Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛИРИКА

Әнвәр Давыдов W * -X714"атерия хәрәкәтеннән Җирдә тормыш туган шикелле, Халык омтылышыннан, өметеннән, Җиңелмәс көч булып син килдең Бу дөньяга, бөек партия! Тормыш җирдә бетмәгән кебек Син дә мәңгелеккә үлемсез, Синең идея көчең мәңгелек. Шаулы урамда Күп кешеле кичнең шау-шуы. Балкып торган реклам утлары. Кино алдында парлар каушуы. «Чыш-ш-шт» дип машиналар туктавы. Асфальт өстенә Күзгә күренмичә Катлам-катлам эзләр өелә. «Яратам сине!» «Урам матур ничек!» «Китәм...» «Кайтам...» «Үлгән...» «Туган...» — сүзләр өелә... Шулай шаулы тормыш катламнары Күптәнге итә яңа урамны... Син актарып баксаң боларны — Күптән түгел узган елларны, Күрер идең шунда син бер төннең Көмеш кебек салкын тынлыгын, Яртылаш салган иң беренче өйнең Кара бәбәкләрен Айлы төнгә төбәп торуын. Караңгыга янап кулын сузган Дон-Кихотны — биек кранны, Ярым өйнең гарип күләгәсендә Ялгыз бер пар кочышып торганны... Аларның беренче үбешүенең Салкын бушлыкта ничек бөрешүен... Иптәш, Менә нинди орлыктан Шушы шаулы, Шатлык, мәхәббәт тулы Урам шытып чыккан... 1964. Фронтта1 ...Русча начар белүемнән Көлә иде дус-иш. Фашист ләкнн тиз таныды: — О, ду зольдат русиш! һәр кешегә дә бер төрле Дәшә туплар теле. Рус сипкеле булып керде Битемә дары көле. Мин — Иванда помкомвзвод, Петр — минем солдат. Булмый, без төрле милләт, дип, Бер кемне дә алдап. 1949. Фронтта мәхәббәт Ядрәләр ярылалар, Мин сине эзләп барам. Беренче шатлыгым минем, Беренче йөрәк ярам. Тирә-як гөрселди, ухылдый, яна. Җир умрылып күккә ургыла. Ашыгам, ашыгам, иркәм янына Мина кырын үтәм турыга. ♦ * ♦ Кояш батты. Апрель башындагы Салкынчалык төште урамга. Суык миллион көмеш энә белән Тиресләрне типчи юлларда. Аяк асты хәзер саркыды инде һәм кыштырдап тора туң белән. Юашланып калган гөрләвекләр Чылтырыйлар кичке моң белән. 1959. Салкын күңел Төшерергә дип минем бер башка Күпме тонна бомба АКШта Әзерләнеп инде куелган, Ракеталары да корылган. Моны әллә кайчан беләм мин, Тик үземчә яши бирәм мин, Ашыйм-эчәм, шигырь язамын, Кыю кичәм иҗат газабын. Кирәк җиргә чыгып йөримен, Сәгать җиткәч ятып йоклыймын. Ләкин менә икенче яктан Бәлә торган икән мине саклап. Кичә бардым бер дус янына. Бер ял булсын диеп җаныма, Сөйләшергә, киңәш алырга... Нигә бардым, нигә бардым ла?! Юк, ул тыштан шундый мөләем, Иң шат кеше ул дип белә ием. Йөрәгемне ача башладым... Ах үкенәм. нигә качмадым?! Битарафлык, салкын күңеллелек Бозларына калдым күмелеп. Инде хәзер менә ничә төн Йоклый алмый газап чигәмен. Юк иде бит кулда коралы, — Рәхим итегез! — дип тора әле, Ә ярасы җанны әрнетә, Көннәрендә хәтта ямь бетә. Бомбаларга исе китмәгән Күңел шулай кинәт кителгән. Кемгә ничек, күңел ярасы — Мина җирнең иң зур җәзасы. 