Логотип Казан Утлары
Шигърият

Халык иҗаты

Горький һәм Саратов татарлары фольклорыннан үрнәкләр СССР Фәннәр Академиясенең Казандагы Тел, әдәбият һәм тарих институты фольклорчылары 1962, 1963 елларда Горький, һәм Саратов өлкәләрендәге егерме дүрт татар авылында булдылар. Нәтиҗәдә фәнни-эстетик яктан шиксез әһәмияткә ия булган шактый бай материал җыйналды. Төрле вариантлары белән егермедән артык әкият, унсигез мәзәк, илле өч бәет, йөз алтмыш сюжетлы һәм кушымталы җыр, биш меңгә якын кыска җыр, күп санда халык уеннары, мәкаль-әйтем һәм табышмаклар язып алынды. Экспедиция вакытында дүрт йөздән артык халык җыры, көе белән бергә, магнитофон тасмасына теркәлде. Җыелган бай хәзинә эчендә борынгы фольклор .әсәрләре белән бергә халыкның хәзерге тормышын, уй-хисләрен сәнгатьчә сурәтләгән матур гына әйберләр байтак. Экспедициядә катнашучылар авылларда таралган үзешчән сәнгать әсәрләрен, татар шагыйрьләре һәм композиторларының халыклашкан җырларын язып алуга да зур игътибар бирделәр. Ниһаять, авыл халкының элеккеге һәм хәзерге көнкүрешенә караган йолалар, гореф-гадәтләр, сөйләкләр, истәлекләр дә бар. Соңгылары арасында Муса Җәлилнең 1933 ел язында Саратов өлкәсе Дергачи районында күчмә газета редакторы булып эшләгән чакларын тасвирлаган истәлекләр булуын күрсәтергә мөмкин. Фольклорчылар быел Ульянов өлкәсе һәм Мари республикасындагы татар авылларына чыгачаклар. Укучылар игътибарына түбәндә тәкъдим ителгән фольклор үрнәкләре Горь- кий һәм Саратов өлкәләрендә җыйналган әсәрләрнең кечкенә бер өлешен генә алып тора И, НАДИРОВ. Канҗафәр (Бәет) Л*\к кырыйлары, әй, күгәргән, Кара урман буйлары, әй, каралган; Беләмсез, дусларым, хәлемне, Яшьтә йөрәгемне кан алган. Ку ш ы м т а: Икәү буш урында, караңгыда Нишләрбез генә икән, Канҗафәр. Канҗафәркәй мылтык атадыр. Төтене генә җиргә ятадыр; Энем Гали, әйдә, тор, сугышыйк, Бурмис үтерергә әйтәдер. Кушымта. Сандугачлар кунып кайда сайрый, Озын елгаларның башында; Гали дә Канҗафәр тилмерәдер Батрас бурмисы каршында. Кушымта. Гали дә Канҗафәр ничә яшәр, Матур сукно бүрке башында; Гали дә Канҗафәр допрос бирә Батрас бурмисы каршында. Куш ы м т а. Сандугачлар кунып кайда сайрый, Озын елгаларның буенда; Нихәтле еласагыз да, мин булмамын Кече энекәшем туенда. Кушымта. Быел гына куйган ызба башын • Нинди сырлар белән сырлатыйм; Кеше дә җырларын күп җырладым, Үз җырымны кемнән җырлатыйм. Кушымта. Җыелмагыз, ятлар, әй, яныма, Качкан да гына, купкан түгел мин; Еламагыз, дуслар, минем өчен, Бушка үлгән кеше түгел мин. Ку ш ы м т а: Икәү буш урында, караңгыда Нишләрбез генә икән, Канҗафәр. Горький өлкәсе Спасск районы Татар Макловка- сы авылында Хафизов Хафас (1895 елгы) һәм Закирова Тәнзиләдән (1899 елгы) язып алынды. Язып алучы: