Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ислам гыйбадәтләре кая таба өстери?

Кешелек дөньясының якты маягы булып торган, КПСС- ның XXII съездында кабул ителгән яңа Программада кеше акылының, кеше хыялының иң мө- каддәс, иң татлы сәхифәләрен реаль чынбарлыкка әверелдерү планы алтын хәрефләр белән язылган. ' Без —совет кешеләре, партиянең яңа Программасы күтәргән биеклектән торып, үткәндә эшләгәннәргә дә, киләчәктә эшләнәчәкләргә дә яңача карыйбыз. Партиянең яңа Программасы — коммунизм төзү программасы ул. Бәхәссез бер хакыйкатьне истән чыгарырга ярамы й: к о м м у н и з м җәмгыятенә иске буржуаз индивидуальчелек психологиясе, милләтчелек калдыклары белән бару мөмкин булмаган кебек, искелекнең иң зарарлы калдыкларыннан берсе — диннең 'һәм дини йолаларның имгәк йөген өстерәп бару да мөмкин түгел. Ислам динендә дә, башка диннәрдәге кебек үк, халыкны наданлык, томаналык бишегендә тирбәтүгә хезмәт итә торган гыйбадәт дигән нәрсәләр бар. Гыйбадәт сүзе үзе үк 'кешенең кешелеген кимсетүгә, аны мәңге кол итүгә, аның аңын гарипләндерергә юнәлдерелгән булуын күрсәтә. Мөселман кушаматы тагылган кешеләргә мәҗбүри булып исәпләнгән гыйбадәтләр: иман, намаз, ураза, зәкят, хаҗ һ. /5. Бу гыйбадәтләрнең асылы нәрсәгә алып барганлыкка кыскача гына күз салып үтик. Иман — ышану дигән сүз, ләкин ышану белән ышану арасында аерма бар. Мәсәлән, безне чолгап алган дөньяны тапып-белеп, аның чынлыгын практикада тикшереп карап ышану — чын ышану. Ә ислам динендәге иман — һичнәрсә белән дәлилләргә мөмкин булмаган уйдырмаларга ышану. Шуларның берсе — алланың барлыгына һәм берлегенә ышану. Ләкин алланың барлыгын дин галимнәре бер генә нәрсә белән дә дәлилли алмыйлар, тик көч белән, алла белән куркытып ышанырга мәҗбүр итәләр. Аларның идеологии кораллары булган Коръәннең „бер аятендә (39 сүрә, 6 аять болай дип язылган: «Сөбханә «һүәаллаһе әлвәхиде әлкаһәре» (Макта аны! Ул бердәнбер каһәрле алла.) Бу уйдырманың чынбарлыкка һичбер бәйләнеше юк, чөнки чынлыкны абстракт фикер белән генә билгеләп булмый. К. Маркс «Фейербах турында тезислар» дигән хезмәтендә чынлыкны яки чын түгеллекне тапыпбелү мәсьәләсе теория белән түгел, бәлки практика белән хәл ителә, теге яки бу карашлардагы, тәгълиматлардагы чынлыкның яки чын түгеллекнең соңгы судьясы — практика, тормыш үзе булуын әйткән иде. Бу фикер социалистик җәмгыятьтә тулысы белән расланды. Хәзер инде кеше өчен иң югары зат «илаһи көч» түгел, ә кеше үзе икәнлек тормышта исбат ителде. И м а нның мөсел м а н на р арасында нык таралган тагын бер тармагы — тәкъдиргә (алла язмышына) ышану. Имештер, дөньяда булачак нәрсәләрне һәм эшләнәчәк эшләрне алла алдан белеп тора. Имеш, алла кешенең кем булачагын ана карынында чагында ук билгеләп, ләүхел мәхфузга, ягъни мәңгелек тактага язып куя. Имеш, кешеләр башкарган эшләрен үз ихтыярлары белән үтәсәләр дә, аларга алла куәт