Логотип Казан Утлары
Комедия

ИРТӘГӘ СОҢ БУЛЫР

КОМЕДИЯ ӨЧ ПӘРДӘДӘ 

КАТНАШАЛАР:  . Вафа Бадамшин. Хуҗалык эшчесе Галия. Хатыны, китапханә мөдире Фәнзаман. Уллары. Галиулла абзый. Вафаның әтисе. Пенсиядә Вәлиулла абзый. Галиянең әтисе. Пенсиядә Б и б и. Галиянең әнисе. Шук карчык Л о т ф н А л м а с о в. Редакция эшчесе Җәннәт. Хатыны Сөекле. Кызлары Гайнетдин (Гади н) күрше егет Вакыйга Идел буе дачаларының берсендә, бер көн эчендә бара. БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ Җәйге эссе көн. Алсу-зәңгәр рәшәгә төренгән Идел һәм Идел аръягындагы яшел таулар күренә. Ак каеннар күләгәсендә — болдырлы һәм чардаклы агач йорт. Чырмавык үргән болдырдан ишек алдына дүрт-бнш басма төшә. Басмадан ерак түгел су кисмәге, янәшәсендә җиз самовар. Читтәрәк — бәләкәй түгәрәк өстәл. Арырак, яртылаш ачылган җыелма караватка ятып, Фәнзаман китап укый. Алгы планда Г алиулла абзый һәм Вәлиулла абзый тирәк утырту белән мәшгуль. Икесе дә бер төс майка һәм бер үк чигүле кәләпүш кигәннәр. Галиулла (бүленеп калган сүзен дәвам итеп). Ул бит, Вәлиулла кода, бар нәрсә дә шулай: тәрбия ярата. Кош-кортмы ул, яки булмаса -синдәй-миндәй җан иясе диикме, яки, әйтик, без утырткан менә шушы тал үсентесеме, хәтта, әйтер идем мин сиңа, кулдагы шушы сәгать тә карап торганны сорый. Вакытында колагын бормадыңмы — туктый. Вәлиулла. Тыңлап торам-торам да мин сине, Галиулла кода, әйтә м үземә: прафисыр! Галиулла. Күпертмә... Вәлиулла. Ихлас! Зрә формасын китереп төшендерәсең бит, әй! Галиулла. Ә беләсеңме, ни өчен мин бу турыда сүз кузгаттым? Вәлиулла. Ни өчен? Галиулла. Шуның өчен, Вәлиулла кода, егетнең башыи-күзёп •әйләндерергә чамалыйлар бит. Вәлиулла. Фәнзаманныңмы? Галиулла. Әкрен. Үзе ишетмәсен. Вәлиулла (ярым пышылдап). Нәрсә эшләмәкче булалар? Галиулла. Бүген Казаннан кунаклар киләчәк. Вәлиулла. Алайса, өс-башларыбызга киенебрәк торыйк. Галиулла. Киенерлекмени? Көенерлек! Вәлиулла. Нинди кунаклар соң алар — көендерерлек? Галиулла. Вафаның иске танышлары, ди. Буйга җиткән кызлары бар икән. Вафа кызның әнисе белән сөйләшеп-килешеп тә кайткан. Әгәр дә дип әйтеп әйтә икән... Сүзләр бердән киселә, чөнки Биби әби керә. Картлар көрәкләр белән эшләгән булалар. — 42 — 40 — 20 — 62 — 61 — 61 — 41 — 39 — 18 — 22 яшендә Биби әби. Җитәрегез инде. Арыгансыздыр. Иртәгә дә көн gap бит. I а л и у л л а. Яхшы эшне иртәгә калдырмыйлар, Бибинур. Биби әби. Яхшы эш күп инде ул дөньяда. (Самоварга чыра телә.) Кунакмазар килеп куймагае диюем... Галиулла. Килмәс, курыкма. Биби әби. Куркып әйтмим, бүген иртә торуга мәче битен юды, * шуңа әйтүем. Галиулла. Иртә торгач, битне юасың инде аны. Биби ә б и. Мәче битен юса — кунак көт тә тор. Галиулла. Әй, хитри карчык та син, ә?!. Биби ә б и. Хитри булып нишләдем? Ат тагып утырма кешегә. (Кереп китә.) Г а л и у л л а. Ишеттеңме? Янәсе, мәче битен юа. Вәлиулла. Я, я, шуннан? «Әгәр дә дип әйтеп әйтә икән...» Г а л иулл а (дәвам итеп). Әйе... Әгәр дә дип әйтеп әйтә икән без’- нең Вафа... Сүзләр тагы бүленә, Биби әби тагы килеп керә. Ул самоварга ут сала. Биби әби. Бик озак күмәсез. Г а л и у л л а. Кемне? Биби әби. Тфү... тфү... Шушы бер! Тирәк төбен. Г ал иулл а. Эшләргә бирмисең бит, чыгасың да бүлдерәсең. Биби әби. Бүлдермим, алайса, тизләтегез. (Китә, ишектән кире кайта.) Өс-башларыгызны яңартыгыз. Сакал-мыекларыгыз да әнә бала куркытырлык булган. Вхаднуй лабаса бүген. Культурный булырга кирәк. (Кереп китә.) Галиулла. Күрдеңме дөнья хәлләрен? Культурадан сукалый башлады карчыгың. Вәлиулла. Әйдә әле, кода, без дә менә монда культурный гына утырып, уйнап бетермәгән партияне уйный-уйный, мыштым гына сөйләшик әле. Г алиулла. Сөйләшергә кирәк. Сөйләшми ярамый мондый эшләрдә. (Көрәкләрен әмиргә кадыйлар да түгәрәк өстәл янына килеп утыралар.) Сабагын бүлдермик егетнең. Бик тырыша!.. Вәлиулла. Я, я, шуннан? «Әгәр дә дип әйтеп әйтә ди безнең Вафа...» Г алиулла. Әйе, әгәр дә яшьләр бер-берсен ошатсалар... (Калган сөйләшү картларның пышылдау, ымлашу һәм башка шуның ише хәрәкәтләрендә чагыла, шул ук вакытта алар пешкаларны да шудыралар.} Вәлиулла. Фук! Г алиулла. Нинди фук? Вәлиулла. Менә бу пешканы сиңа ашарга кирәк идеме? Кирәк иде. Ашамадың. Син ашамагач, без ашыйбыз булып чыга. Г алиулла. Син ашарсың... ашарга оста син. Вәлиулла. Ачулансаң кире бирәм. Галиулла (ачуланып). Нишләп ачуланыйм. Вәлиулла. Ачуланасың. Галиулла (әлегедән дә битәр ачуланып). Ачуланмыйм диләр бит сиңа. Вәлиулла. Күреп торам. Галиулла. Син хәрәмләшмичә уйна. Вәлиулла. Мин хәрәмләшәмме? Фәнзаман! Ишетәсеңме дәү’ әтиең нәрсә ди? Хәрәмләшәсең ди. Килче, улым, судья булчы. Фәнзаман (теләр-теләмәс урыныннан тора, килеп картларның уенын тикшерә). Дөрес бит, дәү әти. Вәлиулла. Ишеттеңме, кода? Бар, улым, ятла сабагыңны. (Фәнзаман үз урынына кайта.) Галиулла. Ярый, әйдә, синеңчә булсын... Вәлиулл а. ...дисеңме?! Галиулла (ачуын яшерә алмыйча), йөр дим бит мин сиңа! Вәлиулла, йөрибез аны. йөрибез, кода. (Ход ясый. Галиулла җавап ходын уйлый.) Я, я, шуннан? Сөйләп бетермәдең ^ит әле. «Әгәр дә дип әйтеп әйтә икән .безнең Вафа...» Г алиулла. ...Әгәр дә дип әйтеп әйтә икән безнең Вафа... (Ход ясый.) Вәлиулла. Фук! Галиулла (тузынып урыныннан тора). Уйнамыйм мин синең белән! Уйнатып отмыйсың син, сөйләтеп отасың. (Мыскыллап.) Я, я, шуннан... фәләнфәсмәтән. Вәлиулла. Фәнзаман, килче, улым, судья булчы. (Фәнзаман авырсынып тагы болар янына килә.) Фәнзаман (тикшереп). Бу юлы да дөрес! Галиулла. Гел аның файдасына судить итмә, мин дә дәү әти бит сиңа. - Фәнзаман. Минем өчен икегез дә бик кадерле дәү әтиләр: берегез олы дәү әти, берегез кече дәү әти. Галиулла. Ә нишләп гел кече дәү әтиең ягында торасың? Вәлиулла. Хәзерге яшьләр, кода, первом долгом дигәндәй, дөреслек ягында тора. Ихлас! Бар, улым, ятла сабагыңны. (Фәнзаман үз урынына кайтып, китабын ала да шыпырт кына чыгып китә.) Галиулла, йөр әйдә! Вәлиулла. Дисеңме? Галиулла. Ачуны китермә дим мин сиңа! Вәлиулла. «Ачу килгәндә аллаң да онытыла» диме әле теге Галиябану театрында? Галиулла. Күп сөйлисең! Вәлиулла. Йөредек. (Ход ясый. Галиулла бик канәгать кыяфәттә һөҗүмгә күчә.) Галиулла. Менә, күп сөйләсәң шулай була ул. Каптыңмы?! Карап тор инде син хәзер безне, Вәлиулла кода! Бу булды — бер. Монысы— ике. Ә менә монысына өч диләр аның, кода, өч диләр! Хи-хи-хи. Монысы инде аның иң хәтәре. Сәртир дигәне! Күрдеңме? Хи-хи-хи. Но, малай, барып та чыкты, бәреп тә екты бу! (Бик кәефләнеп.) Разгром! Разгром немцев под Москвой!! «Ихлас!» Фәнзаман! Килче, улым, судья булчы!.. (Әйләнеп артына карый.) Миңа дигәндә китеп тә барган, хәерсез! Күрсен дигән идем хәлеңне. Вәлиулла. Күрер. Хәзер күрер ул. Мондый хәлне күрми калу ярамый. Әйе, Галиулла кода, без үзебез дә нәкъ шундый маминтны көткән идек тә, ихлас! Менә хәзер инде син безнең разгромны карап тор, яме? (Пешкаларны бер-бер артлы шак-шок сугып ала башлый.) Бу булды — берме? Монысы ике булдымы? Өч булдымы? Ха-ха-ха, Фәнзаман! Менә бу дүртенчебезнең кая барып кунаклавын карап тор әле син... Галиулла (каһәрләнеп). Нәрсә булды бу? Вәлиулла. Бик хәтәр төшкә бикләп куйдым мин сине, кода, ха- ха-ха. Галиулла (гарьләнеп). Ул тикле уртыңны ыржайтып көлмә, теш протезларың коелыр. (Үз сүзенә үзенең кәефе килеп, бердән көлә башлый.) Вәлиулла. Көлмә, кода, көлмә, мондый чакта көлмиләр, җылый- лар... Хаха-ха... Галиулла. Кем< җылый? Минме? Тез, әйдә! Вәлиулла. Юк инде, шушында — стоп! Мин җиңүче булып калырга телим. Галиулла. Тез дим бит мин сиңа! Вәлиулла. Булмый, эшем дә бар. Кияү суалчан казып куярга кушкан иде. (Көрәк алып чыгып китә, Галиулла тирги-тирги аның артыннан иярә, Фәнзаман керә.) Фәнзаман. Берьюлы ике дәү әтиең булса да читен икән. Тагы 15 бит кенә укыйсы калды. (Урынына сузыла. Биби әби керә, ул як-ягы- на карана да, аяк очларына басып кына егет янына килә.) Биби әби. Фәнзаман, бер сер сөйлимме? Фәнзаман. Сер? Биби ә б и. Сернең дә ниндие дип сора. Фәнзаман. Ниндие? Биби әби. Бүген Казаннан кунаклар килә. Фәнзаман. Шул да сер булдымы? . Биби ә б н. Сөйләп бетергәнне көт. Бүлдермә. Зиһенем чуала ату. Фәнзаман. Сөйләп бетергәнне көтәм. Тик, дәү әни, зинһар, сүзеңне кыска тот, яме? Математика укыйсы бар. Биби әби. Шундый көндә мәтимәтике укыймы кеше?! Бар’. Бик әйбәтләп су кереп кайт. Өс-башыңны алыштыр. Гәлестек таксаң бик тә килешер... Фәнзаман. Тыңлап торам да мин сине, дәү әни, сернең очына тиз генә барып чыга алмабыз, ахрысы. Биби әби. Хәзер барып чыгабыз. Киләсе кунакларның буйга җиткән кызлары бар ди. Фәнзаман. Ә. әнә нәрсә икән! Менә монысыннан нәрсәдер аңлашыла башлады кебек. Биби әби. Син аңламаслык баламыни?! Бик акыллы бала бит син. Витамин гына ашап үстең. Фәнзаман. Дәү әни, син мине бик яратасыңмы? Биби әби. Үлеп! Фәнзаман. Мин дә үлеп яратам сине, дәү әни. Биби әби. Син дә яратмагач! Фәнзаман. Яратканга күрә, мин дә сиңа бер серемне әйтимме? Биби әби. Әйт. Икебез генә белик, яме? Фәнзаман. Икебез генә дисең икән, утыр яныма. Менә шулай. Әйбәт кенә тыңла. Дәү әни булганга серемне сиңа гына ачам. Биби әби. Ач, улым, эчеңдә саклама. Фәнзаман. Кәҗә суйган кебек, аяк-кулымны бәйләп, кычкырта- кычкырта өйләндерсәгез дә өйләнмим. Биби әби. И-и... Шундый да сүз буламы? Белештереп сөйлисеңме син, улым Фәнзаман? Монахлар гына бер дә өйләнмәгән. Алары да патша заманында гына булган. Фәнзаман. Мин бит бердә өйләнмим димим. Биби әби. Шөкер, алайса! Фәнзаман. Мин, дәү әни, университетка керергә җыенам. Менә аны укып бетереп, бер-ике ел эшләп тә алгач, килсен кунак кызың. Биби әби. Син шулай дисең дә, улым Фәнзаман, мин булмам шул ул чагында. (Яшен сөртә.) Фәнзаман. Буласың, дәү әни! Нишләп булмаска! Биби әби. Үлеп китәрмен дә туеңны күрә алмам дип куркам. Фәнзаман. Үлмисең! Биби әби. Шулаймы? Ф ә н з а м ан. Шулай! Биби әби. Шулай дисең дә бит, дөньяныкын белмәссең. Синең улыңны күрә алмыйча, тез өстенә утыртып үчти-үчти сикертмичә китеп бармагаем... (Еламсырый.) Фәнзаман. Беркая да китмисең! Җибәрмибез!! Биби әби (куанып). Шулаймы? Җибәрмибез дисеңме? Мин үзем дә алай бик тиз генә китеп барырга җыенып тормыйм, югыйсә. Киткәч- киткәч коммунизмын да күреп китәсең инде аны, име? Фәнзаман. Ие... Биби әби. Егерме елдан бит әле? Сиксәндә генә булам, бәрәкәт! һәй, сиксәнсиксән биш яшьлек карт-коры тулып ята безнен заманда. Фәнзаман. Менә үзең әйтеп бирдең. Биби әби. Алайса, ни мени, улым Фәнзаман? Фәнзаман. Ниме икән? Биби әби. Сер итеп кенә дисеңмени? Фәнзаман. Май кап! Биби әби. Май кап, улым! (Самовары янына килә.) һәй, хәзерге яшьләр.. Китап укыйлар да «өйләнмибез» диләр. Әллә китапларында өйләнмәскә өйрәтеп язалар инде? (Самоварына шакмаклар салгач, өйгә кереп китә.) Фәнзаман (ялгыз). JX&y әнине күндердек. Зур көч ул! Кеше күңелен аңлый белә. Ә күңелдә минем хәзер!.. (Капкада Гадин. Фәнзаман аны күрми, хискә бирелеп үз алдына сөйләнә.) Эх, дуслар, белсәгез иде күңелемне! Гадин. Әйтсәң, белербез! Фәнзаман (бердән артына әйләнә, Гадинны күрә). Гадин! Нишләп вакытсыз? Гадин. Менә сүз! Ничек инде «вакытсыз?» Бүген ял көне бит. Фә*н з а м а н. Берәүләр өчен ял көне, ә берәүләр өчен... Миңа менә кичкә кадәр, аз дигәндә, 15 бит укыйсы бар. Гадин. Ташла! Әйләнә-тирәңә кара син! Табигатькә кара! Күр. бу сихри матурлыкны! 