Казан татарларының чәмчәле читекләре
Казан татарларының чигүле читекләрен кемнәр генә белми икән? Алтын куллы осталар теккән соклангыч матур бу аяк киемнәре бер Идел буенда гына түгел, бәлки Урта Азия, Казагыстан, Кавказ'һәм Себер халыклары арасында да бо- рынборыинан киң танылып килгәннәр һәм хәзер дә әле аларны ул якларда яратып кияләр. 1886 елда «Волжский вестник» газетасында ул читекләр турында кызык кына язып үткәннәр: «Төрле төсләрдәге сахтиян күннән алтын ука һәм төрле төстәге ефәк белән чигеп тегелгән бу аяк киемнәре арасында искиткеч зиннәтлеләре очрый. Андый читекләрне киюдән иң затлы катлауларның хатын-кызлары да тартынмаслар иде», — дип яза газета шул елгы 279 нчы санында. Төрле төстәге күннәрдән тегелгән чәмчәле татар читекләре илебезнең Мәскәү, Петербург кебек шәһәрләренә генә түгел, бәлки Көнбатыш Европа илләренә дә күпләп чыгарылып килгәннәр. Татар читекләре 1900 елгы Париж күргәзмәсенә дә куелганнар. 1930 елда Парижда оештырылган күргәзмәдә алар шундый зур уңыш казаналар, бу күргәзмәгә китерелгән читекләрне Парижның мода сөючеләре бик тиз арада алып бетерәләр. Читек йомшак күннән үкчәсез яки үкчәле итеп тегелә. Читекләрне: 1) төрле төсләрдәге күннәрдән, 2) төрле бизәкләр белән бизәп — 1 Чәмчәле аяк киемнәре төрле-төрле төсләрдәге күннәрне бизәк рәвешендә махсус инструмент ярдәмендә бергә тегеп эшләнәләр. Чигүле аяк киемнәре йсә төп нигез итеп алынган материал (күн яисә хәтфә) өстенә төрле төстәге ефәк яки ука җепләр белән чигеп эшләнәләр. чәмчәле итеп, 3) укалар һәм ефәк 13 Смирнов А. П. «Волжские булгары» (Идел буе болгарлары). М., 1951 ел. 129 бит. 14 Лаврентьевская летопись («Лаврентьев елъязмасы»), ПОРЛ, Спб.» 1946 ел, 1 т.. 37 бит. жепләр белән чигеп тегәләр. Ул төрләрнең һәркайсының бик борынгы заманнардан килә торган үз тарихы бар. Борынгы заманнарда читек татарларның милли киенүләрендә шактый әһәмиятле роль уйнаган; шәһәрләрдә, авылларда ирләр дә, хатын-кызлар да читек киеп йөргәннәр. Хәзер дә әле татар халкы чәмчәле читекләрне бик яратып кия. Казан арты хатын-кыз осталарының чәмчәле читекләре аеруча дан тота.. Хәзер Казан артында (Арча белән Дөбъязда) художество эшләнмәләре ясап чыгара торган ике фабрика бар. Алар чәмчәле читекләр дә тегёк- ләр. Бу фабрикаларның продукциясе, элекке заманнардагы кебек үк, Түбән Идел өлкәләренә, Башкорт- станга, Урта Азиягә, Казагыстанга» < Себергә озатыла. чИдел буйлап сәяхәт итә торган туристлар һәм чит ил туристлары һәр елны әллә ничә йөзләп чиккән һәм чәмчәле читекләр, түбәтәйләр сатып алып китәләр. Күн эшләү һәм күн аяк киемнәре тегү белән Казан татарларының бик борынгы заманнарда ук шөгыльләнгәннәре билгеле. Бу һөнәр Казан татарларының бабалары болгарларда ук данлыклы булган. Археологик табылмалар13 һәм елъязма? лардагы 14 мәгълүматлар күн эшләү һәм аяк киемнәре тегү эшенең әле X йөзләрдә үк болгарларда киң таралган булуын раслыйлар. X йөздән башлап ук болгарларда итек иң киң таралган аяк киемнәреннән берсе булган. А. П. Смирнов («Волжские булгары» дигән хезмәтендә) белән Н. Ф. Калинин («Раскопки в Казанском кремле 1953 года» дигән хезмәтендә) әйтеп үткәнчә, XII— XIV йөзләрнең Бөек Новгороды, XV—XVI йөзләрнең Мәскәве һәм шул чордагы Казанның археологик материалларында болгар итекләренә охшаган аяк киемнәре