ЗАМАНЫБЫЗ — ҖЫР ЗАМАНЫ
1 (7 IQfi*"» ел таР 11Хка илебез кин- 1C7VO лейләрендә, җирдә һәм галәмдә яна җиңүләр, яңа шатлыклы вакыйгалар, тынычлык өчен алып барылган зур көрәшләр елы булып керде. Безнең поэзиябездә аның лирик яңгырашы ничек чагылды соң? Шигырьләребездә без аның нинди аһәңнәрен ишетеп калдык? Иң элек әнә шул сорауга җавап биреп карыйсы килә. Дөрес, лирика вакыйгаларның үзләрен тасвирламый. Лирика — хисләр дөньясы, һәм ул нәкъ шул ягы белән кадерле дә. «Минем өчен, — ди Ираклий Абашидзе, — поэзия нң элек һәм барыннан да бигрәк лирика. Бу сүзгә эпик полотно язучы шагыйрьләр үпкәләмәсен, ләкин, минем уйлавымча, хәзерге поэзия барыннан да элек лирика булырга тиеш». Бу сүзләрдә мәгълүм берьяклылык сизелеп тора. Әмма, поэзиянең төп үзенчәлеге лирикада чагыла дигән фикер белән -килешми мөмкин түгел. Әйе, фәкать лирика гына чорыбызның хисләрен, заман кешесенең йөрәк тибешен тулы чагылдырырга сәләтле. Коммунизм төзү көрәшендә кайнаган совет кешесенең уйлары һәм хисләре безнең поэзиядә,- безнең лирикабызда ничек чагылды, дигән сорауга җавап эзләгәндә дә бу якны истә тотмый мөмкин түгел. Куанып, дулкынланып укылган шигырьләр, алдан ук әйтергә кирәк, артык күп булмады. Әмма шулай да шагыйрьләр иҗади сүлпәнлек тә күрсәтмәделәр. Ике дистәләп шигырь .китабы укучыга иреште, журналларда һәм газеталарда йөзләрчә яңа шигъри әсәр басылды. Ша- гыйрьләребездән С. Хәким, 3. Ман-: сур, Ә. Ерикәй, Н. Дәүли, Ш. Галиев, Г. Афзал, Ә. Давыдов, Г. Хуҗи- ев, М. Хөсәен, Н. Мадьяров, Ә. Баянов, Р. Гәрәй, Ә. Исхак, 3. Нури һәм башка бик күпләрнең яңа әсәрләре әледән-әле күренә торды. Сан ягы, күңелең киң булса, җитәрлек. Шигырьләр арасында күңелне уеп алырлык, онтылмаслык булып хәтергә язылып калырдай әсәрләрне дә табарга мөмкин. Без аларны иң элек «Совет әдәбияты» журналының 1963 елгы беренче санында очраттык. Болар — өлкән шагыйребез Хәсән Туфанның соңгы елларда язган шигырьләре. Алар шагыйрьнең һаман эзләнүен, хисләргә бәрабәр яңгырашны таба белүен, тематик колачының һаман киңәюен сөйлиләр. Менә шагыйрьнең «Тугызынчы дулкын» шигыре. Укыйсың да хәйран каласың: никадәр киң колач һәм никадәр тирәнлек! Биредә шагыйрь хисләренең тугызынчы дулкын булып шаулавы соклангыч шигъри осталык белән җанланды- рылган. Шигырьдә барысы да -үз- урынында һәм төгәл: композиция дә, ритм да, сурәтләүләр дә. Әсәрнең бөтен төзелеше шагыйрьнең олы итеп, масштаблы итеп уйлавы һәм кичерүенә ярашкан. Шагыйрь зур, мәгънәле гомер турында уйлый, диңгез кебек дулкынланып яши алу омтылышын кичерә: Ах. яшәүнең нәрсә икәнен Белсәң иде, диңгез, син әгәр... Дулкынлана, сагына алулар Бәхет лә ул, бәхет никадәр. Бөтен шигырь әнә шундый, кыллары нык тартылган лирик тойгыдан гыйбарәт. Хәсән Туфанның башка шигырьләре дә югары бәягә лаеклы. «Кайсыгызның кулы җылы» шигырен генә искә төшерегез. Юк, шагыйрь биредә шәхес культы заманнарын, андагы яраларны, югалтуларны санап тормый, шагыйрь ул яраларны бәйләргә чакыра: Бирде дөнья кирәкне; Еламаска өйрәтте... Кайсыгызның кулы җылы? Бәйлисе бар йөрәкне... Безнең заманның югары кешелеклелек тойгысы «җылы кул» һәм «бәйлисе йөрәк» образлары аша искиткеч тирәнлек белән әйтеп бирелә. Хәсән Туфанның бу шигырьләрендә тагын бер куанычлы як—шагыйрьнең тематик колачы киңәйгән- нән-киңәя бару. «Сүнмәде дә, сүрелмәде дә» шигыре Галимҗан Ибраһимовның сүнмәс, сүрелмәс истәлеген җанландыра. Шагыйрь биредә дә хисне сөйли башлауның дөрес ноктасын эләктетереп ала: Галимҗан Ибраһимов яшәгән йортка кергәч уйлану рәвешендә сөйли. Уйлану исә тирән сагышлы да, әйтеп бетергесез ачулы да. Бер урында шагыйрь: Беренче кат күрүләремнән Кырык биш ел үткәч, кимендә, Кем уйлаган, Галимҗан абый, Үксермен дип синең өеңдә? — дисә, икенче урында, шәхес культы- на нәфрәт белдереп: Беренче кат күрүләремнән Кырык биш ел үткәч, кимендә, Кем унлаган, Галимҗан абый, Сүгенермен дип изге өеңдә, — рәвешендә кабатлый. Шушы үзгәртелгән бер генә сүз әллә никадәр мәгънәгә ия. Ул лирик геройның Галимҗан Ибраһимов торган йорттагы кичерешләре тирән һәм хәрәкәттә икәнен белдерә. «Мөһим мәсьәлә» һәм «Исемен телгә алмый гына» шигырьләре исә Хәсән Туфанның бүгенге кешеләребез образын җанлы итеп, эчке дөньялары һәм хәтта сөйләм үзенчәлекләре белән дә тасвирлый белүен раслыйлар. Шагыйрьнең лирик герое гына түгел, башка геройлары да масштаблы итеп, киң итеп уйлыйлар. «ТУ» самолетында очучы карт сүзләре, мәсәлән, заманыбызның техникага утырып коммунизмга таба очышын сынландыра, игенче карт сүзләрендә без табигать белән көрәшеп яшьләрчә яшәүче авыл кешесен таныйбыз һ. б. Хәсән Туфанның аерым зур тикшерүләргә лаеклы бу шигырьләре, төрле еллар белән күрсәтелсәләр дә, укучыга 1963 елны барып ирештеләр. Шунлыктан без аларны шушы ел казанышлары итеп карый алабыз. Бу шигырьләр безнең поэзиянең, илебезнең башка халыклары поэзиясе белән рәттән торып, заманыбызның бүгенге