Логотип Казан Утлары
Поэма

Язылмаган поэма

Дахау концлагерында фашнстлзо тарафыннан крематорийда яндырылган татар шагыйре подполковник Хәйретдин Мөҗәйнен язылмый калган монологы. ктылыкны күбрәк күреп калыйм, Баемачы, кояш, баема. Бу минутым минем — язылмаган, Ләкин язылачак поэма. Күңелемдә йөргән поэмамның Прологын әйтеп калдырам. Син дәвам ит аны, шагыйрь иптәш; Фашист мине утта яндыра». Бу сүзләрне Каләм белән түгел, Аккан каным белән язамын. Тыңла, Идел, Илем, Казаным. Германия. Дахау. Концлагерь. Мине Фашизмга Буйсынмаган өчен аттылар. Бер минуттан. Менә бер минуттан Крематорийга озатырлар. Мин — Илемнең өлкән офицеры — Янган утка керү алдыннан Шигырь сөйлим. Язмасын дип, минем кулларымны Имгәттеләр, каерып алдылар. Күзләрем — кан, Телем — телгәләнгән, Күкрәгемә йолдыз уелган. Тик бер минут, Тик бер минут кына вакытым калган; Гомерем уза минем уемнан... ИЛДАР ЮЗЕЕВ «Биек-биек тауның башларына Менәседер безнең бар әле, дип, Дөрләп-дөрләп янган ут эченә Керәселәр безнең бар әле», — дип, Җырлап узган идем урамнан. Күңелем сизгән икән, туганнар. Әнә алар Мине көл итәргә Крематорий ясап куйганнар. Авылымда шушы о^ырны э^ырлап. Башлангандыр көрәш таңнарым, Ман утларга таба горур киттем, Мин утларга туры карадым. Ишет, Идел, Илем, Казаным. Бу сүзләрне көрәш утларында Янган каным белән язамын. Хәтерлим: Кара-кучкыл озын чәчләремне Сыйпап калган иде кадерлем... Хәтерлим... Кадерлем, An-ак чәчле кеше хәзер мин. Тормыш дустым. Йомшак күкрәгеңнең Кайнарлыгы һаман кочакта. Истә: Шулай яшь чакта Карурманга кереп ут кабыздык, Сүзсез карап тордык учакка. Ул төнне без шунда адашып йөргән Бер юлчының юлын яктырттык. Ул төнне без Җирдә кешеләр өчен Янып яшәргә дип ант иттек. Алда крематорий ялкынлана. Илемә һәм Сиңа биргән антым сынала. Куй башыңны кайнар күкрәгемә, Тик хыялда гына булса да. Куеп кал, Гәүдәм минем көлгә әйләнгәнче, Сине өзелеп сөйгән йөрәгемнең Ничек тибүләрен тоеп кал... Тоеп кал... Кояш байый, минем йөрәгемнән Каннар тама, таммас күз яшем, мин утларга керәм, ' Германия, Чыксын өчен синең кояшың. Янам шуңа, Минем оныкларым Сугыш дәһшәтләрен онытсын. Аккан каным, янган тәнем, Германии, Салкын туфрагыңны җылытсын. Яңа Германия калкып чыгар Безнең көлләрдән. УЛЫМ эзләп килсә, букет бәйлә, Германия. Безнең көлдә үскән гөлләрдән. Киләчәк.. Ул шундый матур булыр: Сугышлар да булмас, дошман да... Сез мине дә шунда искә алыгыз, Балагызга исем кушканда; Дуслар бергә җыелып утырганда, Учак яккан чакта урманда; Урамнардан җырлап узган чакта. Октябрьга йөз яшь тулганда... Улым! Марш белән сафлар узган чакта, Байракларга карап торырсың. Син тоярсың меңнәр йөрәгендә Ә тиеннең Мәңге сүнмәс йөрәк җылысын. Эзләмә син минем каберемне, Әткәң кала җирдә көл булып; Көл булуың мең мәртәбә артык Яшәгәнче җирдә кол булып. Табалмассыз барыбер каберемне, Эзләп килсәгез дә эзләремнән, Эзләгез сез мине улларымның Көрәш уты янган күзләреннән. Карт анам, Мине тудырганга Үкенмисең... Әйеме? Әйт, анам? Карт анам, ТӨНЛӘ. йомшак түшәгеңдә, Матур төшләр күреп ят, анам. Зинһар өчен... Дөрләп ут янганда, Мине уйлаганда, Кышкы кичтә мичкә карама. Мичләр сүнәр, Өй караңгы калыр, Лампочкалар яндыр, карт анам. Синең күңелеңә мин бары тик Якты булып кына кайт алам. Илне сөеп типкән йөрәгемне Крематорийга алып баралар. Ялгышасың, тиран, Мин яңадан, Җирдә калыр, Балкып яналам. Бер селтәүдә юкка чыгарам да, Суыныр дисен, мине көл булып. Гомерем минем — яну, мәңгелек ут! Синең гомерең — Тарих өчен бары бер минут. Фашист урманында адашканнар! Килегез дә, менә, карагыз! Без янабыз, Сезне караңгыдан Алып чыгу өчен янабыз! Баеп барган кояш нурларында Каным яна минем, күрегез! Рейхстагта янар байракларны Минем төсем диеп белегез! Маркс илен сөйгән йөрәгемне Крематорийга алып баралао. Языласы бер поэмам калды, Терелт, шагыйрь, мине яңадан. Алдымда — ут. Тагын ике секунд. Күкрәгемдә калган көч белән Мин кычкырам: «Язып бетерелмәгән поэмамның Дәвамы бар!» — диеп кычкырам. Бу януым минем — Авыр көрәш аша Киләчәккә китеп барышым. Яна, яна мин еракка барам: Коммунизм — минем адресым. Янарбыз без якты маяк булып, Меңнәр тормышына ямь биреп; Мин — мәңгелек, Мәңгелек ут! Ә мәңгелек утка — сүнү юк! Поэмамның прологын язам Йөрәктәге янар көч белән. Дөрләп яна-яна: «Тормышымның Дәвамы бар!» — дип кычкырам. Баеп барган кояш нурларында Каннарыбыз яна, күрегез! Безнең януларны, Кызыл байрак итеп, Киләчәккә илтеп элегез! 1964