Логотип Казан Утлары
Очерк

УЕ ПАКЬНЕҢ— ЮЛЫ АК

I

Бүген Госман басуга караңгылы-яктылы ук килде. Иң әүвәл комбайнның хәл-әхвәлен сорашты: кулына әле бер ачкычын, әле икенчесен алып, кабаланмыйча гына шөреп һәм гайкаларның ныклыгын тикшерде, бушый башлаганнарын кыса төште, аннары җәһәт кенә радиаторны чистартып алды, транспортерны күздән кичерде һәм сугу аппараты тешләренең ныклыгын карады. «Артны-алны карабрак барырга кирәк Төнешнекеләр басуына. Буксирга алырга барып та сер сынатып кайтсаң, кая керергә урын тапмассың»... — дип уйлады ул. Госман, көрәктәй зур кулларын майланып беткән чүпрәккә сөртә- сөртә, җир өстенә күз сирпеп алды. Камыл очларында ялтырашкан энҗедәй чык тамчылары җәлеп итте аның игътибарын. Алар үзара күз кысышалар һәм бербер артлы юкка чыга баралар иде. Госман, бу күренештән ниндидер нәтиҗә ясап, тигез тасмалардай сузылып яткан бодай теземнәренә таба юнәлде. Эчкәрәк кереп, шуларның берсенә, калынрак булып күренгәненә чүгәләде дә, аскы ягын кайтарып, бер учма бодай алды. Аны борын төбенә үк китереп иснәп карады. Аннары 5—6 башак өзеп, учына салып уды. Уылган башакларны җентекләп күздән кичерде, бөртекләрнең берничәсен авызына кабып, тешләп карады. Шуннан соң гына, төпле бер карарга килеп, чүгәләгән урыныннан ялт сикереп торды һәм зур-зур’ атлап комбайн янына китеп барды. Ул арада агрегатка хезмәт күрсәтүче башка кешеләр дә килеп җиткән иде. Госманның якынлашуын шәйләп алган шофер егет кенә аягүрә торып басты һәм хәрбиләрчә кырт кисеп: — Басу карабы капитанына сәлам!—дип кычкырды. Комбайн моторының тигез гүләве, иртәнге һаваны ярып, киң басуларга таралды. Күп тә үтмәде, бункерга сары’гәрәбәдәй бодай агыла башлады. Кыр карабы, штурвалчы ихтыярына буйсынып, урыны-урыны белән шактый кызулап, ә тигезсезрәк җирләрдә йөрешен акрынайта төшеп, көйле генә алга шуыша. Госман машинаның «йөрәк тибешен», «пульсын» бөтен тәне-җаны белән тоеп бара. Әйтерсең лә, аның үз йөрәге ниндидер тылсымлы җепләр аша шушы комбайн «йөрәге»нә тоташкан да, алар бер-берсеиә куәт биреп торалар. Бер-ике әйләнеш ясаганнан соң, агрегат әйбәт кенә эшләп баруга карамастан, Госманның йөзенә борчылу билгесе бәреп чыкты. Ул, бераз 5 киткән саен кабинадан башын тыгып, нәрсәнедер күзәтә, эзләнә башлады. — Бар әле, төшеп әйт әле, зинһар, — диде ул, штурвал баскычыннан менеп килүче ярдәмчесе Гомәргә. — Бик озак маташтыгыз инде, кузгалырга вакыт! — диген. — Әбиеңә сәлам әйт дип, сүгеп җибәрмәсләрме соң? — диде Гомәр, икеләнә төшеп. Госман эндәшмәде. Руль артында утырганда гомумән сүзгә саранлана ул. Аннары бусы да бар: бер үк сүзне ике кат сөйләргә яратмый. Анынбуягын яхшы белгәнгә күрә, ярдәмчесе, сүз куертып тормастан, күз ачып йомганчы җиргә төшеп җитте, шундый ук җитезлек белән әлеге туктап торучы комбайн янына йөгерде. Ә Госман шул якка башын борып, һаман түземсезләнеп күзәтеп барды. Аның урынында башка берәү булса, ихтимал, әллә ни борчылмас та иде. Ник дисәң, үз агрегаты гөрләп эшләп тора. Кичә, мәсәлән, бер ярым норма бирде. Бүген дә шуннан ким булмас. Шулай булгач, бер уйлаганда, кем өчен, нәрсә өчен борчылырга соң? Күршедәге ике агрегат эшкә соңгарып керешә икән, моның өчен Госман түгел, ә