зур мәсьәләләрен хәл итешүгә, заман сулышын чагылдыруга лаеклы әсәрләр бирүен күрсәтәләр. Әлбәттә, бу әсәрләрдә аерым кимчелекләр дә юк түгел. Мәсәлән, шәхес культы тудырган фаҗигаләрнең авыртулы хисләре циклда күпкәрәк китә, ритм, строфа төзелешләрендә сыньгл-абынып киткән җирләр очраштыра. Ләкин болар X. Туфан шигырьләренең төп сыйфатлары түгел. Эзләнеп, шигырь кылларының яңгырашын дөрес табып язылган шигырьләр рәтенә Әнвәр Давыдовның «Себер трактында квартал» ди- гәп циклын («Совет әдәбияты», 1963 ел, № 2) кертергә мөмкин. Ә. Давыдов соңгы елларда беркадәр салмаграк эшли башлаган иде. 15ез моңа инде күнегеп тә килә идек. Ләкин бу цикл белән ул безне яңадан куандырды. Аның шигырьләренең төп уңышы нәрсәдә? Беренчедән, аларда гадәти, көндәлектә булган күренешләрдә шигърият күрү, шулар аркылы безнең тормышыбызның сулышын бирү игътибарны җәлеп итә. Алыгыз «Иртә» шигырен генә. Шагыйрь безнең кешеләребез- нең эшкә кузгалуың җыр уяну, тормыш симфониясенең төрле аһәңнәре уяну формасында сурәтли: Ишекне киң ачып Илгә чыгам, Көн симфониясе мине каршы ала. Биек дулкыннары кочагында — Ден-децң! Минем моңым чайкала. Хәрәкәт, Хезмәт, Мәхәббәт — Көн башлана. Шигырьләрдәге икенче уңышлы сыйфат—ритмның хис дулкынына ярашкан булуы. Ә. Давыдовның шигырен традицион тигез агышлы, шунлыктан еш кына хис хәрәкәтеннән аерылып-аерылып алучы шоп- шома шигырь кебек итеп түгел, бәлки хәрәкәтнең үзе итеп укыйсың. Игътибар итик: биредә шигырь юллары кыскара да, озыная да; строфа төрле кабатлаулар белән каймалама, аның «дүрт почмаклы- лыгы» бетерелеп, тоташ бер чылбыр рәвеше ала. Бу чылбырның кайбер төеннәре юаннар һәм зурлар, кайберләре кечкенә. Болар бары да калку итеп, эре итеп күрсәтергә тиешле детальләргә туры киләләр. Кыскасы, Ә. Давыдов ритмикасы бик сыгылмалы һәм хәрәкәтчән. Бу— шагыйрьнең зур уңышы. Шагыйрьгә бары тик бу сыгылма ритмны киләчәктә дә дөрес файдаланырга, үзмаксатка әйләндермәскә, димәк, формализмга таба ■ таюдан сакланырга гына кала. Хәсән Туфан һәм Әнвәр Давыдов шигырьләре безнең поэзиябезнең олы йөрәкле, тирән хисле поэзия булуы, заман кешеләре тормышына мең тармаклы күңел кыллары белән бәйләнгән поэзия булуы турында сөйли. Чыннан да, X. Туфан һәм Ә. Давыдов иҗатларына хас бу сыйфатларны без башка шагыйрьләрдә дә күрә алабыз. Халык тормышына, чор тормышына тирән үтеп керүгә, чорны поэзиядә чагылдыруга омтылыш — шагыйрьләрнең уртак сыйфаты. Партиянең XX съездыннан соң көчәеп киткән бу тенденция дәвам итә. Сибгат Хәким һәм Зыя Мансур шигырьләрендә дисеңме, Нәби Дәули һәм Зәки Нурины аласыңмы, Гали Хуҗи һәм Әхмәт Исхакка тукталасыңмы, яшьләр иҗатына күз саласыңмы — шушы үзенчәлек күренә. Безнең бу елгы поэзияне аннан-моннан язылган. өстәнөстән әйтелгән фикерләр, вак-төяк хисләр поэзиясе дип булмый. Киресенчә, безнең поэзия — тормыш поэзиясе, уңышларыбыз һәм Шатлыкларыбыз, яратуларыбыз һәм ачуларыбыз поэзиясе. Бары тик төрле шагыйрьләребез төрле темаларга төрлечә язалар гына. Сибгат Хәкимнең «Бер горурлык хисе» дигән җыентыгына күз салсак, шагыйрьнең тематик диапазоны шактый киң булуын күрербез. Шагыйрь Татарстанның зур җиңүләренә карап горурлана, Туган иленә мәхәббәте турында сөйли, гармонь сыздырып 'йөргән егетләрнең мәхәббәт көйләрен көйләп бирә, аналар күңелендәге уйларны тасвирлый, табигать матурлыкларына соклана, батырларның данын искә төшерә, Азнакайлар, Әлмәтләр, Кырлай яклары аның җырында гәүдәләнәләр. Барлык шигырьләрендә дә ул Татарстанның, татар халкының улы буларак фикер йөртә. Туган халкының үткәне, бүгенгесе, пртәгәсе — барысы да аның күңел кылларына тәэсир итәләр. Шагыйрьнең илдә яңгыраган һәр яма авазны шигырьгә күчерергә әзер торуы сизелә. Үзенең бу хәлен ул «Монда да язмасаң» шигырендә инде 1961 елда ук әйтеп 'биргән иде. Шагыйрь бу принципларына 1963 елны да туры калды һәм актив иҗат итте. Аның «Языгыз, җир улдары», «Баһавнның моңы», «Авыл сөйли», «Ромашкалар сөйли» һ. б. шигырьләре шуны раслый. С. Хәким поэ- зиясе турында фикер әледән-әле әйтелеп тора һәм аңа һәрвакыт уңай бәя бирелә. Без дә шул бәя белән килешүебезне әйтми булдыра алмыйбыз. С. Хәким үзенең мөлаем шигырьләре белән бүгенге поэзиябезнең ансамблендә иң кирәкле солистларның берсенә әверелде. С. Хәким шигырьләре кайсы яклары белән укучы күңелен дулкынландыралар соң? Бу сорауга, әлбәттә, өзеп кенә җавап .