Поэзия
Ю л йөрергә күптән яратсам да, Сикәлтәне сөймим һич кенә. Гел читләтеп үтәм, күрсәм әгәр, Булса да ул хәтта кечкенә. Ләкин тормыштагы сикәлтәләр Бора алмас барган юлымнан. Боргалана белмим, туганда ук Шулай кире булып туылган. * « * I адәттә бездә кызларны йолдызларга тинлиләр, Мәхәббәт хисен аңлатып, «йолдызым минем» диләр. Бик куңелле чагыштыру, Тойгылар уртак булса. Тик кыен, хисләр арасы Йолдыздан ерак булса. Сыза белсәң аның кылларын, Сөйләр сиңа үзенең шатлыкларын, Үзенең зарын, үзенең моңнарын. Тимә, тимә кайбер кылларына, Тукта инде, тимә, кагылма. Вакыт—врач. Минем кунелемә Ярдәме бит кирәк аның да. *\ аичак җыелыш сузыла, Кайчак эшем куп була; Өйгә бик соң кайтыла, Ә хатыным пыр туза. Күршеләрем мондый хәлне Талашу дип беләдер. Ә минемчә, бу тузыну Яратканга күрәдер.