бригадир, председатель борчылсын... . Дөрес, комбайннардан группалап файдалану ысулын правлениегә Госман тәкъдим итте итүен. Ләкин шуңа карап кына группадагы агрегатларның һәммәсе өчен дә ул җавап бирергә тиеш түгелдер ич инде? Мондый өстәмә вазифаны аңа берәү дә йөкләмәде лабаса. Әмма ничек түзеп тормак кирәк. Иртәгә күрше бригадага ярдәмгә китәсе бар. Ә моның өчен, хет шартла, бүген шушы 115 гектар бодайны җыеп сугып бетер. Өч агрегатның өчесе дә тоткарлыксыз эшләсә генә бу эшне ерып чыгып буласын Госман алдан ук исәпләп-хисаплап караган иде. Менә шуңа күрә дә ул бүген күрше агрегатларга аеруча игътибарлы иде. — Үзем барыйм булмаса!—диде Госман, ярдәмчесенең нәтиҗәсез кайтып килүен күреп. Гомәр өскә күтәрелгәч тә, аңа штурвалны бирде дә үзе теге комбайн янына китте. Бара-бара абайлап алды: моторны кабыза алмыйлар булса кирәк. Двигатель тирәсендй кайнашучы яшь комбайнчы Госманның якынлашып килүен күреп, җитезрәк кыймылдый башлады һәм үзенең тәҗрибәсезлегеннән уңайсызлана төшеп, бо- лай диде: — Бер-ике генә дөп-дөп итеп ала да туктый, йөрәгендәдер ахры чире... — йөрәгендә, — диде Госман. Аннары кинаяле көлемсерәп болан өстәде: — Синең үз йөрәгеңдә ул-бу юк микән, Хәбир? — Минем йөрәк монда причем? — дип куйды Хәбир һәм, үзе дә сизмәстән, иңсә чокырын кашып алды. Ул арада Госман двигательгә салынган майны ачып карады, фильтрны, радиаторны тикшерде. — Шулайдыр дип уйлаган идем, тәки дөрес булды,—диде ул һәм двигательгә салынган майны кире бушатырга кушты. Аннары бергәләп тиз-тиз генә фильтрны чистарттылар, двигательнең һава йөрү юлларын кибәктән, тузаннан арындырдылар. Майны яхшылап сөзеп салдылар. — йә, әйләндереп кара әле!—диде Госман. Мотор гөрләп эшли башлады. Хәбир штурвал артына менеп утыргач, Госман аңа кул изәп кузгалырга кушты, ә үзе аның артыннан күзәтеп калды. Агрегат, бодай теземен умыра-умыра, тирә-якка кибәк тузаны туздырып, ерагайганнан-ерагая барды. Шуннан соң Госман, күңеле тынычланып, үз комбайны янына китте. ...Кояш төшлеккә күтәрелеп килгәндә, эшнең яртысыннан күбрәге беткән иде инде. Шулчак басуга колхоз председателе Галимов килде. Ул беркая кагылмастан, Госманнар агрегатына тукталды. Госман штурвал артына ярдәмчесен утыртып, үзе председатель янына төште. Алар салахМ чүмәләсе читенә чүмәштеләр. — Госман, синең ялгызыңны гына калдырырга туры килә биредә,— дип, баштан ук мәсьәләнең мөгезеннән эләктереп алды председатель. — Нишләп?! — Тегеләрне бераздан икесен дә өченче бригадага алып китәм. Анда катастрофа, малай. — Ә мин иртәгә икенче бригадага китә алмыйммыни инде шулай итеп, иптәш председатель? — Китәсең. — Мондагы эшне ярты юлда калдырыпмы? Председатель, дусларча елмаеп, Госманның очкынланган күзләренә текәлде. Ләкин бер сүз дә әйтмәде. Госман, нәрсә әйтергә теләгәнеңне төшенәм дигәндәй, үзе дә сүзсез генә елмаеп председательгә карады. — Калганын иртәгә килеп бетерерсең булмаса, — диде председатель, китәргә җыенып. — Әйткән сүз аткан ук, мин иртәгә күрше бригада басуында булырга сүз бирдем, — диде Госман, кырт кисеп. — Бу участокның эшен бүген ничек кенә булса да тәмамлаячакмын! Күп тә үтмәде, Госманнар агрегаты басуда ялгызы гына калды. Госман штурвалны үз кулына