1959. ❖ Мин беләмен, син минеке түгелг Никтер ләкин рәттән ике төн Төштә синең елмаюың күрдем, Пышылдавың синең ишеттем. Күпләр сөйли синең матурлыкны. Мин аларны салкын тыңладым, Ләкин менә битемә тиеп китте Ашыгып алган кайнар тыннарың, Тешләреңнең салкын энҗеләре Якты нурлар белән уйнады, Күмер төсле кара күзең кинәт Көйрәп китте, утлар уянды. Иреннәрең ирнем тию белән Исертергә чакырып торалар, Шәрапләрдән мин эзләгән ләззәт, Мин эзләгән бәхет шундалар. Шагыйрьләр Шагыйрь ерак гасырлардан бирле Зирәк күзәтчесе теренең. Шат соклану белән үтеп керде Тирәненә яшәү серенең. Хатын-кызның зәңгәр күзендәге Фосфорит ут кабынып куюы, Бер йолдызның киң күк йөзендәге Тирәнлектән җылы коюы, Сиземлелеге нурның, чәчкәнең эфирлыгы, Гаҗәп тулылыгы бушлыкның, Вакыт суының ташуы, торгынлыгы, Кеше поступокларының кыргыйлыгы, Зирәклеге аңсыз кош-кортның, — . х Барысын тикшергән ул. Карандашы белән Анатомлаган ул таң җилен. «Сөю» дигән бөек бер сүз белән Яндырган бар диннәр инҗилен. Җирдә һаман күбрәк була барган Шашучылар, шуның ишеләр — Шагыйрьләрдән яшәү, сөю, белү Омтылышы йоккан кешеләр; Чүлдә сусыл җимеш үстерүчеләр; Яшен утын җыеп куыкка, Шәһәрләргә якты бирүчеләр; Каршы торып зәһәр суыкка, Котыпларга үтеп керүчеләр; Материянең тирән серенә z Төшенүчеләр һәм кыю ачучылар Сихри юлны үледән терегә... Үрчегән дә шулай шагыйрь нәселе, Бик артык зур булып күренгән, Кемнәрнеңдер тар карашы белән Төрле төркемнәргә бүленгән. Берсе химик булган, берсе физик, Берсе географ, берсе геолог, * Берсе астроном, берсе... һаман Шагыйрь булып калган оялып. Бар да алар тигез иҗат итә... Ләкин кайчак физик, я химик Поэзиягә өстән карап үтә, Крестьян анага шәһәрдән кайткан улы Караган кебек... 1964. , Торган саен кайнар сөю белән, Дустым, сиңа ныграк тартылам. Торган саен, ялган хистән куркып, Тотлыгам мин, читкә тайпылам. Дустым, дустым, минем читләшүне Кыргыйлыктан диеп карама. Мин бер көнне үзем күпер булып Егылырмын шушы арага, Һәм шуннан соң мине бер нәрсә дә Күңелеңнән сине аермас... Агачның да тамрын күрәбез без Ул егылгач, җирдән каерылгач. Музыка Син телсез, син сүзсез... Ярсып-ярсып нәрсә сөйлисең син, Белмим... Ләкин сине тыңлаганда гына Иң-иң ачык булып Аңлашыла миңа бөтен кайгым, Бөтен шатлыкларым. Үземнең дә телем ачылып кит*, Фикерләрем төгәл җөмләләргә Тезелә. Менә бнт снн нинди, Телсез, сүзсез Музыка. Камышлыда Күрмәгән җир түгел, шунда туып, Шунда үткән ярты гомерем, Дулкынланып машинада барам, Көтеп Камышлының күренүен. Тау буеннан каршы чыкты мина Йөгерешеп аныц өйләре, Йотылып карыймын мин һәрберсенә^ Карасана, нинди үзгәреш! Үткән елны салам түбә