Логотип Казан Утлары
Публицистика

Көзгенең ачык күрсәтүен телибез

Күшән түгел Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, «Совет әдәбияты» журналына багышлап, укучылар конференциясе үткәрделәр. Гаять дәрәҗәдә кызыклы, эчтәлекле бу кичәдә уннан артык кеше чыгып сөйләде. Чыгышлар әдәбиятка чын мәгънәсендәге олы мәхәббәт һәм кайгырту хисләре белән өретелгән иде. Сөйләшү барышында журнал битләрендә басылган әсәрләрдән бигрәк тә язучы А. Расихның «Ике буйдак» исемле романы, Ф. Хөснинең «Минем тәрәзәләрем» повесте, шигырьләр, поэмалар, колхоз тормышына багышланган очерклар игътибар үзәгендә булды. Техникумның 1 курс студенты Лилия Тимергалина үзенең чыгышында: «Ике буйдак» романы безнең игътибарны “'барыннан да бигрәк авыл хуҗалыгы белгечләренә багышланган булуы белән җәлеп итте», дип белдерде. Шул фикерне куәтләп, Расиха Маннанова әсәргә карата бик урынлы мактау һәм тәнкыйть фикерләре әйтте. Язучы, бүгенге көн проблемасын — авыл хуҗалыгы фәнендә яңалыкка омтылу, искергән алымнарга каршы көрәш проблемасын күтәреп, бик дөрес эшләгән, диде Р. Маннанова. Әсәрнең күңелгә бик үк ятышлы булмаган урыннары да юк түгел. Мәсәлән, анын башланып китеше кирәгеннән артык сентименталь. Автор, Рәхимнең хатыны Галиянең үлемен, минемчә, артык нечкәртеп тасвирлый. Әсәрнең бу өлешен укыгач, үзеңне мәет янында булып чыккан кебек авыр хис итәсең. Рәхимнең хатынына булган саф мәхәббәтен күрсәтү өчен, минемчә, бу үлем вакыйгасын шулкадәр авыр тойгылы итеп бирүнең кирәге юктыр. Романнан тагын бер деталь. Рәхимнең тәҗрибә үткәрү өчен кәҗә сатып алуы болай кызыклы гына, әсәрнең ул урынын елмая-елмая укыйсың. Шулай да кәҗә вакыйгасы белән артыграк мавыгылмадымы икән. Бу мавыгу әсәрнең җитдилегенә беркадәр зыян китермиме икән. Тулаем алганда, әсәр миндә яхшы тәэсир калдырды. Физкультура укытучысы Афзал Җамалиев Ф. Хөснинең «Минем тәрәзәләрем» повестена тукталды, әсәрне яратып, көлеп, уйланып һәм пошынып укыдым, диде. Автор үз башыннан кичкән вакыйгалар турында, күргән-белгән кешеләре турында оста итеп, юмор белән сөйли. Авылдагы сабан туйлары, үзенең дә буялган күкәй җыярга чыгулары хакында укыганда, минем күз алдыннан үземә таныш күренешләр, вакыйгалар яңарып уздылар. Әсәрдә мондый кызыклы урыннар шактый күп. Мин аларны яратып укыдым. Шул ук вакытта күңелдә: «Автор үзенең тормышыннан уен-көлкене күбрәк эзләмиме?» дигән сорау да туды. Аннары квартира басып керү вакыйгасы миңа ошамады. Дерес, квартира мәсьәләсе элек тә бик читен булган, хәзер дә хәл кылының беткән дип булмый. Ләкин басып алу, авантюра юлы белән эшне җиңеләйтеп булмый, бу — дөрес юл түгел. Шуңа күрә анысын язмыйча калдырсаң да яхшы булыр иде дигән фикер әйтеп калдырыр идем. Журналда басылып чыккан шигырьләргә һәм поэмаларга икенче курс студенты Сания Галимуллина, беренче курс студенты Фазылҗан Салахов югары бәя бирделәр, яратып укуларын әйттеләр. Икенче курс студенты Мингата Таһиров очеркларга күзәтү ясады. Бу жанр белән бигрәк тә авыл хуҗалыгы белгече булырга әзерләнгәнгә күрә кызыксынуын әйткәннән соң, ул үзенә якын темаларга багышланган очерклардан И. Дәүләтшинның «Колхозга кайткач», М. Хәмитовның «Тизләтелгән агым» һәм башка очеркларга тукталды. «Колхозга кайткач» очеркын укыгач, диде ул, миндә агроном булу теләге тагын да көчәйде. Анда тасвирланган агроном Җәүдәт Җиһаншин кебек, эшне яхшы белүче, инициативалы, принципиаль, фәндәге яца алымнарга омты- лучан белгеч була