Логотип Казан Утлары
Публицистика

Химия —МУЛЛЫК ЧЫГАНАГЫ

Бүгенге фәя казанышларын, алдынгы тәҗрибәне киң файдаланудан башка авыл хуҗалыгының интенсив үсеше мөмкин түгел. Безнең республика галимнәре, авыл хуҗалыгы белгечләре авыл хуҗалыгы культураларының уңышын күтәрү, файдаланылмагач резервларны ачу, һәр тармактан алына торган продукциянең күләмен арттыру һәм сыйфатын яхшырту буенча гаять әһәмиятле фәнни һәм практик эш алып баралар. Шул галимнәрнең берсе <— М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтының агрохимия кафедрасы мөдире, Татарстан һәм Чувашстан республикаларының атказанган фән эшлеклесе профессор Б о- рис Иванович Горизонтов. Без Борис Ивановичка Татарстан шартларында химия промышленносте препаратларының, минераль һәм органик ашламаларның уңышын күтәрүдәге роле, бу өлкәдәге фәнни тәҗрибәләр турында язуын үтенеп, мөрәҗәгать иткән идек. Түбәндә аның шул мәкаләсен урнаштырабыз. JP |“1 Үзәк Комитетының декабрь Пленумы минераль ашла1 I малар, үсемлекләрне саклау өчен химикатлар, кырчы лыкта һәм терлекчелектә кулланыла торган башка препаратларны күпләп җитештерү өчен якын елларда куәтле химия индустриясе булдыруны билгеләде. Минераль ашламалар, декабрь Пленумында әйтелгәнчә, — авыл хуҗалыгын үстерүнең нигезе булып тора һәм аларны куллану авыл хуҗалыгы производствосын интенсив алып бару өчен юл ача. Ашламаларны күпләп җитештерү 1970 елга ук инде тулаем ашлык җыеп алуны 14—16 миллиард потка җиткерергә, халкыбызны ит, сөт, техник культуралар, яшелчә, бәрәңге һәм авыл хуҗалыгының башка продуктлары белән мул тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Колхозларны һәм совхозларны киң колач белән химияләштерү, механизация л эштер ү, авыл хуҗалыгы производствосын үстерү белән бергә, табигый шартларны кешеләр ихтыярына буйсындыру өчен дә яңа мөмкинлекләр ача. Чыннан да туфракның уңдырышлылыгы табигый шартлардан бигрәк, фән һәм техниканың үсеш дәрәҗәсенә күбрәк бәйле. Җир эшкәртүдә химия һәм машинаны киң куллану бөтен бер районнарның табигый йөзен үзгәртергә, көлсу, әче туфраклы зоналарда уңышны бик күп күтәрергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, тәҗрибәләр күрсәткәнчә, минераль ашламалардан бер центнер аммиак селитрасы бер гектар җирдән алына торган бодай уңышын 4—5 центнерга, шикәр чөгендерен — 25—30 центнерга, бәрәңге уңышын 18—20 центнерга арттыра. Ә гранулланган суперфосфатны рәт ысулы белән куллану бер гектарга бер центнер ашламага бөртеклеләрдән 5—8 центнер өстәмә уңыш бирә. Шулай ук яхшы әзерләнгән тирес һәм компост та кара туфраклы булмаган басуларда да уңыш алуны бик күп арттыра. Органик ашламаларны туфракка кертү, минераль ашламаларның яхшырак үзләштерелүе өчен уңайлы шартлар тудыра. Академик Д. Н. Прянишников фикеренчә, минераль һәм органик ашламаларны агротехника кушканча дөрес итеп чиратлаштырып кулланганда уңыш алуның прогрессив үсеше тәэмин ителә. Минераль ашламаларны киң куллану белән бергә туфракта органик ашламаларның, бигрәк тә тиреснең тупланылышы да үсә. Шуңа күрә органик һәм минераль ашламалар бер-берләренә комачауламыйлар, ә бәлки берберләрен тулыландыралар. Илебезнең барлык өлкәләрендә һәм республикаларындагы кебек үк Татарстанда да авыл хуҗалыгын интенсив үстерү буенча җитди чаралар күрелә. Республикабыз колхозларында һәм совхозларында уңыш алу шактый күтәрелде. 