Логотип Казан Утлары
Роман

Ике буйдак

Роман

XII XV

Рәхим лабораториянең ишеген бикләде дә бүлмәсенә кайтып ятты. Хәзер аның эшләр җайлы иде. Теләсә кайсы вакытта балалары янына кереп чыга ала, теләсә кайчан эшкә тотына. Кичке дүрттән иртәнге сигезгәчә вакыт аның үз иркендә. Уналты сәгать. Шуның сигезен ялга, ашау-эчүгә тотсаң, алай да фән белән шөгыльләнергә төгәл сигез сәгать вакыт кала. Рәхим, бүлмәсенә кергәч, тимер караватларда йоклап яткан балаларын күзеннән кичерде. Разия тыныч кына сулап чалкаң яткан килеш йоклый, Равил әледән-әле ыңгыраша. Аның тынычсыз йоклавы Рәхимне сагайтты. Көне буе ишек алдында шайтан чаба, бик хискә бирелү- чән, чуар йөрәк, дип уйланды ул малае турында. Бала сул ягына яткан. Күрәсең, куркыныч төшләр күрәдер, йөзенә еламсырау билгеләре чыккан. Рәхим аны иркәләп кенә күтәрде дә уң ягына яткырды, өстенә одеялын ипләп ябып, тәрәзә янындагы үз караватына таба китте. Рәхим, чишенеп яткач, күп булса биш-алты минут кына уйлангандыр. Ләкин шул арада үзенең әле генә төгәлләнгән экспериментларын да, профессорның ялгышканлыгын да исенә төшерде. Димәк, кирәкле мәгълүматларның барысы да хәзер Рәхимнең кулында инде. Үз эшенә карата камил иманы бар аның. «Әйе, димәк, мәсьәләне мин кафедра алдында, хәтта гыйльми совет карамагына куя алам. Роза Вәлиевна минем эшем һәм үзем турында кара гайбәт таратып йөри башлаган. Мин аның авызын шулай капларга тиеш», — дип уйланды ул. Уйлары шул җирдә эреп, томан эчендә югала башладылар. Ул тәнендә татлы бер ою рәхәте тойды һәм тиздән каты гырлап йокыга китте. Иртәгесен ул туп-туры Заһид бүлмәсенә керде. Үзенә сораулы караш белән текәлгән доцентка: — Иван Ильичның кулъязмасы белән таныштым. Ул методик хата җибәргән, — диде. — Әйе? Сез шулай дип уйлыйсызмы?—диде Заһид. — Уйлыйм гына түгел, мин аны исбат итә дә алам, Заһид Сафич. Мин, аның ялгышын белгәннән соң, экспериментларымны тагы бер кабат сынап карадым. Берсен үзсмчә — дөрес методика буенча, икенчесен— аның методикасы буенча. Әлбәттә, аныңча барып чыкмый ул. Шулай итеп, Заһид Сафич, мии профессорның хатасын ачтым. Заһид каршысындагы киң җилкәле, ябык йөзле, имәндәй таза гәүдәле Рәхимне күзеннән кичерде. Лаборантның күзләрендә, авыз читләрендә җиңү шатлыгы, тантана чагыла иде. XII Дәвамы. Башы 1, 2, 3, 4 саннарда. Р Заһид сүз әйтмәде, бары бармагы белән күзен угалап кына торды. — Мин сездән, Заһид Сафич, мәсьәләне кафедраның производство киңәшмәсенә куюыгызны үтенәм. Чөнки, минемчә, бу бик әһәмиятле. — Ә Иван Ильич моңа ничек карар соң? — диде, ниһаять, Заһид. — Минемчә, ул... моңа шатланачак кына. Мин аңа хат язып җибәр- мәкче идем. Ләкин Иван Ильич язуга гына ышанмас дип уйлыйм. Мин кафедраның эшемне раславына мохтаҗ. Заһид әрнеп елмайды. — Зинһар, беркатлы кеше булмагыз, Рәхим Миңлебаевич! Сез хәлне катлауландыра гына барасыз. Беләсезме, моның ничек булып бетүе мөмкин? — Мин сезне аңламыйм, Заһид Сафич. Мин бит сездән бары бер генә нәрсә үтенәм. Миңа кафедраның фикере кирәк. — Кафедраның фикерен менә профессор кайткач белерсез. — Ләкин хәзергә сез бит кафедра өчен җаваплы кеше. — Аңлагыз әле, Рәхим Миңлебаевич, авыру профессорның экспериментларына кагылышлы мәсьәлвне мин ничек аның үзе югында тикшерергә рөхсәт бирим. — Алайса, сүз аның турында бармасын. Сүз бары микем эшем турында барсын. Мин яшеренеп эшләүне ахмаклык саныйм. Ә Иван Ильич соңыннан барын да аңлар. — Карагыз әле, кирәкми андый нәрсә! Зинһар, мине борчымагыз, бик үтенәм. — Ансы минем өчен дә кирәкми, Заһид Сафич, аңлагыз. Теләсәгез, мин бары техник башкаручы сыйфатында гына сөйлим. Әйдә, бу сезнең эш булып исәпләнсен. Ачудан Заһидның йөзе каралып китте. — Нәрсә сез?!—диде ул тотлыга төшеп. — Сез мине кем дип уйладыгыз? — Гафу итегез, — диде Рәхим, — мин аптыраганнан әйтәм... Минем бу эшем, ышануымча, идән астында яшерен эшләнмәскә тиеш. Ул кирәкле эш. — Профессор кайтсын. Аннан үзе хәл итәр. Зинһар, мине уенга катнаштырмагыз! Рәхим чыгып китте. Ул, эш арасында бушрак вакыт табып, гыйльми советның гыйльми секретарен эзләп китте. Бу кешенең паразитология кафедрасындагы доцент икәнлеген яхшы белә иде ул. Рәхимнәр студент чакта ул әле аспирантураны яңа тәмамлаган яшь ассистент иде. Хәзер исә, институтка килеп аны күргәч, Рәхим хәйран калды. Элекке чырадай ябык ассистент кыз хәзер калынаеп киткән, олыгайган, кеше белән үз бәясен бик белеп сөйләшүче зур дәрәҗәле ханымга әйләнгән. Шуның белән сөйләшеп карарга тиеш иде Рәхим. Кем белә, бәлки кафедраны узып, мәсьәләне гыйльми совет каршында куярга кирәктер? Кайчак аеруча әһәмиятле мәсьәләләрне шулай советка куялар бит. Гыйльми секретарь нидер язып утыра иде. Ул, якты чырай күрсәтеп, Рәхимне каршысына утыртты. Әйе, шунсы яхшы, ул Рәхимне, әйбәт студент буларак, яхшы хәтерли иде. — Ягез, нинди йомыш белән килдегез?—диде ул сөйкемле генә елмаеп. — Минем сезгә бик җитди сүзем бар, — диде Рәхим һәм үзенең нинди эш белән шөгыльләнүен, нинди нәтиҗәләр килеп чыкканлыгын һәм хәзер эшен Совет карамагына куярга теләгәнлеген әйтте. — Ә нинди максат?-—дип сорады секретарь. Рахим башкача эшне дәвам иттереп булмавын, шулай кирәклеген аңлатты. • Менә нәрсә, диде хатын, — мин физиолог түгел. Тик шулай да эшегезнең бик кызыклы булуын снзәм. Сезгә хәзер үк, Заһид Сафич белән сөйләшеп, эшегезне кафедраның производство киңәшмәсендә тик шертергә кирәк. Ә аннан соң инде, ул уңай бәя ала икән, аны Советка куярбыз. Ә бәлки әле Советка куюның бөтенләй кирәге дә юктыр| Аңа гражданлыкны бәлки проректор үзе генә бирер. Кыскасы, ни генә эшләргә теләсәгез дә, башта кафедрадан башлагыз. -— Башка бернинди дә юл юкмы инде? — Ә нигә сезгә башка юл? Бу юл иң җайлысы, иң турысы. Кафедра бит, ышануымча, сезгә каршы түгелдер?.. Рәхим, рәхмәт әйтеп, коридорга чыкты. Чатлыкта туктап калды. Бәлки, проректорга керергәдер? Ләкин ул да шул ук сүзне әйтәчәк бит. Кафедраның сүзе кирәк, дпячәк. Бәлки, миңа, партия оешмасына кереп, секретарь белән сөйләшергәдер? Теге вакытны ул мине аңлады бит.Ул теге Габдуллаҗан абыйның этлек ясавына юл кунмады. Бәлки, аңлар? Рәхим агрономия кафедрасы ягына таба атлады. Ләкин шунда ук секретарьның, белгеч буларак, ул мәсьәләләрдә компетенциясез икәнлеген һәм аның да, әлбәттә, шул ук Заһид Сафичка мөрәҗәгать итәчәген исенә китерде. Туктап калды. Азапланып эзләнә торгач, профессор Андрияновка, Герасим Павловичка, барырга кирәк дигән фикергә килде. Әйе, ул патологик физиология буенча белгеч. Зур әһел. Ул Рәхимгә моңарчы һәрвакыт ярдәм итеп килде. Ул аны монда лаборант ит^п тә урнаштырды. Бу юлы да ул үзенең ярдәменнән, һич югында, акыллы киңәшеннән мәхрүм итмәс. Рәхим, шундый өмет белән канатланып, эш беткәнче үк профессорның квартирына шалтыратты. Бүген Аидрпяновның кәефе начар икәнлеген, беркемне дә кабул итмәячәген әйттеләр. Рәхим, өметен өзмичә,, икенче көнне дә шалтыратты. Бәхеткә каршы, телефон трубкасын Герасим Павлович үзе алды. Рәхим аның белән күрешергә теләвен әйткәч, карт профессор: — Нәрсә, берәр йомышыгыз төштеме? — дип сорады. — Әйе, Герасим Павлович, миңа сезнең ярдәмегез кирәк иде. — һа, йомышы төшкәч кенә профессор Андрияновны хәтерләгән! Рәхимгә, чыннан да, бик оят булып китте. — Гафу итегез, Герасим Павлович. ААин сезне күрсәм, барысын да сөйләрмен. Сез мине гафу итәрсез дип өметләнәм, — диде. .— Яхшы, кайчан килә аласың соң? Врачлар.миңа борчылырга кушмыйлар кушуын. Мин әле өйдә ялгыз утырам. Хатыным сизсә, миңа эләгәчәк. Ләкин син шулай да кил. Ничәдә киләсең? — Әгәр сезнең кәефегез начар булса... — Рәхим тукталып калды. Коточкыч баш авыртулары белән азапланучы карт кешене борчырга кирәк микән соң? — Кайчан киләсең? — диде профессор коры гына. Рәхим: — Сәгать биштә,—диде. Ул бишенче яртыда трамвайга утырган иде инде. Биш туларга ун минут кала профессорның ишегендәге звонокны басты. — Килеп җиттегезме? — диде, аны каршылап, олы яшьтәге ябык ханым.— Герасим Павлович сезнең турыда әйтте миңа, ләкин; алла хакы өчен, озак тормагыз, бик үтенәм. Хәле бер дә шәп түгел. Рәхим, ризалыгын белдереп, киемен салды да профессор кабинетына керде. Тирбәлмәле креслода утырган Андриянов аңа артык кечкенә булып күренде. Ул өстенә чапансымаи борынгы ефәк халат кигән иде. Күрәсең, хәзер бөтенләй сукырайган иде инде ул, чөнки Рәхим килеп кергәнне абайламастан, ап-ак чәчле башын югары күтәреп, һаман да нидер тыңлавында булды. Рәхим, исәнләшеп, аның янындагы урындыкка утырды. — Я, сөйләгез, эш нидә?—диде профессор. Хәтердә бик ягымлы кеше булып сакланган бу картның ачу^беләи түземсезләнеп эндәшүен- нан Рәхим башта курка төште. Димәк, профессорның хәле чыннан да шәп тугел икән! Рәхим булып узган хәлләрне мөмкин кадәр кыскарак итеп, тыныч булырга тырышып, сөйләп бирде. Профессор башта дәшмичә утырды. Аның пидер уйланганы, нәрсәнедер исенә төшергәне кузгә күренеп тора иде. — Мәрхүм профессор Пушнов, минем остазым, бу татарлар кучерлыктан башкага яраклы халык тугел, дип әйтә иде. Чыннан да, ул заманда кучер һәм сәүдәгәрдәй бүтән татарны күргәне булмагандыр аның. Мин аны гаепләмим. Тик шулай да мин ул мәрхүмгә милли мәсьәләләрдә, дәшәргә кыймыйча гына, һәрвакыт оппозициядә идем. Юанычлы нәтиҗә, минем карашым бик күп мисаллар белән аклана бара... — Гафу итегез, мин тел төбегезне аңлап җиткермәдем? — диде Рәхим. Кырыс карт, ачулана төшеп: — Синең файдага сөйлим, — дип куйды. — Рәхмәт. Ләкин, зинһар өчен әйтегез, инде ни эшләргә соң миңа? — Ә кайдан белим мин, — диде карт. — белмим, белмим. Аннан, күрәсез бит, мин пинди хәлдәге кеше. Минем күзләремдә глаукома, мин йоклый алмыйм, баш авырта. Нишләргә кушасыз миңа? Бәлки, миңа хәзер үк торып институтка чабаргадыр?! Рәхим куркып китте. — Зинһар, мине кичерегез, Герасим Павлович. Мин бары сездән киңәш сорар өчен генә килдем. Әгәр мондый хәлдә икәнлегегезне белсәм... — Я, ярар, — дип куйды профессор. — Чәй эчәсеңме? — Рәхмәт, Герасим Павлович, мине балаларым көтәдер? — Балалар? Нинди балалар ул? Әниләре карасын! Рәхим үзенең фаҗигасе турында сөйләп алды. Профессор бер ноктага текәлгән килеш хәрәкәтсез тыңлаганнан соң: — Барыгыз, кантыгыз алайса! Мин дә бераз ял итеп алыйм,— диде. Әйе, теләгәнчә барып чыкмады. Рәхим ирексездән, инде нишләргә, инде кая барырга, дигәндәй урам чатында тукталып калды. XVIH Ләкин ул ялгышкан иде. Икенче көнне иртәнге якта аны гыйльми эшләр буенча проректор үзенең кабинетына чакыртты. Рәхим килеп кергәндә, бу яшь профессорның йөзендә рәхим-шәфкать күренми иде. Ул лаборантны каршысына утыртты да коры гына әйтте: — Ни әчеп сез, авыру картны борчып, өенә барып йөрисез? — Сез профессор Андрияновны әйтәсезме? — Бераз гына әдәп, такт дигән нәрсә кирәк бит, иптәш Шәйхера- мов! — Мин бит аның рөхсәте беләи генә бардым... Нәрсә, әллә кәефе начарланып киткәнме? — Начарланып... Сорыйсыз тагы! Безнең татарның аның шул инде... •— Сез, Әсфәндияров абый, юкка борчыласыз. Әгәр аңа бармаска мөмкин булса, мин аны һп-у борчып йөрмәс идем. Сез, бәлки, эшнең үзе белән кызыксынырсыз? — Барысын да ишеттем мии. Башта ук менә миңа килеп сөйлиләр аны! — Ә мин Советның секретарена сөйләдем. — Сүз минем турыда бара. Миңа бит әйтмәдегез. Ә картны борчып, җәнҗал куптарып йөрисез. — Гафу итегез, — диде Рәхим, аның әйткәннәре белән килешеп — Ничек соң, шулай да? — Болан. Киләсе Совет утырышына доклад әзерләгез. Сезгә унбиш минут. Артык бер секунд та бирмәячәкбез, һәр положение ачык, кон* крет һәм исбатланган булсын. Аңлашылдымы? — Аңлашылды, — диде Рәхим, эчтән куанып. Совет утырышына кадәр еч көн вакыт бар иде. Рәхим калган буш вакытын доклад әзерләү белән уздырды. Кат-кат тикшереп докладын язды, тырышыптырышып таблицалар ясады һәм өч көн сизелмәстән узып та китте. Совет членнарының эшкә лаеклы бәя бирәчәкләренә аның аз гына да шпкшөбһәсе юк иде. Рәхим утырыш буласы көнне иртәдән үк дулкынлана башлады. Хәлбуки, Совет членнары өчен бу чираттагы, ә бу өлкәдә белгеч булмаганнары өчен хәтта эчпошыргыч бер нәрсә генә иде. Менә Советның председателе, институтның ректоры, утырышны ачып көн тәртибен әйтте. Рәхимнең чыгышын иң соңга, «Төрлеләр» алдына калдырганнары беленде. Күңел кыерсынып куйды. Ләкин зарар юк. Сүз генә бирсеннәр! Утырыш лекция аудиториясенең берсендә бара иде. Бүген анда студентлар урынына карт профессорлар, абруйлы гыйльми работниклар утыра. Аста линолиум белән тышланган озын өстәл тирәсендә ректор, проректор, гыйльми секретарь һәм техник секретарь утырганнар. Ректор утырышны алып бара, проректор нидер сөйләргә хәзерләнә, гыйльми секретарь яңа приказларны укырга, ә техник секретарь исә әйтеләчәк сүзне протоколга теркәп барырга җыена. Аудитор ия дәгел әрнең кайберләре эш арасында гына кергән ахры, — ап-ак халатлардан, кайберсе исә, күренеп тора, өйләренә кайтып килергә дә өлгергәннәр,— пөхтә итеп киенгәннәр. Алдагы рәтләрдә колаклары чукраклана башлаган картраклар утыра. Артта исә — яшь-җилбәзәк, ассистентлар, аспирантлар, хәтта кызыксынып килгән югары курс студентлары да бар. Кайберәүләр утырыш башлану белән үк кулларына китап-журнал алдылар, башкалар исә, үзара нидер сөйләшеп, шыпырт кына әңгәмә сатышып көлешергә дә җай таптылар. Юк, бу утырыш бик озакка сузылыр кебек иде. Членнар арырлар да калган мәсьәләләрне киләсе утырышка калдырырлар шикелле иде. Гомумән Рәхим, вакыт әрәм итеп, үзенә кирәге булмаган нәрсәләрне тыңлап утырудан бизгән иде инде. Шулай да түзми булмый. Ул, хәйран калып, лаборантлардан бары берүзе генә икәнлеген, коллегаларыннан башка берәүнең дә булмавын күрде. Ниһаять, караласы мәсьәләләр каралып, телләр җитәрлек чарлангач, чыгып сөйләүчеләр хәтта арый да башлагач, чират Рәхим мәсьәләсенә килеп җитте. Рәхим бөтен игътибарын җигеп, дулкынланып, ректорның Советка үзен ничек тәкъдим иткәнлеген тыңлады. — Хәзер нормаль физиология кафедрасының өлкән лаборанты иптәш Шәйхерамов Рәхим Миңлебаевичка сүз бирәбез,—диде ул.