алсам,, мин үземне бәхетле санар идем. Техникумның директоры Ф. Ситдиков үзенең чыгышын нигездә тәнкыйть мәкаләләренә багышлады. Дөресен әйтергә кирәк, мин журналны сирәк укый идем, диде иптәш Ситдиков. Ә менә бүгенге конференциягә һәм язучылар белән очрашуга әзерлек уңае белән техникумда кузгалып киткән иҗади-әдәби дулкын миңа да сугылмый калмады, күрәсең — журналны укый башладым. Һәм күңелдә матур бер тээенр туды — әйбәт журнал безнең «Совет әдәбияты» дигән нәтиҗәгә килдем. Журналның былтыр һәм быел чыккан саннарына күз салу белән тематиканың киңәюен, жанр төрләренең арта баруын күрәсең. Миңа, мәсәлән, журналның Казакъ әдәбияты үрнәкләрен бирүе бик ошады. Тугандаш халыклар әдәбияты белән таныштырып, журнал үзенең интернациональ бурычын да үти. Бу бнк яхшы. Бу матур башлангычны дәвам иттерергә кирәк. Минем уемча, әдәби тәнкыйть мәкаләләренә дә урын күбрәк бирелә башлады шикелле. Гази Кашшафның «Милли әдәбиятның үзара якынаюы» дигән мәкаләсе, Нил Юзиевның «Традицияләрнең баюы, яңаруы» дигән хезмәте, Г. Халитның «Тормышчан батырлык һәм сәнгатьчә матурлыкның сере» дигән мәкаләсе төпле, үткен, ышандырырлык итеп язылган. Соңгы 1—2 ел эчендә «Совет әдәбияты»нда И. Нуруллин иптәшнең тәнкыйть авазы яңгырый башлады. Мин әйтер идем, кыю һәм көр аваз бу!* Әдәбият тарихыннан бирелгән мәкаләләр дә игътибарны үзенә тарта. Сөекле шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил турында мәкаләләр күп басыла. Бу бик яхшы. Үзенең «Киләчәккә хатлар» поэмасы белән коммунизм кырларын бик күп еллар алдан күз алдына китерә алган гигант шагыйребез Һади Такташ турында да тарихи- библнографик материалларны журналда ешрак һәм күбрәк күрәсе килә. Ул моңа һичшиксез хаклы! Конференциядә чыгыш ясаган студентлардан Әмир Исмагыйлов һәм Голчәчәк Кузина яшьләрнең журналны ничек яратып укулары, аңа бердәм язылулары хакында әйттеләр һәм редакцияне дә яшь һәм башлап язучыларга игътибарын көчәйтергә чакырдылар. С. Галнмуллина бу турыда: «башлап язучыларга ярдәм йөзеннән журналда бер генә мәкалә басылганын да күргәнем юк», диде. Сөйләшү ахырында, конференциягә катнашучылар Татарстан республикасы язучыларына хат кабул иттеләр. Хатта түбәндәге юллар язылган. Кадерле язучыларыбыз! Без, «Совет әдәбияты» журналы укучыларының Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында уздырылган конференциясендә катнашучылар, хатыбызның беренче юлларында сезгә эчкерсез кайнар сәламнәребезне җибәрәбез. Татарстан Язучылар союзы органы булган «Совет әдәбияты» журналын без татар әдәбиятының көзгесе итеп саныйбыз. Шушы мәһабәт иҗат көзгесенә караган саен тормышыбызның ямьлелеген, үзебезнең тышкы һәм эчке матурлыгыбызны күреп чын күңелдән горурланабыз. Ә инде аңарда ямьсез якларыбыз чагыла икән, моңа, билгеле, тирәнтен гарьләнәбез, көенәбез. Ләкин моның өчен көзгене түгел, ә үзебезне гаеплибез. Шулай итеп, үзебез дә сизмәстән, һаман әхлакый сафлана, рухи матурлана барабыз. Без шушы әдәбиятыбыз көзгесенең тормыш чынбарлыгын һәрвакыт дөрес һәм ачык күрсәтүен, ә үз йөзенә тузан карасы кадәр дә тап төшермәвен телибез. Күпчелек язучыларыбызның иң яхшы әсәрләре «Совет әдәбияты» журналында басылып килә. Шуңа күрә дә без журналның һәр санын түземсезлек белән көтеп алабыз. Бүгенге конференциягә һәм очрашуга бик зур теләк белән һәм тырыша-тырыша әзерләнүебезне, аны мөмкин кадәр эшлеклерәк һәм ямьлерәк итеп үткәрергә омтылуыбызны «Совет әдәбияты» журналына һәм язучыларыбызга тирән ихтирамыбыз билгесе итеп кабул итүегезне үтенәбез. Журналны укучылар конференциясе үткәреләчәк икән, ул конференциягә язучылар да киләчәк икән дигән хәбәрне ишеткәч тә, бу зур вакыйгага ныклап торып әзерләнә башладык. Ай ярым вакытны эченә алган әзерлек чоры иҗади романтика белән тулы иде. Без аерым-аерым да, күмәкләшеп тә журналда басылган байтак әсәрләрне ж.