бирә. Мондый әкиятләрне дин китапларында күп очратырга мөмкин. Ләкин шунысы кызык, динчеләр алла сүзләре язылган дип йөрткән Коръәннең 4 нче сүрәсенең 81 иче аятендә мондый сүзләр бар: «Син нинди К дә булса яхшылыкка ирешсәң — ул алладан, ә начарлыкка очрасаң — ул үзеңнән...» Бу инде «язмыштан узмыш юк» дигән дини әкиятне ту- лысынча фаш итә. Чөнки начарлыкка очрасаң, бу аять нигезендә, алла читтә кала, ләүхел мәхфуз да юкка чыга. .Алла берәүне кеше көченнән файдаланып яшәүче капиталист яки бандит итеп яраткан икән, ул алар- ның ерткычлыкларын үз өстенә алмый. Коръәндә: «Ля йөсьәлөн гаммә яфгале вә һөм йөсьәлүнә» — «Алла үзенең эшендә җаваплы түгел, кешеләр генә җаваплы» (21 сүрә, 23 аять) дигән сүзләр белән Коръәнне төзүчеләр алланы җаваплылыктан качырырга ярык әзерләп куйганнар. Алай гына да түгел, Коръәннең 16 нчы сүрәсенең 95 иче аяте дингә ышанучыларны: «Алла, теләсә, сезнең барыгызны да бер төрле итә ала. Ләкин теләгәнен аздыра, теләгәнен туры юлга юнәлдерә. Сездән, әлбәттә, кылган эшләрегезнең җаваплары соралыр», — дип өркетә. Димәк, алла кешеләрне үзе теләп аздыра да шуның өчен җавапка тарта, тәмуг уты Йелән куркыта. Бу аятькә караганда, руханилар карачкы урынына файдаланган, кө- чәнә-көчәнә «гадел», «шәфкатьле» дип күрсәтелгән алла чепчи сафсата булып кала. Җәмгыятьнең халык аңын яктыртуга омтылучы алдынгы кешеләре алла исеме белән рәсмиләштерелгән мондый сафсатаны фаш иттеләр. Мәсәлән, XI йөздә яшәгән мәшһүр галим, шагыйрь Гомәр Хәйям, аллага мөрәҗәгать итеп, мондый сүзләр язган: «Яраттың да, ходай, минем җисемне син, Язып куйдың эшләячәк эшемне син. Үзең язган гөнаһларны кылган өчен, «Җәһәннәмгә, кеше, син кер!» — дисеңме син?» Кешелек дөньясына файдалы яңадан-яңа үсемлекләр үстерү, яңа токым терлекләр үрчетү, кеше ихтыяры белән яңгыр яудыру тәҗрибәләре, совет кешесенең серле галәмгә һаман да тирәнрәк үтүе — болар барысы да алла кодрәте белән түгел, ә фәнгә ия булган кеше тарафыннан эшләнә. Яки менә шушындый күренешне хәтерләп китү урынсыз булмас. Патша Россиясендә кыз балалар алла каргаган бәндә булып яшәгәннәр, ир балалар кебек, җирдән файдалана алмаганнар. «Язмышята алар ата-ана өчен «бәла» булырга хөкем ителгәннәр. Хәзер кая китте икән соң ул язмыш? Хәзер бит хатын-кызлар һәр җәһәттән ирләр белән тигез хокуклы һәм мөстәкыйль рәвештә көн күрәләр, үз язмышла- рын үзләре коралар. Барыбызга да мәгълүм булган Валентина Терешкованың батырлыгы хатын-кызларның һәрбер эштә ирләр белән янәшә торуын тагын бер кат исбатлады. Аның галәм киңлегендә 71 сәгать буена очып, җир әйләнәсен 48 тапкыр әйләнеп чыгуы «тәкъдирядә күрсәтелгән «көчсез» хатын-кыз токымының, Коръәндә (55 сүрә, 33 аять) «сез (кешеләр) күккә үтә алмассыз» дип, алла исеменнән әйтелгән сүзләрнең әкият икәнлегенә шик калдырмый шикелле. Мондый, мисаллар безнең көндәлек тормышыбызда көн саен туып, артып тора. Ә бит, дин