Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАДЕРЛЕ ИСТӘЛЕКЛӘР

Бөек. Ватан сугышы елларында Татарстан азучыларының барысы да диярлек сугышка киттеләр. СССР Язучылар союзы секретаре А. Сурковның 1957 елда татар әдәбияты Һәм сәнгате декадасын ачканда әйтүенчә, сугыш кырында үлеп капучыларының күплеге ягыннан Татарстан Язучылар оешмасы үзенә аерым урын тота. Шулай, язучыларның кулына корал тотарлык булганнары һәммәсе дә диярлек сугыш кырында булдылар. Мобилизация белән алынмаганнары үзе теләп китте. Казанда берничә өлкән яшьтәге һәм авыру язучы гына калды. Хәер, тагын бер дүрт-биш иптәшкә вакытлы бронь бирелгән иде. Билгеле, сугыш вакытында Язучылар союзы каршындагы партия оешмасы да бик кечерәеп калды. Оешмада нибары биш-алты гына коммунист бар иде (Хөсни Кәрим, Шәриф Камал, Гази Кашшаф, Кави Нәҗми, Таҗи Гыйззәт, шушы юлларның авторы һәм тагын кайбер иптәшләр). Ифрат кыен шартларда эшләргә туры килде. Ул вакыттагы кыенлыкларның ни дәрәҗәдә булуына, ихтимал, хәзерге яшьләрне ышандыру да читендер. Әмма мин бер бюро утырышын уздырганда, тимер мич янына тезелешеп утыруыбызны, Таҗи абзый белән Кави Нәҗминең, өсләрендә калын булуга карамастан, тимер мичкә сузып кулларын җылытуларын, карасы бозланып катмасын өчен, кара савытын тимер мич өстендә җылытып язуыбызны беркайчан да онытачак түгелмен. Безнең партия оешмасы эшкә ярардай шул дүрт-биш бөртек коммунистның һәр- кайсына сугыш вакытына хас йөкләмә бирде. Миңа фронттагы язучы иптәшләр белән даими элемтә тоту тапшырылды. Туган илебезнең бөтенлеге, аның бэйсезлеге өчен изге көрәшкә киткән каләмдәш иптәшләребезгә үзләренең «төп йортларыннан», монда калган дүрт-биш бөртек иптәшләре исеменнән сәлам язып, җылы сүз әйтеп, аларны мондагы хәлләр белән таныштырып тору кирәк иде. Мин уз бурычымны шулай аңладым. Шул рәвешчә байтак кына иптәшләр белән хат алышу башланды. Ул хатларда, күрәсең, тылдагы халыкның соклангыч, фидакарь хезмәте турында, сугыштагы улларына кайнар мәхәббәте, йөрәк җылысы турында да язылгандыр. Шуның өстенә, «Совет әдәбияты» журналында яисә махсус җыентыкларда бастырып чыгару өчен фронттагы иптәшләргә яңа әсәрләрен җибәрүләрен яисә фәлән темага берәр әдәби әсәр язуларын үтенеп еш кына мөрәҗәгать итәргә туры килә торган иде. Чөнки әдәбият та бөтен көченә «сугыша» иде бит. Алгы сызыктагы иптәшләрнең гранаталар, патроннар белән янәшә үк языла башлаган шигырьләре, хикәяләре дә йөри, вакыт табылу белән, Ф. Кәрим, әйтмешли, «тез башына куеп кына» булса да язарга тырышалар иде. Шул рәвешчә, Бөек Ватан өстенә ябырылган тиңсез сугыш дәһшәте язучыларны, бу яктан да берберсенә якынайтты. Хәтта элек үзара бик ул кадәр аралашып яшәмәгән, якын мөнәсәбәттә булмаган кайбер язучылар белән дә хатлар аша чын-чыннан дуслашып киттек. УЛ иптәшләрнең байтагысы хәзер безнең арада юк инде. Алар Совет иленең чын патриотлары, халыкның батыр уллары булуларын мәхәббәт яисә нәфрәт кайнап торган талантлы әсәрләре белән дә, оста командир, куркусыз сугышчы, ЯЛКЫНЛЫ трибун булулары белән дә, кайнар каннары белән дә расладылар. Әдәбиятта тирән эз калдырган, әмма моңа кадәр әле тиешле игътибар биреп җиткерелмәгән талантлы шагыйрь Фатих Кәрим, шулай ук үзен күп кенә өлкәдә талант иясе итеп таныткан шагыйрь һәм публицист Гадел Кутуй әнә шундыйлардан иделәр. Бу юлы Ф. Кәрим. Г. Кутуй хатларын, сугыш тәмамланыр алдыннан гына һәлак булган шагыйрь Нур Баян хатын, фронттан исән кайтып, соңыннан вафат булган Ә. Фәйзи, М. Максуд, шулай ук бунтарь йөрәкле, бик үзенчәлекле шагыйрь Шәрәф Мөдәррис, сугыш кырларында һәлак булган М. Мостафин, М. Гаяз, Ә. Гыймадов хатларын бирү кирәк табылды. Ф. Кәримнең үлүе турында ишеткәч, Ш. Мөдәррис бер хатында ачынып болай дип язган иде: «..•.Мин кайгырам һәм син миннән көлмә: аның хакында йөрәгемдә мәңгегә җылы хисләр саклау белән бергә, аның йөрәк көчен һәм иҗат ялкынын үземә күчерү өчен бөтен көчемне бирәчәкмен». ' л Лакин, кызганычка каршы, Ш. Мөдәррис үзе дә озын гомерле булмады. Бу хатлар безнең каләмдәш иптәшләребезнең героик тормышлары белән горурлану хисе тудыра. Аларның һәр хатыннан сөекле туган илгә һәм халыкка кайнар иэхаб- бәт бәрелеп тора. Без совет халкының фашизмны җиңеп чыгу бәйрәмен ел саен тирән хисләр, белән искә алабыз. Бу җиңүне яулауда, совет азучыларының, аерым алганда, татар совет азучыларының да өлеше бар. Алар дошманга каршы иҗатлары белән генә түгел, штыклары белән дә аяусыз көрәштеләр. Ут эчендә язылган хатларны журналга тәкъдим итеп, аларның авторларын зур хөрмәт белән искә алабыз. Бу хатлар белән укучыларны таныштыру кирәк, шуның өстенә алар әдәбиятчыларга бу иптәшләрнең тормыш юлларын һәм әдәби эшчәнлеген тагын да тирәнрәк һәм әтрафлырак итеп өйрәнергә дә ярдәм итсәләр кирәк. Язучыларның фронттан язган хатлары бәлки башка кешеләрдә дә саклангандыр. Әгәр шушындый кадерле истәлекләрне — хатларны редакциягә җибәрсәләр, журнал аларны укучыларга киләчәктә дә тәкъдим итәр иде, дип уйлыйбыз. Гомәр Бәширов. НУР БЛЯ Н — ГОМӘР БӘШИРОВК.А Гомәр! Синен хатыңны алдым, рәхмәт. Үземдә артык яңалыклар юк. Хәрби кешене үзең беләсең — сугышабыз. Тизрәк немецларны бетереп сезнең янга кайтасы иде. Күрмәгәнгә байтак бит, сагындым. Бераз гына картая да тештем. йөргән идем мин дә бер вакытны, Ташлар атып бака куленә; Инде хәзер минем күз төбемдә Җыерчыклар сызылып күренә. Картаюдан түгел бу сызыклар, Көрәшләрдән калган эз генә. Канчандыр мин шулай җырлаган идем, ул вакытта әле мин каты сугыштагы көрәшче түгел, ә төзү фронтындагы көрәшче идем. Ә хәзер инде чын көрәшче, икенче төрле әйткәндә — Ватан сугышы көрәшчесе. Бу көрәштән соң (исән кайтсам) күбрәк язармын шикелле. Ә хәзергә вакыт юк. Тик картиналар гына күз алдында шәүлә булып йөриләр. Үзең беләсең, сугышта языл булмый, ә сугышырга кирәк. Дусларга сәлам диген. Хат яз. Кулыңны кысып, Нур. Адрес конвертта. 