Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ ҺӘМ ХАРАКТЕРЛАР ДӨРЕСЛЕГЕ ӨЧЕН

Илебез тормышында тирән эз калдырып тагын бер ел үтте. Совет кешеләре аны коммунизм төзү өчен көрәш юлында фидакарь хезмәт һәм гражданлык бурычларын намус белән үтәп озаттылар. 1963 елда безнең татар язучылары ипчек эшләделәр соң, заман алдындагы бөек бурычларын ничек үтәделәр? Аларныц эшен шушы күзлектән чыгып, ягъни әдәбият-сәи- гать алдына партия куйган мәгълүм таләпләргә никадәр тулы һәм нәтиҗәле җавап бирә алуларыннан, халкыбызның хәзерге һәм . үткәндәге тормышын ннкадәр тирән һәм дөрес яктырта алуларыннан чыгып бәяләргә кирәк. Төп критерий — әсәрләрдә тормыш һәм характерлар дөреслеге. Прозага килик. Үткән еллардагы кебек, !963 елда да проза әдәбиятның башка тармаклары арасында үзәк урын алып торды, әдәби хәрәкәтнең авангарды ролен уйнады. Тормышны гаҗәп киң һәм тирән сурәтләргә сәләтле булуы белән, проза, гомумән, бөтен әдәбиятның торышын, уңышларын, кимчелекләрен, үсеш юлларын һәм тенденцияләрен чагылдыра. Шунлыктандыр ахры, проза турында башланган сүз еш кына бөтен әдәбият турында җитди сөйләшүгә әверелә. 1963 ел прозасы күләм ягыннан 1961—62 еллардагыдан артык өскә күтәрелә алмады. Бу еллар прозасына характерлы зур кимчелек — язучыларның беркадәр олы формалар белән генә мавыгуларында, кече жанрларга ничектер кырынрак карауларында. Прозаның иң популяр һәм оператив жанрларыннан берсе— хикәя хәзер аз языла. Прозаиклар нишләптер гел генә повестька, романга гыйшык тоталар. Хикәя ятим бала кебек читтә кала. Күләмле әсәрләр иҗат итәргә омтылу, билгеле, яхшы нәрсә. Әмма шул ук вакытта хикәяне, очеркны да онытырга ярамый. Кайбер яшьрәк авторларга бигрәк тә. 1963 ел прозасы нигездә үткән еллар прозасының дәвамы булып тора, шул ук вакытта аңардан кайбер үзенчәлекле сыйфатлары белән бераз аерыла да. Хәзерге татар прозасының үсеше, аның күзгә күренеп җанлануы әһәмиятле ике фактор белән бәйләнгән. Бер яктан, өлкән буын язучылары иҗади активлашып киттеләр, икенче яктан, әдәби иҗат мәйданына күп кенә сәләтле һәм эшчән яшьләр аяк басты. Япа темалар, проблемалар алып килүләре һәм нәтиҗәле эш башлаулары белән, алар тиз арада киң масса укучыларның игътибарын үзләренә җәлеп иттеләр. И Соңгы вакытта прозаның тематик горизонты бераз киңәйде. Күпчелек язучыларыбызның игътибар үзәгендә заман темасы тора. Алар чорыбызның әһәмиятле, актуаль мәсьәләләрен күтәрергә, укучыларны тирән борчый, уйландыра торган сорауларга җавап бирергә тырышалар. Монда, һәрвакыттагы- ча, авыл темасына игътибар зур. Үткән елларда Г. Бәшировның «Таң беленгәч» романы (беренче китап), Р. Төхфәтуллннның «Йолдызым», Э. Касыймовның «Кояш көн дә чыга», М. Шәрифуллинның «Еллар үткәч...» повестьлары чыккан иде. Ә 1963 елда укучылар А. Расихның «Язгы авазлар» романы һәм башлап язучы Ә. Ибраһпмованың «Томан тарала» повесте белән таныштылар. Шул ук вакытта язучылар чынбарлыкның башка өлкәләреңә дә күз сала башладылар. Бу яктан Г. Аху- новның нефтьчеләр тормышын чагылдырган «Хәзинә» романы, А. Гыйләжевның Зәй ГРЭС ы н төзүчеләргә багышланган «Зәй энҗеләре» повесте игътибарга лаеклы. «Хәзинә» романы аерым китап булып чыкты һәм инде Бөтенсоюз укучысына да тәкъдим ителде. Югарыда санап үтелгән әсәрләр нигездә хәзерге чынбарлыкның иҗтимагый-политик эчтәлекле үзәк мәсьәләләренә багышланган. Болар белән беррәттән соңгы еллар прозасында таррак икенче агым яшәп килә. Тормышның аерым мораль- этик мәсьәләләрен үзәккә куйган «камера» әсәрләре мәйданга чыкты. Беренче категориягә кергән әсәрләр, нигездә, артык шау-шу күтәрмичә, шома гына үтеп китсәләр, икенчеләре, киресенчә, укучыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең зур игътибарын җәлеп иттеләр, алар арасында шактый каршылыклы, кайчак хәтта диаметраль капма-каршы фикерләр уяттылар. Сүз С. Батталныц «Сигезенчесе кем?», Ш. Хөсәеновиың «Мәхәббәт сагышы» повестьлары, яңа әсәрләрдән Ә. Еникиның - «Рә- шә»се, А. Гыйләжевның «Өч аршын жир»е турында бара. Бүгенге чынбарлыкны сурәтләү белән бергә, соңгы еллар прозасында халкыбызның үткәндәге героик тормышына, аның хәлиткеч этапларына — революция, гражданнар сугышы, колхоз төзелеше, Ватан сугышы елларына игътибар көчәйде. Монда мин И. Газиның «Онытылмас еллар» повестен (икенче китап), Ф. Хөснинең «Утызынчы ел», С. Рафиковның «Беренче яз», М. Әмирнең «Саф күңел», Г. Әп- сәләмовның «Мәңгелек кеше» романнарын күздә тотам. Г. Гобәйнең «Без үскәндә» повесте өстәлде. Билгеле, бу тема әдәбият өчен яңа нәрсә түгел. Үткән турында элеккерәк елларда да шактый языла иде. Әмма соңгы бер-ике' елда чыккан әсәрләрдә яңарак бер сыйфат күзгә ташлана. Ул әсәрләрнең күпчелегендә үткәндәге тормышны сурәтләүгә яңа таләптән — заманыбызның эстетик таләпләреннән чыгып, бүгенге чынбарлык югарылыгыннан торып килергә омтылыш сизелә. Бу хәл тормышны, кешеләрне сурәтләүгә, гомумән, әсәрнең төзелешенә, архитектоникасына билгеле үзгәрешләр кертте. Әсәрләрдә элекке елларның кайбер романнарына хас штамптан, коры декларациядән, схемалылыктан котылырга теләү сизелә. Язучылар үз романнарында, повестьларында яктыртылган чорны яңарак рухта, тормышның катлаулы эчке агымнарына, реаль каршылыклы үсешенә җитди игътибар итеп, аңларга һәм аңлатырга тырышалар. Аларда чынбарлыкның киң күренешләрен тасвирлауга артык басым ясалмый. Авторларның игътибар үзәгендә шул давыллы елларда Совет иленең язмышын хәл итүдә турыдантуры катнашкан кешеләр тормышы, аларның каршылыклы уй-хисләре, омтылышлары һәм хыяллары тора. Болар еш кына романтик күтәренкелек белән сурәтләнә. Нәтиҗәдә тормыш тормышчанрак, геройлар кешечәнрәк булып күз алдына басалар һәм укучыны уйландыралар. Прозаның тематикасы, гомумән алганда, шуннан гыйбарәт. Хәзер үткән елда чыккан әсәрләрнең аерым проблемаларына, аларның хәд ителешенә килик. Соңгысы барыннан да мөһимрәк. Добролюбов, уку чы өчен язучының үз әсәрендә нәрсә әйтергә теләве белән бергә аны ничек әйтүе дә әһәмиятле, дигән. Билгеле булганча, 1963 елгы проза нигездә заман темасына багышланган. Бу гаять киц тема язучы һәм укучы алдына тулы бер комплекс мәсьәләләр куя'. Монда иң элек шундый сорау туа: әсәрләрдә безнең тормышыбыз, бигрәк тә кешеләребез, ничек сурәтләнә, уңай серой мәсьәләсе ничек хәл ителә? Әдәбият, сәнгать буларак, тормыш вакыйгаларын коры тасвирлауга гына түгел, ә шул вакыйгаларны тудыручыларга, җәмгыятьнең иң зур байлыгы, капиталы — кешеләргә игътибар итә, кеше образы аша тормыштагы олы яңалыкны, аның үсешен күрсәтә. Әдәбият билгеле бер тарихи чор кешеләренең әһәмиятле сыйфатларын үзендә туплаган, уйхисләрнең, рухның квинтэссенциясен биргән типик образлар тудыра. Үткәндәге язучылар күп кенә шундый образлар бирделәр. Ләкин хәзерге буын совет кешеләренең типик герое иҗат ителмәгән әле. Ә ул герой тормышта яши бит. Хәзер ул үзен әдәбиятта күрергә тели, һәм язучылар шул өлкәдә эшлиләр, әсәрләрендә замандашларыбызның җанлы, колоритлы образларын тудырырга тырышалар. Бу эшне һәр язучы үзенең идея-эстетик карашларыннан чыгып, тормыш һәм иҗат тәҗрибәсенә таянып башкара. Мисал өчен А. Расихның «Язгы авазлар» романын алыйк. Роман иҗтимагый-поли- тик яктан да, идеяхудожество ягыннан да игътибарга лаеклы. Соңгы елларда авыл темасына язылган кайбер әсәрләрдән аермалы буларак (һәм аның өстенлеге шунда да), «Язгы авазлар» партиянең 1953 елгы сентябрь Пленумыннан соңгы мәгълүм чорны тормышчан дөрес итеп, драматик коллизияләрдә күрсәтә. Автор Пленумнан соң колхоз производствосында башланган көрәшне, тормыштагы һәм кешеләрдәге үзгәрешләрне реалистик буяулар белән сурәтли. А. Расих чорны тасвирлаганда ике планны — иҗтимагый һәм шәхси планны үзара тыгыз бәйләп алып бара. Романда авыл хуҗалыгы производствосы белән янача, иҗади җитәкчелек итү өчен, догматиклыкка, бюрократлыкка каршы башта яшертен, аннары ачыктан-ачык көрәш күрсәтелә. Шушы планда ике лагерь вәкилләре үзара бәрелешә. Уңай геройлар булган Солтан Фәхретдинов һәм Ифрат Аллаһияровка тискәре персонажлар — райком секретаре Халйков һәм председатель урынбасары Ба- һави каршы тора. Монда шунысы куанычлы: уңай һәм тискәре геройлар бер-берсенә ак һәм кара тибындагы бер төсле трафарет геройлар рәвешендә каршы куелмаганнар, һәр ике як вәкилләрен дә автор бик уйланып, алариың рухына тирән игътибар биреп сурәтли. Романда А. Расихның үзгә бер кешелек һәм художниклык сыйфаты аеруча күзгә ташлана. Ул геройга, аның кем булуына карамастан, кешеләрчә карый, тактлылык күрсәтә белә, аңа үз идеяләрен көчләп такмый, киресенчә, үзенчә уйларга, фикер йөртергә һәм хәрәкәт итәргә тулы ирек бирә. Райком секретаре Халиков һәм Баһави элекке еллар әдәбиятындагы кайбер шундый ук типлардан үзләренең кешечә табигый, кабатланмас һәм җанлы характер итеп бирелүләре белән аерылып торалар. Баһавиның хәзерге яшәү максатын һәм чараларын компромиссыз тәнкыйтьләү беләң бергә, А. Расих аның яшьрәк чакта намуслы кеше булуын да искә ала, соңыннан ничек түбәнгә, мещанлык сазлыгына тәгәрәвең, кешелек сыйфатларын югалтуын да күрсәтә. Баһавиның шушы тормыш эволюциясе бик саран, әмма мәгънәле штрихлар .