алып, ярдәмчесен ял итәргә төшерде. Вакытның бер генә минутын да әрәм итмәскә! Эшне тизләтү өчен кечкенә генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска! Бары тик шул чагында гына бүгенге бәйгедә җиңеп чыгарга мөмкин. Госман шул уйлар белән канатланып, үзен бөтен барлыгы белән киеренке эшкә җикте: колаклары да, куллары да, күзләре дә эшләде аның. Комбайн барасы юлда кантарлар, чокыр-чакыр юкмы, двигатель һәм механизмнар ритм белән, тигез эшлиләрме — Госман бөтенесен тыңлап, күзәтеп барды. Шул рәвешчә, Госман 4 сәгатьтән артык эшләде. Киң маңгаена эре-эрё тир тамчылары бәреп чыкты. Тозлы тамчылар тузанлы биткә тигезлетигезсез юллар сыздылар, тәнне кычыттырдылар. Госманның өстеннән пар күтәрелде, иреннәре кибеп чыкты. Чама белән 5—6 гектар эш калганда, кояш баеп, караңгылана башлаган иде инде. Шулай да әле күз күрмәслек түгел. Ләкин каяндыр килеп чыккан иләмсез болыт каплады да куйды бөтен дөньяны. Госман фараларны кабызмакчы булды. Икесенең 6epge дә кабынмады. Эх, шайтан алгыры! Кичә кич, үзем ничек тә шәйләрмен әле дип, лам-‘ почкаларын теге моторын кабыза алмый җафаланган иптәшенә биреп торган иде ләбаса. Бүген кирәк була калса, кич җиткәч кенә алырмын дип уйлап, көндез лампочкаларын сорамаган иде. Ә иптәшләре китеп барганда, бу нәрсә хәтеренә килмәгән. Теге комбайнчы да исенә төшермәде, ичмаса. Кешегә җиңеллек ясап, үзең'төп башына утырып кал инде менә хәзер. Госман эченнән генә үзен әрли-әрли, караңгы төшкәнче очлап булмасмы дип, һаман эшләп маташты. Ләкин тиздән күзгә берни дә күренми башлады. Агрегатны туктатырга туры килде. Госман җиргә төшеп, салам өстенә барып утырды. Ярдәмчесе дә аның янына килеп басты. Алар берберсенә күләгәләр генә булып күренәләр иде. — Нишлибез, Госман? — дип эндәште Гомәр, өметсез тавыш белән. — Нишлик, менә бераз ял итеп алабыз да эшкә тотынабыз, — диде Госман тыныч кына. Икесе дә сузылып чалкан яттылар. Беравык эндәшми торгач, Госман тегеңәр: — Алай-болай йоклап китсәм, мине уята күр берүк, — диде. — Була ул, — диде ярдәмче, карлыккан тавыш белән, һәм 5 минут та узмагандыр, иреннәрен чыпылдата-чыпылдата, йоклап та китте. Шактый көчәя башлаган җил Госманны сафландырып, хәтта шатландырып җибәрде. Ул, күктән күзен алмыйча, болытларның агышын күзәтеп ята иде. Озак көтәргә туры килмәде, күк йөзе ачылып, зәңгәрләнеп калды. Офык та яктыра төште. Урман артыннан тулган ай күтәрелде. Җир өсте яктырып китте. Госманнар агрегаты яңадан гөрли башлады. Кабина эченә ашлык исе белән аралашкан төнге сал- кынча һава бөркелә, Госманның күзлек пыялалары өстендә айның ак нурлары чагылып-чагылып китә. ...Ниһаять, эш тәмам булды. Госманнар, иртән бару белән эшкә тотыну өчен, комбайнны хәзер үк күрше бригада басуына илтеп калдырырга булдылар. Юлга чыккач, комбайн тигез генә, ипле генә йөгерә башлады. Госманга ничектер рәхәт булып китте. Шундый чакларда ул киләчәк көннәр турында хыялланырга, үзенең үткән көннәрен искә төшерергә ярата. ...1952 ел. Ул елларда «Ирек» колхозы да, башка күпчелек колхозлар кебек үк, сугыштан соңгы кыенлыкларны кичерә иде әле. Игеннәр рәтләп уңмый. Уңган кадәресен дә вакытында җыеп алып булмый, әллә ни хәтлесе җирдә кала, яисә ындырда