— Шәйхерамов чыгыш ясаганчы мин кайбер аңлатмалар биреп китүне кирәк саныйм. Аның бу сообщениесе авыл хуҗалыгы фәннәренең член- корреспонденты, Татарстан автономияле республикасының атказанган фән эшлеклесе хөрмәтле профессор Герасим Павлович Андриянов тәкъдиме буенча ясала. Профессор Андриянов үзенең язма рәвештә биргән тәкъдимендә түбәндәгеләрне белдерә... Рәхим, көтелмәгән хәбәргә артык куанган хәлдә, карт һәм авыру галимнең кешелеклелегепә сокланып, аңа эченнән мең рәхмәтләр әйтеп, ректорның язуны укыганын тыңларга җыенды. — Менә ул, — диде ректор, — укып чыгарга рөхсәт итегез. «Гыйльми Советка. Фәлән-фәлән кешедән, аларын укып тормыйм. Мин, физиология кафедрасы лаборанты Рәхим Миңлебаевичның гыйльми хезмәте белән танышканнан соң, аның эшен бик актуаль, кирәкле дип табам. Мин аны диссертацион тема булырга лаеклы дигән фикердә торам. Ләкин, мәсьәләнең кайбер якларын исәпкә алып һәм үземнең сәламәт булмавым аркасында, мин бу мәсьәләне хәл итүне Гыйльми Советтан үтеиәм». — Моны ничегрәк аңларга инде? — дип сорады физика кафедрасы мөдире. Ул, белгечлеге үзгә булу аркасында, үзен бөтенләй иркен тота һәм терлекчелек белгечләре алдында артык баш ими иде. Аңлатманы проректор профессор Әсфәндияров бирде: — Эш шунда, — диде, — профессор Андриянов авыру булу сәбәпле, экспериментлар ясаганда катнаша алмый, ләкин ул иптәш Шәйхера- мовка бик ышана һәм бу мәсьәләне уңай хәл итәрләр дип сезнең карамакка куя. Мин мөмкинлектән файдаланып Гыйльми Совет членнарына шул кадәресен дә җиткерергә тиеш булам: иптәш Шәйхерамов — гаҗәп эшчән һәм фән белән бик кызыксынучан яшь лаборант. Үзегез беләсез, гыйльми эш институтларда көннәи-көи күбрәк урын алырга тиеш. Без ул эшкә профессор-педагоглар составын гына түгел, ә техник составны да тартырга тиешбез. Шул күзлектән караганда, иптәш Шәйхерамов үрнәк булырлык кеше. Минемчә, без, хәзер аның кыскача информациясен тыңлаганнан соң, билгеле бер карар кабул итәргә тиеш булабыз. Миңа телефон аша Герасим Павлович бу яңа иптәшкә зур өметләр баглаганлыгын белдерде. Ул аны студент чагыннан бирле белә һәм, әйтергә кирәк, ярата да икән. Кемдер әкрен генә көлеп куйды, кайберәүләр ни өчендер елмаештылар. — Сүзне Рәхим Миңлебаевич Шәнхерамовка бирәбез, — диде ректор. Рәхим яңа костюмнан, бәйрәм көннәрендә генә кия торган галстугын тагып килгән иде. Тиз генә киемнәрен сыпыргалады да ашыгып ректор янындагы кафедра артына чыгып басты. Ничектер тамагы кибеп киткәндәй булды. Башта сүз әйтә алмый торды. Кая китте студент чаклардагы батырлык? Аның чатнатып чыгышлар ясавын күпләр хәтерли иде әле. Ләкин үзенең алдында, хәзер үзгәрә төшсәләр дә, һаман элеккечә әйбәт, акыллы, дусларча елмайган укытучыларын күрерлек хәлгә килгәч, ул кыюланыбрак китте. Совет башланганчы ук кара тактага элеп куел ran таблицаларын аңлатып сөйли башлады. Башта ул, кыскача гына итеп, производствода чакта ук үзенең бу проблема белән кызыксынганлыгын, аның әһәмиятен, аннары монда килгәч ясаган тәҗрибә- ләрен, аларның методикасын сөйләде. Ниһаять, нәтиҗәләрен әйтте. Аның үтенече шуңа кайтып кала: Совет бу темага гражданлык'бирсен иде, чөнки моның терлекчелек өчен бик зур әһәмияте бар. Бу сынауны кәҗәләр белән генә түгел, сыерлар белән дә һәм киңрәк итеп эшләргә кирәк. Моны тормыш, бүгенге терлекчелекнең ихтыяҗлары таләп итә. Рәхим, аңлы рәвештә, кафедраның фикере турында ләм-мим сүз әйтмәде, шулай ук үзенең бу эше белән профессор Филипповның ялгышын тотканлыгын да сөйләмәде. Ләкин сүз бетеп, Рәхим утыргач, озын буйлы, милләте буенча белорус, агроном-лрофессор Сабурович сорау бирде: — Аңлашылмый, бу тәкъдимне ни өчен кафедра ясамый? Дөресен генә әйткәндә, минем белүемчә, хөрмәтле профессор Андриянов ул физиолог түгел, ә патофизиолог. Ә эш физиология кафедрасында башкарылган. Әллә ул барыберме? Мин аңламыйм. Профессор бик беркатлы булган булып кулларын җәеп җибәрде, кемдер нидер әйтеп көлеп куйды. Заһид Сафич урынында килеш кенә аягүрә басты. — Монда бер хикмәт бар,—диде ул. — Совет членнарына мкн ул нәрсәне җиткерергә тиеш. — Ул, иренен тешләп, бераз уйланып торды. — Рәхим Миңлебаевичның эксперимент нәтиҗәләре безнең кафедра тарафыннан кайчандыр, күптән инде, аныкланган мәсьәләгә капма-каршы. Хәлбуки, ул экспериментларны профессор Филиппов ясаган иде. Ачык кына итеп әйткәндә, мин бүген Советка бу мәсьәләнең куелуына каршы килгән идем. Ләкин эшкә профессор Андриянов килеп катнашкач, мин аңа каршы кул күтәрергә батырчылык итмәдем. Эш менә шунда. Бу мәсьәлә профессор Филиппов кайткач тикшерелсә, бигрәк тә әйбәт булачак. — Хәзер соң инде. Совет карар кабул итәргә тиеш, — диде ректор. Кинәт арткы рәтләрнең берсендә утырган Роза Вәлиевна сүз сорады. Рәхим, борчыла төшеп, аспирант кызны күзәтте. Бу туташ советта чыгышлар ясарга өйрәнгән инде, күрәсең. Ул тыныч кына кафедра артына басты да матур озын бармаклары белән чәчләрен артка сыпырып куйды. — Әгәр миң җитәрлек дәрәҗәдә әдәпле итеп сөйли алмасам, мине Гыйльми совет членнары гафу итсеннәр, — диде ул,— чөнки мин артык дулкынланам һәм, турысын гына әйткәндә, үземнең, сабырлыгымны югалттым. Менә мин нәрсә әйтмәкче булам сезгә. Биредә чыгыш ясаган яшь лаборант иптәш Шәпхерамов, безнең кафедраны гына түгел, профессор Андрияновны гына да түгел, ә хәзер бөтен Гыйльми советны алдау юлына аяк баскан бер кеше. Мин, аспирант буларак, һәрвакыт лабораториядә һәм мин ул кешенең ниләр эшләгәнен куреп торам. Барысы да фикция! Ул иптәш ниндидер дәрәҗәгә ирешергә тели һәм аңа пычрак юллар белән барып була дип уйлый. Ул менә сезнең алда үзенең профессор Филиппов хезмәтләрен юкка чыгарырга тырышуы турында бер сүз дә әйтмәде. Ә бит ул шулай. Иптәш Шәйхерамов, безнең Иван Ильич сугышка кадәр үк хәл иткән мәсьәләләрне фальсификацияләү юлы белән инкарь итеп, үзенә юл ачмакчы була. Ә ни өчен, шулай? Чөнки андый теория хәзер модада. Модага иярү, принципсыз булу ул, минемчә, фәнни хезмәт белән бергә сыймый. Мин тагы бер тапкыр кабатлыйм, Шәйхерамовның маташулары бернинди гыйльми эш дип санала алмый. Утырыштагылар гүләшә башладылар. Кемдер.: «Нигә кирәк андый экспансивлык!» — дип куйды. Рәхим исә, Розаның оятсызлыгына хәйран калып, кызга хәзер үк ташланудан үзен чак кына тыеп калды. Бераздан кызарынган-бүртенгәи Роза үз урынына барып утырды. Күпләр Заһидка карап алдылар. Рәхим исә хәзер үк дөрес аңлатма бирүне тәкатьсезләнеп көтә иде. Ләкин Заһид, кулындагы китабына текәлеп, сүзсез утыруында булды. Аңардан суз көткән ректор, өметен өзгәч, аңа бөтенләй карамый башлады. Хәл ачык иде. — Нинди тәкъдимнәр бар?—диде ректор. Роза урыныннан гына үзенең тәкъдим керткәнлеген искә төшерде. — Рөхсәт итегез әле, — диде йөрәге телгәләнүенә көчкә чыдап утырган Рәхим. — Әйтегез. — Минем өстемә зур яла ягылды. Мин Советтан, махсус комиссия төзеп, минем мәсьәләне хәл итүләрен сорыйм! — Ну, нигә ул? Нигә ул? — диде биохимик кафедрасының доценты. — Менә Иван Ильич кайтыр, барып да хәл итәрсез, барысы да аныкланыр. — Пожалуй, шундый тәкъдим белән килеш ер бездер, — диде ректор, — юкса, чыннан да, мондый эшне ансыз тикшерү дөрес булмас. Иптәшләр, бу мәсьәлә ачык кала. Совет членнары калсын. Башкаларга китәргә мөмкин. Коридорга чыккач, Рәхим атылып Роза янына барды. Аның бөтен гәүдәсе дерелди, үзе соң дәрәҗәдә тетрәнгән иде. — Нигә? Ни өчен алай эшләдегез сез? Ничек оялмадыгыз?! — диде ул. — Ә сез соң? — диде Роза. — Беләм бит мин сезнең ни өчен тырышканлыгыгызиы! Кафедрада җылы урын алып калырга чамалыйсыз. Шулай бит? — Оялырга кирәк иде бераз, — диде Рәхим тәмам тыны кысылып. — Ха-ха! — диде Роза. XIX Иртәгесен эш көне тыштан бернинди үзгәрешсез, гадәттәгечә башланып китте. Ләкин Рәхим кичәге Рәхим түгел иде инде. Ул төнне азап чигеп, йоклый алмыйча уздырды. Хәзер инде ул үзенең «җене» кузгалганын анык тойды. Хәзер инде ул авыз-борын канатып сугышырга тиеш иде. Башкача мөмкин түгел. Аның табигате бүтән юлны сайлый алмый иде. Рәхим кафедрадагы ассистентларның үзенә ничектер сәер карагайлыкларын тойды. Кичә аларның берсе дә Совет утырышында булмады, ләкин институтка аяк басу белән үк кичәге хәлләр турында хәбәр алып өлгергәннәр иде инде. Алар Рәхимнең сынаулары турында аның үзе белән сөйләшергә дә телиләр кебек иде, тик Рәхим дәшмәде, тешен кысып булса да түзде, гадәтенчә лаборантлык эшен башкарып йөрде. Кызыксынудан бөтенләй тәкатьсез калган Шәфика Сабировна ахырында түзмәде, тәнәфес арасында үзләре янына йомыш белән кергән Рәхимгә исе китмәгәндәй генә: — Нәрсә булды соң кичә, Рәхим Миңлебаевич, ниләрдер лыгырдый халык? — дип сүз кушты. Рәхим әрнеп елмайды. — Ишетерсез әле! — Әкәмәт кеше, — диде Шәфика, — ни өчен сез шулкадәр үзсүзлеләнәсездер! Әйтерсең лә, тәмам пешкән-җитлеккән галим! — Карагыз әле, Рәхим Миңлебаевич, — диде Соломон Израилевич,— ярамый алай. Сез, минемчә, юкка шулай итәсез. —• Ул, минем күзәтүемчә, пешкән-җитлеккән индивидуалист! — диде Капуста, көлеп. — Сезнең алай уйларга нигезегез юк, Василий Григорьевич, — диде Рәхим. — Ничек юк, ничек юк? — диде Шәфика Сабировна. — Мин дә иәкъ шундый фикердә. — Ә нигез? — Нигезе шул: сез кафедрадан яшерен-батырын гына ниндидер эш эшлисез. Ә без бернәрсә дә белмибез. — Телисезме, мин бүген үк сезгә экспериментларым турында сөйлим, хәтта ал арны күрсәтә м дә. — Менә килсен Заһид Сафнч, — диде Шәфика Сабировна, — мин, ирофгруппорг .буларак, производство киңәшмәсе уздыру кирәклеген әйтермен. Ачык ишектән Заһид Сафичның коридор буйлап узуы күренеп китте. — Мин хәзер үк сөйләшәм, — диде Шәфика. Барысы да, тынып, ассистент хатынның кире килүен көтеп тордылар. Ләкин ул бик күңелсез кыяфәттә килеп керде. Сүз дәшмичә, өстәле янына утырды да бүленгән язуын дәвам иттерде. 3. ,с. ә.