Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЕНЕРАЛ ЯЗМАЛАРЫ

 

XIII

Яки менә икенче бер авылдагы очрашу. Беренче июль иде. Сугышның кичкә таба әкренәйгән вакыты. Дошман яндырып киткән авылдагы зур янгыннар сүндерелмәгән иде әле. Өйләр кызганыч булып, кыйшаеп яналар иде. Менә сугышчыларның бер төркеме яна гына яна .башлаган өйне сүндерергә ярдәм итә башлады һәм аны, чыннан да, саклап калдылар. Шул чакта урманнардан, сазлыклардан, чокыр эчләреннән хатын-кыз, бала-чага, картлар-кар- чыклар йөгерешеп килеп, үзләрен азат иткән сугышчыларны кочып, Шатлыкларыннан елашырга керештеләр. Бу күренешләрнең тәэсирен кәгазьгә язып кына аңлатуы читен, аның нинди дулкынландыргыч һәм жанны тетрәткеч икәнен белү өчен үз күзең белән күрергә кирәк. Ләкин андый хәлне бүтән күрергә язмасын. Очрашуы рәхәт булса да, очрашканчы кичерелгән михнәте мең мәртәбә- кыенрак бит аның! Менә шундый чакта үзеннән-үзе митинг башланып китә торган иде. Ул көнне дә шулай булды. Башта офицер Софронов җирле халыкны азат булуы белән котлады һәм Кызыл Армиянең уңышлы рәвештә дошманны куып .баруын сөйләде. Аннары шул авылның 72 яшьлек карты сүз алды. «Бүгенге көнгә кадәр, — дип башлады ул сүзен, — безнең авылда кешелек дөньясы белмәгән коточкыч кабахәтлекләр эшләүче фашистлар идарә иттеләр һәм халыкны ерткычларча газапладылар. Мин, бу газапларны күрмәс өчен, көн саен алладан үлем генә сорадым. Безне бу газаплардан коткаруыгыз өчен бик зур рәхмәт, улларым! Алда фашистлар табаны астында изелүче-газап чигүче туганнарыбыз бик күп әле. Ул авылларны, шәһәрләрне азат итәргә сезнең көчегез җитәр дип ышанабыз, һәм сезгә чын күңелдән уңышлар телибез!» 8 июльдә дошманны 40 километрга куып, Барановичига якынлаштык. Корпус шул шәһәр аша үтәргә тиеш, ә безнең дивизиянең маршруты аннан унбиш километр төньяктанрак узачак иде. Дошман безне Барановпчпда тоткарлап торырга азапланыр дип көтсәк тә, чынында XIII Дәвамы. Башы 3—4 саннардй. Я эш алай булып чыкмады. Шәһәр ягыннан ату тавышлары ишетелми иде. Көннең икенче яртысында корпус КПсыннан радиограмма алдык. Радиограммада безнең дивизиягә «дошманны эзәрлекләү темпын тизләтергә» кушылгак иде. крошиң исемле авылны чыккач, авангард полкына бурыч куеп торган вакыт иде бу. Мамоновның урынбасары майор Д. Е. Окропирид- зе, өстәмә ооерык алып, алга чапты. Уң маршруттан хәрәкәт иткән Костиницын полкына да сугышчан боерык бирелде. Тылга да, тиешле боерыклар биреп, радиограмма җибәрелде. Юлга кузгалырга җыенып, машинага утырган вакытта, ихтыярсыз, Барановичида озак вакытлар дәвам иткән радиотапшыру искә килеп төште: беркөнне, Ола елгасында чакта, кичке ашны ашагач, газета укырга дип утыра идем, Лозовский болай дип куйды: — Тәмам туйдырды бу хатын! — Нинди хатын? — Менә шул, радио дикторы инде, Барановичидан. Ул арада радист рацияне «прием»га куйды. Мин наушник киеп тыңлый башладым. Бу беренче тыңлау түгел иде. Шул ук калын, карлыккан тавышлы хатын саф рус телендә ләчтит сатуын дәвам итә. Ул әйтә: имеш, менә сез, кызылармеецлар, фронтта кан коясыз, ә сезнең әтиләрегез, әниләрегез тылда советларга каршы'көрәшәләр. Имеш, Се- бердә колхозлар таралдылар, ә колхозчылар восстание оештыралар. — Их, шушы мәлгунь фашистларга сатылган хатынны тотып алып, үз кулларым белән асып куяр идем! -диде Амосов. — Шакшы жан, барыбер жаныңны саклый алмассың. Партизаннар синең башыңа җитәрләр! — дигән иде ул чакта Лозовский. Немецлар корал белән генә түгел, әнә шулай ялган пропаганда юлы белән дә сугыш алып барып, халыкны алдап, үз якларына аударырга тырышалар иде. Ләкин, минемчә, бу ялганнарга совет халкы ышанмагандыр. Теге сатлык хатынның сүзләре искә төшкәч, мин Лозовскийдан: — Барановичи хәзер безнең кулда бит, теге диктор нишләде икән?— дип сораган идем, ул: — Икенең берсе: я партизаннар дөмектергәндер яки немецлар үзләре белән алып качканнардыр, — дип куйды. Аннары болай дип өстәде:— Хәер, нигә кирәк инде ул немецларга, ихтимал, үзләре үк юк итеп киткәннәрдер әле. Әйе, аның бу сүзләрендә дөреслек бар иде. Чөнки немецларның гадәтләре шундый: я староста яки полицай булып эшләгән, кыскасы, үзләренә сатылган кешеләрне башта дус итеп йөриләр дә, аннары, хәлләре мөшкелләнә башлагач, әлеге «дусларын» үтереп китәләр иде.^ Чөнки үзләренә сатылган кешеләрнең яңадан руслар ягына чыгып, ка4 бәхетлекләрен фаш итүдән шикләнәләр иде алар. слоним Июль ае — җәйнең иң кызу вакыты. Дошманның арадаш оборона сызыклары мондый чакта күбрәк елга буенда, урман авызларында һәм үсеп җитеп килә торган арыш, бодай кырларында, сазлык яисә калку җирләрдә була. Көнбатышка киткән саен дошман оборона сызыгының ныгайганы сизелә башлады. Ләкин, эзәрлекләүне киң фронт буйлап дәвам итү нәтиҗәсендә, ул ныгытмалар я бер юнәлештә, я икенче юнәлештә өзелә бара иде. Тиешле маршрут буенча барып, 8 июльдә дивизия Свиряиы авылына җитте. Аннары Малая Блошня, Деревное, Поречье авыллары аша барырга тиеш идек. Свиряиы авылын узып күп тә китмәдек. Мамоновиы очраттык, һәм бу очрашу бик вакытлы булды. Чөнки, безнең разведка мәгълүматларына караганда, дивизия үтәчәк Щара елгасында дошманның оборона ныгытмалары булырга тиеш һәм, шунлыктан, командирларга бу нәрсәне искәртеп куярга кирәк иде. Сул флангтагы маршрут буенча хәрәкәт итүче Мамоновка конкрет приказ бирдем, ә уң флангтагы Костиницын полкына Евдокимовны җибәрдем. Дөрес, әлегә корпустан дивизиягә бернинди өстәмә боерык та бирелмәгән, ләкин Щара елгасында дошманның каршылык күрсәтәчәге ачык иде. Ә аннан безнең дивизиягә бик зур коммуникация һәм оборона үзәге булган Слоним шәһәренә таба хәрәкәт итәргә туры киләчәгенә дә шикләнми идем мин. Менә шуңа күрә дә, корпустан сугышчан приказ килгәнне көтеп тормыйча, командирларның игътибарын шул тирәләргә юнәлтергб кирәк таптым. Юкса, приказ алгач кына эшкә керешкән очракта, хәлнең шактый кыенлашуы мөмкин иде. Без әле һаман армиянең уң флангысында дошманны эзәрлекләп бара идек. Сул күршебез 17 иче дивизия булырга тиеш. Ләкин аның белән элемтә мактарлык түгел иде. Амосов минем бу мәсьәләдә канәгать түгел икәнемне күптән сизенә һәм иртәдән бирле тәбәнәк һәм җиңел гәүдәсе белән ашыгаашыга йөреп, элемтә булдырырга тырыша иде. Менә әле дә каядыр ашыгып үтеп китте. Бүген аның бармаган җире дә, күрмәгән, белмәгән кешесе дә юк кебек. Анын тынычсыз кыяфәте минем йөрәккә аңлашылмаган борчулы бер хис салды бүген... Берничә минут узып китте. Мамонов әле һаман куелган бурычларны зур игътибар белән картага төшерүен дәвам итә, чөнки аның полкына куелган бурыч аеруча катлаулы иде. Мин Щара елгасын түбәндәге сугышчан тәртиптә кичәргә дигән карарга килдем: Мамонов полкы Деревное, Осаковичи, Поречье юнәлешенә һөҗүмне дәвам итеп, тукталып тормастан, елганы кичәргә һәм Поречье авылын алырга, аннан соң һөҗүмне Новоселки һәм 185 калкулыгына юнәлтергә; Костиницын полкы, Деревное, Осаковичи юнәлешендә хәрәкәт итеп, Затворье тирәсендә елганың сайрак урыныннан җәяүләп кичәргә дә, тукталмастан һөҗүм итеп, Затворье авылын алырга, аннары дошманны Бабиничи юнәлешендә эзәрлекләргә керешергә; Манцуров полкы икенче эшелонда хәрәкәт итәргә тиеш иде. Дивизиягә бирелгән артиллерия батареялары беренче эшелондагы полкларга ярдәм итәргә билгеләнде. «Билгеләнде» дип мин тикмәгә әйтмим, чөнки алар барысы да юлда баралар. Аларга тиешле бурычны җиткерү өчен аерым вакыт кирәк иде. Юл гаскәр, сугыш техникасы белән тулгаш Тиздән сазлыклы район башланырга тиеш. Поречье юнәлешендә ул 15 километр буена сузыла. Слонимның төньяк районы һәм Щара елгасы буйлары кара урманнан гыйбарәт. Оборона өчен шушындый уңайлыклардан файдаланып, дошман, әлбәттә, безне тоткарларга тырышачак иде. Юллар артык дәрәҗәдә начар, сазлыклы булуга да карамастан, 9 июльнең киченә дивизия Щара елгасы буена килеп, җитте. Ләкин, юллар булмавы аркасында, һөҗүм барышында артиллерияне тулысымча файдаланып булмады. Әмма солдатларның баһадирларча сугышуы барыбер безгә җиңү китерде. Дивизия 53 нче корпусның уң флангысында, аерым юнәлештә хәрәкәт итеп, 10 июльгә каршы көндә Щара елгасып кичте һәм дошманның алдап әзерләнгән һәм шактый нык дип саналган Поречьедагы терәк пунктын җимереп, һөҗүмне алга таба дәвам итәргә кереште. Бу юнәлештә без 9 нчы танк корпусы һәм генерал И. А. Плиевның кавалерия частьлары белән берлектә хәрәкәт иттек. Унынчы июльдә минем күзәтү пункты Поречье зыяратына күчте' Зыярат авылның төньяк читендә, калку җирдә иде. Бу урыннан чиксә дә, безнең частьларны ары җибәрергә теләмичә, домшан каршы горуын дәвам итә иде әле. Амосов белән Лозовский икесе дә рацияләрен әзерләүне ашыктырдылар. Котов алга йөгерде. Чөнки моннан фронт начар күренә, аңа яхшырак урын билгеләргә кушкан идем. — Тизрәк рациягә! — диде кайсыдыр. — Амосов, тизрәк барыгыз! — дидем. Штаб начальнигы төнлә ике сәгать йоклый алдымы икән. Юктыр. Аның арыганлыгы төсенә чыккан. Ләкин үзенең идарә итү эшенә тырнак кадәрле дә тап тигезмәскә тырышканы әллә каян күренеп тора иде. Ул юлбарыс җитезлеге белән ыргылып, трубканы алды. Мин бу вакытта корпус белән сөйләшә идем. — Менә нәрсә, иптәш генерал, — диде Амосов, бераздан минем янга килеп, — Мамоновның докладын яхшылап ишетеп булмады. 