череп әрәм була. Колхозда техника аз, булганы да искергән. Терлекчелек бөтенләй ташландык хәлдә. Колхоз дәүләткә продуктларны күп сата алмый. Сатылганы өчен исә акча бик аз килә. Җәмәгать хуҗалыгы ярлы булгач, билгеле инде,’колхозчының шәхси тормышы да әйбәттән түгел. Шуңа күрә дә колхозчыларның бер өлеше, бигрәк тә яшьләр, төрле шәһәрләргә китеп урнашу ягын карыйлар. Андый уй яшь-җилкенчәк Госманны да кытыклап алмады түгел. Ләкин аның ата-анасы — үз язмышларны колхоз эшенә баглап, колхозда эшләп картайган Хәмидулла бабай белән Газизә әби — улларын авылдан җибәрәселәре килмәде. Ата белән ана Госманны механизатор итәргә карар кылдылар. Шулай итеп, 1953 елның җәендә ул комбайнда беренче сезонын эшләде. Ләкин иске комбайн тәҗрибәсез яшь комбайнчыны шактый җәфалады. Эш беренче кар төшкәнче тартылды. Бу эштән тәмам күңеле кайтып, егет читкә дә китеп барган булыр иде — КПСС Үзәк Комитетының 1953 елгы сентябрь Пленумы Госманга бу уеннан ваз кичәргә кирәклеген төшендерде. Ул, икеләнү-җилкенүләрен ташлап, туган колхозында торып калды. Шул иске комбайнда эшләвен дәвам иттерде. Сентябрь Пленумыннан соң үткән ун ел эчендә колхозга яңа маркалы комбайннар да, башка техника да күп кайтарылды. Госманның да яңа комбайнга утырырга бик хакы бар иде. Әмма ул әллә кайчан исәптән төшерәсе машинада җиде ел эшләде. Ел саен нормасын арттырып үтәде, запас частьларга һәм ягулыкка экономия ясады. Ә 1961 нче елны, яңа «СК-3»кә утыргач, аның эше тагын да нәтиҗәлерәк булды. Ул елны 350 гектар урынына 610 гектар урып-җыйды, 1217 килограмм ягулыкны янга калдырды. Шулай ел артыннан ел үтте, Госман колхоз күләмендә генә түгел, хәтта район механизаторлары арасында да иң алдынгыларның берсе булып танылды... II Тук-тук-тук! Кемдер саклык белән генә урам як тәрәзәне шакыды. Госман күрше бригада басуында төнге 11 гә хәтле эшләп, кайтып яткан гына иде әле. Әмма аңа бүген дә йокы насыйп/булмаган икән. Нишләмәк кирәк, вакыты шундый бит. Кроватеннан төште дә, өйдәгеләрне уятмас өчен аяк очларына гына басып, тәрәзә янына килде. Аннары иңбашына телогрейкасын салып, ишек алдына юнәлде. Тәрәзә шакучы кеше шофер Барый абый булып чыкты. Капка төбендә аның ашлык төялгән автомашинасы тора иде. — Бик зур гозерем бар сиңа, Госман энем, — дип сүз башлады машина хуҗасы һәм, Госманның талчыккан йөзенә күзе төшеп, бүленеп калды. — йә, әйтеп бетер инде, Барый абый, — диде Госман, эчкерсез елмаеп. — Шул йөкне Красновидово пунктына илтеп кайта алмассыңмы димәкче идем дә бит... Үземнең руль артына утырырлык чама калмады. Тагын постельгә егылам ахры... Дөрес, бармый калсам да, авыру булгач, сүз әйтмәсләр әйтүен. Ләкин график... Госман: — /Чин хәзер!—диде дә өенә кереп тиз генә киенеп чыкты һәм машинага утырып китеп тә Дарды. «ГАЗ-51», як-якка иур көлтәләре сир- пеп, ашлык кабул итү пункты ягына юл алды. Авылны чыгып бераз баргач, Антоновка авылына җитәрәк, Госман авыр гына атлап баручы бер кешене очратты. Аның белән тигезләшкәч, машинасын туктатып, кабина ишеген ачты һәм: — Әйдә, утыр, дус кеше, — диде. — Рәхмәт кенә инде, агай-эне, — дия-дия «дус кеше» кабинага кереп утырды. — Нигә бик соңладың? — дип, Госман сүз башлады. — Соң дип... күбрәк