- N5 5. — Я, нәрсә әйтте? — диде Соломой Израилевич. — Иван Ильич кайтсын эле, ди. Капуста, пошынып, Рәхимгә күз ташлады. — Сез, күрәсең, үзегезнең дуамаллыгыгыз аркасында я;итәрлек утын ваткансыз! Рәхим дәшмәде. Практик дәресләр өчен кирәкле приборлар исемлеген карады да ашыгып чыгып китте. Кафедрада Рәхим өчен күңелсез булып беткән Совет утырышы турында башка сүз булмады, хәтта Роза белән дә Рәхимгә артык сөйләшергә туры килмәде. Кыз хәзер, җиңүче буларак, лаборантка бик өстән карый иде. Рәхим исә аны бөтенләй күрмәмешкә салышты. Көннәр бертөрле генә үтә торды. Рәхим балаларын яңа мәктәпкә урнаштырды, хәтта бер көнне, мәктәпнең якын булуыннан файдаланып, көндезге аш вакытында шунда барып та кайтты. Студентлар торагына күчкәннән бирле, аның ярдәмчеләре ишәйгән иде. Хәзер Разня белән Равил торактагы барлык студентның ахирәте инде. Балаларга дусларча карамаган бер генә кыз да, бер генә егет тә юк дип әйтерлек. Рәхимне борчыган нәрсә хәзер кара гайбәт кенә иде. Студентлар арасында да, утсыз төтен булмый, Розаның утырышта сөй- ләгәннәрендә дөреслек бардыр дип уйлаучылар булуы мөмкин иде. Тик, бәхеткә каршы, улбу ишетелмәде. Лаборантка хөрмәтләре зур булгангамы, яки башка берәр сәбәптәнме, берәү дә бу хәлгә игътибар итмәде. Рәхим,,Заһидка тыштан берни сиздермәсә дә, аңа жаны-тәне белән рәнҗеде. Ул аның кем икәнлеген аңлады инде. Ләкин эш нәрсәдә соң? Ни өчен шундый ул? Рәхимнең бу кадәресенә башы житми иде. Әмма, никадәр яшерергә теләсә дә, Рәхимнең эчендәгеләре тышка чыкмый калмагандыр, көннәрдән беркөнне Заһид, киеренкелекне йомшартырга теләп, үзе сүз башлады. — Бик күңелсез килеп чыкты бит теге көнне, — диде ул. — Әйе, күңелсез булды шул, — диде Рәхим салкын гына. — Борчылмагыз, Рәхим туган, мин сезгә ярдәм итәргә тырышырмын. Рәхим доцентның елмайган матур йөзенә һич яшерә алмыйча нәфрәт белән карап алды. — Рәхмәт. Минем хәзер күп нәрсәгә күзем ачылды, инде. — Ах, шулаймыни? — диде Заһид, эчтән өшеп. Рәхим китеп барды. Заһид беркайчан да үзе турында начар уйлауларын теләми, ул аңа күнекмәгән иде. Рәхимнең соңгы сүзен ул ачыктан-ачык үзен дуэльгә чакыру дип кабул итте. «Яхшы! Кара син, нинди икән әле ул!» —дип уйланды. Ләкин ул шунда ук үзенең ниндидер бик начар эш эшләвен дә сизенә иде. «Тукта, эш нидә соң? Айнык килеш кенә хәл итик әле. Ни өчен ул миңа үпкәләгән? Мин бит аңа яхшылыктан башка берни дә теләмәдем. Мин аны үз вакытында кисәттем, дусларча ярдәм иттем, мин аны җайсызлыклар килеп чыгачак дип кисәттем. Бу шуның рәхмәтеме инде? Димәк, ул төзәлерлек кеше түгел? Бик кызганыч! Ул ахмак рәвештә үз муенына үзе элмәк сала». Тик шулай да Заһид Розаның чыгышын кабахәтлек дип саный иде. Ул акылсыз кызның Рәхимне фальсификатор дип атарга нинди нигезе бар? Җүләр! Шундый сүзләр белән шаяралармыни? Рәхим бит аны судка бирә ала. Әйе, судка бирә ала! Ләкин кем консультант булыр соң ул судта? Заһид үзенә үзе бер сорау бирде: «Син Розаның чыгышын кабахәтлек дип карыйсың, алай булгач, ни өчен соң Совет утырышында чыгып шуны әйтмәдең? Ә эш менә болай тора, — дип җавап бирде ул шунда ук үзенә. —• Бу эш профессор Филипповның гыйльми абруена бәйләнгән, димәк, моны аннан башка хәл итеп булмый. Ике-өч атнадан ул кайтачак, барысы да сөйләнәчәк һәм аның хөкеменә куелачак». Ки нәт Заһидның күңеленә шулай да үзенең гаепле булуы турында шик килде. Әлбәттә, мондый күңелсезлекләр килеп чыгуда аның да гаебе бар. Әгәр ул профессорга, Рәхим тәҗрибәләр ясасын, дип әйтмәсә, мондый хәлнең булуы мөмкин идеме соң? Әйе, ул да гаепле. Шуның аркасында профессор каршында аның репутациясенә тап төшәчәк. ӘАша, ныклабрак караганда, Заһид гаепле дә түгел бит. Ул бары, Иван Ильичка яхшылык теләп, нәтиҗә аның файдасына булыр дип эшләде. Ә мондый аңлатуны сайга сугармы соң профессор? Нәтиҗә һич көтелмәгәнчә булды. Теләккә карап кына хөкем итмиләр бу дөньяда, нәтиҗә!^ карап фикер йөртәләр! Заһид чыи-чынлап пошаманга төште. Әйе, аның авыр көннәре алда иде әле. Шулай ук кафедраны ташлап китәргә туры килер микәнни? Юк, юк, моны теләми иде ул. Аның беркайчан да алга чыгып юл күрсәтүче буласы килми. Ул әзер юл буйлап, бер дә хәвеф-хәтәргә тармыйча, тыныч кына, сак кына барырга тели. Ә нәрсә дигән сүз соң.ул читкә китү? Тәгаен кафедра мөдире булып берәр яшь институтта эшләү дигән сүз. Ул — бәхәсләр корып, хәтта ызгышып, үзеңне кайчак дошманнар арасына куеп яшәү дигән сүз. Ә нигә кирәк ул? Нигә тыныч башыңны хафага салырга? Ни өчен? Шул газаплы нервы тетүләр көтелгән нәтиҗәне бирәчәкме соң? Заһид шулай уйланды, аннары, барысын да оныту өчен, шунда ук Мәдинәгә шалтыратты. Кызның апасы бүген Заһидларда куначак иде. Заһид, шуны хәтерләп, Мәдинәгә: «Мин бүген сиңа барып чыгарга уйлыйм»,— диде. Чыннан да, ул, эштән шактый соң кайтуына карамастан, өенә дә кереп тормады, автобуска утырып, учхозга китте. XX Тышта ишелеп-ишелеп кар ява башлады. — Карагыз әле, кыш та килеп җитте! — диде проректор. — Шулай шул, — диде Заһид. Икесе дә тынып, тәрәзә аша урамны күзәтеп тордылар. Кар бурап-бурап ява, күз күреме җитәрдәй бөтен җирне акка буйый, бүлмә эче яктырганнан-яктыра бара иде. — Ну, алайса шулай сөйләштек, — диде профессор. — Кызы өйдә юк икән аның. Сез каршы алырсыз инде. Мин бүгеннән үк шоферга әйтеп куярмын. Әсфәндияров профессор Филипповның телеграммасын Заһидка бирде. — Бәлки, кирәге чыгар. Поезд, вагон номерлары бар анда. Профессор Филипповтан, юлга чыктым, каршы алуыгызны үтенәм, дип ректорат исеменә телеграмма килгән иде. Заһид, коридорга чыгып, туп-туры кафедрага төште. Әйе, профессорның телеграмманы аңа җибәрмичә дирекция исеменә сугуы күңелне юатырлык күренеш түгел. Димәк, карт бик нык үпкәләгән. Мондый хәлнең моңарчы булганы юк иде әле. Кар төне буе яуды. Иртәгесен Заһид вокзалга барырга дип урамга чыккач, күз камаштыргыч ап-ак көртләргә хәйран калып карап торды. Кыш Казанга иртә килергә җыена иде. Әйе, шау-гөр килеп Октябрь бәйрәмен уздырырга өлгермәделәр, кыш бабай үзенең суыклары белән килеп тә җитте. Әйдә, җан тынычлыклары алып килсен кыш! Заһид вокзалга бик вакытлы барып җитте. Тагын ун минуттан Мәс- кәү поезды килергә тиеш. Заһид перронга чыкты һәм Розаны очратып хәйран калды. Кара син уяу кызны! Ни арада ишеткән, ни арада профессорны каршыларга төшеп җиткән! н — Заһид Сафич, мин сезгә үпкәләдем, — диде кыз боргалана төшеп. — Иван Ильич ул сезнең патрон гына түгел, ул минеке дә! 3* — «Москвич»ка, Роза Валпевна, дүрт кенә кеше сыя ич. — Ну, подумаешь, «Москвич»! Әллә башка такси яллый алмыйбызмы? Кыз, әлбәттә, хаклы иде. Ләкин Заһид бу кинә саклаучам кыздан читтәрәк булырга теләде. — Сез кайдан белдегез, Роза? — дип сорады Заһид. — Миңа Нина Александровна әйтте. Ансы канцелярия секретаре иде. — Белми калмагансыз бнт шулай да, ә? Каршы алыйк. Безнең шефның хәле ничек икән? — Мин аның хәле әйбәт түгеллеген күрмичә дә әйтә алам. — Сез бик кыю күрәзәлек итәсез! — Менә күрерсез, — диде кыз. Чыннан да, бер минутка да соңга калмыйча Мәскәү поезды килеп туктагач, йомшак урынлы вагоннан, көньяк кояшында шактый каралган булса да, элеккегә караганда да йончыганрак авыру йөзле профессор Филиппов чыкты. Заһид белән Роза йөгереп барып, вагоннан төшүчеләрнең багажларын алдылар. Куллар кысышкач, Роза Иван Ильичны, ә Заһид аның хатынын, олы, юан, нервыланып һәрвакыт башын селкеп торучы Мария Петровнаны, култыкладылар. Профессор белән профессоршаның күңелләре күтәренке иде. Олыгайган кеше өчен чит җирдә никадәр әйбәт булмасын, үз өенең рәхәтлегенә җитми инде. Күренеп тора: алар Казанны сагынганнар иде. — Сезнең кыяфәтегез бик әйбәт, Иван Ильич, — диде Заһид профессорга, -— кояш, диңгез... — И, сөйләмәгез, — диде карчык, сүзне бүлдереп, — быел Иван Ильичның башы авырудан чыкмады. Барганнан кайткангача авырып яшәде. — Әйе, шулай шул. Быел нидер шунда... һава үзгәрешемә күнегеп булмады, — дип куйды профессор. — Шулай да ял иткәнегез йөзегездә бик ачык чагыла, — диде Заһид үз сүзен куәтләп. Профессор көлемсерәде. — Әз генә бардыр инде. Алай гына да булмагач! Алар институтның «Москвич»ыи буш килеш җибәреп, Роза тәкъдиме белән, иркенрәк такси машинасына утырдылар. Юл буенча карт белән карчык Казан урамнарын күзәтеп, әле күптән түгел генә эссе көньяктан соң кинәт карлы-кышлы Казанга кайтып җитүләренә сәерсенеп бардылар. Профессор, беренче карашка кыркурак булып күренсә дә, асылда шук, мәзәкчән кеше иде. Ул шушы кыска араны узганда да юлдашларын, аерата Розаны, берничә тапкыр күз яшьләре чыкканчы кызыклы хәлләр сөйләп көлдереп алды. Шулай да профессорның саусызлыгы, артык картаеп киткәнлеге, озак күрми торгангамы, Заһидка бик ачык сизелде. Бу әйбәт түгел... Заһид аның хәзер үк институтта булуын, кафедра дилбегәләрен кулына алып, үзен кирәксез мәшәкать-борчулардан коткаруын тели иде. Ниһаять, кайтып җиттеләр. Машинаны җибәреп, өйгә керделәр. Анда аларны олыгая башлаган өй хезмәтчесе — бер хатын каршы алды. Заһид: «Сез юлдан соң ял итегез, без кузгалыйк инде»,.— дип шунда ук чыгып китәргә теләгән иде. Ләкин профессор җитди рәвештә аның күзләренә текәлеп: — Ашыкмагыз. Без бит әле кафедрадагы хәлләр турында бөтенләй сөйләшмәдек. Чәй эчә-эчә сөйләшербез, — диде. — Юк, юк, сөйләмәгез дә, зинһар!—диде Мария Петровна, ирен үзенчә куәтләп. Заһид игътибар итте: Роза әз генә дә китәргә җыенмый. Профессорның өендә ул үзен иркен хис итә иде. Бераздан Маша (Заһидның белүенчә, ул хуҗалар белән бергә картайган һәм аны, гадәт буенча, һаман шулай атыйлар иде) иркен түгәрәк өстәлгә чәй урыны әзерләде. Профессор белән профессорша икенче бүлмәгә чыгып өс киемнәрен алыштырып керделәр. Чәй янында сүз башланды. Иван» Ильич терсәкләрен өстәлгә куеп, ике куллап чынаягын тоткан килеш, башта аспирант кызга мөрәҗәгать итте: — Сезгә, Роза Валиевна, мине кафедра хәлләре турында информацияләп торуыгыз өчен аерата зур рәхмәт, — ул Заһидка карап куйды.— Сезнең инде, әлбәттә, эш күп булгандыр?.. — Әйе, эш күп булды, Иван Ильич. Мин сезнең кайтып җитүегезне түземсезлек белән көттем. — Безнекеләрнең барысы да исән-саулардыр бит: Шәфика Сабировна, Соломон Израилевич, Василий Григорьевич, Настя? — Барысы да исәннәр. Алар да сезне бик сагындылар инде. Белүемчә, һәрберсенең сезгә бик күп сораулары бар. Мин бик тырышып карадым, ләкин, дөресен әйтим, үземдә сезне алыштырырлык сәләт таба алмадым,— диде Заһид елмая төшеп. — Монысын инде менә юкка әйтәсез!—диде профессор. Аннан ул тагы Розага таба борылды. — Сез, Роза Валиевна, соңгы хатыгызда безнең яңа иптәшне, кем әле... әнә инде... безнең яңа лаборантны... — Рәхим Миңлебаевич,—дип әйтеп җибәрде Заһид. — Әйе, шуны Совет утырышында фаш иттеләр дип язган идегез. Эш нәрсәдә? Ничек булды ул? Ул яшь кеше шул дәрәҗәдә... мин әйтә дә алмыйм ннде! Заһид эченнән: «Мин Рәхимне якларга тиеш, якларга тиеш», — дип уйланды. Ләкин шунда ук ул үз-үзенә сорау бирде: «Димәк, профессор кайтып керү белән, аңа каршы үземнең оппонент икәнлегемне сиздерергәме? Юк, юк, минем аңа каршы барасым килмп. Әйдә, җәһәннәм булсын! Бер кечкенә мәсьәлә аркасында!» Ул шулай үзе белән бәхәсләшкән арада, Роза Валиевна профессорның күзенә карап әйтте: — Иван Ильич, зинһар, кайтып керү белән, күңелне рәнҗетә торган ямьсез, әһәмиятсез әйберләрне хәтерләмик әле! — Юк, юк, — диде профессор, — бу минем ©чей бик әһәмиятле! - Ул чынаягындагы чәен бал кашыгы -белән тынычсызланып болгатырга кереште. — Мин егерме елдан артык кафедра мөдире булып эшлим. Андый эшнең моңарчы бездә булганы юк иде әле. Ни булды, Заһид Сафпч, ул иптәш үзенең тәҗрибәләрен сезнең катнаш белән башлаган иде бит? — Эш шундый, — диде Заһид, — аны бары сез генә хәл итә аласыз. — Ничек инде, аңламыйм?! — Рөхсәт итегез, мин аңлатып бирим, — диде Роза. — Мии аның эше белән дә, үзе белән дә барыгыздан да күбрәк таныш. Ул кеше бик карьера сөюче булырга тиеш. Аңа сезнең хезмәтләрегезне юкка чыгару да берни тормый... — Ничек инде? — Ул, Иван Ильич, просто фальсификация юлына баскан. Беләсез бит, хәзер теге Харьков профессоры Борисовның эше турында бик күп шаулыйлар. Менә шуннан файдаланып, ул лаборант сенсация ясамакчы була. Сезнең аңа каршы икәнлегегезне белеп, төрле фальсификацияләр кора! Заһид түзмәде: — Роза Валиевна, —диде ачынып, — нигә Иван Ильичка андый сүзләр сөйләргә! Бераз аның хәленә дә керегез. Бераз рәхим-шәфкать кирәк. Йөрәк авырулы кешегә... — Зарар юк, зарар юк. Минем андыйларны гына күтәрерлек сәламәтлегем бар, — диде профессор. — Сөйләгез, Роза Валиевна. Сез аның фальсификатор икәнлеген нидән чыгып әйтәсез соң? — Минем дәлилләрем күп, Иван Ильич. Беренчедән, ул үзенең эшен бик яшерен алып бара, икенчедән, алың методиканы аңлаган кеше алдында тәҗрибәсен ясап протоколлар төзегәне юк.— Роза нидер хәтерләп беравык тынып торды.— Дөрес, бер тапкыр яздырган ул, — диде җиңелчә елмаеп, — ләкин беләсезме кемнәрдән кул кундырган? Физиклардан, аннан механизаторлардан. — Гафу итегез, сезнең шигегез бары шуңа гына нигезләнә икән... — Юк, аңа гына түгел, Иван Ильич, аңа гына түгел. Алайса мин барысын да әйтим. Ул кеше төн уртасында институтка килә дә, кеше китеп беткәч кенә, эшенә керешә. Төн пәрие кебек, чыннан да. Мин бер көнне юри аны тикшерү өчен институтта калдым. Аның ниләр эшләгәнен барын да карап тордым. Ул, әлбәттә, миннән яшерергә тырышты. Ләкин мин барыбер үземнекен иттем. Ул киткәнне көтеп, аның барлык экспериментларын яңадан кабатладым. Сезнең методикагыз буенча.’ Мин чын күңелемнән әйтәм сезгә: барысы да фальсификация! Чөнки ул нәтиҗәләрне ничек кирәк шулай терки, ә ничек килеп чыкса түгел. — Аңламыйм, — диде профессор җилкәләрен җыерып, — аңламыйм, һәм сез шундый кабахәт кешегә түзеп тордыгызмы? — Тынычланыгыз,.зинһар, Иван Ильич, — диде Заһид, — монда әле яңадан тикшерәсе нәрсәләр бар. Тынычланыгыз. — Ә нәрсәсен тикшерергә, Заһид Сафич? — диде Роза усаллана төшеп. — Мин бит сезгә бик ачык итеп әйттем. Үзем карап тордым. Мин Советта бу хакта әйтмәдем. Ә хәзер дөреслекне ачып салырга .