Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тынгысыз җан

Без, язучылар һәм журналист халкы, күбесенчә геройлар бе- ләнрәк эш итәргә яратабыз. Ул кайсы ягы беләндер бик нык аерылып торсын, аның тормышында ниндидер чиктән ашкан, искиткеч берәр вакыйга булсын. Күкрәгендә орденнар тезелеп киткән булса, бигрәк тә яхшы. Әгәр дә инде алар янында Алтын Йолдыз да балкып тора икән, анысы инде нур өстенә нур дигәндәй, андый кеше турында, шәп чыгасына алдан ук ышанып, җырлый-җырлый язарга мөмкин... Сүз дә юк, анысы да кирәк. Безнең заманыбыз шундый. Хәзерге тормыш ифрат катлаулы һәм күпкырлы. Кемнәрдер атом энергиясен йөгәнли, искиткеч акыллы машиналар уйлап чыгара, кемнәрдер коточкыч йогышлы авыруларны җиңеп, меңнәрчә кешеләрне үлемнән коткарып кала, шулай итеп халыкның гомерен озынайта. Кемнәрдер космоска оча, яңа самолетлар сыный... Әмма шулар белән янәшә үк кемнәрдер күзгә бәрелеп тормастай гадирәк эшләр белән дә шөгыльләнергә кирәк була бит әле. Берәүләр иген игә, икмәк пешерә, балалар укыта, чертежлар сыза, икенчеләр җилнең күәтен, суның агымын үлчи. Кемнәрдер авылдан авылга йөреп концертлар куярга, җырлап-биеп күрсәтергә, кайсыдыр хәтга әкиятләр, бәетләр, җырлар җыярга тиеш була. Азмы тормышта хезмәтнең төре! Аннан соң, героик эшләр белән янәшә үк, безнең тормышта көн саен, сәгать саен һаман үзен күрсәтеп килә торган тырышлык та бар бит әле. Кычкырып тормый торган, әмма нң кирәкле һәм кадерле бу күркәм сыйфатның әһәмияте кечкенәмени? Дөньяны үзгәртеп коруда тырышлык дигән сыйфат, намус белән чын күңелдән бирелеп эшләү, ахыр чиктә, геройлык белән янәшә тормыймыни? Бу юлы мин әнә шундый бөтен гомере шау-шусыз «тыныч» эштә, гел казануда, тырышлыкта, кыскасы — халыкка хезмәт итү юлында үткән гади бер иптәшебез турында язмакчы булам. Хәмит Ярмине мин беренче мәртәбә моннан утыз ике ел чамасы элек газетада эшләгән вакытында очраткан идем. Уртарак кына буйлы, калык коңгырт чәчле, беренче карауда берникадәр алтай ягы халыкларына охшыйрак төшкән калкурак яңаклы, җиңел гәүдәле хәрәкәтчән кеше. Ул, матросларча бераз алгарак йөгенеп, кулларын болгын-болгый, тиз-тиз атлап каядыр ашыга иде. Аннан соң мии аны тагын бяк күп мәртәбәләр һәм төрле шартларда очраттым: авылларда фольклор җыеп йвргәвдә, театрда тамашачылар арасында, су буенда балык тотканда, Казанда яки Мәскәүдә уздырылган төрле съездларда, җыелышларда, галимнәр яки язучылар арасында. Әмма кайчан гына очрамасын, нинди шартларда гына күренмәсен, Хәмит Ярми һәр* вакыт ниндидер җитди бер эш башкарып йөрүче, һәркайчан кайдадыр ашыгучы эшлекле кеше тәэсирен калдыра. Әйе, гомер буе, һәрвакыт аның нинди дә булса бер җитди һәм ашыгыч эше булып килде. Моннан бнш ел элек, ун ел, унбиш ел элек тә шулай иде, әле хәзер алты дистәне тутырып, чәченә чал кергәннән соң да шулай. Әйе, аның һәрвакыт эше бар. Шуның өстенә, ул эшне һич тартырга-сузарга, соцга калдырырга ярамын, һич! Аннары аны кәфен кәфкә, кафын кафка китереп, бөтен ягыннан килештереп, тәмам җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Шунсыз булмый! Шунсыз аның куңеле дә тынычланмаячак, җаны да тынмаячак! Комсомолның Магниткаларны, Днепрогэсларны салган, Төркстаннан ерак Себергә гол ачкан беренче буынына хас булган әнә шул матур сыйфат — фидакарьлек, партия һәм халык эшенә җаның-тәнең белән бирелгәнлек аңа гомер буена яхшы юлдаш булды, шул куркам сыйфат анык кырык елдан артып киткән хезмәт юлын якты маяк булып яктыртып килде. 