б.елән күз алдына бастырыла. Райком секретаре Халиков та элекке еллар тискәре тибының киң таралган традицион калыбына берничек тә сыя алмый. Ул таштай каткан кире тип түгел. Аның кайбер уңай сыйфатлары да бар. Герой каршылыклы уй-хнсләргә, кичерешләргә бай булган тормыш белән яши. Халиков үз хаталарын күрә һәм аңлый белми, партия линиясең үткәрәм, дәүләт интересларын яклыйм дип уйлый. Ул тормыш агымын тоймый, заман белән бергә атлый алмый. Аның хезмәт һәм тормыш фаҗигасе шушының белән бәйләнгән. Романдагы вакыйгалар үсеше законлы рәвештә Халиков кебек җитәкчеләрнең бүгенге чынбарлык тарафыннан һәлакәткә хөкем ителгәнлеген күрсәтә. Роман үзәгендә шәһәрдән авылга эшкә килгән зоотехник (соңыннан партоешма секретаре) Солтан Фәхретдинов тора, һәм ул әсәрнең төп идея йөкләмәсен күтәрә. Герой бигрәк тә партия җитәкчесе буларак кызыклы. Соңгы елларда безнең әдәбиятта бу типны тасвирлауга зур игътибар бирелә, һәм аны гәүдәләндерүдә инде кайбер үзгәрешләр дә күренә. Язучылар үз әсәрләрендә партия җитәкчесен һавадан җиргә төшерергә, аны җанлырак итеп гәүдәләндерергә тырышалар. Үткәндәге кайбер әсәрләргә полемик рәвештә каршы чыгып, авторлар бу геройны күпкырлы характер итеп, бер үк вакытта иҗтимагый-со- циаль һәм шәхси-интим планда тасвирларга омтылалар. Бу, билгеле, дөрес юнәлеш. Әмма еш кына монда бер чиктән икенче чиккә сикерү кебек хәл хасил була. Элеккерәк елларны бу геройның шәхси тормышы бик коры сурәтләнсә, хәзер, киресенчә, авторлар еш кына артык төчеләнә башладылар. Геройны һавадан җиргә төшерү, җанландыру әледән-әле аны шәхси тормышында аксату, аңа төрле кимчелекләр тагу голы белән башкарыла. Мәсәлән, аның семья тормышы барып чыкмый, мәхәббәттә бәхетсез була һ. б. Бу хәл хәзер шаблонга әйләнеп бара. Моның ачык мисалын без инде Р. Төхфәтуллинның «йолдызым» повестендагы Мөнир Гарәпшин образында күргән идек. «Язгы авазлар» романындагы Солтан Фәхрет- дянов белән дә шул ук хәл килеп чыга. Геройның иҗтимагый эшчән- леге чыннан да тормышчан детальләрдә һәм укучыны ышандырырлык итеп күрсәтелгән. Ул реаль авырлыкларга каршы компромиссы^ көрәшеп яши, шул көрәш дәвамында аның характеры ачыла. Ә менә геройның шәхси тормышына күчү, белән, автор бутала башлый, гадәттәге шаблонга бирелә. Моны бигрәк тә Солтанның мәхәббәткә, семьяга, хатын-кызга мөнәсәбәтендә күрергә мөмкин. Соңгы еллар әдәбиятының үсеше, андагы яңа күркәм сыйфатлар илебез тормышындагы гаять зур тарихи үзгәрешләр белән бәйләнгән. Шәхес культын фаш итү, аның зарарлы калдыкларына каршы нәтиҗәле көрәш — халкыбызның социаль, экономик, политик һәм рухи тормышын җанландырып, сафландырып җибәрде. Шушы чорда партиянең һәм хөкүмәтнең халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән тарихи чаралары, экономика, фән һәм культура өлкәсендәге дөнья-күләм әһәмиятле җиңүләр кеше шәхесенең һәрьяклап үсүе, чәчәк атуы өчен, аның интеллекты баю өчен тирән җирлек, зур этәргеч булдылар. Партиянең XXII съезды шәхесне һәрьяклап үстерүне, аңарда рухи баплыкның, мораль сафлыкның һәм физик җитлеккәнлекнең гармониясен тәрбияләүне социализмнан коммунизмга күчү чорының иң әһәмиятле һәм җаваплы бурычларыннан берсе итеп көн тәртибенә кунды. Болар барысы әдәбиятта, сәнгатьтә совет кешесен сурәтләүдә җаваплылыкны арттырды. Язучылар, композиторлар, театр эшлеклеләре үз әсәрләрендә бүгенге кешене күпкырлы'характер итеп, аның яшәешенең төрле өлкәләренә мәгънәле күз ташлап һәм аларны үзара аерылгысыз бәйләнештә тасвирлый башладылар. Бу бигрәк тә кеше тормышының иң беренче хаҗәте — хезмәтне сурәтләүдә чагыла. Үткәндәге әдәбиятта, аерым, алганда әлеге «производство» романнарында, хезмәтне тасвирлауга зур игътибар ителә иде. Ләкин аңда ул еш кына гаҗәп декларатив