5. 8. 43. ГАДЕЛ КУТУЙ ХАТЛАРЫ I. I. 45 е. Гомәр туган! Вакыт — иртәнге 5. Ә без йокларга ятканыбыз юк әле. Син, материалист кеше, бәлки «ник?» дип сорарсың. Урынлы соравына жавап бирәм. Башта, үткән елнын соңгы көнендә һәм төнендә эш күп иде. Өстебезгә йөкләнгән бурычны үтәдек. Кич җиткәнне сизми дә калдык. Аннары, арылган булса да, кызып янган тимер мич янында тәнебезне юк-бар нәрсәдән тазартып утырдык. Яңа ел керим дигәндә, табынга утырдык. Сине дә искә алып, калай кәсаларыбызны күтәрдек. Телләр ачылып китте. Җитмеш тапкыр чәй кайнаттык. Эчтек тә соң, малай! Гариф 1 бүген часть буенча дежурный, мин бу юлларны язганда ул постлар тикшереп йөри. Үзе түзми, яиыма кереп чыга, сәлам язарга куша. Менә Ярмәкиев2 3 тә «Мин дә аны беләм бит, миннән дә сәлам яз!» дип утыра һәм, Казанны сагынып, авыз эченнән генә нәрсәдер көйли. Ибрай Газый исә, әдәбият турында гәп алып барып арыды да, йокыга талды. ‘Гариф-— язучы Гариф Галиев. 3 Ярмәкиев Ярулла — Г. Галиев һәм Г. Кутуй эшләгән татар телендәге хәрби газетаның редакторы. — Мә, укы, — дип Гариф синең хатларыңны мина да укытты. Хатларың җылы язылганнар; без Шәрәфләрне дә искә алуың өчен чын күңелдән рәхмәт. Мин дә, җавап итеп, сагыну сәламе юллыйм һәм Яна ел белән котлыйм. Гариф ул озын хат язарга ярата, кыска язарга күңеле бармый, ә озын язарга я кәефе, л вакыты булмый. Әмма сине искә бик еш ала. Шуның өчең дә син аны озак язмый торуы өчен кичер. Ул нечкә күңелле кеше (гаҗәп яхшы иптәш икән). Чын әдип шундый булырга да тиеш. «Намус» дигәнең намуслы булып чыксын, тынып калган әдәбиятыбызга җанлылык кертсен. Үзен әйтмешли, сиңа бәхет китерсен, аны укыячак без бәндәләргә кадерле ^әгатьләр алып килсен. Эшебез гөрли кебек, йокысыз төннәр нәтиҗәсендә туган хезмәт күңелдә татлы канәгатьләнү тудыра. Мин үзем вакытның нң күп өлешен алгы кырында уздырам. Җәфасы теңкәгә тисә дә, матур очрашулар бөтенесен дә оныттыралар. Разин, исән ме? Землянкадагы төтен эченнән сине күреп, искә алдым да сәлам язарга булдым. Миннән сәлам, ә мин Яр мәк и ев булам. Хатымны кулымнан тартып алып, бу юлларны Ярулла язды. Янәсе сагынганын белдерәсе килгән. Хатымны дәвам итәм. Әдәби әсәрләр өстендә эшләргә вакыт бөтенләй дип әйтерлек юк. Шулай да уйланырга, киләчәктә язар өчен булса да, тәэссоратларны кәгазьгә теркәп калырга тырышабыз. Гариф шулай да 2—3 хикәя язып ташлау җаен тапты. Шулардан берәрсен әлманахка җибәрер дип уйлыйм. Ибрай да, иҗат кыенлыкларын кичереп, хикәя тудырырга маташа. Миннән хикәя туармы, юкмы, туса, кайчан туар — белмим, һәрхәлдә, үзем канәгатьләнерлек әйбер яза алсам, җибәрермен. Менә сиңа «Туган ил» дигән шигырь жибәрәм, шуңа тагын «Иртәнге уйлар» шигырен дә кушарга мөмкин (ул «Кызыл Татарстан»да гына басылып чыккан иде). Хикәя бирү, әлбәттә, яхшырак булыр иде. Кем белә? — бик ихтимал, илһам килеп язылып та куяр. Әмма язасы килә дә соң! Ел түгел, 2—3 ай гына булса да язу өстәле янында утыру бик тә кадерле булыр иде. Каһәрләнгән немецларны тизрәк җиңеп өйгә кайтасы иде дә, җиң сызганып язып утырасы иде. Тизрәк тусын иде шул көннәр! Сездә кыш дисен, матур бураннар була дисең. Ә биредә кар бөтенләй юк. Бары тик чеметеп ала торган салкын җил генә бар. Туган ил сагындыра. Карын да аның шикәр ител ашар идем. Хуш, туган. Иптәшләргә сәлам әйт. Уңышлык һәм сәламәтлек теләп, сәлам белән: Г а д е л. Бу хатка кушып, ике рәсем җибәрәм. Кирәк булса, кайсын булса да файдаланырсыз. Ләкин үтенәм: көлеп төшкәнен югалтмагыз, гаиләмә язылган рәсем ул. Гомәр туган! 2/1! 1-45 е. Хатымны ничек итеп башласам да, канәгатьләнмәм төсле. Без бер табын кешеләре булсак та бер-беребезне белмичә һәм, дөресен әйтәм, шуңа омтылмыйча яши идек. Без бит укучылар гына, әдәбиятка кызыксынып караучылар гына түгел, әдип булырга тырышучылар да. Безгә берберебезне белергә, иҗатта үзара булышлык итәргә кирәк. Мин сине, һич ялганламыйм, сүзгә саран, эчке кичерешләргә ярлы һәм коры (сухой) кеше дип ялгыш уйлап йөри идем. Инде менә хатың килеп төште. Шигъри җылылык, тирән хис-тойгы никадәр бар анда! Хатыңны укып чыккач, «Ник мин аның белән элек-электән үк таныш түгел», дип әрнеп утырдым. Фикеремне дустым Гарифка әйттем. Ул, «һәй, гаҗәп ялгыш уйда йөргәнсең, бик сөйкемле кеше ул!» диде. Минем дә, нәкъ син уйлаганча, бергә буласы, бергә утырасы, тәмле итеп сөйләшәсе килде. Сугыш кешеләрне генә түгел, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә үзгәртә. Хак сүз әйтәсең, сугыштан соң әдәбиятыбыз гөрләп үсәргә тиеш. Яхшы әсәрләр туар дип «мет ителә. Без байтак иптәшләребезне югалттык. Тылда да, фронтта да мәңге онытылмас әйберләрне күрдек. Без ир буларак, җитди зат буларак үстек. Инде өйрәнчек баскычларын узып, үзебез өчен дә, сафтан чыккан каләмдәшләребез өчен дә әдәм рәтле китаплар тудырырга бик вакыт. Әдәбиятыбыз үзенең тоткан роле белән Тукайлар, Фатих Әмирханнар, Галиәсгар Камаллар күтәргән югарылыкка күтәрелергә тиеш. Заманыбыз таләп иткәнчә, әлбәттә. Яз, җаным, илһамланып яз, әсәрең дә хатыңдай җылы булсын. Аны укып чыкканнан соң укучы «Разиныбыз тагын нәрсә әйтер икән», дип зарыгып көтсен, син әйткән фикерләрдән, син биргән хисләрдән, каһарманнардан үзенә сабак алсын, синең сүз укучыга авторитет булсын. Шундый әсәрләр тудырырга керешмәсәк, әдип исеме (изге исем бу!) безнең өчен харам булачак. Син безне, фронтта йөрүче каләмдәшләреңне, бәхетлеләр дип атыйсың. Дөрес, безгә һәртөрле кыенлыкларны күрергә, бөек көрәшкә турыдак-туры катнашырга туры килә. Аннары