Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫЕЛЫШНЫ ЯБУ АЛДЫННАН

 Иң элек бүгенге җыелыш уңае белән шуны әйтеп үтәсе килә: моңарчы без һаман, сүз җае килгән саен диярлек, Союзыбызның тәнкыйтьчеләр сексия- сен йомшак эшләүдә гаепләп чыга идек. Бүген нсә, әдәбиятыбызның торышы турында шушындый зур, җитди сөйләшүләргә юл ачарлык докладлар тыңлагач, без тәнкыйтьче иптәшләрнең үзләренә карата әйтелгән тәнкыйть сүзләрен дә кабул итә алганлыкларын, аларның әдәби елны йомгаклау буенча игътибарга лаеклы җитди эш башкарганлыкларын күрдек. Бу, әлбәттә, бик яхшы. Моның өчен тәнкыйтьчеләр секциясенә рәхмәт әйтергә дә урын бар. Минемчә, бик җанлы, җитди төстә барган һәм һичшиксез нәтиҗәле буласы күренеп торган бу сөйләшүләр уңае белән искә алынырга тиешле тагын бер момент бар. Моңарчы без һаман да СССР Фәннәр академиясенең Тел-әдәбият һәм тарих институты, шулай ук университетның әдәбият факультеты белән Язучылар союзы арасында җанлы иҗади багланыш җитәрлек булмавы турында әйтеп килә идек. Институтта һәм университетта эшләүче әдәбият галимнәребезнең менә шулай турыдан-туры бүгенге көн әдәбиятына кагылган мәсьәләләр өстендә эшләп, үзләренең фикерләре белән язучылар җәмәгатьчелеге алдына чыгулары, минемчә, бик күңелле хәл. Һәм бүгенге сөйләшүләр әдәби уку йортлары белән Язучылар союзы арасында булырга тиешле җанлы, иҗади багланышның иң нәтиҗәле формаларыннан берсе булды дисәк, ялгышмабыз дип уйлыйм. Хәтта шушы уңай белән бер тәкъдим дә кертәсе килә. Бүгенге көн әдәбия- .тына югары квалификацияле, гыйльми күзәтүләр ясауга институт үзенең фәнни эш планында ук беркадәр урын бирсә дә бик әйбәт булыр иде кебек. Ни өчен? Чөнки безнең әдәби тәнкыйть өстендә эшләүче төп көчләребезнең зур күпчелеге Теләдәбият һәм тарих институты, университет, пединститут кебек уку йортларына яки фәнни учреждениеләргә тупланганнар. Һәм аларның иҗат энергияләренең нигез өлеше үзләренең планда каралган эшләренә китеп бетә. Нәтиҗәдә кызу хәрәкәттә булган бүгенге әдәбият, җанлы кешеләр, тере язучыларның иҗатлары белән баглы әдәбият мәсьәләләренә аларның вакытлары да, энергияләре дә аз кала. Шуңа күрә без һаман бүгенге хәрәкәтебездә әдәби тәнкыйть жанрының артта калып килүе турында сөйләргә мәҗбүрбез. Чынлап та, Гази Кашшаф кебек, Гали Халит, Баян Гыйззәт, Хәсән Хәйри кебек «буразнаны бозмый» торган тәҗрибәле «атлары», Нил Юзиев, Ибраһим Нуруллин, Зәет Мәҗитов, Нур Гыйззәтуллин, Флүн Мусин, Рафаэль Мостафин кебек үсеп бара торган ярсу йөрәкле яшь көчләре, зур совет әдәбиятының үзәгендә кайнаучы Роберт Бикмөхәммәтов, Вил Ганиев кебек Союз күләмендә мәйданга чыккан кешеләре булган татар совет әдәбиятында тәнкыйть жанрының артта калып килүе гаҗәп бер аңлашылмау ул! һәрхәлдә безгә, бу өлкәдә яшь кадрлар булдыруга әһәмият бирү белән бергә, булган көчләребезнең вакыт һәм энергияләрен