Логотип Казан Утлары
Хикәя

КОНФЕТ БИРӘ ТОРГАН АБЫЙ

Дәү әниләре кереп китте. Аның ике оныгы зур йортта үзләре генә калды. Дәү әнинең бер оныгы (малаеның малае) — Марат. Икенчесе (кызының кызы) — Әнисә. Марат ап-ак йөзле, кап-кара күзле. Әнисә түм-түгәрәк йөзле, зур соры күзле. Әнисәгә инде дүрт тулды. Марат аннан өч-дүрт айга соңгарак калып туган. Алай да Марат Әнисә хәтле. Малай халкы бит. Алар сары комны чиләкләренә әллә ничә тапкыр тутырып, әллә ничә .бушаттылар инде. Ә дәү әниләре чыкмый да чыкмый. Шуннан соң малай белән кыз кузгалдылар. Киттеләр. Ә зәңгәр чиләкләре калды. — Әя автобус калыйбыз, — диде Әнисә. — Әя, — диде Марат. Дәү әниләре кушканча, кулга-кул тотыныштылар да, тротуар буйлап акрын гына атладылар. Ике-өч атлыйлар да туктыйлар. Туктыйлар да, үткән-барганга карап, сөйләшеп алалар: — Әй, тәкси пипип, тәкси. Киң урамнан эндәшми генә өр-яңа автобус үтеп китте. — Әнә, дәү пипип. — Пипип түгел, — диде Марат нәни, йомры бармагы белән күрсәтеп. — Атабус бит. Урамны аркылы чыгарга булдылар. Әнисә башта уңга, аннан сулга карады (дәү әниләре белән шулай йөриләр.) Аннары, Маратны җитәкләде дә йөгереп чыгып киттеләр. Тукталышка автобус килеп җиткән иде. Әнисә Маратны ашыктырды: — Әя утылабыз. — Утыртмасалар? Акча юк, — диде Марат. — Әя, җәяү генә балыйк. һәм тагын киттеләр. Бер чат киттеләр, ике чат. Уңга борылдылар, сулга киттеләр. Канау казый торган зур чүмеч аскан машинаны күргәч, авызларын ачып карап тордылар. — Ай-яй!.. — Зур клан! Кабыргасына ат башы хәтле хәрефләр белән «Сөт» дип язылган дәү бочкалы машинаны озаттылар. Колак тондыргыч ачы кычкыртып кып-кызыл машиналар үтте. Бер чаттагы уенчык кибете витринасы туктатты аларны. Ай, нинди генә уенД 156 чыклар юк иде анда! Зур, киң тәрәзәдән күзләрен бер ачып, бер йомучы дәү курчаклар карап торалар. Озын-озын яллы атлар, кып-кызыл кикрикле әтәчләр, алъяпкыч япкан, муеннарына сумка аскан, ике аякларына баскан кәҗәләр дисеңме. Бар да бар! Кинәт кенә Әнисәнең исенә әнисе төште. Ул Маратка карап: — Әя кайтыйк, — диде. Марат, өйләренең кайсы якта икәнлеген белергә теләп, карана башлады. — Ә кая безнең өй? Алар, күзләрен зур ачып, бер-берсенә карашып тордылар. Башта Әнисәнең, аннары Маратның чырае сытыла башлады. Әнисә кычкырып, Марат бераз акрынрак еларга тотындылар. Халык җыела башлады: апалар, абыйлар, бәләкәйләр дә бар иде. — Әниләрен югалтканнар! — Абау ла матурлар! — Адашканнар, мескеннәр! — Кайда әниегез? — И, кайда торалар икән? Абыйлар, апалар аптыраштылар. Нәрсә эшләргә, ничек ярдәм итәргә икәнлеген белмәделәр. Ул арада милиционер килеп җитте. Аны ьсүргәч, Марат елаудан туктады. Милиционерның кителенә, кителенең ялтырап торган җиз төймәләренә күзе төште. Аның ап-ак перчатка кигәнлеген күргәч, аптырады: «Үзе нинди дәү, үзе җәй көне пилчәткә кигән», дип уйлап алды. Милиционер балаларны таныган кебек: — Әйдәгез, нәниләр, мин сезне әниләрегез янына алып барыйм,— дип Әнисә белән Маратны җитәкләде. Киттеләр. Бераз баргач, милиционер абыйлары алардан сораштыра башлады. ч — Кайсы урамда торасыз? Әнисә, «син белмисеңме?» дигән кебек, Маратка карады. Ә Марат Әнисәгә. — Безнең тәләзәдән самсвал күленеп тола. Ком тасый, — диде Әнисә. — Абый масинаны үзе вата, үзе төзәтә, — дип өстәде Марат. «Әһә, балаларның өйләре каршында яңа йорт салына икән» дип уйлап куйды милиционер. — Әтиегез бармы? — Бал. — Әниегез? — Бал. — Дәү әпи дә бал! —диде Әнисә абый кеше сорамаса да. Марат дәү әнисе кебек йөреп күрсәтте. Ул бик нык .