185 калкулыгы итәгендә туктаган булса кирәк. Дошман бик көчле ут ачкан һәм кайбер урыннар миңа кырлары белән капланган, ди. Мамоновка ярдәм итәр өчен артиллериядән ут ачарга боерык биреп бетермәдем, дивизия инженеры килеп житте. — Бик вакытлы килдегез. Алда мина кырлары, чарасын күрегез, сапер подразделениеләре ни эшлиләр? — дидем аңа. — Әнә теге өй артында гына резерв взводы! — дип, кулы белән ишарәләп күрсәтте инженер Прохоров. Ул йорт без туктаган җирдән ерак түгел иде. Саперлар нәрсә турында сүз барганлыгын инженерның ишарәсеннән үк абайлап алган иделәр булса кирәк, шундук йөгерешеп чыгып, безнен янга килә башладылар. — Их, мин дә барыр идем! — дигән тавышка әйләнеп карасам, Амосов Лозовский белән сөйләшә икән. — Инженер Прохоровка тиешле күрсәтмәләр бирелде, сездән башка да хәл итәрләр! — дидем мин, кискен генә итеп. — Әйдәгез, Котов янына күчик. Опергруппада әле машиналар юк. Барлык транспорт Слоннм күперенә җибәрелгән иде. Без яңа НП га күчәргә әзерләнеп беткәнче, 20—30 минут вакыт үтте. Амосов рациясен алып алданрак киткән иде. Ниһаять, без дә кузгалган идек, минем янга бер сержант йөгереп килде. Артык нык чапканлыктан, тынын еш-еш алып: — Иптәш генерал, полковник Амосов һәм подполковник Прохоров икесе дә һәлак булдылар! — диде ул. Минем башка китереп суккан шикелле булды бу хәбәр. Хәтта’ гадәттә сабыр холыклы Лозовский да: — Юк, булмас, булмас! Нәрсә сөйлисез сез!—дип кычкырып җибәрде. Сапер сержант, әле һаман мыш-мыш сулагай килеш, менә нәрсә сөйләп бирде: — Без инженер белән барганда полковникны очраттык. Ул әнә шунда, ерак та түгел иде. — Сапер безнең күзәтү пункты ягына күрсәтеп алды. — Белмим, нәрсәгәдер, полковник безнең белән бара башлады. Күп тә китмәдек, алда бер сапер гол кырында гына нидер эшләп тора иде. Ул: — Монда якын килмәгез, мип мина алам! —дип кычкырды да тагын үз эшенә кереште. Ә полковник: — Шулаймыни? Исең киткән икән! Алдыйлармы мин күп күрдем, әйдә, Прохоров!—дип, инженерны үзе белән ияртеп, баруын дәвам итте. Сержант тагын бер мәртәбә якын килмәскә әйтте. Ләкин... соң иде инде. Танкка каршы куелган мина шартлады да тирә-якны кара төтенгә күмде. Без барып караганда, мипа алучы сержант өзгәләнеп ташланган иде. Мина ярылудан хасил булган дулкын полковникны да, подполковникны да һәлак иткән.,. Мин бу хәлгә бик нык борчылдым. Әйе, сүз дә юк, сугыш корбансыз булмый. Әмма мондый мәгъиәсезгә үлүе өчен Амосовка хәтерем кал- ган иде. Укучының исендәдер, Амосов безгә килгән көннәрдә үк аның дуамал характеры хакында миңа генерал-лейтенант Н. В. Корнеев та әйткән иде. һәм мин аны мөмкин кадәр сакларга да тырыштым. Әле үләреннән өч көн элек кенә ике арада нәкъ әнә шул аның дуамаллыгы хакында бик кискен сөйләшү булып, мин аны нык кына кисәткән идем. Соң үзегез уйлап карагыз: дошманны эзәрлекләп барган вакытта Амосов машинасы мина кырына очрый. Шофер бу хәлне сизеп ала да, машинамы борып, читләтеп үтмәкче була. Ләкин Амосов, әйләнеп үтәргә теләмичә, шоферга бик зур тизлек белән миналар өстеннән үтәргә куша. Шофер, әлбәттә, каршы килә. Ләкин Амосов: — Сип нәрсә, әллә приказдан баш тартасыңмы? — дип ачулана башлагач, шофер машинасын арткарак чигерә дә, аны бар көченә куып, мнна кырына юнәлә. Көпчәк тигән миналар шартлап калсалар да, тизлек артык зур булу аркасында, машинага да, Амосовка һәм шиферга да осколоклар тимичә, кырны хәвефсез-хәтәрсез үтәләр. Җитмәсә, соңыннан: — Мепә, күрдеңме’ Ә син өркеп торасың тагы! — дип, шоферлы шелтәләп тә алган әле Амосов. Менә шушы «батырлыгы» өчен орышкач, ул миңа: — Мондый хәлне бүтән кабатламам, — дип сүз биргән иде. Мина шунысы кызганыч: Амосов, штаб начальнигы буларак, үз эшен чын күңелдәй .бирелеп эшләүче, теләсә нинди боерыкны да төгәл итеп үтәргә тырышучы, чын мәгънәсендә коммунист иде. Ләкин әнә шул ашыгычлыгы, артык дәрәҗәдә тәвәккәллеге аркасында безнең арабыздай вакытыннан элек китте... ... 48 иче армия составында хәрәкәт итеп, дивизия соңгы 11 көн эчендә генә дә дошманны эзәрлекләп 300 километр җир үтте. Ләкин бу уңыш ансат кына килмәде. Дошман мөмкин булган һәр уңайлырак урында, безне тоткарларга тырышып, җан-фәрманга каршылык күрсәтә иде. Шара елгасы тирәсендәге сугышларда немецларның авиациясе генә дә көненә дистәләрчә налет ясап торды. Немец командованиесенең зур терәк һәм коммуникация узелы булып саналган Слоним шәһәрен азат итү өчен дә шактый зур көч куеп сугышырга туры килде безгә. 8—9 июль көннәрендә Слоним өчен барган сугышлар турында шактый күп сөйләргә булыр иде. Әмма мин, ул турыда озаклап сөйләп тормыйча, Баш командующийның 1944 елның 10 июлендә Слоним өчен сугышларда аеруча батырлык күрсәткән соедине- ниеләргә рәхмәт белдереп игълан ителгән приказында безнең корпусның, шул исәптән мин; җитәкчелек .иткән дивизиянең дә, исеме- аталган икәнлеген һәм СССР Верховный Советы Президиумының 1944 елның 25 июлендә игълан ителгән указы нигезендә, Щара елгасын кичүдә һәм Слоним операциясендә аеруча тырышлык һәм батырлык күрсәткәнлеге өчен, безнең дивизиянең икенче дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнүен искәртеп үтү белән генә чикләнергә булдым. Әйткәнемчә, немецларга шактый кыенга туры килде ул көннәрдә. Аларда 1941 елгы Мәскәүдә бәйрәм итәргә җыену рухы беткән иде инде. Немецларның ул чордагы кәефләрен укучы күз алдына китерә алсын өчен, обер-лейтепант Мюллерның көндәлегеннән берничә өзек китерәсем килә. «4 июль. Тәмам хәлсезләндем. Нишләргә дә белгән юк. Капитан Кох (батальон командиры ярдәмчесе) мотоциклга утырып качты. Барлык атларны һәм арбаларны калдырдык, һәркайда руслар. 5 июль. Урманны да калдырырга туры килә. Руслар куалар. Икмәк тә, су да юк. Барысы да буталып бетте. Кая барырга, ни эшләргә икәнен дә белмим. 6 июль. Авылда качып калмакчы идек. Рус крестьяны үзләренең солдатларын алып килде. Алар безгә һөҗүм итә башлагач, төрлебез төрле якка качтык. Тирә-якта рус пехотасы. Алар бик күп. Җырлыйлар. Ә безнең чыкмаган җаныбыз гына бар, башка бернәрсәбез дә юк. Нишләргә дә белмим!..» Ә Малева авылында әсир алынган обер-ефрейтор менә нәрсә диде: «Рус авиациясе зур көч белән һөҗүм иткәч, безнең частьлар бик күп югалтуларга дучар булдылар. Яралыларның ыңгырашулары, куркынган солдат һәм офицерларның үз-үзләрен белештермичә акырышулары тоташ тәмугны хәтерләтә иде. Барысы да Гитлерны гына түгел, бәлки үзләрен тудырган әтиәниләренә кадәр каһәрлиләр иде». Слонимны азат иткәннән соң, 53 нче корпусның маршруты бераз үзгәрде, көньяк-көнбатышка таба борылды. Безнең дивизия дошманны Ходечиви, Плавски, Озерннца һәм Зельвянка маршруты буенча эзәрлекләргә кереште. Бу районнар юлга шактый бай, сазлыклар да сирәк иде. Юлны ике яклап утыртылган агачлар да очрый башлады. Ләкин аларның күбесе яртылаш сынып-киселеп беткән иде. Дошманның аръергард сугышлары алып баручы 28 нче һәм 34 нче танк дивизияләре, безне тоткарлап, уңайлы урыннарны сакларга тырышып карадылар, әлбәттә. Әмма озаклап тоткарлый алмадылар. Ике тәүлек эчендә әйтелгән маршрут буенча 35 километр араны үтеп, без Зельвянка елгасына килеп чыктык һәм, шул ук көнне ул елганы да уңышлы кичеп, алга —■ көнбатышка баруыбызны дәвам иттек. Зельвянка елгасында оборонасын өзеп, дошманны ике көн эзәрлекләп барганнан соң, 53 нче корпус 48 нче армиянең икенче эшелонында хәрәкәт итә башлады. Чөнки, үткән сугышларда аеруча җаваплы участокларда булганлыктан, корпуска үзенең частьларын тәртипкә китертү һәм бераз ял иттерү күздә тотылды. Ул тирәләрдә очсыз-кырыйсыз урманлык иде. Икешәр көн буена гел урман эченнән барган вакытларыбыз булды. Шулай бара торгач, ниһаять, 22 июль көнне Беловежа авылына килеп җиттек. Штаб шул авылда чиркәү янындагы поп йортына урнашты. Бик чиста һәм матур йорт иде ул. Әйтерсең, бу тирәләрдән сугыш та үтмәгән, немецлар да монда кагылмаган. Хәер, шулай булмыйча хәле дә юк. Чөнки попка аңа рус ни дә, немец ни. — Поп үзе өйдә юк, ләкин ул немецлар белән китмәде, —диде безгә бу өйдәге поляк кызы. Ни булса да булгандыр, ләкин поп без барында өенә кайтмады. Таң алдыннан без тагын алга киттек. Беловежская Пуща дип аталган һәм бөтен Европада иң зур заповедниклардан саналган (сугышка кадәр, әлбәттә) бу урманны үткәндә, әйтерсең безне котлап, мең төрле тавышлар белән кошлар сайрыйлар йде. Ихтимал, үзләре яшәгән урыннарны ташлап китәселәре килмәгәндер, анда кошлар бик күп иде. Төш якынлашканда без Гайновка авылына килеп чыктык. «Чыктык» дип шуңа әйтәм, чөнки шушы авылда урман бетеп, кырлар башланып китә иде. Моңа тикле урман күләгәсендә килгәнлектән генә сизенмәгәнбез икән: ялан кырдан бара башлагач, кояшның кызуына һич чама