Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРАНДАШ

Әкмәлиев бүген пенсиягә чыга. Шул уңай белән кызыл почмакта биш минутлык җыелыш җыелган. Местком председателе җыелышны ачып җибәрә дә сүзне директорга бирә. — Иптәш Әкмәлиев безнең учреждениедә үзен җитди работник итеп күрсәтте,— дип сөйләп китә директор, — үз эшен һәрвакытта намус белән үтәп килде. Приказлар тактасында иптәш Әкмәлиев исеменең начар яктан телгә алынуын мин хәтерләмим. Директорның бу мактау сүзләре ни өчендер Әкмәлиевне шатландырмый. Киресенчә, Әкмәлиев чытык чырай уртасындагы ачулы күзләрен бер ноктага төбәгән хәлдә моңланып утыра. «Әйе, җитди работник, — дип уйлый ул. — Шулай сөйләнә башладыңмыни, җанвар? Мактаган буласыңмы? Ун ел көттем мин синнән андый сүзне. Ун ел буе өмет иттем. Ул сүзне ишетер өчен күпме тырыштым. Ике тапкыр кунакка чакырып сыйладым. Үзеңнең, хатыныңның, малаеңның туган көне булган саен котлап открыткалар җибәреп тордым. Авызыңа капкан папиросыңны да бит ничә кат шырпы сызып кабыздым. Кышкы салкыннарда сине урамда очратсам, бүрегемне салып сәлам бирә идем. Гомерлеккә ангина* эләктердем, йөрәк чире алдым. Мине күрмәссеңме, хөрмәтемне сизмәссеңме, бүлек мөдире итеп билгеләмәссеңме дип өмет иттем. Җыелышларда сине эттән алып эткә салганчы сүгәсем килгән чакларым бик күп булды. Сүкмәдем, телемне тешләп, тешемне кысып түздем. Башкалар тәнкыйтьләгәндә дә, мин сине мактап чыктым. Барыбер кадеремне белмәдең. Бүген мактыйсыңмыни?! Мине бүлек мөдире итмичә, җитмеш сум белән пенсиягә куып чыгаруыңа шатланасыңмыни! Шатлан әйдә, шатлан, рәхәтләнеп көл. Әйе, мин бүген китәм. Ләкин шуны бел, явыз, мин болан гына китәргә җыенмыйм әле. Мин сиңа бөтенесен әйтеп китәм. Синең турыда уйлаганнарым- ның барын да ишетерсең». Әкмәлиев сөйләячәк нотыгын күңеленнән тагын бер кат тикшереп чыкты. Аның уенча, бу нотыктан соң директорның киләчәге, учреждениедә җитәкче булып калуы-кал- мавы хәл ителергә тиеш иде. Директор сүзен: — Иптәш Әкмәлиевкә бәхетле картлык телим, — дип бетерде. Кул чаптылар. Сөйләү чираты үзенә килеп җиткәч, Әкмәлиев сискәнеп китте. Бизгәк тоткандай калтырана башлады. Җыерчыклы маңгаена бөртек-бөртек тир бәреп чыкты. Ә чирле йөрәк тыпырчынырга, бәргәләнергә кереште. «Хәерлегә түгел», — дип уйлап алды Әкмәлиев. Ләкин соң иде инде. Карар кылынган. Канга кан! Үчкә үч! Сул кулы белән йөрәген тотып, тычкан эзәрлекләгән мәчедәй йомшак кына атлап, ул трибуна янына килде. Кырын күз белән директорга карап алды. Директор үзенә эләгәчәген сизми-нитми президиум өстәле артында кулындагы карандашын бөтергәләп утыра. Әкмәлиевнең йөрәге тагы да ешрак тибә башлады. Куркудан түгел, дулкынланудан шулай ашкынып типте ул. Әкмәлиев сөйләргә тотынды: Ә — Иптәшләр, мин бүген китәм. Ләкин... Кинәт президиум өстәле янында ниндидер шылтыраган тавыш ишетелде. Әкмәлиев сүзеннән туктап шунда карады һәм президиум өстәле астында идән буйлап карандаш тәгәрәгәнне күрде. «Директор кулындагы карандаш! Директорның резолюцияләр сала торган карандашы!.. Ялгыш төшереп җибәргән!..» Әкмәлиевнең күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте. Ун ел буе канга сеңеп килгән гадәт шунда тагын үзенекен итте. Тычканга ташланган мәче кебек, Әкмәлиев трибуна белән өстәл арасын бер генә сикереп, карандашка ташланды. — Мәгез, Хәсән Хәсәнич, төшеп югала күрмәсен, — диде Әкмәлиев һәм авызы колакларына җиткәнче елмаеп, бөгелә төшеп, карандашны директорга сузды.