бирүе җиңел түгел. Әмма ул җавапны бирергә дә кирәк. Шагыйрьнең үзе өчен түгел, поэзиянең торышын билгеләү өчен бирергә кирәк. С. Хәким поэзиясендә тематик диапазонның торган саен киңәя баруың инде әйттек. Моннан тыш аның поэзиясе безгә, барыннан да элек, нинди генә хисне, нинди генә фикерне әйткәндә дә, табигый һәм ышандырырлык тон белән, ягымлы һәм эчкерсез интонация белән сөйләве өчен кадерле. Икенчедән, С. Хәкимнең иң уңышлы шигырьләре конкрет вакыйгадан туган хисләрне гәүдәләндерәләр һәм еш кына сюжетлы булалар. Хис драмасы белән вакыйга драмасы бергә үрелгән чаклар күп була. «Гәбенә буенда» шигырен искә төшерик. Биредә лирика да бар, вакыйга да төгәл. Бөтен шигырь лирик геройның хисләренә манчып алынган, туган якны, аның кешеләрен ярату тойгысы белән җылытылган. Шигырь: Кызлар уйный торган түгәрәккә Кем чакырыр, алыр кем дәшеп... Җыр яраттым, гади җырчылардан Гомерем үтте минем көнләшеп,— кебек лирик накалы югары дәрәҗәдә торган уйланулардан башлана һәм Гәбенә буенда, Сабан туенда булган вакыйганы тасвирлау белән тәмамлана. С. Хәким вакыйганы тотып алуда да зур уңышка ирешкән. Ул биредә гади, күнегелгән сабан туен түгел, бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыккан сабан туе көрәшен сурәтли, ягъни аның герое Сабир — киң җилкәле, типсә тимер өзәрлек батыр егет —көрәшкә дип чыккан мәйданнан куыла. Әйе, мәйданда зур көрәш булып ала, ләкин башка көрәш! С. Хәкимнең бу шигыре үзенең тирән проблемалы булуы белән, һич икеләнми әйтергә мөмкин, һ. Такташның «Мокамай»лары традициясен яңа шартларда дәвам итүче әсәр булыш тора. Кеше морале өчен бүген барган 'көрәшнең җанлы чагылышы бу. С. Хаким иҗаты үсә һәм байый бара. Без шагыйрьдән яңа шигъри ачышлар көтә алабыз. Шигъри тойгысы торган саен үткенрәк, сизгеррәк һәм тормышыбызның һәр аһәңен сагаеп тыңлый һәм эләктереп ала торганрак була баручы шагыйрь, минемчә, Зыя Мансур. Ул 1963 елда үзенең «Ак розалар» җыентыгын бирде. Зыя Мансурның «Шагыйрь» шигырен аның иҗат программасы дип кабул итәргә мөмкин. Дөрес, шигырьдә бик билгеле алым — антитеза кулланылган; анда шигырь язмам инде дип каләмен куйган шагыйрьнең яңадан каләм алырга мәҗбүр булуы турында сүз бара. Ләкин шагыйрь шушы гади алымнан оста файдалана — шигырь безнең бөтен илебездәге зур җиңүләр турында сөйләүче әсәргә әверелә. Шуңа күрә дә: Юк! Каләмнән башка яши алмыйм, Мең кат артты апа якынлык. Килгән картлык әйдә килә бирсен. Җырламаска минем хакым юк! — дигән сүзләр шагыйрьнең горур сүзләре булып яңгырыйлар. Аның шигъри иҗатка зур таләп куеп ■каравы «Ак розалар» җыентыгында тулы гәүдәләнеш таба. Җыентыкны характерлаучы төп сыйфат—шигырьләрнең сугышчан рухта язылган булуы. Зыя Мансур якты һәм шатлыклы күренешләргә карап чын күңелдән соклана белә, начар күренешләргә тирән ңәфрәтләнә. «Ак розалар» җыентыгын, сүзнең тулы мәгънәсендә, мәхәббәт һәм нәфрәт җырлары җыелмасы дип карарга мөмкин булыр иде. «Россия», «Сүз бирәм гөлләргә», «йөрәк», «Шигърият дөньясы», «Бөреләр» кебек шигырьләрендә ул чын күңелдән шатланса, «Шагыйрь дустыма», «Күңелгә», «Сукбай», «Мәхәббәт ка һарманы», «Борын» һ. б. шигырьләрендә бозык кешеләргә карап тулы тавышка ачулана, нәфрәтләнә. Шигырьләр гаҗәп җыйнаклар, ләкин һәрберсендә ачык, тирән мәгънә, фәлсәфи фикер салынган. Тормышыбыз турында тирән уйланып,'киләчәкне төзүдә зур җаваплылык сизеп иҗат ителгән шигырьләрне башка шагыйрьләрнең җыентыкларында да табарга мөмкин. Зәки Нуриның «Туры карап күзегезгә», Г. Хуҗиевның «Яшәү мәгънәсе», Гамил Афзалның «Күңелем сезнең белән», Мәхмүт Хөсәеннең «Чор һәм җыр», Нәби Дәүлинең «Юлда очрашулар», Шәүкәт Гали- евнец «Күңел күзе», Әхмәт Юнысның «Булдырасың болай син генә», Әхмәт Ерикәйнең «Еллар һәм җырлар», Әхсән . Баяновның «Мират» җыентыклары һәм башка китаплар безгә мондый мисалларны байтак бирә алырлар иде. «Совет әдәбияты» журналында да, башка журнал һәм газеталарда чыккан әсәрләр арасында да истә •калырлык әсәрләр очратырга мөмкин. «Совет әдәбияты» битләрендә, мәсәлән, И. Юзеевның «Көянтәңне куй да» дигән кызыклы шигыре басылды. Биредә, Зөһрә кыз образын файдаланып, шагыйрь галәм батыры Валентина образын шигырьдә җанландыра. Аның «Авылым легендасы» шигырендә сурәтләнгән Кәрам образы да күңелдә тирән эз калдыра. Газиз Нәбиул- линның «Гомерле булырга», «Җәйге кичтә» шигырьләре, Мөхәммәт Садриның «Диңгез һәм кызлар», «Кама кызы Нәсимә» әсәрләре, Г. Латыйпның «Берничә врач янында», «Күзләр» әсәрләре игътибарны җәлеп итәләр. Саный башласаң, бу санны тагын да сузып булыр иде. Хәзер инде безнең шигырьләрне тематик тарлыкта да, жанрлар ярлылыгында да гаепләү кыен. Шигырь культурасы да бездә бик югары. Поэзиябезнең үткән юлын искә төшерсәк, безгә бу яктан кызарырга туры килмәс кебек. Шигырьләрдә интонацияләр төрлелеге, композиция алымнарының, ритмиканың һәм сурәтләрнең байый баруы күренеп тора. Шәүкәт Галиевнең «Тимерче Гомәр һәм гомер» балладасы, «Шәһәр керде басу капкасыннан» шигыре бүгенге тормышның, бүгенге кешеләрнең сыйфатларын конкрет образларда оста ачса, Ә. Юныс «Агроном», «Еракларга балкый тәрәзәң» шигырьләрендә тормыш шатлыгын уңышлы гәүдәләндерә. Нәби Дәүлинең «Отставка? Юк!» шигыре лирик геройның коммунизм төзү көрәшендәге җаваплылык тойгысын кызыклы формада ачып бирә. Сүз уңаенда Нәби Дәүлинең соңгы елларда гомумән актив эзләнүен һәм яшьләрчә дәртләнеп иҗат итүен әйтәсе килә. «Чор һәм җыр» җыентыгы соңгы