бирелә, геройга механик рәвештә тагыла иде. Соңгы вакытта әсәрләрдә хезмәт яки аның белән турыдан- туры бәйләнгән производство конфликтлары еш кына әхлак планында каралалар, аерым социаль-этвк проблемалар күтәрү һәм аларны хәл итү өчен җирлек булып торалар. Геройлар арасында кискен бәрелешләр әледән-әле хезмәткә мөнәсәбәт өлкәсендә туа һәм шул процесста геройның кешелек, әхлак сыйфатлары ачыла. Романнарда һәм повесть ларда авторлар хезмәтнең кеше өчен чын мәгънәсендә иң беренче хажәт, яшәү өчен стимул, рухи байлык һәм сафлык чыганагы булуын ачарга тырышалар. Моның аерым мисалларын А. Расихның «Язгы авазлар» романында да, А. Гыйлә- җевиың «Зәй энҗеләре» повестенда да күрергә мөмкин. Хезмәтне сурәтләүгә шулай иҗади, новаторларча килү геройны беркадәр җанландырып җибәрергә, аның эчке эмоциональ дөньясы үсешен тормышча н дөресрәк һәм укучыны ышандырырлык итеп гәүдәләндерергә ярдәм итте. Үткән елларда чыккан кайбер әсәрләрдә геройның хезмәтенә шактый игътибар ителсә дә, еш кына ул процесс итеп, үсештә күрсәтелми иде. Р. Төхфәтуллинның «Йолдызым» повестенда, мәсәлән, Гөлзифаның хезмәтчел тормышы аның башкарган эшләрен санал чыгу рәве- шендәрәк күз алдына бастырыла. Монда авторны беренче чиратта процесс түгел, ә факт кызыксындыра. Энгельсның шәхес нәрсә эшләве белән генә түгел, бәлки аны ничек эшләве белән дә характерлана дигән сүзләре бар. Моны әдәби, әсәр героена карата да әйтергә мөмкин. Персонажның эшне ничек башкаруына игътибар бирү характерны тормышчан һәм сәнгатьчә дөрес ачарга ярдәм итәр иде. Бу яктан М. Шәрифуллинның «Еллар үткәч» повестендагы Таһирҗан образы шактый кызыклы. Повестьта Таһирҗан тормышының байтак өлеше ватык машинаны аякка бастыру чорында күрсәтелә. Шушы процесста язучы артык читкә тайпылмыйча, бөтен игътибарны геройга туплап, анык характеры үсешен тасвирларга омтыла. Бу хәл беркадәр әсәрнең иҗтимагый горизонтын тарайта, билгеле. Әмма шулай да дөньяда эшнең олысы-кечесе юк, яратып һәм кешеләргә кирәк икәнен белеп башкарганда, һәр эш күркәм һәм мактауга лаеклы дигән баналь хакыйкать повестьта үзгә бер җылылык, мәгънә һәм пафос белән әйтелгән. А. , Гыйләҗевның «Зәй энҗеләре» повестенда да үзәк герой — мастер Гәрәй Шамин хезмәте беркадәр процесста, үсештә күрсәтелә. Ләкин монда икенче бер нәрсә алга баса. Баштарак, Гәрәйне Зәй ГРЭСы төзелешенә килеп эшли башлаган вакытта сурәтләгәндә, А. Гыйләҗев герой тормышының иҗтимагый һәм шәхси өлкәләрен логик тигез үлчәмдә тасвирламый, производство планы зуррак урый ала. Герой характерындагы борылыш исә бөтенләй чит фактор белән бәйләнгән. Гәрәй сөйгән кызы Гәүһәрияләр авылына бара да аннан ничектер үзгәреп кайта. Ягъни автор моңа кадәр үстереп алып килгән иҗтимагый хезмәт линиясен туктатып тора да герой характерындагы борылышны мораль сәбәпләр белән тудыра. Авылда Гәүһәриянең анасы Наубаһар апа белән очрашу, Закир агай семьясында булу, Зәйгә кире кайтканда юлда сөйләшүләр аның күңелен йомшарталар. Моннан соң инде шактый «тәүфыйкланган» Гәрәй тагын хезмәт рельсларына күчерелә. Нәтиҗәдә бу борылыш беркадәр ясалма чагыла, ул әсәрдәге төп вакыйгалар үсеше, иҗтимагый конфликтларның хәл ителүе нигезендә барлыкка килми. Ә гомумән алганда, Гәрәй Шамин соңгы еллар татар прозасында шактый үзенчәлекле һәм оригиналь тип бит. Әгәр дә автор характерны ачу өчен тагын да нәтиҗәлерәк чаралар һәм алымнар тапкан булса, моннан образның художество кыйммәте күтәрелер генә иде. Заман темасын дөрес ачу бурычы язучыдан геройның шәхси тормышын җәмгыять тормышы белән органик бәйләнештә күрсәтүне сорый. Бу нәрсә безнең әсәрләрдә ничек хәл ителә соң? Үткән елгы проза әсәрләреннән «Язгы авазлар»да монда шактый гына уңышларга ире- шелгән. Аңарда бигрәк тә Фатыйма һәм Шмит кебек геройларның рухи дөньясы үсеше иҗтимагый среда белән тыгыз бәйләп күрсәтелә. Хәзер авыл темасына багышланган икенче әсәргә — башлап язучы Ә. Ибраһимованың «Томан тарала» повестена килик. Бу — яшь авторның беренче әсәре. Повестьта Ә. Ибраһимова бүгенге авылны, аның кешеләрен сурәтләргә теләгән һәм ул анда аерым кызыклы гына күренешләр дә тудыра алган. Яшьләрнең кичерешләре матур гына бирелә. Әмма, гомумән алганда, шунысы кызганыч: повестьта чын сәнгать әсәре өчен иң кирәклесе — яна проблема, тормыштагы һәм кешеләрдәге яңалыкны ачу юк. «Томан тарала»да консерватор җитәкчеләр һәм прогресска омтылучы яшьләр арасындагы бәрелеш сурәтләнә. Бу — элеккерәк еллар әдәбиятында киң яктыртылган ситуация. Аннары ул бәрелеш җитди идея конфликты дәрәҗәсенә үсеп җитә алмын. Бу .