Т. Галиуллин. Бу бәетнең кыска гына тарихы бар. Үткән гасыр урталарында күрше алпавыт бваленский управляющие (җырда бурмис диелә) авыл кешеләренең җирләрен бернинди сәбәпсез тартып ала. Канҗафәр халык исеменнән алпавытка жалоба белән бара, ләкин аны тыңламыйча кыйнап җибәрәләр. Шуннан соң Канҗафәр энесе Гали һәм тагын берничә кеше белән, мылтыклар алып, алпавыт утарына китәләр. Гали белән Канҗафәр бурмистр кулына эләгәләр. Аларны берничә көн караңгы идән астында тоталар. Соңыннан Канҗафәрне, судка барганда качарга омтылды дип, атып үтерәләр. Галине яшь булуы сәбәпле азат итәләр. Менә шул вакыйгага карата көйле бәет туа. Җырлар Җимчәчәк (Борынгы йола уены җыры) ЕГЕТЛӘР: имчәчәк, җимчәчәк, Җим арымсак, арымсак *, Арымсакка ни кирәк, ни кирәк, Бүдер-бүдер бүз кирәк, бүз кирәк. Ул бүзләрне тегәргә, тегәргә Энә белән җеп кирәк, җеп кирәк, Ул энәне тотарга, тотарга Оста куллы кыз кирәк, кыз кирәк. 1 Арымсак — мәгънәсе ачыкланмады. КЫЗ JI A Р: Вак-вак кына тарелка-тарелка Җиргә төшсә уала, уала >, Сезди саяк-сандуракка, сандуракка 2 Кыз бирсәң дә югала, югала. Пичкә салдым алты икмәк, алты икмәк, Алтысы да ябышкан, ябышкан; Сезди саяк-сандураклар, сандураклар Кайдин безгә табышкан, табышкан. ЕГЕТЛӘР: Ызба алдында садыгыз, садыгыз, Коямысыз, юкмысыз, юкмысыз; Кызыгыз безгә чыгып килә, чыгып килә, Тоямысыз, юкмысыз, юкмысыз. К ы 3 Л А Р: Озын болын буенда, буенда Чалгы кайрый йөрисез, йөрисез; Аждаһадай улыгызга, улыгызга Кызлар сайлый йөрисез, йөрисез. Ел фасылы белән, бәйле борынгы йола уеннарының бер үрнәге. Горький татарлары арасында таралган була. Аны авыл яшьләре язгы кыр эшләре алдыннан су киткән вакытта кич белән көтү кайтканнан соң болында уйнаганнар. Егетләр һәм кызлар кара каршы җырлашып үз төркемнәренә пар чакырганнар. Уен дәвамында, гадәттә, үзара үртәшмәле шаян җырлар башкарылган." Уенның берничә варианты билгеле. Аларны Горький өлкәсе Камкино һәм Красный Горка авылларында олы яшьтәге кешеләрдән X. Ярми, /7. Надиров, Р. Баткуров һәм X. Гатина язып алды. Каләм каш (Туй йоласы җыры) ^А^аныкай үзәгем, каршымук чык. Кашкынаңа кайләм тартыбук чык. Мин килмәдем суың-ашың өчен, Килдем сиңа кайләм кашың өчен. Җаныкай үзәгем, әй, ал мине, Алтын бишекләргә, әй, сал мине; Алтын бишекләрдә йокы алмаса, Алып куеныңа, әй, сал мине. Горький өлкәсе Спасский районы Бозлау авылында Зәйнетдинов Бәдертдиннән язып алынды. Бу җырны кияү кыз өенә керер алдыннан җырлый торган булган. Әгәр җырламаса, аны каршы алырга чыкмаганнар. Язып алучы: Т. Галиуллин. 'Уала — ватыла. 