читтә йөрү, Польша, Германия җирләрендә сугышып йөргәндә илне, иптәшләрне, кардәшләрне юксыну күңелләребезне бик тә нечкәртте. Язучы өчен бу да бик кирәк. Ләкин сез дә бәхетлссез. Сез безгә ихтирам белән караган кебек үк, без дә сезгә хөрмәт белән карыйбыз. Андагы кыенлыклар, авырлыклар безгә бик мәгълүм. Бу сугышта һәр пост кешесе — солдат. Китабың гына яхшы булып чыксын иде дип телим мин. Син хикәя сорыйсың. Бик язар идем дә мөмкинлек юк шул. 50 көн командировкада булып кайттым. Солдатлардай ишетеп, приказлар укып, үзең дә яхшы беләсең — кыска гына вакыт эчендә ничаклы озын юл үтелде. Туры санаганда 570 км. Ә сугышта бит гел туп-туры гына барып булмый. Маневр ясыйсын, уратыл очасың. Мин үзем аз дигәндә 1500 км. юл кичкәнмен. Танк та, бронетранспортер да, мотоцикл да калмады. Ниләр генә күрмәдем. Хикәя язу түгел, кайчагында (берничә көн рәттән) газетага хәбәр язарга да мөмкинлек булмый иде. Инде озакламый яңадан китәм. Минем бит эшем шул. Гариф белән очрашу бәйрәм төсен алды. Чәй дә эчтек, гәпләштек тә, хәтта жы- лаштык та дип әйтергә мөмкин. Мин кайтып төшкәндә аның теше авырта, аягы сызлый иде. Терелеп киткәндәй булды. Инде сиңа хат язып утыра. Аның турында язып тормыйм. Ул булмаса, мина бик күңелсез булыр иде. Эшебез ярыйсы гына бара. Әмма Казан сагындыра. Бик каты зәмһәрир 1 җил кузгалды. Мондый начар һавада я җылы өйдә яхшы китап укып утырасы, я театрда яхшы музыка тыңлап ләззәтләнәсе килә. Менә кар да ява башлады (Россия карыдай матур түгел ләкин, епшек, җир дә кабул итми үзен, җил очыртып әллә кая алып китә), агачлар сыкрый, түбә калайлары улый. Илгә кайтасы килә. Хуш, туган, эшеңә уңышлык телим. Сәламәт яшә, рухың күтәренке булсын. Иптәшләргә сәлам әйт. Иң яхшы теләкләрдә калып, сәлам белән: Гадел. Р. S. Ибрай һәм Гариф үзләре сиңа хатлар яздылар. Хатыңны җыйнаулап укыдык. Анда күтәрелгән мәсьәләләргә үзләре җавап язалар. Дүртәвебездән дә сәлам. Мөхәммәт абый! 4 5 23. XII. 44. Хатым барып җитсен, сиңа җылы сәламемне илтсен. Мин хәзер еракта, еракта. Эшем — хезмәтем йөрүдән гыйбарәт. Вакытның иң күп өлеше фронт сызыгында, окоплар тирәсендә уза. Я па елны каршылау өчен иптәшләр янына кайттым. Бу да үзенә күрә бер шатлык. Бүген кич Гариф Гали белән җир асты мунчасына барган идек. Су юклыктан юынмадык, әмма җылыда туйганчы сөйләшеп утырдык. Хөрмәт белән сине телгә алдык, синнән әллә ничә мең километр ераклыкта булган мунчада утырып сиңа исәнлек-саулык теләдек. Димәк, арабыз ерак булса да, күңелләр якын. Җәмәгатемнән килгән хатларда да синең исемең телгә алына. Рәхмәт әйтеп хат язарга берничә тапкыр җыенып карадым, ’Зәмһәрир җил •— ачы салкын җил. 5 Г, Кутуйның фронттан язган бу хатларын мәрхүм М. Галинең тормыш иптәше Сафия ханым Галиева тапшырды. ләкин адресыңны белмәгәнлектән ул теләгемне тормышка ашыра алмый тордым. Инде союз исеменә язам. Язудан максат: сиңа сәлам юллау, сиңа бәхет-сәгадәт теләү, синен турыда уйлаганлыкны белдерү. Кәефсез минутларың булса, бу хатны искә төшереп кәефеңне күтәр. Син әдипкә хөрмәт белән караучылар барлыкны онытма. Синнән күп әйбер көтәбез әле без. Син безнең иң олуг язучыбыз. Синең тыйнаклыгың, самимилыгың һәм эчкерсезлегең — безнең өчен иң яхшы үрнәк. Сугыш безне чит илләргә китереп чыгарды. Кайту тантаналы булачак. Жиңү корбансыз булмый. Юлларда очраган каберләр күңелне нечкәртә. Ил сагындыра. Сагыну минутларымда сиңа үтенечем шул: яз, иҗат ит, син чын әдипсең (бездә исә әдип булырга теләк кенә бар). Мин синең озак яшәвеңне, күңелле яшәвеңне телим. Әлбәттә, язучы яши алган күләмдә, чөнки язучы кешенең гомере борчылулар өермәсендә уза. Борчылуларың татлы булсын, ваклыклардан өстен торсын. Толстой «Война и мир» романын язарга утырыр алдыннан үзенчә гыйбадәт кылган, гөнаһлардан арынган. Сиңа да шундый сафлык телим һәм шундый саф минутларымда сиңа карата иң яхшы теләктә калам. Иптәшеңә сәламемне тапшыр. Эшебез гөрли. Ибрай Гази да безнең белән. Бергә очрашкан көннәребез Казанны сагыну белән уза. Гариф белән Ибрайдан да сиңа сәлам. Сау бул, туган, уңышлык теләп, сәлам белән: Г а д е л. Мөхәммәт абый! 24 нче мартта язылган хатың, программаларың һәм Гайнуллин имзасы куелган ике данә китабың (аерым рәвештә К. Насыйри әсәрләре) килеп җиттеләр. Барыбыз исеменнән дә күп-күп итеп кайнар рәхмәтләр юллыйм. Хатыңа һәм программага караганда, юбилей шактый зур һәм хәзерлекле узган күренә. Салган көчегез әрәмгә китмәгән. Пьесаңның сәхнәгә менүенә дә бик шатмын. Күрү бәхетеннән мәхрүммен, әмма кайткач та укып чыгуыма вә шуннан ләззәт алуыма ышанып яшим. Инде Маяковский турында. Бүгенгесе көнне мин 77 төрле авыру кичерәм. Күрсәң, танымас идең. Мондагы епшек һавалар минем өчен гаҗәп килешсез булып чыктылар. Тәнгә сызлавыклар чыкты, онытылган ишиасым күзгалды, шуның өстенә җилдә, яңгырда йөреп күп кенә тешемне югалттым һәм шул сәбәпле теш уртларымны боздым. Моны мин зарлану рәвешендә язмыйм, юк, язмышыма ачынып кына әйтүем. Шулай да бирешмәскә тырышам. Сыкрап уянсам да, егетләрчә йөрергә азапланам. Азагы күренеп торган сугышны cay-исән килеш тәмам итәргә телим. Ләкин Маяковский турында яза алырлык хәлдә түгелмен. Аннары даталар да онытылган, материаллар да алынып киленмәгән. Маяковский турында «Красная Татария» газетасында «Встречи» исеме астында минем кайбер истәлекләрем басылып чыккан иде. Анда Маяковскийның Казанга килүе турында да, минем аңа шигырь укуым турында да әйтелә, бугай. Моны үзәк журналлардан «Звезда» журналы да күчереп баскан иде. Журнал да, газета вырезкасы да өемдә сакланалар. Таба алсаң, Галимә белән сөйләшеп, шуннан алырга мөмкин. Анда «Комсомолец Татарии» газетасында чыккан материалларымны да очратырсың. Ул истәлекләрнең кайберләре «Кызыл Та- тарстан»да да басылды шикелле. Һәрхәлдә фронттан язуыма караганда, язылганнарыннаң файдалану тулырак мәгълүмат бирер төсле. (Хатның авыруым турындагы өлешен Галимәгә күрсәтмә.) Ул материаллар минем өстәл тартмаларының берсендә булырга тиешләр. Һәрхәлдә, бик җиңел табарсың дип уйлыйм. Анда булмаса, бүтән төргәкләрне карарга мөмкин. Эшеңә уңышлык телим, җаным. Сафия ханымга сәламемне тапшыр. Тиешле материалларны табуың турында хат көтәм. Хуш, исән йөр, шат яшә. Сәлам белән Гадел. 