1962 елда бөртекле ашлыкның тулай җыемы 1953 ел белән чагыштырганда 43,3 процентка артыграк булды. Ләкин бу ирешелгәннәр хуҗалыкның социалистик мөмкинлекләренә әле җавап биреп җиткерә алмый, авыл хуҗалыгы культуралары һаман да әле түбән уңыш бирә. Татарстан республикасы территориясендәге басуларның туфрагы бертөрле генә түгел. Ләкин һәртөрле туфрак ашлама кертүгә бары тик бер төрле — уңышны шактыйга күтәрү белән җавап бнрә. Хәтта һава шартлары бик унайсыз килгән 1963 елда да ашлама кертүнең әһәмияте ачык күренде. Мисалларга күчик. Саба районының Ленин исемендәге совхозында составта 1,5 центнер аммиак селитрасы, 1,5 центнер суперфосфат, 0,6 центнер хлорлы калий булган тулы минераль ашламаны 1600 гектар мәйдандагы уҗымга самолеттан сиптерү контроль участокка караганда уңышны гектарына ике центнер ярымга якын арттырды. Шул ук совхозда 65 гектар мәйданга чәчеләчәк сабан бодае суперфосфат (1 центнер орлыкка 2—3 кг суперфосфат) белән эшкәртелде. Бу чара һәр гектарга бер центнер өстәмә уңыш бирде. Шулай ук шикәр чөгендере чәчеләчәк басу туфрагына, чәчү алдыннан культивацияләнгән вакытта, тирес компосты кертүнең дә (1 гектарга 25 тонна) нәтиҗәсе яхшы булды — 28 гектар мәйданда 200 әр центнер чөгендер уңышы алынды. Бу совхоз кырлары — кәсле көлсу һәм соры урман туфраклы җирләр. Шушы ук районның «Коммунизмга» колхозында чөгендер басуына, чәчү алдыннан культивацияләгәндә, югарыда әйтелгән составтагы тулы минераль ашлама кертелде. Бу участоктан контроль басудагыга караганда гектарына 80 центнер артыграк шикәр чөгендере алынды. Ә «Беренче Май» колхозында туфракны бер гектарга 7 тонна исәбеннән орга- ник-минераль кушылма һәм өч центнер тавык тизәге белән ашлау нәтиҗәсендә узган ел шартларында 14 әр центнер арыш уңышы алынды. Шундый ук мисалларны башка районнардан һәм колхозлардан да күпләп китерергә мөмкин. Мәсәлән, Арча районының «Үрнәк» колхозында туфракка минераль ашламалар кертү нәтиҗәсендә 180 гектар бәрәңге җиреннән 42 шәр центнер өстәмә бәрәңге уңышы алынган. «Волга» колхозында бодайны суперфосфат тузаны белән эшкәртү 170 гектар мәйданда һәр гектарга өч ярым центнерга якын өстәмә уңыш биргән. Зеленодольск районының «Бөреле» совхозы башлыча җиңел механик составлы урман туфраклы зонага урнашкан. Анда туфракка минераль ашламалар кертүгә зур игътибар бирәләр. 1962 елда бу совхозның бөртекле культуралар чәчеләсе басуларын гектарына ике центнер чамасы минераль ашламалар белән ашлау уртача 19,1 әр центнер уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирде. Ә план буенча 12,5 әр центнер гына уңыш җыеп алынырга тиеш иде. Һава шартлары уңайсыз килгән 1963 елда да туфракка ашлама кертү нәтиҗәсендә анда бөртекле культуралардан уртача гектардан 13 әр центнерга якын уңыш алынды. Октябрь районының «Дружба» колхозы кара туфраклы зонага урнашкан. Биредә туфракка минераль ашламалар кертү нәтиҗәсендә һәр гектар шикәр чөгендереннән 200—220 шәр центнер уңыш алына. Органик ашламалар — тирес һәм компостлар — республикабызның колхоз һәм совхозларында, фәнни учреждениеләрдә күп еллар дәвамыңда үткәрелеп килгән тәҗрибәләр күрсәткәнчә, кара туфраклы җирләрдә дә, кара туфраклы булмаган