елларда Мәхмүт Хөсәен иҗатында да уңай якка борылыш барлыгы турында сөйли. М. Хөсәен, җыр өлкәсендә уңышлы гына эшләвең дәвам итү белән бергә, кызыклы гына шигъри табышлар да ясый. Аның «Киселгән толымнар» шигыре әнә шундый. Күптән түгел генә тормышка чыккан яшь хатын үзенең киселгән толымнарына карап, әрнеп уйлана. Бу исә иске гадәтләр колы булган иргә бәйләнгән яшь хатынның кабатланмас матур яшьлегең сагынуы, яшьлек хатасы өчен тирән үкенүе булып аңлашыла. М. Хөсәенгә шушы юнәлештә эшләргә, әле һаман да каләменә уралып бара торган риторика чиреннән тизрәк арынып бетәргә генә кирәк. Шул чагында аның таланты зур иҗат мәйданына чыгар. Зәки Нуриның «Туры карап күзегезгә» җыентыгы уңае белән бер мәсьәләгә тукталасы килә, ул — безнең поэзиядә соңгы елларда көчәеп киткән кыска шигырь, бер куплетлар язу традициясе. Әдәбият тарихы кыска шигырьнең искиткеч осталык белән эшләнгән үрнәкләрен белә. Гомәр Хәйямнан башлап Пушкиннар, Тукайлар аша кыска шигырь безнең чорга килеп иреште. Кыска шигырь — кечкенә фикер дигән сүз түгел, әлбәттә. Киресенчә, кыскалык зур осталык таләп итә. Кыска шигырь тик үткен һәм тирән фикерле булганда гына үтемле һәм гомерле була. Кыска шигырьне бездә, әйтеп киткәнебезчә, күп авторлар яза. Ә. Исхак, С. Хәким, 3. Мансур, Г. Афзал, Ш. Галиев, Н. Дәүлп соңгы елларда байтак кыска шигырьләр бирделәр һәм ,ар ал ары и да отыш л ыл а ры да бар. Н. Дәүлинең «Шагыйрь үлеменә» шигырен мисалга китерергә мөмкин: Күзләре күрмәс булды. Аягы йөрмәс булды. Дөньяны белмәс булды, Пөрәге үлмәс булды. Күрәбез, шигырь кыска булса да бөтен бер язмыш турында сөйли. Зәки Нури бу өлкәдә аеруча актив эшләде. «Туры карап күзегезгә» җыентыгы башлыча әнә шундый шигырьләрдән тора. Шагыйрь бу әсәрләрен җыентыкта берничә тематик бүлеккә бүлеп урнаштырган: «Ярату», «Елмаю», «Киная», «Уклар», «Киңәштабыш». Ләкин бу бүленеш кенә аларның тематикасын күз алдына китереп бетерә алмый. Шигырьләр чынлыкта тематик яктан шактый төрлеләр. Зәки Нури кыска шигырь язуда нәрсәгә иреште? Шуны әйтергә кирәк, аның шигырьләре — мәгънәле һәм эчтәлекле шигырьләр. Арада үткен генә әйтелгәннәре дә бар. Болары бигрәк тә юмористик шигырьләр арасында еш очрыйлар. Шулай да, тулаем алганда, 3. Нуриның дүртьюллыклары әле көйдереп алырлык, күңелгә урнашып калырлык үткен түгел, бәлки күп сүзле һәм акрын шигырьләр. Алар- ны уку, кызыктырасы урында, ялыктыра. Гомәр Хәйямнар дүртьюллыгы белән аларны чагыштырып каравы да кыен. Кыскасы, шагыйрьгә үтемле, нәфис, тапкыр дүртьюллыклар язу юлында әле күп эзләнергә кирәк. Дүртьюллык ул — бөтен бер поэма, бөтен бер сюжетлы әсәр. Тик шул вакытта гына аны укучы кабул итә. 2 Бакча карап, анда чәчәкләр күрмәсәң, бакчаның яме тулы булмаган шикелле, поэзияне карап, аның яшь алмашын күрмәсәң, шигърият бакчасының яме дә тулы 'булып җитмәс иде. Бәхеткә каршы, безнең шигырь бакчабызда яшь чәчәкләр шактый мул үсә. Аларның әле кайберләре ачылмаган бөре рәвешендә генә булса, ‘кайберләре инде ачылып ята, кайберләре инде үз төсләре белән балкып ачылган. Роберт Әхмәтҗанов, Саҗидә Сө- ләймапова, Нәҗип Мадъяров, Раил Шакиров кебекләрне инде ачылган чәчәкләр итеп күрсәк, Ринат Рәхи- мов, Абдулла Сәләхетдинов, Марс Шабаев, Камил Мостафин кебекләрне ачылып яткан чәчәкләр белән чагыштыра алабыз. Бөреләнгән чәчәкләребез дә аз түгел: Фәнис Яруллин. Р. Гарипов, Борһан Садретди- нов, Илгизәр Фазлуллин, Нәзирә Усманова, Әхәт Гайнуллин, Хәниф Хөснуллпн, Мәгъсүм Хәкимов һәм башка бик күпләр. Бу яшьләрнең иҗаты үзе бер аерым сөйләшүгә, зур сөйләшүгә лаек, әлбәттә. Без биредә алар өчен характерлы булган кайбер сыйфатларга гына тукталырбыз. Нәҗип Мадъяров, Раил Шакиров, Саҗидә Сөләйманова һәм Абдулла Сәләхетдинов 1963 елда яңа шигырь җыентыклары чыгардылар. Алар инде тавышлары ныгып килә торган җырчыларны хәтерләтәләр. Нәҗип Мадъяровны гына алыгыз. Аның шигырьләрен карагач, бүгенге авыл тормышын, аның кешеләрен күрәсең, авылның яңа юлларыннан үтәсең, арышлары арасында, фермалары эчендә йөрисең төсле. Нәҗип авылны белә һәм, әйтерсең лә, күз алдында барган вакыйгаларны шигырьгә күчерә. Бу, минемчә, яхшы сыйфат. Нәҗип тыйнак, табигый агышлы һәм ягымлы елмаю белән сугарылган шигырьләр яза. Сайлап тормыйча, «Башаклар җырлар әле» шигырен мисалга китерергә мөмкин. Шигьпрь елгада сулар шаулаты-п, күл буе талларына бөреләр сарытып килгән'язны тасвирлап башлана һәм колхоз кырларына яз китергән үзгәрешләрне сурәтләп тәмамлана: Ияртеп кошлар көтүен Трактор йөри кырда. Юл салып бара чәчкечкә Ана ияргән тырма. Ә чәчкеч үзе җай гына Келтерәп, биеп бара. Кара бәрхеттәй туфракка, Әйтерсең, көйләр яза. Бу инде шагыйрьдә нечкә күзәтүчәилек сыйфаты бар дигән сүз. Нәҗип Мадъяров конкрет тасвирлаулар, тормыштан тотып алынган детальләр теле белән эш итәргә ярата һәм бу әйбәт сыйфат. Тик яшь •шагыйрьгә бер кимчелектән — өлкәннәргә охшатып язарга тырышудан