очрый. Ул материаллар борынгы чорның, аерым алганда болгарларның, аяк киемнәрен күз алдына шактый тулы итеп китерәләр. Болгар дәүләтенең чит илләргә чыгарып саткан экспорт продукциясе арасында зур урын биләгән болгар күне Көнчыгыш илләрендә бик данлыклы булган. Үзбәкстанда эшләнә торган бер. төр күнне әле хәзерге көндә дә болгари дип атап йөртәләр Болгар аяк киемнәре нинди төсләрдә булганын без белмибез, әмма шунысы бәхәссез, XII—XIV йөзләрдәге рус иконопись материаллары буенча фикер йөрткәндә, болгар аяк киемнәре төрлетөрле төсләрдә булган дияргә мөмкин15 16. Ул иконопись материалларында сурәтләп үтелгән төсле аяк киемнәренең тегелешләре ягыннан болгар аяк киемнәренә бик якын торганы ачык күренә. Ә инде чәмчәле һәм чигүле башка аяк киемнәренә килсәк, бу өлкәдә археологик материалларның әле табылганы юк, шуңа күрә болгарларда андый аяк киемнәре булган дип раслап булмый. Археологик материаллар болгар халкы арасында ука белән чигү эше киң таралган булганын сөйлиләр. (Мәсәлән, А. П. Смирновның алда искә алынган хезмәте.) Ул заманнарда аяк киемнәрен ука һәм төрле төсләрдәге ефәк җепләр белән чигеп бизәргә яратканнарын да язалар. 1953 елда Н. Ф. Калинин Казан кремлендә археологик казулар алып барды, шул чакта Казанда XV— XVI йөзләрдә шактый үскән күн промышленносте эшләп килгәнен раслый торган бик кызыклы материаллар табылды. Н. Ф. Калинин татар аяк киемнәренең, аеруча читекләренең, кунычлары һәм башлары тегелеше, аларның очлары (борыннары) кәкрәеп килүе, күннәрне бергә кушып тегү 15 Народы Средней Азии и Казахстана (Урта Азия һәм Казагыстан халыклары). 1 т., М., 1962 ел, 252 бит. 16 Якунина Л. И. Новогородская обувь XII—XIV вв. (XII—XIV йөзләрдә Новгород аяк киемнәре). КСИИМК, XVII чыгарылыш, 1947 ел, 44—45 битләр. ысулы ягыннан болгар аяк киемнәренә, шулай ук XII—XIV йөз Новгород аяк киемнәренә бик охшаганын әйтә. Н. Ф. Калинин рус итекләре татар итекләреннән үкчәле итеп тегелүләре белән генә аерылып торганын күрсәтә. Археологик табылмалар арасында исә үкчәле татар итекләре дә очрый, бу хәл XV—XVI йөзләрдә татарларның атка атланып йөрү өчен итекләрне үкчәле итеп тә теккән булулары турында сөйли. Л. И. Якунина биек үкчәле рус итекләренең килеп чыгуын Көнчыгыш белән бәйли. Ләкин Н. Ф. Калинин белән А. П. Смирновның тикшерүләре һәм археологик материаллары рус аяк киемнәре тегелешенә болгар-татар аяк киемнәренең иык тәэсир иткәнлеген күрсәтәләр. Болгарлар, Казан татарлары һәм руслар арасында булган экономик мөнәсәбәтләр дә бу фикерне якларга җирлек бирәләр. Болгарлар Владимир-Суздаль Русе белән тыгыз бәйләнештә булганнар. (Смирнов А. П. «Волжские булгары», 154 бит.) Болгарларның биналар төзүче осталары һәм архитекторлары Владимир-Суздальдагы күп кенә биналарны салуга катнашканнар. Ул биналардан, мәсәлән, Юрьев соборын күрсәтергә була. (В. Н\ Татищев. «История Российская с самых древнейших времен...», 3 китап, М., 1774, 79 бит.) Тверь елъязмасы князь Андрейның хатыны болгар кызы булганын әйтеп үтә. (ПСРА, XV том, Спб., 1863, 250- 251 битләр.) ВладимирСуздаль князьләре көнкүрештә болгар һөнәрчеләренең төрле эшләнмәләрен кулланганнар. Болгарлар исә рус осталары эшләнмәләрен кулланганнар. Археологик материаллар да моны раслап торалар. (А. П. Смирновның алда искә алынган хезмәте, 