15 бит китапка алыштыраммыни мин мондый көнне?! Я, нәрсә син, роль ятлаучы артист кебек үз алдыңа сөйләнә идең? «Белсәгез иде күңелемне!..» Ач күңелеңне — күриек, барын-югын бе- лиек. Фәнзаман. Бел алайса! Мәскәү каласында бер зур тау бар. Ленин тавы диләр. Ленин тавы башында мәрмәр таш бина бар. Белем сарае диләр. Шул тауга менәсе иде. Менәсе иде дә белем сараеның ишеген ачып керәсе иде. Керәсе иде дә чишмәсеннән эчәсе иде... Гадин. Әбүгалисина әкиятенең яңа басмасы! Фәнзаман. Үзең әкият син! Гадин. Кызу көндә белем чишмәсенә караганда Идел елгасында су керүне файдалырак диләр, Фәнзаман! Фәнзаман. Янәсе, син мине тегеләерәк димәкче буласың инде, ә?! (Бармагы белән чигәсен боргычлап күрсәтә.) Гадин. Гаҗәп түгел. Ял көннәрендә дә укысаң, андый хәлгә барып җитү бик мөмкин эш. Кая, нәрсә укыйсың икән? (Кулыннан китабын алып карый.) «Аналетик математика». Аллам сакласын! Мә, дус. Тыңла киңәшемне, тагы берничә елдан синең бу ми шештергеч математикаңның поты бер тиең. Фәнзаман. Кара әле, син үзең болайрак түгелме, ә? (Бармагы белән чигәсен боргычлап күрсәтә.) Хәер, киләчәккә примитив караучылар бер син генә түгел. Гадин. Чыра яндырып яшәгән бабаларыбыз бездән дә примитиврак булганнар. Алар ике дә икене хисаплап чыгару өчен усак агачыннан счет төймәләре уйлап тапканнар. Шалт-шолт, Мөхәммәтҗан! Ә без синең белән атом гасыры кешеләре. Бүген металлдан электрон хисап машиналары эшләнсә, иртәгә ми тартмалары, берсе көнгә тимер кешеләр иҗат итәчәкләр. Фән заманында бүгенге белән түгел, киләчәккә карап яшәргә кирәк, Фәнзаман дус! Фәнзаман. Киләчәк бит үзеннән-үзе килмәячәк. Гадин. Я, ярый. Мин лекция тыңларга килмәдем... Фәнзаман. Бәхәстән качһсың. Гади н. Бәхәсләшергә дип тә килмәдем. Сине Идел буена чакырып килдем. Киттек! Фәнзаман. Нишләрбез соң Идел буенда? Г адин. Әлбәттә инде математика китабын укымабыз. Эх, Фәнзаман! Белсәң иде күңелне! Хәзер сезгә килгәндә Иделгә таба узучы яшьләргә очрадым. Араларында шундый бер чибәр кыз Sap, малай, ничек кенә сурәтләргә дә белмим мин сиңа аны. Джокондаң бер читтә торсын! Чибәрнең дә чибәре. Фәнзаман. Күрсәң гайрәтең чигәрме? Г адин. Ышан! Менә шул фәрештәдән яралган җан иясе керде дә кунаклады бит, әй, күңелгә. Фәнзаман. Урын бар идеме соң? Гаднн (берьюлы төшенмичә). Нинди урын? Фәнзаман. Очрашкан саен, син миңа нинди булса да бер чибәр турында сөйлисең... Г адин. Мондый чибәр турында сөйләгәнем юк иде әле минем сиңа. Ах... Фәнзаман. Әллә гашыйк та булдың? Г адин (кулы белән муеннан сызып күрсәтә). Моннан! Фәнзаман. Ярый әле бөтенләй чуммагансың. Гаднн. Фәнзаман, көлмә! Булыш син миңа. Фәнзаман. Ничек «булыш»? Мин дә гашыйк булыйммы? Г адин. Юк-к. Син миңа аның белән танышырга булыш. Ә танышкач, мине макта. Фәнзаман. Ничек мактыйм? Г адин. Ну, ничек мактыйлар инде?.. «Әйбәт егет. Талантлы. Дачалары бар... көймәсе... әнисенең бердән-бере, фәлән-фәсмәтән, теге-бу». Фәнзаман. Гафу ит, мактый алмыйм! Г адин. Ник? Фәнзаман. Чөнки болар берсе дә мактарлык сыйфатлар түгел. Гадин. Ташла фәлсәфәңне. Хәзер шулай эшлиләр. Фәнзаман. Я, мактадым, ди. Шуннан нинди мөгез чыга сиңа? Гаднн. Мөгездәмени эш. Бәлки өйләнеп җиббәрермен. Фәнзаман. Әйләнәм дип йөргән кызың бар ич синең. Гадин. Кемне әйтәсең? Реванамы, әллә Фирана11ы? Фәнзаман. Бар ич инде... Теге, кибән прическалы. Гадин. Ә-ә, Люцияне әйтәсең икән. Кияүгә чыкты. Эх, Фәнзаман, сөйләргә онытканмын икән әле мин сиңа. Шушы атнада таныша язып калган бер гүзәлемне күргән булса идең син. Үзем дә бер генә күреп калдым. Фәнзаман. Анысы да кияүгә чыктымы? Гадин. Юкка чыкты! Әйе, әйе. Бердән юк булды. Фәнзаман. Менә монысы инде чынлап та Әбүгалисина әкияте. Гадин. Чын! Кольцода булды бу хәл. Яңа универмаг алдында очраттым мин аны. Төшемдә күрәм дип торам! Ул сылу буй дисеңме! Карлыгач канатыдай сызылып киткән кара каш дисеңме! йөрәгеңә үтеп кергән уктай озын керфекләр дисеңме! Беркадәр гениально тузгыган прическа дисеңме! Әйтәм ич, бөек художник Рафаэльнең «Мадонна»сы моның алдында гади бер колхозница. Фәнзаман. Ничек юк булды соң? Г адин. Күрүгә артыннан төштем мин моның. Бу кая — мин шунда, бу кая — мин шунда. Универмагка’кереп китте бу, мин дә артыннан. Икенче катына менеп китте, мин дә артыннан. Чемодан-сумкалар «сата торган төшкә барып басты бу, мин дә артыннан. Аннан өченче катка күтәрелде, мин дә артыннан. Телсез кеше кебек гел ияреп йөреп кенә дә ярамый бит. Сүз катырга булдым. «Сезне каядыр күрдем мин» дип ялганлыйм мин моңа. Карыйм, елмая кызый. Мин кыюланам. «Исемегезне әйтсәгез икән», дип сүз ялгыйм. «Сөекле» ди бу. Әллә шаяртып әйтте инде? Шундый исем буламы? Фәнзаман. Ул кадәрен син беләсең инде. Гадин. Кара әле, әллә син җирдәге хәлләргә чынлап та кул селтәргә уйлыйсыңмы? Фәнзаман. Мин хәзер бернәрсә турында гына уйлыйм: ничек итеп синнән тизрәк котылырга. Гадин. Әгәр син ул кызны үз күзең белән күрсәң, бу сүзне әйтмәс идең! Кемгә генә охшатырга икән үзен? Урман кызына? Юк. Фәрештәгә! Су кызына!.. Фәнзаман. Су кызы булмый. Су сыерына диген. Гадин. Таптым! Чәчәк! Ачыла гына башлаган чәчәк!!. Ф ә н з а м а н. Бу охшатуың белән килешеп була. Гадин. Килешеп була дисең икән, әйдә! Калганын соңыннан килешербез. Фәнзаман. Нәрсә «калганын»? Гадин. Бала булма!.. Фәнзаман. Аңлатып сөйлә! Г адин. Башта чәчәкне өзәргә кирәк, шуннан соң барысы да аңлашылыр. Тик бер шарты бар. Чәчәкне мин таптым, димәк, өзүчесе дә мин, ә соңыннан пажалыста! Фәнзаман. Нәрсә — «пажалыста»? Гадин. Бала булма!!. Фәнзаман. Ка-ба-хәт! Гадин. Уйлап әйтәсеңме син, әллә уйнапмы? Фәнзаман. Нинди уй белән син бу йортка килдең? Гадин. Менә! Ит яхшылык, көт яманлык шушы була инде. Эх, мәхәббәтне аңлыйсыңмыни син? (Гадин китмәкче була, Фәнзаман аның юлына аркылы чыгып баса.) Фәнзаман (кискен). Нинди уй белән?! Г адин. Ялгышканмын. Мин сине дус булырсың дип уйлаган идем, ә син.., Фәнзаман. Кем? Гадин. Әйтер идем... Фәнзаман. Әйт! Гадин. Әйтмим инде. Фәнзаман. Әйт! (Якасыннан ала.) Гадин. Чү, күлмәкне ертасың. Фәнзаман. Әйт! Гадин. Күлмәкне... Биби әби чыга. , Биби әби. Бу нишләвегез?!. Гадин. Әбкәй, әйт үзенә... Биби әби. Чү, җибәрешегез... Кем бар! Сугышалар! Фәнзаман (Гадинны эуибәрә). Ни дип кычкырасың, дәү әни?!. Биби әби. Якалашасыз түгелме соң? Фәнзаман. Болай гына... Гадин. Ярыйсы «болай гына»... Фәнзаман (кисәтүле). Әйе, белеп тор, бу болай гына! Биби әби. Ә-ә... ни мени... теге... нәрсә дисез әле... театр уены хәзерләүне ни диләр әле. Ф ә н з а м а и. Репетиция. Биби әби. Әнә шулмы? Фәнзаман. Әйе, дәү әни, бу әлегә репетиция генә, генеральные алда аның. Биби ә б и. Тәмам төсләрегез качкан. Алай репетиция булса да,, чама белән якалашырга кирәк. (Самовар янына уза.) Гадин. Бу тикле псих булырсың дип уйламаган идем. Фәнзаман. Нәрсә дидең әле син? Гадин. Я, ярый, җитте. Сүз әйтергә дә ярамый. Әйдә су керергә, су керү хәзер безнең өчен бнк тә файдалы. Фәнзаман. Әйдә. (Кисәтүле.) Тик кара аны, ачыла башлаган чәчәккә кул сузмыйлар. (Чыгып китәләр.) Биби әби. Самоварым да кайнап чыкты. Кем белән генә эчәрмен икән? Әллә үзем генә бушатыйммы? Картлар да күренми. Кияү шәшке апкайтканнан бирле дөньяларын оныттылар. Капкада җәйгечә чуар киенгән, кулына күлмәге төсенә ярашлы зонт тоткан, килеш- килбәте, кыланыш-хәрәкәте белән үзеннән яшь күренергә тырышкан һәм шуны ярыйсы ук булдыра да алган бер хатын, янында соңгы мода белән тегелгән яшел йон чалбар, затлы тенниска кигән яшүсмер күренә. Җәннәт. Исәнмесез? Бадамшиннар дачасы шушымы? Биби ә б и. Рәхим итегез, кунаклар! Җәннәт. Кунак көтә идегезме соң? Биби әби. Ял көне булсын да көтми кара. Дача җирендә көт- мәсәң дә киләләр алар. Самоварым кайнап кына чыкты. Мактап йөрисез икән. Җәннәт. Үзләре кайда? Биби әби. Чәйгә кайтырбыз дип, берсе кармак күтәреп Иделгә таба, икенчесе болын ягына киткән ие. Кайта да торганнардыр. Утырышыгыз. Менә монда. Җәннәт (утыра). Рәхмәт! Биби ә б и. Ә син, чибәр егет, менә монда. Улыгызмы? Җәннәт. Кызым. Биби әби. Чак кына ялгышканмын икән. Хәзерге яшьләрне без- нен ише карт-коры бер күрүдә шәйләп бетерә алмый шул. Син кыз дисәң, малай булып чыга, малай дисәң, кыз килеп чыга. Утыр, улы... кызым.1. Ни атлы әле син? (Теге исемен әйтмичә, кәпрәеп басып тора.) Җәннәт. Сөекле. Биби әби. Исемең дә үзеңә охшаган икән. Утыра торыгыз. Чәйнек апчыгып чәй парлыем әле. (Кереп китә.) Җәннәт. Күлмәк киясең калган. Сөекле. Но и что? Җәннәт. Ишетмәдеңмени, кеше нәрсә ди? Сөекле. «Кеше». Аның ише надан карчык ни генә әйтмәс. Җәннәт. Әкрен. Үзе ишетмәсен. Сөекле. Ишетмәс. Карчыклар чукрак була. Җәннәт. Чукракмы, түгелме, синнән берничә күлмәк алда туздырган ул. Сөекле. Туздырса, яңасын алсын. Җәннәт. Аңламыйсың. Дөнья күргән кешене шулай... Сөекле. Я, җитте, әнкәй! Мораль укыма. Өйдә мораль, монда мораль... Җәннәт. Ана сөте белән кермәгән, мораль сөте белән керми'шул. Капкада Лот фи Ал м асов. Лот фи. Әкрен! Кешедән яхшы түгел. Җәннәт. Кешедән яхшы түгел дисәң, семьяң белән исәпләш. Лотфи (тыныч). Нәрсә булган? Җәннәт. Нигә аерылып калдың бездән? Лотфи. Таныш кеше очрагач, туктап хәл-әхвәл сорашмый булмый инде. Җәннәт. Кеше хәлен кайгыртканчы, үз хатының хәлен күрергә кирәк. Лотфн (тыныч). Нәрсә булган? Җәннәт. Булган инде. Булырлыгы калмаган. Лотфн (гаять тыныч). Мәсәлән? Җәннәт. Кияремә бер рәтле күлмәгем калмады — менә сиңа «мәсәлән!» Лотфи (гаять тыныч). Ах, ах, нинди фаҗига! Синең бу зарың, Җәннәтем, миңа бер анекдотны хәтерләтте: хатын-кызның нәрсәсе юк та, нәрсәсе бар? Юклары: бервакытта да кияренә рәтле күлмәге, расходка акчасы, бер генә тыныч көне. Барлары: «Гениальный» улы, идиот ире. (Сөекле көлә.) Җәннәт. Бала алдында шундый сүзләр! Лотфи. Сөекле бала яшеннән узган инде. Шулай бит, кызым? Җәннәт (ачуына сыеша алмыйча). Котыртма! Котыртма баланы! Бозып бетердең син аны, идиот! (Сөекле бердән көлүдән туктый. Лот- фига да бик уңайсыз, ләкин ул түзә белә.) Лотфи. Әйтер идем инде... Үзең әйтмешли «бала» бар. Сөекле (ялынгандай итеп). Әнкәй, җитәрегез... Җәннәт (җикереп). Җитми! Биби әби керә. Биби әби. Нәрсә җитми?.. Җәннәт (бердән үзгәреп). Безнең Лотфи әйтә: «Бадамшин дачасы кебек дача булса, миңа шул җитә» ди. Мин әйтәм, әйбәт тормыш кору өчен ул гына җитми, дим. Биби әби. Безнең Галия дә шундый. Бер дә барга риза булмас. Әле тегесе җитми, әле монысы ошамый. Гел бәхәс. Җәннәт (гаять кызыксынып). Бәхәс?! Кем белән? Лотфи (кисәтеп). Җәннәт! Җәннәт. Хатын-кыз сүзенә тыгылма! Биби әби. Үзара. (Чәй парлый.) Җәннәт. Бәхәссез, талаш-ызгышсыз яшәүнең ни кызыгы! Иртә- кпч рәхәтләнеп бер кычкырышмасам, башым авырткан кебек була минем. Вафа Бадамшин керә. Ул киндер костюмнан. Аягында резина итекләр, башында