10. IV. 45 е. Мөхәммәт абый! Кеше гомерендә күп тврле шатлыклар була. Әмма кеше дигәнен һәр яңа шатлык саен «Иң шәбе, иң күркәме менә шул», дип үзен хис итә. Синнән килгән хатны укы- ганда мин дә үземне шатлык татыйм дип хис кылдым, Иц шәбе шул дип уйланып, рәхәтләнеп утырдым. Хатың шифа булды дисең син. Чирләмә, туган. Кулымнан килсә, мин Казан аптекаларындагы иң кыйммәтле даруларны алып сине һәрвакыт сәламәт йөртер идем. Чирле килеш хат язарга утырмасаң да ярар иде. Юкка мәшәкатьләнгәнсең. Үзеңне саклау кирәк. Синең хатыңны немец җирендә, Одер тирәсендә алдым. Кичә немец авылында татарча көй тыңладым, бүген менә синең белән сөйләшеп утырам, Каюм Насыйри турында уйланам. Гарифларны ай ярым инде күргәнем юк. Мин алдынгы отрядлар белән сәфәр кылып йөрим. Синең хатың башта Гарифларга эләккән, алар миңа җибәргәннәр. Шуңа күрә хат 44 иче көндә генә минем кулыма килеп төште. Әйтәсе сүзем бик күп иде. Бүлмәдә шау-шу. Иртәгә бәйрәм бит. Тынычлап язарга мөмкинлек юк. Өстәлдә француз шампанское утыра. Хәзер хатымны тәмам итәм дә, синең исәнлеккә эчеп җибәрәм. Күрешер көннәр җитүгә күп калмады инде. Эх, кайтасы килә дә соң! Иҗатыңа, уңышлык телим. Сәламәт һәм күңелле яшә. Сафия ханымга сәламемне тапшыр. Шатлык белән, кулыңны кысам. Г а д е л. ФАТИХ КӘРИМ — Г, БӘШИРОВКА Разин иптәш!1 Күп сәлам үзеңә. Мин әле хәзергә исән-сау. Сиңа минем гаять зур соравым бар: мөмкин тапсаң, тиз арада миңа, большевиклар партиясе сафына кандидат булып керү өчен рекомендация җибәр һәм, җибәрә калсаң, аны райкомнан заверять иттерергә онытма. Мин шушындый ук сорау белән Гариф Гобәй һәм Кави Нәҗми иптәшләргә дә хат яздым. Тиз җавап көтеп сәлам белән: Фатих Кәрим. (Каримов Фатых Валеевич) Гомәр!6 7 Үзеңә, иптәшеңә, сөекле балаларыңа бик күп сәлам миннән. Шат, бәхетле яшәвегезне теләп калам. Үзем исән-сау килеп җиттем. Инде госэкзамен биреп бетереп исемнәр алдык. Фронтларга таралып ятабыз. Мин дә шушы көннәрдә фронтка чыгып китәргә җыенам. Менә шундый күңелнең бик дулкынланган көннәрендә еннең җылы итеп язган хатың килеп тагын да әллә ни эшләтеп җибәрде. Мин сиңа хат язам. Тирә-әйләнэмдәге иптәшләр гармоньга кушылып сугыш романтикасы белән сугарылган җырлар җырлыйлар. Алар күңел күтәрерлек төшереп алганнар. Берсен берсе кочаклап үбәләр. Аерылышу, яңадан сугыш хакыйкатенә юл тоту унае белән хисләр ташудан күзләре яшьләнә. Бер-берсеннән адреслар алалар, онытышмаска сүз бирешәләр. Менә шундый күңелнең дулкынланган сәгатьләрендә мин дә сезгә: «Онытмагыз мине!» дип язам. Игътибар белән хат язуыңа һәм хикәя турында киң тукталуыңа чын күңелдән рәхмәт. Син әйткән җитешсезлекләргә кушылам. Анда әле син әйтмәгән җитешсезлек- ләрнең дә бар икә«ен белә.м. Ләкин пи эшлим соң, минем язу шартларым бик авыр була бит. Минем, юк вакытны бар итеп, тез башына куел кына язган әсәрләрем бнг алар. Шуңа күрә алар начар да, кадерле дә минем өчен. Лакин берәүдән дә кимчелек ‘Бу — 1943 елның 1 сентябрендә алдынгы сызыкта язылган ачык хат. 7 Ф. Кәрим бу хатны, хәрби мәктәпне тәмамлап, фронтка чыгып китәр алдыннан язган иде. ләремне гафу итүне сорамыйм. Нинди генә шартларда язсам да, бу минем ечен хурлыклы бер түбәнсенү булыр иде. Инде синец әлманахка килгәндә, мин түбәндәге әйберләремне кертергә тәкъдим итәм: I) Гөлсем; 2) Идел егете; 3) Тимер һәм тимерче; 4) Диңгез ярында; 5) Алга бара идек; 6) Теләк; 7) Мин гуманист; 8) Аерылганда; 9) Разведкада; 10) Иптәш; II) Ак күбәләк; 12) Кыңгыраулы яшел гармонь; 13) Кала яшьлек; 14) Дулкын белән сөйләшү; 15) Халык үче (бусын «Совет әдәбияты»на биреп кенә калдырдым). Калганнары — «Мәхәббәт һәм нәфрәт», «Моң һәм көч» җыентыкларында. Кадрия аларны табышырга ярдәм итәр. Соңгы кайткан кемнәрдә (4. 11. 44 булса кирәк) «Кызыл Татарстан»да «Казан» дигән ике җыр чыккан иде, алар да минем өчен характерлы булыр. Менә шушы күрсәткәннәрдән кирәк күләмдә сайлап алырсыз инде. Рәсемне шушы көннәрдә Кадрияга җибәрәм. Ул тапшырыр. Ярый, дус, хәзергә хуш. Тормыш юлыңда, иҗатыңда зур уңышлар телим. Иптәшләргә сәлам. Кулларыңны кысып: Фатих Кәрим. 8. 12. 44. ! ФАТИХ КӘРИМНЕҢ ӘХМӘТ ЕРИКӘЙГӘ ЯЗГАН ХАТЛАРЫ Әхмәт! Сагынычлы сәлам үзеңә. Һич көтмәгәндә синнән хат килеп бик куандырды. Чын иптәшләрчә якын итеп җылы күңелдән язылган хатың өчен зур рәхмәт. Син үзең аңлыйсың, соңгы 7—8 елда мин кичергән авыр тормыш җылы иптәшлек тойгыларына бик сусаткан. Онытмаган булсаң, элекке вакытларда мин сине якын күрдем, үзеңә һәр вакыт ихтирам белән карадым, ул ихтирамым хәзер тагын да көчле. Мин күптән сиңа хат язарга йөрдем, һич адресыңа ирешә алмадым. Хәзер еш бәйләнешеп иҗат өлкәсендәге хезмәтләр, фикерләр беләк уртаклашып торырбыз, дип ышанам. Әхмәт, беренче мәсьәлә менә болай тора: мин апрель аеннан бирле хәрби училищеда укыйм. Уку авыр, 20—22 яшьлек егетләргә йөгереп өлгерү кыем. Теләк тә артык кайнар түгел (үзең аңлыйсың, әдәбият, поэзия баштан чыкмый. Ләкин укуда хәзер отличник булып барам). Ләкин иҗат белән шөгыльләнергә һич вакыт юк. Башка иптәшләр киңәш, тел беләп ярдәм итәргә теләделәр, конкрет эш белән ярдәм итүче булмады... Зинһар ярдәм итеп мине иҗат итү мөмкинлекләре мәйданына чыгар, газетагамы, башка җиргәме. Бу өлкәдә безнең турыдан-туры башлык булган маршал инженерных войск Воробьев аша берәр эш чыгара алмассыңмы? Сәламәтлек тә шәп түгел. Менә бу гаять зур соравым. Икенче: Минем «Мәхәббәт һәм нәфрәт», «Моң һәм көч» дигән ике җыентыгым һәм «Разведчик язмалары» дигән повестым (проза) бар. Аларны тиз арада сипа җибәрергә кушып бүген Кадриягә хат яздым. Китап булып чыкмаган бөтен шигырьләремне шушы атна эчендә төн йокламый күчереп җибәрермен. Минем бөтен байлык шул булыр, сайларсың. «Разведчик язмаларын» тәрҗемә иттереп булмасмы, халык аны бик яратты. Тәрҗемә иткән шигырьләрне җурнал-газеталарга бирмәдеңме? Тиздән галстук тагуың шәп, мине дә үзеңә пар итеп ал. Соңгы елларда чыккан китапларыңны җибәр, бик .