тулысынча һәм дөрес файдалану эшен оештыру чараларын да табарга кирәк. Инде бу җыелышта күтәрелгән мәсьәләләргә карата берничә сүз. Узган ел эчендә бездә бик күп яңа әсәрләр чыгуы, аларның уңышлы яклары һәм кимчелекләре турында биредә күп әйтелде. Кабатлап торуның кирәге юк. Тик шунысын искә алырга кирәк: узган елда чыккан әсәрләрнең күбесе диярлек башта әйтелгән тарихи очрашулардан элегрәк язылган әйберләр. Алар төгәлләнү яки редакцияләр белән бергә басып чыгарырга хәзерләү процессында матур әдәбият алдына хәзер куела торган җитди, югары таләпләр яктылыгында карап чыгылган булсалар да, барыбер элегрәк язылган әсәрләр булып калдылар. Шуңа күрә матур әдәбият һәм сәнгать алдына партия тарафыннан, халык тарафыннан куелган яңа таләпләр каршында, ягъни гомуми культурабызның үсүе, эстетик принципларыбызның ачыклаша төшүе шартларында без ул әсәрләрнең җитди кимчелекләрен дә ачыграк күрәбез. Ел барышында да, бүгенге сөйләшүләрдә дә нинди характердагы кимчелекләргә басым ясалды? И Минемчә, иң характерлысы, матур әдәбият алдында торган төп проблемалардан читкә тарту, теманың әһәмиятлесен сайлый белмәү, дөресрәге, сайлый белмәүдән дә бигрәк, аны дөрес ача алмау күренешләре. Дөрес, әдәби әсәрнең уңышын яки кимчелеген тема хәл кылмый, бәлки алынган теманың нинди генә булуына да карамастан, аның художестволы башкарылуы һәм авторының үз позициясе хәл кыла, дибез. Шул ук вакытта без язучының эстетик принциплары, художник буларак аның үзенчәлеге тема сайлауда да бик ачык күренүен һйч инкарь итә алмыйбыз. Бу характердагы кимчелекләрнең конкрет мисалы төсендә тагын Әмирхан Еники- :нең «Рәшә», Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» повестьлары игътибар үзәгенә алынды. Һәм бу хәл бер дә юкка гына түгел. Әдәбиятка партиянең, коммунистик җәмгыять төзүче совет халкының таләпләрен ачыклап, иптәш Хрущев әйтте: «Безнең халкыбызга, — диде,— революцион, сугышчан сәнгать кирәк. Совет әдәбияты һәм сәнгате бөек һәм героик коммунизм төзү заманын художестволы гүзәл образларда күрсәтергә, безнең тормышыбызда яңа, коммунистик мөнәсәбәтләр урнашуын һәм җиңүен дөрес чагылдырырга тиешләр. Художник уңай якны күрә белергә, безнең чынбарлыкның асылын тәшкил итүче бу уңай нәрсәгә шатланырга, аны якларга һәм шул ук вакытта, әлбәттә, тискәре күренешләрне, тормышта яңаның тууына комачаулаучы нәрсәләрне дә читләтеп үтмәскә тиеш» Ч Менә шушындый югары таләпләрдән чыгып, язучылар алдына коммунизм төзүче совет халкының алдынгы кешеләре образын иҗат итү бурычын куйганда, кайбер иптәшләрнең, үч иткән шикелле, бетүгә хөкем ителгән кешеләрнең язмышын кайгыртуларына безнең тәнкыйть фикере тыныч кына карап кала алмый. Дөрес, яңа тормыш төзүгә комачаулык итүче кимчелекле якларны, кире кешеләрне тәнкыйтьләп язуга бездә берәү дә каршы килми. Бу әсәрләрне дә берәү дә тискәре