гына саклана төшәргә кирәк. Югыйсә, анда урыныурыны белән Си'бгат Хәким интонациясе үзен нык кына сиздертә әле. А. Сәләхетдннов, С. Сөлэйманова җыентыклары турында матбугатта уңай фикер әйтелде инде. Мин алар- га, нигездә, кушылам. Бары тик тәнкыйть фикерләренең күбрәк мактау характерында булып, алардагы кимчелекләрне әйтми үтүләре генә канәгатьсезлек тудыра. Ә аларда кимчелекләр байтак әле. С. Сөләйманованың «Кыр казлары» җыентыгында, мәсәлән, «Бүгенгедә кү- рәм иртәгәсен», «Кыр казлары», «Бүген монда сәер бер тынлык» кебек жылы тәэсир калдырган шигырьләр белән рәттән, эшләнеп бетмәгән, хикмәте табылып җитмәгән шигырьләр дә байтак. Тел кытыршылыклары, рифма, ритм чатаклыклары очрый. Риторикага якын гомуми сөйләүләр вакыт-вакыт сизелеп китә. А. Сәләхетдиновның «Җир авазы» җыентыгындагы шигырьләрдә дә өлкәннәр нжатына ияреп китүләр очрамый түгел. «Җир йолдызлар белән сөйләшә» шигыренең исеме үк инде безне бу интонациянең төп авторына алып китә: «Күңелем Ленин белән сөйләшә» сүзләре келт итеп искә төшә. Җитмәсә, шигырьнең композицион алымы да бер үк: һәр строфаның соңгы голы шигырьнең буеннан-буена кабатланып бара. Нәкъ Сибгат Хәкимчә. Болай, әлбәттә, ярамын. А. Сәләхетдинов- ның кайбер шигырьләре гап-гадк ■газета мәкаләләрен хәтерләтәләр. Менә «Факелларялкыннар...» шигырен нан берничә юл: Ә монда — Карабаш, Әлмәттә Ничаклы хәзинә җуела, Газ түгел, йөрәктә, йөрәктә Кан янган шикелле тоела. Соңгы юлдагы «кан янган шикелле тоела» дигән чагыштыруны са- намасак, бу строфалар гади хәбәрдән берни белән дә аерылмыйлар. Фәнис Яруллннның, Ринат Рәхимовның, Рәшит Гариповның, Камил Мостафинның шигырьләре матур тәэсир калдыралар. Бу яшьләр эзләнүләре, моңарчы яңгырамаган авазлар әйтергә теләүләре белән үзләренә өмет баглатала-р. Аларга уңыш теләми мөмкин түгел. Тик яшьләргә тагын да кыюрак булырга, тагын да активлаша төшәргә, үз күңелләрен зур кешелеклелек тойгысы белән та1ын да ныграк баетырга, тормышның бөтен тирәнлеген өйрәнергә генә кирәк. 3 1963 елда поэзиядә аерым жанрлар үсеше ничек булды, дигән сорауга да беркадәр тукталып үтү тиеш. Лириканың төп уңышларына кагылдык инде. Лирика белән рәттән, мәсәл, баллада кебек жанрларның да хәрәкәт итүен әйтергә кирәк. Дөрес, мәсәлләр чагыштырмача аз язылды. Әмма Ә. Исхак, 3. Нури һ. б. шагыйрьләрдә ул бөтенләй үк онытылмады. Балладалар да язылып торды. (Мәсәлән, Ә. Маликов матур гына баллада бирде.) Яна жырлар да яңгырадылар. Киләчәктә дә бу үзенчәлекле жанрларның яшәвеи сүндермәскә иде. Узган ел поэзиясендә аеруча активлык күрсәткән жанрларның берсе -- поэма жанры булды. Җыр, баллада. мәсәл жанрлары турында сөйләүне башка иптәшләргә калдырып, биредә поэмаларыбыз турында берничә сүз әйтергә телим. Поэма жанрының үзенчәлекләре турында заманында байтак кына сүзләр булган нде. Бнредә ул хакта сүз куертып торуның хаҗәте юк. Шунысы ачык, поэма — поэзия әсәре. Димәк, лирик дулкын аның өчен кирәкле сыйфат, лирикасыз шигъри тойгы юк. Әмма соңгы елларда тәнкыйтьтә көчәеп киткән бер фикер белән — поэмада төзек вакыйга кирәк түгел, вакыйга поэмада үзәктә тормый, вакыйга тудырган хисне генә бирү шарт, дигән кебег- рәк фикер белән дә килешүе кыен. Нил Юзиев, мәсәлән, турыдантуры болан ди: «Соңгы елларда шагыйрьнең чор һәм кешеләр турында уйлануларына корылган фәлсәфн-лирик поэмалар бик сирәк языла. Шагыйрьләр, ни өчендер, вакыйгага корылган әсәрләргә күбрәк игътибар юнәлтәләр». «...Чорны, тарихның прогрессын олы итеп әйтү өчен лирик эпосның мөмкинлекләре поэмага караганда да зуррак. Биредә шагыйрьнең кул-аяклары характер иҗат итү белән бәйләнми». Сорау туа: характер иҗат итү белән бәйләнмәгән әдәби әсәр бармы? Поэмалар тарихына күз салыйк. Пушкинның көньяк’ поэмалары — «Полтава»сы, «Медный всадник»ы, Лермонтовның «Демон»ы, Некрасов, Твардовский поэмалары, Байрон әсәрләре вакыйгага нигезләнмәгәнмени? Характер сурәтләү белән бәйләнмәгәнмени? Аларның төп уңышы да нәкъ шунда — алар онытылмас характерлар бирәләр. Минемчә, безнең поэмаларның төп .кимчелеге вакыйга сурәтләүдә Һәм характер бирергә омтылуда түгел, бәлки тик вакыйга гы.на сурәтләү белән кызыгып, характер бирә алмауда, вакыйгадан туа торган хисләрне һәм фикер йөртүне лирик көч белән бирә алмауда. Аннары поэма характерына туры килми торган вакыйгалар 'белән эш итүне дә әйтергә кирәк. 1963 елда язылган поэмаларны күзәткәндә дә шушы нәрсә ачыла. 