була. Заһид Розага карап алды. — Сез, чынлап, аның экспериментларын үзегез кабатладыгызмы? Роза ябык тар кулын күкрәгенә куйды. — Менә ихлас сүз, ант итәм. — Кошмар, — диде профессор, — бу просто кошмар! Ул Заһидка шелтәле бер караш ташлады. Ләкин сүз әйтүдән тыелып калды. — Мин башкача чыгар, аның эше кафедраның абруен күтәрер дип уйлаган идем, — диде Заһид аска карап. — Әйе... Шундый адәм актыгының безнең арага килеп керүе бик аянычлы хәл,—диде профессор ачынып. — Сез тынычланыгыз әле, Иван Ильич,—• диде Заһид. Икенче бүлмәдән профессорның хатыны керде. — Ни булды, Ваня? Синең төсләрең киткән! — Берни дә булмады, Мария. Зинһар, безне тынычлыкта калдыр. — Минемчә, безгә бергәләп... — диде Заһид. Ул «бергәләп, ныклап ■лаборантның экспериментларын тикшерергә һәм уйланырга кирәк»,— димәкче иде. Ләкин бу сүзләр аны сазлыкка өстерәгәндәй тоелды. Әйе, нигә, нигә? Кирәкми, зинһар. — Мин категорический әйтәм, — диде Роза, — безнең арага бик начар бер кеше килеп эләкте. Без аннан мөмкин кадәр тизрәк котылырга гиеш. Заһид күңеленнән: «Котылырга, — диде, — чыннан . да. Нигә ана безнең арада азап чигәргә. Барыбер бернинди дә эш чыгара алмаячагы көн кебек ачык бит. Менә дигән белгеч, районда кадере булыр, хөрмәт итәрләр. Чыннан да». Ул, шулай уйланып, өстәл яныннан кузгалып киткән профессорны күзәтте. Иван Ильич үзенең эш өстәлендәге телефон трубкасына үрелде. Өй эчен үле тынлык басты. — Миңа ректор кабинетын бирегез, — диде Иван Ильич. — Исәнмесез. Мин кайтып төштем. Әйе, үзе. Бик зур рәхмәт. Бераз гына шук- Г ца... Ләкин ни өчендер теләгәнчә түгел, күрәсең, картлыктыр инде. Мин сезнең эшегезне бүлдерәсем килми, ләкин, Евгений Коноиович, кайтып төшү белән бер сүз әйтергә тиешмен. Кафедрага бер кеше урнашкан. Ул лаборант Шәйхерамов. Мин сезгә шуны әйтергә тиеш. Әйе, әйе, моны әйтергә миңа намусым шулай куша. Менә нәрсә: я мин, я ул! Сез аңлыйсызмы? Менә шул. Андый кешене кафедрада калдыра алмыйм. Менә шул. Мин таләп итәм. Хушыгыз. Гафу итегез. Профессор трубканы калтыранган кулы белән урынына куйды да авыр адымнар белән өстәл янына килде. — Сез эшләмәгәнне миңа эшләргә туры килә, — диде ул утырып. «Бәлки, чыннан да шулай кирәктер, — дип уйланды Заһид бераз айный төшкәч, — Рәхимнең үзе өчен үк кирәк. Нигә булмаган эшкә тыгылырга! Әйе, кайчак хирургия методы, никадәр рәхимсез күренсә дә, бердәнбер чара булып кала бит! Бәлки, бу юлы да шулайдыр?» Ул, үзенең гамәлен шундый логик кысаларга сыйдыргач, әйтел бетергесез җиңеллек тонды. Бөтен төен бер селтәнүдә чишелгән иде. Заһидның өстеннән авыр йөк төшкәндәй булды. Ләкин күңеле шулай да ■ни өчендер һаман сыкрана иде әле. Нидер аны өзлексез борчый, нинди генә логик корылмалар белән беркетелмәсен, бу тойгы су астыннан калкып чыккан боздай өскә күтәрелә иде. Ниһаять, бу тойгы Роза аркасындадыр дип уйлады ул. Шуның рәхимсезлеге, җүләрлеге аркасында тугандыр. Профессордан кайтышлый, чатлыкта аерылышыр алдыннан, ул аспирант кызга әйтмичә булдыра алмады. — Ә шулай да сез рәхимсез кеше, — диде. — Ай, алай димәгез, Заһид Сафич, безгә әле сезнең белән бик озак еллар бергә эшләргә туры киләчәк, — диде Роза кисәтеп. Заһид дәшмәде. XXI Йомры гына гә\'дәле шаркылдык курьер кыз лаборатория ишеген ачты да: — Иптәш Шәйхерамов! Хәзер үк ректор кабинетына!.. — дип кычкырды. Рәхим тиз генә кулларын юып халатын салды. — Әйдә, әйдә тизрәк,— диде кыз, һич авызын җыя алмастан,— сине көтә ул. Ләкин шулай да, Рәхим ректор кабинетына кергәндә, башлык ниндидер кеше белән сөйләшеп утыра иде. — Утырып торыгыз, иптәш Шәйхерамов, — диде ректор. Рәхим, аларның сөйләшкәннәрен тыңлап, тыныч кына көтеп утырды. Ректор — сабыр, салмак кеше, аның эчеңдәгесен беркайчан да үзе әйтми торып белерлек түгел иде. Бу юлы да, Рәхим никадәр кызыксынмасын, ректорның үзен ничек каршы алуыннан бернинди дә нәтиҗә чыгара алмады. Ул теге такылдыкның сүзенә карап юкка ашыкканын белде, бу вакыт эчендә аппаратны көйләп бетергән булыр идем инде, дип уйланды. Бераздан теге ят кеше артык төчеләнеп рәхмәтләр укый-укый чыгып китте. — Бирегә килегез әле, — диде ректор Рәхимгә, — менә шунда утырыгыз. Рәхим сораулы караш беләп ректорның акайганрак күзле, калын иренле тулы йөзенә текәлде. — Менә эш ничед тора, иптәш Шәйхерамов, — диде ректор, — сезгә бездән китәргә туры киләчәк бит. — Китәргә? — диде Рәхим тетрәнеп. — Юк-юк, мин беркая да китәргә җыенмыйм, чөнки минем төгәлләнмәгән эшләрем бар. Ректор бераз тынып торды да тавышсыз гына көлеп куйды. Ләкин аның көлүе, ничектер, эчкерсез, саф түгел иде. — Ә шулай да китәргә туры килер, иптәш Шәйхерамов. — Ни өчен? Бәлки сәбәбен әйтерсез? — Минемчә, иптәш Шәйхерамов, сезгә аның сәбәбе билгеле. — Бернәрсә дә билгеле түгел һәм бер сәбәп тә юк! — Мин шул кадәресен генә әйтә алам, иптәш Шәйхерамов, профессор Филиппов кайтты. Әле ул кафедрага килмәдеме? — Кафедрага килмәде, ләкин мин аның кайтуын беләм. — Шулай булгач, сезгә аңлашыла торгандыр инде? —• Бернәрсә дә аңламыйм, Евгений Кононович. Нәрсә, әллә теге көнне Советта булган оятсыз яланың нәтиҗәсеме бу? — Ә бит ул көнне сез үзегезгә ташланган гаепне юкка чыгара алмадыгыз! — Аңламыйм! Ничек инде? Димәк, сез дә теге аспирант кызның сүзләренә ышанасыз!? — Ә башкача мөмкинме соң? Ул чыгып тәфсыйллап барын сөйләде. Кафедра мөдире хезмәтен башкаручы доцент Таһиров Заһид Сафич каршы килмәде, сез юкка чыгармадыгыз... — Әгәр эш алай икән, мин, кусагыз да, үземнең хаклы икәнлегемне исбат итмичә торып, китмим, һич булмаса, миңа хаклы булуымны күрсәтергә мөмкинлек бирегез. Ректор калын юаң җилкәләренә сыенып бер мәл тынып торды. — Юк, мин андый эшкә бара алмыйм. Сез безнең институттан китәргә тиеш, — диде ул, ниһаять. Рәхим, тыела алмастан, кыза төшеп, ректорга үзенең эше, ул этнең терлекчелек өчен әһәмияте турында сөйләргә тотынды. — Сабыр итегез, — диде ректор аны бүлдереп, — мин боларнын барысын да бик яхшы беләм. Ләкин эш бит аяда гына түгел. — Ә нәрсәдә соң?—дип сорады Рәхим. — Эш шунда, — диде ректор, — сез просто лаборант буларак, профессор Филиппов фикеренчә, сынауны уза алмагансыз. — Ләкин бит минем эшкә керүемә беренче ай да, икенче ай да түгел! — Аның каравы, профессор да бит байтак вакыт читтә йөргәннән соң гына кайтып төште! Рәхим уйга калды. Ректорның профессор Филиппов ягын каерганы ачык иде. Ул тагы үзенең эше, анда килеп чыккан күңелсезлек турында сөйли башлады. — Мин барысын да аңлыйм, — диде ректор, — мин сезнең хәлегез не аңлыйм. — Ләкин сез минем хаклы булуыма ышанмыйсыз, — диде Рәхим, рәнҗеп. — Аясына да ышанам, — диде ректор. — Мин сезне студент чакларыгыздан ук намуслы егет дип беләм. Инде институтны бетергәч, сезнең бик тырышып, макталып эшләвегезне дә беләм. Мин сезне коммунист буларак та беләм. Ләкин аңлагыз, шундый ситуация килеп чыкты сез хәзер бездән китәргә тиеш. — Миңа үземнең эшемне төгәлләп, үземнең хаклыгымны исбат итәргә мөмкинлек бирегез. Чөнки мим шунсыз барыбер тынычланмаячакмын? Ректор тагы калын җилкәләренә чумып утыра башлады. — Яхшы, — диде ул, — мин сезне еракка җибәрмәм. Безнең учхоз- ның ветврачы пенсиягә чыга. Сезне әнә шуның урынына тәкъдим итәрмен. — Ләкин анда бит гыйльми эшкә бернинди дә мөмкинлек булмаячак? — Мигә булмасын! Юк икән, оештырырга кирәк! Рәхим, ризасызлык белдергәндәй, тирән итеп көрсенеп куйды. — Зарар юк, — диде ректор, — учхоз директоры исеменә үтенеч язып бирегез, калганын үзем... Рәхим коридорга чыкканда башын түбән игән иде. Эченнән ул: «Шулап итеп минем теләкләр юкка чыкты,—дип уйланды. — Барысы да бик ансат, җиңел генә...» Кинәт аңа институтның коридорлары, андагы шау-шулы студентлар, ак халатлар киеп, яннан тыз-быз узып йөрүче гыйльми сотрудниклар эчпошыргыч, ачу китергеч булып күренделәр. Моннан тизрәк чыгып качасы иде! Чыннан да, ни пычагыма кирәк үзеңне үзең ул кадәр бетерергә!—дип уйланды ул. Бераздан үзенең учхозга ветврач булып китәргә тиешлеге исенә төште. Андагы эш Рәхимгә күптән таныш инде. Ул анда беркем белән дә исәпләшмәячәк, үзе иң олы белгеч булачак. Эшне тиз арада көйләп җибәрәчәк. Моңарчы бит Рәхимнең беркайчан да эшендә сынатканы булмады. Олаксын барысы, китәм, шунда эшлим! Ул балалары турында уйлады. Алар бер ел эчендә өченче мәктәпкә күчәчәкләр. Ләкин нишләмәк кирәк, аның каравы соңыннан шәп булыр. Юкса, мескеннәр тәмле-томлыга тилмереп торалар. Галия үзе исән булса, моны рөхсәт итәр идемени? Ул, хәзер үк ректорга үтенеч язып кертергә булып, лаборатория ишеген ачты. — Ни булды сезгә? — диде Настя борчылып. Рәхимнең йөзенә әрнүле елмаю чыкты. — Сездән китәм, Настя. Берни дә барып чыкмады. Настяның ачык гади йөзенә курку чыкты. Ул барын да аңлады. «Ничек?» — дип сорады. Рәхим, җавап кайтармастан, өстәле янына китте. — Миңа бик авыр, Рә.хнм абый, — диде кыз. — Ни өчен, Настя? — Мин сезгә бернинди дә ярдә.м күрсәтә алмыйм. — Рәхмәт. Беркемнән бернәрсә кирәкми инде хәзер, — диде Рәхим. Кинәт ишек ачылып китте. Ишектә Заһид күренде. Аның төсе киткән, күзләре дәһшәттән акайган, чәчләре тузган иде. Ул лабораториягә керде дә калтыранган тавыш белән, кирәгеннән артык хәрәкәтләр ясап: — Иван Ильич, Иван Ильич, — диде. — Беләсезме, аны әле генә машина белән больницага алып киткәннәр. Инфаркт! Рәхим белән Настя, аптырап, шаккатып калдылар. Заһид шунда ук кинәт борылды да халат чабуын җплбердәтеп чыгып китте. Ишек ачык иде, Роза күренде. Аның йөзе кызарган, күзләрендә яшь. Ул нервыланып Рәхим янына килде һәм чәрелдек тавыш белән: — Кабахәт җан! Синең аркада, мокыт, синең аркада Иван Ильичка инфаркт булды! — дип кычкырды. Рәхим сикереп урыныннан торды. Үзен тыя алмыйча, Розаның яңагына чалтыратып сугып җибәрде. Кыз истерикада кычкырып калды, Рәхим ишекне каты ябып коридорга чыкты. Ул озын коридорның буен- нан-буена узды. Аннан ишек алдына чыкты, каршыда күренгән дүрт катлы йортка таба китте. Ләкин футбол мәйданыдай иркен ишек алдының уртасына җиткәч, ул кинәт туктады. «Туктале, мин нигә чигеиәм соң? Хәзер чигенергә ярыймы соң миңа?» — дип уйланды ул. Кинәт борылып, кире институт бинасына таба китте. Яңадан коридор буйлап атлады. Лаборатория ишегенә җитәр-җитмәс, ул өнен җыеп тукталып торды. Эчтән Роза белән Настяның нидер сөйләшкәне ишетелә иде. Рәхим игътибарын җикте. — Мин аны судка бпрәм, спи шаһит булырсың, Настя. Бүген үк, менә хәзер үк бирәм, — дип сөйләнә иде Роза. — Юк, мни шаһит була алмыйм, — диде препаратор кыз. — Ничек инде алай? Менә әле генә ул минем шушы җиремә сукты ич! — Юк, мин бернәрсә дә күрмәдем. Суктымыни? Андый эш булмас. Сезнең күзегезгә генә шулай күренгәндер, Роза Валмевна. Рәхим ишекне ачып эчкә керде. Роза, бу тагы сукмасын дигәндәй, Рәхимгә нәфрәтләнеп карана-карана лабораториядән шыпырт кына чыгып китте. XXII ’ Шулай да Рәхимгә учхозга күчәргә туры килде. Чөнки ректор үзенең приказында аны эштән чыгарып кына калмаган, йорт кенәгәсеннән төшерергә дә боерган иде. Хәер, аның өстенә, теге экспедициягә киткән аспирантларның берсе моннан ике көн элек авырып кайткан һәм, үзенең бүлмәсендә урын булмаганга күрә, кыймыйча, иптәшләрендә торып тора дигәннәр иде. Шулай итеп, бердәнбер чара калды. Көннәрдән бер көнне Рәхим барлык байлыгын институт автобусына төяде, балаларын утыртты да институтның Аргы Кабан күле артындагы өнрәнүкүргәзмә хуҗалыгына алып китте. Телефоннан сөйләшеп, ул пенсиягә чыккан ветврачның квартирны бушатканлыгын, Казанда үзенә йорт алып яши башлаганлыгын ишеткән иде инде. Димәк, барыл төшү белән балаларны кертергә урын бар. Ул шулай уйланды һәм тәвәккәлләп китеп барды. Рәхим студент чакларда бик күп таптаган учхоз юлы шушы инде! Тирәягына агачлар утыртылган таш юл. Ләкин хәзер ул бөтенләй танымаслык. Шәһәр, үсеп, һаман учхозга таба үрмәләгән. Элекке күңелсез буш. урыннарда хәзер зур-зур таш йортлар. Менә, ниһаять, Кабан күле дә күренде. Аның өсте юка ялтыр боз белән капланган. Рәхимнең студентлык'елларында шул Кабан күлен аркылы йөзеп чыккан чаклары исенә төште. Бер тапкыр ул'ярты айлык стипендиягә бәхәстән йөзгән иде. Ә бер тапкыр бата башлаган студент кызны коткарган иде... Ах, беләсе иде, шул бергә укыган иптәшләр найларда икән хәзер. Рәхим студент чакларда гына була торган әкәмәтләрне ирексездән хәтерләп барды. Әйе, бер тапкыр гына була икән ул күңелле яшьлек! Нинди генә авыр шартларда узмасын, кешенең студентлык еллары мәңгелек якты истәлек булып күңел түрендә саклана икән. Кыен чакларда шул көннәрне искә төшерү дә кешегә җиңеллек бирә. Равил Рәхимнең тезендә утыра иде. Ул үзе өчен бөтенләй ят яңа җирләрне йотылып тәрәзәдән күзәтә. Машинадагы шау-шулы студентлар арасында идәндәге төенчеккә утырган Разиягә генә бернәрсә дә күренми. Студентлар юл буе җырлап бардылар. Аларның учхозда практик занятиеләре. Юлда барганда җырламыйча буламы соң! Менә учхоз янындагы калкулыкларда таныш агачлар күренде. Алар тагы да үсә төшкәннәр икән. Әйе, менә шушы агачлык аркылы Рәхимнәр көзнең соңгы көннәрендә казылмыйча калган түрнепс тамыразыкларын эзләргә яшелчә бакчаларына баралар иде. Шуннан да тәмлерәк нәрсә юк иде инде! Машина үкереп таудан менә башлады. Ике якта карт өянкеләр тезелгән, ә алда — учхоз корылмалары. Әнә сул кул якта мунча һәм кер уу урыны калды, арырак — җимеш бакчалары, уң якта — ике катлы иске агач өй. Машина уң якка, зур таш биналарга таба борылды. Рәхим, институт бетереп, унбер ел читтә йөргәннән соң шул ук учхозга ветеринар врач булып килер дип кем уйлаган инде. Автобус, студентларны уку корпуслары янында төшереп, Рәхимнәрне контора өенә таба алып китте. Юлда очраучылар барысы да таныш, күргән-белгән кешеләр иде. Барысы да картая, олыгая төшкәннәр. Алар хәтерләрендә яшь җитез студент булып сакланган Рәхимнең чигәләрендә агара башлаган чәчләренә, күз яннарында җыерчык нурлары күренгән йөзенә кызыксынып, дусларча елмаеп карыйлар. Рәхим балаларын һәм багажын контора янында машинадан бушата башлады. Ишектән интеллигентларча киенгән олы гына бер хатын чыгып, конторадан өч өй аша торган йортка барырга һәм шунда урнашырга кушты. Күрәсең, аны учхоз директоры Рәхимнең машинадан әйберләрен бушатуын күргәч чыгаргандыр. Менә ул — калай түбәле, ике болдырлы агач өй. Тәрәзәләренең шәрәлегеннән Рәхим шушы куш квартирның уң ягындагысы үзенеке икәнен аңлады. Ишеккә эленгән йозак бикләнмәгән иде. Менә ул өй эче: иркен ике бүлмә; завхоз кайгыртучанлык күрсәткән, өч тимер карават, матрацлар китереп ташлаган. Равил, түр якка узу белән, шатланып почмактан почмакка йөгерергә тотынды. Разия исә, мондагы иркенлеккә хәйран калып, тавышсызтынсыз бер куаныч белән, өй эчен күздән кичерә иде. Әйе, бу бүлмәләрне җиһазлап җибәрсәң, нәкъ теге райондагы квартир кебек булачак бит! — Әтием!