155 бит.) Л. И. Якунина Владимир- Суздальның XII йөздә салынган чиркәүләре фрескаларында кызыл, сары һәм зәңгәр төстәге күннән тегелгән йомшак аяк киемнәре кигән ирләр һәм хатын-кызлар рәсемнәре булганын, ул аяк киемнәренең кайберләре чәмчәле булуын әйтә, һичшиксез төрки халыклары һөнәрчеләре теккән бу аяк киемнәре Владимир князьләренә күршеләре болгарлардан кергән. Н. Ф. Калинин алып барган һәм бик чикле булган казуларда, кызганычка каршы, фигуралап тегелгән аяк киемнәре бик аз табыла. Бу хәл XV—XVI йөзләрдә татарларның чигүле аяк киемнәренең характеры турында фикер йөртерлек материал бирми, чөнки ул заманнарда татар феодаллары гына түгел, бәлки рус боярлары да чигүле итек киеп йөрергә яратканнар. XVI йөздә (1517 һәм 1526 елларда) Россия буйлап сәяхәт иткән һәм шул чакта рус киемнәрен рәсемгә төшереп алган Сигизмунд Герберштейн рәсемнәрендә шундый чигүле итекләрне күрергә була Ч П. Т. Сперанскийның Казанда 1948 елда басылып чыккан «Татар халык орнаментлары» дигән альбомына язылган кереш мәкаләсендә П, М. Дульский 17 18 татарларның чигүле читекләренә туктала һәм XVI йөздә русларның мондый аяк киемнәрен яратып кигәннәрен әйтә. Шулай итеп, бизәкләп төрле төстәге күннәрдән тегелгән чәмчәле читекләр XV—XVII йөзләрдә киң таралган дияргә була. Ул заманнарның чәмчәле аяк киемнәре безнең көннәргә килеп җитмәгән, ләкин соңрак тупланган материаллар югары катлау 'татарлар арасында чигүле читекләрнең киң кулланылуын күрсәтәләр. Казан крае Россиягә кушылганнан соң аяк киемнәре, шул җөмләдән чәмчәле читекләр, тегү эше Әтнә, Саба, Зөя, Мәңгәр, Алата, Кара Дуван кебек үзәкләргә туплана. Татар крестьяннарының чәчүлек җирләре азлыгы, аларны төрле һөнәрләр, шул җөмләдән читек тегү эше, белән шөгыльләнергә мәҗбүр итә. XVIII йөзнең азагында инде Казан бу һөнәрчеләрнең үзәгенә әверелә. XIX йөз урталарында чигүле һәм чәмчәле читекләр тегү монда киң бер тармакка әйләнә. Патша хөкүмәтенең Казан татарларына һәм Идел буендагы рус 17 Народное декоративное искусство РСФСР (РСФСРныц халык декоратив •сәнгате). М., 1957 ел, 168 бит. 18 Заметки о Москови («Московия турында язмалар»). Спб., 1866 ел. булмаган башка халыкларга карата кулланган милли изү һәм көчләп христианлаштыру политикасы нәтиҗәсендә, XVI—XVIII йөзләрдә халык массовый рәвештә күрше районнарга (Башкортстанга һ. б.), Урта Азиягә, Казагыстанга күчәргә мәҗбүр була. Ул качаклар арасында төрле һөнәр ияләре, аерым алганда күнчеләр белән итекчеләр күп була. Мәсәлән, Иван Виткевичның «Язмалар»ында Бохараның татарлар районында аяк киемнәре тегүче меңгә якын татар качагы яшәгәне әйтелә. (Бу «Язмалар» СССРның Үзәк дәүләт архивында саклана, эш № 103, 18 бит.) Авылга капитализмның үтеп керүе халык сәнгатенә зур зыян сала. Художество промыселлары, шул җөмләдән читек тегү эше дә, фәкать базар эшенә генә әйләнә; эшләп чыгарыла торган продукциянең художество сыйфаты шуның аркасында бик түбәнәя. Иҗади хезмәт урынына стандарт үрнәкләр өстенлек ала. XIX йөздән безнең көннәргә чәмчәле читекләр шактый санда килеп җитә. Алар арасында чигүле читекләр дә бар. Читекләрне гадәттә сах- тияннан теккәннәр, ләкин төрле төстәге ирләр читекләре өчен юфт күнне дә кулланганнар. Ирләр читекләрен кызыл, сары, беж, көрән, яшел, еш кына кара төстәге күннән теккәннәр. Читек кунычының өске өлешен төрле төстәге сахтияннан, гадәттә кунычка контраст төстән, кайтармалы итеп тегә торган булганнар. XVIII йөзнең ахырында Казан татарлары арасында кара, сирәк кенә кызыл күннән бохарча тегелгән читекләр тарала. Аларны «Азия аяк киемнәре» дип йөртәләр. Татар сәүдәгәрләреннән М. И. Галиев «Азия аяк киемнәре» дигән бу аяк киемнәренең беренче үрнәкләре Оренбург губернасыннан килгәнең әйтә. («Обзор кустарных занятий Казанской губернии», рус телендә. 