1963 елны поэмалар елы дип карасаң да була. Бер елда унлап поэма — ул инде аз түгел. С. Хәкимнең «Языгыз, җир уллары», X. Камалның «Зәй буенда», Ә. Бая- новның «Челтәр аша» һәм «Сез аңларсыз. мине», Г. Хуҗиевның «Киләчәккә атлый кеше», Р. Әхмәтҗа- новның «Йолдызстан», Ш. Мөдәр- , риснең «Йолдыз атыла», М. Шаба- евның «Кына гөле», А. Сәләхетди- иовныц «Үкенү», Р. Шакировның «Гомерлек яралар» поэмаларын искә төшерегез. Сан ягы, күрәбез, канәгатьләнерлек. Тематик яктан, төрлелек ягыннан да үпкәләргә урый юк. Лирцк-фәлсәфи поэмалар да, вакыйгага корылганнары да, галәм киңлекләрен яулауга, мәхәббәт- семья мөнәсәбәтләренә багышланганнары да бар. С. Хәкимнең «Языгыз, җир уллары» поэмасы турында «Социалистик Татарстан» газетасында Нил Юзиевның матур анализ ясаган мәкаләсе басылды. Тәнкыйтьченең фикерләренә, нигездә, мин дә кушылам. С. Хәким чыннан да Ленинның онытылмас образын бүгенге чор белән, Татарстан тормышы белән бәйләп ачуда уңышка ирешкән. Әмма поэмада, минем уйлавымча, аерым кимчелекләр дә юк түгел. Бу менә нәкъ аның бер сюжет сызыгы, вакыйгасы юклыктан килә. Шуның нәтиҗәсендә поэманың аерым бүлекләрен теләгәнчә арттырырга да, кыскартырга да мөмкин. Вакыйгасы булмау аркасында, поэманың тарту көче дә кимегән. Поэманың композициясен берләштерүче Рәхимә образы бар. Ләкин автор аның характерын ачуны максат итеп куймаган. Шунлыктан Рәхимә образ булып истә калмый. Ул гади исем генә, җанлы Рәхимә түгел. Шагыйрьнең әсәрне поэма дип тә, шигырь дип тә исемләргә кыенсынуы да әнә шуннан килә. Р. Әхмәтҗановның «йолдызстан» дигән кызыклы поэмасы басылды. Бу да лирик-фәлсәфи типтагы поэмаларның берсе. Сүз дә юк, автор детальләрдә гаҗәп матур сурәтләүләр, күзәтүләр ясый. Әмма монда да поэманың бер ачык чиге 'булмау күзгә ташлана. Аны да сузарга да, кечерәйтергә дә мөмкин. Ә. Баяновның «Сез аңларсыз мине» әсәре дә, тулаем алганда, әйбәт кенә тәэсир калдыра. Лирик җылылык монда да мул бирелгән. Уры- ны-урыиы белән шигъри төгәлсез- лекләре булуга карамастан, ул яшь шагыйрьнең мәгълүм иҗат уңышы. Әгәр вакыйгалар җебе эзлеклерәк барса, минемчә, бу поэма да ныграк отар иде. Кыскасы, минем карашымча, дөрес тотып алынган һәм хисне бирү *өчен хезмәт иткән вакыйга —поэманың умыртка баганасы ул. Ләкин бу әле вакыйга булдымы —■ инде, әлбәттә, поэма да 'бар дигән сүз түгел. Вакыйга тормышның тулы сулышын ачарлык булырга һәм вакланмаска тиеш. Хәлбуки, сюжетка нигезләнгән поэмалар лирик-фәлсә- фи поэмаларыбызга караганда нәкъ менә поэмага хас вакыйга табылып җитмәү ‘белән оттыралар. Вакыйгага нигезләнгән поэмаларда гаҗәп бертөрлелек күзгә ташлана. М. Шабаевның «Кына гөле», X. Камалның «Зәй буенда», А. Сәләхетдиновның «Үкенү», Ә. Баяновның «Челтәр аша» поэмалары әнә шундый. X. Камалның «Зәй буенда»сында Зөбәй белән Динәнең мәхәббәт тарихы сюжет үзәгендә тора. X. Камал урыны-урыны белән оста сурәтләүләр бирә, конфликтны мавыктыргыч итеп төзүгә ирешә. Әмма поэманың вакыйгасы дөрес чишелми. Егет кызны, кыз егетне ярата. Өйләнешәләр. Ләкин Динә мәхәббәткә ялгыш карашта тора һәм аерылып китә. Мин яшь әле. Син — героем була белмәдең. Героемны эзләп мин кнтәм, Бәлки гомерлеккә, Хуш, иркәм,— ДИ Динә. Шунысы характерлы—егет әйбәт. Ә хатын ~ китә. Бу сюжетны тормышчан итеп күңелгә алуы кыен. А. Сәләхетдиновның «Үкенү» поэмасында да шул ук хәл: Гомәр әйбәт егет, ләкин Гөл-нар аның мәхәббәтеннән йөз чөерә. Ә. Баяновның «Челтәр аша» поэмасында Гөлбануның Мансур белән мөнәсәбәте дә шушы формада бирелә. Дөрес, Ә. Баянов вакыйганы оста сөйли, читкә тайпылмыйча алып бара һәм ша«тый киеренке сюжет тудыруга ирешә. Бу аның уңай ягы. Әгәр бу ел эчендә «Зәй буенда», «Үкенү» поэмалары да язылмаган булса, бәлки ул зур кимчелекле әсәр цип саналмас иде. Әмма хәзер аның поэмасы <башка' поэмалардагы вакыйга ярлылыгын тулыландырып кына тора. Сорау туа: безнең мәхәббәтләребез шулай фаҗигадан гына гыйбарәтмени? Зур мәхәббәт кайда? Мә; 'хәббәт яме кайда? Безнең бай эчтәлекле матур тормышыбыз, олы мәхәббәтебез бөтен дөньяга билгеле бит. Аннары, ни өчен поэмалар мәхәббәт тарихын сөйләүгә генә кайтып кала соң әле? Тормышыбызда бүтән вакыйгалар азмыни? Хезмәт һәм көрәш героикасы азмыни? Кыскасы, шагыйрьләрнең поэманың үзенә хас вакыйгасын табу өстендә күп эшлиселәре бар әле. Г. Хуҗиевның «Киләчәккә атлый кеше» поэмасы бу яктан шактый аерылып тора. Поэмада сугыш калдырган яралардан авырган Зиннурның больницадагы кичерешләре бирелә. Зиннур авыру хәлендә дә зур тормыш турында, яшәү турында уйлый. Ул сугышта тормыш иптәшен югалткан Сәрвиназны ярата. Аның мәхәббәте зур, җитди мәхәббәт. Болар поэманың уңышлы яклары. Әмма шагыйрь Зиннурның зур тормыш турындагы уйларын җитәрлек шигъри тирәнлек белән ача алмаган. Алар вакыйгаларны санап чыгуны хәтерләтәләр. * М. Шабаевның «Кына гөле» поэмасына карата шагыйрьләр секциясендә кискен-кискен тәнкыйть фикерләре әйтелеп, поэманы гомумән чыгармаска тәкъдим ителгән иде. ■ Ләкин яшь шагыйрь тәнкыйтькә колак салмаган, әсәр китап булып чыккан. Ләкин юкка, минемчә. Поэма укучыга нинди дә булса яңа нәрсә бирә алмый. Поэмаларыбыз турында фикерне йомгаклап, шуны әйтергә мөмкин: С. Хәким, Г. Хуҗиев, Ә. Баянов кебек шагыйрьләребез поэма өлкәсендә актив эшлиләр һәм поэма жанрының төрле формаларын эзлиләр. Чор поэмасы табылып килә. Бары тик булган кимчелекләрдән тәмам арынасы гына бар. 4 