өйрәтүенчә, ярлы халыкның ярлылыгы—тәкъдир, ачялангач яшәве — тәкъдир, наданлык, хокуксызлык та тәкъдир булган. Кыскасы, Мәҗит Гафурн әйткәнчә: Фәкыйрь-мазлумнарга һәрбер тарафтан Хисапсыз ук кадалган — бу да «тәкъдир». Бары «тәкъдир» бүтән һичбер сәбәп юк. Безнеңчә җөмлә ялган булды — «тәкъдир». Ислам динендәге гыйбадәтләрнең иң зурысы булып исәпләнгәне — намаз уку. Барлыгы 70 тән артык төрдәге намазлар арасында тәүлеккә биш вакыт намаз мөселманнар өчен фарыз (мәҗбүри) булып санала. Биш вакыт намаз уку йоласының тарихына күз салсак, аны ислам диненә өндәүчеләр уйлап чыгарган нәрсә түгел икәнен ачык күрәбез. Ул ислам диненә безнең эрага кадәр яшәгән борынгы иранлыларның һәм башка кайбер көнчыгыш халыкларының утка табынучы — зороастризм диненнән күчкән. Ислам дине үзенең йолалары һәм гореф-гадәтләре белән мәҗүсиләр диненә бик охшашлы булса да, бер аллага буйсынуны алга сөрә. Биш вакыт намаз да һәм башка намазлар да әнә шул алланы бервакытта да истән чыгармас өчен аягүрә дә, бөгелеп тә, утырып та, ятып та үзләренең «бәндә»легеп күрсәтү мөселманнарга мәжбүр ителә. Мәсәлән, Коръәннең 51 иче сүрәсенең 46 нчы аятендә алла исеменнән шундый сүзләр беркетелгән: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне тик миңа коллык кылсыннар дип кенә яраттым». Димәк, намаз уку коллыкны оныттырмас өчен кирәк булган. Алла исеменә бәйләп гыйбадәт кылдыру тик пәрдә генә, чынында исә ул хезмәт ияләрен изүче сыйныфларга буйсындыру өчен кулланылган чара. Бу фикерне исбат итә торган бер документка күз төшерик. XVIII йөзнең ахырында Уфа провинциональ канцеляриясе аркылы Екатерина II нең (Әби патша) мөселман старшиналарына, имам, мәзин һәм сотникларына таратылган фәрманында 1 түбәндәге сүзләр язылган: «...Әмер итәбез, кул астыгыздагы улган имамлар мәхәлләсендәге яшь балаларның балыйг3 4 булулары иләп намазга йөрергә әмер итсеннәр. Әгәр дә итагать кыйлмай5 шәригать кануннарына ригаятьсезлек күстәрсәләр6 вә хилафлык кыйлсалар 7 , аларны провинциональный канцеляриягә шундук рапорт илә белдерсеннәр. Канцелярия исә закон һәм империатри- цаның әмере илә гамәл идарәк жәзасыны бирер... / ...биш вакыт намазны кушылганча әда итмәгәннәргә 8 9 вә үзенең диненә вә шәригатенә ригаять вә итагать итмәгәннәргә өч төрле җәза тәгайен кылынды 1 . Намазга йөрмәгән пәрие беренче мәртәбә чыбык илә суктырылсын, аның илә итагатькә кил.мәсә, таяк илә жәза бирелсен, аның илә дә итагатьсезлек күстәрсә, камчы вә каеш чыбыркы илән суктырылсын. Бу жәза да файда бирмәсә, андай- ларны махсус рапорт илән махсус җәза мәхкәмәләренә тәслим идел- сен 10 . Имзалар: Павел Богданов, секретарь 3 Фәрман — указ, боерык. 4 Бал ы й г — сабыйлыктан чыгып, буйга /КИТКӘН. 5 И та га ть к ы й л м а й — буйсынмыйча. 6Ригаятьсезлек күстәрсәләр — хөрмәтләмәсәләр. 7 Хилафлык кыйлсалар — каршы булсалар. G Ә д а итмәгәннәргә — үтәмәгән- нәргә. 