1896 ел, 55 бит.) Профессор Н. И. Воробьев үзенең «Казанские татары» («Казан татарлары», рус телендә, 1953 ел, 102 бит) дигән хезмәтендә татарларның чәмчәле читекләре килеп чыгуын бер төсле күннән тегелгән һәм «Азия аяк киемнәре» дип аталган аяк киемнәре белән бәйләп ялгыша. Татар һөнәр ияләре эшләп чыгара торган чәмчәле читекләр кебек бизәкле читекләрне Урта Азиядә текмәгәннәр. О. А. Сухарева «Позже феодальный город Бухара» («Соңгы чордагы феодаль Бохара шәһәре») дигән исемдә ^Ташкентта 1962 елда чыккан хезмәтендә Бохараның итекчеләре кайчакны алтын ука белән чигелгән читекләр теккәнен, аларны әмир гаремы хатын-кызлары кигәнен яза. Кунычлары тезгә тикле житә торган итеп тегелгән ул читекләрне кәвеш һәм галош белән кияләр. Читекнең арты тиз тузмасын өчен, анда фигуралап киселгән яшел шагрен күннән савырлы итеп тегәләр 19 . Борынгы заманнарда татар феодалларының затлы семьяларында, ә Революциягә кадәр татар чәмчәле читеге. (СССР халыкларының Ленинградтагы этнография музее фондыннан.) Автор фотосы. соңыннан татар буржуазиясендә хатынкызлар йомшак яки каты олтанлы итеп, кайчакта үкчәле итеп тегелгән төрле төстәге хәтфә читекләр кия торган 19 Мондый фигуралы саклагычларны — савырларны Казан татарлары XV—XVII йөзләрдә үк кулланганнар. 20 Бизәкле татар читекләренең бик матур үрнәкләре Татарстанның дәүләт музеенда, шулай ук Рус музеенда һәм Ленинградтагы СССР халыклары этнографиясе музеенда саклана. булганнар. Андый читекләрне гадәттә алтын, көмеш ука белән, энҗе белән, кайчакны кыйммәтле асылташлар белән бизәп теккәннәр. XIX йөзнең икенче яртысында' татар сәүдәгәрләре шундый читекләрне Александр III патшага бүләк иткәннәр. Читекләр Ленинградта СССР халыклары этнографиясе музеенда саклана. (Инвентарь № 786, Т.) Читек 'бер төстәге- хәтфәдән тегелгән һәм энже (4040 мең данә — 52,8 карат), алтын һәм кыйммәтле асылташлар белән бизәлгән. XVIII—XIX йөзләрдә күпләп эшләп чыгарыла башлаган атаклы чигүле читекләр, туфлиләр Казан татарларының шундый бизәүле читекләренең иң матур үрнәкләре булып торалар 20 . Рус халкы өчен заказ белән эшләнгән чигүле аяк киеме. (Ленинградтагы Рус музее фондыннан.) Автор фотосы. Россиядәге көнчыгыш халыклары арасында киң танылган бизәүле аяк киемнәре рус халкы өчен дә ещ кына заказ белән күпләп эшләнгәннәр. Алар төрле төстәге итекләрдән, кыска кунычлы итекчәләрдәи, түф- лиләрдән, башмаклардан гыйбарәт. Бик бизәкле читекләр күп төрле операцияләрдән (күннәрне "кисү, күннәрне бергә кушып тегү, чигү һәм аяк киемен тәмам тегеп бетерүдән) гыйбарәт булган һәм күп көч таләп итә торган катлаулы ысул белән тегеләләр. Читек тегүче осталар гадәттә төсләрнең мөмкин кадәр ачыграк чагылышын тудырырга тырышалар. Ләкин, төсләрнең төрлелеге һәм ачыклыгы ничек кенә булмасын, читекләрдәге төсләр колориты ямьсез чуарлык