кешеләр турында язылулары өчен гаепләми. Бәхәс тудырган момент шунда, бу әсәрләрдә үзләрен үзләре аңлы рәвештә халыктан аерып куйган кешеләрнең рухи кичерешләре, аларның эчке драмалары җырлана. Ә аларның драмасы безнең драма була аламы соң? Җитмәсә, бу әсәрләрдә шундый безнең җәмгыятькә ят типларның гомумхалык тормышыннан, аларны әйләндереп алган реаль тормыштан аерып алынып, күзләре генә тасвирлануы (бу «Рәшә» повестенда аеруча нык күзгә бәрелә) бу әсәрләрнең бәхәсле якларын тагын да көчәйтә төшә. Әйе, бәхәсле, дибез! Ни өчен бәхәсле? Ни өчен без бу әсәрләрне бөтенләй чатак әсәрләр дип, аларны юкка чыгарырга теләүчеләр белән килешмибез? Чөнки без беләбез: аларны безнең халык белән бергә коммунистик җәмгыять төзүдә актив катнашучы, үткен каләм иясе булган совет язучылары язган. Алар тормышта үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәреп чыгып, халык алдына куйганнар. Нәрсәгә ^борчылалар алар? Чынлап та, бездә бит хәзер сыйныфсыз җәмгыять — социалистик җәмгыять. Хәтта без инде социализмның тагын да югарырак баскычына — коммунизмга күчеп барабыз. Ә тормышта әнә Зөфәрләр, Мирвәлиләр дә бар бит әле? Аларны кая куябыз? Билгеле, әйтик, Зөфәр конкрет бер шәхес булса, һәм ул җәмәгать тәртибен саклау органнары кешеләре кулына эләксә, алар бер дә аптырап тормыйча, аңа закон буенча тиешле чараларны күрерләр иде. Хәтта фельетон язучы журналист кулына эләксә дә, ул аны бернинди бәхәскә урын калмаслык итеп язар иде. Ә бит биредә әдәби әсәр — повесть. Биредә җинаятьчел элементның язучы фантазиясе белән гомумиләштерелгән образы турында сүз бара. Ә тормышта андый Зөфәрләр юк дип әйтә алмыйбыз. Алар бар һәм аларның төрлесе була. Зөфәргә караганда әшәкерәкләре, усалраклары да бардыр, шулай ук практикасында Зөфәр кадәр үк җинаятьче булу дәрәҗәсенә төшмәгән, ләкин аның философиясе белән, дөньяга аныңча карап эш итәргә омтылучы ваграк караклар да бар. Тормышта караклыкны производствода эшләү яки хәтта кайчак югары мәктәптә уку белән килештереп яшәүчеләр барлыгын да ишетә торабыз. 1 Н. С. Хрущев. Югары идеялелек һәм художество осталыгы — совет әдәбиятының һәм сәнгатенең бөек көче. Казан, 1963 ел, 8 бит. Шулай булгач, андыйларга каршы көрәштә закон көче генә, ягъни җәмәгатьчелек тәртибен саклау органнары куллана торган административ чаралар гына җитәме? Бәлки, безнең шартларда, ягъни коммунистик җәмгыятькә күчү шартларында, бу эштә сәнгать чараларын да куллану әйбәт нәтиҗә бирер? Нигә? Әгәр чынлап та әдәби әсәр үзенең ышандыру көче белән тотылмаган бер җинаятьченең аңына һәм хисләренә көчле йогынты ясап, аны дөрес юлга бастыра алса? Әйтик, Зөфәрнең тормыштагы прототипларыннан берсе, «Рәшә»не укыгач, тәүбәгә килеп, халык алдында үзен-үзе фаш итеп чыкса һәм төзәлү юлына басуы турында сүз бирсә? Кечкенә эш булмас иде, минемчә. Һәм аның күп