киез эшләпә. Бер кулында кармак, икенчесендә бәләкәй чиләк. Вафа. О... Кемнәрне күрәм! Кунаклар! Кунакларның да иң кадер- леләре! Хуш килдегез, хуш килдегез! Лотфулла дус, кем әйтмешли: ничә җәй, ничә кыш?! Җәннәт ханым, сез шундый матур... Бигрәк тә менә бу сыланып кына торган чәчәкле-гөлле чудный күлмәгегез. Кадерли, кадерли үзегезне Лотфулла! Ә бу гүзәл? Кызыгыз, әлбәттә, чын мәгънәсендә Сөекле!. Лотфи. Ә балык? Вафа. Балык? A-а, балык дисеңмени әле син? Балык бар ул бездә. Каптырган чакта каушап, югалып каласың икән. Мин дә, каушавымнан, каптырган балыкларымны чиләккә саласы урынга кесәмә салыпмын. Менә. (Кесәсеннән бармак буйлыгы балык чыгара.) Лотфи/ О... Нинди зур! Вафа. Көлмә, дус кеше! Зурысын да каптырган идем. Менә шундыен. Җир йотсын! Качты, явыз! Лотфи. Качкан балык зур була инде ул. Вафа. Нәрсә басып торабыз әле без? Әни җаным, самоварың әзердер бит? Әнә, Галия дә кайта! (Галиягә карты бара.) Талиякәй, күр, кемнәр килгән! Галия. Жанетны күрмәгәнгә дә ни гомер. (Күрешкән арада күзе Сөеклегә төшә.) Кызыгыз?!. Нинди үскән ул. И Р Биби әби. Хәзерге яшьләр тиз үсә. Безнең Фәнзаман да егет оулды. • Вафа. Әни җаным, сүз белән сыйлама безне. Биби әби. Кунакларны өйгә чакырыгыз. Анда җиләсрәк (Самоварны алып кереп китә.) Ьафа. Әйдә. Лотфулла дус. Изге эшләр чәй белән башланып китә бит. (Барысы да өйгә уза. Вафа артта кала һәм ишарә ясап Галиягә оә калырга куша.) Сизәсеңме, Галиякәй, нинди план белән килгәннәр болар? Галия. Кызларын күрсәтергә димәкче буласыңмы? Вафа. Ну, яратам да, җир йотсын, шул гадәтеңне. Әйтәсе фикерне әйтмәс борын тотып аласың. Г а%л и я. Нишләп бу кадәр куандың әле син? Вафа. Куанмыйча! Икесе дә буйга җиткән, икесе дә... Галия. Кемнәр — икесе дә? Вафа. Ну инде. Галия, әле генә мактадым үзеңне. Кемнәр булсын? Лотфилар белән кодалашу начар булыр идемени? Галия. Вафа, кайчан гына син җитди эшләргә җиңел каравыңны ташларсың икән. Вафа. «Җитди эшләр». Ата-бабадан килә! Яшьләрне өйләндерүне проблемага әйләндермәгез инде. Син менә спорсыз гына әйт: балаларыбыз да, үзебез кебек, бәхетле тормышка хаклымы, юкмы? Алар бит инде әнә ничек буйга җиттеләр. Галия. Бәхетле тормыш өчен буй гына аз. Вафа. Аңлыйм. Акыл кирәк дисең инде син. Булыр! Тормыш акылга утырта, ди ич Маркс. Галия. Өйрәтә. Ә менә кайберәүләрне өйрәтми, күрәсең. (Өйгә уза.) Вафа (аның артыннан). Бар кеше дә бер акылда түгел инде анысы. (Абайлап.) Чү, кайберәүләрне дип кемне әйтә ул? Мине әйтмәгәе?!. Юк ла. Нишләп мине әйтсен. Мин акылсызмы?! Киресенчә. Миңа калса, мин әле бераз артыграк акыллымын. Лотфи белән Җәннәт чыга. Лотфи. Вафа дус, кул юып аласы иде. Вафа. Рәхим итегез. Менә юынгыч. Менә... сөлгеләр. Бераз дымлы икән. Хәзер мин сезгә сөлгенең корысын чыгарам. Кереп китә. Җәннәт. Күрдеңме, ничек бөтерелә? Лотфи. Ә ни өчен бөтерелергә тиеш ул? Җәннәт (үртәп). «Ни өчен». Буйга җиткән кыз атасы була бел, ичмасам. Ишетмәдеңмени Галия нәрсә диде? Лотфи. Нәрсә ди? Җәннәт (тузынып). Әйтер идем инде... Лотфи. Әйтмисең шул. Табышмак теле белән сөйләшәсең. Җәннәт. «Кызыгыз үсеп буйга җиткән» диде бит. Лотфи. Дисә? Мин монда бәйләнерлек берсүз дә тапмыйм. Җәннәт. Әй, мокыт та син, ә? Ул бит моны төрттереп әйтә. Лотфи. Бернинди төртке сизмәдем. Җәннәт. Көн кызуы миңгерәттеме әллә сине... Лотфи. Мин үзем сиңа шундый сорау бирмәкче идем. Галия (кулында кыр чәчәкләре). Кайсыгыз изге эшне? Лотфи абыйдыр әле? Л о т ф и. Жанет тәкъдиме. уйлап тапты мондый Җәннәт. Туганлашырга теләп әйтә бит ул моны. Лот фи. Әйтсә?!. Изге теләк! Туганлык ул коммунизм төзүченең мораль кодексында да язылган. Җән н ә т. Язылган да булгач! Бик яхшы. Язмыштан узмыш док диләр бит әле-. Лот фи. Монысы идеализм. Җәннәт. Я, нәрсә дисең? Л о т ф и. Идеализм дим ич. Җәннәт. Кызыңның язмышы турында сорыйм мин синнән. Лотфи. Кызның язмышы, син уйлаганча, кул юган арада хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Җәннәт. «ЛАәсьәлә», «мәсьәлә». Шушы сөлге белән... (Кулындагы сөлге белән кизәнгәндә сөлге тотып Вафа чыга.) Вафа. Җәннәт ханым, менә корысы... корысы. Лотфи. Ну вакытлы китердең, Вафа дус, сөлгенең корысын. Галия чыга. Гали я. Чәйгә рәхим итегез, ә чәйдән соң Иделгә таба төшәрбез. Җәннәт. Галия җаным, мин бит сиңа бер бик изге йомыш белән килдем. Галия, йомыш белән? Җәннәт. Бик изге бер теләгем бар. Безнең Лотфи әйтә, коммунизм төзүчеләр теләге, ди. Галия. Чынлап та әйбәт теләк икән. Җәннәт. Менә тыңла әле син башта. (Сөйләшә-сөйләшә кереп китәләр.) Вафа. Лотфулла дус, чәй алдыннан бераз мәйләп алуга ничек карыйсың? Лотфи. Арслан тотарлык кына булса ярый. Вафа (бик кәефе килеп). Ну яратам да, җир йотсын, үзеңне. Киттек арслан тотарга! Өйгә кереп китәләр. Капкадай Фәнзаман белән Г а д и н кайтып керә. Га дин.. Бәхетем шундый күрәсең. Нинди шигырьдә әле? Былбылга куям тозакны, Бәхетемә козгын төшә. Ә миңа бернәрсә төшми. Барысы да юкка чыга. Югала. Фәнзаман. Кайгырма. Син бик өлгер бит. Монысы югалса, башкасы килеп чыгар! Гадин. Көтеп тор... математика китабыңны тотып. Өйрәнгәнсең хыял белән яшәп. Тормышта ул бар нәрсә дә син дигәнчә булмый. Кинода гына була! Фәнзаман. Булмаган нәрсә, гомумән, үзе тормышта булмый. Гадин. Ягъни, синең фәлсәфә буенча, кул кушырып, көтеп утырырга кирәк. Шулаймы? Шул чагында инде үзеннән-үзе менә шушы болдырдан килә дә чыга. Сөекле чыга. Гаднн ышаиырга-ышаимаска да белмичә, аптырап кала. Сөекле. Исәнмесез! Гадин. Ул! Фәнзаман. Гафу итәсез... ничек булды әле бу? Сез кайдан килеп чыктыгыз? Сөекле. Кайдан булсын. Менә шушыннан. Фәнзаман. Шушыннан? Кызык, ә? Кем буласыз? Сөекле. Минме? Мин... мин булам. Г а д и н. Әйе, бу — ул! с. ә.- № ;. ' Сөекле. Мин шул. Фэнзама и. Кем син? Сөекле. Куиак кызы. Фанза м а и. Куиак кызы?! (Г адинга.) Бу — ул! Г а д и н. Ул шул! Фәнзаман. Аңламыйсың, бу — ул! Мии әйткән куиак кызы. Гадин. Син үзең аңламыйсың. Бу —> ул! Мии әйткән кыз бу. Фанзама и. Нинди син әйткән? Гади н. Сөекле! Фәнзаман кинәт туган кызыксынудан сүзсез кала. Сөекле (хәтерләп). A-а, бу — сез?!. Гадин (Фәнзаманга). Аңладыңмы инде? Фәнзаман (бердән үз хәленә кайтып). Ә син «булмый» дисең. (Үз-үзенә.) Әйяй, матур кыз!.. Гадин (Сөеклегә). Менә без тагын очраштык. Сез мине таныйсыз бит? Хәтерегездәдер? Бер көнне. Универмаг алдында, аннары эчендә. Теге... ни... радиотоварлар саткан төштә. Хәтерлисездер? Пластинка да уйнаталар иде... «Ак каеннар, ак каеннар, тра-ра-ра-ра-ра...» Сөекле. Әйе, әйе... Сез ни атлы идегез әле? Г адин (атлыгып). Гадин! Стильно! Модерн!.. Ә менә ул... Фәнзаман. Фәнзаман! Сөекле (Фәнзаманга). Сезмени ул?! Гадин. Ул түгел, мин! Сөекле. Ха-ха... ЛАенә кызык! Г адин. Мин шуны әйтмәкче булам: ни... теге... сезне күрүче, ул— мин!.. Күреп... ни булучы да... юк, монысын сразы әйтә алмыйм... Фәнзаман. Гашыйк булучы да ул! Сөекле. Нинди гашыйк? Фәнзаман (берьюлы җавап таба алмыйча). Нинди... Но нинди була соң? (Гадинга.) Нинди гашыйк әле син? (Бердән исенә төшереп.) Ә белдем! (Муеныннан сызып күрсәтә.) Әйе. Тик ул моны әйтә генә» алмый. Сөекле. Сезнең белән нинди күңелле. Беләсезме нәрсә? Икесе берьюлы. Нәрсә? Сөекле. Әйдәгез күл буена, чәчәкләр җыярга! Гади и (атылып). Әйдәгез!.. Фәнзаман (атлыгып). Мин сезгә чәчәкнең менә дигәнен... Г а д и н (җитди). Оныттыңмы?! Ф ә н з а м а н. Нәрсәне? Г'адин. Сиңа 15 бит укыйсы бар! Фәнзаман. Уку качмас. Болай да укый-укый җенләнеп беттем инде. Сөекле. «Җенләнеп?» Ә ул ничек-була? Гади и. Күрмисезмени? (Фәнзаман янына килеп.) Кара әле, егет, син чынлап та җенләнә башладың. Ф ә н з а м а н. Минем аңа чәчәк бирергә хакым юкмы әллә? Гади н. Барыбер алмый ул синнән. Фәнзаман. Ә?!. (Сөеклегә.) Хәзер, бер генә минут! Күрербез! (Чабып уңга таба китә.) Сөекле. Нинди кызык ул. Гадии. Җитенкерәми. (Чигәсенә бармагы белән боргычлап күрсәтә.) Сөекле (курка төшеп). Ә-ә?! Гадин. Ишетмәдегезмеии? Үзе дә әйтеп бирде ич: «Укый, укый. ж( иләнеп беттем», — диде ич. Сөекле. Әйтте шул. (Бердән.) Ай, сез мине куркытасыз. Гадин. Курыкмагыз! Мин булганда берәүдән дә курыкмагыз. Мин; шундый батыр... Сөекле (шикләнеп). Сез дә... ни... * Гадин. Ни? Сөекле. Аның кебек... (Чигәсенә боргычлап күрсәтә.) Г а д и н. Что сез!.. Мин әле сәп-сәламәт, өйләнмәгән егет! Ә сез? Сөекле. Нәрсә? Га ди и. Кияүгә чыкмагансыздыр бит? Сөекле. Что сез?! Но, мечтаю! Гади н. Мечталар бер икән! Әйдәгез! (Кулыннан алып чыгып китә. Фәнзаман роза чәчәген тотып чыга.) Фәнзаман. Менә чәч... Киткәннәр! Мине ’калдырып качулары булдымы икән? Ә кыз матур! Менә нинди фәрештә икән син, кунак кызы? Белгән шул Гадииның күзе кемгә төшәргә. Ә нишләп Гадин? Безгә килгән кунак кызы ла ул. /\ртларыннан чыгып китә. Сәхнә буш тора. Ачык тәрәзәләрдән радио тапшырган ял концерты ишетелә. Галиулла белән Вәлиулла абзый күренә. Алар берәр бәйләм чыбык-чабык күтәргәннәр, йөкләрен бер читкә китереп куялар. Галиулла. Менә тагы бер файдалы эш эшләп ташладык. Вәлиулла (өстәл янына килеп утыра). Әйдә, кода, утырып ал, чак кына ял да булыр. (Галиулла утыра. Вәлиулла шашкага карап-ка- рап ала.) Вәлиулла. Әллә, мәйтәм, нитәбезме?.. Г алиулл а. Нитәбезме? Вәлиулла. Менә бу күләгәдә әйбәт булыр иде диюем. Җиләс,, кансерты да колак төбендә генә. Галиулла. Тез. давай. (Бердән.) Тик кара аны, кансирт-мансирт дип зиһенне чуалтмаска! Вәлиулла. Ход минекеме әле? Галиулла. Нишләп синеке булсын. Ход минеке! Вәлиулла. Ничек синеке! Галиулла. Ничек булсын. Соңгы пешканы кем сугып алды? Вәлиулла. Ярый, әйдә, син дигәнчә булсын. Г а л и у л л а., Син, Вәлиулла кода, «син дигәнчә булсын» дигән «булып, скидка ясама, яме? Без кешенең бер генә пешкасын алмыйбыз, үзч пешкабызның да берсен генә дә бирмибез, дип әйткән ди Рәшит НәҗЯрый, әйдә, бирмә. йөре. йөрибез аны. (Ход ясый.) Булдымы? Булды. Булды дисең инде, ә? Булды дим. Фук! Нинди фук? Фук нинди була? Бая бер әйтеп аңлаттым бит. Куй урынына кире! (гайрәт белән). Нишләп куйыйм икән хәләл пёшДөрес уйнамаганбыз. Ход синеке булган. Юк инде, кем, товарищ кода! (тузынып). Уйнамыйм! Капитуляция! (Фәнзаман күренә.) Улым, Фәнзаман, Фәнзаман. Әй, куегыз сана! Шашка кайгысымыни хәзер миндә». метдинов. Вәлиулла. Галиулла. Вәлиулла. Галиулла. Вәлиулла. Галиулла. Вәлиулла. Г ал и ул л а. В ә л и у л л а. Галиулла. В ә л и у л л а капы?!. Г а л и у л л а. Вәлиулла. Г а л и у л л а В ә л и у л л а. килче... Вәлиулла. Беләм ансын, улым. Сии бик алай өзгәләнмә. Әйткәнем булсын: ^ерәсең дә керәсең. Ихлас! Фәнзаман. Кая керәсең? Вәлиулла. Кая дип... шул инде... Теге Мәскәү каласындагы укуга. Фәнзаман. Ә-ә... Аны әйтәсеңмени? Эх, дәү әти, көтмәгәндә-уй- ламаганда яңа кайгы килеп чыкты әле монда. Вәлиулла. Чыга инде ул. Кайгы кайгыга охшамый, урыны бер дә бушамый, ди безнең халык. Тик син аңа ирек бирәсе булма. Ату аяктан егарлык көче бар аның. Ихлас! Г а л и у л л а. Иөр, әйдә! В ә л и у л л а. Йөрибез, кода. Уйный башлыйлар. Фәнзаман. Чынлап та, дәү әти әйтмешли, нишләп мин ирек би- рәм әле? Ярый. Гадин, карап-карыйк, кем чәчәге булыр икән кызның кулында. Чыгып китә. Биби әби күренә, кулында буш самовар. Биби әби. Берне бушаттылар. Җәйге кызуда чәй эчелә Эч тә тирлә, эч тә тирлә. «Үзе бер озын гомер—тирләп чәй рең» дип җырлый иде әле бер көн радио. (Самоварга чыра телә.) Уеныгыз .