тудырмый. Чәмчәле читекләрдәге орнаментлар архаистик булулары һәм үсемлекләр мотивларының үзенчәлекле бер рәвешен тәшкил итүләре белән характерлы. Үсемлек орнаментлары бик нык стильләштерелеп һәм гомумиләштерелеп бирелә. Читек тегәр өчен әзерләнгән эшләнмәнең тегү ысулы үсемлекләр мотивларын детальләп эшләргә мөмкинлек бирмәгәнгә күрә, чәмчәдәге бизәкләр мөмкин кадәр эре формаларда һәм түгәрәкләндерелеп алына. Орнаментларны урнаштыруда билгеле бер закончалык күздә тотыла. Кагыйдә рәвешендә- дияргә була, орнамент куныч буйлап вертикаль юнәлештә урнаштырыла. Монда берничә вариация ясала: үсемлекләр мотивлары бер-бёрсе белән бәйләнмәгән хәлдә, иркен 'бер рәвештә бирелә, ә кайчакта үсемлекләр мотивлары үзара бер бөтен рәсем тәшкил итәләр. Мәсәлән, шундыйлардан гөл ботаклары, гөл яф-. раклары һәм төрле формадагы чәчәкләрдән гыйбарәт .булган бер букет рәсемен күрсәтергә була. Кай- чакны чәчәкләр композициясе төр- ләндерелә бара һәм «вазоннар» ясала. Читекнең башын бизәгәндә кунычның орнаментациясе белән бәйләнгән бизәк кулланалар. Гадәттә читек башы орнаменты кунычтагы рәсем белән 21 С. И. Руденко. «Горноалтайские находки и скифы» («Алтай тауларындагы табылмалар һәм скифлар»). М. Л„ 1952 ел. 101 —107 битләр. С. И. Руденконың бу табылмалары арасында Пазырык курганында табылган һәм заманасы ягыннан безнең эрага кадәрге V йөзгә карый торган чәмчәле итекләр аеруча кызыклы. 22 Калинин Н. Ф. «Раскопки в Казанском кремле в 1953 г.» («1953 елда Казан кремлендә алып барылган казулар»). «Известия КФАН СССР», Гуманитар фәннәр- сериясе, 1 нче чыгарылыш, 1955 ел, 136 бит. 23 Аларны мин 1963 елның җәендә Эрмитажда күрдем. бәйле булган аерым мотивлардан яки бер-ике эре үсемлек мотивыннан тора. Еш кына бу орнаментация читек башы белән кунычның бергә килеп кушыла торган урынындагы орнаментациясенә охшашлы спиральсыман мотивлардан тора. z Үсемлекләр характерындагы орнаменталь мотивлар кызалак, георгина (дәлия), астра (кашкарый) һ. б. чәчәкләргә якын тора. Читекләрне бизәү өчен кеше йөрәге рәсеменә охшатып алынган мотивлар киң кулланыла. Чәмчәле татар читекләрендәге орнаменталь мотивлар арасында лотос чәчәгенә охшатып алынган мотивлар бик кызыклы. Бу бик архаик мотив Алтай таулары халыклары сәнгатендә киң урын алган мотивка якын тора. Чәмчәле татар читекләре орнаментациясенең С. И. Руденко тапкан Алтай таулары халыклары чәмчәле итекләре орнаментациясенә аеруча якын булуы безне бик уйландырырга тиеш L Алтай тауларында табылган ул аяк киемнәре юка кызыл күннән арты җөйләп тегелгән итекләрдән тора. Мондый җөйләп тегүне Казан татарлары XIV йөздә геңә түгел, бәлки XV—XVI йөзләрдә дә киң кулланганнар 21 22. Ул итекләрнең кунычлары да сахтиянга охшаган һәм бик яхшы эшкәртелгән кызыл күннән тегелгән23 . Алтай итекләренең кунычы итек башына ал ягыннан гына беркетелеп тегелгән. Мех кунычлы икенче ’бер шундый итек арткы яктан да беркетелеп тегелгән. Күн итекләрнең башлары һәм кунычлары, татар читекләре төсле, тоташ орнамент белән бизәлгән. Кунычның орнаменты Казан татарларының чәмчәле читекләре өчен дә характерлы булган ысул белән башкарылган. Ә итек башлары орнаменты ак кургашын фольгага уралган сеңер җепләр белән чигеп эшләнгән. Борынгы заманнарда кәләпүш һәм читек чигү эше белән шөгыльләнгән татар