эшлисе килә ич. — Алмашчың юкмыни? — Юк шу-у-у-л. — Ник? Тракторчы җавап бирмәде. Каешланып беткән комбинезоны кесәсеннән алып папирос кабызып җибәрде, аны тирән итеп бер-ике тапкыр суырды. Шуннан соң гына, авызыннан төтен алкалары очыра-очы- ра, сүз юктан сүз булсын дигәндәй генә итеп, сорап куйды: — Уракны бетерәсезме әле? — Бар әле бераз. — Бераз дигәнебез көзгә чаклы тартыла инде ул, агай-эне. Язын чәчүне, көзен туңга сөрүне сузабыз. Башка эшләрне дә срогында үти алмыйбыз. Тартабыз-сузабыз да аннан уңышны аз алабыз. Ә боларның бөтенесенә кем гаепле: синме, әллә минме? — Белмим шул, кайсыбыз гаепледер? — Техника җитешми колхозларда, бигрәк тә тракторлар — менә хикмәт нәрсә, — диде тракторчы ярым ачулы тонда һәм, ялгыш папиросының утлы очын кабып, авызын пешерде. — Юк, мин синең бу сүзеңә печать баса алмыйм, дус кеше,—диде Госман.—йә, әйт әле ничә тракторыгыз бар? — Унбиш. — Унбиш... Ә шуның ничәсе ике сменада эшли? — Чама белән унысы. — Димәк, унбиш тракторның 3 се ел буе эшкә катнашмый дигән сүз. Шулаймы? — Шулай. Ну бит... — Инде чутлап карыйк: менә шушы өч трактор йомшакка күчереп исәпләгәндә ел әйләнәсенә күпме эш эшләр иде? — Кимендә мең ярым гектар. — Күрдеңме?! Инде алыйк автотранспорттан ' файдалануны. Менә безнең колхозда һәр машинага юклы-барлы бер шофер туры килә. Дөрес, шофер халкы вакыт белән санашып тормый, таңнан төнгә чаклы руль артыннан төшми. Хәтта сәламәтлеген югалта. Әгәр һәр автомашинага 2 шофер булып, алар кызу эш вакытында көнгә унар сәгать кенә эшләсәләр дә, йөкләр тизрәк тә, күбрәк тә ташылыр иде. Шулай түгелме? — Шулай, шулай. — Ә син техника җитми бездә дисең. Техника түгел, механизаторлар җитешми — менә хикмәт нәрсәдә. — Анысы инде нәчәлство эше, алар кайгыртсын ул турыда,— дип кырт кисте тракторчы, әңгәмәне шунда туктатырга теләп. — Юк, начальство эше генә түгел ул, синең белән минеке дә, — дип дәвам итте Госман.—Ник, мәсәлән, сеңелләребезне тракторга укытмаска? .— Кит әле! Сугыш заманы түгел ләбаса... — Ә шәһәрдә менә станокларда, экскаваторларда никадәр хатын- кыз эшли. Алар өчен сугыш заманымыни? —Сиңа җавап табып бетерә алмам ахры, агай-эне. Син агитаторлардан да болайрак икәнсең. Госман, елмаеп: — Бәлки абзаң агитаторның нәкъ үзедер? Агитацияләү өчен һәрвакыт төркем-төркем кеше җыеп тору мәҗбүри түгел бит. Менә шулай, җае чыкканда берәм-берәм агитацияләү дә ярап куя ул, брат, — диде. Икесе дә шаркылдап көлделәр. Бераз баргач, тракторчы, кабина тәрәзәсеннән башын тыгып, үзенең кайтып җиткәнлеген күрде һәм: — Ярый, мин шунда төшеп калыйм инде, — дип, Госманның кулын кысты. — Рәхмәт, туган. Юлың уң булсын! ...Госман, Красновидоводаи кайтып, машинасын гаражга урнаштыргалаганчы тәмам яктырды. Ул бернәрсәгә дә карамастан өенә ашыкты. Чөнки, басуга, киткәнче, бер-ике сәгать черем итеп алырга нияте бар иде. Госманнар йорты авылның матур бер җиренә, инеш буена урнашкан. Ул ничектер үзенең тышкы күренеше — яңалыгы, нәфислеге белән үк күңелне тартып тора. Дөрес, алты почмаклы, түбәсе калай яки шифер белән ябылган мондый өйләр Кече Салтыкта аз түгел инде хәзер. Әмма Госманнар өе бөтен урамга ямь биреп тора төсле. Яңа өй салдырып керү турында бу семьяда