Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗ КЕШЕ ИДЕ УЛ...

.“ (СССРның халык художнигы скульптор Е. В. Вучетич белән әңгәмә.} « ның халык художнигы, атаклы скульптор Евгений Викторович Вучетич белән очрашасым бик килсә дә, аны туры китерә алмыйча байтак йөрдем. Ул бик зур иҗат, эшләре белән мәшгуль һәм күбесенчә Волгоградта мәһабәт монумент корылышында була иде. Ниһаять, бу ел ул үзе Казанга килде һәм мин аның белән кыскача әңгәмә ясадым. — Беләсезме, — диде ул очрашкач, — мин сөйкемле Залиловны Муса Җәлил дип белмәгән идем. «Отвага» 1 редакциясендә безнең бергә- хезмәт итүебез турында кемдер язып чыккач, миңа шалтыраттылар: «Ул бит шул Залилов», •— диделәр. Әйе, Муса Җәлил 1942 елның язында безнең редакциягә эшкә килде. Килгән көннәрдә Мусаның үзенә ятарга да урыны юк иде әле. Мин аны үз палаткама алдым. Без шунда, Волхов фронтында, урманда, кар өстендә яттык. Бик сөйкемле, шат- күңелле, үз кеше иде ул. Сүзгә оста. Ярты, сәгатьтән без бер-беребезгә «син» дип эндәшә башладык. Евгений Викторович, бик якын кешесен исенә төшергән кебек, бераз тукталып торды да: — Добряга, компанейский кеше иде Муса! — диде. — Хәтерлим, ул шигырьләр укый иде. Шигырьләре безгә бик ошый иде. Әйбәт шигырьләр иде алар. — Нинди телдә яза иде ул? — Нинди телдә, ничек язгандыр, белмим, — диде Вучетич, — ләкин ул безгә рус телендә укый иде. Кызганыч, мин ул шигырьләрнең берсен дә соңыннан Муса Җәлил җыентыкларында очратмадым. Димәк, алар һәлак булганнар. Хәзер хәтеремдә юк, безнең редакциядә бер башлап язучы шагыйрь бар иде, милләте буенча еврей. Шул яшь шагыйрьгә карата Муса бик игътибарлы, аңа иҗади ярдәм итә иде. Тик миңа аның белән озак яшәргә туры килмәде. Безнең редакция бөтенләй чолганышта калыр алдыннан 2—3 көн генә элек контужен булдым, һәм мине тылга алып чыктылар. Юкса, миңа да Муса язмышын кичерергә туры килер иде. Чолганыш майның унбишләрендә булды... — Муса образын скульптурага алырга уйламыйсызмы? Минем бу соравыма каршы Вучетич үкенечле болай диде: — Әйбәт фотосы юк. Ансыз яхшы образ тудыру мөмкин түгел. Муса образын начар эшләргә ярамый. — Сезнең фронттагы эскизларыгыз бардыр ич? — дидем мин аңа. — Эскизлар, этюдлар, сызмалар булырга тиеш... Минем архив бай, —диде Вучетич. ■— Тик анда актарынырга вакыт кына юк. Миналарны эзләп карармын...