ничегрәк соң? Тавышыгыз чыкмый, югыйсә. Әнә шулай, әйбәт кенә, тату гына, талашмыйча уйнасагыз... (Тегеләрдән бер тавыш та ишетмәгәч, артына әйләнеп карый.) Ник дәшмиләр болар? Чү, раббем мәүлә, йоклап утыралар түгелме? Хи-хи-хи... Рәтләре калмаган шул бу пенсионерларның. Тукта, кызык итим әле бер. (Алларындагы шашкаларын алып Вәлиулланың артына яшерә, үзе болдыр баганасына ышыкланып карап тора, тегеләр тиз уяныр төсле күренмәгәч, самовар трубасын төртеп аудара, тавышка картлар сискәнеп уяналар.) Г а л и у л л а. Вәлиулла Г а л и у л л а Вәлиулла йөрергә! Гали у л л а. .шашкалар юк.) В ә л и у л л а. Г а л и у л л а. Вәли ул л а. Гали у л л а. Вәли у л л а. Галиулла. ____________________ , 'да шашкалар.) Менә җир йота инде хәзер үзеңне патрахаларың бе- .лән. Вәлиулла. Зрә иитирисни булып чыкты бу, әй! Ә-ә... Белдем: синең эш бу, кода! (Бармак яный.) Галиулла. Нервыга тимә! Вәлиулла. Ничек булды соң бу? Галиулла. Анысын син әйт инде. Вәлиулла. Ә-ә, без, кода, төшебездә урыппарыбыздан күчеп утырганбыз. Ихлас! Галиулла. Андый җүләр каккан төш булмый. Вәлиулла. Хәзерге заманда булмый дисеңме? Гел атом бумбасы шартлатып торалар... инде ул. эчкәннәӘллә җил купкан инде? (киерелә). Әй-яй тәмле калгыткан, кода! (иснәп киерелә). Әйтмә дә инде. (аңа ияреп исни). Эх... әйбәт тә соң! Әйдә, йөр, сиңа Йөрибез аны. (Ход ясарга булып алдына караса. Куй урынына! Нәрсәне «куй урынына»? Белмәгәнгә салыша, дискет.. Бәй. шашкылар кайда? И-и, оста кылана да. Артист. Җир йотсын, кылансам! Я әле, тор әле!.. (Вәлиулла урыныннан тора, артын- Биби әби (пырхылдап көлеп җибәрә). Әй ходаем... Утыралар тузга язмаганны сөйләп. Ниткән атом бумбысы булсын? Мин ул. Галиулла. Алты дистәгә җитеп алты мыскал акыл кермәсә керми икән бу хатын-кыз җенесенә. Биби әби. Нишләп кермәсен. Акылга утырттым бит әле^үзегезне. Кунаклар янына чәйгә керегез. Вәлиулла. Кунаклар? Биби әби. Вафаның иске танышы. Бик әйбәт кешеләр. Хатыны Жанетта атлы. Вәлиулла. Французлармыни? Биби әби. Нишләп французлар булсын. Вәлиулла. Ә-ә... Кыз ягы килде мени? Әйдә, кода, безнең хәлдәге кешегә чәй бик шифалы хәзер, йокыны ачып җибәрер. Ихлас! Галиулла, һай-һай... Әгәр без утырган җирдә йокы симертеп гадәтләнсәк... Вәлиулла. Тыныч кына картаю шулай була инде ул. Галиулла. Тыныч кына кәҗә тәкәсе картая, ди. Аның да үз кайгысы бар икән: корсак кайгысы. Ул бит, Вәлиулла кода, кайгы дигәнең син аны көтсәңкөтмәсәң дә туып кына тора. Ишетмәдеңмени Фәнзаман нәрсә диде?!. Вәлиулла (әле генә ишеткән төсле, бердән). Ә-ә... Әйе, әйе. «Көтмәгәндәуйламаганда яңа кайгы килеп чыкты»,—диде түгелме соң?! Галиулла. Менә шул инде, алайса. Аңладыңмы?! Вәлиулла. Аңламыйча. Баштан кичкән хәлләр. Пәйгамбәрләрдән калган. Галиулла. Пәйгамбәрләрнең башка кайгысы булмаган шул, вузга керергә дә кирәкмәгән... Вәлиулла. Дөрес инде анысы. Галиулла. Дөрес дисең икән, бик ыржайма. Кызны күрик әле. Вәлиулла. Чебештер инде, чебештер. Галиулла. Ә баш-күзне әйләндерерлек. Вәлиулла. Әйләндерерлек. Алла сакласын. Галиулла. Мондый эшләрдә аллага ышанып утыр син. Вәлиулла. Нишләргә кирәк соң? Галиулла. Фәнзаман белән сөйләшергә кирәк. Вәлиулла. Кирәк. Түлке сүзне син башларсың кода, яме? Галиулла. Шүрлисеңме? Вәлиулла. Шүрләмим. Син формасын килештереп сөйли алганга әйтәм. Галиулла. Шулай дисәң генә. Егетне очратасы иде. В ә л и у л л а. Идел буена төшкәндер. Галиулла. Әйдә, бүрәнәләр җыючы булган булып, без дә бер әйләнеп кайтыйк. Очратып та куярбыз. Мондый эштә ашыгырга кирәк. Чәй качмас! Чыгып китәләр. Өйдән сөйләшә-сөйләшә Галия белән Җәннәт чыга. Җәннәт. Ашыгыч эш түгел әле ул хәтле. Быел булмаса, киләсе ел бар. Уку качмый ул. Син әллә яшьләрнең үз теләкләре юктыр дип беләсеңме? Галия. Фәнзаманның бердәнбер теләге — Мәскәү университетына керү. Җәннәт. Сезнең Вафа үткен кеше. Үзе җайлар әле. Галия. Уку ул җайлау юлы белән эшләнми. Җәннәт. Ничек кенә эшләнсә дә, бер нәрсәне яхшы беләм: кайгыра торган заманнар узды. Узды, Галия җаным! Тормышыбыз мул, яшәвебез күңелле, көннәребез иркен. Хәзер без, аналар, бер нәрсә турында гына кайгыртырга тиешбез: балаларыбыз да үзебез кебек бәхетле яшәсеннәр. Биби әби чыга. Биби әби. Кызым, Галия, син бу Фәнзаманны кайгыртасыңмы азрак? Иртәдән бирле бер нәрсә капканы юк. Җәннәт (киная белән). Фәнзаманга гел аны кайгыртып торучы якын дус та кирәк шул! I а л и я. Китапларын алып болын ягына төшә торган гадәте бар иде. Күрүче булмадымы икән? (Капкага уза.) Җәннәт. Ял көнендә дә китап! Биби әби. Мин дә шуны әйтәм. Колакларына да элмиләр. Хәзерге яшьләргә китап булса, ашауларын оныталар. Безнең Фәнзаман китапны ятканда да ястыгы астына куеп ята. Әнә, кайсыдыр килә дә, . ахрысы. (Самоварны алып кереп китә. Сөекле чабып керә һәм әнисенә .сарыла.) Җәннәт. Чү, кызым, буып үтерәсең!.. Сөек.ле. Ах, әнкәй, шатлыгымнан буып үтерергә дә әзер мин сине. Җәннәт. Шатлыктан кеше буалармыни? Сөйлә. Мин дә шатланыйм. Сөекле. Шатланырсыңмы икән? Җәннәт. Кайсы гына ана үз баласының шатлыгын уртаклашмас. Сөекле (йөзен әнисенең күкрәгенә яшерә). Ах, әнкәй!.. (Әнисенең колагына үрелеп нәрсәдер пышылдый.) Җәннәт. Тагы бер әйт әле, кызым. (Сөекле тагы үрелеп пышылдый. бу юлы сүзләр ишетелерлек булып яңгырый.) Сөекле. Әни жаным, без таныштык. Ул миңа үзенең мәхәббәтен сөйләде. Күл буенда. Җәннәт. Ничек сөйләде? Сөекле. Әем лә, оялам. Җәннәт. Әниеңнән оялма, кызым? .Сөйлә. Ишетмәгән сүзебез, белмәгән эшебез түгелдер әле. Сөекле. «Мин сезне Казанда ук күреп гашыйк булдым», ди. «Сез минем бәхетем», ди! Җәннәт. Син нәрсә дидең? Сөекле. Ни дияргә дә белмичә тордым, шулай, түбән карап. Җәннәт. Шунысы җиткән! Сүзсез түбән карап тору да бик күпне аңлата ул, кызым. Сөекле. Син аңлыйсың шул, әни жаным. Ул аңлармы икән? Җәннәт. «Сез минем бәхетем!» — дип әйтә алган кешене аңламый дип булмый инде. (Галия күренә.) Бар, кызым, аңлашуыгызны дәвам итегез. (Сөекле йөгереп чыгып китә.) Г а л и я. Күргән кеше юк. Әллә кайда бу бала?! Җәннәт (тантаналы-куанычлы тонда). Әле генә .«күргән кеше» килеп әйтеп китте. Галия, җаным, бер дә «әллә кайда» түгел, күл буенда. Аннары син уйлаганча, китап белән дә түгел икән... Галия. Аңламыйм. Җәннәт. Аңларсың әле. Балалар аңлый башлаган ич, әнә! ПӘРДӘ ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ Шул ук сәхнә. Җилкапкада, Сөекленең чыгуын көтеп, Г а д и н басып тора. Муенына сөлге аскан. Сөекле күренә, ул да сөлге тоткан. Ике пәрдә арасында бер сәгать вакыт узган. Гадин. Әйдәгез, мин сезне көтәм! Сөекле. Әз генә көтик. Хәзер ул да чыга! Г а д и н. Кирәкми!.. Ф эн з а м а н керә. Ф ә и з а м а и. Сөекле!.. Гадин (кызның кулыннан алып). Без киттек! Сөекле (Фәнзаманга). Ә сез? Ф ә и з а м а и. Минем... сезгә сүзем бар. Гади н. Фәлсәфә! Фәнзаман (Гадинга). Син бара тор. Гадин. Ә син кала тор! Сөеклене алып чыгып китә, кыз сүз әйтергә дә өлгерми. Фәнзаман (ачу белән ыргылып). Ну мин сине! Әллә көнләшәм т япде? Г алиулла белән Вәлиулла урам яктан килеп керәләр. Вәлиулла. Менә! БирӘхМ дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигәндәй, Фәнзаман улым, сине эзлидер идек. Фәнзаман. Әйттем ич инде, миндә хәзер шашка кайгысы түгел, дип. Вәлиулла. Бездә дә шашкы кайгысы түгел. Ихлас! Чү, Фәнзаман... Улым... Фәнзаман тегеләр узган якка китә. Галиулла. Алыштырдылар да куйдылар егетне. Вәлиулла. Менә сиңа чебеш. Бөркеттәй егетнең башын-күзен әйләндерде бит. Шулай инде. Ул халыкка бер күзең төшсә, тавык-чебеш дип тормыйсың. Баштан кичкән историе. Япун сугышы елы булдымы икән, бер чак шулай... Галиулла. Ташласана шул әрхири заманы историясен. Бүгенгене кайгырт син. Эшләр тирәнгә китеп бармагае. Вәлиулла. Китсә китә инде, йөрәккә кушып булмый. Үз автобиографиямнән примир китереп әйтсәм... Лотфн чыга, кулында резина баллон. Лотфи. Су керергә бармадыгызмыни, абзый кешеләр?! Галиулла. Су керү кайгысы түгел әле монда, Лотфи туган. Лотфи. Аңлашыла. Галиулла. Нәрсә аңлашыла? Лотфи. Тырышып йөрүегез. Галиулла. Без дә тырышмагач!.. Без бит дәү әтиләр. Лотфи. Юкка тырышасыз, дәү әтиләр! Кызның әтисе буларак әйтим инде, алайса, бу мәсьәлә минем өчең хәл ителгән. Галиулла. Хәл ителгән, дип... Без каршы моңа! Лотфи. Зарар юк. Шулай каршы булып, янып-көеп йөрерсез-йө- рерсез дә, үзегез үк килешерсез. Галиулла. Юк инде, Лотфи туган, без мондый уйланмый эшләнгән эшләр белән килешә алмыйбыз. Вәлиулла. Килешә алмыйбыз. Ихлас! Лотфи. Килешергә кирәк. Күрәсез бит нинди заманнарда яшибез. Галиулла. Бик күрәбез! Күргәнгә борчылабыз да. Менә сез заман дисез, ә үзегез искегә борасыз. Лотфи. Аңламыйм. Галиулла. Дөресен әйткәч «аңламыйм»мыни? Лотфи. Чын күңелемнән әйтәм: аңламыйм! Вәлиулла. Кода,ч сии, кызмыйча гына, әйбәтләп кенә, формасына китереп аңлатыр идең. Галиулла. Аңлатасы да юк. Әйтегез инде, алайса, шундый бөек эшләр заманында яшьләргә укырга кирәкме? Л от фи. Бик кирәк. Г а л.и у л л а. Хезмәт итәргә кирәкме? Лотфи. Бик кирәк. Г а л и у л л а. һөнәр белергә кирәкме? Лотфи. Бик кирәк! Галиулла. Ә моңа ирешер өчен нишләргә кирәк? Лотфп. Вакытсыз өйләнү кебек мәгънәсез эшләрне баштан чыгарып торырга кирәк. (Картлар, аптырабрак, сүзсез торалар.) Г а л.и у л л а. Вәлиулла кода!.. Вәли у л л а. Әйе, Галпулла кода! Л о т ф и. Сез шуңа каршымы? Галиулла. Лотфи туган, сез бит безнең фикерне әйтәсез. Л о т ф и. Мин үз фикеремне әйтәм. Вәл иулл а. Бер фикер кешеләре булгач, нишләп киртә җимерәбез- әле? Лотфи. Киртә җимерәсе алда әле. Бу йортта безгә каршы фикер- леләр дә бар. Г а л и у л л а. Беләбез. Лотфи. Әнә аларның иң усалы безгә һөҗүмгә килә. Вәлиулла. Галиулла кода, китеп торсак ничек булыр? Галиулла. Әһә, тез башларың калтырый башладымы? Вәлиулла. Ничә әйтсәң дә хатын-кыз бит. Баштан кичкәнгә- әйтәм. Лотфи. Әйе, сез китеп торыгыз. Үз хатыным белән мин үзем аңлашырмын. Югыйсә, аның исеме Җәннәт булса да, җисеме зөбаныйдан кнм түгел. Вәлиулла (ашыктыра). Әйдә инде!.. * Картлар китәләр. Өйдән Җәннәт чыга. Җ ә н--н ә т. Лотфуш, ишеттеңме? Л о т ф и. Ишеттем. Җәннәт (ачылып). Әллә сиңа да сөйләдеме? Лотфи. «Сөйләдеме» түгел, сөйләделәр. Җ ә н н ә т. Нәрсәне әйтәсең син? * Лотфи. Җәннәт, мин сиңа тагы бер кат әйтәм, кил, зинһар, тыңла мине, һәртөрле «кодалашулар» турында сүз куертма. Иртә, аңлыйсыңмы, иртә әле. Җәннәт. Бу кадәр дөньядан хәбәрсез кеше булыр икән! Ишет инде алайса, яшьләр бер дә «иртә» дип тормаганнар. Күрешкәннәр, танышканнар, вәгъдә дә бирешкәннәр. Лотфи. Аның ише мыексыз чак вәгъдәләренә без дә вакытында бик юмарт идек. Җәннәт. Ха-ха-ха... Синең койрыксыз вәгъдәңә ышанган тилене күрәсе иде бер. Лотфи. Күрәсе дә юк. ЛАенә, басып торасың ич. Җәннәт (ярсып). Ярый. Күрербез! Лотфи. Соң инде. Сиңа хәзер .