астыннан Күзен кысып калса тегеләр, Яшел калай эшләпәләр киеп, * Зур күзләрен бүген Миңа төбиләр. Ә болары сырлы такталардан Бала итәкле күлмәк кигәннәр. Кайберләре иннек-кершән белән Бигрәк матур итеп бизәнгән. Керүем булды, төз урамнан мине, Ашыктырып ике ягымнан, Китерделәр ап-ак мәрмәр аякларга Баскан бер чибәрнең янына. Бу культура йорты — «Дуслык» икән, Тау башында ул бик охшаган Ап-ак күгәрченгә, гүя әзер Канатларын җәеп очарга Дөнья буйлап. 1962 Йокысыз төннән соң Офыкта буа ерылды! Зәңгәр якты ташкыны Җәелде тау битләренә, Болыннарга ашыкты. Күбекләнде-күбекләнде Талларның бөдрәсендә. Ай да мескен һәлак булды Кәкере көймәсендә. Бата-калка йөзеп китте Карсак авыл өйләре. Күңелемдә тынды төнге Уйның моңсу көйләре. Яшел күлмәк — Гүя яшел болын, Шунда — Кара елан кебек Ике толым Боргалана, Үрмәли, Сикерә, Һәм ияртә сине Сихерләп. 1957 Йокысыз ялгыз төн күленнән Чыгам көн океанына. Авылдашлар шатлык теләп Тукталалар яныма. Тагын тормыш, хезмәт шавы Куды газап чыңнарын. Шатланалар, сөенәләр Һәм көләләр җырларым! Алтмыш дүртенчене каршылап Үтте дә китте тагын ел, Эшләгән эшне санап, Канәгатьләнеп алам да, Күз теким алга карап. Шунда ук ләкин күңелдән Бу канәгатьлек китә. Алтмыш дүртендә гасырның Күпме эш мине көтә! Тормышым кенәгәсендә Шундый бер хисап чыга: Һәр язылган бер әсәргә Ике язылачак чыга. «Ардым инде, туктыймын!» дипг Гел күңел юкка юрый, Бер кыйсам, тагын ике кат Кыюны тормыш сорый. «Үтте ел, кими гомер» дип Карасам як-ягыма, Үткәнем — барыр юлымда: Әле бер кыйтга гына... - X- Мин диңгезче түгел. Тик шулай да Беркөнне мин сездән китәрмен Мәңгелекнең диңгезенә чыгып... Ә сез бәлки һәр кич-иртәне Үткәрерсез Мине искә алып. Мине сагынып... Ә мин — хәйләкәр — Бер дә кайтмам инде... Чөнки шундук Мине искә алудан Туктар идегез, кайтсам мин әгәр.... Шуның өчен Бер дә кайтмам инде. Бер дә кайтмам инде. Юри бер дә Кайтмам. 1964 ел, февраль Әхсән Баянов Җиргә карап торам Хатлар килә Үлгәннәрдән хатлар килми, диләр. Кабатласаң шуны син әгәр, Сүзең — ялган. Язган үлгәннәр... Хатлар, хатлар һаман киләләр. Адресланган алар бер кешегә, — Чибәр кызга, ялгыз анага, Яшь хатынга... Ул хатларның Һәр юлыннан саркып кан ага. Җибәрелгән алар бер кешегә, Тик укыйбыз бөтен ил белән. Кулдан кулга күчеп йөри хатлар, Бүген — миндә, сиңа мин бирәм. Сугыш кырына барган вагоннардан, Окоплардан, зиндан төбеннән, Госпитальдән шундый хатлар, килә: «Мин — көрәшче, җиңәм, җиңелмәм». Хатлар — васият. Ияләре бүген Күзгә карый: иптәш, син менә Әйтче миңа — безнеңчәме холкың?