—диде Разия, ялына төшеп, — башка күченеп йөрмик инде, яме? — Я, — диде Рәхим, кызын үзенә сыендырып. Бераздан алар тәрәзәгә пәрдәләр корып җибәрделәр һәм, тантаналы рәвештә, Галиянең рәсемен стенага элделәр. Рәхим, алдагы бүлмәгә чыгып, электр плитәне тоташтырды, су кайнатырга куйды. Өи эче салкынча иде. Рәхим, аның электр плитә белән генә җылынмаячагын аңлап, күршеләрдән әҗәткә утын алып торырга булды. Саргайган, сырхау йөзле, кечкенә генә буйлы бер хатын аны якты чырай белән каршылады. — Ә сезмени инде ул киләсе врач?—диде ул. Рәхим үзенең бер ягарлык утын сорап кергәнлеген әйткәч, хатын элекке хуҗаның утын сараен күрсәтте. Казанга күчеп киткән ветврач сарайда, хас яңа квартирантларга дип, берничә ягарлык утын калдырган икән. Рәхим рәхмәт әйтеп чыгып китте. Әйе, күршеләрнең өе җылы да, ямьле дә. Анда уңган хатын-кыз кулы барлыгы күренеп тора. Ә Рәхим квартирында гомер андый уңайлыклар булмаячак! Ул бер кочак утын алып керде, плитәле мичне гөрләтеп ягып җибәрде. Плитәгә аш салу өчен, миски белән тагы су куйды, аннары кызына мичне карый торырга кушты да, директорга күренергә дип, яңадан конторага китте. Учхозның директоры ул белгән кеше иде. •'Директор тагы да юаная, картая төшкән, йөзен болай да ямьсезләтеп торган шадралары аны хәзер бөтенләй котсызландырып күрсәтә иде. Рәхим директорның хо- лык-гадәтеи ишетеп белә иде инде. Ул аның, мәсәлән, бик булдыклы, оста оештыручы икәнлеген ишеткән иде. Тәмам чыгырыннан чыккан хуҗалыкка ул фронттан Рәхим студент чакмы кайтты. Ул килгәч, учхоз эшчеләре иркен суладылар, чөнки булдырса шул шадра Кави булдыра иде инде, һәм, чыннан да, моңа кадәр сүгелеп килгән хуҗалык тауга таба үрмәли башлады. Бераздан инде ул республика күләмендәге алдынгы хуҗалыкларның берсенә әйләнде. Ләкин директорның беркемгә дә юл куярга яратмый торган артык үз сүзле кеше икәнлеген дә Рәхимнең ишеткәне бар иде. Тик болар барысы да әле хәзергә имеш- мимеш сүзләр генә. Бәлки, аның белән эшләү авыр булыр. Хәер, Рәхимнең башка юлы юк иде. Институтны бөтенләй күздән югалтмас өчен аңа шунда ышыклану мөмкинлеге генә калган иде. Директор Рәхимнең кулын кыскач, бер дә артык якты чырай күрсәтмәстән: — Давай, утыр, — диде, — менә болан, агайне, килгәнсең икән, күз йомып эшкә керешәсең! Монда сиңа кафедрада лаборант булып ак халат киеп тыздын-быздый йөрү түгел. Җиң сызганып эшлнсең. Аннан болан, гадәттә зоотехник белән ветврач этле-мәчеле яшәүчән булалар. Аны бел, мин моңа юл кунмам! Кави, юан кулын көчкә сузып, звонокны басты да ишектә күренгән секретарьга: «Зоотехникны!» — диде. Ишектән Мәдинә килеп керде. Ул бер Рәхимгә, бер директорга карап алды. Рәхимгә бу чибәрнең бераз аптырашта калганлыгы аңлашыла иде. — Таныш бул, — диде Кави кызга, — безнең яңа ветврач. — Исәнмесез, — диде хМәдннә, Рәхимнең кулын кысып. — Без аның белән таныш, Кави абый. — Зоотехник ни өчендер мәк чәчкәседәй кыя- кызыл булды. — Сез минем бирегә билгеләнүемне белми идегезмени?—диде Рәхим коры гына. — Белә идем. Ләкин мин... ничектер... сез килмәссез дип унлаган идем. Рәхим эчтән генә уйланды: «Әйе, бу кыз минем адәм хурлыгына калуымны белгән һәм инде институт тирәсендә калмас дип уйлаган». Шулай да ул сорап куйды: — Ә ни өчен? .Мәдинә җилкәләрен генә жыерды. — Менә утырыгыз әле, — диде Кави, каршысындагы буш урындыкны Мәдинәгә күрсәтеп.—Менә, егетләр, мәсьәлә болай тора, — диде ул, өстәлне кулы белән кисеп төшерергә теләгәндәй селтәнеп. — Этле- мәчеле яшәмәскә. Бу — берме? — Туктагыз әле, Кави абый. Безнең, минемчә, алай яшәргә җыенганыбыз юк,-—диде Мәдинә. — Нигә алай әйтәсез? — Беләм мин сезнең агай-энене! Мин үз гомеремдә күп күрдем инде. Сез менә әйткәнне тыңлагыз әле. Бер булдымы? — Бер булды, — диде Рәхим. — Икенчесе, боевое задание. Бернинди чир булырга тиеш түгел! — Тырышырбыз. — Савым буенча айлык задание үтәлгән булырга тиеш, дуңгызлар һәм симертүдәге терлекләр буенча көнлек артым тәэмин ителгән булсын. Моңа, ишетәсезме, икегез дә башыгыз белән җавап бирәсез! Әгәр инде үтәлми икән, баш бетте дип исәпләгез. Көн эшләгез, төи эшләгез, миңа дисәгез, бөтенләй йокламагыз, я булмаса, киресенчә, түшәмгә төкереп тик ятыгыз. Тик план үтәлгән булсын. Менә сезгә бу боевое задание! Инде нишләргә икән дип төртелеп каласыз икән, туп-туры мина килегез. Бу — минем принцип. Булдымы? — Булды. — Бусы — ике булды! Инде дальше киттек. Институттан килгән гыйльми работниклар алдында бик изерәп төшмәгез. Аларга бик күренмәгез, үзләрен дә алай эчке эшләрегезгә бик якын җибәрмәгез, һәрхәлдә, ул абзыйларга производствога комачау ясап йөрергә бик ирек бирмәгез. Килсәләр, матур гына итеп елмаеп исәнләшегез, бик әдәпле сөйләшегез, ә инде менә опытфәлән уздырасы иде дип сөйләнә башласалар, гафу итегез, эшем бар ие, диегез дә китегез. Мин алар белән үзем сөйләшермен. Булдымы? Шулай ук мин консультацияләр алу белән дә мавыкмаска киңәш бирер идем. Кирәкми. Алай гына без үзебез дә беләбез. Шулай бит, Шәйхерамов? - Директорның үгет-нәсихәтен елмаеп тыңлаган Рәхим тагы да ныграк елмаеп: — Шулай микән соң, Кави абый? — диде. — Шулай. Менә бераз эшлә әле, үзең дә күрерсең. Директор кинәт Рәхимгә карап тынып торды. — Ә урнаштыңмы соң?—дип сорады ул җитди бер тон белән. — Урнаштым, рәхмәт. — Балалар зурлармы синең? — Берсе сигездә, икенчесе уникенчедә. — Ә хатын улеп китте инде? — Әйе. — Җүләр! Өйләнергә кирәк. Без Мәдинә Нәбиевна белән менә дигән кәләш табып бирербез әле үзеңә! — Рәхмәт, әле бер дә өйләнергә атлыгып тормыйм,—диде Рәхим. — Ну, ярар, ансы үзеңнең эш. Мәдинә Нәбиевна, Рәхим иптәшне хуҗалык белән таныштыр. Аннан лечебницаны да кабул ител алырга туры килер. Аны Антимонов Степаң Федотович фельдшерга тапшырып киткән иде. Мәдинә белән Рәхим бераздан терлек абзарларында йөриләр иде инде. — Нәрсә, тозны җитәрлек бирмисезмени? — диде Рәхим сыерларның күзләре тонык булуына игътибар итеп. — Шулай шул, тозны җитәрлек бирмәдек, миңа кадәр бигрәк тә аз биргәннәр. Рәхим дәшмәде. Әйе, Рәхим белгән вакыттагыдан соң байтак үзгәрешләр булган икән. Аның хәтерендә: хуҗалык ул елларны бруцеллез- дан котыла алмый интегә иде. Ә җиңгәннәр бит, җиңгәннәр! Алар барлык мал-туарны карап чыктылар. Терлек абзарлары, механизациядән тулысыңча файдалануны күздә тотып, яңача салынган иде. Малтуар көр, чыннан да биредә колхозларга үрнәк булырлык күп сөт һәм ит-май бирә торган терлек токымы асрала иде. — Менә безнең Валет. Лысенко чыгарган майлылыкны арттыра торган үгез,—диде Мәдинә. — Савыла торган бозаулары бармы соң әле аның? — Озакламый сава башлыйбыз. Нинди нәтиҗә булыр инде?! — Әйе-е, менә шуның механизмын, физиологик нормаларын белсәң иде! — дип куйды Рәхим. — Ансы гыйльми работникларның эше инде. Рәхим Мәдинәнең матур йөзенә карап алды. Ни өчен соң бу кыз минем белән үз итмәгәндәй сөйләшә. Әллә Советтагы теге җүләр сүзгә ул да ышанамы? Алар ветеринар шифаханәгә керделәр. Ләкин Рәхим, бераз уйланганнан соң, әле бүгенгә берни дә кабул итмәскә булды. Алар тагы терлек абзарларын карап ары киттеләр. Дуңгызлар янына сугылдылар, сарыкларны, кроликларны, тавыкларны, атларны карадылар. Хуҗалык зурайган иде. Бу инде чык мәгънәсендә урта кул бер совхоз иде. Ниһаять, алар кире борылдылар. Рәхим балалары өчен борчыла башлады. Ярый ла Разия, сүзне тыңлап, мичне караган булса. Әллә ниләр булуы бар. Юк, юк, бүген үк берәр апа белән сөйләшергә кирәк. Моннан соң инде Рәхимнең акча ягы җайлырак булачак. Карагыз әле, иптәш Шәйхерамов, — диде Мәдинә аның уйларын бүлдереп, — минем сезнең белән баштан ук иптәшләрчә ачыктан-ачык сөйләшәсем килә. — Ягез, сөйләшик, — диде Рәхим, сәерсенә төшеп. Мәдинәнең бөтен килеш-килбәте артык тәвәккәл иде. — Әйтегез, зинһар, сез, минем белүемчә, әйбәт белгеч, ни сәбәптән шундый җүләрлек ясадыгыз? — Минем бернинди дә җүләрлек ясаганым юк! — Ләкин бит сезне фальсификатор диләр. — Дөрес түгел ул, Мәдинә Нәбиевна! Сез, бәлки, ышанмассыз ләкин чепчи ялган ул! — Шулайдыр дип уйлаган идем мин дә. Бу просто бер аңлашылмау булса кирәк, шулаймы? — Юк, алай дип тә әйтмәс идем мин. Бәла шунда, минем институтта уздырган беренче гыйльми эшем профессор тәҗрибәләренең киресен күрсәтте... — Ә булса ни? Рәхим «һе» дип борын яфракларын тибрәтеп куйды. — Сез инде шуннан соң барына да кул селтәп чигендегез, гаепне үз өстегезгә алдыгыз? Их сез, ир кеше үзегез! — Ә нигә, сезнең беркайчан да гаепсезлегегезие исбатлый алмыйча аптыраганыгыз булмадымыни? — Минемме? — Мәдинә, уйланып, әллә узгандагы эшләремне белә микән бу, дигәндәй, Рәхимгә күз салды. — Әйе, булды! Ләкин минем чигенгәнем булмады, — диде ул. — Минем дә чигенгәнем' юк! Сез аңларга тиеш, сез бит әни булган, я әни буласы кеше. Минем балаларым бар. Мин урамда кала алмыйм. Алар турында кайгыртырга тиеш мин. — Ә сезгә үзегезне аклау кирәк түгелмени? Аның өчен хуҗалык түгел, гыйльми лаборатория кирәктер бит?! — Әлбәттә. — Соң шулай булгач? — Ләкин ул гыйльми лабораториядәге бер кешенең күңелендә әз генә намус дигән нәрсә уянмый торып, мин анда эшли алмыйм. — Сез физиология кафедрасын күздә тотасызмы? — Кем соң ул андый намуссыз кеше, мин аны беләмме? — Бәлки беләсездер? — Роза Вәлиевна инде, билгеле! — Юк. Ул хәл итми. — Иван Ильичмы? — Юк. — Профессор Әсфәндияровмы? — Юк, юк, сез лабораториядән бөтенләй читкә чыгып киттегез. — Кем соң ул? Кем соң? — Доцент Таһиров. Сез белмисезмени аны? Теге вакыт, ниндидер эшегез төшеп, аңа килеп тә йөрдегез бит. Мәдинә кинәт туктап калды. Аның күзләрендә нәфрәт очкыннары чагыла иде. — Юкны сөйләмәгез! Заһид Сафичка тел тидермәгез!—диде ул өзеп. Рәхим үз чиратында аптырап һәм ачулана төшеп Мәдинәнең кызарынган йөзенә текәлде. — Сез аны беләсез инде алайса? — Әйе, мин аны бик яхшы беләм. һәрхәлдә сезгә караганда яхшырак беләм мин аны! — Менә алайса булган хәлләрне тыңлап карагыз. Мин, түкми-чәчми, мөмкин кадәр объектив сөйләргә тырышам. Сезнең бит минем белән ачыктаначык сөйләшәсегез килде, — диде Рәхим... XXIII Рәхим төн уртасында уянып китте. Ниндидер бер ахмак төш күрде ул. Имеш, аны ниндидер бер шәһәр мәйданында баганага бәйләп куйганнар. Яныннан меңләгән кеше уза һәм һәрберсе аңа таш атып китә. Ул гына да түгел, бөтен битен куе кара йон каплаган ач күзле бер кеше аның янына килә дә, тешләрен ыржайтып, Рәхимне буарга тотына. — Фу, шайтан!