сүз күптән кузгалган иде инде. Газизә карчык җае чыккан саен улына әйтә торды. Ә Госман нишләптер ашыкмады. Ана кеше, ниһаять, түзмәде, көннәрдә» бер көнне эчке бер моң белән: «Улым, синең яңа өйне күрә алмабыздыр инде ахры», — дип куйды. йөрәктән чыккан йөрәккә керә бит ул, йомшак күңелле кешегә күп кирәкмени? Шул көннән башлап, Госман өй салу хәстәренә ныклап торып кереште. Бүрәнәсен, тактасын китерүдә колхоз ярдәм итте. Көзен комбайнын беренчеләрдән булып ремонтлап куйды да җиң сызганып өен бурарга кереште. Билгеле, колхоздан балта осталары бирүне сораган булса, правление аның үтенечен берсүзсез канәгатьләндергән булыр иде. Сорамады. «Ничек сорыйсың, әнә ферма бинасын тизрәк өлгертәсе бар, анда да балта осталары җитешми әле». — Госман шулай дип уйлады һәм көннәр буе бурасы тирәсендә кайнашты. Тырыша торгач, язгы кыр эшләре башланганчы, өй өлгерде дә. Тышы да, эче дә бик күркәм булды. Тәҗрибәле осталар эшләгәннән бер дә ким түгел. Намуслы колхозчының хәләл кәсебе, үз кул көче белән салынган өй бу! Госман гараждан кайтып, капканы ачып кергәндә, хатыны Гашия сыерын савып көтүгә озаткан, мәш килеп эшкә китәргә җыенып йөри иде инде. Ул, өйгә кереп Госманга ашарга-эчәргә бирде дә, кроватьларында рәхәтләнеп йоклап яткан берсеннән-берсе сөйкемле, берсен- нән-берсе кечкенә өч кызының кайсысын үбеп, кайсының өстенә яба төшеп, басуга китеп барды. Бу семьяда яшәүчеләр күп йокларга яратмыйлар. Эшсез тора алмыйлар. Сигезенче дистә белән баручы Хәмидулла бабай да, яңа эш яшәртә ул, дигән булып, кукуруз чәчешергә чыга. Газизә әби кырга чыга аямаса да, балалар белән мәш килә, килене белән улы кайткан җиргә тәмле итеп ашын пешереп, самоварын кайнатып куя. Госманның апасы — Галия 20 елдан артык инде колхозда бухгалтер булып эшли. Олылардан күреп булса кирәк, 7 яшьлек Рәмзия дә, сеңелләре Рузалия’ белән Тәнзиләне ияртеп, җиләк-җимеш бакчасына чыга да алмагач төпләрендәге, чәчәк түтәлендәге чүп үләннәрне утап керә. ...Госман хатыны калдырган ризыклар белән тамак ялгап алды да, инде йокларга вакыт калмаганлыктан, бераз сафланып, ял итеп керү өчен бакчага чыкты. Куе яфракка төренгән яшь алмагачларны караш- тыргалап йөрде, аннары аллы-гөлле чәчәкләр түтәленә иелеп, #зак кына итеп хуш истә коенды. Сәламәт, яшь организм өчен шул җитә калды: күзләрне кырып торган йокы сөреме юкка чыкты, беләкләрдә көч артып китте, күңелне гаҗәеп рәхәт бер хис биләп алды. Җырлыйсы килеп китте Госманның. Бик яраткан бер көе бар аның. Шул исенә төште. Кем дә булса ишетә күрмәсен дигәндәй, авыз эченнән генә шул көйне сузды: Өн артында шомыртым бар, Яннарында чияләр, Чияләр дә безгә карап: «Сез бәхетле», — дияләр. Авыл өстенә, алсу нурлар сибеп, кояш чыкты. Госман өйгә кереп кырга алып барасы кирәк-яракларын алды да комбайны янына китте... III Идел яры буйлап урнашкан Тәтеш районы колхозларында әйбәт бер традиция яши: уракка төшәр алдыннан яисә игеннәрне урып-җыйгач. идарәнең барлык колхозлары бөтенесе бер үк көнне үзләренең алдынгы кешеләрен Казанга, театр карарга, җибәрәләр. Менә берничә йөз колхозчы Зур драма театрына «Кремль курантларым карарга килделәр. Алар арасында Госман да бар. Спектакль башланасын белдереп, соңгы