зоналарда да авыл хуҗалыгы культураларының уңышын шактый күтәрә. Кара туфраклы булмаган җирләрдә тнрес һәм компостны гектарына 20 дән алып 30 тоннага кадәр керткәндә, уҗым культураларыннан 4—7 һәм аннан да артыграк өстәмә уңыш алына. Ә кара туфраклы җирләргә гектарга 18—25 тонна органик ашлама кертү шул ук уҗым культураларының уңышып 3,6—4,5 центнерга арттыра. Органик ашламаларны туфракка кертү дозасы туфрак-кли- матнк шартларга һәм чәчелгән культураларның таләпләренә бәйле. Күп санлы тәҗрибәләр шуны күрсәтә: кәсле көлсу туфракка гектарына 25—30 тонна, карбонатлы һәм гади кара туфракка 18—25 тонна тирес яки компостлар кертү яхшы нәтиҗәләр бирә. Минераль ашламалар барлык авыл хуҗалыгы үсемлекләренең уңышын күтәрүдә куәтле фактор булып тора. Азотлы ашламалар кәсле көл- су һәм соры урман туфраклы зоналарда иң зур эффект бирә. Казан авыл хуҗалыгы институтының уку-өйрәнү хуҗалыгында, дәүләт селекция станциясендә һәм Пнтрәч тәҗрибә басуында үткәрелгән тәҗрибәләр күрсәткәнчә, азотлы ашламалар бөртеклеләр уңышын гектарына 2 центнердан алып 9,2 центнерга кадәр, ә бәрәңге уңышын 40 һәм аннан да күбрәк центнерга арттыра. Фосфорлы ашламалар бигрәк тә кара туфраклы зоналарда уңай нәтиҗәләр бирә. Мәсәлән, Куйбышев тәҗрибә басуында (анда кара туфраклы җир) туфракка суперфосфат кертү (бер гектарга 45 кг Р2О5) арыштан 5,5 центнер, көзге бодайдан 5,11 центнер өстәмә уңыш бирде. Азот фонында фосфорлы ашламаларның файдасы тагы да арта төшә. Бу бер үк дәрәҗәдә кара туфраклы җирләргә дә, көлсу һәм урман- дала туфраклы зоналарга да карый. Бәрәңге, чөгендер, кукуруз культураларының уңышын күтәрүдә калийлы ашламаларның тәэсире бигрәк тә азотлы, азот-фосфорлы ашламалар фонында көчле була. Механик составы буенча җиңел булган туфракка калийлы ашламаларны кертү бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Татарстан басуларында фосфорит онын куллану аеруча зур әһәмияткә ия. Мондый ашламалар кәсле көлсу, соры урман туфраклы зоналарда уңышны шактый арттыра. Казан авыл хуҗалыгы институтының агрохимия кафедрасында озак вакытлар дәвамында үткәрелгән тәҗрибәләр фосфорит оны белән суперфосфат кушылмасының бик уңай нәтиҗәләр бирүен күрсәтте. Мәсәлән, суперфосфат үзе генә- кертелгән участоктан кукурузның яшел массасы гектарга 39,5 центнер гына өстәмә уңыш бирде, ә азотлы-калийлы ашламалар фонында фосфорит оны белән суперфосфат кушылмасы кертелгән туфрактан 91,2 центнер өстәмә уңыш алынды. Димәк, бу кушылманы куллану экономик яктан файдалырак. Тагын шунысы: Татарстанда фосфорлы ашламаларның бик арзан чыганагы бар. Фотожелатин заводы ташландыклары менә дигән ашлама булып хезмәт итә ала. Анда желатин ясауга китә торган сөяктәге фосфор файдасызга әрәм булып ята. Шул ташландыкларга химик анализ ясау анда 30 процентка кадәр фосфор кислотасы барлыкны күрсәтте. Бу ташландыклардагы фосфор кислотасы химик составы буенча — преципитат формасында. Ә аны үсемлекләр бик яхшы үзләштерә. Шушы ташландыкларны кулланып, солы, сабан бодае, арпа, тары, бәрәңге, җитен, кукуруз, борчак культуралары белән тәҗрибәләр үткәрелде. Тәҗрибәләр бу ашламаның файдасын ачык күрсәтте, Мәсәлән, институтның уку-өйрәнү хуҗалыгында бу ташландыкны туфракка кер- ту (45 кг Р2О5 исәбеннән) сабан бодае уңышын