9 Т ә г а й е н кылынды — билгеләнде. 10 Т ә с л и м и д е л с е н — тапшырылсын, бирелсен. Иван Черкашенков, канцелярист — Данил Милее в». Менә шуннан соң ислам тәгълиматындагы «алла әдәм баласын анасының карынында ук динле итеп ярата» дигән әкиятләргә урын каламы соң? Юк, киресенчә, бу диниең, атап әйткәндә, аның гыйбадәтләренең халыкны изү, рухи гарипләндерү коралы икәнен һәм үзләрен алла белән арадаш дип белдерүче дин сәүдәгәрләре — әрәмтамак муллаларга садака җыю ысулы икәнен фаш итә. Намазның азаны, әлхаме, колһуалласы, әттәхияты, сәламе — барысы да халыкны үз тормышын яхшырту өчен политик һәм экономик көрәштән читләтүгә, өстен сыйныфларга буйсындыруга юнәлдерелгәннәр. Халык әйткәнчә: «иртән намаз, кич намаз—каккан казыгың калмас». Менә шуңа да без иске дөньяның безнең аяк астына иске идея һәм зарарлы гадәтләрне ташлап торганын онытырга тиеш түгелбез, чөнки бу гыйбадәтләр хәзерге вакытта аеруча зарарлы. Коммунизм — меңләгән вакыйгалар белән совет кешесенең тормышына, хезмәтенә, аңына урнаша бара. Без изге максатыбызга якынлашкан саен, коммунизм сулышы ачыктаи-ачык сизелгән саен, социализм җәмгыяте членнарының һәр- кайсына: коммунизмга бару юлы бер генә — ул актив, иҗади, аңлы хезмәт юлы икәне ачыклана бара. Ә диннең җәмгы ят өчен файдалы хезмәткә мөнәсәбәте бөтенләй икенче. Дини китаплардан Тәүрат булсын, Коръән булсын хезмәтне «беренче гонаһ ясаучы Адәм белән Хаваның гонаһлары өчен алла тарафыннан бирелгән жәза» дип өй рәтәләр. Дин өйрәтүенчә, югары әдәплелек хезмәттә түгел, ә аллага ышануда, ана гыйбадәт кылуда (кол булуда) һәм кешенең хезмәте дә Җирдәге тормыш өчен түгел, кешенең үзе өчен түгел, бәлки алла хакы өчен. Мәсәлән, Коръәннең 20 нче сүрәсенең 132 аятендә алла исеменнән болай дип язылган: «Вәэ- мәр әһләкә биссалати вәстабир га- ләйһа ла нәсьәлөкә ризка» (Үз гаиләңдәгеләргә намаз укырга goep һәм үзең дә һәрвакыт намазга бирел. Без синнән тормыш кирәген кайгыртуны таләп итмибез). Димәк, Коръән өйрәтүенчә, хезмәт иясенең тормыш максаты материаль хәлен яхшырту өчен көрәштә түгел, бәлки аның һәм гаиләсенең аллага гыйбадәт кылуында. Ләкин әле алла бу гыйбадәтләр өчен дә бик тиз генә, җиңел генә рәхим капчыгының авызын чишми икән. Ул алла мәрхәмәтен эзләп ил гизәргә боера, анда да алланы ешрак искә алсагыз, бәлки бәхетле булырсыз дип шарт белән генә вәгъдә итә. Коръәннең 62 нче сүрәсенең 10 нчы аятендә алла исеменнән менә шундый сүзләр язылган: «Намаз укып беткәч тә шушы Җирнең төрле ягына таралыгыз һәм алла мәрхәмәтен эзләгез. Алланы ешрак телгә алсагыз, бәлки, бәхетле булырсыз». Бу инде турыдан- туры кешеләрнең көчен бушка түгәргә, вакытларын юкка әрәм итәргә боеру. Җил куып, шар тибеп йөреп кенә бәхеткә ирешеп булмау — бәхәссез факт. «Эшләгән — тешләгән, эшләмәгән— кешнәгән» дип халык бик дөрес әйтә. Кызганычка каршы, бөтен коллыкның тамырын корытканга 46 ел булуга карамастан, бездә