танышасым килә. Яңа хәбәрләр яз. Түземсезлек белән хат көтәм. 22.6.44. Кулыңны кысып: Фатих Кәрим. Әхмәт дус! Сагынычлы сәлам үзеңә. Син инде Казанда булып кайткансыңдыр. Анда нинди яңалыклар бар, агай-эне ни җимереп ята. Анда I иче ноябрьга кадәр пьесалар ярышы үткәрелә икән. Мин аны күптән түгел «Совет әдәбияты»ның 5 нче санын алгач кына белдем. Әхмәт Фәсз.-Баттал кайдалар хәзер. Үзеңнең «галстук» мәсьәләсе ничек хәл ителеп бетте. Нәрсәләр язасың, нинди китапларың чыга, син үз иҗатың турында бер авыз сүз дә язмагансың. Миң бу көннәрдә мең бәлаләр белән вакыт бүлгәләп бер проза- хикәя язып бетердем. 3—4 табаклар булыр. Бусы да разведчиклар тормышыннан. Хәзер табылган вакытны шигырьгә багышлап, ел актыгына кадәр бер серия шигырьләр язарга исәп. Бәлки шушы көннәрдә бер 10—15 көнгә отпуск бирмәсләрме, дип торам. Рапортым баш кешебезгә барып җитте. «Ходай күңеленә йомшаклык төшерсен» инде, һәр көн көтәм. Кайтып бала-чаганы күреп килер идем. Мәскәүдә булсаң, бәлки синең белән дә очрашыр идек, тик синең телефоныңны белмим. Ә кайта калсам, юл Мәскәү аша. Сон әлманах әзерләү эше ничек бара? Минем тәрҗемә ителә торган шигырьләр шул әлманах өченме иде алар? Казанга баргач минем турыда төплерәк сөйләшә алмадыңмы. өметле чаралар юкмы? Минем монда уку шушы ел актыгында тәмамланыр инде. Бара-тора инженерный гаскәр офицеры итәрләр ахры. Укулар бик кызу бара. Гаеп итмә, сина бер оятсыз сорау: миңа берәр җирдән азрак акча тиеш түгелме. Курсант булгач — ярлыландым. Ә акча бик кирәк. Чынлап кара әле. Хат көтәм. Хәзергә хуш. Фатих Кәрим. 28. 9. 44. Әхмәт! Сәлам. Көчкә ачык һәм төпле адресым булды. Күптән килеп җитеп үземнең сугыш һөнәрем буенча эшкә керештем. Хәзергә көн-төн сугыш утында. Син хәерсез, яка елны бик кәттә каршы алгансыңдыр инде. Шул әлеге чакырган урында булдыңмы? Нинди мәзәкләр белән үтте, язарсың әле. Мин вагонда каршы алдым. Ике йөз грамм эәм-зәм суын салдым да, сезне искә алып көнләштем. Шалтыратышсагыз, үзләренә миннән күп сәлам тапшыр. Теге сиңа исемен биреп калдырган баш кеше Барановның адресы п. п. 15296. Командировкага киттеңме, әдәби дөньяда, тәрҗемәләр өлкәсендә нинди яңалыклар бар, яз. Фатих. ? 18. 0). 45. МӘХМҮД МАКСУД — ӘХМӘТ ФӘЙЗИГӘ ' Фәйзи дус, чит илләрнең тузанлы юлларында совет машиналары йөриләр. Алар өчен дәүләт чикләре юк, выжылдатып бер дәүләт җиреннән икенче дәүләт җиренә үтәләр. Чик баганалары хәйран булТдп карап калалар. Чит илләрнең юл чажларында безнең совет кызлары — регулировщица лар басып торалар. Алар монда тагы да остарак дирижерлык итәләр төсле. Алариың сәламеннән кәефләнеп, студебекер кабинасында бер майор үтеп китә. Майор да ул, Максуд да ул. Аның уенда Фәйзигә хат язу. Синең җылы тойгылы матур хатыңа озак җавап язмавым өчен ачуланма. Бер фарсы мәкале бар: чир бетә, гадәт бетми, дигән. Ягъни мин хат яза белмим. Гөнаһымны йолар өчен, күрәсең ничек тырышам. Фәйзи, мине елмаеп сәламләгән кыз Москва комсомолкасыдыр. Москваны саклар өчен ул 1941 елның көзендә райкомол аркылы армиягә килгәндер. 5. ------------ ■■■■-• 1;м»ГП« 1 l*t. АССР . В. И. JIF! , Җәүдәт дус! Сиңа язмый торуымның сәбәбе минем нык кына авырып, госпитальдә ятып, менә әле генә үземнең частька кайтып төшүем булды, хәзер үземне тәмам сәламәт тоям, хә- сф күтәренке, безнең фронт һаман алга бара, мин инде хәзер Ленин шәһәренең янында гына диярлек торам. ЛЬгн авырганчы фронтларда, алгы линияләрдә булып бик күп нәрсә күрдем, белдем. Материал күп, впечатлениеләр дөнья кадәр. Һәр хәлдә мин үзеңнең монда килүем белән бик канәгатьмен. Күптән түгел минем янга Казанның Хәбиб дигән журналисты («Кыз. Татарстан»да эшләгән, беләсеңдер) килде. Ул килгәнче мин дүрт кеше эшли торган эшне бер үзем башкара идем, хәзер шул эшне икәү башкарабыз. Шуннан безнең эшнең күплеге, азлыгы турында үзең нәтиҗә чыгарырсың. Хәзер мин синең үз хәбәрләреңне сусап көтәм. Безнең уртак иҗат нишли? Мин либреттоның җыр текстын тәмам төгәлләп бетерә алмадым. Ләкин бу, минемчә, либретто эшләнеп бетмәде, дигән сүзне аңлатмый. Либретто эшләнеп бетте, аңа берничә җыр тексты өстәргә кирәк. Мин сиңа юлдан язган хатымда бу эшне Н. Исәнбәт, яки К. Нәҗми кире какмаслар дигән идем. Син ул мәсьәләнең хәстәрен күргәнсеңдер, бу эшне төгәлләгәнсеңдер дип ышанам. Җәүдәт, «Гармоньчы Зиннәт»не ничек тә эшләп чыгарырга кирәк, һәм бу хәзер бөтенләе белән синең инициативага, синең энергиягә бәйләнгән. Мин сиңа моны эшләп чыгуыңа үземә ышанган кебек ышанам. Мөсфирәгә бик күп сәлам. Балалар үсәме? Театр халкына шулай ук сәламемне тапшыр. Ерак фронттан дуслык сәламе белән дустың Ә х м. Фәйзи. Синнән түземсезлек белән хат көтәм. Ш. МӨДӘРРИС — Г. БӘШИРОВКА Кадерле Гомәр абый! Сиңа миннән кайнар сәлам. Үзем исән-сау булып, сиңа да шуны телим. Шул ук урынымда эшлим. Бу арада артык зур үзгәреш, иҗатта телгә алырлык уңышлар юк дисәм дә дөрес булыр. Хатыңны