звонок шалтырады. Госман һәм аның иптәшләре кабалана-кабалана урыннарына кереп утырдылар. Талгын гына пәрдә күтәрелде. Зал тынып калды. Госман, бөтен нәрсәне онытып, сәхнәгә төбәлде. Аның каршысына яшь Совет Республикасының беренче еллардагы катлаулы вакыйгалар килеп басты. Шушы вакыйгаларның үзәгендә — даһи Ленин образы! Госман вакыт- вакыт үзенең спектакльдә утыруын да онытып җибәрә. Әйтерсең лә,, аның алдында артист түгел, ә Ленин үзе сөйли... Беренче пәрдә бетте. Антракт. Ләкин Госман урыныннан кузгалмады. Аның спектакль тәэсиреннән аерыласы килми иде. «Әйе, — диде ул эченнән генә, — бөек Ленин, партия киләчәк буыннарны, безне бә- хәтле итү өчен менә никадәр энергия түккән, тырышкан». Госманның партиягә алыну көне күз алдына килеп басты. Коммунист исеменә лаек булу өчен ул күп әзерләнде. — Иптәш Миңлегалиев, сиңа партия сафына керергә вакыт җитмәде микән? — дип сорап куйды колхозның партия оешмасы секретаре көннәрдән бер көнне, Госманнар агрегатына күчмә вымпел тапшыргач. Бу сүзне ишеткәч, Госманның мөлаем йөзенә кызыллык бәреп чыкты. — Белмим шул, — дип җавап бирде ул, уйчанланып. — Ә нәрсә? — дип дәвам итте сүзен секретарь. — Эш ягына килгәндә, тел тидерерлек түгелсең, күпләргә үрнәк була аласың. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнашып киләсең. Икеләнеп-нитеп торма, тот та гариза яз. Госман дәшмәде. Аның акыллы күзләре каядыр еракка-еракка текәлгән, ә йөзен бик зур эшкә тәвәккәлләгәндә генә була торган тирән җитдилек биләп алган иде. — Рекомендациянең берсен үзем бирәчәкмен,—дип өстәп куйды секретарь. — Миңа ышаныч белдерүегез өчен рәхмәт, — диде Госман. «Ирек» колхозының партия җыелышы Госман Миңлебаевны партия членлыгына кандидат итеп бертавыштан кабул итте. Ә бер елдан соң, 1962 елның апрелендә, аны членлыкка алу мәсьәләсе каралды. Партоешма секретаре аңа характеристика биреп: — Иптәш иң алдынгы механизаторларыбызның берсе, • җәмәгать поручениеләрен дә карусыз, тырышып үти, үз-үзен әйбәт тота, — диде һәм* партиягә кабул итәргә дигән тәкъдим кертте. Җыелыш Госман Миңлегалиевне партия члены булырга һәрьяклап лаеклы дип тапты. ...Театр сәхнәсендә вакыйгалар бер-бер артлы алышынып тордылар. Госманны В. И. Ленинның бөтен илне электрлаштыру планы өстендә ничек киеренке эшләве, бу мөһим эштә аның иске белгечләрне гаҗәеп оста файдалана белүе таңга калдырды. Ә бөек Октябрь штурмы көннәрендә сугудан туктап, иске дөньяның гомере беткәнлекне хәбәр иткән Кремль курантларының 1918 нче елда яңадан суга башлавын, яңа эраның — социализм эрасының башлануын хәбәр итүен ишеткәч, Госман сикереп торып кул .чаба башлавын сизми дә калды. Аңа бөтен зал иярде... IV 'Быелгы яз, гадәттәге язларга караганда соңрак калса да, авыл кешеләре өчен киләчәккә зур өметләр алып килде. Партиябез Үзәк Комитетының 1963 елгы декабрь һәм 1964 елгы февраль Пленумнары авыл хуҗалыгыннан продукция алуны интенсив күтәрү буенча билгеләгән мөһим чараларны тормышка ашыра башлау язы булды быелгы яз. Госман да язны түземсезлек белән көтте. