Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сатира һәм юмор

Куркыны ч «АЮлар» Мип куркам Унбер АЮдан: Зур АЮдан — Уклау кебек ТурАЮдан, Фикердәшләр АзАЮдан; ВагАЮдан — Уйланганда СагАЮдан; Ил шатланса, МоңАЮдан; Ир кайгырса, ЕлмЛЮдан; МасАЮдан — Карашларым ТарАЮдан; Гомер буе ТурсАЮдан, Яшь көенчә КартАЮдан! Чират күреп Кибеткә барып кердем, Чират күреп сөендем. Чираты да чираты — Борма-борма, бормалы! Бу кадәрле чиратның Булмагандыр булганы. Ашыкпошык сорашып Мин дә бастым очына. Киштәләргә карашып Күршеләрем борчыла: — Икешәрне бирмәгез! — Әй, чиратсыз кермәгез! сөендем — Шулхәтле көтеп-көтеп, Нишләрсең, куйса бетеп!.. Кибеткә тагын кердем, Чират күреп сөендем. Тормыш киткәч болайга, Димәк, эшләр уңайда! Бетмәсәче бу чират, Килсәләрче гел сорап Рухи азыкны шулай. Мондый чират бик кулай; Басыгыз, бас, чиратка, Без торабыз китапка! Ансыз дөнья сансыз (Шаяру) Әти дә аны яраткан, Бабай да баш тартмаган, Ак дип, пакь дип, пакьлек хак Дип, Эчкән саен мактаган. Сәфәр чыккан чакларда да Үзеннән калдырмаган. Шешәсеннән генә имгән, Сал дип ялындырмаган. Минем дә өстәл өстендә Әлеге шул ак тора. Өстәлемдә шул ак торса, Күз алларым яктыра. Кемнән сорасаң, шул әйтер, Яшәп булмый ансыз, дип. Уйлап баксаң, чынлап әгәр, Ансыз дөнья сансыз бит! Сез дә каршы килмисездер Шулай икәнлегенә. Күтәрик әле бу... сөтне Сыер исәнлегенә! Үтереп мактыйм!.. Юмарт Анда да ул Акыл бирә. Монда да ул Акыл бирә, Кызганмый — Актыгын бнрә!.. Принципиаль Белеп тор Берәү әйтә кимчелекне Күзгә карап, Берәү әйтә сылап-сыйпап — Сиңа ярап. Мондыена колак салсаң — Эшең харап! Төрле караш Яшь кыз: — Алтын тешләр булсачы, Балкып кына торсачы! Әби: — Алтыннары корсачы, Үз тешләрең булсачы! Юл газабы Үтәм шигырь юлларыннан, Булырмы, дип, бер азагы? Бигрәк белеп әйткән халык: «Юл газабы — гүр газабы!» Диләр... Бу дөньяда Җиңел, диләр, Ваклануы. Кыен, диләр, Эреләнүдән Саклануы! Сан һәм сыйфат Күп, дигәндә дусларыңның санын, Онытма син тагын сыйфат ягын! Шәүкәт Галиев I Тырыш Ятмый вакытын Бушка үткәреп, Ялт та йолт кына Тора түнтәреп — Мускул үстерә Кашык күтәреп! Йөргән булыр «Эш» дип көеп; Өсте-өстенә Факт өеп, Сүзен башлар Өстәл төеп. Соңын очлар: «Әйттем исә Кайттым» диеп. Берәү Яши янәшәңдә алдау белән, Ялганны ялганга ялгау белән. Фәлсәфә Дәрәҗәләр югала, Эшләгән эшләр кала!