хәл образларның ачылышына да кире йогынты ясый. Әсәр үзәгендә колхозчы кыз Гөлназ образы тора. Ләкин ул характер итеп бирелми. Чөнки образ үсештә күрсәтелми. Повестька ничек килеп керсә, шулай чыгып та китә ул. Сәбәп нәрсәдә соң? Беренчедән, әсәрдә характерны ачардай көчле конфликт булмауда; икенчедән, Гөлназның шәхси тормышын колхоз тормышы белән җанлы бәйләнештә күрсәтә алмауда. Г. Бәширов бер чыгышында хаклы рәвештә бу ике планның бирелеше «Арчага бара торган таш юл белән параллель баручы тимер юл чагыштырмасын хәтерләтә» диде. Повестьта иҗтимагый һәм шәхси линияләр бер-берсен- нән изоляцияләнгән хәлдә үстереләләр. Җыеп әйткәндә, повесть яшь авторның әле тормыштагы яңа ситуацияләрне эзләргә, шул ук вакытта каләмен дә шомартырга тиешлеген күрсәтә. Бу юлда аңа уңышлар телисе килә. Социализм төзүчеләр турында сөйләгәндә В. И. Ленин эшчеләр яңа җәмгыятьне иске дөнья пычрагыннан чистарынган хәлдә түгел, бәлки тездән шул пычракта торып төзиләр һәм алардан арыну турында хәзергә әле хыялланырга гына туры килә дигән иде. Социалистик җәмгыять шартларында 46 ел яшәү дәверендә совет кешеләре үткән заман пычрагыннан инде шактый арындылар. Әмма шулай да алар иске дөнья калдыкларыннан тулысымча азат дип гарантия биреп булмый әле. Аннан соң хәзерге вакытта бер-берсенә диаметраль каршы ике идеология — социалистик һәм буржуаз идеологияләр арасында киеренке көрәш бара. Буржуаз идеология һәртөрле юллар белән безнең тормышка үтеп керергә, кешеләрнең аңнарын агуларга омтыла. Ә үткәннең калдыклары моның өчен уңай җирлек булып тора. Шуңа күрә безнең көннәрдә кешеләр тормышында һәм аңында искелеккә каршы көрәш, аларда яңа, коммунистик сыйфатлар тәрбияләү мәсьәләсе гаять җитди куела. Бу хәл әдәбиятта мораль-этик мәсьәләләрнең актуальләшүенә китерде. Әхлак мәсьәләләрен принципиаль рәвештә көй тәртибенә кую киң масса укучылар арасында да зур кызыксыну тудырды, һәм хәзер мондый эчтәлекле әсәрләр бик теләп, кызыксынып укыла. Соңгы вакытта татар прозасында да бу юнәлештә эшләргә омтылыш сизелә. Үткән ел гына да шундый ике повесть дөнья күрде. Ә. Еникинең «Рә- шә»се һәм А. Гыйләҗевның «Өч аршын җир»е турында сүз бара. Алар хакында төрле җыелышларда һәм матбугатта инде байтак сөйләнелде. Әйтелгән фикерләрне кабатлап торасы килми. Бу уңай белән бары бер хакыйкатьне генә искә төшереп үтәбез. Заман темасына багышланган әсәрләргә үзгә бер таләп куела: алар образлар системасы, идеяләре, конфликтлары, гомумән, бөтен компонентлары белән бер нәрсәне — тормышыбызның бөек дөреслеген күрсәтергә һәм шуны сәнгать чаралары белән расларга тиешләр алар. Бу дөреслекне әдәби әсәр ике планда — позитив һәм негатив планда яктырта, раслый ала. Бездә позитив планга, ягъни тормышның олы, революцион хакыйкатен уңай күренешләр һәм образлар ярдәмендә раслауга хәлиткеч өстенлек бирелә. Чөнки уңай күренешнең яки образның укучыга идея-эстетик тәэсир көче тискәре геройныкына яки күренешнекенә караганда бермә- бер зуррак. Безнең күпйелек әсәрләр тормыш дөреслегең уңай плайда яктырталар һәм раслыйлар. Шул ук вакытта бу дөреслекме негатив планда, ягъни тискәре күренешләр һәм образларны фаш итү аркылы да күрсәтергә, расларга мөмкин. Монда бер момент кискен рәвештә алга баса, ул да булса авторның идея-иҗтимагый һәм гражданлык позициясе, әсәрдәге вакыйгаларга һәм геройларга мөнәсәбәтенең конкрет һәм принципиаль чагылышы. Язучы үзенең әсәрдә нәрсә әйтергә теләве белән бергә, аны ничек әйтәчәген дә ачык белеп эш итәргә бурычлы Кыскасы, бу очракта әсәрдә фикер буталчыклыгына, идея томанлыгына урын калырга тиеш түгел. Ә менә безнең кайбер әсәрләргә шушы нәрсә җитенкерәми. «Рәшә» һәм «Өч аршын җир» повестьлары бу нәрсәдән тулысынча арына алмаганнар. Ул әсәрләргә карата шуны әйтәсе килә: язучы чынбарлыкны, кешеләрне тасвирлаганда уз шәхси мөмкинлекләрен халык тәҗрибәсе, акылы белән тыгыз бәйләп эш итәргә бурычлы. Бары шул вакытта гына тормышны һәм кешеләрне дөрес сурәтләргә, аларга дөрес бәя бирергә