хатын-кыз осталарының алтынга яки көмешкә уралган җепләр белән эш итүләрен без бик яхшы беләбез. Менә бу нәрсә Алтай тауларындагы табылманың безнең өчен әһәмияте шактый зур икәнен күрсәтә. Алтай итекләренең кунычлары һәм итек башлары орнаментлары революциягә кадәр тегелгән татар читекләре орнаментлары өчен дә характерлы булган лотос чәчәге мотивының төрлечә трактовкасыннан тора. Алтай итекләренең башлары белән кунычлары арасына кызыл җеп тасма беркетелгән. Ул тасма үзе нечкә алтын кисәге йөгертеп чыгылган күн фигуралы йөзлек белән каплап эшләнгән. Татар читекләрендә дә моңа охшашлык бар: аерма шунда гына, татар читекләрендә куныч белән итек башы бергә кушылып тегелгән урында лотос чәчәге яки башка берәр чәчәк мотивы буенча геометр- лаштырылган фигуралы күн тасма тегелә. Алтай халкы итекләре олтаннарының орнаменталь бизәлеше дә кызыклы гына. Алтай итекләре олтаннары челтәрләргә бүленгән һәм һәрбер ояга ялтыравык пирит ташы тегелгән аерым бер ромблардан тора. Итекнең табаны, контур буйлап тоташ бер рәт итеп, бик вак сәйлән белән бизәлгән С. И. Руденко, ул якларда гадәттә аякларны бөкләп утыра торган булганнар, итекнең табаны һәркемгә күренеп торган, шуңа күрә олтаннарны бизәү бик табигый бер нәрсә саналган, ди. Шунсы бик кызыклы: Н. Ф. Калининның табылмалары арасында өчпочмаксыман фигуралы бизәк рәвешендә 28 ялтыравык кадаклар кагылган бер олтан бар. Менә бу нәрсә дә татар аяк киемнәренең Алтай халкы аяк киемнәре белән охшашлыгын раслый. Лотос чәчәгенә охшаш мотивлар Казан татарларының орнаменталь сәнгатендә бик зур урын били. Алар халыкның борынгы заманнардагы аяк киемнәре чигүләрендә һәм бизәлешендә күп очрыйлар. Менә шул мотивларны Алтай итекләрендәге 24 С. И. Руденко. Алда искә алынган хезмәт, 106 бит. 25 С. И. Руденко. Алда искә алынган хезмәт. 112 бит. шуңар охшашлы мотивлар белән чагыштырып карау, алар арасында гаҗәп бер якынлык барлыгын күрсәтә. Бу нәрсә мотивларга йомгак ясый торган характерлы түгәрәклән- | дерүләрдә, шул түгәрәкләндерүләрдәге үсентеле спираль борылмаларда, дулкынсыман сызыкларда һәм, тоташ алганда, мотивлар трактовкасында гәүдәләнә. Заман һәм тормыш шартлары үзенчәлекләре татар читекләрендәге орнаменталь мотивлар трактовкасына билгеле бер эзләрен салганнар, ләкин аерым мотивларның конструктив схемасы да, шулай ук аларның композициясе дә, стилистик үзенчәлекләре дә С. И. Руденконың гаҗәп әһәмиятле табылмасы орнаментациясенә бик якын торалар. Болгар-татарларның борынгы бабалары, күрәсең, алгы Азия илләреннән ерак яшәмәгәннәр һәм Алтай таулары халыклары белән якын мөнәсәбәттә булганнар. Алтай таулары халыкларының орнаменталь мотивларына бик якын торган татар читекләре орнаменталь мотивлары шуны раслыйлар. С. И. Руденко Алтай таулары районында табылган киемнәрне, шул җөмләдән чәмчәле итекләрне, анда яшәгән төп халык киеме өчен типик санап булмый, ул курганнарда күмелгән хатын-кызларның башка милләт кешеләре булуы һәм аларның киемнәре скифлар киемнәреннән аерылып торуы мөмкин, ди24 25. Чыннан да, чәмчәле итекләр ул казуларда табылган бердәнбер әйберләр. Ул әйберләрнең скифларга болгартатарларның борынгы бабаларыннан килгән булуы бик мөмкин, ә тикшерүләр раслаганча, чәмчәле читек тегү эше болгар-татарларның бик борыннан килә торган һөнәрләренең берсе бит.