алдым, искә төшереп хат язуың өчен рәхмәт. Элманах өчен әйберләр сорыйсың. Мин бу хакта уйладым. Декабрь аенда, исәи- сау булсам, шартлар мөмкинлек бирсә, поэма булыр. Әгәр булмый икән — бер көтү шигырьләр җибәрермен. Башкача берни дә вәгъдә итә алмыйм. Шуларны үти алсам да шатланыр идем. Эшли торган әйберләрем байтак, параллель рәвештә эшләнә. Кайчан булса да берәмберәм калкып чыгарлар. Гомәр абый! Эчең пошмаган арада озынрак бер хат яз әле. Сагындым үзеңне. Шуның белән бетерәм. Барлык иптәшләргә кайнар сәлам белән: Шәрәф. l/Xi-44. Кадерле Гомәр абый '! Җаным әрнеде, кайгырам, ни эшләргә белмим. Сиңа шуның өчен бик ашыгыч хат салам. Эх, Фатих, Фатих! Күрәсең, егет һәлак булды. Миңа аның белән күрешергә, таныш һәм дус булырга язмаган икән. Фәкать хат аша гына таныш идек. Мин кайгырам һәм син миннән көлмә: аның хакында йөрәгемдә мәңгегә җылы хисләр саклау белән бергә, аның йөрәк көчен һәм иҗат ялкынын үземә күчерү өчен бөтен көчемне бирермен. 1 Бу хат 1945 елның язында язылган. Менә нәрсә: син яки кем дә булса бүтән тизлек белән аның почта адресын Җибәрегез. Аның почта адресы булса, без аның частен эзләп табарбыз һәм Союзга аның хакта материаллар җыярбыз. Ул бездән ерак түгел. Ләкин озак тотмагыз. Бу хатка бүтән берни дә яза алмыйм. Икенчене язармын. Синең теләгең үтәлер. Берлиннан хат язармын. Ләкин без Штеттин тирәсендә. Иртәгә бәлки анда барылыр. Сәлам белән: Шәрәф. G/Vi-45. Кадерле Гомәр абый. 6 июнь. Көн коточкыч эссе. Бу хатны, сиңа биргән вәгъдәмне үтәп, Берлиннан, Рейхстагның башында, иң биек җирендә торган килеш язам. Әйтәм ич, кон гаять эссе. Берлинның үзәк өлешендә үләм дисәң бер тамчы су юк. Әх, белсәң иде, су эчәсе килә! Менә хәзер тәшәм һәм бернигә карамый, Шпрееныц сасы суын эчәм... Рейхстаг — ватык. Стеналар гына утырып тора. Ул стеналар ядкәр язулар белән тулган. Ак стенада ак җир, кара стенада кара җир юк. Мин дә язып калдырдым. Татарча яздым. Менә хәзер аскы катларга төшәм дә, «Моннан торып, Казанга, Гомәр Разинга хатчык яздым. Шәрәф Мөдәррис» дип язам. Бүген үк өйгә, Балтик ярына, Штеттинга китәм. Бер үзем. Юлда кайтканда, Г. Кутуй, И. Гази һәм Г. Галиевлар янына кереп чыгарга уйлыйм. Хәзергә хуш, зссе, үләм, су эчәсе килә. Менә бу түбәдән бөтен Берлин диярлек күренә. Бүген үк юлга чыгам. Кайтасы юл ерак әле. Биредә өч көн булдым. Шәрәф. Бу хатның конвертында шундый адрес күрсәтелгән: г. Берлин. Унтер-ден Линден, Рейхстаг. Кадерле Гомәр абый! 7/Vl-t945 ел. Миннән сиңа һәм җәмәгатеңә кайнар сәлам. Үзем исән-сау булып, сиңа да шуны телим. Сәламәтлегегез өчен бик-бик борчылам. Хатыңнан күренүенчә, авыру икәнсең, Я хода, ни генә булды соң сиңа? Картлык дисәң — ул кадәр йөрәк ярылырлык та түгел ич әле син. Хәтерлим, бик яхшы хәтерлим, Иске Русса төпләрендә йөргәндә син миңа караганда да җиллерәк атлый идең. Әллә бу теге машина белән булган казадан соң шулай булып калдымы? Ничек кенә булмасын, белгән догамны укып, һәм үземдә булган барлык көчем белән теләк теләп, саулыгыңның яхшыруын көтеп калам. Бу хатны Берлин буенда сөйрәлеп кайткач өйдән язам. Бер кадәр генә булса да, күргәннәрем белән уртаклашырга телим. Берлинга, көнбатыш яктан, Науен шәһәре ягыннан, Берлинның Шпандау бистәсе ягыннан барып кердем. Ике көй буе шәһәрдә һәм аның барлык бистәләрендә сөйрәлеп йөрдем. Машина кая бара — сорап тормыйм, менәм дә утырам. Берлинда куп кенә трамвайлар йөри, һәм дүрт участокта метро эшли. Җирле халык гаять күп. Урамнарда немецлардан торган полицейскийлар, магистратлар һ. б. лар күп. Магазиннар сату итә, кино-театрлар эшли. Ләкин бу Берлинның ерак бистәләрендә генә шулай. Ә үзәк Берлин — бөтенләй җимерелгән. Тормыш әсәре юк, тәрәзә һәм морҗа, ут һәм су юк. Урамнарда элек йөреп тә булмаган. Хәзер немецлар аларны арчыйлар, машина һәм җәяүлеләр өчен юллар ясыйлар. Метроны аякка бастыру эшләре бара. Метро — миңа ошамады. Исән калган җирләре сугышка кадәр ничек булса — әле дә шулай. Ләкин безнең метро кебек түгел, әллә нинди караңгы мәгарәгә охшый. Станцияләрендә бөтенләй ямь юк. Урамнарда ике катлы автобуслар йөри. Берлин урамында безнең кешеләр бик сирәк булганга, узып барган автобуслар җәяүле сугышчы янында туктыйлар һәм машинага утыруны сорыйлар. Немецлар гадәттән тыш ачык йөз һәм күп очракта ялагайлык күрсәтәләр; тормышлары яхшыра бара, хәтта немец кызлары кичләрен урамда танецлар оештыралар, тик ирләр, тәмәке юклыктан аптырап, чәй һәм яфрак тарталар. Бөтен Берлин дүрт союздаш дәүләтнең милли флаглары белән бизәлгән. Кичләрен урамнарда утлар яна. Аннан соц Бранденбург капкасы төбендә, Вильгельм һәйкәле янында, җиңү хор- мәтснә ясалган сонет һәйкәле янында, Гитлерныц 1933 елда Рейхстаг янганнан сон эшләгән җирендә Һәм Рейхстагта булдым. Аның соңгы эшләгән җиренә, миннән тормаган сәоәп аркасында, керә алмадым. Рейхстагның скелеты гына басып тора. Коридорлар, гаять күп бүлмәләр ядкәр язулар белән тулган. Шул кадәр зур бинаның стенасына карандаш төртер урын юк, ак җиргә кара белән, кара җиргә ак белән терле- төрле кызыклы истәлек язулар язганнар. Мин дә берничә җиргә татарча язып калдырдым. Әллә нинди балкалар аркылы үрләп барып, әллә кай җирләренә мендем, ахырда түбәгә, гөмбәз өстенә чыктым. Моннан шәһәрнең үзәк өлеше ап-ачык булып, ә тирә-ягы томанланып күренә. Көн гаять эссе иде, бер кайда су юк... Шунда түбәдә торган килеш, сиңа хат яздым. Коточкыч эчәсе килүдән, эт шикелле телне салындырып, түбәнгә төштем, тизрәк бу эч пошыргыч хәрабәдән китеп, Шпрсеның сасы суык ачар өчен, ашыгыч урамга чыктым. Урамда берничә немец чиләк белән су алып килгәннәр һәм алар безнең кешеләргә су тәкъдим итеп торалар иде. Аларның ярты чиләк