калмады. Шуңа күрә, юл кырыендагы коега килеп җитүгә: — Котов, тизрәк чиләккә йөгерттер! — дидем. Чиләкне кое бурасына куйдым да йотлыгып эчәргә керештем. Ләкин бераз эчкәч тукталып торырга туры килде, чөнки су тәмле булса да, артык салкын, тешкә тия иде. Күп итеп эчтем мин улч суны. Аннары иптәшләремә дә тәкъдим иттем. Эчкәне бере: «Ах, моннан татлырак су бармы икән?» — дип куялар иде. Без тагын алга юнәлдек. Еш кына походта баручы подразделение- ләр белән очрашабыз. Кайбер урыннарда машинадан төшеп, алар белән беррәттән атлап, кәефләрен дә сораштырабыз. Бу сөйләшүләрнең әһәмияте зур иде. Чөнки нәкъ менә шул әңгәмәләр барышында сугышчы ларның уй-хисләрен, кирәк-яракларын аңлап аласың. Шуның өстенә. югары командирларның турыдан-туры үзләре белән сөйләшүе сугышчыларның рухларын да күтәреп җибәрә. Шулай бара торгач, көннең кызулыгы да кими башлады. Инде кояш баерга да күп калмаган иде. Менә без майор Гәрәев батальонына юлыктык һәм мин тагын җәяүләп аның белән бара башладым. Гәрәев ябыккан һәм арыган иде. Шулай да сер бирми, җилт-җилт атлап баруың дәвам итә. Әмма мин аның күзләренә туры карарга кыймый идем. «Сиңа җиңел, син машинада барасың, иптәш Булатов» дип әйтмәсә дә, ничектер кыен иде миңа якташым алдында. — Я, батыр егетләр, эшләр ничек? — дидем колоннада баручыларга. — Эшләр шәп, иптәш генерал! — диде бер автоматчы. — Болай артта бару туйдырды инде, беренче эшелонга кайчан чыгарбыз икән? — Әйе шул, эше юкның ашы да юк, диләр бит, — дип, әлеге автоматчының сүзләрен чем-кара мыеклы кавказ егете дә куәтләп куйды. Русчаны чамалырак белгәнлектән, аның бу сүзләре бик кызык яңгырады. Шунлыктан колопнадагылар барысы да кычкырып көлеп җибәрделәр. — Ул безнең бик хөр кеше, шаярырга ярата, — диде взвод командиры, сугышчысының күбрәк сөйләшеп җибәрүен акларга тырышкандай итеп. — Капчыкларында шоколад бетте, шуңа күрә тизрәк беренче эшелонга чыгасылары килә аларның, — диде миңа Гәрәев, әкрен генә. (Сүз Паричида дошман ташлап качкан азык складларыннан алынган шоколадлар турында бара иде.) — Кемдер килә! —диде Котов. Әйе, ачык машина якынлашып килә иде. Машинада полковник Назаров һәм тагын ике штаб офицеры икән. — Мөһим приказ бар! — диде Назаров, килеп җитүгә. — Әле күптән түгел генә командарм янында булдым. Бу вакытта без бер авылга кереп бара идек. — Су белән сыйлагыз әле! — диде Назаров, бер коега күзе төшкәч. Котелок белән су китерделәр. Назаров күп итеп эчте. Башыннан да койдылар. — Бу икенче сыйлавыгыз, беренчесе 1943 елда Десна елгасы буендагы бер авылда булган иде. Гомеремә онытмам. Рәхмәт сезгә, рәхмәт! Ул тап-такыр итеп кырган башын сөртә-сөртә, безнең белән койма буена атлады. Без карталарны алдык. Вакыт кичке уннар тирәсе иде. — Комкор 17 нче дивизиягә китте, мин сезгә килдем. Мәсьәлә болай тора... Назаров безне карта буенча фронттагы хәлләр белән таныштырды. «48 нче һәм 65 нче армия гаскәрләре,-—диде ул, — Беловежская Пуща- дан көнбатышта сугышалар. Дошманның зур көче («Викинг» һәм 4 нче. 12 нче танк дивизияләре, 129 нчы пехота дивизиясе калдыклары) төньяккөнбатыштан (Бельск шәһәре ягыннан) һәм көньяктан (Высоко- литовскидан) Клещелига чыккан. 105 нче һәм 80 нче корпус частьлары дошманның әнә шул берләшмәләре тарафыннан чолганышта калганнар һәм каты сугыш алып баралар. Менә шуларны хәбәр иткәннән соң, Назаров безнең дивизиягә сугышчан боерык тапшырды. Бу приказда безнең дивизиягә, Н нче ПБР ', 17 нче гвардия танк бригадасы һәм САП 2 белән бергәләп, 24 июльдә Клещелига удар ясарга һәм, андагы дошманны тар-мар итеп, Бельск—• Черемха тимер юлын кисәргә боерылган иде. ‘ПБР — туп бригадасы (пушечная бригада). ’САП — үзйөрешле артиллерия полкы (самоходный артиллерийский полк) Хәзер безнең өчен дөньядагы иң кыйммәтле нәрсә вакыт иде. Чөнки куян койрыгыдай кыска июль төнендә 25 километр гол үтеп, күрсәтелгән урынга барып җитәргә тиеш бит без. Приказны алуга дивизия маршка чыкты. Алга куелган бурычны бөтен элемтә каналлары аша частьларга җиткерергә боерып, үзем авангардта баручы Мамонов полкына ашыктым. Мин аны куып җиткәндә, сәгать төнге икеләр чамасы һәм полк Ор.тянка.елгасына якынлашып килгән чак иде. Ул арада алда атышулар да ишетелә башлады. Башта мин штаб начальнигы Балуевны очраттым, — Кемнәр сугыша икән анда? — дидем мин, атышлар барган якка ымлап. — Безнең разведчиклар ул, — диде Балуев. 20—25 минуттан без Мамонов янында идек инде. — Минем разведчиклардан яна донесение бар, — диде Мамонов, мин полктагы хәлне сорагач. — Клещелиның көнчыгышындагы 196 калкулыгы дошман кулында. Ихтимал, анда дошманның разведгруппалары гынадыр, дигән нәтиҗәгә килдем мин һәм ул калкулыкны әйләнеп үтәргә боерык бирде.м. Чөнки.бары тик шул вакытта гына дивизияне сугышка кертергә мөмкин иде. — Приказ үтәлер! — диде Мамонов һәм алга юнәлде. Без Котов беләк шунда калдык. Клещелидан ерак та түгел Куращево авылы тирәсе иде бу. Тиздән опергруппа да килеп җитте. Безгә хәзер тизрәк артиллеристлар белән элемтәгә керергә кирәк иде һәм бу эш тиз арада тормышка ашырылды. — Сезне ниндидер полковник рациягә сорый!—диде Котов. Дивизиягә штаб начальнигы булып билгеләнгән полковник Леонов чакырган икән. Аңа: — Бик яхшы булган, тизрәк минем янга килегез! — дисәм дә, эчемнән: «Сине көтә-көтә көтек булып беттек инде!» — дип уйлап куйдым. Чөнки, армия штабына да, корпуска да туктаусыз шалтыратып, штаб начальнигы җибәрүләрен сорап торуыма карамастан, Амосов вафат булганнан бирле кеше җибәрмәгәннәр иде әле. Тиздән Леонов үзе дә килеп җитте. Уртача буйлы, шактый сөйкемле кыяфәтле бу кеше бик пөхтә генә итеп доклад ясаганнан сон, без турыдан-туры эшкә керештек. Бары алда торган бурычларны үтәп чыкканнан соң гына мин аның белән яхшылабрак таныштым. Полковник Леонов зур тормыш юлы узган кеше икән. 1919 елда, 16 яшьлек вакытында, үз теләге белән гражданнар сугышында катнашкан. Аннары фин сугышында һәм Көнбатыш Украинаны азат итү компаниясендә булган. Бөек Ватан сугышы фронтларында полк һәм бригада белән җитәкчелек иткән. Сугыш алдыннан гына Фрунзе исемендәге Хәрби Академияне тәмамлаган һәм 1925 елдан бирле партия члены икән. Кыскасы, Леоновның автобиографиясе чиста һәм сүз әйтерлек түгел иде. Ләкин автобиография, анкеталар гына эшне хәл итми бит. Барыннан да элек кешенең сәләтле һәм кешелекле булуы кирәк. Дөрес1 хәзергә Леонов миндә җылы тәэсир калдырды. Киләчәктә нәрсә булыр, анысын соңыннан күрербез. Тик шуны гына искәртеп үтәсем килә: әгәр укучының хәтерендә калган булса, 1943 елда.чГомель тирәләрендә безнең частьларга пополнение килгәч, яшь сугышчылар байтак вакыг хәрби киемсез йөргәнлекне әйткән идем мин. Менә ул вакытта безгә кием алуны тизләтүдә Воропаевка ярдәм иткән кеше булып чыкты ул Леонов. Клешелига ясалган һөҗүмнең аерым детальләренә тукталып тор- мастаи, кыскача шуны әйтергә кирәк: дивизия ашыгыч марш белән нәкъ билгеләнгән вакытка тиешле урынга барып җитте һәм шундук каршы дагы дошман (129 нчы пехота һәм «Викинг» дивизиясе частьлары) белән бәрелешкә керде һәм шул көннең киченә, 65 нче армиянең !8 нче корпусы белән .бергәләп, Клещели тирәсендәге дошманны туздырып ташлап, 18 километрга алга китте. Шулай итеп, 65 нче армия частьларын элекке урыннарына кайтаруда зур ярдәм итте. Ул сугышта «дошманның 40 танкысы, 50 ләп тубы, 5000 ләп солдат һәм офицеры» XIV юк ителде. 25 июльгә каршы төндә дә бөтен фронт буйлап дошман белән бәрелешләр дәвам итә иде әле. Дивизия һаман !8 нче корпус белән рәттән бара. Инде безнең бурыч күптән үтәлгән булса да, безгә үз юнәлешебезгә китәргә әйтүче юк. Бу нәрсә мине шактый нык борчый башлады. Ниһаять, мин 18 нче корпус командирына мөрәҗәгать итәргә булдым. Аның КП сы куе куаклык эчендәге тигез, матур урында иде. Әмма ^сне- ралиың (фамилиясе хәтеремдә калмаган) мине каршылавы алай бик үк матур булмады: — Сезнең дивизия минем оператив карамакка тапшырылган, — диде ул, дивизияне үзебезнең корпус юнәлешенә алырга җыенуымны әйтүемә каршы. — Менә шулай! һәм мин әлегә сезне җибәрмим. Югарыдан күрсәтмә булганы юк әле. Минем өчен хәзер сүз көрәштерүнең мәгънәсе юк иде. Комкор яныннан чыктым да, тәвәккәлләп, ике полкны үзебезнең корпус хәрәкәг иткән юнәлешкә борырга приказ бирдем. Ә бер полкны хәзергә калдырып торырга кирәк иде. Чөнки бөтен дивизияне берьюлы сугыштан алганны дошман сизенүе бар иде. Ул полкка таң алдыннан үзебезнең юнәлешкә борылырга приказ бирдем. Ә ике полк белән үзебезнең армия юнәлешенә киттек. Дөресен әйтергә кирәк, мин бу карарга килүем өчен башта борчылыбрак йөргән идем. Бер, ике көн үтте, әмма ул-бу сизелмәде. Ә тагын ике көннән соң 65 нче армия командующие генерал-лейтенант П. И. Батонның приказында, Клещелида немецларны тар-мар итүдә геройларча сугышканлыгы өчен, безнең дивизиягә рәхмәт белдерелгән иде. Димәк, генерал Батов мәсьәләгә объектив килгән, димәк, безиең егетләр начар сугышмаганнар. Бу хәл безнең штаб командирлары өчен генә түгел, бәлки дивизиянең бөтен сугышчылары өчен- зур шатлык иде. 26 июльдә дивизия бөтен составы белән үзебезнең корпус участогында, 48 нче армиянең сул флангысында иде инде. Бездән уңда 42 нче корпус хәрәкәт итә иде. Хәзер безнең маршрут Брянск шәһәренә таба юнәлде. 