әле үзләрен үзләре кол дип санап, гыйбадәт кылу өчен мәчеткә йөрүчеләр очрый. Дөрес, ань\ң күпчелеге кеше барганга бара. Тукай мәрхүм әйткәнчә: «Син киләсең бит, агай, тик монда килгәнгә атаң? Ул да син килгәнгә килгән, тышта калдырган катаң!» Ә комсыз муллаларны мәчеткә йөрүчеләрнең ни өчен килүләре кызыксындырмый. Аларга тик күбрәк килсеннәр дә, мулрак садәка тамсын. «Мөселман булган кеше изге гамәл кылырга тиеш. Изге гамәлең булмаса, оҗмахка керә алмассың»,— дип дингә ышанучыларның күңеленә курку салалар. Куркытып садәка җыю өчен .нинди генә әкиятләр уйлап чыгармый алар! Менә бер мулланың җомга вәгазе: «АҮигъраҗ кичәсендә пәйгамбәр күккә ашкан. Җиденче кат күкне үтеп, алла янына барып җиткән. Ике кулын күтәреп, алла алдында басып торган. Шунда алла сораган: «Я, ДАөхәммәт! Уң кулыңда нәрсә бар?» Мөхәммәт: «Өммәтемнең бу көнгә кадәр кылган гөнаһлары»,— дигән. Алла әйткән: «Мин аларны гафу итәрмен, ә сул кулыңда нәрсә», — дигән. Мөхәммәт: «Өммәтемнең киләчәктә кылачак гонаһлары», — дигән.о Алла әйткән: «Моны сиңа тапшырам. Әгәр дә өммәтеңнән берәү сиңа багышлап ел да бер мәртәбә салават әйтсә, аның бер еллык кылачак гонаһсын гафу итәчәкмен». Пәйгамбәр дә куанып, шатланып күктән җиргә төшкән». Моның морале кая таба өстери? Елына бер мәртәбә генә булса да. мулланы чакырып, мул гына садәка биреп, тәмле аш белән сыйлап салават әйттерсәң, бер еллык кылачак гонаһың гафу ителәчәк. Аннан соң теләсә нинди әшәкелекләр эшлә, анда алланың да, мулланың да эше юк. «Комсыз, хәтта, тау кимереп, диңгез суын эчеп бетерсә дә туймас», — дип халык юкка гына әйтми. Руханилар өчен комсызлыкның чиге юк. Мәсәлән, алар, чын мөселман биш вакыт намазын өендә генә укый икән, аның сәвабы әллә ни күп булмый, дип вәгазьлиләр. Моның сәбәбе бик ачык, халык мәчеткә килмәгәч, муллага садәка таммый. Ә симез калҗаны авыздан ычкындырмас өчен, элекэлектән алла, Мөхәммәт исеме белән печать басып, төрле хәдисләр уйлап чыгарганнар. Менә шул арның берсе: «Намазны имам вә җәмәгать илә бергә уку, ялгыз укудан егерме җиде дәрәҗә артык сәваплырак». Күренә ки, мәчеткә җыелган дингә ышанучылар садәка биреп, киләчәктә сә- вап өмет итәләр, ә мулла акчаны кесәгә сала тора. Мәчеткә йөз кеше килә икән, бишәр тиеннән дә 5 сум. Мулланың эчен төртеп тишми ич ул! Монысы материаль ягы, ә көненә биш намаз (32 рәкягать) уку, таһәрәтләрен дә кушсаң, мәчет якын булганда да, тәүлеюкә уртача 6 сәгать кадерле вакытны урлый, ә аена, елына күпмегә китә! Безнең шартларда өч кеше 15 көндә кырык квартиралы эре панельле йорт өлгерткән бер чорда, намазның никадәр зарарлы икәне ачык күренә. Ә намаз укыгандагы азан, әлхәм, колһуалла, әттәхият, сәлам вакытында бөтен !