гөнаһларын, без, бәлки, гафу да итә алыр идек. Дөрес, болан ук булыр дип ышануы кыен. Ләкин әсәрнең шул юнәлештә билгеле дәрәҗәдә йогынты ясавы бер дә гаҗәп түгел. Язучы җинаятьче турында яза икән, аның ул җинаятьчене мотлак фаш итүе шарт итеп куелмый. Икенче яктан, язучы җинаятьчегә карата шундый «иптәшләрчә» позициядә торып язуы белән, меңнәрчә намуслы укучыларның тойгыларын җәберләмиме? Зөфәрләрнең тормышта тоткан урынын артык куерту белән намуслы кешеләр күңелендә гаделлеккә булган ышанычны какшату хәвефе юкмы? Ягъни, каш ясыйм дип, күз чыгармыйбызмы? һәрхәлдә, җәмәгатьчелек катнашы, беренче чиратта әдәби тәнкыйть ярдәме белән ачыклыйсы, бергәләп хәл кыласы мәсьәләләр бар монда. Шуңа күрә бәхәсле дибез. Ә инде теге яки бу бәхәсле әсәрне басып чыгарып, укучыга тәкъдим иткәнбез икән, аның турында, әлбәттә, матбугат битләрендә ачык бәхәс тә булырга тиеш, һәм бездә ул булды да. Ләкин бәхәс тиешле югарылыкта барды димәс идем. Чөнки берәүләр бу әсәрләрне кирәксезгә чыгардылар, икенче берәүләр аларны яклап чыктылар. Сүз күбесенчә- бу әсәрләрнең ничек язылышы яки ул әсәрләрнең авторлары турында барды. Ә бит ул әсәрләрдә күтәрелгән мәсьәләләр турында фикер йөртергә, авторлар кузгатып та, дөрес хәл кылмаган яки ачыклап бетерә алмаган мәсьәләләрне дөрес хәл кылуга яки аларны ачыклашырга ярдәм итәргә кирәк иде. Ягъни автор өчен генә түгел, күбрәк укучы өчен язарга иде. Тәнкыйтьче бит ул шул ук язучы. Ул барыннан да элек укучы өчен яза. Аның да төп бурычы — укучыны коммунистик рухта тәрбияләүгә, аеруча аңарда нәфислекне күрә, аңлый белү тойгыларын үстерүгә ярдәм итү. Тәнкыйтьченең төп материалы — әдәби әсәрләр. Ә чын әдәби әсәрләр алар тормышка нигезләп язылалар. Димәк, тәнкыйтьче теге яки бу әдәби әсәрне анализларга алынган икән, ул иң элек әсәрдәге художество дөреслеген реаль тормыш дөреслеге белән чагыштырырга тиеш. Димәк, тәнкыйтьче дә тормышны язучы кадәр белергә тиеш. Алай гына да түгел, ул тормышны язучыга караганда киңрәк, тирәнрәк аңлаучы, аны фәнни, тарихи күзлек аша күрә белүче булырга тиеш. Тәнкыйть астына алына торган әсәрләр тәнкыйтьче өчен үзмаксат түгел, ә бәлки аңа үзенең укучыга әйтергә теләгән фикерләрен язарга мөмкинлек бирә торган материал. Шул ук вакытта аның — тәнкыйтьченең, Белинский әйткәнчә, язучы белән укучы арасында арадашлык роле дә бик зур. Ягъни әдәби әсәрдә язучы тарафыннан образлар теле белән әйтелгән кыйммәтле фикерләрнең эстетик хәзерлеге җитмәгән укучы өчен аңлашылып бетмәве яки читен аңлашылуы мөмкин. Бу бик табигый. Менә шунда инде тәнкыйтьче ярдәмгә килә. Ә ярдәмнең укучыга гына түгел, язучыга да кирәк чаклары күп була. Чөнки язучының тормыштагы катлаулы хәлләрне кайвакыт дөрес аңламавы, шуңа күрә ялгыш нәтиҗә чыгаруы да мөмкин. Мондый чакларда инде тәнкыйтьче язучыга да, укучыга да ярдәмгә килергә тиеш. Бездә