29 июльдә иртән, каршылык күрсәтүче дошманны тар-мар итеп, һөҗүмне Красное Селога юнәлдерергә тиеш идек. Аннан сон, таш юл буйлап барып, Нурең елгасы ярындагы Боцки авылын алырга да, көньяк-көнбатышка киткән магистральгә чыгып, 42 нче корпус частьлары белән бергәләп, Бельск шәһәрен азат итәргә әзерләнергә кушылган иде безгә. Сул күршебез—17 нче дивизия. Караңгы төшкәндә КП бер урман буена урнашты. Бу тирәләр тоташ сазлыктан гыйбарәт булып, бары тик юл димәсәң хәтере калырлык кына, бердәнбер тар юл үтә иде. Леонов белән палаткадан чыгып, маскировка чараларының үтәлешен тикшерергә җыенганда, безнең янга фаралары сүндерелгән ике җиңел машина килә иде. Алдагы машина килеп туктауга, аннан командарм Романенко чыкты һәм миңа докладны тәмамларга да ирек бирмичә: — Зур рәхмәт сезгә, иптәш Булатов! 65 нче армия командующие Павел Иванович сезнең дивизиядән бик канәгать. Клещелины азат итүдә сезнең дивизия иң мөһим скрипканы уйнады! —дип, кулымны кысты. — Хәрби совет киләчәк көрәшләрдә дә сезнең дивизиягә зур ышаныч баглый. XIV П. 14. Батов. В походах и боях. Москва, Воениздат, 1962 г., стр. 303. Аннары командарм белән килгән генераллардан Истомин, Тимоте- БПЧ Һәм Долгов та мине тәбрикләделәр. — Лозовский кайда? — диде Тимотевич. — Белмим нинди сәбәп аркасындадыр, шушы көннәрдә генә Лозовскинны башка армиягә күчерделәр, — дидем мин Тимотевичка. Ул кемнәрнедер бик нык ачуланып алды. Сүз җаенда әйтеп китим, вакыт чамадан тыш киеренке булу сәбәпле. мин Ф. Е. Лозовский белән рәтләп хушлаша да алмаган идем, Ә бит, укучыга мәгълүм, без аның белән байтак чакрымнарны үткәв идек. Л1ин аны оста артиллерист буларак кына түгел, гомумән, хәрби эшне яхшы белүе, зур оештыручанлык сәләте һәм, барыннан да бигрәк, эчкерсез, туры сүзле коммунист булуы өчен ярата идем. Хәер, мин генә түгел, барлык артиллеристлар да аны аталарча хөрмәт итәләр иде. Елдан артык эшләү дәверендә ул дивизиянең чын мәгънәсендә патриоты булып киткән иде. Менә шуңа күрә дә аның белән яхшылап хушлаша алмавыма күңелем тынычсызланып йөргән иде. Әмма 18 елдан соң. хат аша гына булса да, без аның белән яңадан очраштык. Аның адресын табып, ничек яшәвен һәм сәламәтлеген сорап язган хатыма каршы ул, үзенең хәзер запаста, Вольск шәһәрендә булуын һәм хәрби- масса эшләрендә актив катнашуын әйтү белән бергә, менә мондый сүзләр дә язган иде: «...18 елдан соң табышып сөйләшүе нинди күңелле. Ул вакытлардан бирле, Иделдә күп сулар аккан кебек, безнең тормышларда да зур үзгәрешләр булды... Ул чакларда, Фатих Гарипович, семьяларыбыз янына исән-имин кайтырбыз да менә шушылай матур итеп яшәрбез дип һич тә ышанып булмый иде бит, ә? Сездән киткәч, мин корпус артиллериясе командующие булып хезмәт иттем һәм, үзенең тәвәккәл һәм кыю башын саклый алырмы икән, дип еш кына сезне искә төшерә торган идем. Яшерен-батырын түгел, сезнең һич кирәкмәгән вакытларда да куркыныч урынга бара торган гадәтегез бар иде бит... Сезнең чын мәгънәсендә сугышчан кулыгызны кысып, якын, сугышчан дустыгыз Лозовский». ...Мин командующийны палаткага алып кердем. Командарм Романенконың чал кергән сирәк чәчләре тузгыган һәм юлда килгәндә өс- башы тузанланып беткән иде. — Нигәдер минем чәч кирәгенчә ятып тормый әле! — диде ул, бу хәлгә эче пошып. Аннары чәчен тарарга кереште, әмма арасына тузан тулган чәчләре таракка буйсынмыйлар иде. Ул: — Ярар, юмыйча барыбер рәткә кертеп булмас ахры бу башны! — диде дә штаб начальнигының докладын тыңларга теләвен әйтте. Дивизия, Красное Селодагы дошманны тар-мар итеп, һөҗүмне Бельск шәһәренә юнәлтергә тиеш икәнлекне әйтеп, Леонов доклад ясады. — Ә төп ударны кайда туплыйсыз? — диде командарм. — Дивизия командирының карары буенча, төп удар уң флангка юнәлтеләчәк. Сугышчан тәртип ике эшелоннан торырга тиеш. — Шуны хәтерегездән чыгармагыз, иптәш дивизия командиры,— диде аннары командарм, — дошманның Бельск группировкам хәзергә шактый көчле әле. һөҗүм барышында танкка каршы средстволар һәр минутта әзер булсыннар! Мин ул әйткән чараларның барысы да хәл кылынганлыгын: һәр подразделениегә кирәк кадәр танкка каршы граната бирелгәнлекне һәм хәтта взводлар да артиллерия кирәк-яраклары белән тәэмин ителгәнлекне әйткәч, генерал Долгов: — Минемчә, бөтен эш хәл кылынган, иптәш командующий! — диде дә генераллар кайтып киттеләр. һөҗүмне 27 июльдә иртән башларга тиеш идек. Безнең карамакта тагын бер тәүлек вакыт дигән сүз иде бу. Ләкин планыбызга кинәт үз гәреш керде. Эш шунда, 26 июльдә, көндезге сәгатьләрдә, дивизиянең алгы сызыгында дошман белән бик кискен бәрелешләр башланып киткән иде. Безнең фронтта ярылган снарядларның саны торган саен ешая барды һәм, күп тә үтмичә, йөзләгән танклары белән немец гаскәрләре контратакага чыктылар. Дошманның бу хәрәкәте дивизияне генә түгел, бөтен армияне аякка бастырды. Башта командарм шалтыратты: «Исегездән чыгармагыз, дошманның танклары бик күп, ничек итеп булса да, фронтны өздермәгез!» — диде. Аннары шул ук мәсьәлә буенча комкор шалтыратты. Ул арада уң күршедән дә хәбәр/алдык. Аның фронтында да шундый ук кыен хәл туган иде. Хәзер безнең иң җаваплы бурычыбыз, бер адым да чигенмичә, дошманның контратакасын кире кагу иде. Барлык булгаи корал эшкә кереште. Ә дошман һаман безне кысрыклавын дәвам итә. Сугышның башыннан алып бүгенгәчә, дошманның бу кадәр күп танк белән һөҗүм иткәнем очратырга туры килгәне юк иде әле. Безнең егетләр, дивизиядә булган танкка каршы барлык средстволариы эшкә җигеп, дошман атакасын баһадирларча кире кагарга тотындылар. Мондый хәлдә һөҗүм башлау турымда уйларга да ярамый иде һәм шул көннең кичендә без оборопага күчәргә мәҗбүр булдык. Кискен сугыш көн буенча диярлек дәвам итте. Ни тырышып та оборонаны өзә алмагач һәм атака вакытында дистәләрчә танкларын югалтканнан соң, ниһаять, кичке сәгать сигезләр тирәсендә немецлар тынып калдылар. Кич белән армия штабы начальнигы генерал И. С. Глебов шалтыратты. Аның кәефе әйбәтлеге беренче сүзеннән үк • сизелеп тора иде: — Ну, иптәш Булатов, — диде ул,— рәхмәт, чыдадыгыз! Кулыгызны да кысасы иде дә, ара ераграк. Дивизиянең барлык сугышчыларына хәрби совет исеменнән рәхмәт әйтегез! — Тыңлыйм, эшләрбез, иптәш генерал! ч=- Я, ярый, күп сөйләп вакытыгызны алмыйм. Хушыгыз! Сүз уңаенда әйтеп китәргә кирәк: 1947 елда Мәскәүдә, югары академия бинасында, Ватан сугышы операцияләре турында доклад ясаганда генералполковник Прокофий Логвинович Романенко безнең бу операцияне зур горурлык белән искә алып, аңа югары бәя бирде. Әле дә хәтеремдә, залда утыручы генераллардан берсе Романенконын бу фикеренә карата башкачарак бәя бирә башлагач, ул: — Әнә, рәхим итегез, генерал Булатов ул операциянең җанлы шаһиты. Ут эчендә кайнаган кеше! —дип җавап бирде. Күрәсең, әлеге генерал командармның җавабыннан канәгать булгандыр — аңа башка сорау бирмәде, миннән дә берни сорамады. ... Югарыда искә алынган приказга таянып карар чыгарылса да, чынында дивизия фронтындагы хәл үзгәрмәде. Азмы-күпме перегруппировка ясарга да мөмкинлек булмады. Корпус һәм гомумән армия фронты каршында дошман әле һаман зур активлык белән хәрәкәт птә иде. Бары 28 июльнең төнге сәгать өчләре тирәсендә генә немецлар чигенә башладылар. Без хәзер дошманны Брянск юнәлешендә эзәрлекләргә керештек. Ә генерал К. С. Калганов җитәкчелегендәге 42 иче корпус частьлары Бельск шәһәрен дошманнан чистарттылар. Брянскига якынлашканда корпустан сугышчан приказ алдык. Анда безнең дивизиягә Брянск шәһәренең төньяк-көнбатышыннан,' ә 17 нче дивизиягә көньягыннан һөҗүм итеп, андагы дошманны камап алырга боерылгаи иде. һәм бу шулай эшләнде дә: ике яклап камалып алынган дошман, зур югалтуларга дучар ителеп, Брянскпны ташлап качарга мәҗбүр булды. Брянскпны азат иткәннән соң, Нурең елгасын кичеп, дошманның арадаш рубежын өзәргә тиеш идек. Әсирләрнең әйтүенә караганда, без- нец каршыда немецларның 4 нче танк дивизиясе һәм 1079 нчы пехота полкы оборона тота иде. Дивизия һөҗүмгә әзерләнә башлады. Ләкин 10 августта без корпустан яңа приказ алдык. Анда, үзебезнең участокны 17 нче дивизиягә тапшырып, Николаево — Доманово участогында дошман оборонасын өзәргә дә һөҗүмне Варляки юнәлешендә дәвам итәргә боерылган иде. Без. 17 нче дивизияне алыштырып, дошманның 35 нче пехота дивизиясе частьлары белән бәрелешә башладык. Гитлерчылар бик нык каршылык күрсәтәләр иде. Шуны әйтергә кирәк, көнбатышка табарак киткән саен немецларның оборона ныгытмалары көчәйгәнлеге сизелә башлады. Әйтик, Брянскидан ОструвМозовецкийга таба барырга тиешле булган 48 нче армиянең операцион юнәлешендәге 70 километр арада немецларның бик яхшылап ныгытылган өч оборона сызыгы бар иде. Менә шул сызыкларда без тукталып калырга мәҗбүр булдык. Чөнки аларны әзерлексез генә алырга мөмкин түгел иде. Әнә шул көннәрнең берсендә без корпустан радиограмма алдык. Анда полковник Назаров урынына корпус штабы начальнигы булып генералмайор Андрей Иванович Сурченко билгеләнгәнлеге әйтелгән иде. — Ә Назаров кая китте икән? —дидем мин Леоновка. Ләкин ул да кырт кисеп кенә әйтә алмады. Без үзебезне кызыксындырган бу сорауга бары тик берничә көннән соң гына җавап алдык. 