буйга җиткән кызыңның койрыксызвәгъдәләргә алданып куймавын кайгыртучы ана булырга кирәк. Җәннәт. Бар кешене дә үз аршиныңа үлчәмә. Фәнзаман тәрбияле егет. Лотфи. Әйе, бик тәрбияле егет. Шуңа күрә бик матур сүз әйткән дә. Җәннәт. Ансыи үзең дә беләсең икән. Лотфи. Белмичә. Ул сүзләр яшьләр өчен тормыш девизы булырлык: «Кәҗә суйган кебек аяк-кулымны бәйләп кычкырта-кычкырта өйләндерсәгез дә өйләнмим». Шәп бит, ә?!. \ — ----------------------------------------------------------------------- Җәннәт (бердән шаркылдап көләргә тотына). Ха-ха-ха-ха... Әй ходаем, нишләп бу ирләр шул тикле ваемсыз булалар икән? (Көлүеннән туктый.) Алайса, Лотфуш, син инде Фәнзаманның ниләр дигәнен кызыңнан сора! Лотфи. Җәннәт, аңла сип... Җәннәт. Я, житәр, «аңла, аңла». Менә син үзең аңла инде алайса. Мин ничек теләсәм, шулай булачак. Минем кызым! Җәннәт кызы!.’. Лотфи (кисәтүле). Алайса нык бел, Җәннәт, миңа каршы көрәш башлыйсың икән, мин аны кабул итәм һәм әйтәм: бу көрәштә бер генә адымга да артка чигенүне мин уема да китермим. Җәннәт. Ах, шулаймы?.. Алайса мин дә әйтәм... (Галия чыга.) Гали я. Нәрсә әйтмәкче идегез? Җәннәт. Лотфушны су керергә чакырам да... Галия. Барыгыз, Лотфи абый, Вафа да көтә торгандыр анда. Лотфи. Барабыз, барабыз. Менә бу йөзгечкә һава гына тутырдым. Галия. Әллә батудан куркасыз? Лотфи. Үзем өчен түгел. Җәннәтем батмагае дип куркам. Чыгып китәләр. Г а д и н керә. Кулында роза чәчәге. Гадин. Галия апа, Сөекле кайтмадымы? Галия. Сез бергә киттегез ич бая. Га ди и. Әйе. Кайтышлый, мин роза чәчәген өзәр өчен бакчабызга кереп калган идем. Галия. Роза чәчәге? Гади и. Әйе. . Галия. Кемгә? Г адиң. Аңа, Галия апа, без бит аиың белән иске танышлар. Г алия. Шулаймыни? Гадин. Казаннан ук танышлар. Вәгъдәбез дә бар. Галия. Вәгъдәгез дә бар?.. Котлыйм... Гадин. Котлыйсыз да бит... Менә Фәнзаман арага керә. Таһир Зөһрәдәге кара гарәп диярсең. Галия. Фәнзаман арагызга кермәс. Ул укырга керә быел. Г а ди и. Кызны күргәч, барысын да онытты. Ну мин бит аны аңардан алдарак күргән. Галия. Шулай, әлбәттә, кыз үзе дә сезне яраткач... Гадин. Ярата. Үлеп. Менә сез нинди әйбәт апа шул, Галия апа. Галия. Ә кызның әнисе?.. Гадин. Сөекле бүген үк әнисе белән сөйләшергә булган иде. Галия апа, сез ничек карыйсыз мондый эшләргә? Галия. Бик әйбәт. Сиңа укырга түгел бит?.. Гадин. Юк ла. Җиде класс җиткән миңа. Галия. Әгәр шулай дисең икән, өйләнү синең өчен файдадан башка нәрсә китермәс. Гадин. Аннары, әни дә картайды. Бер белгәне: өйлән дә өйләп! (Буш самовар күтәреп Биби әби чыга, боларның сүзе бүленә.) Галия (ымлап). Әйдә, мин сезгә сораган китабыгызны бирим әле. (Өйгә кереп китәләр. Тәрәзәләрдән радиода ял концертының дәвамы ишетелә. «Су .буе» уйнала. Биби. әби . самоварга су сала.) Биби әби. Кешене күрми торып фикер йөртеп булмый икән. Ярын әле, Фәнзаманның уе укуда. Мин инде аны, үземчә. тормыш корырга, көн күрергә бик җитез кыздыр дип уйлаган идем. һай. һай. җил какканрак нәстәгә охшаган. Кем белә тагы. Кешенең кыяфәтенә карап кына да әтсинке ясап булмый инде анысы. Әйттем исә кайттым, тәүбә, тәүбә! Сөекле керә. Сөекле. Нәрсә сөйләнәсең, әбием? Биби әби. Сине мактый идем, кызым. Сөекле. Мине мактый идең? Кемгә? Биби әби. Менә шушы самоварга. Сөекле. Самоварга?! Ой, умираю, билләһи. Минем урында башка берәү булса, ачуланыр иде. Самоварга мактыйсың дип. Мин ачуланмыйм. Картларны хөрмәт итәргә кирәген мин бит .яхшы беләм. Биби әби. Әйбәт инде анысы. Хөрмәт дисең икән, сүземне тыңлар идең, кызым. Сөекле. Тыңлап торам бит менә. Биби ә б и. Әйбәт кенә кыз лабаса син! Әйбәт күлмәгең дә бардыр әле? Сөекле. Син бит, әбием, аңламыйсың. Культурадан артта калгансың. Ә безгә алда барырга кирәк. Биби әби. Алда барахМ дип, көпә-көндез чалбар киеп, тарамаган баш белән албастыланып йөрер хәлем юк инде анысы. Сөекле. Менә кызык булыр иде! (Сумкасыннан папирос чыгарып кабыза.) Биби әби. Тәмәке дә тартасыңмы? Сөекле. Тәмәке түгел, папирос. Тартмыйм, кыйланып кына карыйм. Фасон өчен. Биби әби (ачуына сыеша алмыйча, иске читек балтыры белән самоварны өрдерә). Фасоның кадалып киткере!.. Гаднн керә. Кулында китап һәм роза чәчәге. Гадин. Фу, әбкәй, дөньяны төтенгә тутыргансың. Кунак кызына ярамый бит. Биби әби. Кунак кызына нәрсә яраганын әйтер идем инде... Гади н. Аңлашыла! Биби ә б и. Шул! (Тузынып кереп китә дә кире атылып чыга.) Самоварны аударасы булмагыз! Гадин. Самовар аударырга без исерек түгел. Биби әби. Папирусын тарткач, анысына да күп калмый аның. (Кереп китә.) Сөекле. Какая дикость! Г а дин. Игътибар итмәгез. Алар картлар. Алар заманы түгел хәзер. безнең заман. Сезгә шундый килешә папирос. . Сөекле. Чынлапмы? Ох, сез мине шатландырдыгыз. Мин сынап карамакчы булган иде\т. Бер көнне заграничный фильмда уйнаучы артистка шундый оста итеп тартты, төтене менә болай божраланып- бо/краланып чыга. Гадин. Я, Сөекле, әйттеңме? Сөекле. Әйттем! Гади н. Нәрсә диде. Сөекле. Минем әни алдынгы хатын ул. Бер сүздән аңлады. Гадин. Без нинди бәхетле, Сөекле! Рөхсәт ит, вәгъдә би'лгесе итеп... (Биби әби керә. Аптыраган Гайнетдин шунда сөяп куелган кармак сабын ала.) Биби әби. Балык тотасыңмы? Г а д и н. Минме? Биби ә б и. Әйе, син. Г а дин. Ә-ә, мине әйтәсеңме? Ни... теге... бу... Менә кармак!.. Биби әби. Кабамы соң? Гадин. Нәрсә кабамы? Биби әби. Балык! Гадин. Ә-ә... Каба инде ул... тырышсаң. Биби әби. Тырыш, тырыш. Тырышкан табар, балыгы да кабар. Гадин. Әбкәй жаным, син бар, самоварны без үзебез карарбыз. Сөекле. Әйе, үзебез карарбыз. Бнби әби (Сөеклегә). Самовар кайната аласыңмы соң? Сөекле. Фи... самовар, имеш. Мин, әбкәм, электр чәйнек тә кайната алам... Самовар искелек калдыгы ул, артта калгай. Бнби әби. Артта калса... без аны менә шушылай алга чыгарып жиләскәрәк куябыз да — гөрләп тә китә. Менә, күрдеңме? «Артта калган». (Кереп китә.) Сөекле. Кызыклы әбкәй ул, ә? Музейга илтеп куярлык үзен, ә?!. (Җитдиләнеп.) Ну, без аларны гафу итәргә тиешбез. Шулай бит?!. Гадин. Нинди тирән мәгънәле сүз. Беренче ишетәм. Аһ, Сөекле, сез нәкъ мин хыялланган тормыш иптәше. Алайса әниегез риза? Сөекле. Минем әни мин ни әйтсәм, шуңа риза. Гадин. Менә бу, ичмасам, әни! /Мин нинди бәхетле. Эзләдем — таптым! Универмаг ишеге алдыннан башланган юлыбыз шушы дачада килеп берләшер дип кем уйлаган?!. Сөекле. О, сез бик алай юлларны берләштерергә ашыкмагыз. Сез бит әле минем әти-әни белән үзегез сөйләшеп карамадыгыз. Гадин. Сөйләшәм. Әлбәттә, башта әниегез белән сөйләшү дөрес булыр, чөнки әниләр, алар, безнең бәхетебез өчен бар нәрсәгә дә риза. Бүген үк әниегезне очратам да... Сөекле. Очратасы да юк. Әнә, әни үзе дә кайтып килә. Никтер бик ашыга. Мине күрмичәрәк торсын, ие бит? (Кыз сүзен әйтеп тә бетерми, йөгереп чыгып та китә. Гадин чәчәкне бирмәвен исенә төшереп.) Гадин. Сөекле!., чәчәкне... чәчәкне!.. Я ярый, соңыннан, әнисе белән сөйләшкәннән соң котлап бирермен мин бу чәчәкне аңа. Килә. Белмәмешкә салышып утырыйм әле. Җән нәт керә, башта ул Гадинны күрми. Җәннәт. Монда да юк. (Өйгә таба бара башлый.) Гадин. Җәннәт ханым! Җәннәт (сискәнеп). Ах, сезмени бу?! Сөеклене күрмәдегезме? Гадин. Миңа сезне күрергә кирәк иде. Җәннәт. Мине?.. Гади и. Әйе, сезне — шушы минутлардан башлап миңа иң якын кешене, сезне, Җәннәт ханым. Җәннәт (аны төзәтеп). Җанетта һәм... ханымсыз гына. Гадин. Җәннәт бик матур исем. Җәннәт. Буржуазный. Сез дә бит әнә дини исемегез Гайнетдинне Гадинга калдырып дөрес эшләгәнсез. Гадин (кыюлана төшә). Дөрес эшләгәнсез дисез икән, дөресен әйтим дә инде алайса, минем сезне бик-бик күрәсем килде. Җәннәт. Күрәсегез килде? Мине? Гади и. Әйе, сезне Җән... Җанетта х... х... Җ ә н н ә т.’ Интересно! (Прическасын төзәтә.) Гадин. Миңа сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Җ ә н н ә т. Нәрсә турында?.. Гади и. «Нәрсә турында» димәс идем мин. Безнең бу сөйләшүгә, менә, алдыгызда басып торган шушы яшь йөрәкнең ялкынлы хисләре, очкынлы тойгылары, бәхетле киләчәге бәйләнгән. Җәннәт. О... сез ничек оста шаярасыз. Гадин. Юк, юк. Мин шаярмыйм. Мәхәббәт белән шаярмыйлар! Ышаныгыз, минем өчен хәзер сездән дә якын, сездән дә башка мине анларлык кеше юк! Җәннәт. Әкрен... әкрен... тыныч кына... Гадпн Юк, мин тыныч кына сөйли алмыйм, чөнки мин гашыйк! Җәннәт. Ах... башым әйләнеп китте. Гадин. Су китеримме? Ж ә н н ә т. Юк. бу жиңелчә генә. Эчми исерү кебек кенә. Нәрсә дидегез әле? Тагы бер әйтегез әле. Г а д и н. Нәрсәсен әйтергә? Бер сүз белән әйткәндә—икебезнең дә бәхетле булуыбыз сезнең иркегездә хәзер. Җ ә н н ә т. Миң? нишләргә кушасыз соң? I а д и н. Ике генә, бары ике генә сүз. Шул ике сүз безне бәхетле ясаячак. Җәннәт. Нинди «ике сүз» ул? Гади н. Ул ике сүз: «Мин риза!..» Әйтегез! Әйтегез шул ике сүзне, Жанетта х... х... х... Җәннәт. Җүләр син! Менә сиңа ике сүз. Андый эшләр ризалык белән эшләнәләрмени? Г а дин. Ничек инде? Сезнең ризалыгыгыздан башка? Сез ачуланмас идегезмени? Җәннәт. Сезнең ише яшь мәжнүнгә ачуландың ни, ачуланмадың ни! Гадин. Жаннета ханым, димәк, сез риза? Җәннәт. Чү, бик алай дәрткә бирелмәгез, һәр нәрсәнең үз урыны. үз жае бар. Гадин. йөоәк бит ул.., Җәннәт, йөрәгең кызу булса да, башың салкын булсын. Ишетеп тормасыннар тагы. Гадин. Ишетсеннәр! Сез риза булгач, мин беркемнән дә курык- мыйм. Зур бәхеткә ирешүемне башкалар алдында мин кычкырып әйтә дә алам: күрегез, сокланыгыз, мин нинди бәхетле! Җәннәт. Шашмагыз, зинһар, шашмагыз! Г а д н н. Әйе, шатлыгымнан шашам мин! Җәннәт. Сезнең белән ике ут арасында калуыңны көт тә тор. Зинһар бу сөйләшүләр ике арада калсын. Гадин. Ни өчен ике арада?!. Җәннәт. Ах. сез нинди гамьсез! Гадин. Нигә аны сер итеп сакларга? Җәннәт. Бәлки сез тагы минем иремә дә сөйләр идегез. Г а д и н. Әлбәттә! Җәннәт. Акылыгыздамы? Гадин. Сез ризалык биргәч, ирегез каршы килә аламыни?! Җәннәт. Муеныңны борып ташламаса. Г а д и н. Гажәп. Җәннәт. Карагыз әле. Гадин, кил, зинһар, бу сөйләшүләр шуның белән бетсен. Әйе, әйе. Сез мине,- мин сезне белмим. Мин сезгә беркайчан да, бернинди дә ризалык биргәнем юк. Гади н. Менә инде... Җәннәт. Әйе, әйе. Бу кадәр беркатлы булырсыз дип уйламаган идем. Сез тиле! Гадин. Нишлим инде. Гашыйклар тиле була диләр бит. Җәннәт. Кеше әллә ни дияр. Г а д и н. Ярый, моннан ары сезне, бары сезне генә тыңлармын. Җәннәт (иркәләбрәк). Үзе килешеп тә куя тагы, тиле... Гадин. Алайса, сез риза, Жанетта ханым? Җәннәт. Риза булмасам?.. Гадин. Барыбер мин дөрләп кабынган мәхәббәтемне сүндермәс идем. Җ ә н н ә т. һай, һай! Нишләр идегез? Гадин. Чарасын табар идем. Җәннәт. Мәсәлән? Гадин. Урлап качар идем. Җәннәт (ясалма ачу белән). Әллә ниләр сөйли шушы. Гадин. «Урлап качам» дигәч тә, беркадәр арттыра төшеп әйтү инде. Мин бит башта сезнең белән килешеп эшлим бу эшне. Ул чагында урлау булмый. Җәннәт. Ә килешмәсәм? х Гадин. Газапламагыз инде, Җаннета ханым! Җ ә н н ә т. Әйтмәгез шул «ханым» сүзен. Гадин. Мин сезне... мин сезгә... телисезме, мин сезгә әнкәй