— Уйга калам... Башым иелә. Ятсам — мамык мендәр. Иртән мине Йомшак куллар сыйпап уята. Керәм ванна, карыйм телевизор, Җырлый, бии алам төн ката... Бар киңлеген жирнең Иңләп карап торам. Монда сибелә чәчәк, Ә тегендә — буран.1 Монда вулкан таша Җирнең ярасыннан. Анда салкын чишмә — Шуңа дәвасыман. Котырына океан, Кыр елмая, кыр — тын. х Күккә ашкан таулар. Төпсез, кара упкын Тыныч тора. Бер үк Зәңгәр гөмбәз өстә. Мәңге булган тетрәү Булмассыман һич тә. Трактор иген чәчә, Чыга япь-яшь сабак. Ракеталар сигнал Көтә күккә карап. Берәү суза бомба, Берәү — кызга сирень... Гөмбәз бер үк. Саклый Бөтенлеген җирнең. Күктә йөзә Марс Һәм Венера-сылу. Берсе көтә шартлау. Икенчесе — сөю. Ишетелә тавыш: — Сак бул, әнкәм-җирем! Синдә бер үк өйдә Мәхәббәт һәм үлем. Ә шулай да... булды төрле чагым: Ямь тапмыйча йөрү җаныма; Зарлансалар тормыш авыр диеп, Кушылулар... кибет янында. Авыр диеп, кайгы күреп алда Сызланучы әгәр очраса, Нәфрәт белән күмгән солдат аны, Җиңү күргән төтен, ут аша. Ә мин? Нәрсә, солдат түгелмени? Көрәш кыры хәзер юкмыни? Эх, солдатлар, кичерегез, дуслар, Кабаткабат сезне укымый, Югалтканмын кайбер көннәремне — Мин дезертир кебек ятканмын... Укысыннар илдә тынычта да, Укысыннар солдат хатларын. Ниләр бар Иделдә? Чыгам мин, карыйм мин Яшьлектә яшьләрем Һәркайсы мизгелдә: Тамса да тын суга, Ни сөйли дулкыннар, ' Кушылып диңгезгә, Нәрсә бар Иделдә? Шаулыйдыр шушында. Килсәм дә ерактан, Диңгездә меңнәрнең, Тар инеш буеннан, Илләрнең хакы бар. Узган бар көннәрем Язмышта күп җирләр Шушында җыелган. Шуңадыр якыннар. I Кырларда тирләрем Язмышым мәңгегә Төшсә дә тын җиргә, Аермас мине дә. Чишмәләр аркылы Талпыныр хисләрем Килгәндер бирегә. Шушы зур Диңгездә. Бәхет артыннан Минем бабам бәхетен җәяү куган, Куып җиталмаган. Әти чапкан атта. Машинада аннан. Барып җитә язган. Бәхетне мин куам самолетта, Ракетада. Куып җителдеме? Җителдеме? Артык тизләп әллә Узып кителдеме? Әллә юкса һаман арттырамы Ул да соң тизлеген? — Шаяртасың, беләм, тотармын! — дип, Айкыйм мин җир йөзен. Йолдызлар киңлеген. «Түз, иптәш, түз!» — димен. Эзлимен... ,С. Ә.“ № 7. Ник рәсемнәр булмаган, дип элек, Сорыйсың, чибәр. Озак еллар тыйган моны, Тыйган динчеләр. Синең сынны менә ясасалар Кара заманда. Табыныр иде, хәйран калып. Меңнәр аңарга. Кумир булып әгәр син танылсаң, Ннк кирәк ислам? һәм ул сине пәрәнҗәгә Төрергә кушкан. Куркыткан: җиде кат күктән Алла сизә. дип. Курыккан: менеп, мифларны Җимерер Гүзәл, дип. Кирәк түгел, кара заман, Фәрештәң, аллаң. Галәм кичкән Җир кызына Табына алам. Син елмайсаң, Кайбер чакта, күкрәп болыт сыман, Күңел әзер тулып ташарга. Күңел әзер бөтен яшәлгәнне Бер минутта сызып ташларга. Бар теләкләр сүнеп юкка чыга, Калганнары көлке тоела. Табигатьтән хокук алып гүя, Килеп баса кырыс уй гына: ❖ Мин сиңа хәбәр китердем, Караңгыны каргама: Яп-якты таң көтә