Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫЕЛЫШНЫ АЧУ АЛДЫННАН

ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ

Шушы елның март аенда Татарстан язучылары Союзы правлениесе 1963 елла ижат ителгән проза, поэзия һәм драма әсәрләре турында сөйләшүгә багышланган җыелыш үткәрде. Ихе көнгә сузылган (26—27 март) һәм бик җанлы үткән ул җыелышта КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре М. 3. Ту- таев, КПССның Татарстан Өлкә Комитетының идеология бүлеге мөдире урынбасары М. X. Хәсәнов, Башкортстаннан килгән кадерле кунагыбыз шагыйрь Сәйфи Кудаш, республикабыз язучылары, журналистлары һәм күп санлы китап сөючеләр катнашты. Татарстан язучылары Союзы правлениесе председателе Мирсәй Әмирнең кереш сүзеннән соң, җыелышның беренче көнендә Флүн Мусин (проза турында), Зәет Мәжитов (поэзия турында) һәм Бәян Гыйззәт (драматургия турында) иптәшләрнең чыгышлары тыңланды, икенче көнне 1963 елда басылып чыккан әсәрләр турында фикер алышулар булды. Журналыбызның бу санында без Мирсәй Әмирнең кереш сүзен һәм Ф. Мусин, 3. Мәжитов, Б. Гыйззәт чыгышларын (кайбер кыскартулар белән) стенографик язмада урнаштырабыз. Фикер алышуларның стенографик язмасы журналыбызның 6 нчы санында булачак.

Редакция.

 

 

 

Иптәшләр! Без бүген бирегә узган 1963 елгы әдәби иҗат эшебезне йомгаклау турында сөйләшергә о^ыелдык. Татарстан язучылары Союзының куп еллык гамәлендә бу әле беренче тәҗрибә. Бу сөйләшүләрне правлениенең хисап бирүенә багышланган гомуми җыелыш дип аңларга ярамый. Шуңа күрә монда оештыру эшләренә, нәшрият яки театрлар җитәкчеләре белән аерым язучылар арасында булган рәсми мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрү урынлы булмас. Бу утырыш, нигездә, тәнкыйтьчеләр секциясенең тырышлыгы, аның көчләре белән оештырылды. Тәнкыйтьчеләр секциясенең эше барлык башка иҗат секцияләренең эшенә дә турыдан-туры кагылуын искә алып, без аңа бөтен язучыларыбыз өчен уртак гомуми сөйләшү төсен бирергә булдык. Шуңа күрә безгә бүген төрле темаларга чәчелмичә, фәкать әдәби иҗат турында гына фикер алышырга кирәк. Узган ел — безнең язучылар өчен аеруча бәхетле ел булды. Ул елда без әдәбиятка, сәнгатькә карата партиянең, халыкның аеруча зур игътибар һәм кайгыр- тучанлык күрсәтүен тойдык. И Март аенда булган тарихи очрашулар, партия Үзәк Комитетының июнь Пленумы материаллары һәм, шуларга бәйле буларак, бөтен ил күләмендә төрле формадагы сөйләшүләр, укучылар массасы белән очрашулар — болар барсы да бездә хәзер матур әдәбиятның тулы мәгънәсендә дәүләт эше, партия эше, халык эше булып әверелгәнлеген ачык күрсәтәләр. Болар, әлбәттә, язучыларның иҗатына сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да бик зур уңай йогынты ясадылар. Әдәби әсәрләрнең күбрәк язылуы, аларны укучыларның яки тамаша кылучыларның оа i. 6a. релеп күбәюе — моны раслый. Тик шунысын да искә алырга кирәк: бу ел эчендә язылган әсәрләр әле барысы да дөнья күрергә өлгермәделәр. Бик күн җитди әсәрләр әле производствода яки редакция портфельләрендә. Әлегэ төгәлләнеп җитмәгәннәре дә күп. Шуңа күрә бүгенге сөйләшүләрдә без партия тарафыннан матур әдәбиятка күрсәтелгән игътибарның уңай нәтиҗәләрен тулы килеш күрсәтеп тә бетерә алмабыз. Шулай да, инде булган кадәр эшләребез — уңышларыбыз да, кимчелекләребез дә, бәхәсле якларыбыз да — бик кызу итеп фикер алышырга җитәрлек. Җитди эшкә керешү алдыннан Никита Сергеевич Хрущевның узган елгы тарихи очрашуларда әйткән сүзләрен искә төшереп китәргә рөхсәт итегез. «Халык һәм партия, — диде ул,— бездә художество иҗатының дөрес юнәлештә үсүе белән тирәнтен кызыксына. Әдәбиятның һәм сәнгатьнең үсеш линиясе партия Программасында — бөтен халык тарафыннан тикшерелгән һәм эшчеләр, колхозчылар, интеллигенция тарафыннан бердәм яклап һәм хуплап каршыланган Лрограммада билгеләнде. Бу линияне художество иҗатында ничек яхшырак һәм дөресрәк тормышка ашыру мәсьәләсен сезнең һәркайсыгыз үзенең халык алдындагы бурычын аңлавына, үз талантының, үзенең художество индивидуальлеге үзенчәлекләренә туры китереп хәл итә» *. 1963 нче әдәби елны йомгаклауга багышланган җыелышны ачык дип белдерәм.