дим? Җәннәт. Кирәкми, кирәкми! Сез бала яшеннән чыккан, ә мин ана яшенә керәм генә әле. Гадин. Кем диим соң? Апа диимме? Җәннәт. Якын күргән кешеңә исеме белән син дип эндәшәләр. Гчадин. Сез миңа шундый якын хәзер, шундый якын, Җаннета... х... х... х... а... а... Жанетта! Җәннәт. Менә шулай. Ә мин сиңа Гадинчик диярмен, яме?!. (Кинәт урыныннан тора.) Әнә, су керүчеләр кайта, ахрысы. Әллә ни уйлаулары бар. Бигрәк тә Лотфи. Гадин. Хәзер аңа гына әйтәсе калды. Җә н н ә т. Кемгә? Гади н. Лотфи абыйга. Җәннәт. Карагыз әле, сез шаярасызмы әллә? Гади н. Ачуланыр дисезмени? Җәннәт. Рәхмәт әйтер! Нинди беркатлы сез, ә? Гадин. Әйтәм ич, тиле гашыйк мин. Җәннәт. Тилерәк шул. Я ярый, мин үзем өйрәтермен сине ничек итеп акыллы эш күрергә. Гадин. Менә бу сүзегез ошый миңа. Җәннәт. Ә миңа — чәчәгегез. Г а дин. Чәчәк?!. Ах, чәчәк. Алыгыз. Мин аны вәгъдәм билгесе итеп өзгән идем. Җәннәт. Барыгыз. Гадин (шатлыгына буылып). Риза?!. Җәннәт. Ризамы дип иске заманнарда муллалар гына сораган. Анысы да никах укыганда. Гадин. Аңлашыла! Очам, шатлыгымны уртаклашырга очам. (Китә.) Җәннәт. Әллә нәрсә булды. Мин үземне икенче берәүдәй итеп си- зәм төсле. Кайдан килеп чыкты әле бу тиле гашыйк. Төш түгелдер бит? Була гына күрмәсен иде. Егетләр карарлык интереснимындыр дип уйлыйдыр идем уйлавын, ялгышмаганмын икән. Шулай да саклану яхшы. Усал телләргә азык булуыңны көт тә тор аннары. Лотфи сизмәсен. Я, сизсә! Алай-болай шикләнә башласа, Сөекле артыннан йөри диярмен. Бая Галиянең «Идеал» дигән кремы күзгә чагылып калган иде. Барыйм әле, ул крем биткә нежность бирә, ди. Җәннәт чыгып китә. Картлар керәләр. Алар Иделдән тоткан бүрәнә күтәргәннәр. Галиулла. Менә тагы бер файдалы эш эшләдек. Вәлиулла. Сыерчык оясына бик мач казык бу. Га л иулл а. Никадәр байлык әрәм-шәрәм була бит, ә? Эх, бу сал бүрәнәләре өчен жаваплы кешене тотып миңа китерсәләр иде. Вәлиулла. Нишләр идең? Галиулла. Менә шушыннан *тал кисеп алып йомшак җиренә эзләр салыр идем. Вәлиулла. За хулиганство дип сиңа шундук 15 сутка чәпәрләр иде. Галиулла. Дөрес әйтәсең, кода, шундый хәлләр дә була шул бездә. Шуңа күрә байлыкка саксыз карыйбыз да. Б и б п ә б и керә. Бибинур, әллә чәй кайнаттыңмы без кайтуга? Биби әби. Кайнаттым, картым. (Биби самоварны күтәрә башлый.) Вәли ул л а. Чү... чү... Үзем барында синнән самовар күтәртәмме икән. Китер бире. Биби әби. Арымадыңмы соң. панием? Вәлиулла. Кешене хезмәт арытмый, кешене мәгънәсез эшләр арыта. (Самоварны ала.) Г а л и ул л а. Кода, мин синнән яшьрәк бит, әй! Китер монда бер колагын! Икесе самоварның ике колагыннан тотып күтәреп китәләр. Фәнзаман күренә. Кулында роза гөле. Ул сөлгесен кибәргә элгәндә, элгечтәге сөлгеләр арасыннан Сөекленең сөлгесен таный. Фәнзаман. Кайткан. (Кулындагы гөлгә.) Өзмисем калган икән сине. роза. Ярар. Без сине менә болай итеп китап битләре арасына куярбыз. Кайчан да булса, кем дә булса, синең корыган сабагыңны күрер дә мәхәббәт истәлеге икән дияр. Вафа керә. Вафа. Фәнзаман! Нишләп син ялгыз? Фәнзаман (җавап табалмыйча). Ялгыз булганга. Вафа (сөлгесен элгән арада). Комачауламадыммы? (Фәнзаман аңламыйча һәм шул ук вакытта шикләнә төшебрәк карап тора.) Вафа. Кемне булса да көтә идеңме, дим? Фәнзаман. Кемне көтәргә тиеш соң мин? Вафа (шаян киная белән). Анысын син әйт инде, улым. Фәнзаман. Беркемне дә көтми идем. Көтәсе кешем дә юк. Вафа. Син, улым, русчалатып әйтер булсак: што то не в духе. Фәнзаман. Ә татарчалатып әйтер булсак? Вафа. Ну... ни... настроениең што то не то. Күреп торам, не то! Җир йотсын не то! Әти кеше бит мин. Ә без, әти кешеләр, күбрәк тә, ераграк та күрәбез. Ник дисәң, шулай күреп өйрәнгәнбез. Күреп! Күз белән дә, баш белән дә. Фәнзаман (нервалы). Ә мин берни күрмим! Күрергә дә теләмим! Вафа. Шаяртма, улым, шаяртма! Ну шулай да әйтим үзеңә: килешә! Яшьлектә ничек кылансаң да килешә. Мин үзем дә заманында, шулай, синең кебек «күрмим», «белмим» дигән булып белмәмешкә салышырга ярата торган идем. Фәнзаман (кабынып). Ә мин яратмыйм! Кыланырга да... кыланучыларны да. Вафа. Фәнзаман!?. Нәрсә булды? Мин синең болай йөрәкләнүеңне күргәнем юк иде? Фәнзаман. Гафу ит, әткәй. Вафа (Фәнзаман янына килә. Кулын дусларча аның җилкәсенә куя). Шулай ук дөрес күреп житкерә алмадым микәнни? (Фәнзаман дәшми.) Син бик пошынма. Ул халык бераз кыланырга ярата: назлана, боргалана, сыргалана. Ф ә н з а м а н. Мине анысы борчымый. В а ф а. Ә нәрсә борчый? Фәнзаман. Вакыйганың нәкъ ул дигәнчә булып чыгуы. Вафа. Кем дигәнчә? Фәнзаман. Ул бит алдап күреп әйтеп куйды. Син, әткәй, Гадилның буш барабан булуын яхшы беләсең. Вафа. Синең күзлектән—буш барабан, ә башкалар күзлегеннән беренче скрипкә. Минемчә, Гадин тормышка тормыш үзе өйрәткәнчә карый. Фәнзаман (бүлеп). Ә мин? Вафа (бүлеп). Ә син китапчарак. Вот и конфликт килеп чыга да. Фәнзаман. Гафу пт, әткәй, без, ахрысы, тормышка икебез ике төрлечәрәк карыйбыз. Вафа. Әниең сүзен сөйлисең. Ул да бәхәсләшә башладымы, хәзер югары материегә күчә: тормышка караш, теге-бу. Тормышка, Фәнзаман. бөтен кешелек өчен дә бер караш бар: яшәргә! Ф ә н з а м а н. Ничек? Вафа. Ну инде, улым, аңа китсә, мең төрле вопрос табып була. Ничекнең төбе тишек аның. Ничек имеш! Бәхетле—менә ничек!!. Ә мин бары тик синең бәхетле яшәвеңне кайгыртам. Алла... шындый чәй исе! Җир йотсын! Барыйм әле. (Уза башлый, туктап, борылып яңадан Фәнзаман янына килә.) Ата-аналар шындый инде алар: үстергән балаларының бәхетле булуын телиләр. Менә мин үзем. Зарланмас идем. Күр ничек яшибез. Синең дә, улым, шылай яшәвеңне телим мин. (Китә.) Фәнзаман үзенә хас кискенлек белән кул селти дә урынына барып утыра, китабын ача. Галия керә. Ул Фәнзаманны күреп бер мәл сүзсез тора, аннары сиздермичә арттан килеп куллары белән Фәнзаманның күзләрен каплый. Фәнзаман мондый көтелмәгән хәлдән аптырап кала. Чырае бердән яктырып китә аның. Сөекле түгелме бу? Менә ул саклык белән .генә билгесез кулларны сыпыра башлый һәм... таный. Ф ә н з а м а н. Әни?!. Галия. Таныдың? Фәнзаман. Сине дә танымагач. Галия. Ни өчен ялгыз? Башкалар кайда? Фәнзаман. Чәй эчәләр булса кирәк. Г алия. Син нигә эчмисең? Фәнзаман. Мин бозлы су эчәр идем хәзер! Гали я. Син күңелсез. Фәнзаман. Күңелсез?!. Нигә алай дисең? Гали я. Күзләреңнән күрәм. Фәнзаман. Ә алариы беркемнән дә яшереп булмый, ә? Галия. Әйе, булмый. Беркемнән дә! Бигрәк тә әнкәйләрдән. Фәнзаман. Минем синнән бернәрсәне дә яшерергә уйлаганым юк, әнкәй. Галия. Яшерәсең ич?!. (Фәнзаман аңламыйча тора.) Яшерәсең. Менә, әле дә булса әйтмисең. Ә күзләрең әйтә. Ф ә н з а м а н. Нәрсәне? Галия. Син эчтән кичерәсең. Фәнзаман. Мин бүген беренче кат йөрәк сызлауның нәрсә икәнен татып белдем. Гал и я. Нигә сызлый йөрәгең? Фәнзаман. Ни днп әле миннән уңышсызлыкка очравымны сөй- ләтмәкче буласың син, әни? Көләр өченме? Кем әйтә сиңа аны?.. Галия. Ә син тыныч кына. Миннән дә якын, сереңне чишәрлек кемең бар соң синең? Әгәр вакытлы кабынган хисләр чаткысы йөрәгеңне сызлатып алган икән, көенмә, андый хисләр кыска гомерле була. Фәнзаман. Әни, ичмасам, син газаплама. Бернинди хис юк! Юк! Була да алмый! Галия. Аңламыйм. Ф ә н з а м а н. Мин, әни, хәзер теге мәгълүм мәсәлдәге йөзем җимешенә күзе төшеп тә буе җитмәгән төлке хәлендә. «Өлгермәгән!» Галия. Ә бит, улым, чынлап та өлгермәгән! Ф ән заман (берьюлы төшенә алмыйча, ләкин нәрсәнедер абайлап). Нәрсә өлгермәгән? Г а л и я. «йөзем жпмеше». (Галия Фәнзаман янына килә, кулын җилкәсенә куя.) Башны салындырмаска! Әйбәт егет булып үсеп киләсең би? син, улым Фәнзаман! Син минем куанычым да, юанычым да. горурлыгым да. \ зең дә. уйларың да матур синең. Я әле, тагы бер кат сөйләп күрсәт әле теге миңа бик ошаган хыялыңны. Фәнзаман дәшмн. Әйдә, бергә! Ничек әле? (Башлап.) Мәскәү каласында... Фәнзаман. ...Мәскәү каласында бер тау бар. Ленин тавы диләр. Ленин тавы башында зур сарай бар, белем сарае диләр. Ленин тавына күтәреләсе иде. күтәреләсе иде дә белем Сараеның зур ишеген ачыл керәсе иде. Керәсе иде дә «белем чишмәсеннән эчәсе иде... (Галия улының бу якты уйлары тәэсиренә бирелгән хәлендә басып тора һәм шулай басып торган хәлендә улы белән бергә кабатлый.) 1 алия. Уйларың матур, улым! Ә уйлары матур кеше үзе дә матур була ул. Фәнзаман. Син мина, әни жаным, бу турыда бик күптән сөйлисең инде. Әни!.. Син үзең дә бик матур әни бит. Әти сине сайлап ялгышмаган. Галия. Әтиең ялгышмаган... (Бердән бүленеп кала.) Фәнзаман. Әйтеп бетер сүзеңне. Нигә бүлендең? Г а л и я. Алайса — тауга?!. Фәнзаман. Тауга! Өйдән Вафаның Галияне дәшкән тавышы ишетелә, Галия өнгә кереп китә. Фәнзаман китеп өлгерә алмый — капкада Гадин. Ул баштан аяк киенгән. Гадин. Нихәл, брат, укыйбызмы? Ничә бит калды? Фәнзаман. Күрәм, син бик канәгать. Г а дин. Дөрес күрәсең. Эшләр майлана. Әнисе дә, үзе дә риза. (Кул сәгатенә карап.) Тагы 2 минуттан ул атылып чыгачак. Мин аны үзебезгә алып барып әни белән таныштырам. Фәнзаман. Бигрәк өлгер үзең. Г а дин. Табигатем шундый. Бүгенге эшне иртәгә калдырып гадәтләнмәгәнмен. Иртәгә соң була ул. Фәнзаман. Ничек «соң була»? Гадин. Бала булма. Хәер, синең ул математика китабында дөнья хәлләре аңлатылмый. Математика бик төгәл фән ул! Ике дә ике — дүрт! Өч тә була алмый, биш тә. Ә дөнья хәлләре бер формула белән генә хәл ителә: мин ничек телим! Телим икән ике дә икенең биш булуын — пажалысты. Ишектә Сөекле. Ул яңа ак газовой күлмәктән. Гадин. Менә, рәхим ит! Сөекле. Әллә мине көтәсез? Г а д и н. Әйе, мин көтәм сезне, Сөекле! Бу хәлегездә сез кояш нурларында коенучы күбәләк. Сөекле. Ялгышмадыгыз! Бу'платьем күбәләккә охшар өчен тегелгән дә. (Фәнзаманга.) Ә сез нинди комплимент әйтер идегез? Фәнзаман. Минме? (Аз гына уйлап торгач.) Баканың ничек күбәләк тотканын күргәнегез бармы? Сөекле. Менә кызык! Ә ничек? Фәнзаман. Теле белән. Әйе, әйе, чөнки баканың телендә ябышкак агу бар. Килеп кундымы — беттең! Берничек тә ычкына алмый- . СЫН. Сөекле. Бака дигәннән, бая мин елгада елан күрдем. Менә болан итеп, башын сузып, йөзеп бара иде. * Иртәгә соң булыр 33 Л ------------- Фән зам а н. Елгада йөзгән еланнан курыкмагыз. Чакмый ул. Еланның җнрдәгесеинән сак булырга кирәк. Хәтәр! Сөекле (куркынып). Ай! Г а д н н. Җитәр сиңа! Куркытасың бит кешене! Әйдәгез, Сөекле!.. Сөекле (Фәнзаманга). Ә сез? Гади и. Ул бармый. Сөекле. Ни өчен?.. Фәнзаман. Еланнан куркам. Сөекле. Тагы елан. Гадин. Шаярта ла ул! Әйдәгез!!. Сөекле, нишләргә белмичә, ике арада басып тора. пәрдә ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ Шул ук сәхнә. Уртада түгәрәк аш өстәле. Әле генә төшке аш ашалган. Г алия белән Җәннәт бер кырыйдагы скамьяда сөйләшеп утыралар. Җәннәтнең түшендә роза гөле. Картларның берсе сыерчык оясы буйый, икенчесе таягын ышкылый. Л отф и талга сөялеп папирос тарта. Биби ә б и самовар янында булаша. Вафа гына бер ялгызы тарелкасындагы соңгы пилмәннәрне ашый. Ул бераз кызмача, ләкин исермәгән. Вафа. Лотфи дус, кая качтың әле син? Өч пилмән калдыргансың. Әни җаным, ашыбызны калдырсак ничек дисең әле син безгә? «Яманнан ярты кашык аш кала», дисеңме? Биби әби. Кунакка алай димиләр. Вафа. Лотфи үз кеше ул. Миндәләләрчә әйтсәк, үдебеднең бодау. Лотфи. Ашамаган Әбделмән ашаган йөз илле пилмән, дигәндәй, пилмәнегез, Биби әби, гаҗәп тәмле булган. Вафа. Тәмле дисең икән, кил әле, менә моның белән тагы тәмлерәк була ул. (Графиннан ике рюмкага аракы сала.) Биби әби. Җитмәсме икән, кияү? Вафа. Нәрсә җитмәсме? Биби ә б и. Әнә шул кулыңдагы. Вафа. Ә-ә... ни бит ул, әни җаным, ни... серкә! Биби әби. Серкәне кашык белән генә салалар, ә син рюмкалап түнтәрәсең. Вафа. «Түнтәрәсең». Ну яратам да үзеңне, әни җаным, җир йотсын, образлы сөйләшүең өчен. Бетте, бетте! Монысы актыгы. Бер салганны кире бушатып булмый бит инде. (Рюмкаларны алып Лотфи янына килә.) Тотчы, Лотфи дус, яшьләрнең бәхетле киләчәкләре өчен! Җәннәт. Мондый тостка мин дә кушылам. Вафа. Менә сиңа «втроем». Яратам үзегезне, Җәннәт ханым, җир йотсын, шундый теләктәшлек күрсәтүегез өчен. Җәннәт. Ә Галия? Галия. Ни генә телием соң? Җәннәт. Әлбәттә, бәхет! Яшьләр бер-берсен таптылар, яраттылар... Галия. Шулай инде анысы. Әгәр дә ике арада зур мәхәббәт тә булса... Вафа. Ай алла, «зур», имеш. Берәү дә, бернәрсә дә туган чакта зур булып тумый бит. Элек нәни була, аннан үсә башлый, үсә торгач зурая. Шулай бит, Лотфи дус?!. Л о т ф и. Киресенчә дә була. Җәннәт. Лотфиның аның гел киресенчә. (Галиягә.) Галия җаным, әллә оерОер шигең бармы? Галия. Бернинди шигем дә юк. Җәннәт. Ул сиңа үзенең күңелендәгесен сөйләгәндер бит? Галия. Әйе, сөйләде. Сөеклене ничек өзелеп яратуын сөйләде. з. .