безне, Күрерсең аерылганда. Мин сиңа хәбәр китердем. Коя яңгыр... Бу — тик сагыну Һәм кавышу яшьләре. Бу күкрәү — мәхәббәт сүзе, Түздем озак, дәшмәдем; Тыңла, я, хәбәр китердем. Бу яшен — ул сөенеч кенә. Шатлыклар ник тиз сүнә? Үрелеп яшен җыям кулга, Барысы да сиңа, сиңа. Мин сиңа хәбәр китердем. «Нигә яши кеше, барыбер бит Шатлык, кайгы бетә бер көнне. Кеше нәрсә, галәм кырларында Җир үзе дә — тузан бөртеге. Даһи булып исемең калдырсаң да, Бер минутта барысы югала. Бер минутта, кеше гомере түгел, Җир үзе дә калмас дөньяда...» Мондый чакта, кинәт, син күренсәң, Син елмайсаң, күзләр ачыла. Кайгы — минутларга! Шатлык безне Мәңге көтә, балкып каршыда. Тормышыңда кайчак баткач кояш, Һәм камалгач күгең болытка, Ярыша-ярыша сине мактаучылар — Күләгәләр — Кача. Тынлыкта Ишетәсең төнен — Шул ук кешеләр Хихылдыйлар: «Сабак бу сиңа!» Якын дуслар, теләп борчымаска, Кай җирдәдер авыр көрсенә. Мондый чакта янда берәү кала, Тиргәп сине, сөеп, юатып. Яман уйны куып сакчы төсле, Ул тормаса, Ялгызлыкта кеше Нишләмәскә мөмкин бу вакыт! Кичәге көн Бәлки аңлап, бәлки аңламыйча, Дошман сүзе сөйли бер бәндә: «Шундый заман булды, ул чак илне Әйләндерде шәхес төрмәгә. Караңгы төн, Варфоломей төне Хөкем сөрде... синең, туганым, Бар тик киләчәгең һәм бүгенгең. \ Кичәгең юк. Кирәге дә хәзер юк аның...» Бүгенге көн — һавам, сулыйм аны. Ә киләчәк — барыр киңлегем. Сөреләсе басу, игәр иген, Утыртасы бакчам ул минем. Кичәге көн — аяк баскан җирем, Ул булмаса, Киләчәккә юлым — киселгән. Узган көнем, чынлап югалдыңмы? Эзлим сине, кабат кичерәм... ...Басу чиксез. Титан «ЧТЗ» чыга Горизонттан, сабан өстерәп. Батмый һич тә. Аны күтәрергә Ныклык кирәк җиргә, көч кирәк. ...Кыр диңгезен эчә-эчә. Яшь «Коммунар» килә, Төтененнән тетелә күк рәшә. Көнбагышлар — нәни кояшчыклар, Күккә карап, Әнкәләре белән серләшә. Яшел киңлек. Анда маллар утлый. Күк зәп-зәңгәр. Өстә, бик өстә — Аэропланнар... Бу гүләүдә колак Кичке гармонь чыңын ишетә. Колакларга керә сәер сүзләр: «Челюскинчы дигән батырлар, Бозлар ярып, океаннарны җиңеп, Илгә мактау алып кайтырлар...» Йөрәкләргә керә Байдуковлар, Чкаловлар, Кренкель, Папанин, Ангелина. Стахановчылар... Гагаринны нәкъ шул чакта мин Ишеткәнмен төсле. Әйтегез сез: 4 Төн күк кара чагы Шул идеме безнең Ватанның? Кичәге көн бар ул, беләмен: Дошманга мин аны бирмәмен. Дәшмәс иде тургай Ничәмә көн күкрәп яңгыр ява, Күп бар микән тагы явасы? Яшен микән шулай хушландыра? Ничек аңкый басу һавасы! / Тургай, чыгып арыш арасыннан, Әйтә, гүя: «яусаң әйдә, яу...» Атлыгып ул өскә, киңлекләргә Кага шуннан көмеш кыңгырау. Яман булса хәбәр, дәшмәс иде... Бүген ничек сөенеп җилпенә! Әйбәт хәбәр белә: игенчегә Көлеп тагын аяз көн килә.