мөмкин. Әдәбиятта мораль-этик мәсьәләләрнең чагылышы турында сөйләгәндә, ирләр белән хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәтләрне яктыртуга аеруча игътибар итәргә кирәк. Соңгы еллар әдәбияты бу мәсьәлә белән тирәнтен кызыксына, һәм ул очраклы хәл түгел. Чөнки, Маркс сүзләре белән әйткәндә, кешенең кешегә иң табигый һәм иң чын мөнәсәбәте ир кешенең хатын-кызга мөнәсәбәтендә барыннан да тулы һәм ачык чагыла. Үз чиратында, бу мөнәсәбәт иң дөрес чагылышны мәхәббәттә таба. Ә мәхәббәт турында безнең әсәрләрдә күп сөйләнә. Ләкин, шуңа да карамастан, әдәбиятта ул әле һаман иң йомшак һәм иң өстән'хәл ителгән мәсьәләләрнең берсе булып кала. Соңгы еллардагы проза әсәрләрендә ул күпчелек уңышсыз мәхәббәт рәвешендә һәм бер планда — чын сөю хисенә лаек булмаган бәндәләрне фаш итү планында гына сурәтләнә. Бу хәл табигый рәвештә бер үк характердагы ситуацияләрнең еш кабатлануына, шаблонга китерә. Конкрет фактларга күз салыйк. Р. Төхфәтуллинның «йолдызым»ында Давыт Гөлзифаны ташлап китә. А. Расихның «Язгы авазлар»ында Солтан Фәхретдн- нов хатынсыз кала. Г. Ахуновның «Хәзинә»сендә Арслан белән Мөнәвәрәнең яшьлек мәхәббәте челпәрәмә килә; алар мәңгегә аерылышалар. Шундый ук хәлләрне Г. Мин- скийның «Язның беренче көне»ндә, Ә. Еникинең «Рәшә»сендә, Ш. Хе- сәеновиың «Мәхәббәт сагышы»нда, Ә. Ибраһимованың «Томан тарала»сында һ. б. күрергә мөмкин. Адым саен тирән җәрәхәтләнгән күңел, сызлану, сыкрану... Билгеле, һәр очракта да автор бу хәлне үзенчә аңлатырга тырыша. Ләкин шунысы ачык: һәр әсәр объектив рәвештә кайчак күп еллар буе кеше күңелләрен биләп килгән сөю хисенең тормыш белән беренче җитди бәрелешүдә үк коточкыч . җиңелүгә дучар булуын раслый. Уңай геройлар үзләренең саф мәхәббәтен нишләптер гел генә аңа лаек булмаган вак җаннарга бүләк итәләр һәм бу ачы хакыйкатьне бары соңыннан гына аңлыйлар. Тормышта андый хәлләр бәлки очрыйдыр да, әмма мәхәббәтне тик бер планда, тәнкыйть күзлегеннән генә чыгып сурәтләү хәзер шаблонга әйләнеп бара. Бу хәл, күрәсең, язучының мәхәббәт идеалын конкрет һәм җанлы итеп күз алдына китерә алмавыннан туадыр. Әйтәсе килгәнебез шул: башка һәрнәрсәдәге кебек, мәхәббәт проблемасын сәнгатьчә ачканда да, язучы яңалыкка, новаторлыкка, аның яңа, заманча чишелешен бирергә омтылсын иде. Әсәрләргә игътибарлы күз ташлау безнең әдәбиятта хатын-кыз мәсьәләсенең һаман да әле иҗтимагый проблема рәвешендә көн тәртибендә торуы турында сөйли. Үт- • кән ел гына да байтак хатын-кыз образлары тудырылды. Билгеле, язучыларыбыз беренче чиратта хәзерге совет хатынкызларының уңай характерларын иҗат итәргә омтылалар. А. Расихның «Язгы авазлар» романында, Г. Әпсәләмовның «Миләш» җыентыгындагы кайбер хикәяләрендә, Ә. Ибраһимованың «Томан тарала» повестенда тормышта үз хокуклары һәм бәхетләре өчен актив көрәшеп яшәүче, төрле кар шылыкларны, киртәләрне җиңеп чыга алучы героинялар күрсәтелә. Монда героиняны мәхәббәткә, семья тормышына мөнәсәбәттә тасвирлау аеруча игътибарга лаеклы. Стендаль мәхәббәтне «әхлак медицинасы» дип атаган. Ягыш мәхәббәт — кешене мораль яктан савыктыру чарасы. Бу мотив «Язгы авазлар» романында яшь тол хатын Фатыйма образында ачык чагыла. Фатыйма өчен саф мәхәббәт кешене рухи авырудан дәвалаучы шифалы дару булып тора. Зоотехник Солтанны чын күңелдән сөю бу ялгыз хатынга мәгънәсез сөяркә тормышыннан баш тартырга, аякка басарга һәм янача, кешеләрчә яши башларга ярдәм итә. Автор бу образда кеше мәхәббәтенең гүзәл мәгънәсен, аның зур максатларга, батыр хезмәткә чакыручы көч булуын тәэсирле итеп ача. Г. Әпсәләмовның «Аккош күле» хикәясендә «башны-күзне әйләндерә, давыл кебек бөтереп, еракларга очыртып алып китә торган» көчле мәхәббәткә омтылучы һәм аңа ирешү өчен жанын-тәнен бирергә әзер торучы чая кыз Гөлфая романтик күтәренкелек һәм пафос белән сурәтләнә. Гөлфаяның ире кәефен табучы хатын гына буласы килми, киресенчә, ул бу хәлгә, мәхәббәттә, семьяда мешанлыкка, обывательлеккә кискен каршы чыга. Монда характердагы сугышчан башлангычка басым ясала. Язучы бүгенге хатын-кызларның көчле характерларын тудыруны яклап чыга. Гөлфая һәм Фатыйма кебек тормышта активлылыккЪ, үз-үзеңне тотуда принципиальлеккә, зур ихтыяр көченә һәм тирән хисләргә ия булган героинялар, үзләрендә бүгенге