—диде Рәхим, уянып. Аякларын идәнгә төшереп, караватка утырды һәм тирә-ягын күзәтә башлады. Балалар туарылып, үледәй, йоклап яталар иде. Бераздан Равил нидер сөйләнеп авызын чапылдатып куйды. Өй җылы. Рәхәт. Рәхим эчке күлмәк-ыштаннан гына, яланаяк алгы якка чыкты, ут яндырып өстәлдәге сәгатькә күз салды. Бик иртә иде әле. Болай ярамый. Ләкин нишлисең, йокы бөтенләй качты инде. Иртәгә, хәер, бүген үк институтка барып, Зәмзәмбикәне, һич булмаса, монда алып кайтырга кирәк. Әйе, профессор Филиппов... Рәхим гаеплеме монда? Зоотехник кыз — бөтенләй чит-ят кеше, ул да Рәхимне гаепле дип санамый. Аннан, күңел әз генә дә сыкранмый бит. Ах, ул күңел! Ул бит бик сизгер барометр. Бөтен кеше «юк» дигәндә дә, ул кайчак «әйе» ди, һәм берни дә эшли алмыйсың. Ә бу юлы күңел тыныч, кымшанмый да ичмаса. Тик шулай да ни хәлдә икән соң ул профессор? Аны бит күрми калырга ярамый. Әлбәттә, профессор яшендәге кешеләр өчен инфаркт куркыныч нәрсә инде. Әмма профессор микроинфарктны күтәрергә тиеш. Ул, һичшиксез, терелеп чыгар, шуннан соң Рәхим аның үзен күреп сөйләшер. Ә хәзергә тик ятаргамы? Хәрәкәтсез килеш, җилнең кирәк якка искәнен көтеп яр буенда ятаргамы? Юк, ятмас ул, барырдай җирнең барысына да барыр, мәгәр авторитетлы комиссия төзетер*- Рәхим үзе сорап алган өч көнне ничек файдалану турында уйлана башлады. Әйтик, ул министрлыкка барды, ди. Ул керә, кул бирә. Әйдәгез, утырыгыз, ни йомыш, иптәш Шәйхерамов? Менә шулай-шулай. Сездән ярдәм сорап килүем әле минем.„Шулаймыни? Әйе, шулай шул. Нишләрбез икән? Нишләрбез дип, бу мәсьәләдә без нинди ярдәм күрсәтә алырбыз икән соң!? Бик артык специфик мәсьәлә бит, иптәш Шәйхерамов. Сез мине дөрес аңлагыз, мин сезгә чын күңелемнән ярдәм итәргә риза. Ләкин, әгәр үзегез эшләгән кафедрада сезне берәү дә- якламый икән, бу инде... Чөнки, үзегез дә беләсез ич, бу эшнең нечкәлеген берәү дә алардан тулырак аңлый алмый. Юк, туктагыз әле, ничек инде ул берәү дә аңлый алмый? Мәсәлән, патофизиологлар аңлыймы? Аңлый. Инде биохимиклар шулай ук аңлый. Аннан тыш бит әле, Казанда медицина институты да бар! Анда физиологлар юкмыни? Ай- һай, алар күшәүче хайваннар физиологиясеннән җитәрлек компетенцияле микән соң? Аннары медиклар белән безнең министрлык идарә итми бит! Беләсезме нәрсә, иптәш Шәйхерамов, мин сезгә шушындый тар методик мәсьәлә буенча дәгъвалашып югары инстанцияләргә барып йөрергә киңәш бирмәс идем. Чөнки, кабатлап әйтәм, артык специфик, тар мәсьәлә бу! Турысын гына әйткәндә, монда хөкем итү өчен тар белгеч булырга кирәк. Ә инде сез үзегезнең институт әһелләренә мөрәҗәгать итмәк буласыз икән, бу очракта мәсьәләне институт башлыклары белән берлектә хәл итәргә кирәк. Анда сезнең ректор бар, аның ярдәмчеләре бар, партия оешмасы бар, профсоюз оешмасы. Шулар белән берлектә хәл итегез. Инде сез югары инстанцияләр белән эш итәргә теләсәгез, ышаныгыз, барыбер шул ук үз кешеләрегез хәл итәчәк бу мәсьәләне. Ничек инде? Шулай. Әйтик менә, Мәскәүгә яздыгыз, ди. Аннан ректорга комиссия төзегез һәм шул комиссия аныклаган материалларны безгә җибәрегез, диячәкләр. Ә сезнең мәсьәлә буенча комиссия кемгә мөрәҗәгать итәчәк соң? Ул, әлбәттә, сезнең кафедрага мөрәҗәгать итә. Инде кафедрада барлык кеше белән конфликтта икәнсез!.. Белмим инде. Менә шулай, иптәш Шәйхерамов, реалистларча карарга өйрәнегез. Булса иде ул кафедрада сезне яклаучы берәр кеше, һич югында, ул кеше сезнең экспериментларның дөрес методика буенча ясалганлыгын белсә иде. Ә ул кеше бар! Сон алайса, бөтен мәсьәләне тиешенчә хәл итеп була! Тик ул кеше, беләсезме, остазына каршы барудан куркып, күргәннәреннән баш тарту юлына басты Ә алайса булмый инде! Әгәр ул дөреслекне әйтә белә торган кеше булса бө- тен мәсьәлә хәл кылыныр иде. Сез менә шуның белән сөйләшегез. Әйе, сөйләшегез, сөйләшегез. Дөреслекне ялынып табып буламыни! Дөреслекне сугышып, яулап кына алып була! Ләкин бу очракта миңа кем белән сугышырга соң? Рәхим, шулай уйланып, булачак хәлләрне күз алдына китерергә тырышты. Кинәт аның башына яңа бер ун килде. Бәлки, Харьков профессоры белән бәйләнешкә керергәдер? Бәлки, миңа аның белән союзга керергә һәм көрәшне аның белән берлектә алып барыргадыр? Ул, бу фикереннән тәмам җанланып, киенергә кереште. Аннары алгы бүлмәгә чыгып ут яндырды һәм, шундагы кухня өстәле янына утырып, Борисовка хат яза башлады. Язганда автомат каләмен кәгазьдәй бөтенләй аермады диярлек. Унбиш минутта хат язылып бетте. Рәхим язганнарын укып чыкты. Юк, ничектер сәер килеп чыккан иде. Әйтерсең, Рәхимнең тирәсендәге барлык кеше ахмак-аңгыра, ә ул бер үзе дөреслек өчен көрәшүче, кыядай нык тора торган яшь галим. Рәхим ачынып елмайды да, һич икеләнүсез, хатын ертып ташлады. Яңадан каләм шыгырдавы ишетелде. Бу юлы Рәхим туктала-туктала, хәтта ара-тирә урыныннан кубып, йөренгәләп язды. Башта мәсьәләнең бары гыйльми ягы гына яктыртылды. Ул үзенең методикасын тулысынча язды, аны нигезләде, экспериментының нәтиҗәләрен әйтте, аны үзенчә тылмачларга тырышты һәм ахырда профессорның шушы кечкенә хезмәткә карата фикер әйтүен сорады. Шул җиткән, дип уйланды. Шуның белән вәссәлам! Ул, әлбәттә, хатка ни рәвештә булса да җавап язарга тиеш. Рәхим хатны төгәлләде дә икенче эшкә күчте: институт ректоратына үзенең бәхәсе буенча комиссия төзүен сорап зур үтенеч язды. Шул эшләрең бетереп олы бүлмәгә чыкканда, тәрәзәләр яктыра башлаган иде инде. Рәхим ашыгып сәгатенә карады һәм балаларның торуына ашарга хәзерләргә кирәклеген хәтерләп, юынып, бәрәңге әрчергә кереште. Ярый әле, минем балаларым бар, дип уйланды. Нәниләрнең иртә торуларына тәмле аш әзерләп аларны шатландыру үзе бер ләззәт бит ул. Балаларыңның тавышын ишетү, аларның җылысын тою узе бер җан рәхәте түгелмени? Балаларның әниләре дә шулай иртәнчәк аларның битләреннән үбә һәм көмештәй яңгыравык матур тавышы белән иркәләп: «Күгәрченнәр, торыгыз, мәмәй пеште!» — дип әйтә торган иде. Иртәнге якта Рәхим, балаларын ашатып-эчерткәч, икесен дә җитәкләп мәктәпкә алып китте. Мәктәп якын гына, шушы учхозда, башлангыч мәктәп. Әйтүләренә караганда, андагы укытучылар әйбәт, балаларга җитәрлек тәрбия һәм белем бирерлек кешеләр иде. Ул балаларын мәктәпкә урнаштыру һәм өйгә күз-колак булырлык апа эзләү белән байтак вакытын уздырды. Ниһаять, булырдае эшләнде. Ләкин күз-колаклыкны Рәхим бүгенгә зоотехник Мәдинәнең апасыннан үтенергә мәҗбүр булды. Рәхим көндезге унберләрдә институтка китте. Анда беренче эше итеп подвалга төште. Әйе, кәҗә исән-сау. Әнә ул сакалын селкетеп печән чемчекләп тора. — Я, нихәл соң, Зәмзәмбикә? Безне таки аердылар бит, ә? Кәҗә мәгънәсез күзләре белән Рәхимгә текәлеп карады. — Мә-ә! — Мәсен мә, тик кешеләрнең сөттән башка берни дә аласылары килми шул синнән! Кәҗә тагы сакалын калтыратып: «Мә-ә!» дип кычкырды. «Юк шул, хәзергә мөмкин түгел», — диде Рәхим. Аранга җыештыручы хатын килеп керде. — Мин сездән бу хайванны әйбәтләбрәк каравыгызны сорар идем, апа, — Диде Рәхим. — И, аны кичә бөтенләй башка кафедрага бирмәкчеләр иде әле. Тик Заһид Сафич кына рөхсәт итмәде. — Зинһар өчен, бер-бер хәл булса, миңа хәбәр итегез,—дип үтенде Рәхим. — Мин бит хәзер учхозда, ветврач. Телефон трубкасын аласы да шалтыратасы. Яме, апа? Хатын ризалык белдерде. Рәхим ректор янына икенче катка менде. Институт җитәкчесе бу юлы аны дусларча елмаеп каршы алды. — Я, ничек соң, эшкә керештегезме? — Әле яңа керешеп киләм, — диде Рәхим. Кесәсеннән чыгарып үтенечен сузды. Ректор, күзлеген киеп, ашыкмыйча гына укыганнан соң: — Әйе, аңлыйм,—диде. — Иван Ильич белән болай булып киткәч, сез, әлбәттә, үзегезне аклау өчен көрәшергә тиеш. Комиссия булыр. Тик башта профессор терелеп чыксын инде. — Иван Ильичмы? — Әйе. — Алай булганда эш озакка сузылачак бит, Евгений Кононович. Мин сездән хәзер үк объектив комиссия төзүегезне сорыйм. — Ай-Һай! — Бик үтенәм. Профессорны кемнәрдер дезинформировать иткәннәр. Аңа оятсыз рәвештә ялганлаганнар. Әгәр ул дөреслекне белсә, минемчә, аның үз сәламәтлеге өчен дә әйбәтрәк булыр иде. Ректор: «Сез бик беркатлы кеше икәнсез», — дигәндәй, көлеп куйды. — -Комиссиядә мәсьәләне аңларлык объектив кешеләр булырга тиеш. Мин экспериментларымны комиссия алдында кабатлап күрсәтәм. Шаһитлар алдында. Аңлыйсызмы, минем бу эшем артык принципиаль төс алды хәзер. — Аңлыйм, ләкин тынычрак сөйләшегез. Бу бит колхоз җыелышы түгел. — Гафу итегез. — Ярар, алай гына була инде ул яшьрәк чакта. Мин сезгә комиссия төзергә вәгъдә бирәм. Сезгә объектив караш булыр. Ләкин сезнең үзегезгә дә үтенеч бар. — Нинди, үтенеч? —Сөт саву һәм хөкүмәткә ит сату планнарын үтәргә вәгъдә бирегез. Юкса, елның соңгы айлары, ә йөкләмәнең үтәлми калу куркынычы бар. Рәхим, әле яңа гына эшкә керешкән кеше, ни дә булса өзеп әйтә алмады, билгеле. Ләкин дәшмичә калу да мөмкин түгел иде. —Мин сезгә, Евгений Кононович, булдыра алганның барысын эшләргә сүз бирәм. Ректор ачуы килебрәк елмаеп куйды. — Сез дипломат икәнсез, Рәхим Миңлебаевич. Сез менә планны тутырырбыз дип сүз бирегез. Икегез дә яшь, энергияле белгечләр. Мәдинә Нәбиевна да, сез дә. Аннан, зинһар,, мин врач дип, миң бары авыру терлекләрне генә беләм дип йөрмәгез. Мин сезне башта ук кисәтеп куям. План тутыру зоотехниктан ничек соралса, сездән дә шулай ук соралачак! — Ярый, тырышып карарбыз, — диде Рәхим. — Ә комиссия төзелгәч, сезгә хәбәр итәрбез. Әле Казанга ни өчен килдегез, бары шул үтенеч тапшыру өченме? Почта аша мөмкин иде. Рәхим, ректор яныннан чыгуга, физиология кафедрасына төште. Лабораториядә ассистентлар этләр белән сынау уздыралар иде. Хәзер аларга, махсус лаборант булмагач, авыррактыр, күрәсең. Алар үзара бәхәсләшеп, шаулашып йөриләр. Бер читтәрәк, ничектер боеккан кебек, Настя басып тора. Әйе, Рәхим үзен сеңелләрчә бирелеп яраткан шул кызны күрү өчен генә кермәкче иде. Ләкин икеләнә төште Ишек ярыгыннан бераз карап торды да борылып китеп барды. .с. ә.« м 5. XXIV Рәхимнең теге көнне Заһид турында ничектер хөрмәт күрсәтмичә тәкәллефсез сөйләшүе Мәдинәнең ачуын китерде. Ләкин шунсы бар: студент чактан ук ни өчендер хәтергә кереп калган бу кеше үзенең әйткәннәрен, дәлилләп, исбатларга кереште. Мәдинә ирексездән уйланырга мәҗбүр булды. Дөрес, кызның. Заһидка хөрмәте бик зур иде. Нәзакәтле, чибәр доцентның яхшылык итәргә, ярдәм күрсәтергә әзер булуын ул һәрвакыт тоеп торгандай иде. Әлбәттә, Мәдинә моңарчы да ир-ат игътибары күрмәде түгел. Ләкин аның күп тапкыр сынап белгәне бар иде инде: аларның күбесе җиңел караштан гына туган игътибар иде, ә чын күңелдән сөйгәннәрен исә Мәдинә ни сәбәптәндер үзе өнәп бетерми, ошатмый иде. Заһидны ул бик хөрмәт итә, бу хис, үсә төшкәндә, бәлки яратуга да әйләнеп китәр иде. Менә хәзер Рәхимнең доцент турында шулай сөйләшүе, аның Мәдинә каршында Заһидны кимсетә торган дәлилләре кызның сизгер күңеленә пычак булып кадалды. Башта ул, бу Рәхим артык шикләнүчән, тиз гарьләнүчән кеше ахыры, дип уйлады. Аннары, ялганчыдыр бу, Заһид Сафич белән дус икәнлегемне белеп, мине аңардан биздерергә тырышуыдыр әле, дип уйлады. Ләкин Рәхим Мәдинәгә карата нигәдер бөтенләй игътибарсыз иде. Аның өчен Мәдинә дөньяда бармы, юкмы — барыбер бугай. Рәхимнең күңелендә — үзенең балалары һәм бәхетсезлеккә очраган әлеге гыйльми эше. Мондый кешеләр тиле-милерәк булалар шул, алар үзләренең ниндидер «изге» дип санаган эшләре белән җенләнеп, гомерләрен уздыралар, дөньяның бар рәхәтен шуннан табалар. Әйе, әйе, бу ветврачта ниндидер көнчелек яисә күрәлмау кебек вакчыллык галәмәтләре сизелми. Таянырлык фактлары булмаса, ул, әлбәттә, Заһидка бәйләнеп көчен дә, вакытын да әрәм итмәс иде. Ә бәлки, чыннан да, Заһид ялгышып куйгандыр? Юк, юк, алай булуы мөмкин түгел! Мәдинә, соң гына кайтып караватына яткач, күршедә, стена аша гына, шулай ук йоклый алмый азапланган Рәхим турында, аның сөйләгәннәре хакында әнә шулай уйланды. Кыз иртәгә үк моны ачыкларга булды. Ничек булса да институтка барып чыгарга һәм Заһидны күреп сөйләшергә кирәк. Шундый хәбәр дөресме, ялганмы? Мәдинә өчен бик әһәмиятле бу. Ул Рәхимнең нинди кеше икәнлеген белергә тиеш, чөнки алар бер йөкне тартучылар. Әгәр дөрес икән, ни өчен алай килеп чыккан^ Ялган икән, димәк, бу — Рәхимнең эчке портреты. Әйе, шулай да Рәхим — сәер кеше. Кайберәүләр үзенең тапкырлыгы, игътибарлылыгы, яхшылыгы белән сәер тоела, ә менә бу Рәхим үзенең Мәдинәгә карата гамьсез булуы белән гаҗәп тоелды. Мәдинә үзенең матур булуын белә иде. һәм үзенә ир-атның яратып, күзләрен ялтыратып каравы аның өчен гадәти бер хәл иде. Ә менә бу Рәхим өчен бармы син, юкмы — барыбер. Әйе, теге студент елларында да бәлки үзенең әнә шул ягы белән истә калгандыр? Тик иртәгесен Мәдинәгә Заһидны күреп сөйләшергә туры килмәде, аны Бөреле совхозына кеш җәнлекләрен сайлап алып кайтырга җибәрделәр. Аннан кайткач, икенче көнне үк алдынгы тәҗрибә өйрәнү өчен Алтай краена китеп барды. Көннәр шулай бер-бер артлы узды. Яңа җирләрдә, яңа тәҗрибә өйрәнеп, кызыклы кешеләр арасында айга якын вакытның узганы сизелми дә калды. Мәдинә Казанга үзенең кар көртләре, бозлы тәрәзәләре белән салкын кыш утырып, бөтен тирә-юньне үзгәрткәч кенә кайтты. Кайтканның икенче көнендә үк ул гыйльми совет утырышында кыскача гына информация ясады һәм шул көнне институтта Заһидны очратты. Алар доцентның бүлмәсенә керделәр. Заһид, шатланып елмайган хәлдә, Мәдинәнең кулларыннан тотты. — Себер җилләре бик килешкән үзеңә. Мин сине сагынып беттем. Ичмаса, киткәндә әйтмәгәнсең дә! — Мин сезнең ул көнне эшегез бик күп икәнен белә идем. Лекциягез, практикагыз, түгәрәгегез. Сезне уңайсыз хәлгә куясым килмәде. Заһид күңелсезләнә төште. — Хәерле булсын инде, ярый, исән-сау кайткансың. —- Үзегездә нинди яңалыклар бар соң? — Берни дә юк. Сезнең ветврач һаман комиссияләр таләп итеп йөри. Хәзер бездә яңа лаборант эшли. Тыныч, ипле кеше. Алай җәнҗал корып, «акыллы баш»ланып йөри торган бәндә түгел. Мәдинә кашын җыерды, шулай да дәшмичә калырга көче җитте. — Я, нишлибез, берәр җиргә барабызмы? — диде Заһид сәгатенә карап. Ләкин бик соң иде инде, Мәдинә җавап бирмәде. — Кайтып йөрмәссеңдер бит, Мәдинә, миндә генә кунарсың?