Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУГЫЗ ШИГЫРЬ

Киләчәгең өчен... Җәлил шәһәренә пкәләргә һич хакың юк чорга, Саклый истә, куша, әмере нык. Замандашың, күр, каршыңа баскан, Шәһәреңә синең әверелеп. Корпуслары җиде генә әле, Җитәр бер көн җитмеш җидегә... Җәлил аша чорның үзенә карыйм, Башым куеп ачы җиленә... Шул «Моабит дәфтәрләре» булыша, Җыры булыша аны салганда, Яңгыраталар түбәләрдән таңда Ишетелерлек итеп Сарманга. «Моабиттан» чыккан ялкыннарда • Тотканнардыр кебек кирпечне... Үлгәндә дә .яшереп калдыр икән Киләчәгең өчен син көчне. Урам, парк, шәһәр булып яшә, Шулар өчен кер дә син утка... Кирпечләрен тезгән чакта заман Әйләндерсен җырың цементка. Кем бу чорга якынырак тора: Синме, улмы? Уйдан ара баш... I Җилләр ачы, истәлекләр ачы, Шатлык белән сагыш аралаш. Син иренеп, күзең салмый узган Син иренеп, күзең салмый узган һәр почмакта көтеп җыр тора; Бу дөньяда яшьлек кенә түгел, Картлык та бар, картлар йорты да... Тукайларны белгән хәлфә анда... Укый көн-төн, кулын кушырган. Бишмәтенә кызыл пута бәйләп, Үткән юлны сагына кучерлар. Эшсезлектән гаҗиз карчыкларның Челтәр генә мендәр тышлары... Баш төртүгә Берлин якларына Алып китә күргән төшләре... Яшь исәбен алар әйтмәс сиңа, Сәламәтлек бары син телә. Бер ил үзе, үзе бер үк туфрак... Ә күзләрдән моң ник сирпелә? Бер ил үзе, үзе бер үк туфрак, Өй дә җылы болай, өс бөтен... Картлар йорты тирәсендә нигә, Нигә озын икән көзге төн? Хөснул Вэлиуллинның илле еллыгына. Синең, шиксез, беләм, күргәнең бар, Гадәттә бит шулай, Хөснулла: Вак елгалар никтер бик шау-шулы, Зур елга — тын, нурлар — өстендә. Тыштан ул тын, эчке агымы була, Тирәндәрәк яшерен көч була; Андый елга кайчан да бер ташыр, Ташыганын көтәм, Хөснулла. Казан юлы... Дүрт юкәне дүрт җиреннән бәйләп, Ясаганнар аңа чардуган.- Кем дим сиңа: тырыш кеше иде... Чәчәкләрең булса, сал, туган. Казан юлы, олы борынгы юл, Тора орынып, кабере почмакта... Керосинга чапты, тоз ташыды Язгы пычрак, көзге пычракта. Рәхмәт әйтеп авыл ут кабызды, Рәхмәт әйтеп ашны татыды... Билге өчен бары салып киткән Каберенә ташны хатыны. Бөтен гомере юлда үтте аның, Буыннары һаман сызлый күк... Тоз дисәләр, ул әйләнеп куя, Яткан җире хәтта тозлы күк. Дүрт юкәне дүрт җиреннән бәйләп, Ясаганнар аңа чардуган... Кем дим сиңа: тырыш кеше иде... Чәчәкләрең булса, сал, туган. Ржев яны, Ржев урманы... Ржев яны, Ржев урманы... Салкын кышы кырык икенең. Аннан бирле минем аякта Тузды инде кырык итегем. Ржев яны, Ржев урманы... Күк — чырайсыз, кояш — сүнгән күк. Җылына җир тимер мич белән. Бөтен дөнья җиргә сеңгән күк. Ничек дип тә белмим әйтергә: Эңгер-меңгер чакта, кич белән, Качып-посып түгел агачка, Шуып түгел җирдән түш белән; Бер төркемдә алар, бер сафта... Адымнар нык, эре, салмаклар; Ут эченнән, алгы сызыктан Чыгып килә иде солдатлар. Ә җитмәсә җырлый иделәр... Ярты ягы ялкын болытның. Бата-бата кардан киләләр Геройлары кебек Блокның. Ялга чыга алар, һавада Яралардан туган моң гизә. Үлем үзе тора шак катып, Үлемгә дә бу чын могҗиза. Күңелем минем Күңелем минем, ачык сөйләш син: Бу шәһәрдә бары өйдәш син. Дөресе бит, монда, күңелем син, Төнлә генә кайтып кундың син. Кырларыңа иртән очындың, Көннәреңне шунда очырдың. Шул кырлардан таптың син илһам, Көтү саен анда Гыйлемхан, Көтү саен анда Йосыфлар, Сыйлары — чәй, яна кич утлар. Утыра яшьлек атаманнары. Колхоз малы — атам маллары. Яктысында учак утының. Син аларга шигырь укыдың. Атылганын йолдыз — сусаның Күзәттең син. Синең сусавың Басылмады, калды, гомерлек. Син шул җиргә төшкән бер орлык. Бер уйда бул, көен көйләш син, Бу шәһәрдә ләкин өйдәш син. Көз. Яфраклар коела , урманда... Көз. Яфраклар коела урманда. Нәрсәдер бар бүген, күр, анда, Нинди әмер кинәт кубарга: Очлы таяк тотып кулларга, Нишләп йөри икән минерлар — Вәсимәләр белән Мөнирләр? Карый алар, карый һәр төпне, Чистарталар гүя Харьковны. Эзли-эзли эчкә керәләр, Бу минерлар нигә көләләр? Җылы, матур булса көн әгәр, Төртеп чыгып тора гөмбәләр. Иртәгә дә әле килерләр, Пәри бирсен мондый минерлар. 1964. Көлемсәр Бу исемне нинди иртәләрдә, Кем кушкандыр сиңа, Көлемсәр? Әй, Көлемсәр, яшьлек кадрен белсәң, Юлларыңда синең гөл үсәр. Бөтен күзләр чибәрләргә төшәр, Чибәрләрнең данын кем үлчәр? Үзең кебек бер бәхетлесенә Туры килсәң иде, Көлемсәр. Никадәрле матур булмасыннар Никадәрле матур булмасыннар, Гүзәл булмасыннар чәчкәләр, Чәчкәләр дә күтәрелеп карый Исемнәре белән дәшсәләр... Чәчкәләрдә дәва, чәчкәләрдән Шушы җирме дәва әз алган? Бер каравың җитә, бер генә бак, Коткарырсың төсле әҗәлдән. 1964.