с. ә.- № 7. Җәннәт (бердән ачылып). Шулай булгач?!. Вафа. Болан булгач, димәк, мәсьәлә хәл ителә, Лотфи дус?!. Л о т ф п. Нинди мәсьәлә? Г а л и у л л а. Мин дә шуны сорамакчы идем. Вафа. Нинди булсын. Яшьләр мәсьәләсе. Г а л и у л л а. Яшьләр мәсьәләсе, улым... Вафа (әтисен бүлеп). Әткәй, без инде мәсьәләне... Лотфи (Вафаны бүлеп). Галиулла абзыйның ни әйтергә теләвен аңладыгызмы? Ул әйтмәкче була: ^яшьләр мәсьәләсен бу килеш кенә- хәл итмиләр. Г а л и ул л а. Акыллы кеше бер сүздән аңлап ала. В ә л и ул л а. Ихлас! Вафа. Выходит, әткәй, без акылсыз? Г а л и у л л а. Входит, улым. Вафа. Ә ничек хәл итәргә кушасыз? Конференция чакырыпмы? За круглым столом? (Кинәт.) Карагыз! Өстәлебез дә түгәрәк ләбаса! (Бердән акыл өйрәтү тонында.) Тормышка аек күз белән карарга вакыт безгә, Лотфи дус! Без бит әти кешеләр! Балаларыбыз үсеп җитте... Л о т ф и. Буйга! Галиулла. Хәзер инде аларга акылга үсәргә кирәк. Вафа. Бик дөрес әйтәсең, әткәй. Үссеннәр. Бер акыл яхшы, ике акыл тагы да яхшырак диләр бит. Галиулла. Тормыш тәҗрибәң булмаса, улым, ике акыл түгел, ике дистә акылның да поты бер тиен. Лотфи. Тормыш тәҗрибәсе дигәннән... Җәннәт (усал бүлеп). Безнең Лотфи газетага язасы мәкаләсен сөйли башлый хәзер. Түзеп кенә торыгыз. Вафа. Ха-ха-ха... Ну яратам да үзегезне, җир йотсын, Җанета ханым, шундый үткерлегегез өчен. Үткер, үткер! Дамы, Лотфи? Л о т ф и. Әйтмәс идем. Җәннәт. Күрдегезме каш-кабагы ничек җимерелде. Авырткан сөяленә бастыгыз. Вафа (баягыдан да көчле шаркылдап). Ха-ха-ха!.. Үләм, җир йотсын, үләм! «Авырткан сөял!» .Честное слово дигәнем булсын, сезнең белән, Жанетта ханым, сүз көрәштерү хәтәр. Хәтәр, хәтәр! Л отф и. Бөтен бәла дә шунда! (Бу репликадагы кинаяне Галия генә сизә.) Вафа. Әйтегез әле, Жанет ханым, секрет димәсәгез, бу хөрмәтле абзыебыз сезне ухаживать итеп йөргәндә дә шундый идеме? Җәннәт. Тиле идеме димәкче буласызмы? В а ф а. Ха-ха-ха. ну яратам да үзегезне, җир йотсын. Юк, юк, алай дияргә теләмим. Мин сорамакчы келим: Лотфи сезнең арттай ухаживать итеп йөргәндә, гашыйклар кебек романтик, әллә философлар кебек таркау идеме? Җәннәт. Гашыйк булуның нәрсә икәнен ул әле дә белми. Вафа. Ха-ха-ха. Аңлашыла, аңлашыла, Жанет ханым! Ишетәсеңме, Лотфи дус?! Бер — ноль! Безнең файдага. Җәннәт. Бүгенгедәй хәтеремдә. Беркөн килде дә бу... Вафа. Кая «килде дә»? Җәннәт. Безнең тулай торакка. Ул елларны икебез дә укый идек. Лотфи комвузда, мин сельхозда. Вафа. Агроном булырга хәзерләнгәнсез икән, алайса? Җәннәт. Дипломы да бик кирәк иде, ах, исемә төшермәгез. Лотфи. Рөхсәт итегез инде, алайса, Җәннәт сөйли башлап та бүленеп калган җирдән ялгап китәргә. Шулай бер көнне, теге мәгълүм әкияттә сөйләнгәнчә: яшь чак, дәртле чак, килеп кердем дә мин болар- ның тулай торакларына, минем өчен ул елларда бердәнбер, ятсам йокымны качырган, ашасам ашымны калдырган, менә шушы, ул чагында бик гүзәл, кыйгач* кашлы, уйнак күзле Җәннәт атлы кызны чакыртып чыгардым. Чакыртып чыгардым да әйттем мин бу кызга: «Давай, бергә торабыз!» «Давай!» диде кыз... Җәннәт. «Давай!» димәдем. Бераз йөрттем, ялындырдым, яндырдым, көйдердем... Лот фи. Ләкин бу яну-көюләр озакка бармады һәм без загс бүлегендәге апа каршына килеп тә бастык. Апа, исем-фамплиябезие, ризалыгыбызны сорап, анкета тутырды. Печатен басты, ә без, никах беркетеп, кул куйдык та эш беткәч, кайтырга чыктык. Менә шул чакта, бер бик күңелсез хакыйкатьне әле генә сизеп алган кешеләрдәй, каттык та калдык. Уйлап карасак, безнең хәзер семья булып кайтып керер куышыбыз юк икән. Нишләргә? Кире загска кереп аеруны сорап булмый бит инде. Эх, мнн әйтәм, булсачы шул чагында без тутырган анкетада тагы бер сорау: «Сез семья корып яшәргә хәзерме? Торыр өчен куышыгыз, яшәр өчен кулыгызда һөнәрегез бармы?» Кыскасы, бу көнне кинодан кинога йөреп икешәр картина, столо- войдан столовойга кереп икешәр «второй» ашап «туебызны» уздырып җибәрдек тә ике тулай торак арасында сәгатьләр буе бер-беребезне озатышып йөрдек: мин аны, ул мине, ул мине, мнн аны. Яшь чак, дәртле чак, тиз генә аерылышып китәсе килми. Күңел аулакка, тын почмакка тарта. Ул елларда Лядской, бүген Горький исеме белән йөртелгән бакчадан да аулак урын бармы соң? Кердек без Җәннәт белән бу бакчага. Барып утырган гына идек аулак скамьяга, усал бакчачы карт килде дә: «йөрмәгез монда март мәчеләре кебек», дип куды да чыгарды. Шуннан соң, бер-беребезне «иртәгә» булачак күрешү сәгате белән өметләндереп, икебез ике якка аерылып китеп тә бардык. Икенче көн иртәсендә күзләремне ачсам, бүлмәдәге койкалар буш, егетләр дәрескә чыгып киткән. Менә шунда инде мин, яшьлегемдә беренче кат «өйләнеп җибәрү»нең нинди рәхәт бер эш булуын җаным- тәнем белән сиздем. Мондый рәхәт иртәләр кабатлана торгач, миңа тулы ирек бирделәр, өстә тау булып торган лекцияләр, зачетлар юкка чыкты, чөнки мине укучылар исемлегеннән сызып ташладылар. Җ ә и н ә т. Бик озакка китте сүзең. Лот фи. һәм шуның белән бетте! Вафа. Шушы тиклем тарих сөйләп ип әйтмәк келпсең? Лот фи. Шуны әйтмәк телим мин, Вафа дус: балаларыбыз да без •ипләгән яшьлек хатасын кабатламасыннар иде. Вафа. Ул заман үңгә, бүгенге заман үңгә. Синең куышсыз аптырап йөргән елларда социализм фундаментының беренче ташларын гына сала идек, ә хәзер без коммунизм бусагасында. Дамы, Галия? Галия. Семья кору барлык заманнар өчен дә бер. Вафа. Аңламыйсыз! Мин әйтмәкче келим: без хәзер үңгә заманда яшибез, ансат заманда, ә балаларыбызга бездән дә ансат. Ну инде әгәр тормыш белмиләр, тәҗрибәләре аз дисез икән — булышырбыз. Дамы, Җәннәт ханым? Җәннәт. «Булышырбыз»ны ничегрәк аңларга? Вафа. Үзебездә торырлар. Җ ә н н ә т. Безнең квартирабыз кысан шул. Вафа. Күңелең киң булсын. Җәннәт. Нишләптер бу арада күңелем дә тарсынып тора. Биби әби. Сару кайнаудыр ул. Мин үзем, саруым кайнаса, мич агын ашыйм да бетә. Вафа. Әин җаным, безне төп проблемадай читкә борма. Сүз мич агы ашау турында түгел, җитдирәк мәсьәлә турында бара. Җәннәт. Сару кайнау турында да бармый. Вафа. Сүз яшьләр бәхете турында бара. Галия ни әйтер? Гали я. Мин аларның чын мәгънәсендә бәхетле булуларын телим. Җәннәт. Шулай әйтәсеңне белгән идем, Галия җаным. Галия. Әлбәттә, бәхетне аны төрлечә аңлап та була. Җәннәт. Ул тагы нинди «төрлечә» аңлау инде? Тормышыбыз яхшы. Квартирабыз әйбәт. Телевизорыбыз бар, керебезне машина юа, электр үтүкли, идәнебезне пылесос җыештыра, итебез-маебыз, катык- сөтебез халадильникта. Тагы ни җитми? Лот фи. Бүгенге яшьләрнең, Вафа дус, үз хыяллары да бар. Җәннәт. Бүгенге яшьләр күктәй төшмәгән, без үстергән аларны! Г ал иулл а. Үстерү белән үстерүнең аермасы бар. Ничек үстерәсең бит. Лот фи. Дөрес әйтелгән фикер. Г ал и улл а. Әнә, яшь талны күрәсезме? Нинди сылу булып үскән. Инде әнә теге өянкегә күз салыгыз бер. Ул да үскән. Ә ничек үскән? Кәкре-бөкре. Вәли у л л а. Ихлас! Җәннәт. Агач үстерү турында сүз бармый монда... Гали у л л а. Беләбез анысын, ләкин... Вафа. Белмисең, әткәй! Жанет ханым сиңа шуны аңлатмакчы була... Г а л иулл а. Мин аңладым. Җанет ханымыгыз үзе аңлап җиткерәме икән, бу — бер. Икенчесе, әти кешегә: «Белмисең, әткәй», дип әйтергә ярамавын белмисең икән әле, улым. Л о т ф и. Мин дә шуны әйтмәкче идем. Вафа. Гафу ит, Лотфи, без кажется үзебез дә әтиләр... Лот фи. Мин ул турыда түгел, мин Җәннәткә карата әйтмәкче идем. Җәннәт. «Әйтмәкче идем». Башка глупость әйтә дә белмисең шул син. Вәлиулла. Менә монысы... Г алия. Монысы... кирәкмәс иде. Сәхнәдә бердән авыр тынлык куера. Г ал иулл а. Тел ярасы турында онытып куймагыз, Женит кызым... Вәлиулла, һай, һай,-хәтәр нәрсә ул тел ярасы. Ихлас! Җәннәт. Бәлки сез тыңлап кына торыр идегез, пенсионер абзыйлар. Г а л и у л л а (каһәрләнеп). Анысы булмас инде! Вәлиулла. Без алай, сез уйлаганча, кеше төчкергәнгә ярхәмә- кәлла әйтеп үсмәдек. Җәннәт. Картлыкта яраган булыр иде. Лотфи (борчулы кисәтеп). Җәннәт! Галиулла абзый, кинәт бер карарга килгән төсле, өйгә кереп китә, сәхнәдәгеләр моны ничек юрарга да белмичә сүзсез торалар, ләкин бу киеренкелек озакка бармый, карт шунда ук әйләнеп тә чыга. Чыга да кулындагы мылтыгын сузып тоткан килеш Җәннәткә таба атлый, Җәннәт бик көчле куркынып артына чигенә. Җәннәт. Ай!.. Галиулла. Курыкмагыз. Атмый ул. Мин аны сезгә менә сабындагы көмешкә язылган сүзләрне укыту өчен алып чыктым. Шул сүзләрне укыгач, безнең ничек үсүебезне белерсез дидем. Вафа (әтисе кулындагы мылтыкны ала). Бу, иптәшләр, бик тарихи бүләк. Гражданнар сугышы полководецы Азинның әткәйгә үз кулы белән биргән бүләге. Биби әби. Безнең Галиулла Ленинны күргән кеше ул. Кая, чәйләре! езне яңартыйм әле. Галия. Яйарт. әнкәй! Вафа, алма бар бит безнең. Вафа. Онытканбыз да. Алманың да ииндие, Җәннәт ханым! Роз- Мари! Акча алмасы түгел, бакча алмасы. Хәзер китерәм. (Йөгереп кереп китә.) Галия. Җиләк тә бар. Әнкәй, җиләкне кая куйдың? Биби әби. Әйдә, кызым, базга салкынга төшергән идем. Биби әби белән Галия дә чыгып китә. Вәлиулла шыпырт кына Галиулла абзыйның җиңеннән тарта, алар да бер сылтау тапкан булып чыгып китәләр. Сәхнәдә Җәннәт белән Лотфи кала. Лотфи. Шулай ярамый инде... Җәннәт. Сезгә ярый, миңа ярамыймы? Лотфи. Берәү дә бит, син әйткәнчә, глупость сөйләргә теләми. Җәннәт (мыскыллап). «Женит ханым аңлап җиткердеме икән». Мине аңсыз ясамакчы була бит ул, карт җүләр! Ә син үз хатыныңны яклыйсы урынга, «Мин дә шуны әйтмәкче идем», дигән булып, шуның сүзен җөпләп утырасың, идиот! Лотфи. Чү, әкрен! Шундый дорфалык килешәмени? Җ ә н н ә т. Килешә! Лотфи. Яшь вакытта, бәлки, килешкәндер дә... Җәннәт. Яшь вакытта сиңа чыгып тиле булганмын... Л о т ф и. Сизмәгәнмен. Җәннәт. Син кеше күңелен сизә аласыңмыни. Лотфи. Сизеп торам ич менә. Җ ә н н ә т. Нәрсә сизәсең? Лотфи. Күңелеңдәгене. Син .