әдәбият белеме буенча бик күп һәм кыйммәтле хезмәтләр биргән язучылар бар. Ләкин, башта әйткәнемчә, көндәлек әдәби хәрәкәттә катнашып бару ягыннан, бүгенге әсәрләргә карата чын мәгънәсендә тәнкыйть мәкаләләре язу ягыннан, матур әдәбият алдына бүгенге көн куйган проблемаларны күтәрү ягыннан караганда, бездә бу әһәмиятле жанр һаман да әле йомшак урын булып тора. Күп вакыт безнең әдәби тәнкыйть урынын тар рецензия, хәтта кайвакыт гади аннотация алыштырып килә. Күп очракта тәнкыйть дигәнебез әдәби әсәргә политик як тан гына бәя бирүче социологик чыгыш төсен ала яки, моның киресе буларак, авторны әдәби осталыкка өйрәтүгә кайтып кала. Болар да, әлбәттә, тәнкыйтьнең төп бурычына керә торган яклар. Ләкин, әйтәсе килгәнем шул: тәнкыйть мәкаләләренең беренче чиратта киң катлам укучы өчен язылуын онытырга ярамый. Хәтта теге яки бу әдәби әсәргә карата язылган тәнкыйть мәкаләсе — тәнкыйть астына алынган әсәрне бөтенләй укымаган кеше өчен дә кызыклы, аның өчен дә мавыктыргыч һәм файдалы итеп язылган әдәби әсәр булырга тиеш. Әдәбиятыбызда күңелне борчый торган тагын бер күңелсез күренешкә игътибар итәсе килә. Бәян Гыйззәт иптәш бу мәсьәләгә кагылды. Чөнки бу хәл драматургия өлкәсендә күбрәк, дөресрәге ачыграк күзгә бәрелә. «Иң күп тамашачыны тартуына карап кына теге яки бу спектакльне иң яхшы спектакль дип буламы?» — дип куйды Бәян иптәш. Шушы уңай белән бер мәзәк хәтергә төшә. Күптән инде «Фуакиһөл җөласә»дә укыган идем бугай. Бик кара бер мәхәлләгә яшь мулла килә. Халыкның мәчеткә йөрмәгәнен күреп, мулла берәүдән сорый: — Нигә алай, хәтта җомгага да килмисез? — ди. Теге кеше болай дип җавап бирә: — Без аның мәчетенә барырга иренмәс тә идек. Менә һәрвакыт тәһарәт алып торуы ирендерә. Вакыт та юк, — ди. Мулла әйтә: — Ә сез аңардан курыкмагыз. Һәрвакыт тәһарәт алып тору кирәкми. Кайвакыт тәһарәтсез килсәң дә ярый,—ди. Шуннан халык мәчеткә йөри башлый. Ләкин бервакыт, күрәсең донос булгандыр, яшь мулланы алып, икенче мулла җибәрәләр. Яна мулла, халыкның мәчеткә бик актив йөрүен күреп, башта куана. Ә бер көнне, бер кешнең мәчеткә керү алдыннан гына бик яман рәвештә тәһарәт бозуын күреп, шакката. — Бу ни хәл? — дип сорый. Теге кеше әйтә: — Безне элекке мулла шулай өйрәтте, тәһарәт алу необязательно дип фәтва бирде, — ди. Мулла дәшми. Теге киткән мулланы эзләп табып, тиргәргә, оялтырга тотына. Тегесе бер дә аптырап тормый: — Мин мәхәлләне мәчеткә йөрергә өйрәттем, син тәһарәт алырга өйрәт! — ди. Безнең сәхнә сәнгатебезнең дә, матур әдәбиятыбызның да халыкны беренче чиратта театрга барырга өйрәтү, китап яратырга өйрәтү чоры булган. Заманында мәгърифәтчеләребез мәсьәләнең бу ягына ныграк басым ясарга мәҗбүр булганнар. Ләкин хәзер бит инде безнең тамашачыбыз да, укучыларыбыз да ул чорны үткәрделәр. Безгә халыкның театрга килүе генә, яки театр кассасына акчасын