—диде Заһид, Мәдинәгә кышкы пальтосын кидертергә әзерләнеп. — Сөйли күрмәгез! Җиһан апаның кәефе юк, зарыгудан, мескен, бөтенләй- авыруга сабышкан. Заһид каршы килеп сүз әйтергә базмады. Алар, киенеп, салкын урамга чыктылар. Көн суык, ләкин җилсез иде. Мәдинәнең бит урталары кызарып чыкты. Трамвайда сөйләшмәделәр диярлек, бары ара-тирә бер-берсенә карап елмаешып кына алгаладылар. Тагылма вагон колакларны тондырып доңгырдый иде. Ниһаять, алар бу сөйләшмичә бару азабыннан котылдылар. Кольцода трамвайдан төшү белән, Заһид, ашыкмаска кушып,- Мәдинәне култыгыннан алды. Заһидның кыз өчен күптән үк әзерләп куйган сүзләре бар иде. Трамвай тукталышыннан автобуска кадәр арада гына сөйләшеп бетерерлек түгел иде ул. Тик Заһид әйтми булдыра алмады. — Мине гафу ит, Мәдинә. Миң сиңа үземнең нинди мөнәсәбәттә булуымны аңлаткан идем инде, — диде ул.—Мин, үзең белгәнчә, барын да эшләдем. Теге танышымнан баш тарттым, хәзер синең каршыңда ялгыз һәм бозылмаган бер ир сыйфатында мин. Ләкин мин бит әле синең үземә карата нинди мөнәсәбәттә икәнлегеңне һаман аныклап бетерә алганым юк. Син аңларга тиеш: мондый билгесезлек миңа бик авыр. Син бүген үк ^|иңа әйтергә тиеш, чөнки шунсыз мөмкин түгел. Без бит... без бит инде синең белән балачага түгел. Мәдинә, нидер уйлапып, аска карап бара башлады. — Мин көтәм, — диде Заһид, сабырсызланып. — Шулайдыр, — дип куйды, ниһаять, Мәдинә, — без инде сезнең белән яшь балалар түгел, Заһид Сафич! Миңа барысы да аңлашыла. Ләкин мин турысын әйтим, хәзергә күңелемнән сезгә карата тирән хөрмәттән башка берни дә таба алмыйм. Менә шул! Мәдинә, тавышын әкренәйтеп, бөтенләй тынып калды. — Соң бит мин шундый эшләр эшләп ташладым,—диде Заһид, югала төшеп, һәм шунда ук төртелеп калды, үзе дә бу сүзләрнең әйбәт булмагаилыгын тойды. — Нинди?—диде Мәдинә ничектер салкын тон белән. Заһид авыр итеп көрсенде дә: •— Бернинди дә түгел, болай гына, — дип мыгырданды. Кинәт ул уйларын бөтенләй башка юнәлештә йөртә башлады. — Мәдинә, әйдә, иртәгә кая да булса барабызмы? Ләкин Мәдинә әле генә сөйләшенгән сүзләр тәэсиреннән арынып җитмәгән иде әле. Ул зиһенен җыйган арада, Заһид эченнән генә- «Ичмаса, Зөбәрҗәт белән ресторанга барып утырырга була иде, андый патриархаль йолалардай азат кеше иде ул», — дип уйланды — Кая барабыз соң? — диде Мәдинә. — Бәлки, сез үзегез иртәгә безнең якка килеп чыгарсыз? Җиһан апа сезгә дә, Зөлхәбирә апага да 4» .нинди рәхмәтләр әйтеп бетерергә дә белми инде! Аның теге профессорга күрсәтүегез өчен сезне бер сыйлыйсы килә. Икесе дә көлешеп алдылар. — Яхшы. Ничәләргә килим соң?—диде Заһид. — Кичке җиделәргә бушыйм мин. Сезнең ничек? — Яхшы, барырмын, — диде Заһид. Шул вакыт автобусның тукталышка килеп җиткәнлеге күренде. — Ай ходаем! Килде!—дип, Мәдинә Заһидның сузылган кулына чәп итеп сукты да кыр кәҗәседәй җитез генә йөгереп машинага таба китте. XXV Мәдинә туңып-катып өенә кайтып керде һәм, гаҗәпсенеп, апасыннан көне буе үзен Рәхим сагалап йөргәнлеген ишетте. Ни булгандыр, күрше өч тапкыр: «Мәдинә кайтмадымы әле?» — дип сораган. — Эш буенчадыр инде. Берәр нәрсә булгандыр, әйтерләр әле,— диде Мәдинә. Ул шулай дип, суыктан күшегеп беткән кулларын уа-уа, мичкә таба атлады. Ләкин кинәт ишекне шакыдылар. — Шул, — диде Җиһан, көлемсерәп. Бераздан өйгә, бер кочак салкын болыты ияртеп, Рәхим килеп керде. — Гафу итегез мине, — диде ул эшлекле һәм җитди бер кыяфәттә калып, — мин, иптәш Җәүһәрова, сезне көнозын диярлек сагалап йөрим. Бер әйбер күрсәтәсем бар. — Утырыгыз, иптәш Шәйхерамов,—диде Мәдинә, — Җиһан апаның самовары кайнаган, башта берәр чынаяк чәй эчик. — Юк, рәхмәт, чәй кирәкми, әле генә эчтек. Менә мин ни өчен кердем... — Рәхим эчке кесәсеннән бер конверт чыгарды. Мәдинә, өстәл янына утырып, чәй ясарга кереште. — Бүген генә алдым,— диде Рәхим, хатны Мәдинәгә сузып. — Сез теге вакыт миңа ышанып җитмәгән идегез бугай. -Менә... Мәдинә, аптырый төшеп, хатны кулына алды. Хат ниндидер ят кешедән, Харьковтан килгән иде. Кыз, сәерсенеп, конверттан шома кәгазьгә язылган хатны чыгарды. — Укыгыз, — диде Рәхим. Мәдинә хат юллары буйлап күз йөртә башлады. «Хөрмәтле Рәхим Миңлебаевич, — дип язылган иде анда.— Сезнең хатыгызга, чит илдә командировкада булуым аркасында, вакытында җавап бирә алмадым, гафу итегез. Сезнең экспериментларыгыз мине соң дәрәҗәдә кызыксындырды. Эшегездә оригиналь идея ята. Методикасы камил, дөрес. Сез безнең кафедра башкарганнарны үзегезнең эшегез белән тагы да алгарак җибәрәсез. Мин сезнең өчен, хөрмәтле Рәхим Миңлебаевич, чын күңелемнән шатланам, сезгә уңышлар телим. Эшегез сезнең институтның гыйльми язмаларында чыгар дип уйлыйм. Аны, әлбәттә, тизрәк бастырырга кирәк. Сәлам белән: профессор Борисов». Мәдинә хатны укып чыгу белән, Рәхим, ашыгып: —• Мин ул профессорга хат язган идем. Белмәсәгез әйтим, бу өлкәдә зур ачышлар ясаган бер кеше ул, — дип аңлатты. — Мин беләм аны,—диде Мәдинә бераз кызара төшеп, — аның «Терлекчелек» журналында бик кызыклы бер мәкаләсен укыган идем. Мәдинә, зур матур күзләрен тутырып, сокланган кыяфәт белән Рәхимгә карап алды. — Сезне чын күңелдән тәбрик итәм, Рәхим Миңлебаевич. —• Димәк, сез минем сүзләремнең хаклы булуына ышанасыз ннде болай булгач? Мәдинә Заһидны хәтерләде. Күңелсезләнеп башын иде. — Инде сез ышандыгыз, — диде Рәхим. — Хәзер миңа тагы бер кешене үз ягыма аударасы калды. Рәхим шат, бәхетле иде. Ул, шаяртып, шулай кемгәдер үзенең хаклы булуын исбатлау кирәклеген әйтте. — Кемне аудармакчы буласыз, Заһид Сафичнымы?—дип сорады Мәдинә. — Юк, аны аударып булмастыр. Хатны Герасим Павлович Андрияновна күрсәтәсем килә, — диде Рәхим. — Юкса аны тегеләр бөтенләй бутаганнар ахры. Ничә тапкыр шалтыраттым, тавышымны тану белән трубканы элеп куя. Ә инде Заһид Сафичны... — Рәхим Мәдинәнең матур йөзенә карап торды, — аны бу хат белән генә аударып булмас кебек. Андыйлар белән көрәшергә кирәк, һичбер кызганусыз, рәхимсез рәвештә! Мәдинә комачтай кызарынды. — Әйбәт кеше турында шулай әйтергә ничек телегез әйләнә? Рәхим, кызның бу сүзне күңеленә бик якын алуын абайлап, башына бүреген киде. — Гафу итегез, бәлки, мин сезнең авырткан җирегезгә кагыламдыр. — Иптәш Шәйхерамов, — диде Мәдинә, ирексездән иңри төшеп,— сез Заһид Сафич турында бик ялгышасыз. — Юк, алай димәгез! — Шулай, шулай! Әгәр теләсәгез, мин сезгә дөреслекне чишүдә ярдәм итә алам. Иртәгә менә безгә керегез, зинһар, кичкырын... сөйләшербез. — Ничәләрдә?—диде Рәхим тыныч кала биреп. Мәдинә вакытны әйткәч, ул, саубуллашып, чыгып китте. Икенче көнне нәкъ билгеләнгән вакытка Мәдинәнең чакырулы кунаклары килеп җитте. Заһидның аптыравы чиктән тыш иде. Рәхимне Мәдинә янында очратырмын дип һич уйламаган иде ул. Ашыкмыйча гына, тыштан тынычлык саклап, МӘДИЕШГӘ күчтәнәчләрен сузды. Ләкин берни сиздермәскә тырышу җиңел түгел иде ана. Рәхим дә шулай ук уңайсыз хәлдә калган иде. Ул Заһидның ишектән килеп кергәнен күреп бик гаҗәпләнде, ә инде доцентның күчтәнәчләрен күргәч, кызарынып ук китте. Ул, урыныннан кузгала төшеп, Мәдинәгә: — Сезнең туган көн түгелдер бит? — диде. — Минем аңлавымча, бүген Мәдинә Нәбиевнаның өй туе мәҗлесе, — диде Заһид, көлемсерәп. Мәдинәнең үзенә дә хәзер уңайсыз булып китте. Юк, кирәкмәс иде мондый эш. Ул, мәк чәчәгедәй кызарынып: — Бернинди өй туе түгел, —• диде, — безнең бүген бары әңгәмә сатып бер чәй эчү булачак, дусларча утырышу... — Син бик табышмаклап сөйлисең, Мәдинә, — диде Заһид, мөнәсәбәтне Рәхим аңласын өчен «син»гә басым ясап. Ул һаман уенчак булып кыйлана иде. Ләкин Мәдинә барыбер аның күзләреннән хәтере калганлыгын абайлады.. Әлбәттә, Мәдинәнең әңгәмә дигәне Заһид теләгән темага түгел иде. Шулай да ул аның соравына җавап итеп: — Бернинди табышмак юк, — диде. Мәдинә апасына булышып табын әзерләгән арада, ир-ат үзара сүз башлады. — Ну, ярыйсы гына урнаштыгызмы, Рәхим туган? — диде Заһид. Ул дустанә, ләкин шулай да үзенең өстенлеген күрсәткән бер тон белән башлады сүзне. Рәхим, сынагандай, Заһидка карап алды һәм ирен читләре белән генә көлемсерәп: — Урнаштым,—диде. — Менә! Бөтен төен шуның белән чишелде дә китте! — Бүреләр дә тук, сарык та бөтен. — Шулаймы? Ләкин, минемчә, бу әйтелм урынсыз монда. — Минемчә, бик урынлы. Заһид, колакларына ышанмагандай, аптырап Рәхимгә карады, Кичәге лаборант бүген үзен артык бәйсез тотып сөйләшә иде. Доцент, юри игътибарсызлык күрсәтергә теләп, шактый матур җыештырылган* өй эчен күзеннән кичерде дә теге бүлмәдәге Мәдинәгә эндәште. —Ни арада шундый тәртип урнаштырып өлгердегез, Мәдинә? Өй җиһазлары да табылган. Ни арада, ни арада? —Әнә теге шифоньерны сатып алдык, — диде Мәдинә ачык ишек аша кулын сузып, — комодны совхоздан китерттем. Шунда калдырып торган идем, ә трюмо Җиһан апаныкы. — Ул көзгене миңа кияү булып килгәндә ирем бүләк иткән иде,— диде ягымлы апа, — ирем көзге ярата иде. Әйтә иде, көзгесез өйдә нур уйнамый, матурлык булмый, ди торган иде. —Була инде үзенчәлекле, оригиналь кешеләр, — дип куйды Заһид, көлемсерәп. Мәдинә күрше бүлмәдән зур табак белән тәмле исләр бөркеп торган шулпалы бәлеш алып чыкты. Аны җитез генә кискәләде һәм Заһидтан башлап барлык кешенең, тәлинкәсенә салып чыкты. Ул матур гәүдәсенә таман гына ак челтәр якалы кара йон күлмәк, биек үкчәле туфли кигәч, бүген аерата матур иде. Аның артка өеп куйган, хәрәкәтләнгәндә алтынсыман төсләр белән елкылдап китә торган авыр кара чәчләре эшчән һәм көләч йөзенә аерата бер күркәмлек бирә кебек. Мәдинә, бәлешне өләшкәннән сон, кинәт нидер исенә төшерде дә ак тигез тешләрен балкытып көлеп җибәрде. — Онытканмын икән әле! И ходаем, ашамыйча торыгыз! Ул алгы бүлмәдән Заһид китергән күчтәнәч шешәләрне алып чык1 - ты һәм аларны ирләргә таба сузды. — Мин инде мондый нәрсәләрнең рәтен белмим, гафу итегез! Заһид, виноград виносын кулына алгач, өстәлгә хуҗаларча күз ташлады. — Болар өчен ниндидер савытлар да кирәк бит әле. — Рюмкалармы? И-и, юк бит бездә андый нәмәрсә, — диде коты очкан Мәдинә. — Менә күрәсең булса! — Ярар инде, стаканлап кына чөмерерсез, — диде Җиһан. — Хәзер оештырабыз аны, — диде Рәхим, урыныннан торып. Заһид шешәләрне ачкан арада, ул дүрт хрусталь стопка алып керде. Доцент аларны күрү белән таныды, кайчандыр алар Рәхим белән шул стопкалардан район үзәгендә ал мускат эчкәннәр иде. Хәзер вино да шул ук, стопкалар да, ләкин алар үзләре ничек үзгәрделәр! Беренче стопканы Мәдинә өчен эчтеләр. Хуҗа кыз үзе авыз итеп кенә карады, ә Җиһан апа бөтенләй кулына да алмады. Бәлешне мактап ашарга керештеләр. Пешерүче Җиһан иде, шуңа күрә икенче стопка аның сәламәтлеге өчен күтәрелергә тиеш иде. Ләкин ирләр өлгермичә калдылар. Мәдинә үзе әйтте: — Әйдәгез, сезнең арадагы аңлашылмаулар бетсен өчен эчик монсы н! — Гафу итегез, нинди аңлашылмау? — диде Заһид, ничектер көчәнеп елмайган хәлдә. — Аңлашылмау дип әйтмәс идем мин, — диде Рәхим, — болан атау дөрес түгел. — Ә ничек соң? — дип сорады Мәдинә. — Менә мин ансы турында һич уйланганым юк. — Без ниндидер билгесезлекләр, аңлашылмаулар һәм гомердә булмаган нәрсәләр өчен тост күтәрмик, без болан итик, — диде Заһид,— Тост безнең эшебездәге уңышлар өчен булсын. Шулай барамы? — Юк, бармый, — диде Мәдинә, — сез мине гафу итегез, бармый. — Мин сезне аңламыйм, Мәдинә! — Ә менә мин сезгә аңлатыйм алайса: минем сезне тагы да якынрак итәсем килә, чөнки минем сезгә хөрмәтем бик зур, Заһид Сафич. — Шуннан? — Шуңа күрә минем сезне яхшылап беләсем килә. Сез кем, нинди кеше сез? Заһид сүзне уенга борырга теләп: — Мин кемме? Мин ике аяклы, ике куллы кеше, һомо сапиэнс! — диде. — Юк, алай гына түгел, — диде Мәдинә, — мин аңа гына канәгать түгел, минем инәсеннән җебенә кадәр сезнең арадагы мөнәсәбәтне беләсем килә. Сөйләвенә караганда, сез аның каршында бик гаепле. — Минме? —диде Заһид җилкәләрен җыерып. — Әйе, сез! һәм шун- сын әйтим, мин аңа бу аңлашылмауны бетерүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирдем. — Ул, минемчә, сезнең ярдәмгә һич мохтаҗ кеше түгел, Мәдинә кәй. — Юк, ул мохтаҗ. Гомумән, кешенең ярдәмеңә мохтаҗ булмаган кеше юк дөньяда. Ә бу очракта ул сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Я, ни өчен аның эшенә юл бирмисез, ни өчен аны яманатлы итеп калдырдыгыз? Ул бит һич гаепле түгел! — Белмим, аңламыйм мин. Сез ннгә аның өчен шулкадәр хафаланасыздыр? Ни өчен, үзегез әйтмешли, ярдәм кулы сузасыздыр? — Ә ул минем табигатем, әгәр беләсегез килсә, Заһид Сафич. — Ярдәм кулы сузу ул тиешле нәтиҗә бирердәй булганда гына яхшы. Әйтик, танк берәр кеше өстенә килә икән, сез танкка ташланырсызмыни? — Әйе, ташланырмын, граната алырмын да танкка ыргытырмын! — Ә гранатагыз булмаса? — Ул чагында теге кешегә яшеренергә ярдәм итәрмен! Ләкин инде бервакытта да ярдәмгә мохтаҗ кешене калдырам а м! f — Мондый индивидуаль рыцарьлык заманнары күптән узган бит инде, Мәдинә... — Сүз озынга китте, — диде Рәхим, бүлдереп, — әйдәгез әле, бу стопкаларны Җиһан апа саулыгына күтәреп җибәрик! Барысы да ашыгып стопкаларын күтәрделәр, ләкин бәхәс дәвам итте. — Сез, Мәдинә, бик ялгышасыз, — диде Заһид. — Хәзер бит бөтенләй башка заманнар. Хәзер ялгыз кеше ул зур өермәгә очраган бер тузан бөртеге генә. Аерым бер шәхес агымга каршы барырга батырчылык итә икән, аның көле күккә очачак! Сүзгә Рәхим кушылды: — Менә шулай дип фикер йөртүчеләр һәрвакыт кеше өчен зур афәтләр тууына сәбәпче булдылар, Заһид Сафич! — Дөрес түгел, бөтенләй дөрес түгел! Әгәр миңа вакыт бирсәгез, мин сезнең бик каты ялгышуыгызны шушы мәҗлестә үк исбат итә алам. — Сүзне читкә алып китмик әле, — диде Мәдинә, — бик үтенәм, Заһид Сафич. Рәхим Миңлебаевичка ярдәм итегез. Ул миңа үзенең маҗараларын сөйләде. Ул күп хезмәт куйган, хезмәтеннән дә бигрәк аның өмете, ышанычы бар... — Юкка сез ул кадәр! — ...