Күрәбез, поэзиябездә уңай яклар, яңа шигъри казанышлар байтак. Әмма бу 1963 елгы поэзиябездә кимчелекләр булмады дигән сүз түгел, «киресенчә, кимчелекләребез уңышлардан күбрәк әле. Әгәр бөтен совет поэзиясенең бүгенге югарылыгыннан торып, әсәрләребезне шул рәткә куеп карасак, бу хәл тагын да ачыграк күренә. Кимчелекләрнең характеры төрлечә. Бу иң элек кайбер шагыйрьлә- ребезнең иҗат активлыклары кимүдә күренә. Өлкән шагыйрьләребез- дән Ш. Маннур, Ә. Исхак, М. Сад- ри. Ә. Юныс, Н. Арслановлар, мәсәлән, 1963 елда поэзиягә бик аз өлеш керттеләр. Дөрес, моның төрле сәбәпләре бар. Әмма пассивлык барыбер пассивлык булып кала. Икенчедән, бу кайбер шагыйрьләребезнең элекке шигъри ялкыннарын киметүләрендә күренә. Поэзиябезнең уңай сыйфатлары турында сөйләгәндә мин Ш. Галиев, Г. Афзал, Р. Гәрәй шигырьләре турында фикер әйтми үттем. Бу аларның 1963 елда шигырь язмауларыннан килми, әлбәттә. Киресенчә, алар 1963 елда иң күп иҗат иткән шагыйрьләребез рәтендә торалар. Алай гына да түгел, аларның шактый уңышлы шигырьләре дә байтак булды. Ш. Галиевнең «Күңел күзе» җыентыгында «Юк, иптәшкәй, артык кызасың», «Шәһәр керде басу капкасыннан», «Каз ашады башымны» кебек төгәл эшләнгән, кызыклы шигырьләр аз түгел. Ш. Галиев киң колач белән, үзен поэзия арбасының төбенә җигеп иҗат итә. Ул каләмен төрле жанрларда кыю сыный. Сати- раюмор әсәрләре дә яза, дүрт һәм ике юллы шигырьләр дә бирә, лирик парчалар һәм балалар өчен шигырьләр дә иҗат итә. Әмма, шуңа карамастан, ана беркадәр үпкә белдерәсе килә. Чөнки 1963 елгы Шәүкәт алдагы еллардагы Шәүкәтне һаман узып китә алмый. Ә без аның туктаусыз үсүенә күнеккәнбез. Шәү.кәт шигырьләрендәге үткен телле юлларның да кими төшүен әйтергә кирәк. Г. Афзалның «Күңелем сезнең белән» җыентыгы да шундый тәэсир калдыра. Аңа хас булган үзенчәлекле, оста тотып алынган көлкеле вакыйгалар кая китте? Шагыйрь үзенең төп юлыннан читкә китте түгелме? Ул хәзер «Дөнья көлсен», «Иминлек булганда», «Гүзәл чор» кебек гомум!iриторик характерда шигы-рьләр яза башлады. Шагыйрьгә бу ялгышуны искәрми ярамас. Р. Гәрәй — безиең актив эшли торган лирик шагыйребез. Аның шигырьләренең үзенчәлекле матур моңы хәзер дә исән-сау. Әмма, шуны әйтергә кирәк, ул менә ничә ел инде бер дәрәҗәдә тора, бертөслерәк язуын дәвам итә. Яңа шигъри тәҗрибәләр ясаудан үзен тыеп килә. Минемчә, яшь шагыйрь өчен бу матур сыйфат түгел. Өлкән шагыйрьләребездән Гали Хуҗиев иҗаты да мәгълүм тәнкыйтькә мохтаҗ. Г. Хуҗиев —бөтен йөрәге белән кешеләр язмышы турында уйлаучы гуманист шагыйрь. Аның зур иҗат тәҗрибәсе бар. Ул үз-үзенә дә, иптәшләргә дә таләпчән. Әмма, шуңа карамастан, «Яшәү мәгънәсе» дигән яңа җыентыгында ул вакыт-вакыт гомумилеккә бирелеп китә, алган геройларының эчке хисләрен ниндидер сүлпәнрәк бер ритм белән ача. Шунлыктан аның шигырьләрендә хис җитешеп бетми төсле тоела. Минемчә, Гали ага үзенең элекке еллардан килүче бу кимчелеген җиңәргә, яңа шигъри югарылыкка күтәрелергә сәләтле. Болар аерым шагыйрьләребездә күренгән кимчелекләр. Әмма поэзиябезнең уртак кимчелекләре дә аз түгел. Кимчелекләрнең иң борчый торганы — безнең поэзиядә инде утызынчы еллардан ук яшәп килүче хисне гомуми-абстракт формада сөйләп чыгу алымы, сюжетсызлык. Бу кимчелекнең типик үрнәген без Ә. Ерикәй иҗатында табабыз. Менә аның яңа чыккан «Еллар һәм җырлар» җыентыгы. Сайлап-нитеп тормыйча, бер шигыренә тукталыйк: Дусларга гомрем буенча Мин бер ярдәмче генә; Ярдәмчеләр күбрәк булса, Авырлыклар чигенә. Ярдәмче мин басуларда Игеп үстерүчегә, Асфальт түшим мин юлларга, Таш ташыйм төзүчегә. Ярдәмче мин заводларга, Ярдәмче яңа чорга; Сокланам намуслыларга, Баш лям алдынгыга. Үлчәмимен бизмәннәрдә Эштә түккән көчемне; Фәкать менә дигәннәргә Багышлыйм мин эшемне... Сүз дә юк, шагыйрь яхшы фикерләр әйтә. Ләкин бу бит тик сүз генә. Безнең тормышыбызны читтән торып күзәтү генә. Монда вакыйга да юк, хис тә юк, димәк, тормыш үзе дә юк. Билгеле ки, поэзиянең үткән тарихында иң популяр шигъри әсәрләр булып нәкъ менә шигырьгә хас сюжет беләк язылган әсәрләр калганнар. Алыгыз Пушкин иҗатын, Лермонтов шигырьләрен искә төшерс- гез, Некрасов, Есенин, Тукай, Такташ һәм, ниһаять, М. Җәлил һәм Ф. Кәримне хәтерләгез. Аларныңиң атаклы лирик әсәрләре сюжетка нигезләнгән. Ф. Кәримнең «Сибәли дә сибәли», «Хәдичә», С. Хәкимнең «Колын», Ш. Маннурның «Снарядлар һәм чәчәкләр», X. Туфанның «Аккаөн» кебек әсәрләре моны бик ачык дәлилли. Әмма без шушы хакыйкатьне һаман да төшенмибез, яисә, төшенсәк тә, теге яки бу хисебез турында абстракт формада сөйләүче шигырьләр яза бирәбез. Лирика ул хисне төрле яклап характерлап бирү түгел, кичерешкә хас сыйфатларны санап чыгу түгел бит. Сюжетлылык—шигырьдә укучыны тартуның төп чарасы. Кайбер шагыйрьләребезне укучыларның кабул итмәве дә аларның шигырьләрендә сюжет булмауга бәйләнгән. Хис турында гомуми сөйләнүләр укучыны җылытмый да, борчымый