суларың эчтем дә Рейхстаг лнына Америка солдат һәм офицерлары төялгән машина килеп туктагач, алар белән яңадан эчкә кереп киттем. Яңадан өскә мендем. Алар төркемендә рәсемгә төштем. Бер офицер төшереп алды. Ныо-Йоркта ниндидер театрда флейтада уйнаган музыкант солдат белән таныштым. Минем кебек ул да, икмәк-тозлык- кына немецча белә икән. Аннан соң тагын бик күп ... солдат һәм офицерлар, алар артыннан инглизләр килде. Чыгып тагын ярты чиләк су эчтем дә, шинельне җилкәгә салып, метрога кердем һәм Берлинның Вайссензее бистәсенә барып, аннан Бернауга һәм Эбер- свальдега киттем. ЭЗерсвальдеда Ибрай Гази, Гариф Галиевләр яңына кердем, бер кич кундым. Кутум бик каты авырып «Лодзьда ята икән. Бик күңелсез хәл. Иптәшләр белән озак-озак сөйләшеп утырдык, алар озакламый Берлинга күчәләр. Гариф абый белән элек яхшы таныш түгел идем. Мин аны гаять яратып киттем һәм ул чын йөрәк кешесе икән. Ул да, мескен, бик беткән һәм сугышта күп кичергән. Сулаганда авыр сулый, көчәнеп тын ала. Эше күп, яза алмый. Тизрәк сез иптәшләрне кайтарту чарасын күрсәгез икән. Халитның мәкаләсен укыдым. Файдадан башка зарары булмас. Үзем дуамал һәм җүләр булганга, миңа шундый унны-сулны карамый дуамал рәвештә кисүче генә тепле ярдәмне бирер. Күрсәң әйт әле, Шәрәф язар, ә ул һәрвакыт юкка чыгарсын. Мин ана шат кына. Чөнки мин тагын да ярсыйрак төшәм. Гомумән ул кешегә рәхмәт. Сиңа кабат сәлам белән: Шәрәф. ЛгОСАГЫЙД МОСТАФИН ХАТЛАРЫ ' 2I/VIII-41. И барабыз, барабыз, Төшеп сулар алабыз. Менә шул инде. Барабыз. Фронтка пополнение. Юл Мәскәу ягына таба. Кайсы участкага эләгербез. Хәзер Арзамаска җитеп барабыз. Тиздән дошман кошлары күренергә мөмкин дип сөйлиләр. Ишеткәнсездер: Көньяк фронтта зур югалтулар булган. Әле вагонда комбат СӨЙЛӘГЕ бара... Бәлки безне шул якка җибәрерләр. Менә Арзамаска килеп җиттек. Безне саклап булырга кирәк, баш өстендә үзебезнең самолетлар очалар. Состав бик тиз бара. Кичә сиңа Казанда хат язып берсенә салырга биргән идем. Бүген дә шулай итәргә туры килер. Казаннан кичкә таба чыгып киттек. Халык шул кадәрле озатып кала: безнең Рафаил кебек балалардан алып безнең картка кадәр булганы кул изиләр, яулык болгыйлар, ап-ак сакаллы татар картлары түбәтәй болгыйлар. Алар аны кирегә болгыйлар. Бу — исән-сау әйләнеп кайтырсыз дигән сүз. Казаннан чыгып киткәндә, күздән яшьләр күренеп калган икән, бу минем озатучы халык арасында сине һәм Рафаиляе күз алдыма китерүемнән. Ютазыдан китүе, сез озаткач, күңеллерәк булган иде. 1 Яшь язучы At. Мостафннныц хатлары тормыш иптәше Мөкәммолә Мостафинага язылган. Хатларны Самат Шакир тапшырды. Вагонда егетләр җырлыйлар. Алар белән күңелле. Коллектив бит. Минем белән бер отделекиедә защитник Мостафии бара. Югары белемле ул гына. Аннан бер укытучы бара (учит, институт бетергән, ул икенче взводта). Егетләр җырлый. Мин дә кушылып китәм. Атай, бабайларның барлык җырлары да безгә якын бу минутта. «Җем-җем кара чәчләреңне син тарарсың, мин үрмәм; Тауга менеп, ташка басып карасаң да мин күрмәм», — дип тә җибәргән булам шунда. Лагерьдан кичен чыгып киткәндә, Миңлеәхмәт: «Мосагыйд! Сау бул!» — дип кычкырып калды. Үзенең тавышында ниндидер якынлык, тревогалылык. Аның тавышы һаман да колак төбемдә яңгырап тора, һәм мине ул тавыш әллә пичек йомшартып җибәрә. Кайтсам, иң беренче бокалны бергәләп күтәрергә аны да чакырырбыз, карчык, ярыймы! Ярый, мин туктыйм, әллә ничек тамак төбенә кыен. Рафаилне ачуланма, кыйнама. Матур һәм акыллы булып үссен, мин кайтканчы. Әти картка әйт, апа аерым язарга вакытым юк. Үпкәләмәсен. Синнән башка кешегә язарга бөтенләй вакыт юк. Барысына да сәлам. Күзләреңнән үбеп: М о с а г ы й д е ң. Мөкәммәлә! Сиңа өченче көн Арзамастан хат салган идем. Бүген инде, Мәскәү һ. б. иы үтеп, Орелга килеп җиттек. Әле андый-мондый хәл булганы юк. Безне үзебезнең самолетлар саклап бара. Күптән инде фронт белән янәшә юлдан барабыз. Яхшы һәм кызу килдек, Курск яки Харьковка барабыз булса кирәк. Без инде һәр очракка әзер хәлдә. Кәеф яхшы. Барган саен чыныга барам. Моннан соң, бәлки, хатны тиз салып булмас. Шуңа күрә паникага бирелеп йөрмә. Мөмкинлек булу белән язармын. Минем хатларны кешегә укытма һәм сайлап йөрмә. Моны үзең аңларга тиеш. Тотнаклылыкмы хәтердән чыгарырга ярамый. Син миңа батырлык өстән тор, мин аны ензәм бит. Безне ут та, су да алмас! Л1әскәүгә берни дә булмаган, гөрләп, эшләп ята. Безнең көчләр аны нык саклыйлар икән. Син шул квартирада торасыңдыр инде. Күршеләрең юк. Иптәш белән куну зыян итмәс иде... Синең үзеңнең эш ничек икән инде. Чакырсалар, ирең хезмәттә икәнлекне әйтерсең. Бала бар бит. Әгәр дә кирәк тапсалар, ансын үзең беләсең инде. Безнең эш күчеп торудан гыйбарәт булса, адрес күрсәтеп булмас. Тагын әйтәм, хат килмнрәк торса да борчылма син, көт мине, карчык, кара аны!.. Ярый, барысына да сәлам. Икегезне дә үбеп: Мосагыйд. 