1904 нче ел белән 1964 кче елның арасы нәкъ алты дистә. Төмән ягының иксез- чиксез урманнары, сазлыклары арасында югалып калган кырык биш йортлык ярлы татар авылы белән СССР Фәннәр академиясенең Казандагы Тел, әдәбият һәм тарих институтының арасы да, яланаяклы авыл малае белән филология фәннәре кандидатының арасы да алай бик якын түгел. Шул араны узганчы куп сулар аккан, куп дөнья күрелгән, һәркемгә билгеле, елкән буын вәкилләренең тормыш юллары, берсенең дә диярлек, тип-тигез иңкелләр аша, чәчәкле бакчалар аркылы гына узмады. Ике-өч сугыш, ачлык, бөлгенлек, тиф хастасы. Әмма ул буын кешеләренә хас революцион дәрт, куз алдында төзелә башлаган яңа тормышның якты идеаллары аларны ваклыктан, мещанлыктан өстен тотты, гомер буе канатландырып, гомер буе рухландырып килде. Хәмит агайның китап шкафы өстендә шактый ук гомер кичергән бер скрипка бар. Аны бик күп еллар элек бергә эшләү истәлеге итеп, карт коммунист .Гыйззәт Вәлиев бүләк иткән. Шул скрипка, күптән булып узган төрле кыенлыкларны искә төшереп, ара- тнрә телгә дә килгәли. Әмма кызык хәл: хәзер инде ул чактагы кыенлыкларның искә төшүе рәнҗетми, үкендерми, бәлки гомернең бушка узмавын раслап, күңелгә рәхәт бер җылы гына өстя. Карт сугышчының иске яралары да аратирә сызлап куйгалый бит. Әмма шул ук вакытта алар синең иң кыен чакларда түшәмгә төкереп ятмавыңны, көрәш сызыгында булуыңны искә төшереп, горурлык хисе дә уяталар. Тузгак башлы комсомол егет чагында, байлар, нэпманнар белән динчеләргә каршы көрәшкә чыгып, мәчетләрне клуб иткәндә, кесәләрдән наган сурәте төшерелгән яиау кәгазе чыга иде. Янәсе: «Башың ике булмаса, болай йөрмә, ташла бу эшне!..» Северней иксез-чиксез сазлыклары, кара урманнары арасында посып утырган Кар- бан авылы. Ашлык чыгарганда шул авылның саботажчы кулакларына каршы якага яка көрәшеп уздырган икеөч төн үзе генә дә чәчеңне агартырлык иде. Андый төннәр, андый көннәр ул елларда аз булдымыни? Ул да түгел, төне буена дәвам иткән партия сафларын тазарту җыелышы күз алдына килә. Кулакларның куштаны, башта ук чыгып, аны төрле ялганнар, нахак бәлаләр белән күмеп ташлады. Әмма аның артыннан ук рабфакта укучы комсомол егет ^Эмииев чыкты: — Комсомолда эшләгәндә мина иң беренче пионер галстугы тагучы шушы абый булды, — диде ул. Тагын бер батрачка сөйләде: — Мине белемле итүче, партиягә керергә ярдәм итүче шушы иптәш булды, — дип, ул да кулак уйдырмаларын җимереп ташлады. Аннары комиссиянең председателе карт большевик бөтенесен йомгаклап куйды: — Киләчәктә дә шулай кулаклар яманларлык итеп эшләвеңне телибез! Төмән ягыннан киткәндә, Ярми белән бергә эшләгән карт эшче, өлкән коммунист Николай Сайфстдинов аңа «юл аягына» шундый «вәгъдә» биреп җибәргән: — Әгәр дә анда баргач, я уңга, я сулга тайпылып, безнең Себер эшчеләренең исеменә тап төшерсәң, көт тә тор, артыңнан барам да яңаклыйм! Хәзер нкде Хәмит моны елмаебрак кына искә ала. Юк, Николай дәдәйгә вәгъдәсен өшкә ашырырга туры килмәде. Чөнки төмән егетенең тормыш юлы туган илнең төп юлыннан аерылмады. Ул юл аны Себер урманнары арасыннан Казан дәүләт педагогия институтына алып килде, аны тәмамлаганнан соң. фәннең олы юлына китереп чыгарды. Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли башлаганнан бирле, Хәмит Ярминең тагын бер күркәм сыйфаты чәчәк ата башлады: аңа табигать шактый«ук мул итеп оештыру сәләте дә биргән икән. Без халыкның фольклоры (яки авыз иҗаты) дибез. Болай дигәндә без җәмгыять тормышында, аның тарихында һәм әдәбиятында, сәнгатендә һәм көнкүрешендә ифрат зур урын тотучы бик зур бер тармакны, халыкның бик борынгы заманнан бирле телдән телгә, буыннан буынга күчеп килгән чиксез бай күңел хәзинәсен күз алдына китерәбез. Бу — санап бетергесез әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар, әкиятләр, бәетләр, бу —уң меңнәрдән артып китә торган соклангыч җырлар, көйләр, төрле уеннар... Хәмит тә аны һичшиксез шулай күз алдына китергән булса кирәк. Әмма ул моннан байтак еллар элек Тел. әдәбият һәм тарих институтының ике еллык фольклор төркемендә ашлн башлаганда, бу кулга кермәгән, хыялдагы байлык кына иде әле. Чөнки фольклорның язып алынган кадәресе ул вакытта кечерәк кенә бер папкага сыеп бетә иде. Диңгездән бер тамчы! Шул вакыттан башлап Хәмит Ярмине көнен-тенен белмичә илнең җир асты байлыкларын эзләүче тынгысыз геологка тиңләп булыр иде. Ул шушы еллар эчендә бер-бер артлы 25 тәи артык фольклор экспедициясе оештыра. Халыкның моңарчы язылмыйча яткан күңел җәүһәрен эзләп, язына-көзенә карамастан, әле бер районга, әле икенчесенә барып чыга, авылдан авылга, йорттан йортка йөри. Бу экспедицияләрне Татарстан районнарында гына түгел, бәлки Новосибнрскидан Рязаньга, Киров өлкәсеннән Астраханьга кадәр татарлар яшәгән бнк күп өлкәләрдә очратырга мөмкин иде. Кайда гына барып чыкмасын, Хәмит Ярми озын кичләр буе картлар, карчыклар, өлкәннәр, яшьләр белә» сөйләшә, бик күп санда әкиятләр, бәетләр, табышмаклар, мәкальләр язып алуны оештыра. Аның дәфтәренә революция еллары һәм гражданнар сугышы турында, Бөек Ватан сугышы чорындагы онытылмас вакыйгалар турында береннән-бере кирәкле, береннән-бе- ре гыйбрәтле төрле сөйләкләр, истәлекләр теркәлә. Әмма үз кнрәген алу белән шундук башка авылга чыгып чапса, ул әле Ярми үк булып җитмәс иде. Бу тынгысыз җан, ул вакытта инде чәчләренә чал керә башлауга карамастан, үз буынының комсомолына хас дәрт һәм ялкын белән, шул арада әллә никадәр җәмәгать эшләре дә башкарып ташлый: мәктәп балалары һәм укытучылар белән очраша, колхоз эшләре белән танышып ала, кичен клубта халык иҗаты турында лекцияләр сөйли, әңгәмәләр уздыра. Озак еллар дәвам иткән шушы тырыш хезмәтнең хәзер инде нәтиҗәсе дә күз алдында. Элекке ике кешелек фольклор төркеме хәзер институтның уннан артык гыйльми хезмәткәрен берләштерүче халык иҗаты һәм сәнгать тарихы секторы булып оешты. Бу сектор шушы еллар эчендә, X. Ярми җитәкчелегендә,'уннан артык фольклор китабы чыгарды, институтның фольклор фондына меңнән артык халык әкияте, алты йөзләп бәет, бихисап җыр, табышмак, әйтемнәр, мәкальләр һәм башкалар туплады. Хәмит Ярмиевнең әлеге шул берөзлексез эзләнүе, яңаны табарга, тикшеренү һәй өйрәнүләрне һаман тирәнәйтә барырга омтылуы нәтиҗәсендә, халыкның музыкаль фольклорын җыю башланды. Хәзер инде җырларның сүзләре генә түгел, бәлки көйләре дә язып алына. Шул уңай белән татар халык музыкасында, мәсәлән, Нократ татарлары белән мишәрләр арасында, моңарчы билгеле булмаган ике тавышлылык барлыгы ачылды. Халыкның сәнгатен, сүз байлыгын, шигъриятен өйрәнү һәм аның культурасын алга җибәрүдә бу