күңелен аллага юнәлдереп, «алланың колы мин» дип үзен кимсетү кешене никадәр рухи гарипләндерә. Коллыкны куәтләп торган гыйбадәтләрдән берсе — ураза тоту. Мөселм ап на рның рамазан аенда, ак җеп белән кара җепне аера алырлык караңгылыктан кояш баегангача ашамый торып, ураза тотулары да ислам дине белән бергә туган гадәт түгел, бәлки ислам дине барлыкка килгәнче үк Гарәбстапда таралган диннәрдән күчкән. Борынгы гарәпләр елның авыр бер вакытында, рамазан 1 аенда, азык запаслары беткән, малтуарның аяк асты азыгы эсселектән көеп юкка чыккан бер вакытта, бигрәк тә сусызлык- таи җафаланып, билгеле бер дәрәҗәдә азрак ашарга, азрак эчәргә һәм, хәтта, хуҗалык эшләрен дә төнгә күчерергә мәҗбүр булганнар. Менә шушы борынгы гарәпләрнең табигать каршында көчсез 'булулары аркасында килеп чыккан гадәтләре хәлифәлек чорында мөселманнарга мәҗбүри бер изге гыйбадәт итеп законлаштырылган. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр бернәрсә дә ашамау, эчмәү, шул вакыт эчендә бертөрле ис тә иснәмәү, 1 Рамазан — гарәпчә рам дан — уттай кызу мәгънәсендә. Ай календаре белән 9 нчы ай, мөселманнарның ураза тоту ас, борынгы гарәпләрдә елның бер вакытында гына булган, ә милади календарьга ярак- лаштырылгач ел саен күчеп йөри. су коенмау һәм аллага ялварып төнге намаз (тәрәвих намазы) укулар алла исеме белән «фарыз гамәл» 2 була башлый. Ураза тотмаучылар, гоиаһчылар исемлегенә кертелеп, җәзага тартылалар, имеш. Эксплуататор сыйныфлар гади халыкка идеологии йогынты ясау чарасы булган уразаны яклаганнар. Царизмның мөселманнарга тән җәзасы куллану белән куркытып «үз диненең барлык таләпләрен үтәргә...» боерган указлар чыгаруы да очраклы хәл түгел. Бу хәл, әлбәттә, патша Россиясе шартларында эшләп ачлы-туклы яшәгән хезмәт ияләре өчен газап өст.енә газап булып төшкән. Җәйнең озын көннәрендә 17—18 әр сәгать ашамый-эчми тору сәламәтлек өчен никадәр зарарлы икәне бик ачык. Рамазан ае уразасының зарарлй булуын көнчыгышның алдынгы кешеләре күптән үк аңлаганнар. Мәсәлән, Гомәр Хайям урта гасыр башларында, шәригать законнары хакимлек иткән чагында ук, һич курыкмыйча, 30 көн ач тору таләпләреннән усал рәвештә көлеп, болай дип язган: «Уйламагыз: бозган бу, дип, уразасын. Юкса, диеп, көпә-көндез ник ашасын? Юк, ачлыктан күз алларым каралды да, Көнне төн дип уйлап, ашыйм сәхәр ашын!» Безнең илдә ураза үткән заманның зарарлы калдыгы булып тора. Ләкин, шуңа . карамастан, дингә ышанучылар ураза тотып, үзләренең сәламәтлекләрен какшаталар, хезмәт җитештерүчәнлеген киметәләр, үзләренә дә, шулай ук эштәш иптәшләренә дә зыян китерәләр. Хәтта, кызганычка каршы, менә мондый фактларны да очратырга туры килде. Буа районы Чәчкап авылында даими эшләп килгән агротүгәрәктә йөрүчеләрнең бер өлеше «Ураза үтми йөри алмыйбыз» дип, язгы чәчү борын төбендә торганда, түгәрәккә йөрмәүләре көлке дә, аяныч та. Шул ук авылда кайбер кызларның «Ураза» дип спектакльгә катнашмаулары да, безнең чор кешеләренә хас нәрсә түгел. Кайчак мәктәп балалары арасын2 Фарыз гамәл — мәҗбүри эш. да да, дингә ышанучы әбиләренең сүзләренә