23/VI1I-41. Сиңа хатны еш язып, өйрәтеп җибәрдем әле. Хатларны сакла. Мөкәммәлә! Фронттан сиңа сагынычлы сәлам. Әле Украина авылларының берсендәге өйдә (журавка) приказлар күчереп утыра идем. Һава сугышы башланды. Безнең самолетлар дошманның самолетын яндырып бәреп төшерделәр. Безгә күңелле булып китте. Өстәвенә теге мөртәтләргә безнең артиллерия өзлексез атып тора. Тегеләрнең тыны бу арада кысыла башлады әле. Мин әле менә дигән булып йөрим. Үзебезнең полк комиссарының секретаре. Рус телен үз телең кебек белмәгәч (лексик яктан) бераз уңайсыз. Мин аның адыотанты да. Кулдан килгән кадәр эшләргә тырышам. Монда нинди хезмәт тә почетлы инде. Авылда булсак та, окопларда ятабыз. Бер ай буенча булган сугыш эпизодлары миңа сөйләп, язып бетерә алмаслык материал бнрде. О, алар миңа иҗат өчен алтын торалар бит! Мин сиңа бик күп хатлар яздым, алдыңмы икән? Почта йөрү кайчак өзелеп киткәндә хат бармый! Менә синнән аласы иде. Мин артполкка күчергәннәрен язган идем. Хәзер шунда. Монда якташлар юк хәзер. Баулы районы Тат. Кандызның Шәнхетдиновтан да аерылдым (исеме Зәйни), Аның турында артык язып булмас инде, яхшы егет иде... Безнең егетләр монда дошманның женен езәргә торалар. Батырлар белән булу — батырлык бирә ул. Рафаилне сагынам, менә моны язганда, күздән ничектер яшь килгән кебек. Менә инде бу — сагыну. Ярый, карчыгым, кайткач, үзегезнең уртагызга кереп утырып бу хисләрне сөйләрмен әле. Ә хәзергә дошманны дөмектерү өчен каты булырга кирәк. Синен мнңа китәр алдыннан: «йөрәгең типсә, миңа шул җитә» диюең миңа зур ышаныч бирә. Сезнен анда хәл ничек икән? Әти картка сәлам, мин кайтканны авырмый гына көтсен. Хәнифкә, Саҗидәгә, Миләүшәгә, Әмилгә, Аргеңтка сәлам. Әбигә, әти картка үзләре яшәгән кадәр күп сәлам. Әй. Мәсгудә белән Мөхсин һәм аларның әнкәләре бар бит әле, аларга да сәлам. Менә никадәр икән минем агай-эне! Бу иске солдат хаты кебек булып китә язды әле. Яза торгач кызып киттем буган. Гомумән, мине белгәннәргә, сораганнарга сәлам. Тишек бер тиен кебек әйләнеп кайтам барыбер, дип әйткән ул диген үзләренә. Менә вәт! Ярый, карчыгым, хуш хәзергә. Җиңү һәм гомер телә миңа. Үзеңне, Рафаилне үбеп, картың Мосагы й д. 16/9-41. . Я. Мекәммәлә! Син җибәргән хатларны минем әле алган булмаса да, минем хатлар барганнардыр, дип уйлыйм. Моннан берничә көн генә элек хат салган идем әле сиңа. Тагын языйм, мәйтәм, вакыт тигәндә. Менә әле кояш батып бара. Төньяк украина көзе. Без урманда. Ял итәбез. Өстән дошман самолетлары очып үтә, ә без окопларны бик яхшы маскировать итә беләбез, шуның өстенә безнең зенит орудиеләре тегеләргә төчкертәләр генә, ә тегеләр тизрәк таялар. Безнең самолетлар килеп чыкса, күптән качалар. Ә безгә дәрт кереп китә. Сез анда Бәйрәкә базарыннан кишерләр алып ашыйсыздыр әле. Кичә без дә украина кишерен ашадык, егетләр авылдан алып кайтканнар, колхозчы Украина җиңгиләре белән безнең егетләр бик дуслар шулай. Әле бер авылда үземне дә майлы бәрәңге, тозлы кыяр белән сыйладылар. Күрдеңме безнең халык белән дуслыкны! Мин, әйтим сиңа, карчык, менә дигән исән. Тап-таза көе кайтырга, дошманны җимереп, дәртләнеп йөргән көн. Ә сип миңа тагың да күбрәк дәрт бир, акыллым. Рафаилем минем нишләп йөри икән?.. Зур күзләре белән карап тора бугай син хат укыганда. Ниләр сөйләнеп йөри икән? Күрәсе иде үзен. Я, ярый, күрешербез әле. Бәйрәкә егетләре кайткаламыймы икән анда? Сезнең анда күптән көздер инде. Көзге җилләр бик күп нәрсәләр уйландыра торган була бит. Мин сезне юксынган кебек, сез дә юксынасыздыр әле мине. Ләкин болар турында күп уйлап торырга вакыт юк, әле хәзергә дошманны җимереп, илне тынычлыкка чыгару турында уйларга кирәк. Бу сугыш романтикаларын соңыннан сөйләшербез, соңыннан. Агай-энеләргә сәлам: Аргекттан алып әбисенә кадәр. Аргент дигәч, Рафаил торадыр әле күзен зур итеп. Аңа башта ук әйттем инде. Карт килгәли торгандыр. Син аның азрак тел белән булса да күңелен күреп җибәр инде, акыллым. Мекәммәлә, җаең булса, көз мәлендә бераз ашау ягыңны караштырып куйсаң, яхшы булыр иде. Мин ярдәм итә алмыйм инде хәзергә. Өс-баш ала алмассыз. Исәнлек булса, әйбер табылыр әле. Минем тагын адрес алышыну мөмкин. Шуңа күрә хат алу кыенрак та булыр. Шулай да яз әле! Хат булмауга, яки кире кайтуга аптырама, андый хәл булуы мөмкин. Җай килгән саен мин язып торырмын. Мөхсин дипломны җибәрмәдеме икән сиңа? Мәктәпләрдә укулар барадыр инде. Ә минем булып булмады, хәерсез. Ярый, акыллым, хәзергә хуш. Икегезгә дә саулык телим һәм күзләрегездән үбеп: Мосагыйд. 23/IX-41. МАНСУР ГАЯЗ ХАТЫ Ип. Әнәс! 11 Сезгә бик күп сәлам. Бу хатым белән редакциягә 3 шигыремне җибәрәм. Яраклы тапсагыз «Совет әдәбияты»на, яки башка газета һәм журналларга бирүегезне үтенәм. Моңа кадәр җибәреп торган шигырьләремне баса килгәнсездер, дип ышанам. Тик сездән бер дә хат ала алмаган, үзем нәрсәләрем басылып чыгуын белә алмыйм. Үзем госпитальдә, инде сәламәтләнеп кнләм. Тиздән чыгарырлар. Әгәр исән булып, бер урында озак торсам, миңа хатлар язарсыз. Язучылар союзы мине онытмас диеп ышанам. Әнәс ип., Казанның күп газет-журналларына мин бу җәйне шигырьләр җибәрә килдем, алар басыла микән, белә алмыйм Сезгә тагын бер зур үтенечем бар, әгәр матбугат чыгара алса, җибәргәннәремне бер кечерәк җыентык итү турында Язучылар союзы белән сөйләшә алмассызмы? «Кызыл Татарстанхга да зур гына шигырь җибәргән идем. Әгәр бар да керсә, 2—3 табак булыр, дип беләм. Кәгазь булса, шушы Ватан сугышы вакытында чыгуы шигырьләрнең кыйммәтен күтәрер иде. Сездән үтенечем шул. Ярый, хушыгыз. Адрес җибәргәч, миңа барын әйтеп хат язарсыз. Бу җибәргәннәремне матбугатка бирә күрегез. Яраганнарын барын да куллана барыгыз. Ярый, хәзергә хуш. Миңа хатлар язарсыз. Язучылар союзы онытмасын. Мине белгән барлык язучы иптәшләргә күп сәлам. Хушыгыз. Исәнлектә күрешсәк иде. Гаязов Мансур. 27—8. 43 ел. ЯШЬ ЯЗУЧЫ ӘХМӘТ ГЫИМАДОВ ХАТЫ Кадерле сеңелем Фатыйма!2 Синең үзеңә, шулай ук Мансурага, улым Рафаил белән кызыма да сагынычлы сәлам. Үзем исәнсау. Немец-фашист ордаларына каршы соңгы ударны әзерләп ятабыз. Өс-баш бөтен, тамак тук. Тик сезнең турыда гына борчылам. Фатыйма! Нигә хат язмыйсың? Гомумән сез хатны бик саран язасыз. Өйдән киткәннән бирле мин бары бер генә хат алдым әле. Хәрәкәттәге армиядә хезмәт итүем турында сезгә справка да алып җибәрдем. Сез аны алгансызмы? Юкмы? Миңа билгеле түгел. Фатыйма, сиңа үтенеч шул, ннчек булса да балаларны тәрбияләүдә Мансурага булыш. Хат яз. Озын яз. Сәлам белән Әхмәт.