хатынкызларның кайбер күркәм сыйфатларын туплаган типлар, соңгы вакытта әдәбиятта күзгә чалына башлаган икенче төр образларга полемик рәвештә каршы торалар. Аерым әсәрләрдә бу типны героик сыйфатлардан арындыру, ягъни аны «дегероизацияләү» дигән пәрсә күренә. Мәсәлән, «Рәшә» дә һәм «Өч аршын жир»дә уңай персонажлар рәвешендә бирелүче артистка Рәшидә һәм Шәмсегаян характерларына беренче чиратта аморфлылык, инертлык, ихтыярсызлык сыйфатлары хас. Ул героинялар икесе ике төрле юнәлештә тасвирлана һәм бәяләнә. А. Гыйләжев бәхетсез семья тормышыннан зарланып та, аннан аерылырга базмый яшәгән ихтыярсыз Шәмсегаянның рухи фаҗигасен күрсәтә. Героиняның вакытсыз үлеме тормышның аңа рәхимсез хөкем карары булып яңгырый. Артистка Рәшидәне исә Ә. Еники икенчерәк планда сурәтли. Әсәр ахырында Рәшидә үзен алдап, мыскыл итеп яшәгән Сабитоз- ка каршы чыга һәм аннан китә. Шуңа да карамастан, Рәшидә уңай тип роленә бармый. Бу функцияне үтәргә аңарда көч юк. Соңыннан аның • Сабитовка каршы баш күтәрүе пичектер ясалма яңгырый, характерның моңа кадәр үсеше белән логик һәм психологик нигезләнми. Нәтиҗәдә, әһәмиятле фикер, идея чагылдырырдай зур фаҗига урынына, алданган хатынның чираттагы мелодрамасы алга баса. Яна тормыш материалы әсәрнең архитектоникасына тәэсир итә, аңа билгеле үзгәрешләр кертә. Соңгы вакытта татар совет прозасында no- i весть һәм роман үзәк урын алды. Бу жанрлар тукымасында да кайбер үзгәрешләр күзгә чалына. Беренче чиратта повестьта һәм беркадәр романда да соңгы еллар әдәбиятының үзгәрәк бер сыйфаты — прозада лирик башлангычның көчәюе ачыграк чагыла. Аерым әсәрләрдә драматизм элементларын үзләштереп, ул лирикдраматик башлангыч төсен ала һәм психологизм- ның тирәнәюенә ярдәм итә. Бу —■ төрле юллар һәм чаралар белән башкарыла. Еш кына әсәрдә сүз беренче зат исеменнән алып барыла (мәсәлән, Г. Гобәйнең «Без үскәндә», Ә. Ибраһимованын. «Томан тарала» повестьларында) яки әсәр төп геройның искә алулары, эчке кичерешләре («исповедь») төсендә языла (Р. Төхфәтуллинның «йолдызым», А. Гыйләҗевның «Өч аршын җир» повестьларында); геройларның эчке монологларына, автор уйларына киң урый бирелә (А. Гыйләжев повестьларында) һ. б. Бу кызыклы фактлар соңгы еллар та тар прозасында герой характерын, аның эчке дөньясын, психологиясен сәнгатьчә тирән һәм тормышчан дөрес ачуга омтылыш арту турында сөйли. Лирик башлангыч бигрәк тә яшьләр тормышын тасвирлаган әсәрләрдә (мәсәлән, Ә. Ибраһимованыц «Томан тарала» повестенда) ныграк сизелә. Бу хәл яшь геройларның характеры, рухи дөньясы үзенчәлеге белән бәйләнгән. Капиталистик дөньядагы яшьләрдән аермалы буларак, бездә яшь кеше үзенең тормышында, максатына ирешү юлында социаль характердагы каршылыклар, киртәләр очратмый. Киресенчә, социалистик чынбарлык үзе аңа тормыштагы чын урынын табарга, физик һәм рухи мөмкинлекләрен ачыкларга ярдәм итә. Болар барысы бергә яшь кешенең дөньяга йомшак лиризм белән сугарылган оптимистик карашын билгели. Герой күңеленә тирәнрәк үтеп керергә ярдәм итсә дә, лирик башлангыч аерым очракларда, авторның дөньяга киң карашы, тирән фәлсәфи фикерләве белән бәйләнмәгәндә, шактый сай һәм берьяклы күренеш булып кала. Кайчак ул геройның эчке, эмоциональ дөньясында батып калуга китерә, зур идея-фәлсәфи гомумиләштерүләр ясарга комачаулый. Шунлыктан безнең кайбер повестьларның тормыш мәйданы тар, файдалы эш коэффициенты аз. Әсәрләрдә эчке монологларга, үткәннәрне искә төшерүләргә зур басым ясау еш кына коры сөйләп чыгуга китерә, геройлар арасында .характерны үстерердәй, ачардай көчле драматик конфликтлар, психологик коллизияләр тудырырга комачаулый. Язучылар, геройларның эшенә җитди игътибар итсәләр дә, алариың фикерләү сәләтенә, рухи үсеш дәрәҗәсенә, дөресрәге, интеллектуаль эшчәнлегенә өстән карыйлар. Менә ни өчен безнең әсәрләрдә зур фикергә ия булган интеллектуаль геройлар аз күренә. Бу кимчелекләр повестьта гына түгел, романда да шактый сизелә. Ә бит роман прозаның гына түгел, бәлки бөтен әдәбиятның сурәтләү чараларына иң бай һәм иң камилләшкән 9. „с. Ә.