түләве генә максат түгел. Кеше театрга килә икән, ул анда кәмит күреп кенә китмәсен, сәнгать храмыннан рухы сафланып, күңеле белән зур, изге эшләргә рухланып чыга торган булсын. Тамашачыны тышкы эффектлар аша тарту чаралары белән генә эш итү чоры күптән үткәнлеген аңларга вакыт инде безгә. Инде искергән, артта калган түбән зәвыкларга карап язылган, сәнгатьне түбәнгә тарта торган әсәрләргә түгел, тамашачыны алга әйди, аның гүзәллекне тою тойгыларын үстерә торган чын сәнгать әсәрләренә карап юл тотарга кирәк. Бу теләкне без бары сәхнә сәнгатенә карата гына түгел, әдәбиятыбызның башка жанрларына карата да әйтәбез. Чөнки безнең хикәяләребез, повестьларыбыз, шигырьләребез арасында да укучының йомшак якларына, «тәти» белән, «кызык» белән, яки әчкелтемтөчкелтем хисләр белән мавыгу кимчелегенә исәп тотып язылган, «тәһарәтсез» укыла торган әсәрләр еш кына очрый. Аерым чыгышларда булган кайбер бәхәсле фикерләргә тукталып тормыйм. Чөнки фикер алышулар барышында аларга җавап бирүчеләр булды. Шулай ук Мансур иптәш Хәсәнов чыгышында андый фикерләргә карата дөрес замечаниеләр ясалды. Тик Әхсән Баянов иптәш чыгышына карата гына бер-ике сүз әйтәсе килә. Минемчә, Хәсән ага Туфан аның «Сез аңларсыз мине» дигән әсәренә карата нигездә дөрес тәнкыйть белән чыкты. Дөрес, аның кайбер фикерләре белән килешмәскә авторның, әлбәттә, хакы бар. Ләкин яшь шагыйрьнең өлкән шагыйрьгә карата, татар поэзиясе тарихында бервакытта да кадерен җуймаслык кыйммәтле әсәрләре белән танылган, язучылар җәмәгатьчелеге алдында гына түгел, халык каршында зур ихтирам казанган Хәсән Туфанга карата хөрмәтсезлек күрсәтеп, тупас рәвештә каршы чыгуы һич килешә торган эш түгел. Хәсән ага Туфан поэзиябезнең сафлыгы, аның җитлеккәнлеге өчен көрәшүдә ифрат күп эшли торган шагыйрь. Шуңа күрә ул яшь шагыйрьләргә ярдәм итәргә бервакытта да иренми, һәм, яшьләрнең гадәттә ашыгырга яратуларын истә тотып, аларга карата аеруча таләпчәнлек күрсәтә. Бу таләпчәнлек, бәлки, кайвакыт кирәгеннән артыграк та булып китә торгандыр. Һәрхәлдә андый хәлләргә карап кына чын шагыйрь булган яшь каләм иясе язудан тукталып калмый. Һәм моның өчен яхшы нияттәге өлкән, шагыйрьгә ачулану урынсыз. Әхсән Баян иптәшнең «Сез аңларсыз мине» дигән әсәре исә чынлап та җитди тәнкыйтькә мохтаҗ. 1964 елда басылып чыгуына карап булса кирәк, фикер алышуларда аңа башка тукталучы булмады. Бу әсәрдә һичшиксез Баян иптәшнең талантлы шагыйрь каләме барлыгын күрсәткән бик матур урыннар, көчле шигъри образлар бар. Мәсәлән, аның кечкенә чагында үзенә елан һөҗүм иткән вакытта кояшка карап йөгерүе, һәм еланның кояшка күзе чагылып, аңа зарар китерә алмавы турындагы эпизоды чынлап та бик уңышлы, тирән мәгънәле шигъри образ булып хәтердә кала. Шуңа охшаш башка уңышлы урыннарын да табарга мөмкин. Ләкин гомумән алганда ул зур күләмле әсәрнең чи