бөкрәйде, ике кулын артка куеп атлады. — Сусылай йөли дәү әни. Яшь милиционер нәниләрнең башларыннан сыйпап куйды. Алар бик күңелле бер бүлмәгә килеп керделәр. Аида Әнисәдән дә, Мараттан да кечерәк бер кара малай идән уртасында, чуар келәм өстендә кубиклар тезеп уйнап утыра иде. Балалар, нихәтле карасалар да, бүлмәдә әниләрен күрмәделәр. Инде аларның авызлары яңадан җәелә башлаган иде. Шул чак милиционер абыйлары әйбәт кенә итеп: — Хәзер әниләрегез килеп җитәр,—дигәч, елау дигән күңелсез хәл булмый калды. Милиционер абыйлары икесенә ике конфет та китереп тоттыргач, Әнисәнең дә, Маратның да йөзләре балкып китте. — Абый, ләхмәт, — диде Әнисә, конфет кәгазендәге аюларны караган килеш. — Ләхмәт, ләхмәт, — диде Марат, күзләрен зур ачып. А. Әхмәт* -* Конфет бирә торган абый 157 Алар үзе тәмле, үзе йомшак конфетны ипләп кенә, тәмләп кенә суыра башлаганнар иде, телефон шалтырады. Күрше бүлмәдән бер апа чыкты да трубканы алды. Ул да җиз төймәле гимнастеркадан, алтын погонлы иде. Әниләре кебек ягымлы тавыш белән сөйләшә башлады. — Әйе, балалар бүлмәсе. Марат дисезме? Бар андый малай. Милиционер Маратны телефон янына китерде. — Менә, Марат тыңлый сезне, — диде теге ягымлы кыз. Марат трубкадан әнисенең: — Ах, сезне, нишлисез әле анда? — дигән тавышын ишетте. Ләкин бер дә аптырап тормыйча: — Кәмфит суылабыз, — диде. Телефонга милиционер килде: — Тыныч булыгыз, гражданка. Исән-саулар! Фамилиягезне белик әле. Әһә, Харисова. Язып куйдык. Карагыз аны! Сабыйларның үзләрен генә чыгарып җибәрмәгез. Килегез, алып кайтыгыз,—диде ул, трубканы куя-куя... * Я: Милиционер абыйларының конфеты бик тәмле.булды, ахры. Берничә көннән соң дәү әниләре, дөньясын онытып, башка дәү әниләр белән нәрсә турындадыр кызу-кызу әңгәмә суза иде. Шуннан файдаланып, Әнисә белән Марат тагын автобус йөри торган урамга таба сыздылар. Бу юлы урамны аркылы чыкканда да каранып тормадылар — йөгерделәр... һәм... урам уртасына җиткәч, бер дәү машина коточкыч тавыш чыгарып сызгыртты, кычкыртты, пошкырды. Әнисә дә, Марат та егылдылар. Ләкин шул вакыт муенына кызыл галстук таккан бер малай аларны машина тәгәрмәчләре астыннан диярлек тартып чыгарды да тротуарга китереп бастырды. Ә үзе шунда ук юк булды. 1агын халык җыелды. Әнисә дә, Марат та еларга да, еламаска да белмәделәр. Ул арада, кешеләрне аралап, берәү балалар янына килде һәм, икесен дә зур кочагына алып, кычкырып җибәрде: — Җанкисәкләрем минем! Ни эшләп йөрисез монда?! Кая барасыз?! Марат, бер нәрсә булмаган шикелле: > — Кәнфит билә толган абыйга балабыз, — диде. Ә конфет бирә торган җирдәге абыйның кем икәнлеген, кайда икән- 9 леген Әнисә белән Мараттан башка берәү дә белми иде.