да. Киресенчә, аны кире кага. Ә мондый кимчелек бездә, әйткәнемчә, еш очрый. Без аны М. Садрида да, Г. Афзалның соңгы шигырьләре арасында да, Н. Арсла- новта да, М. Хөсәендә дә һәм башка шагыйрьләребездә дә очрата алабыз. Менә Г. Афзалның «Дөнья яңара» шигыре: Җырласынмы кеше, көлсенме, Җан азыгы кирәк һәр көнне, Күңелләрдә шатлык тудыра Яка өмет, яңа җыр гына. Җил иссә дә, үлән үссә дә, Табигатьтә бизәк өстәлә: Кая бакма —илһам алырлык, Кабатланмый торган матурлык. Яшел яулык болгый һәр каен. Җир яңарып тора яз саен. Син күз йомып ачкан арада Өр-яңа көн көлеп ярала. Яна көнгә яңа төс керә, Көтел алган бәхет искерә. Яңа бәхет килә шул ара, Җир яшәрә, дөнья яңара... Бу бит тезеп сөйләп чыгу гына, ә хиснең үзе, кичерешнең үзе түгел. Минемчә, безгә мондый гомуми шигырьләрдән арынырга вакыт. Икенче зур кимчелек — вәгазьчелек. Шагыйрьләр күп кенә әсәрләрдә укучыны өйрәтү тонында сөйлиләр. 3. - Нуриның дүрт юллыкларын- да, мәсәлән, нәкъ шушы нәрсә өстенлек итә: Бер тапкыр җпц, уң кат җиңелгәнче! — Бу хакыйкать безнең канда бар. Кызу чабып артка чигенгәнче, Шуышсаң да һаман алга бар! («Көрәшче сүзе») Шушы формада укучыны • өндәү, чакыру, аңа боеру шигырьләрдә гаять күп очрый. Мондый мисалларны һәр шагыйрьдән диярлек табарга мөмкин. Шушылар белән бәйләнгән өченче кимчелек — тасвирчылык. Ягъни хисне гап-гади санап чыгулар белән белдерергә тырышу, теге яки бу күренешнең төрле сыйфатларын бербер артлы тезеп китү. Н. Арсла-. новның «Бәйрәмдәге уйлар» шигыреннән берничә юл китерик: Һәрбер кеше аны бик якыннан Күрер өчен ашыга. Бер аякка атлап барыр өчен Узыша — алга чыга. Бер-бер артлы кешеләр, колонналар, Ал байраклар агыла, Үрли ташкын, хыялларга тулып, Зәңгәр таулар ягына. Ул тауларның биек түбәләре Йолдызларга менгән; Йолдызлар да безнең җиңәчәкне Инде анык белгән! Вакыйганы шушы рәвешле сүз белән сөйләп чыгуны, әлбәттә, лирика дип атавы кыен. Ә. Ерикәй, М. Хөсәен, М. Садри һ. б- шагыйрьләрдә бу кимчелек аеруча күп очрый. Шигырьләрне күзәткәндә туган тагын бер тәэсиргә кагылып үтик. Бу—хүп кенә шигырьләрнең инде кайчандыр ишетелгән сүзләрне, белгән әсәрләрне хәтерләтүе, шигъри формаларны, хискә барәбәр ритмик яңгырашны эзләүдәге сүлпәнлек. Күп кенә шигырьләрдә бер үк 10—9, 8—7 яки 7—5 үлчәүләре өстенлек итә һәм бер дә дулкынланусыз гына ага бирә. Шигъри тел, ритм һәм сурәтләүләрдә яңа буяулар куллану ягы да әле җитәрлек түгел. А. Сәләхегди- новның «Очкан чакта канат чыныга», С. Сөләйманованың «Сөюмени» шигырьләрендәге беренче строфаларны гына искә төшерик: Лачынмыни — күктә очканда Күкрәү, яшеннәрдән шүрләсә; Егетмени — тормыш иткәндә Иле өчен һич гамь күрмәсә. (А. Салахетдинов). Юл йөрүме, тузан кунмаса, Каршы җилләр битен кисмәсә, Кайнарлыгын көннең тоймасаң. Татлылыгын суның снзмәсәң. (С. Сөлайманова). Мондый кабатлануларны, бер үк типтагы сурәтләүләрне иң күп очрый торган кимчелек дисәк тә ялгышмабыз. Шигъри сурәтләүләрдәге образ төгәлсезлекләрен инде әйткән дә юк. Алар һәр шагыйрьдә диярлек очрыйлар. Г. Афзалның «Күңел тели» шигыренә тукталыйк (сайлап тормыйча, чөнки бу кимчелек барыбызга да хас): Кояшлы көн. Яшел киң болыннан Салмак кына киләм бер көйгә, һич канәгать түгел җайлы юлдан, Ташлы юлга күңел җилкенә. Күн.е.1 тели Ярсып, арып-талып Давылларга каршы барырга, Көчле кулым белән таулар ярып, Биеклекләр яулап алырга. Шигырьне укып чыккач, «ник алай?» дигән сорау туа. Чыннан да тигез, җайлы гол барында нигә чытырманлы юлдан барырга? Сүз уңаенда шуны әйтергә телим: шигырьләребезгә тел, стиль ягыннан анализ ясауга багышланган махсус бер сөйләшү оештырырга иде. Анда һәр авторга һәм һәр әсәргә карата махсус күзәтү ясарга мөмкин булыр иде. Поэзиябездәге кимчелекләр, әлбәттә, болар белән генә бетми. Үз- үзеңне кабатлаулар, иптәшләреңне кабатлаулар, башкаларның иҗатын . җитәрлек белмичә, ачылганны ачу күренешләре бездә аз түгел. Еллык поэзиягә күзәтүне йомгаклап, шуны әйтергә мөмкин: заманыбызның героик симфониясен чагылдыруда поэзия әле үзенең тулы яңгырашына ирешмәгән. Эшлисе дә эшлисе, эзлисе дә эзлисе бар. Поэзиябезнең хәле зур игътибар таләп итә. Әмма бу нәрсә һаман да җитешми. Бигрәк тә бу вакытлы матбугат органнарына кагыла. Аерым алганда, газеталарга күбрәк карый. Редакцияләр, ни өчендер, күбрәк йомшак әсәрләргә урын бирергә яраталар. Әлбәттә, монда шагыйрьләр үзләре дә гаепле. Әмма редакцияләр дә шигырь чүпләрен халыкка таратмауда зур эш башкара алалар бит. Татарстан китап нәшрияты да авторларга карата тиешенчә таләпчәнлек күрсәтеп бетерми. Дөрес, нәшрият кайбер авторларның әсәрләрен матбугатка чыгаруда шактый каты куллылык күрсәтә. Әмма һәрбер катылыкны игътибар дип, чын кайгыртучан таләпчәнлек дип булмый бит әле. Заманыбыз галәмнәргә үрләде, шигырьләребез дә тиз арада шушы биеклекләргә күтәрелсен иде. Ф. Кәрим сүзләре белән әйткәндә, безнең шигырь күкне, йолдызлар артын менеп айкасын иде.