53 нче корпус ветераны Павел Иванович Назаров тагын да җаваплырак урынга — армия штабына күчерелгән булып чыкты. Әмма, ничек кенә булса да, аның бездән китүе кызганыч иде. Чөнки бер ел буена бергә аралашкан, ияләшенгән кеше белән эшләү үзе бер куаныч бит ул. Павел Иванович начальник буларак кына түгел, кеше буларак һәм хәрби эшне яхшы белүе белән дә безне үзенә тартып, якынайтып өлгергән иде. Аннан соң ул һәрвакыт корпус фронтының иң җаваплы урыннарында булып, сугышчылар белән дә аралашып эш итә, дивизия сугышчыларының күбесе аны күреп тә беләләр иде. һәрчак ачык йөзле, гаҗәеп тере һәм һәр яңалыкны бик тиз күрел ала торган, житешсезлекләргә һич тә түзеп тормыйча, күзгә карап әйтергә яратучы бу гадел .офицерның тагын бер матур ягы шул: ул кирәк чакта бик тиз үзлегеннән карар кылып эш итә торган иде. Фронт шартларында теге яки бу сорау белән мөрәҗәгать иткәндә, мин аның «моны мин командирдан башка хәл итә алмыйм» дигән чагын хәтерләмим. П. И. Назаров киткәндә аның белән саубуллаша алмавым, әлбәттә, кызганыч иде. Ләкин тау белән тау гына очраша алмый, ә кеше... Без аның белән 1948 елда, академиягә укырга килгәч, яңадан күрештек. Аннары тагын 1955 елда Белоруссиядә очраштык. ... Берничә көн оборонада торып, яхшылап әзерлек алып барганнан соң, дивизия немецларның Нурең елгасындагы оборона ныгытмаларын тар-мар итте һәм, елганы кичеп, аларны эзәрлекләргә кереште. Дошманны кысрыклап бара торгач, 27 августта дивизия Острув-Мозовецкийга килеп җитте һәм шәһәрнең көнчыгыш ягында сугыша башлады. Без хәзер Польша җирендә идек инде. Шуны әйтергә кирәк, совет гаскәрләре тарафыннан азат ителгән җирләрдәге поляк халкының шатлануы чиксез зур иде. Алар, безнең сугышчыларлы һәркайда үз туганнарыдай күреп, куанышып һәм чәчәкләр тотып каршы алалар иде. Чөнки аларны немецлар чамадан тыш кыерсытканнар, җәзалаганнар, үтергәннәр, кыскасы — ничек теләсәләр, шулай изгәннәр. Мәсәлән, безгә Освенцим лагеренда немецларның (алар аны үлем фабрикасы дип атаганнар) коточкыч кабахәтлекләре турында ишетергә туры килде. Ул лагерьда немец врачлары әсирләр тәнендә төрле тәҗрибәләр ясаганнар, яңа табылган үтерү даруларына сынау үткәрү өчен генә дә меңнәрчә кешене юк иткәннәр. Бер сүз белән генә әйткәндә, Освенцим чын мәгънәсендә үлем фабрикасы булган. «Ул фабрикага Германиянең бер промышленность фирмасы кешеләрне яндыру өчен газ камералары һәм мичләре җибәреп торса, икенчеләре, шул вагоннарга төяп, Освенцимнан, җир ашлау өчен, янган кешеләрнең көлен алып китеп торган; өченчеләре әсирләрдән алынган чәч һәм тырнакларны ташып торса, дүртенчеләре әсирләрнең кием-салымнарын жыйнап алып киткән. ...Острув-Мозовецкийга стратегик яктан бәя биргәндә шуны әйтергә кирәк: ул шәһәргә биш таш юл килеп тоташа, шуның өстенә, Белосток — Варшава һәм Остреленко — Малкина—Груна тимер юл магистральләре уза. Кыскасы, Острув-Мозовецкий Нарев елгасына килү юнәлешендә иң мөһим оборона узелларының берсе саналып, дошман тарафыннан шактый әйбәт ныгытылган участок иде. Шулай булуга да карамастан, 27 августтан башланып, төн буена дәвам иткән кискен төнге сугыш нәтиҗәсендә, Острув-Мозовецкий 28 август иртәсендә дошманнан (шәһәрне дошманның 292 нче пехота дивизиясе саклый иде) тулысымча чистартылды һәм без немецларны куып киттек. Хәзер безнең алдагы бурыч Наревка чыгу иде. Ләкин бу эш ансат кына булмады. Чөнки, Острув-Мозовецкийдан 12 километр гына китүгә, тагын дошманның арадаш оборона сызыгына юлыктык. Бу — Нарев елгасы тирәсендәге оборона сызыгы иде. Дөрес, дошманның ул сызыгы тоташ траншеялар белән ныгытылмаган. аерым окоплардан гына гыйбарәт иде. Әмма, шулай булса да. немецлар, анда әледән-әле яңа көчләрен сугышка кертеп, аяусыз рәвештә каршылык күрсәтергә керештеләр. Мондый хәлдә тота-каба гына эш итәргә ярамый иде. Шунлыктан без башт-а 194 нче укчы дивизия (уң күршебез) командиры генерал-майор П. П. Опякин белән, аннары 17 нче дивизия командиры полковник А. ф. Гребнев (сул күршебез) белән килеп туган хәлне тикшердек һәм үзара ярдәм чараларын билгеләдек. Бары шуннан соң гына (31 август) һөҗүмгә күчтек тә, оборонасын өзеп, дошманны эзәрлекли башладык. 4 сентябрьдә Мамонов һәм Манцуров полклары үзара ярдәмләшеп, Нарев елгасына килү юлындагы Остры- кул районыңда көтмәгәндә һөҗүмгә күчеп, Пшетыч станциясенең төньягыннан тимер юлны кисеп чыктылар һәм Бусево^Стар, Острыкул авылларын алдылар. Шулай итеп, дошманның Длугоседло районындагы 541 нче пехота дивизиясенең 1073, 1074 иче пехота полкларын чигенү юлыннан мәхрүм иттеләр. Чолганышта калган дошманны туздырып ташлау өчен ике батальон һәм бер ОИПД ны билгеләдем дә дивизиянең төп көченә һөҗүмне дәвам итәргә боердым. Әлеге батальоннар чолганышта калган фашистларны тар-мар итә торган арада дивизия Нарев елгасына килеп җитте һәм, тукталып тормастан, батальоннар елганы кичәргә керештеләр. Ләкин күп тә үтмәде, дивизиягә «кичүне туктатырга, һөҗүмне елганың көньяк яры буйлап дәвам итәргә» дигән приказ килде. Нарев елгасы ул тирәләрдә көньякка ага да Гронды авылы янында кинәт көнбатышка борыла. Шулай 25 километр чамасы акканнан соң, Гнойно авылы янында ул тагын көньякка таба ага башлый. Безнең дивизия елганың нәкъ әнә шул җиреннән (сул як яры буйлап) хәрәкәт итәргә тиеш иде. Приказга буйсынмыйча мөмкин түгел: күңелемнән бик нык сыкранып булса да, аргы якка чыккан подрззделениеләргә яңадан бу якка чыгарга боерык бирергә мәҗбүр булдым. Туп-туры әйтергә кирәк зур кыенлыклар белән елганы кичеп, дошман белән штыкка штык килеп сугыша башлаган подразделение сугышчыларына приказны җиткергәч, аларның кәефләре кырылган һәм югары командованиега хәтерләре кал- ------ - -------- Фатих Булатов* ган иде. Җитмәсә, безнең частьларның елганы кире чыгуын сизенеп алган дошман барлык тор коралларыннан ут ачты. Елганың уң як яры биегрәк һәм күзәтү өчен җайлырак та булганлыктан, андагы дошман безнең дивизияне 22 километр буена фланг утына тотып барды. Немецларның шушындый озак вакытлы фланг утына дучар булганыбыз юк иде әле. Әнә шундый кыен шартларда хәрәкәт итеп, дивизия тиешле урынга вакытында барып җитте. Ә безнең 53 нче корпусның башка гаскәрләре Пултуск шәһәре янына барып чыктылар. Без Нарев елгасы буйлап хәрәкәт иткән көннәрдә (сентябрьнең беренче числоларыида; 42, Н-чы укчы корпуслар һәм 3 нче армия гаскәрләре көче белән Нарев елгасының көнбатыш ярында плацдарм ясалган иде. Бу плацдарм, Ро- жан шәһәре тирәсендә булганлыктан, Рожан плацдармы дип аталды. НАРЕВТА 6 сентябрьдә дивизия әлеге шул Нарев рубсжында оборонага күчәргә приказ алды. Бездән уңда, плацдармда. 42 иче корпус, сулда 17 нче дивизия иде. КП Дуже Целкуво авылында урнашты. Шул көннән без Рожан плацдармын киңәйтергә әзерләнә башладык. Фронт төньякка карады. Елганың уң як ярлары текә таулардан гыйбарәт 'иде. Бу уңайлы урыннар немецлар тарафыннан электән үк ныгытылып, тоташ мина кырлары ясалган һәм берничә рәт чәнечкеле тимер чыбык киртәләре белән уратып алынган. Шуның өстенә тимер-бетоннан төзелгән дотлары да күп иде немецларның. Дотларның берничә амбразуралары булып, һәрьяклап оборона тоту өчен дә җайлаштырылганлыгын искә алсак, бу рубежны саклап калу өчен немецларның нинди зур көч куйганлыкларын аңлавы кыен булмас дип уйлыйм. Чөнки тимер-бетон дотларны эшләү өчен, бердән, шактый зур көч кирәк булса, икенчедән, андый дотларны немецлар кая туры килде шунда куймыйлар, бәлки аеруча җаваплы һәм мөһим саналган участокларда гына ясыйлар иде. Ул көннәрдә чыккан немец газеталарының берсендә Нарев елгасына менә мондый бәя бирелгән иде: «Берлин географик яктан Шпрее елгасы буена урнашкан булса, стратегик яктан ул Нарев елгасы буенда тора. Нарев—Германиянең капкасы». Кыскасы, немец командованиесе Наревка аеруча зур әһәмият бирә һәм совет гаскәрләрен, ничек итеп булса да, шунда тоткарлап калырга тырыша иде. Оборонага күчәргә приказ алганнан соң, алда торган бурычларны аңлату һәм узган сугыш көннәренә йомгак ясау максаты белән, полк, батальон командирларын һәм политработникларны җыеп,, киңәшмә уздырдык. Мин командирларга дивизия алдында торган төп бурычларны аңлатканнан һәм аларның фикерләрен тыңлап эшкә кайбер ачыклаулар керткәннән соң, сүз икенче көн тәртибенә күчте. Әйтергә кирәк, киңәшмәнең бу өлеше шактый җанлы һәм кызыклы узды. Хәер, шулай булмыйча мөмкин дә түгел. Чөнки Белоруссия һәм Польша җирләре аша 750 