гектардан 3,92 центнерга арттырды. Ә составында шул ук 45 кг Р20з булган суперфосфат үзе генә кертелгән участоктан гектарга 3,17 центнер гына остәмә уңыш алынды. Фосфор кислотасы дозасын 60 ар килограммга арттыру гектарга 6,01 центнер өстәмә уңыш бирде. Бу ташландыкларны колхозлар һәм совхозлар фосфор ашламасы урынына файдалана башладылар. Хәзер инде заводта алардан преципитат ясау цехы җиһазландырылды. Бу цех тарихи декабрь Пленумы барган көннәрдә беренче продукциясен бирде. Аны бик хаклы рәвештә «Уңышны күтәрү цехы» дип атадылар. . Татарстанда известьләп эшкәртүне таләп итә торган 934 мең гектар әче көлсу туфраклы җирләр бар. Бу — барлык сөрелә торган җирләрнең 24,8 проценты. Әче туфраклы җирләрне известьләү гаять зур әһәмияткә ия булган чара. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Известь запаслары җитәрлек — 45 мең кубометрдан артык исәпләнә. Бу чараны тормышка ашыру бөртеклеләрдән гектарга 3—6 центнерга кадәр, бәрәңгедән — 10—30, борчактан 5—6 центнер өстәмә уңыш бирер иде. Безнең республикада авыл хуҗалыгы үсемлекләрендәге катлаулы физиологик күренешләргә микроэлементлар ясаган тәэсирне, аларңың уңышны күтәрүдәге рольләрен өйрәнү буенча да нәтиҗәле фәнни эшләр алып барыла. Борның, борлы ашламаларның, молибденның клевер, люцерна, бәрәңге, җитен, кукуруз, помидор һ. б. лар кебек культураларның уңышын күтәрүгә гаять зур йогынты ясавы расланды. Мәсәлән, институтның укуөйрәнү хуҗалыгында гектарга минераль ашламаларга өстәп 2 килограмм бор кертү 46 центнер өстәмә бәрәңге уңышы бирде. Шул ук вакытта бәрәңгедәге крахмал проценты да шактый артты. Димәк, микроашламалар да Татарстан басуларында киң кулланылырга тиеш. Туфракның уңдырышлылыгын күтәрү өчен чәчү әйләнешендә ашлауның аерым бер системасын куллану зур әһәмияткә ия. Моны дәлилләү максаты белән бер гыйбрәтле мисалга тукталыйк. Арча районында «Октябрь» колхозы бар. Бу колхоз җиренә дәүләтнең сорт участогы да урнашкан. Участокта сигез ел буена ашлауның аерым бер системасы кулланыла. Анда — сигез басулы чәчү әйләнеше. Колхоз басуларында да, монда да кыр эшләре бер үк шартларда, бер үк вакытта һәм бер төрле үк машиналар белән үткәрелә. Ләкин колхоз чәчү әйләнешендә ашлау системасын кулланмый. Анда туфракка ашламаны искә төшкәндә генә кертәләр. Ә дәүләт сорт участогында бер гектар җир чәчү әйләнеше дәверендә 40 тонна тирес, 60 килограмм азот, 250 килограмм фосфор, 180 килограмм калий һәм 2 тонна известь белән ашлана. Агрохимик чараларны үткәрүдәге бу аерма уңыш алу күрсәткечләрендә дә ачык чагыла: җиде ел эчендә колхозда арыштан алынган уртача уңыш гектарга 11 центнер булса, дәүләт сорт участогында — 19 центнер. Ашламаларны дөрес куллану уңышны күтәреп кенә калмый, барлык авыл хуҗалыгы культураларының уңайсыз шартларга каршы тора алу сәләтләрен дә арттыра. Ашламалар — авыл хуҗалыгы продукцияләренең сыйфатын яхшырту чарасы. Минераль ашламйларның кирәкле төрләрен үсемлек үсешендәге тиешле чорында куллансаң, мәсәлән, чөгендернең шикәре, бодай бөртегендә аксым, бәрәңгедә крахмал артыграк була. Барлык урыннардагы кебек үк, безнең республика шартларында да ашламаларны дөрес куллану туфракның уңдырышлылыгын күтәрү, авыл хуҗалыгы культураларының уңышын үстерү өчен иң мөһим чаоа булып тора