дип куйды Рәхим, ачу аралаш уңайсызлану кичереп. — Алай түгел! Минемчә, кеше өчен ышаныч, өмет бик зур нәрсә ул. Әгәр ул әйбер югалса, кеше тере мәеткә әверелә... — Мине алай тиз генә сындырып булмастыр,—дип куйды Рәхим. — Ай, алай димәгез, Рәхим Миңлебаевич! — Сез миннән нәрсә үтенәсез, Мәдинә? Сез үзегез мәсьәләнең ничеклеген беләсезме соң? — диде Заһид. > Мәдинә өчен Рәхим үзе җавап бирде: — Ул сездән, Заһид Сафич, бары бер нәрсә генә үтенә: ул сезнең, үлеп, яңадан тууыгызны сорый. Мәдинә, Рәхимнең бу сүзенә уңайсызланып, тагы мәк чәчәгедәй кызарынды. — Дөрес түгел, дөрес түгел! — диде ул. — Заһид Сафичны мин бе- ләм. Ул нәкъ мин әйткәнчә эшләячәк. Ул сезгә үзенең кем икәнлеген исбат итәчәк. — Мәдинә яшьләнеп киткән күзләрен Заһидка текәде,— Заһид Сафич, мин сездән бик үтенәм, профессор белән сөйләшегез, безнең Рәхим Миңлебаевичны аклагыз. Мин үзем дә башта аның әйткәннәренә ышанмаган идем. Ләкин бит аның кулында хәзер атаклы профессордан килгән хат бар. Шул хаттан соң инде, минемчә, профессорны ышандыру авыр булмас. Заһид җилкәләрен җыерып куйды. Мәдинә аның күзләренә текәлде. — Кыскасы шул, әгәр мине якын күрәсез икән, мин әйткәнчә эшлисез! Юк икән... ихтыяр үзегездә! —■ Ничек, моны ультиматум дип аңларгамы? —■ Ансы сезнең ихтыярда. Мин үзем турында борчылам. — Кара! Нинди эгоистка икәнсең син, Мәдинә, — диде Заһид, көлеп. Мәҗлеснең калган өлешендә мондый җитди әңгәмә булмады, ләкин шулай да ул сүрән узды. Очрашу мәҗлесеннән дә бигрәк, саубуллашу мәҗлесенә охшый иде ул. XXVI Заһид Казанга соңгы автобуска утырып кайтты. Ул япа-ялгыз диярлек, алдагы урыннарның берсендә, пальтосының янут якасын күтәргән килеш, кырын ятып, уйларына чумды. Мәдинәнең әлеге үтенечен аклау, гомумән, мөмкин булмаган бернәрсә иде. Ничек итеп инде, көннәрдән бер көнне Заһид барсын да Рәхимне профессор каршымда аклый башласын?! Профессор сораячак: «Гафу итегез, моңарчы сез кайда булдыгыз соң?»—диячәк. Алай гына түгел, ул, гомумән, Заһидның болдй соңга калып акылга утыруын бер мәкерле эш нәтиҗәсе дип аңлаячак. Болай да профессор белән мөнәсәбәтләр какшау юлына басты. 'Хәзер профессор больницадан кайтты, хәле көннән-көн яхшыра, шулай да ул иркенләп сөйләшерлек сау кеше түгел әле, Заһид белән күп булса ике-өч минут кына сөйләшә, аннары гафу үтенә башлый. Шундый вакытта барыл, яңадан картның йөрәген телгәләргә керешсәң, бу ни булачак? Юк, юк, һич ярый торган эш түгел бу. Заһид үз-үзенә сорау бирде: «Димәк, Мәдинә белән шушы җирдә ара өзеләме инде? Әйе, өзелә», — диде ул. Бик авыр иде бу. Шул ук вакытта аның күңеле, җиңеллек эзләп, акылын уята башлады, һәм акылы әйтте: «Өзгәләнмә, өзгәләнмә! Күрмисеңмени, Заһид, ул кыз бит сине яратмый! Ә үзеңАе яратмаган кеше белән тормыш тормышмыни ул?! Әгәр яратса, ул сине ниндидер бер лаборант каршында уңайсыз хәлгә куймас иде. Син әйткәннәргә ышаныр иде. Ә ул, күрәсеңме, нишли? Чынлабрак карасаң, ул шул Рәхимгә таба үреләдер әле. Шул кире беткән ир аның ишедер, парыдыр әле? Чыннан да!» Ләкин «чыннан да» түгел икәнен Заһид сизенеп белә. Өстәвенә, Мәдинәне ул һаман ярата бит. Әйе, ярата. Шуңа күрә аңа хәзер аерата авыр да. Күңеле тагы акылы белән хәтеренә әмер итте, шул минутта ук үзенә җиңеллек табарга боерды. Син, Заһид, беркемне дә болай яратмадым, дисең, ләкин исеңә төшер әле. Син бит беренче тапкыр Зөбәрҗәтне күргәч тә шундый ук хисләр кичергән идең. Хәтәреңдәме, төн йокыларыңны калдырып, аның турында уйлана идең. Ә хәзер ничек? Шуңа күрә, Мәдинәсез яши алмыйм дип, һич уйлый күрмә, дускаем, йөрәктә бераз яра булыр, күңел сызлар, ләкин вакыт дигән бөек врач барын да дәвалар. Ай-Һай, шулай микән? Миңа калса, Мәдинәне яраткан кебек әлегәчә мин беркемне дә ярата алмадым, дип уйланды Заһид. Ул, шундый каршылыклар белән булашып, өенә кайтты. Барысын да онытып, үзен лекция конспектларына чумарга мәҗбүр итте. Бу эшен бетергәч, студентларның гыйльми түгәрәгенә методикалар язып азапланды. Вакыт төнге икенче киткән иде инде. Ниһаять, ул үзенең бик нык арыганлыгын сизде һәм яту белән йокыга китте. Яхшы йоклады, ләкин иртәгесен уянып китүгә, күз алдында, йөрәген әрнетеп, тагы кичәге вакыйгалар җанланды. Заһид сәгатенә карады: сигезенче ярты иде. Димәк, Мәдинә хәзер учхоз конторасында. Заһид шунда ук кызга телефон шалтыратты. — Исәнме, Мәдинә, мин сине бүген непременно күрергә тиеш, — диде ул каушап, ашыгып. — Белмим шул, — диде Мәдипә, — бүген минем эшем бик күп. — Юк, алай димә. Син киләсеңме, үзем барыйммы? — диде Заһид. — Ярый алайса, сәгать ике белән өч арасында министрлыкта очрашырбыз, кремльдә, мин шунда булырмын. Ничек, сезнең өчен шулай ярыймы? Заһид тиз генә өстәл пыяласы астында яткан дәресләр расписаниесенә күз атты. Әйе, мөмкин иде. «Яхшы», — диде. Сәгать икедә ул Казан кремлендә иде инде. Көй бүген аерата салкын. Хәзер һаваларның торышын белмәссең! Кан елны Казанда декабрь аенда җепшек була, ә кай елны зәмһәрир суыклары башлана. Ләкин, суык булса да, Заһид бина эченә кермәде. Урамда арлы-бирле йөренеп, Мәдинәнең килүен көтә башлады. Бераздан Спасс капкасында учхозның өр-яңа газигы күренде. Машина килеп туктауга, аннан ашыгып Мәдинә чыкты. Кызның йөзендә чак кына елмаю сизелә иде. Заһид, моны күреп, кызның өметләнүен, ышанычы акланганлыгына өметләнүен аңлады. Ул, Мәдинәнең кулын тоткан килеш, сүзне нидән башларга белмичә, бераз тотлыгып торды. , — Вакытың булса, беразга тегендәрәк барыйк әле; — диде ул. Алар тротуар буйлап арырак киттеләр. — Я?—диде Мәдинә сөйкемле елмаеп. — Әллә барысы да җайландымы? Әлбәттә, Заһид аның ни турыңда сораганлыгын белә иде. Кинәт ул соңгы җепләрнең өзелү дәһшәтен тойды. Әйе, хәзер берни дә ярдәм итә алмый иде инде. Заһид тукталды да ачуыннан буыла башлап: — Мәдинә! — диде. Кыз куркына төшеп аңа карады. Заһид тотлы- гатотлыга сүзең дәвам иттерде: — Син миннән көләсең, син мыскыл итәсең, Мәдинә! Син минем үзеңне яратканымны беләсең, шуңа күрә миннән көләсең! Ләкин болай әйбәт түгел бит, мин бит бала түгел! Минем билгеле бер положением бар... Син аңларга тиеш. Син мине кызганырга тиеш, һич булмаса! Мәдинә, гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, Заһидка сәерсенеп карап тора башлады. Бераздан кинәт кире борылды да, ашыгып, министрлык подъездына таба китте. Заһид аның артыннан ташланды. — Мәдинә! Мәдинә! Туктале, Мәдинә!! Ләкин якыннан гына сөйләшеп ниндидер кешеләр узды. Алар алдында болай онытылып китү яхшы түгел иде. Заһид адымнарын әкренәйтә төште, ниһаять, Мәдинә кереп киткән ишеккә бераз карап торганнан соң, капкага таба атлады. Аның күңеле авырта, сызлый иде. Әле генә ул зур ахмаклык ясады. Заһид шуны аңлады. Нигә, нигә кирәк иде шул рәхимсез кыз каршында вакланырга, ни өчен болай булды бу, ни өчен? Күнел һич теләми, ә тел ахмаклыклар эшләвен дәвам иттерә. Гаҗәп, гаҗәп! Гүя Заһид мондый очракта ни эшләргә белми инде! Ул үзенең дәрәҗәсен бер генә карышка да төшермәскә тиеш иде бит. Ә юк! Мәхәббәт аркасында акылын югалткан яшүсмердәй, селәгәйләрен агызып, һәр яктан үзенә караганда түбәнрәк баскычтагы кыз алдында еларга тотынды. Ж, үл әрлекнең иң соңгы стадиясе бит инде бу. Карт җүләр, карт җүләр! Бераздан ул Зөбәрҗәт турында уйлый башлады. Аны хәтерләргә мәҗбүр иткән нәрсә дә шул ук үкенү булды. Әйе, үзен өзелеп сөйгән шундый акыллы, матур хатынны ахмакларча куып җибәрде бит ул. Заһид Зөбәрҗәтнең матурлыкларын, назлануларын, иркәләүләрен һәм, барысына да күндәм булып, үзен өзелеп сөюен уйлап барды. Төзәтелмәслек хата ясалган иде. Ул, үзе дә сизмәстән, Казаң ресторанына таба борылды. Декабрь киче килеп җиткән, ләкин урамнарда әле утлар яндырылмаган ин караңгы вакыт. Заһид, тирә-юненә каранып, күргән-белгән кеше юклыгына тәмам ышангач, ресторан ишеген ачты. Анда ул, бер аулак почмакка кереп, ике йөз грамм коньяк, бер бифштекс һәм җиңел ашка заказ бирде. Кайнар ризык көткән арада, ул үзенең принципсыз, йомшак кеше булуына сыкранып утырды. Ләкин коньяк һәм фәлсәфә бераздан аны әкренләп юата башладылар. «Гаеп бит монда теге Шәйхерамовта, — дип уйланды ул.—Менә син, әй, аяк астыннан килеп чыккан бәла! Шул бит, тегене таки бутаган! Ни арада диген әле син?! Шулай буласы бик билгеле! Икесе дә яшьләр. Бергә эшлиләр, янәшә торалар. Кем белә, бәлки әле теге Мәдинә белән тирән мөнәсәбәткә дә кергәндер. Бераздан ул тагы Зөбәрҗәтне исенә төшерде. Исерә төшкән саен, аңа хатаны төзәтү мөмкинлеге ачыла барган кебек иде. Ниһаять, ул үз-үзеиә: «Туктале, — диде, — барысы да югалмаган бит әле. Зөбәрҗәт Казанда, мин бит аның белән яңадан күрешә, аңлаша алам. Ул мине, һичшиксез, кичерер. Чөнки ярата ул мине, Тукта, бу эшне һич кичектерергә ярамый. Хәзер үк аның эшләгән клиникасына шалтыратыйм». Заһид официантка акча түләде дә киенергә аска төшеп китте. Киенү белән, ул Зөбәрҗәтнең эшләгән урынына вестибюльдәге автомат телефоннан шалтыратты. Шундук кемдер трубканы алып: «Тыңлыйм»,— диде. — Әйтегезче, Зөбәрҗәт Ганиевна бүген дежурствода түгелме? — Андый кешене белмим мин, — диде хатын-кыз тавышы. Тонык кына булып аның кем беләндер сөйләшеп алуы ишетелде. Бераздан тавыш тагы яңгырый башлады. — Алло, алло, тыңлыйсызмы мине? Андый кеше хәзер бездә эшләми. Ул эшләгән, ләкин хәзер юк. — Ничек юк, ничек юк?—диде Заһид ачулана төшеп. — Киткән ул! — Теге хатын тагы кем беләндер сөйләшеп алды. Аннары Заһидка: — Беләсезме, ул целинага киткән,—диде. — Целинага? Ничек целинага? Бәлки Целиноградкадыр? — Юк, юк, ул Кустанай өлкәсенә киткән, ләкин адресын әйтә алмыйм, дөресрәге, берәү дә белми. Заһид телефон трубкасын элде дә, бермәл урыныннан кузгала алмыйча, хәрәкәтсез миңрәүләнеп торды. Әйтерсең, аның башына китереп сукканнар иде. Ниндидер исерек аны кочаклап алды.' Заһид, аңын җыеп, ачу белән исерекне этеп җибәрде. Ләкин теге бильярдчы Гыймай булып чыкты. — Но, но, но, — диде ул, — нәрсә син! Әйдәле менә, минем бүген уңышлы көн, алып керим әле үзеңне. — Рәхмәт, — диде Заһид коры гына. Битләрне өшетеп ялый торган суык урамга чыкты. Аның юл буена Рәхимгә ачуы килеп барды. Барысына да шул кеше гаепле. Билгеле, ул! Чөнки Мәдинәнең башын-күзен әйләндерүче бул- маса, әлбәттә, Заһид бу хәлгә калмаган булыр иде! Иртәгесен уянып киткәч, ул үзенең болан уйлавы исереклек аркасында гына булмаган- лыгын ачык аңлады. Институтка бару белән, бүлмәсенә Роза Вәлиев- ианы чакыртып кертте. — Менә нәрсә, — диде чытык йөз белән, — теге җәнҗалчы эксла- борант ректордан комиссия даулап йөри. Ул Харьков белән бәйләнешкә кергән. Карагыз аны! Ул, минемчә, эшне оештыра белә. Соңыннан авырга килмәсен. — Иван Ильичны узып, комиссия ни эшли ала соң? — Ул комиссия белән Иван Ильич каршында экспериментларын уздырса, беркем дә аны инкарь итә алмаячак! — Ха, бик тиз генә! Борчылмагыз, Заһид Сафич, бездә дөреслек җиңми калмый. Ул карьеристның институтта эзе булмас!

(Ахыры, бар.)