2 С а я к-с а н дурак — вак-төяк. Читтә йөрүче җыры /1 айтыр да гына идем бән илемә, дусларым, ишләрем. Яшёл үләннәр үскәндер юлыма; Зурдый Рәсәйләрне бән йөредем, дусларым, ишләрем, Маллар төшерә алмадым кулыма. Агыйделкәйләрнең яры текә, дусларым, ишләрем, Ничек аткынаемны эчерәем; Ялгыз да гына башым, юк юлдашым, дусларым, ишләрем, Ничек башкынаемны кичерәем. Безнең дә генә илләр кай тарафта. дусларым, ишләрем, Алмас та гына идем күземне; Очып та гына барган кош артыннан. дусларым, ишләрем, Әйтердәй генә булам сүземне. Саратов өлкәсе Балакова райо'ны Яна Елүзәв авылында Сәйфетдинов Гомәрдән язып алынган. Язып алучы: Т. Галиуллин Бодай мижасы /4 гыйделләрне кичәр идем, Ак мамыктан салган сал булса; Күргән нужаларымны сүләр идем, Элек сүгән яр гынам сау булса. Борылып киткән бодай мижасы. Ай-Һай авыр дөнья нужасы. Мижгород ла дигән зур губерна, Уртасына җыела сәүдәсе; Чит илләрдә йөргән егетләрнең Иленә кайта коры гәүдәсе. Борылып кына ага агым су, Малсыз, ярсыз калсаң ямансу. Мәскәү юлларында таш пулатта, Солылар да салдым туры атка; Сәфәрләрдә йөреп гомер уза, Ирешермен микән моратка. Борылып, сарылып үсә алмагач, Ни кыйлыем бәхетем булмагач. Горький өлкәсе Сергач Андреевка авылында пенсионер Абдулла Хәсәновтан көе белән бергә магнитофонга язып алынды, Язып алучылар: Т. Галиуллин, И. Надиров. 142 Халык и жаты * Уңмадым, дусларым Б адьян гына чәчтем уцмады, Буразнасы гына тулмады; Үз тиңнәрем арасында, Минем генә бәхетем булмады. Йөгердем-йөгердем, дусларым, кар гынадан. Уңмадым, дусларым, яр гынадан. Шәм-шәриф дигән калаларның Урамнары бигрәк төз булган; Бәхетсез кызлар бик күп туган, Бармы икән меңнән бер уңган. Әткәй, син мине күп малга саттың, Гомер сүнмәслек утларга аттың. Уналтыдан, әткәй, малга саттың, Барып җангынаем тынмады; Сөйгән ярыма баралмагач, Гомер буена бәхетем булмады. Йөгердем-йөгердем җиңемне кимичә, Бирмәдең, ходаем, тиңемне үлгинчә. Сәхраларга мәчет салдырганнар. Башы гынадай җәүһәр, төбе таш; Тиңсез ярга барып җан тынмагач, Күп хәсрәтләр күрде газиз баш. Алган акчаң, әткәй, тиз тузды, Минем гомерләрем бушка узды. Горький өлкәсе Кызыл Октябрь районы Чөмбәлн авылында Фатыйма Фазлуллинадан язып алынды. Язып алучы: X. Гатина. Ак та гурничам А к та гурничамиың эчләрендә Язу язып үтә минем кон генәм; Бирдең, әни кәбәм, сүмәс ярга, Ел күренә минем кыска тон генәм. Ак та гурничамиың эчләрендә Кара савытларым минем пыяла; Бирдең, әни кәбәм, сүмәс ярга, Яшь башкынам булды дивана. Ак та гурничамиың эчләрендә Асыл киемнәремнең өлгесе; Бирдең, әни кәбәм, сүмәс ярга, Юктыр кайтуларымның билгесе. Саратов өлкәсе Вольск, Балаково районнары авылларында олы яшьтәге апалардан язып алынды. Язып алучылар: X. Гатина, Ф. Ахметова. Җаныкаем 1әрәзә төбендә, әй, уймагым, Алтын ука чорнап куймадым, Уйладым, уйладым, әй, уйладым; Уйлаган ярыма булмадым, Уйлаган ярыма булмаганга, Төнне өч уянып егъладым Агыйдел суының, әй, яр башы, Шунда юдым дөге