- № 5. жанрларыннан берсе. Ул — төрле жанрларның художество чараларын, алымнарын үзендә туплаган синтетик форма. Романга киң колачлылык, масштаблылык хас булырга тиеш. Безнең кайбер романнарга исә бу сыйфатлар җитми. Нәтиҗәдә алар, жанр буларак, повестьлардан артык өскә күтәрелә алмыйлар. Мисал өчен Г. Ахунов- ның «Хәзинә»сен алыйк. Романның баштагы бүлекләрендә, Йөзлебикә карчык тормышы, Кәлимәт җиренең үткәне турында сөйләгәндә, автор эпиклыкка заявка бирә. Әмма роман геройларын тасвирлауга күчү белән, ул баштагы омтылышып ничектер оныта, һәм әсәрнең эпик горизонты бермә-бер тарая. Гомумән «Хәзи- иә»нең архитектоникасы, композициясе беркадәр аксый, аңа логик тәмамланганлык, бөтенлек җитми. Г. Ахунов романда, жанр таләп иткәнчә, берничә сюжет линиясе башлый, әмма аларның бары берсен генә — Кәрим Тимбиков линиясен генә ахырынача алып бара һәм төгәлли ала. Башкалары ярты-йорты үстерелгән хәлдә кала. Трест управляющие Кожановны эпизодик образ итеп кенә күрсәтү аркасында. Г. Ахунов үз әсәрен зур темадан мәхрүм иткән. Әгәр бу образ ва-, кыйгалар үзәгенәрәк алынса һәм башка геройлар белән көчле конфликтларда тасвирланса, моннан романның идея-фәлсәфи фикер базасы тирәнәер, иҗтимагын-социаль яңгырашы көчәер иде. Югарыда без карап үткән мисаллар шуны раслый: соңгы вакытта кайбер проза әсәрләрендә я тормыштагы аерым фактлар («Рәшә» һәм «Өч аршын жир»дә), я булма- са, гомум мәсьәләне хәл итүнең шактый таушалган аерым вариантлары (әйтик мәхәббәтне, семья тормышын, герой язмышын сурәтләгәндә) үзәк урын алалар. Чынбарлыкның билгеле бер мәсьәләләрен яктыртканда кайбер язучылар ипчектер андагы очраклы моментлар белән күбрәк кызыксына башладылар. Бездә кайбер иптәшләр еш кына мәсьәләне шулай куялар: әгәр язучы моңа кадәр сурәтләнмәгән (чагыштырмача) күренешне яки ге- ромны тасвирлаган икән, димәк, ул яңалык ачкан һәм аның әсәре яңа, оригиналь әсәр. Монда беркадәр эстетлыкка бирелү сизелә кебек. Чөнки бу очракта әсәр.бары эстетик планда гына карала, социаль фактор читтә кала. Ә бит сәнгать әсәре тормышның социаль ягын да күрсәтергә тиеш. Ягъни аны эстетик аспектта гына түгел, ә барыннан да бигрәк иҗтимагыи-социаль җирлектә тасвирлау зарур. Ка- бат-кабат шуны әйтергә кирәк: тормышны әхлак планында сурәтләгән кайбер әсәрләрдә һәм аларны тикшергәндә еш кына аерым язучыларда һәм тәнкыйтьчеләрдә социальлелек хисе (социологизм түгел!) ягъни социаль караш җитми. Күп кенә әсәрләрдә чынбарлыкның объектив дөреслеген чагылдырудан читтә торган очраклы ситуацияләрнең шактый урын алуы — җитди уйландыра торган факт. Ул социалистик реализм сәнгатенең нигез ташларыннан берсе булган типиклык мәсьәләсенә игътибар кимү турында сөйли. Тормыштагы аерым тискәре типларны, бәхетсез мәхәббәт, уңышсыз семья тормышы һәм башка шундый күренешләрне, югарыда кабат-кабат әйтелгәнчә, сәнгатьтә яктыртырга кирәк, билгеле. Чөнки җәмгыятьнең үсеше тормыштагы индивидуаль очракларга, аерым шәхескә игътибар көчәю юнәлешендә бара һәм яңа Программа да һәр кеше өчен көрәшү бурычын куя. Әдәбиятта, сәнгатьтә чынбарлыкның мөһим моментларын яктырту һәрвакыт беренче урында торды һәм ул киләчәктә дә тулысынча гамәлдә калачак. Бу хәл сәнгатьнең гомумиләштерү, нәтиҗә ясау үзенчәлеге белән бәйләнгән. Аерым индивидуаль ситуацияләр, фактлар типлар исә әһәмиятле үзәк күренеш’ ләр фонында тасвирланырга тиещ- ләр. Чөнки бары шул очракта гына аларны дөрес күрсәтергә, объектив бәя бирергә мөмкин. Ә соңгысы, үз чиратында, әдәбиятта типиклык'по- зицияләреи ныгытырга, индивидуальлек белән типиклык арасындагы логик бәйләнешне ачыкларга ярдәм итәчәк. Без әсәрнең сәнгатьчә эшләнешенә аеруча басым ясыйбыз, чөнки чын сәнгатьлелек аерылгысыз рәвештә тирән идеялелек белән бәйләнгән. Сәнгатьлелек һәм идеялелек — әдәби әсәрнең ике канаты. Югарыда без 1963 елгы татар прозасының кайбер уңай, отышлы сыйфатларын һәм аерым кимчелекләрен күрсәтеп үттек. Кимчелекләр турында ачыктан-ачык һәм кискенрәк әйтелсә дә, аларны күпертергә, абсолютлаштырырга ярамый, бары әдәби үсеш җитешсезлекләре итеп кенә карарга кирәк. Соңгы еллар прозасының иҗади йөзен, художество асылын аның хәзерге һәм үткәндәге чынбарлыкны сурәтләүдәге кызыклы ачышлары, уңышлары билгели. Прозабыз ныклы адымнар белән тормышның һәм сәнгатьнең магистраль юлына чыга. Елдан-ел аның чынбарлык- белән бәйләнеше тирәнәя, үсә, һәм без, укучылар, прозаның киләчәктә тормышыбызга, замандашларыбызга лаеклы әсәрләр бирәчәгенә зур ышаныч белән карыйбыз.