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкару өчен үз өлешен шактый кертте. Аның тәкъдиме белән парлы чәчкечләрне куллану сабан культураларын чәчүне 3—4 көнгә тизләтте. Уңыш мул булса, комбайнда эшләүнең дә нәтиҗәсе күңелле була бит ул. Дөрес, узган ел да сер сынатмады Госман: 570 гектар басуның уңышын урыпҗыйды, ярты тоннадан артык ягулыкка экономия ясады. Ләкин иген уңышы узган ел бик үк мактанырлык булмады. Ә быел, әлбәттә, тырышлыкның нәтиҗәсе булмыйча калмас. Колхозның язгы культуралар чәчеләсе басуларына 8 мең тоннага якын тирес, әллә никадәр минераль ашламалар кертелде. Сөрү һәм чәчүнең дә сыйфаты яхшы... ...Госман бүген иртән үк сыер фермасына төште. Эчкә кереп, башта бина буйлап сузылган трубаларның ялганган урыннарын бик җентекләп карап чыкты, аннары су чаннары янына килеп басты. Шунда урнаштырылган электронасоска текәлеп аз гына уйланып торды да, сумкасыннан ачкыч, отверткаларын алып, насоска «операция» ясый башлады, һәрвакыттагы гадәте буенча авыз эченнән генә җырлый- жырлый эшли бирде Госман. Артык мавыгып китте булса кирәк, хәтта каршысына килеп баскан партком секретаре Зәкәрия Җәләловны да бер мәлгә күрми торды. — Иллә дә тынгысыз кеше булырсың икән инде, — дип сүз башлады Җәләлов, Госман янына ук чүгәләп. Госман үзенә карата әйтелгән бу мактауны ишетмәмешкә салынып, сүзне шундук башкага борып җибәрде: — Бу мастерской төзүне тизләтәсе иде бит, Зәкәрия. Вак-төяк ремонт артыннан да «Сельхозтехника» мастерскоена чабу егетләрнең тен- кәсен корыта бит. Әйтик, 1—2 токарный станок, эретеп ябыштыру һәм бораулау станогы куелган үз мастерскоең булса... — Дөрес әйтәсең, мастерской дигәнең бик кирәк ул безнең өчен. Тик менә аны ничек булдырырга? — Болай итик, Зәкәрия. Ташчылар үзебездә бар, шулай бит. Алар- ны материаль кызыксындыруны арттырырга кирәк, минемчә. Әйтик, төзү срогын 1,5—2 айга кыскарта алалар икән, моның өчен өстәмә түләү бирергә кирәк үзләренә. Бинасын тизрәк өлгертә алсак, иң яхшы механизаторларыбызны мобилизовать итеп, станок һәм башка җиһазларны урнаштыруны үзем ерып чыгармын дип уйлыйм. — Чынлап та! — дип урыннан торды Җәләлов. — Колхоз правлениесендә киңәшик әле бүген. Партком секретаре Госман белән саубуллашып, тимерне кызган чагында сугар өчен правление ягына таба китеп барды. Госман эшен тәмамлап, насосны эшләтеп карады һәм янында берәү дә булмаса да„ кемгәдер мөрәҗәгать иткәндәй, болай дип куйды: — Чын терлекче булсаң, абзарларың да, механизмнарың да һәрвакыт әзер булсын! Госман терлек абзарыннан китеп барганда, агроном Сафинны очратты. — Син нәрсә, механик, әллә терлекчелек «шаукымы да» сугып өлгердеме инде үзеңне? — дип, ул механикка дусларча кулын сузды. — Минемчә, ул шаукым барыбызга да сугылырга тиеш, — дип елмаеп җавап бирде Госман. — Әйтик, зоотехник терлекчелекне генә кайгыртса, агроном игенчелекне генә белсә, механик гел механизмнар орбитасында гына әйләнсә, авыл хуҗалыгын интенсивлаштырып булыр идеме? /Минемчә, без, белгечләр, бөтенебез бер ноктага сугарга тиешбез. — Бер ноктага? — Әйе, бер ноктага! — Алай булгач, әйдә, кырга. — Ни булды соң? — Ашлама тараткыч капризлана башлады. — Ашлама тараткыч?! — Әйе. — Киттек. Механик белән агроном, ашыга-ашыга басуга китеп бардылар. Авыл капкасын чыгып бераз китүгә, алар алдында мотор тавышларына— хезмәт симфониясенә күмелгән киң басулар җәелеп ята иде...