ярмасы, Теләгән яргынам миңа булмас; Үз яры бар — алтын алмасы, Үз яры, әй, алтын алмасы ла, Сизелә күңлен миңа салмасы. Сандугачлар моңая, әй, тугайда. Мин моңаям нигә бу айда; Моңайсам да юктыр, әй, бер файда. Сөеп йөргән, ярым, син кайда? Җаныкаем минем, син кайда ла? Ёгълаулардан юк шул бер файда. Горький өлкәсе Кызыл Октябрь районы Камка авылында Сәинова Сания һәм Абдюханова Рәшидәдән язып алынды. Язып алучы: /7. Надиров Сиң алмадың ^ашкынаңда синең мамык калфак, Кайдан алдың аның, • Их, җанашым, укасын? Чыгып та гына бардым, син алмадың, Әлләме атакайдан, Их, җанашым, куркасың? Безнең дә генә илдә түгәрәк күл, Кем дә лодка куймый, Их, җанашым, йөрергә, Чыгып та гына бардым, син алмадың, Ничек бу хәсрәткә, Их, җанашым, түзәргә. Безнең дә генә илдә түгәрәк күл, Кем дә лодка куймый, Их, җанашым, буена; Чыгып та гына бардым, син алмадың, Урамда асылырмын, Их, җанашым, муйныңа. Горький өлкәсе Кызыл Октябрь районы Пица авы лында гармоньчы Сабиров Садыйктан язып алынды. Язып алучы: X. Гатина. Матур кызны сөяр өчен Агыйделнең аръягында яңа келәт, Шул келәтнең түбәсендә алтын үрдәк; Шул үрдәккә карый-карый киттем ерак, Җан сөйгәннәр искә төшсә өзелә үзәк. Агыйделнең аръягында сал барадыр, Сал өстендә тутый кошлар ялварадыр; Тутый кошны бәйләр өчен ефәк кирәк. Кызлар белән сөйләр өчен хәйлә кирәк. Агыйделнең өсләрендә-көймә килә, Ак җилкәнен күтәрергә җилләр кирәк; Матур кызның күңелләрен күрер өчен Ефәктән дә йомшаграк телләр кирәк. Җыр Горький өлкәсе Камкино авылында укытучы Башкуров Хөсәеннән И. Надирсе һәм Р. Башку- ров тарафыннан язылып алынды. Печник Сабир — Әнкәй, мине Сабир тотты, Кухня мичен салганда; Мең рас артык булыр иде, Шул Сабирга, Шул Сабирга, Шул Сабирга барганда. — Чү, чү, кызым, бу сүзне әйтмә, Кеше тыңлап тормасын; Атаебыз Двояшкин Байга оят, Байга оят, Байга оят булмасын. — Әтскәем, син сокландың Камалиның малына; Кияү диеп шул тилене Ничек кертим, Ничек кертим, Ничек кертим яныма. Буе нәзек колга кебек, Башы комган капкачы; Бер өстәлдә утырганда, Бал ашасам, Бал ашасам, Бал ашасам — бал да ачы. Әтскәем, приставка Күпме акча бетердең? Дүрт авылга сүз чыгарып, Шул тилене, Шул тилене, Шул тилене китердең. 10. «Совет әдәбияты» , 7 Кыланышы кырга сыймый, Кыяфәте сөйкемсез; Шул тилегә биргәннән соң, Утта янам, Утта янам, Утта янам төтенсез. Двояшкин үз кызына Карават-сандык алган; Приставка мал җитмәгәч, Кутсый 1 үгез, Кутсый үгез, Кутсый үгезен салган. Двояшкин кызын бирә Байның баганасына; Бибисара, баралмадың Егет, егет, Егет, егет. Егет багалмасына. Бу җыр Саратов өлкәсенең Дергач районы Верхазовка авылында булган вакыйга уңае белән чыгарылган. Өлкән яшьтәге кешеләр җырның тарихын әле дә хәтерлиләр. Двояшкин дигән бай кызы Бибисараны