километрга якын араны үтеп, август ае ахырына дивизия 350 дәи артык авылны дошманнан азат иткән икән, бу инде зур җиңү иде. һәм хөкүмәтебез дә безнең дивизиянең бу уңышларын игътибарсыз калдырмады. Немецфашистлар белән сугышуда аеруча батырлык һәм чыдамлык күрсәткәне өчен, дивизияне тагын бер орден — Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләү турында СССР Верховный Советы Президиумының указы чыкты. Билгеле, бу уңыш ансат кына килмәде. Аны безнең сугышчылар кан коеп, тир түгеп яулап алдылар. Менә шуңа күрә дә- киңәшмә барышында сүз үткән сугышларда аеруча батырлык күрсәткән сугышчылар һәм алармы хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим итү турында барды. Ә дивизиядә андый егетләр аз түгел иде. Мин, билгеле, аларныц барысына да тукталып тормыйм. Әмма шулерның өчесе турында сөйләмичә үтәсем килми. Мин бу язмаларымда Сәеткасыйм Ашировпы телгә алган идем инде. Әйе, коммунист сержант Сәеткасыйм Аширов дивизия оешканнан бирле разведчик буларак хезмәт итеп, үзенең куркусызлыгы һәм дошманны алдый белүе белән танылып өлгергән иде. Ә узган айларда ул тагып да остарак сугышты. Сәеткасыйм күрсәткән күп санлы батырлыкларның берсенә генә тукталып китәм. Сержант Аширов бер көнне үзснен ике разведчик иптәше белән 1,5 километрга дошман тылына үтеп кереп, немецларның б көпшәле миноСоветлар Союзы Геройлары (сулдан уңга): сержант Сәетнафп Сәетвәлиев һәм сержант Сәеткасыйм Ашнров. мет батареясына һөҗүм итә. Егетләр кинәт кенә һөҗүм иткәнлектән, минометлары тирәсендә кайнашучы немецлар тәмам каушап калалар. Сәеткасыйм ның житезлеге һәм куркусызлыгы аркасында, бу кыска гына бәрелештә немецларның күбесе юк ителә, ә калган берничә солдатларын һәм бер офицерны егетләр әсир итеп алып кайталар. Икенче Оер шундый бәрелеш вакытында Сәеткасыйм 11 немецны әсир ала һәм, үзенең ике иптәше белән берлектә, дошманның 6 минометын, 2 тягачын, 4 автомашинасын кулга төшерә. Шунысы кызык: Сәеткасыйм группасы әлеге трофей минометлардан ут ачып, качучы дошманнарны дөмбәсләргә керешәләр һәм, безнең сугышчылар килеп җиткәнче, үз позицияләрең саклап калалар. Яки менә сержант Сәетнафц Сәетвәлиев. 45 миллиметрлы туп расчеты командиры сержант Сәетвәлиев сугышның иң кызу вакытында Үзенең ике иптәше белән, контратакага чыккан 250 фашистка каршы торып, позицияне саклап кына калмый, бәлки дошманның күбесен тупы наводкадан атып үтереп, калганнарын кире чигәргә мәҗбүр итә Шул УК көннәрдәге һөҗүм барышында немецларның көчәйтелгән потасы безнең бер ротаны тоткарлап калырга омтылып, электән әзерләнгән с - -с. ә,- № 5. оборона ныгытмасыннан бкк каты каршылык күрсәтә башлый. Вакытның һәр секунды кадерле булуын яхшы аңлаган Сәетвәлиев расчеты әлеге гитлерчылар ротасы урнашкан җиргә туры наводкадан ут ачып, тегеләрне куып чыгара һәм байтагын юк итеп, безнең ротага юл ача. Мин әйткән өч куркусыз егетнең берсе рядовой разведчик Михаил Иванович Еремин. Ул Аширов җитәкчелегендә булганлыктай һәм һәрвакыт аның белән бергә хәрәкәт иткәнлектән, аның турыида аерым сөйләп тормыйм, чөнки Аширов турында сөйләгәннәр аңа да тулысымча карый. Бары шуны гына искәртеп үтәсем килә: алда әйтелгән батырлыклары өчен, бу өч егетнең һәркайсына Советлар Союзы Герое дигән иң мактаулы исем бирелде. Ә геройларның язмышларына килсәк, болай: Аширов Казагыстан совхозларының берсендә эшли; Сәетвәлиев Ленинабадта урта мәктәптә укыта; тик Еремин гына сугыштан кайта алмады, дошман белән кискен көрәшләрнең берсендә һәлак булды. Август аендагы сугышларда дивизиянең политработниклары да зур батырлыклар күрсәттеләр. Сукрымень авылы өчен барган кискен көрәш минутларында батальон командиры яраланганнан соң, мин батальон белән җитәкчелек итүне замполит Г. Т. Круковеска йөкләгән идем. Капитан Круковес минем ышанычымны тулысынча аклады — батальон белән бик акыллы һәм кирәгенчә җитәкчелек итеп, алдына куелган бурычны намус белән ,үтәп чыкты. Нарев тирәсендәге сугышларның берсендә, дошман контратакасы вакытында яраланып сафтан чыккан батальон командиры В. П. Генни- ны алыштырып, батальон белән җитәкчелек итүне үз өстенә алган замполит капитан К. Т. Выхованец та үзен оста җитәкче буларак танытты. Үзләренең шәхси батырлыклары белән сугышчыларны рухландырып, җиңүгә әйдәп барган полк парторглары капитан Н. Зиннәтуллинны, капитан В. Нестеровны һәм батальон парторгы П. И. Чумаковны мин әле дә бик яхшы хәтерлим. Ә рота командиры капитан Л^ихаил Никифорович Линник турында бераз киңрәк тукталасым килә. 'Чөнки Манцуров полкындагы 4 нче укчы рота белән җитәкчелек иткән ул акыллы, кыю командир дивизиянең иң данлы офицерларының берсе иде. Ул җитәкчелек иткән ротага кагылышлы берничә эпизодны күздән кичерик. Август сугышларының берсендә Линник ротасына Острув-Мозовецкий тирәсендә немецлар тарафыннан өелгән балчык койманы штурмларга боерык бирелә. Рота солдатлары һәм офицерлары барысы да бердәм рәвештә атакага күтәреләләр, ләкин дошман күп санлы сугышчылары һәм танклары белән үзе контратакага күчә. Немец танклары рота сугышчыларына бөтенләй якын ук киләләр, әмма линникчылар да каушап калмый, танкка каршы гранаталарны эшкә җигеп, контратаканы кире кагалар. Линник ротасын туздырырга теләп, дошман тагын берничә мәртәбә контратакага чыга, тик барыбер уңышка ирешә алмый. Шулай итеп, үзләренә ярдәм килеп җиткәнче, Линник ротасы позициясен саклап тора, ә соңыннан оешкан рәвештә атакага күтәрелә һәм немецларны койма артыннан куып чыгарып, туздырып ташлый. Гнойно станциясе янындагы кызу сугыш вакытында дивизиянең бер батальоны кыеп хәлдә кала: немецлар батальонны урап алып юк итмәк- че булалар. Менә шушындый кыен чакта капитан Линник үзенең ротасы белән әлеге батальонга ярдәмгә килә: сугышчыларын немецларның флангысыпа алып йерә дә: «Рота, мимем арттай!» — дип кычкырып, беренче булып үзе атакага ташлана. Бу хәлне күргән немецлар, сан ягыннан бер ярым-ике мәртәбә күбрәк булсалар да, каушап калалар һәм тәртипсез рәвештә чигенә башлыйлар. Шулай итеп, капитан Лин- никның инициативасы аркасында, Манцуров полкына һөҗүмне дәвам итү мөмкинлеге туа. Дивизия Нарев елгасын кичү әчеп сугыш алып баргап сәгатьләрдә дә капитан Линник ротасы аргы якка беренче булып барып чыга һәм, шунда ныгып калып, дошман белән сугыша башлый. Немецлар, югалткан позицияләрен кире кайтарырга омтылып, күп санлы пехота һәм дистәләгән танклар көче белән берничә мәртәбә контратакага ташланалар. Ротаның хәле кыенлаша: танкка каршы ата торган кораллар юк, ә артиллерия елганы кичәргә өлгермәгән була. Җитмәсә, шушындый киеренке хәлдә суны яңа гына кичеп чыккан батальон командиры да яраланып, сафтан чыга. Әмма Линник каушап калмый, командалыкны үз өстенә алып, батальонны тиз генә җәеп җибәрә дә сугышка кертә. Батальон дошманның берничә контратакасын кире кага. Ләкин немецлар ярсып-ярсып атакаларын кабатлап торалар. Тигезсез сугыш шактый озак дәвам иткәнлектән, ниһаять, Линник сугышчыларының пулеметлары кыза һәм атмый башлый, автоматларының да патроннары бетә. Ә бу хәлне сизенгән фашистлар тантана итәргә керешәләр: — Рус капут! Рус, бирел! — дип акырышалар. — Ялганлыйсыз, еланнар! — дип кычкыра капитан Линник һәм үзен әсир итәргә килүче дошман өеренә ике гранатасының берсен тондыра. Күрәсең, капитанның гранатасы беткәндер дип булса кирәк, Линник өстенә тагын берничә фашист килә башлый. Ләкин Линник: —- Юк, рус солдатын ансат кына эләктерә алмассыз! — дип соңгы гранатасын да фашистларга ыргыта һәм шунда үзе дә яралана. Бу көрәш ничек тәмамланган булыр иде—анысын әйтүе кыен, әмма шул чакта елганы кичеп өлгергән безнең артиллерия һәм минометлар эшкә керешкәч, хәл кинәт безнең якка үзгәреп, китә. Ул арада Линникка ярдәмгә взвод командиры лейтенант Шкадин да килеп җитә һәм батальон дошманның үзен куа башлый. Ярасыннан каны агып торса да, капитан Линник батальон белән сугыш тукталганчы җитәкчелек итә. Менә шушы батырлыгы өчен, СССР Верховный Советы Президиумының 1945 елның 24 мартында игълан ителгән указы белән капитан Михаил Никифорович Линникка Советлар Союзы Герое исеме бирелде. (Михаил Никифорович хәзер дә исән-сау һәм Кировоград өлкәсенең Знаменка шәһәрендә яши.) ...