. Башкорт егете яр астыннан сөйрәп чыгаргач, мин бераз хәлсезләнеп ятам. Фәйзерахманов тәгәрәтеп тән- ■ нәремне угалый. Бераздан без инде көлешә дә башлыйбыз. — Гүр газабын җирдә күргәнсеңдер син, абый, — ди ул. — Комсомолец... — димен мин. Без тагын шаркылдап көлешәбез. Иске күпер, көч-хәл белән тырышып, безне суга төшерми генә елга аркылы чыгара. Аның нәрсәседер шыгырдый, ыңгыраша, калтырана. Елганың теге ягында бөтенләй башка тормыш. Кыр юлындаjiKe яклап, йөз-йөз илле адым саен бер солдат тора. Аларның һәркайсы алдында капчыккапчык сохари, галет, сыр, колбаса, папирос, зур бидоннарда чәй, салкын су, савыт-саба. Алар һәркемне чакырып алып ашаталар, күпме теләсәң, шулкадәр бирәләр. Үзләре шундый матур, чиста киенгәннәр, гел елмаялар. Ара-тирә сумка аскан санитарлар, чак кына тырналган солдатларны да эләктереп алып, юк яраларны бар итеп бәйләү салалар. Безне хөрмәт итеп каршылыйлар. Боларнын һәммәсен безнең хәлне яхшы төшенгән генерал Конев оештырган. Фәйзерахманов, үз полкының хуҗалык бүлеге офицерларын очраткач, алар янында калырга тиеш булды. Без аерылабыз, һәркемнең үз * Урман гарнизоны ^117 хезмәте, үз юлы. Ул бик тәэсирләнеп, чем-кара күзләрен калын кара кашлары астына яшерә, ләкин тойгыларын тыя алмый. Мин туганнарча кочып саубуллашам. Мин аңа хәзер «иптәш капитан» түгел, Таһиро-в абый гына инде. Безнең отрядлар, бу юлларны үтеп, алдагы урманнарга кереп тупланганнар инде. Мин, иң алдан йөргән разведчик, камалыштан иң арттан чыгып, таркау калган, таныш булмаган солдатлар төркемен ияртеп урманга юнәләм. Миләрдә бер уй, бер фикер калмаган. Чынбарлыкны снзәр өчен, мин сугыш тавышларын тыңлыйм. Ләкин тавыш юк. Безгә әзерләнгән бивакта мин инде генерал Болдинны очратмадым. Ул фронт командующие маршал Тимошенко янына рапорт бирергә киткән иде. Әлегә кадәр бер очратып: «Рәхмәт Сезгә, Иван Васильевич. Ватаныбыз, халкыбыз иң авыр көннәр 'кичергәндә, 'батыр хезмәтегез, оста җитәкчелек итүегез, меңләгән >гаскәрне зур бәладән 'коткаруны оештыруыгыз өчен мең рәхмәт Сезгә!» — диясем килә. * ' sjc Берничә көннән соң Болдин җитәкчелегендәге урман дивизиясенең камалыштан уңышлы чыгуы, аның өчен нинди чаралар күрелү турында безнең матбугат мәкаләләр басып чыгарды. Мин әле дә шул көннәрдә хатыным җыеп барган газеталарны зур байлык итеп саклыйм. «Правда», «Известия», «Красная звезда» газеталарының саргайган кәгазьләрен еш кына караштырып, канлы фронт юлларын бергә үткән батыр патриот иптәшләремне сагынам. 1941 нче ел Ватаныбыз, халкыбыз өчен әйтеп бетергесез авыр һәм дәһшәтле ел булды. Ак диңгездән алып Кара диңгезгә кадәр сузылган фронтта, илебезнең көнбатыш чикләреннән башлап, сугыш мәйданы Мәскәү, Ленинград өлкәләренә, Дон һәм Кавказ тирәсенә'килеп җиткәнче, камалышта калып сугышучы, котылып чыгучы кызыл гаскәр частьлары күп булды. Ләкин чолганыштан чыгуны бу рәвештә оештыру беренче тәҗрибә иде.