шул якта икенче байның надан, диваиарак улына көчләп кияүгә бирә. Кызның яраткан егете Сабир мич чыгаручы була. Двояшкин аны, пристав аркылы эш итеп, авылдан кудыра. Жыр берничә вариантта язып алынды. Язып алучылар: И. Надиров, Ф. Урманчеев. Әзифә Агыйделкәйләрнсң яры биек, Әзифә, Тотынып та менәргә яры юк; Ярлы да гына егет өйләнәлми, Әзифә, Чыгарып та бирергә малы юк. Агыйделкәйләрнең аръягында, Әзңфә, Казлар каңгылдаша талсыз да; Кайгырмагын, егет, мал югыннан, Әзифә, Мин сиңа барамын малсыз да. Агыйделкәйләрнең яры биек, Әзифә, Ярыладыр кояшның жарына11 12; Сокланмагыз, кызлар, сез байларга, Әзифә, Байлар алдый дөньяның малына. Саратов өлкәсе Вольск районы Биктимер авылында Аскарова Кәзимәдән язып алынды. Язып алучы: Ф. Ахметова. Җанашым Икәүләп бергә чыгыйк йөрергә, Барыйк урманга, әйдә, җанашым. 11Кутсый — койрыксыз. 12 Жарына — кызуына, эссесенә. Яшел үләннәр, агадыр сулар, Сайрыйлар кошлар, моңлы җанашым. Әйдә суларга, йөрик көймәдә, Күңел ачарбыз, утыр, җанашым. Әүвәлдә күрдем нурлы йөзеңне, Ишеттем сүзеңне, моңлы җанашым. Күзләрең кара, мәхәббәт сала Дәртле күңелгә, матур җанашым. Кашларың кыйгач, йөзләрең кояш, Күңлем яктыра, күрсәм җанашым. Йөзегең алмас, кими ярамас, Йөзек тик ярат мине, җанашым. Сандугач сайрый яшел урманда, Без дә сайрашыйк, әйдә, җанашым. Горький өлкәсе Спасский районы Бозлау авылында Җаббаров Галимҗаннан көе белән бергә язып алынды. Язып алучылар: И. Надиров, Т. Галиуллин. Шакирҗан Былтыр җуйган балдагымны Быел таптым идәннән; Ел узганын шуннан белдем, Шакир тагып өйләнгән. Эх Шакир, Шакирҗан, Йөрмә урам чатыннан; Йөрсәң йөр урам чатыннан, Йөрмә кызлар артыннан. Зәйнәп апа, көяз апа, Чирәмгә басып йөри; Ел саен яңа киленнең Гайбәтен сатып йөри. Эх Шакир, Шакирҗан, Йөрмә урам чатыннан; Йөрсәң йөр урам чатыннан, Йөрмә кызлар артыннан. Түп-түгәрәк акчаларны Ник тагалар тәңкәгә; Бу хатыным аермам дип Әйт, Шакирҗан, әнкәңә. Эх Шакир, Шакирҗан, йөрмә урам чатыннан; Йөрсәң йөр урам чатыннан, Йөрмә кызлар артыннан. Бу шаян җыр хәзерге заман халык иҗатының бер үрнәге булып тора. Ул Горький өлкәсе Кызыл Октябрь районы Кочки-Пожарки авылы яшьләреннән көе белән язың алынды. Язып алучылар: И. Надиров, Т. Галиуллин. Мәкальләр һәм әйтемнәр Аңлаганга ишарәт, Аңламаганга бишәр әйт. Байлыкның чамасы юк, Җигәргә чанасы юк. Көчең барында эшлә, Тешең барында тешлә. Белмәгән мич башында ята, Белгән Питерга җитә. Күңеле яхшы — ашка, Күңеле яман — орышка. Өй түбәсе япкан, эченә ут капкан. Кыз оланның тәннәре пыяла, Тимиче дә уала. Кече булсаң, зур булырсың, Зур булсаң, хур булырсың. Кеше салмасына катык булма. Мин арба җиккәндә, син чана җикмә. Горький һәм Саратов өлкәсе авылларында төрле кешеләрдән язып алучылар: X. Гатина, Ф. Ахметова.