ияреп, ураза тотучыларны очратырга була. Алар, яхшы ял итә алмаулары аркасында, укуда начар өлгереш бирәләр. Мәсәлән, 1964 елның февраль аенда шундый бер аяныч хәлгә очрарга туры килде. Пенза өлкәсе Городище районы Урта Елүзән авылында яшәүче Кожевникова Мәрхабә дүртенче класста укучы кызы Санияне көчләп ураза тоттыра. Кыз хәлсезләнә, дәрестә йоклап утыра, авыруга сабыша һәм укуында иптәшләреннән артта кала. Укытучылар Мәрхабә белән сөйләшә башлагач, фанатик ана бер дә борчылмыйча, «алда авыруны үзе биргән, үзе алыр. Мулла абзый шулай әйтте>$, — дип тынычлана. 30 көн ураза тотып газап чиккәннең соңында дингә ышанучыларны һәм мораль, һәм материаль яктан изә торган көн — «ураза бәйрәме» (гайде фитыр) килә. Бу «бәйрәм» дингә ышанучылардан узган ураза өчен хисап бирүне, ураза тотмаган булса, җәза кичерүне «тукталып тору бәйрәме садәкасы» дигән булып аерым салымнар (фитыр садәкасы) кертүне таләп итә. Руханилар, бу аерым садәкаларны җыю өчен, Мөхәммәт: «Алла колы үзеннән тиеш булган садәканы биргәнчегә кадәр рамазан ае уразасы күк белән җир арасында асылынып торыр», — дип әйткән кебек әкиятләр сөйләүдән дә баш тартмыйлар. Ураза бәйрәме вакытында да кунактан кунакка йөрешү прогуллар ясауга китерә, производство йөкләмәләрен үтәүгә комачаулый. Менә шунлыктан ураза бәйрәме һәм исламның башка гыйбадәтләре хезмәт ияләренә коммунистик тәрбия бирү бурычларын хәл итүдә киртә булып торалар. В. И. Ленин болай дип язды: «алла идеясе, җанлымы үлек белән алыштырып, һәрвакыт коллык (ни начар котылгысыз коллык) идеясе буларак, һәрвакыт социаль хисләрне йоклатып һәм тупасландырып килде. Алла идеясе беркайчан да’ «шәхесне җәмгыятькә бәйләмәде», ә һәрвакыт изелгән сыйныфларны дин белән изүчеләрнең илаһилыгына бәйләде» (т. 35, 93 бит). «Дин», «гыйбадәт» дип, кыргый халыкларның йолаларына үзеңне буйсындырудан котылырга бик вакыт. Аның өчен илебездә барлык мөмкинлекләр тудырылган, тик һәркемнең аңлы рәвештә үз вөҗданына ия булуы гына кирәк. Алла белән тормышны яхшыртып булмаганлыкка тарих шаһит. Иске тормышның авырлыгын татыган иптәшләр кулларын күкрәкләренә куеп әйтсеннәр: ник социалистик революциягә кадәр алла патшага да байларга да яхшы тормыш биргән .дә, гомеренәбөкересен чыгарып хезмәт иткән, кешелек өчен кирәкле булган барлык кыйммәтле нәрсәләрне иҗат итүче эшче-крестьян массасын хәерчелектә тоткан? Яхшы тормышны булмаган алладан көтәргә түгел. Җитәр инде, бабаларыбыз гасырлар буенча көткәннәр, ләкин ирешә алмаганнар. Яхшы тормышны кеше дигән акыл иясе’үзенең иҗади хезмәте белән кора. «Социализм шартларында яхшы тормыш өчен көрәш, — диде И. С. Хрущев, — ул барыннан да элек хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен көрәшү дигән сүз. Тик хезмәт кенә материаль һәм рухи байлыклар тудыра, җир йөзен үзгәртә һәм бизи. Тик хезмәт кенә яңа иҗтимагый стройның тулы һәм тәмам тантана итүенә китерә».