бит усаллыгыңнан шулай мине тиргисең, ә күңелеңдә беләм кем, күреп торам. Җәннәт. Күрерсең әле. Күрәсе сәгатьләрең алда. Лотфи (бердән гаэк;әплднә.). А... чынлап та күрми торам икән. Бик матур роза кадагансың. Кайдан гына табып өздең бу хәтле ямьле роза чәчәген? Җ ә н н ә т. Нишләп өзим. Өзеп бирүчеләр булганда. Лотфи. Янәсе, көнләштереп газапламакчы була. Җәннәт. Газапланасы көннәрең алда әле. Лотфи. Булмасын! Ямьсез көннәрне сагынма син! Аннары без бит андый көнләшү яшеннән чыккан инде. (Хиссияткә бирелә.) Эх... Язгы сандугачлы яшьлек таңым Үтте инде... Онытылдылар бик күп исемнәр, Инде яшьләр хәзер яратсыннар, Инде яшьләр хәзер сөйсеннәр... Җәннәт. Нишләп соң, алай булгач, үзең яшьләр юлына аркылы төшәсең?!. Лотфи. Яшьләр юлы башлана гына әле. Галия керә, кулында ваза белән алма. Галия. Хәзер җиләк тә була. Лотфи. Эх, Галия ханым, яшәүне шушылай ямьләндерүегез өчен мин сезнең кулыгызны үбәр идем... Җәннәт көнләүдән куркам. Җәннәт (киная белән). Без көнләшү яшеннән чыккан инде. Гали я. Пушкин нәрсә ди? Лотфи. Әйе, Пушкин нәрсә ди?!. Галия. Мәхәббәт алдында картың-яшең бертигез. Җ ә н и ә т. Мин әйтәсене әйткән. Лотфи. Ул моны ирләргә карата әйткән. Җәннәт. Ирләр, сезгә әйтәм, хатыннар, сез дә ишетегез димәкче булган бит ул! Галия. Җәннәт Пушкинны яцача ача! Җәннәт. Хэзер бит эшләр яцача китте. Заманы шундый. Г алия. Минемчә, хәзер бик тәмләп чәй эчү за\маны, шулай бит Лотфи абзый? Л о т ф и. Чәй дигәндә... Галия. Хәзер, хәзер. (Өйгә уза.) Лотфи. Рөхсәт итегез инде алайса, ахырына кадәр булышырга, ассистентыгыз булырга. Галиягә ияреп чыгып китә. Капкада Сөекле. Сөекле. Әнкәй! (Ул чабып килеп әнисен кочаклый.) Әнием минем... алтыным минем!.. Җәннәт. Нәрсә, кызым? Сөекле. Белмәгәнгә салыша. Ә мин беләм. Җәннәт. Нәрсәне беләсең? Сөекле. Сөйләшкәнсез дә, аңлашкансыз да. Җәннәт (шикләнә төшеп). Нинди сөйләшү? Нинди аңлашу? Кемне әйтәсең син? Сөекле (әнисенең түшендәге розага күрсәтеп). Менә шушы роза чәчәгенең иясен әйтәм. Җәннәт. Аңламыйм. Сөекле. И-и, оста да инде безнең шушы әни! Ул биргән бит сиңа бу чәчәкне. g Җәннәт (үзалдына). Ах, хәерсез! (Кызына.) Ышанма, дөрес сөйләмәгән ул сиңа! Сөекле. Ничек инде? Син бит, әни, риза булгансың. Җәннәт. Ялган! Сөекле. Ничек инде ялган? База белән җиләк тоткан Лотфи керә. Лотфи. Кем ялган сөйләгән? Җәннәт. Бар, кызым, әтиең белән сөйләшәсе сүзем бар. Лотфи. Ни дип куасың син аны? Сөекле. Ә мин кумасагыз да китәм... (Йөгереп чыгып китә.) Лотфи. Җәннәт, мин тагы бер кат әйтәм... Капкада Гади н. Г а д и н. Исәнмесез? Лотфи. Без бер исәнләштек бит инде. Г а д и н. Шулаймы? Лотфи. Сез никтер каушаган кыяфәттә? Гади и. Үткен күрәсез сез, Лотфи абый. Кешенең күңелендәгесеи күрәсез. Лотфи. Ә менә ни өчен каушавыгызны белмим. Гадин. Сезне очратуыма. Сез бит... ни... миңа әти буласы кеше. Л о т ф и. Аңламыйм. Гадин. Сезгә йөрәк серемне ачсам — аңларсыз. Лотфи. йөрәк сере? Г а ди н. Әйе, шушы минутка кадәр сер иде. (Җәннәткә карап ала.) Менә... Җанетта х... х... белән ике арадагы сер иде. Ләкин мин моны артык сездән яшерә алмыйм. Лотфи. Яшерә алмыйсыз икән, әйтегез. Гади н. Ачуланмассызмы? Лотфи. Ни өчен ачуланыем? Г а д и н. Яшьлек бит. Тиле буласың икән. Үзегезгә дә туры килгәндер әле? Л о т ф и. Тиле булыргамы? Г а д и и. Яшь булырга. Югыйсә, миңа сез ачуланырсыз, хәтта муенымны борып өзәрсез дип кисәттеләр. Л о т ф и. Кем кисәтте? Гадин Җәннәткә карап-карап куя. Лот фи. Әйе, яшь тә булдык, тиле дә булдык без вакытында. Ләкин, муеным менә үз урынында. Беркем дә борып өзмәде. Гөрләп яшим, җәннәт тррмышы! Гадин. Без дә шулай гөрләп яшиек дигән идек. Риза булсагыз. Булмассыз дип әйттеләр. Лотфи. Тагы «әйттеләр». Кем әйтте? Гадин. Җәннәт ханым... апа... әни... Җәннәт (ясалма). Беренче ишетәм. Гадин. Ничек инде? Мин сезгә әйттем бит. Менә шушы урында сезгә үземнең йөрәгемне ачтым. Лотфи. Аңламыйм. Бернәрсә дә аңламыйм. Җәннәт, нәрсәне яшерәсез сез миннән, ә?! (Җәннәт дәшми.) Гадин (бердән кыюланып). Лотфи абый, мин гашыйк! Сез мине гафу итегез. Яшьлек. Мин үземнең яшьлек бәхетемне таптым. Җеннәт ханым риза. Ул минем фәрештәм. Лотфи (Гадинга). Кара әле, дус егет, минем сиңа бер соравым бар: фәрештә дигәнең кем соң синең? Гадин. Фәрештәмме? (Капка ягына таба борылып кычкыра.) ■Сөекле! Агач артыннан Сөекле атылып чыга. Гадин барып аның кулыннан ала. Г а дин. Җәннәт апа, Лотфи абый, әни дә, әти дә булыгыз миңа! Җәннәт катып кала. Га дин. Әнкәй, сезгә ни булды? Лотфи. Зарар юк. Була ул. Шатлыклы хәбәр ишетүдән кайчак- та кеше шулай таш кебек катып та кала. Медицина телендә моңа шок диләр. Сөекле. Әни, бәгърем, бик алай чамасыз шатланма. Җәннәт (үз хәленә кайта башлый). Шатландырдың, шатландырдың, кызым. Сөекле. Әнием минем! Алайса син риза? Җәннәт. Мондый эшләрне кунакка килгән арада гына хәл итмиләр. Семья кору җитди эш ул, кызым, ышанмасаң, әнә әтиеңнән сора. Карбыз күтәреп Вафа керә. Вафа. Менә карбыз! Үз бакчабыз җимеше. Тамгасына кадәр үземнеке— фамильни. Менә: «Бадам», шины кирәкми аның. Галия җиләк алып керә. Ә менә монысы «виктория». Телеңне йотарсың, җир йотсын! Галия. Яшьләр дә монда икән. Әнә әткәйләр дә килә. Бик куанган Галиулла, Вәлиулла һәм Фәнзаман керә. Галиулла. Оттым! Коданы оттым! Биби әби керә. Биби ә б п. Әй җаным, тәмам балага әйләнгән бу карт. Галиулла. Оттым! Ышанмасагыз, менә судья Фәнзаман улымнан сорагыз. Вәлиулла. Фәнзаман өйрәтмәсә, «отты» юк инде сиңа. Фәнзаман. Өйрәтмәдем бит, дәү әти, судья булып карап кына тордым. Г ал пул л а. Ишеттегезме?! Карап кына торды! Хәзерге яшьләр дөреслекне яраталар алар, Вәлиулла кода. Шулапмы, Гайнулла? Гадин. Мин Гайнулла түгел, Гадин. Вәлиулла. Гадин дигәннән, гел сорамакчы булам, улым. Нәрсә дигән сүз соң ул? Без егет чакта солдатка каралганда «Годин!», «Не годин» ди торганнар иде. Син дә шул не годиннариың берсеме әллә? Җәннәт (Лотфи янына килеп). Мин бу комедиядә артык кала алмыйм. Лот фи. Комедияне син башладың ич. Җәннәт. Ярый инде... Узганны казыма. Мин башлаганмын икән, син бетер. Лотфи. Әйе, бу комедияне вакытында бетерсәң генә көлкегә калудан котылып була. Җәннәт. Була да мула дип акыл сатып торганчы, юлын табар идең. Л от фи. Бердән-бер юл: бер минут та соңлатмыйча кайтып китү. Җәннәт. Иртәгә кайтырга булып килдек бит. Лотфн. Иртәгә соң булыр. Иртәгә комедиянең фаҗигага әйләнүе ихтимал. Җәннәт. Ай, ходаем... Лот фи. Әкерен. Җебеп төшмә. Үзеңне кулга ал. Җәннәт. Алдым, җаным, алдым, Лотфушым! Лотфн. Әнә шулай. Вафа. Я, дуслар, рәхим итегез фамильни карбызга! Лот фи. Рәхмәт, Вафа дус! Кунак булсаң — тыйнак бул диләрме әле? Безгә кайтырга вакыт... Вафа. Нинди кайту ул! Җанет ханым?! Җәннәт. Әйе. Кайтырга кирәк икән. Лотфушымның бик җаваплы эше бар икән... Вафа. Яратмыйм, җир йотсын, җаваплы эшләрне. Вәлиулла. Ул бит, улым, җавапсыз эш юк бу дөньяда... (Үзара сөйләшәләр. Сөекле Фәнзаман янына килә.) Сөекле. С.ез никтер күңелсез. Фәнзаман. Малай чагымда, кунаклар китә башласа, күңелсезләнү генә түгел, җылый да торган идем мин. Сөекле. Тагы да бер сорау биримме? ► Фәнзаман. Икене! Сөекле. Бердәнбер соравым: ни өчен сез бу чәчәкне шиңдерәсез? Фәнзаман. Соравыгызга сорау белән җавап бирәм: шиңдермәс өчен нәрсә эшләргә кирәк? Сөекле. Суга салырга. Фәнзаман. Мин шул бу роза чәчәген суга салырга дип өзмәдем. Сөекле. Нәрсә өчен өздегез? Фәнзаман. Нәрсә өчен түгел, кем өчен дип сорарга кирәк. Сөекле. Кем өчен? Фәнзаман. Иясе өчен. Сөекле. Иясе кем, әгәр сер булмаса? Фәнзаман. Нишләп сер булсын. Иясеме?.. Әлбәттә, әнисе түгел. Сөекле. Аңламыйм! Ф ә н з а м а н. Аңларсыз әле. Мин сезгә бу роза гөленең өзелү тарихын икенче вакытта сөйләрмен. Сөекле. Хәзер сөйләгез. Ф ә н з а м а н. Хәзер сез кайтырга җыенасыз. Гадин. Әйе! Безгә кайтырга кирәк. Фәнзаман. «Безгә»? Кай арада ул кадәр «безләшеп» өлгердең? Г а д и н. Без бит, брат Маяковский әйткәнчә, тормыш үзе бирер дип ' көтеп тормыйбыз, ә яулап алабыз. Фәнзаман. Маяковский түгел, Мичурин әйткән. Тормыштан түгел, ә табигатьтән. Гади и. Какая разница! (Үзара бәхәс.) Галия. Җәннәт ханым, нишләп ашыгырга булдыгыз? Әллә арыдыгызмы? Җәннәт. Ах Галия, арыдым, арыдым бу тормыш ыгы-зыгысыннан. Баланы үстергәнче генә икән. Галия. Ник алай дисез? Кызыгыз матур гына үсеп килә. Җәннәт. Үсә инде анысы. Мин үстерәхМ бит аны. Әтисе бозмаса, тагы да матур үсәр иде ул. Тәрбия җитми дип әйтә алмыйм инде. Менә мондый яшьтән балда-майда гына үсте. Бик азларга туры килә бит шундый тәрбия. Г алия. Толстойның бер бик дөрес фикере бар: ата-аналар, ди ул, балаларын тәрбияләү өчен, үзләрен дә тәрбияләргә тиеш. Җәннәт. Куегыз сана шул Толстойларыгызны. Ансыз да яшибез әле. Галия. Юкка борчылма. Үзең әле генә яшьләр бәхете дип куанып туймын идең. Җәннәт. Ах Галия, Галия, мин бит... (Кинәт сүзен борып.) Галия җаным, ул сезнең күрше егетегез ниндирәк бәндә соң? Г алия. Начар егет түгел төсле. Азып-тузып йөргәнен күргәнем юк. Бер килмәгән ягы бар шикелле: хезмәт сөйми. Җәннәт. Хезмәтне кем сөйгән аны! Лот фи. Ярый, хушыгыз, хөрмәтле Галиулла абзый, сез дә хөрмәтле Вәлиулла абзый. Әйбәт киңәшләрегез өчен рәхмәт. Әгәр дә инде берәр ялгыш сүз ычкынган булса, кичерегез. Галиулла. Хушыгыз, Лотфи туган! Гаеп итеп китәсе булмагыз. Бая берәр сүзгә килгән булсак, сез дә гафу итегез, Җәннәт ханым. Югыйсә, бер дә сезне борчырлык сүз әйтергә җыенмадык. Җәннәт. Дөньясы борчылырлык бит. Бернәрсә дә спи көткәнчә килеп чыкмый. Бер бүген генәмени?! Иртәгә дә менә борчылырлык эшләр чыгарга тора әле. Я, ярый, анысын иртәгә карарбыз. Галиулла. Мәрхүм бабай әйтә торган иде: «Бүгенге эшне иртәгә калдырмагыз!» дип. Лотфи. Дөрес фикер. Г ал иулла. Дөрес фикер дисез икән, шул дөреслек белән яшәгез, балалар! Ямьле тормышыгызны ямьсезли торган мәгънәсез эшләрне, иртәгә калдырмыйча, бүген үк юк итегез. Иртәгә соң булыр... Гади и. Монысы да дөрес, бабакай! Мин дә шундый фикердә: мәсьәләне бүген үк хәл итәргә кирәк! Л о т ф и. Нинди мәсьәләне? Гадин. Безнең мәсьәләне... Шулай бит, әнкәй? Җәннәт. Мин сиңа нинди әнкәй? Кит җәһәннәмеңә. Гадин. Сез шаяртасыз... Җәннәт. Шаярырмын мин сине!.. Лотфи, киттек. (Барысы да кузгалалар, капкага юл алалар, чыгып китәләр. Аптыраган Гадин Лотфи- ның юлын бүлә.) Гадин. Бу ничек булды инде?.. Лотфи абзый, гафу итегез, әткәй, сез нәрсә әйтәсез моңа? Лотфи. Мин сиңа, егет, бер генә киңәш әйтә алам: тормышка җитди карарга вакыт сиңа. Шуңа өйрән. Әле соң түгел. (Артта Җәннәт тавыiuы: «Лотфуш!») Лотфи. Киләм! (Чыгып китә.) Гадин (ялгыз кала.) Эх... Монысы да ычкынды!..

пәрдә