байлыкның нинди әһәмиятле урын тотуын әйтеп бетерү мөмкин түгел. Шушы чиксез бай хүңел хәзинәсендә иҗат кешеләре •— язучылар, композиторлар, рәссамнар өчен нинди генә яңалыклар, нинди илһам чаткылары юктыр да, анда халыкның нииди акыллы фикерләре, нинди күңел җәүһәрләре, хикмәтле әйтемнәре, тирәк моңнары үзенең өйрәнүчесен, тикшерүчесен көтеп ятмыйдыр! Якын гына яр астында Кара диңгезнең салмак дулкыннары, берсе артыннан берсе килеп, гөп тә гөп ярга бәрәләр, һавага, бөтен яр буен сафландырып, су тузаны күтәрелә. Якын-тирәдә яшьләр шау-шуы. Алар култыклашып арлы-бирле йөренәләр, гәпләшәләр, чыркылдашалар, көлешәләр. Батырраклары, сентябрь булуына карамастан, су коена. Урындыкларның берсендә көн буе эшләп арганнан соң ял итәргә, диңгез һавасын суларга төшкән көмеш чәчле Хәмит абзый да утыра. Ул хәзер үз гомерендә хүпне күргән өлкән кеше инде. Бөтен Европа илләрен диярлек йөреп чыккан, ул диңгезләрне моңарчы да күп күргән. Аның күзләре хәзер каршыдагы маякта иде. Хәер, аны да> беренче күрүе түгел. Ул маякларның төрлесен күрде. Балтыйк диңгезендә дә, Ламанш- ны узганда да, ниһаять, Дарданелл белән Босфорны үтеп үзебезнең Одессага якынайгач та. Хәзер аны маякнын, вакытны сепаратор шикелле, икегә аерып утыруы кызыксындыра иде. Маякның кызыл күзе бер ачыла, бер йомыла. Вакыт дигәннең кадерен белә үзе: ул аны, тәмле ширбәт эчкәндәй, азлап-азлап кына йота, кыска-кысха сулышларга бүлеп, ваклап кына, саран гына чыгымга тота. Шулай да, ни аяныч! Маяк күзен йомган арада узыл өлгергән әнә шул кыска бер авык >, әнә шул бер сулыш озынлыгы гына вакыт кисәге тарих ягына күчә дә мәңгегә юк була. Ела син, кычкыр, башыңны ташка ор, әмма ул сулыш беркайчан да яңадан кайтмый һәм кабатланмый. Әмма адәм баласы монда да күңелен төшерми. Бу хәлдә аның нигезле ике юанычы булырга мөмкин. Бердән, әгәр дә ул сулышлап, аныклап кына саналып, дөньяда иң кыйммәтле, иң затлы нәрсәләрдән дә кыйммәтлерәк әнә шул кадерле вакытны, титарай тибеп мәгънәсезгә уздырмаган булса, икенчедән, әгәр аның киләчәккә алып барырлык җитди хезмәте һәм тагын да алгарак, ераккарак карый торган якты идеаллары булса... Хәмит Ярмидә боларның икесе дә бар иде. Менә докторлык диссертациясенең дә соңгы битләре язылып ята. Шундый ук җитди, мавыктыргыч эшләр алда да көтеп тора. Эшлә генә, тәвәккәллә генә! Як-пгыңа игътибар беләнрәк карасаң, кайвакыт күптән үк күнегелгән гади генә хәлләр дә күп нәрсә аңлата. СССР Фәннәр академиясенең Казанда филиалын оештырганда филология фәненнән ике генә кандидат бар иде. Хәзер Тел, әдәбият һәм тарих институтында утыз ике кандидат һәм өч фәннәр докторы эшли. Хәмит Ярми — шул фән эшлеклеләренең берсе. 1912 нче елда Тобол бае Ченбаев пар машиналары турында ничектер 12 генә битле китабын бастырган булган. Кайберәүләр шуның белән: «Менә Себер татарлары кая таба менеп китте!» дип бик озак мактанып йөргәннәр. Себернең түмгәкле сазлары, тайга урманнары арасыннан безнең заманда бик күп галимнәр, инженерлар, педагоглар, йөзләрчә партия һәм совет эшлеклеләре күтәрелеп чыкты. Алар хәзер туган илебезнең төрле шәһәрләрендә, Ленинградта һәм Мәскәүдә, Казанда һәм Ташкентта бик жаваплы урыннарда эшлиләр. Шуларныц берсе — Хәмит Ярмөхаметов. Татар фольклор фәненең бу тырыш һәм дәртле галименә алтмыш яше тулган көннәрендә бәхетле озын гомер һәм зур ижат уңышлары телик.