Оборона көннәрендә дивизия командованиесенең, партия оешмаларының һәм офицерлар составының төп игътибары личный составны киләчәк һөҗүмгә -яхшылап әзерләүгә юнәлтелде: офицерлар һәм сержантлар өчен махсус өйрәтүләр оештырылды, Наревны кичәргә кирәк булачак көймәләр һәм саллар ясау эшенә керешелде. Шул ук вакытта әле яңа гына дивизиягә килгән яшь сугышчыларны хәрби эшкә өйрәтүләр дә бик интенсив рәвештә тормышка ашырыла башланды. Дивизиягә килгән яшь сугышчыларның барысы да диярлек Молдавиядән булып, һәркайсы таза һәм чибәр егетләр иде. Яшь молдаваннар килгәннән соң генерал Ганже да бездә бик еш «кунак» була башлады һәм килгән саен: «Минем якташлар бит!» — дип, молдаван егетләре белән горурланып куя торган иде. Е Сентябрьнең егермеләре тирәсендә 50 миллиметрлы минометның миналарым расходка чыгарырга боерык булды. Шул максат бечән дивизия күләмендә уннарча хәрәкәт итүче группалар оештырылды БУ группалар, үзләренә билгеләнгән участокта бер урыннан икенче урынга йөреп, дошманга ут ачтылар. Берничә көн буена фронтта өз тексез оә- нештә миналар ярылып торды. ' Армия фронты күләмендә берничә көп туктаусыз дәвам иткән бу күренеш безнең сугышчылар өчен бер кызыклы хәл булса, оборонадагы немецлар өчен күңелле булмагандыр, билгеле. Алар ул көннәрдә бөтенләй күренми башладылар. Тәмам яшеренделәр. Шулай итеп, 50 миллиметрлы миномет дошманны йөдәтеп, аны кыерсытып кына калмады, бәлки, көтелмәгән үлем китереп, апа шактый югалтулар да ясады. Бездә менә шушындый үзгәрешләр барган көннәрдә, дивизия артиллерия начальнигы итеп полковник Б. М. Бубликовны билгеләгәннәр иде. Уртача буйлы, нык, таза гәүдәле һәм сипкелле битле бу офицерга беренче көннән үк җиң сызганып эшкә керешергә туры килде. Ә Лозовский урынына килгән артиллерия начальнигы подполковник Михайлов кая китте соң? дияр инде укучы. Әйе, Михайлов инде безпен белән бик яхшылап аралашып китеп, әйбәт кенә эшли башлаган иде. Әмма, сентябрьнең беренче көннәрендә килеп чыккан бер күңелсез вакыйга аркасында, ул безнең белән озак эшли алмады. КПның яңа урынга күчеп барган вакыты иде. Мин «Виллис» тә алдан барам. Ә Михайлов арттарак, радистлар белән «Додж 3/4» маркалы машинада килә иде. Без поляк авылы Дуже Целкувога килеп кергәндә, кинәт артта көчле шартлау ишетелде. Әйләнеп карасам, юл буендагы агач ботаклары сынып, бер-беренә бәрелә-бәрелә җиргә коелып торалар иде. Шул тирәдә үк төтен-тузан болыты да хасил булган. Ә Михайлов машинасы юлдан берничә метрга читкә ыргытылган. Ни булды икән! дип йөгереп барсак, Михайлов бөгәрләнеп тынсыз калган. Радистлар авыр контузия алган булсалар кирәк: яралары булмаса да, шактый нык ыңгырашалар иде. Минем машинага Михайловны һәм тагын бер штаб офицерын салып, тиз генә якындагы медпунктка озаттык. Башкаларын олаучылар белән атка утыртып җибәрергә туры килде. — Иптәш .Михайлов, сау бул, тизрәк сихәтләнеп яңадан үзебезгә кайт! — дисәм дә, ул аны ишетмәде, чөнки һушын югалткан иде. Кызганычка каршы, Михайлов госпитальдән кире кайтмады, күрәсең, ярасы каты булгандыр. — Карагыз әле, иптәш генерал! — диде миңа Федоров, Михайловны озаткач. — Менә сезнең машина эзе, менә «Додж»ньга<ы! Әйе, минем машина юлга казылып куелган мина яныннан бары тик 3 сантиметрдан гына узып киткән иде. Миналар нәрсә ул! Алар инде фашистлар үткән юлда була торган гадәти күренеш. Ә менә әлеге .вакыйгадай соң атна-уи көн чамасы вакыт үткәч, без фашистларның аннан күп мәртәбәләр «абахәтрәк эшләренә шаһит булдык. Эш шунда, Польша урманында яшерен каберлек табылган иде. Бу каберлектә әсир ителгән һәм җәзаланып үтерелгән күп санлы совет солдатлары һәм офицерлары күмелгән булып чыкты. Үзләренең коточкыч вәхшилекләре!! яшерү өчен, гитлерчылар каберлекне таналар белән издереп, тигезләп, өстен агач ботаклары белән каплаган булсалар да, барыбер каплы эзләрен күмеп бетерә алмаганнар иде. Шунысы кызганыч, каберлектә ятучыларның кемнәр икәнен белү мөмкин булмады. Әмма ул сугышчылар үлгәндә дә үз илебезгә турылыклы булып калганнар иде. Каберлек тирәсендәге агачларга чокып язылган «Иптәшләр, безнең өчен үч алыгыз!» яки «Гомер буена кол булганчы, иленә турылыклы булып үлү мең тапкыр яхшырак» дигән сүзләр әнә шул турыда сөйләмимени?! Әлеге язмаларның икенчесенә «Миша Рахмстьев, Ташкенттан» дигән имза куелган иде. Фашистларның әнә шундый әшәкелекләре командирларның ' гына түгел, барлык сугышчыларның да җанын әрнетә, нәфрәтләрен арттыра эшләр башкарырга кирәклеген укучы шуны гына әйтү дә җитәр дип уйлыйм: аны өч көн буена тәэмин итү әчеп генә дә тыл карамагында 500 тоннадан артык корал, азык-төлек, ягулык һ. б. кирәк була торган иде. 'Күрәсез, тыл эшчеләренә дә шактый кыенга туры килә; машиналар аз булганлыктан, дивизия хуҗалыгын бер урыннан икенче урынга күчергәндә шоферларга, кимендә, бишәр рейс ясарга кирәк була иде. Әмма шунысы куанычлы, бик сирәк очракларны искә алмаганда, тыл эшчеләре дивизияне тулысымча тәэмин итеп торалар иде. Бу эштә тыл началышгы Воропаевиың, аның ярдәмчесе майор Л. И. Жуковскийның тырышлыкларын басым ясап искәртеп үтәсем килә. Чөнки тыл нык булмаса, сугышта уңышка ире- реп, үз кулы белән тотып карарга омтылучан офицер булса да, әле полк белән җитәкчелек итеп карамаган, димәк, тәҗрибәсез кеше иде. — Ярый, уйлашырбыз, кичкә хәбәр итәрбез, — дип калса да, кичен Манцуровны җибәрергә дигән хәбәр килде. Ә икенче көнне, Рожал плацдармын киңәйтү өчен, һөҗүмгә күчү турында приказ алдык. Ул приказда ! октябрьда Сверчин, Гнойно участогында Наревны кичеп, Ляски, Бобы рубежына чыгарга да, һөҗүмне дәвам итеп, шул көннең ахырына Дзержаново, Голодово тирәсенә барып җитәргә боерылган иде. Бездән уңда 194 нче, сулда 17 иче дивизия. Ә безнең дивизия төп юнәлештә хәрәкәт итәргә, әлеге күршеләр безгә ярдәм күрсәтергә тиешләр иде. Әйтик, безнең уң флангтан киң фронт буйлап дошманга туктаусыз ут иде. Менә шуңа күрә дә Наревта оборонада торып, һөҗүмгә әзерләнгән көннәрдә сугышчылар, борчылып: «Кайчан һөҗүмгә күчәбез инде?»— дигән сорауны командирларга бик еш бирә башладылар. Алар хаклы, әлбәттә, тизрәк фашистларны туздырырга кирәк. Ләкин теләк бер нәрсә, ә аны тормышка ашыру шактый зур кыенлыкларга бәйле иде. Сүз дә юк, безгә Нарев елгасы буенда шактый тоткарланырга туры килде. Әмма дуамалланып кына һөҗүмгә күчәргә дә ярамый иде. Чөнки, бердән, дошманның көче күп булса, икенчедән, безгә бик яхшылап әзерләнергә кирәк булды. Дивизияне һөҗүмгә әзерләү, һөҗүм барышында аиы корал һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү әчеп нинди зур шеп булмый. ...һөҗүмгә әзерлекнең соңгы көннәрендә полковник Манцуровурынына подполковник Петр Николаевич Евсеев килде. Ул яшь, җитез һәм һәрнәрсәне үз күзе белән кү Шунлыктан һөҗүм алды көннәрендә килеп чыккан бу үзгәреш мине шактый борчуга салды. Чөнки Манцуровның гадәтләрен мин яхшы белом һәм аиы бик хөрмәт итә идем. Ләкин югары командование белән ачуланышып буламыни? Шулап да мин Манцуров өчен «сугышып» карадым каравын. Аны утыртып армия командующие генерал Романенкога да бардым хәтта. Әмма барыбер алып калып булмады. Башта Романенко: — 17 нче дивизиянең бер полкына әйбәт хуҗа кирәк, ә сезнең барлык полк командирларыгыз да тәҗрибәле кешеләр, — диде. Аннары, мин чынчынлап дәгъвалый башлагач: күз алдына китерә алсын әчеп, Подполковник Воропаев. ачып тору өчен генерал Опякин үз дивизиясенең 120 кул пулеметын, 50 станоклы пулеметын, 18 зенит пулеметын һәм барлык минометларын һәм тупларын куйды.' Мин дивизиянең Нарев елгасының көньяк ярындагы борылыш — чыгынты буйлап, 25 километр араны үтеп, оборонага күчүен һәм бездән унда хәрәкәт итүче 42 нче һәм Н-нче корпусларның Рожан шәһәреннән көньякта плацдарм ясаганлыкларын әйткән идем инде. Армия штабының. приказы буенча, 42 һәм Н-нче укчы корпуслар һөҗүмне көнбатышка дәвам итәргә тиеш булдылар. Ә безгә, елганы кичеп, дошманның беренче позициясен өзгәннән соң, Пшерядово— Гнойно рубежына чыгу бурычы куелды. Аннары, фронтны 90° ка көнбатышка борып, һөҗүмне Дзержановога таба дәвам итәргә тчеш идек. Шул ук вакытта югары командование безгә сугышчан приказның икенче вариантын да тапшырды. Мәсьәлә шунда, әгәр 42 нче һәм Н-нче укчы корпусларның һөҗүме алда әйтелгән юнәлештә тоткарлыкка очраса, шулай итеп алар тиешле вакытта Пшерядово елгасына чыгып җитмәсә, безнең һөҗүм юнәлеше көнбатышка түгел, бәлки төньякка таба дәвам итәргә һәм, Рожан — Пултуск юлын алып, армиянең уң канатын тәэмин итәргә тиеш идек. Икенче приказда әнә шул бурыч куелган иде. Алдан ук әйтеп куйыйм, безгә соңгы вариант буенча эш итәргә туры килде. РОЖАН ПЛАЦДАРМЫН КИҢӘЙТКӘНДӘ Наревны кичеп, Рожан плацдармын киңәйтү 1 октябрьда башланырга тиешле булса да, ул операция 12 октябрьга кадәр (сәбәбе хәтеремдә калмаган) кичектерелде. 