Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Мин Берлинны алдым... /Оаш кына малай идем, Чебен дә үтермәдем. Усал кеше булырмын дип, Уйга да китермәдем. > Ярата идем шау-шулы Язгы сабан туйларын; Мәш килгән кырмыскаларны, Яшел Идел буйларын. Осланның тавына менеп, Иделгә карын идем; Пароход һәм көймәләрне, Салларны саный идем. Сокланып күзәтә идем Ял иткән минутларда: Ак күбәләкләр очуын Зәңгәрсу болытларга... Үзгәреп киттем кинәт мин: Булдым ут, булдым болыт; Яшеннәр кебек яшьнәдем, Күкрәдем күкләр булып. Якладым Мәскәу яннарын Ут янып, утка кереп, . Җан тетрәде, «фашист» дигән Шакшы ерткычны күреп. Дошмаига утлар яудырып Сугышта усалландым; Әсир һәм кол булмас өчен Берлин каласын алдым. Рейхстаг стенасына Исемем язылмады: Язып-сызып маташырлык Ара да табылмады. Курку белмәс солдат булдым Дошманның өннәрендә.,. Тагын тыныч төзүче мин Туган як җирләрендә! Әмма сөймим Көнбатышның Болытын, җилләрен дә... Ай, Идел, Идел... Фаҗигале рәвештә вафат булган очучы улым Шамил истәлегенә >4 Й, Идел, Идел, Шаулый, сызлана, Үзенчә ярсып Җырлый, моңлана; ■ Ташлы ярларга Ыргыла сулар, Өзә үзәкне Көзге ярсулар. Ай, биек таудан Торам мин карап, Чайкалып үтә Соңгы ак кораб; Каплый офыкны Кургаштай томан; Чыланган ташлар Яшьле күзсыман. Ай, Идел-днңгез, Шаулама юкка, Ишмә ярларны, Ярсудан тукта. Елмаер кояш Сиңа тагын да, , Килер кораблар Яна языңда. Кайтмас әйләнеп Лачыным минем, Җитез лачыным, Улым—Шамилем...