ентекләп укып чыктык. Укыган әсәрләребез турында фикер алышу өчен өч мәртәбә әдәби кичә уздырдык. Аларда бәхәсләр, кыйммәтле фикерләр күп булды. Бу кичәләр бүгенге конференциягә, әгәр шулай дип әйтергә яраса, репетиция дә булдылар. Журналны массовый рәвештә укулар, әдәби кичәләр студентлар арасында журнал белән кызыксынуны тагын да арттыра төште. Шуның нәтиҗәсе буларак, өстәмә подписка алу башланып китте. Хәзерге вакытта безнең техникумда «Совет әдәбияты» журналының яңа 70 подписчигы бар. Конференциягә әзерләнү уңае белән техникум дирекциясе һәм партия оешмасы «Иң яхшы стенгазетага» конкурс игълан иттеләр. Бу чара да бик файдалы булып чыкты, стена газеталарының эше сизелерлек яхшырды, студентлар арасында хәбәрчеләр хәрәкәте киң колач алды. Конференциягә һәм язучылар белән очрашуга әзерлек «җилләре» үзешчән сәнгать көчләребезгә дә, билгеле, сугылмый калмады. Ллар татар, рус, чуваш үзешчән артистларыбыз катнашында кичәгә Дуслык концерты әзерләделәр. Конференцияне оештыруда һәм аны үткәрүдә район газетасы редакциясе безгә бик зур ярдәм итте. Безнең техникумда 400 ләп кеше укый. Аның читтән торып уку бүлегендә дә хәзер берничә йөз кеше бар. Безнең укучылар арасында ирле-хатынлы кешеләрне дә, яше 40—45 кә җиткән агайларны да очратасың. Кыскасы, карты-яше дигәндәй, һәркем белемгә омтыла. Без, киләчәк агрономнар, техникумны тәмамлагач, эшкә Татарстан районнарына гына түгел, ә Россия Федерациясенең башка өлкәләренә дә таралышабыз. Димәк, без «Совет әдәбияты» журналының, хөрмәтле язучыларыбыз, сезнең безгә биргән әдәби-рухи җәүһәрләрегезне срак-еракларга алып китәчәкбез. Без, колхоз һәм совхозларга барып эшли башлагач та мат\р әдәбиятны иң актив пропагандалаучылар булырбыз дип, сезне ышандыра алабыз. Сездән яхшыдан-яхшырак яңа әсәрләр кәгәбез. Дөрес, авыл темасына, аның бүгенге тормышына багышланган әсәрләр саны күбәя төште. Ләкин бик кирәкле һәм көн кадагына суга торган тема — җиргә мәхәббәг темасы тиешенчә күтәрелми әле. Безнең теләгебез шул: авыл кешесенең, бигрәк тә яшь кешенең җир-анабызга тирән мәхәббәтенә, игенче һәм терлекче хезмәтенә мәхәббәтенә багышланган куәтле әсәрләр язылсын иде. Үзенең уй-фикерләре, омтылышлары һәм гүзәл эшләре белән Н. Г. Загладаларга тиң булырлык яшь колхозчылар бар безнең республикабызда. Игенче намусына дан җырлаучы әсәрләр, шулай ук буыннардан буыннарга күчеп килгән бу намуска тап төшерүчеләрне фаш итүче әсәрләр күбрәк язылсын иде. Сезнең үтә тынгысыз, гаять кыен һәм шул ук вакытта халкыбыз өчен бик файдалы хезмәтегездә уңышлар теләп t алабыз. Хатка, конференциягә катнашучылар исеменнән, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры Ф. СИТДИКОВ, техникумның партия оешмасы секретаре Г. САЯРОВ, укытучы А. ҖАМАЛИЕВ, студентлар С. ГАЛИМУЛЛИНА, М. ТАҺИРОВ, Г. ХУЖ.И- НА, Л. ТИМЕРГАЛ И НА, Р. МАННАНОВА, Н. ХӨСӘЕНОВ иптәшләр кул куйган. Конференциягә «Совет әдәбияты» журналының җаваплы секретаре Ә. Баянов, шагыйрь Ш. Галиев һәм И. Юзиев катнаштылар. Алар журналда басылачак әсәрләр турында сөйләделәр, үзләренең иң яна шигырьләрен укыдылар.