урыннары, сәнгать дөреслеге кануннарыннан чыгып караганда акланмаган, фальшь урыннары, тормыш чынлыгы, тарихи дөреслек ягыннан да бәхәсле моментлары күп әле. Автор аны бастырып чыгарганга кадәр тәҗрибәлерәк шагыйрьләр белән киңәшеп, ныграк эшләгән булса, әлбәттә, яхшырак булыр иде. Шулай эшләгәндә поэма бәлки күләм ягыннан шактый кыскарыр, ләкин шигъри әсәр буларак бик күп откан булыр иде. һәрхәлдә алдагы көндә бу әсәргә безнең тәнкыйтьчеләребез игътибар итәр, Баян иптәш тә аны бастырып чыгаруга ирешү белән генә тынычланмас дип уйлыйм. Инде сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә: Партиянең, халыкның әдәбиятка, сәнгатькә җитди ихтирам күрсәтүләре безнең иҗади эшебезгә дә бик зур ярдәм иттеләр. Без бүген нигездә узган елгы иҗат уңыш- ларыбызның дөньяга чыгарга өлгергән өлеше турында гына сүз алып бардык. Ә узган елда иҗат ителгән яки элегрәк башланып та соңгы чорда тәмамланган зур җитди әсәрләрнең күбесе турында бөтенләй сөйләшә алмадык. Бездә хәзер төгәлләнгән һәм төгәлләнеп килә торган бик күп романнар, повестьлар, сәхнә әсәрләре, поэзия әсәрләре бар. Язучыларның иҗат активлыгы күтәрелү, күп яңа әсәрләр язылуы, әлбәттә, куанычлы хәл. Тагын да әһәмиятлерәге шунда: әдәбиятыбыз сыйфат ягыннан да җитдиләшә, яхшыра. Партия тарафыннан, халык тарафыннан, заман тарафыннан әдәбият алдына куелган җитди проблемаларны хәл кылу эшенә язучыларыбыз чынлабрак тотынганлыкны күрәбез. Гадәттә әсәрләре кыенлык белән, бик күп тәнкыйть аша иләнеп үтә торган Атилла Расихның «Ике буйдак» романы бу яктан бик характерлы мисал була ала. Бу әсәрендә язучы бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләрен күтәрә һәм аларны партия, халык таләп иткән позициядән торып хәл кыла. Мәхмүт Хәсәновның «Саф җилләр», Нурихан Фәттахның «Бала күңеле далада», Ибраһим Сәләховның «Күкчә тау» романнары да әдәбиятыбызга яңа тема, яңа образлар алып киләләр. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ен, Ш. Маннурның «Муса»сын, Эдуард Касыймов, Рафаэль Төхфәтуллин иптәшләрнең яңа роман һәм повестьларын хәзергә минем укый алганым юк. Ләкин алар белән таныш булган иптәшләрнең фикеренә таянып, ышанып әйтәм: алар безнең әдәбиятыбызга зур байлык өсти торган әсәрләр. Күп язучыларыбыз, шагыйрь һәм драматургларыбыз җитди эшләп ята торган, ләкин хәзергә төгәлләнмәгән нәрсәләргә тукталып тормыйм. Кыскасы, бу елгы, ягъни 1964 елгы, әдәби эшебезгә йомгак ясаганда безгә эш күбрәк булачак. Һәм моннан соң безгә әдәби елны йомгаклауны ел саен үткәрелә торган гадәткә кертеп җибәрергә кирәк булыр дип уйлыйм. Бер дә икеләнеп тормыйча, чираттагы әдәби елны йомгаклауга бүгеннән үк хәзерлек башларга кирәк. һәрхәлдә киләсе елда безгә күбрәк һәм зуррак уңышлар хакында сөйләшергә туры килер дип уйлыйм һәм сүземне: «Амин! Шулай булсын иде!» дигән теләк белән тәмамлыйсым килә.