11 октябрьда актык мәртәбә Мамонов полкында (ул полк елганы кичүдә төп юнәлештә хәрәкәт итәчәк иде) булып, һөҗүмгә әзерлекне тикшереп кайттым. Өзеклек ясалырга тиешле бу участок каршындагы дошман оборонасы ачык җирдә урнашкан һәм аның беренче траншея- лары су буена ук казылган иде. Елганың нәкъ буеннан ук чәнечкеле тимер чыбык киртәләре, мина кырлары башланып китә. Шуның өстенә, ул урын ике яктан да фланг уты белән тәэмин ителгән булып, андагы калкулыклар да дошманга оборона өчен уңайлы шартлар тудыра иде. Наревның көзге суы, бернәрсәгә дә игътибар итмичә, үз көе белән ага да ага. Елганың киңлеге 70—80 метр. Ичмаса боз белән дә капланмаган, җәяүләп кичә торган җире дә юк, тирән. Без шушы елганы кичәргә тиешбез. Сүз дә юк, бу эш җиңел булмаячак. Моны Мамонов полкы сугышчылары да сизәләр булыр, әмма сер бирмиләр иде. Кәефләре турында сорагач: «һәрвакыттагыча яхшы; иптәш генерал!» — дип җавап бирделәр. Әйе, аларга ышанырга була. Әзерлек тә начар түгел шикелле: батальон һәм полк артиллериясе туры наводкага куелып, яхшылап маскировкаланган. Елганың Мамонов полкы тирәсендәге яры да безнең өчен уңайлы — урман белән капланган. Ләкин Евсеев полкы участогында киресенчә — дошман ягы куаклык, әрәмәлек, ә безнең якта агачның әсәре дә юк иде. һөҗүм көндезге уникедә башланырга тиеш булса да, мин, нртә таңнан торып, тирә-якны күзәтә башладым. Ялтырап көзге кояш чыкканда фронтта шундый тынлык хөкем сөрә иде, әйтерсең, бу тирәләрдә гомумән тере җан иясе юк. Частьлар төнлә тиешле позицияләргә урнашып беткәннәр, сигнал көтәләр... Ниһаять, көтелгән минутлар да килеп җитте. Нәкъ уникедә безнең яктан бик көчле артподготовка башланды. Шул моменттан файдаланып, штурм группалары алдан әзерләнгән көймәләргә, салларга төялә башладылар. Дошман позициясенә безнең авиациянең һөҗүме башланды, урман артында «Катюшалар» хәрәкәткә килде. Менә гаскәр дә елга буена ыргылды. Артиллерия ут валын алга—дошманның икенче траншеяларына күчерде. Минем ИП кичү пунктыннан 200—250 метр чамасындагы куаклыкта урнашкан иде. Минем янда •— Бубликов, Федоров, Котов һәм дивизия инженеры майор Ф. Г. Хижняк. НП дан Мамонов полкы аеруча яхшы күренә. Күренүен күренә, ләкин андагы күренеш күңелне юатырлык түгел иде. Сугышчылар кичү пунктына килеп җитүгә (әйтерсең, шуны гына көтеп торганнар!) кинәт дошман самолетлары килеп чыгып, биш минут эчендә кичү средстволарының күбесен туздырып ташладылар. Ул арада минем НП районындагы инженер резервы да авиация уты астында калды. Минем күзләрем Мамоновка текәлгән. Аның шушындый «кыямәт көне» шартларында су кырында торып җитәкчелек итүе бик яхшы күренә иде. Бу минутларда ул нәкъ сәхнәдәге виртуоз артист иде инде менә: шинелен салып аткан, тап-такыр итеп кырылган башын кояшта ялтыратып, әле кычкырып, беләгенә кадәр җиңнәре сызганыл- ган кулын болгап, кемгәдер нидер әйтә; әле телефон трубкасын алып, команда бирә башлый. Әнә тагын телефон аппаратына иелде дә кем беләндер сөйләшә башлады. Аргы яктагы ташлар арасына яшеренгән дошман пулеметларыннан чыккан пулялар окоп тирәсендәге комны туздырып куйгач, чак кына югалып-иелеп торды да Мамонов янә трубканы алды. Аннары кинәт тагын торды да, үрелеп, кемгәдер йодрыгын күрсәтте, һич арттырмыйча әйтәм, безгә моннан Мамоновның тәненнән чыккан тир парларына тикле күренә иде. Бу минутларда Бубликов ДАГка флангтан аткан дошман пулеметларын юк итәргә боерык биреп тора иде. — Нигә туры наводкадагылар юк итми икән соң аларны?—диде бер артиллерист. — Пулеметларның каян атканнарын күрмисеңмени? Тау-таш арасында ич алар! —дип, ачуланып җавап кайтарды Бубликов һәм минометчыларга күрсәтмә бирә башлады. ... Шушындый артык дәрәҗәдә катлаулы хәлдә дә Мамонов батальоннары елганы кичүне дәвам итәләр. Тиз агышлы елганың аргы ягына мөмкин кадәр тизрәк чыгып җитәргә омтылып, сугышчылар саллар өстендә аҗан тиргә төшеп тырышалар: кайберләре ишкәкләрен аягүрә торып ишә, ишкәге булмаганнары көрәкләре белән ярдәм итәләр, ә сал уртасындагылары аргы яктагы дошманга аталар. Ул арада кайбер саллар снаряд, бомба яки мина тиеп, капланып су астына да чумып китәләр; яралары җиңелрәк булган сугышчылар шундук аргы як ярга таба йөзә башлый; яралары авыр булганнарны да калдырмаска тырышалар — исән калган салларга алып, аларны да дошман ягына чыгаралар иде. Бу минутларда мин Мамонов батальоннарын артиллерия, миномет уты белән тәэмин итәргә тырыша идем. Хәл чамадан тыш кыенлашкач, үземнең резервтагы кичү средстволарып да Мамоновка ярдәмгә җибәрергә туры килде. Ә аргы як ярдагы сугыш кызгапнан-кыза бара иде. Ниһаять, дошманның беренче траншеясы алынды. Кайбер частьлар икенче траншеяга да ыргылдылар. Фронттагы хәлне үзем бик яхшы күреп торсам да: — Иптәш Мамонов, эшләр ничек? — дип сорарга булдым. Аның кәефен беләсем килгән иде. — Дошманның беренче траншеясы безнең кулда, иптәш генерал. Мин әле хәзер генә елганы кичеп, шунда чыктым, — диде Мамонов. Колагым трубкада, ә күзләрем Мамоиовта. Менә ул миннән ерак та түгел. Елганы кичәргә уйлагандыр уйлавын, әмма әлегә кузгалмаган иде. Шунлыктан, аның «елганы кичтем»ен ишеткәч, чак кына көлеп җибәрмәдем һәм җиңүчеләрне хөкем итмиләр дигән фикердәй чыгып аны ачуланмадым. Киресенчә: — Молодец, Мамонов, артиллерия сезнең файдага эшли, алга хәрәкәт итегез! — дип, күңелен күтәреп җибәрдем. Чөнки шушындый коточкыч кыен шартларда, үзен һәр секунд үлем көтеп торган бер моментта, җаиы-тәне белән җиңү өчен тырышучы бу офицерга кисәтү ясау бик үк урынлы булмас иде. Ул турыда соңыннан да сөйләшеп була ич. Шунысы тагын минем өчен күңелле булды: ми нем белән сөйләшеп бетереп, трубкасын куюга, Мамонов үзенең идарә ячейкасы белән Наревка юнәлде һәм исән-сау килеш елганы кичте. Бу вакытта инде су буена азмы-күпме «җүн» кереп китте. Снаряд, мина, бомба ярылулары һәм пулемет утлары да сирәгәя төшкән нде. Ләкин ук флангта, Наревка Пшерядова елгасы койган тирәләрдә, эшләр шәптән түгел: анда, ерткычларча каршылык күрсәтеп, фашистлар без- пен бер подразделениене суга кысканнар нде. Полк замполиты майор А. К. Писарев белән Ржанов һәм алар артыннан берничә солдатның минем яннан йөгереп узуларын күреп: — Кая юнәлдегез, иптәш Писарев? — дип сорагач, ул: — Уң флангка. Андагы хәлләр күңелсез!—дип җавап бирде дә, бик дулкынланган рәвештә, миңа доклад ясады. Бу бик җаваплы момент иде. йөрәк ихтыярсыздан еш-еш тибә башлады. Әйтел бетерә алмаслык кызу көрәш нәтиҗәсендә яулап алынган аргы якны кулдан ычкындырырга һич тә ярамый. Тизрәк уң флангка ярдәм җибәрергә кирәк иде. — Иптәш Ржанов, — дидем мин, — уң флангтагы кыенлыкны бетерүне сезгә йөклим! — Бердәнбер ышанычлы кандидатура... Писарев әле үзенең фикерен әйтеп тә бетермәде, полк пропагандисты өлкән лейтенант В. Т. Ржанов утырган җиреннән сикереп торды да, сабыр гына итеп: — Ышанычыгыз өчен рәхмәт, иптәш генерал. Үләрмен, әмма приказыгызны үтәрмен! — диде дә алга ыргылды. Аның артыннан Писарев һә.м сугышчылар чапты. — Иптәш Писарев, доклад ясарга онытмагыз!—дип кычкырып калырга гына җитеште Федоров. Наревның салкын суы һәм дошман пулялары да Ржаиовмы туктата алмый. Елганы кичәргә бер нәрсә дә булмагач, коммунист Ржанов суга ташлана һәм йөзеп китә. Аның артыннан сугышчылар да суга сикерәләр. Биек, текә яр өстеннән фашистлар автоматларыннан ут ачалар, ләкин Ржанов группасын туктата алмыйлар. Озак та үтмичә, суиы кичеп чыгып, Ржанов үзенең группасы белән дошман өстенә ыргыла. Шулай итеп, вакытында килеп өлгергән ярдәм аркасында, немецлар тарафыннан кысрыклапгаи батальон яңадан атакага күтәрелә һәм дошман чигенергә мәҗбүр була. (Җәяләр эчендә генә булса да искәртеп китим: соңыннан, югарыда әйтелгән батырлыгы, тәвәккәллеге өчен Кызыл Байрак орденын кабул иткәндә, Ржанов: «Дошманны үз оясында дөмбәсләүдә катнаша алсам, минем өчен моннан да зур бәхет булмас иде», — дигән иде. Ләкин ул теләгенә ирешә алмады: озак та үтмичә, немец снайперы пулясыннан авыр яраланып, тылга озатылды. Хәзер дә без аның белән язышып торабыз. Ржанов хәзер Чувашстанда яши һәм, драматург буларак, чуваш совет әдәбиятын үстерүдә актив катнаша.) ... Бераздан мин майор Писаревны тагын очраттым. 3 иче батальонның елганы кичүе турында доклад ясаганнан соң, Писарев миңа менә нәрсәләр сөйләде: «Батальонның суны кичүендә, — диде ул, — кече лейтенант В. А. Царев взводының роле аеруча зур булды. Ул взвод беренче булып суны кичте дә алга омтылды. Әмма анда чәнечкеле чыбыклар аша юл ачылмаган икән. Царев танкка каршы гранаталар белән тимер чыбыкларны шартлатып юл ача да, взводын әйдәп, дошман траншеяларына ташлана. Немецлар белән штык, кул сугышы башланып китә. Шунда Царев үзе дә яралана, ләкин, рота суны кичеп бетмичә, сафтай китми. Суны кичкәннән соц, сугышчылар ярасын бәйләгән чакта: — Я, егетләр, — дигән Царев,'—кем әйтер безне начар сугыштылар дип? Коммунист мондый чакта нәрсә эшләргә тиеш булса, без шулай эшләдек, минемчә. Дошманны тагын да кыйныйсы иде дә, ләкин госпитальгә озатырлар инде. Ә сезгә фашистларны тизрәк җиңүегезне телим! ... Көндезге сәгать өчтә обороналарының ике траншея линиясе өзелсә дә, немецларның чигәргә исәпләре юк иде әле. Аның өстенә, безнең уң флангтан, Ожиц елгасы ярларыннан, бигрәк тә Пшерядово авылы ягыннан, дошманның каршылыгы тагын да көчәя төште. Немецларның оборонасын штурмлау туктаусыз дәвам итеп, кичке сәгатьләргә кайбер юнәлешләрдә шактый алга кителсә дә, безнең хәл гомумән кыен иде әле. Мамонов полкының сул флангысындагы подразделениеләрне дошман аеруча нык кысрыклый башлады. — Фатих Гарипович, уң күрше әле бездән ерак, дошман плацдармнан бәреп төшермәсен үзегезне! — диде генерал Гарцев, мин обстановками әйтеп доклад ясаганнан соң. — Тырышырбыз, иптәш генерал! — дип әйтеп бетерүем булды, дошман артиллериясе бөтен көчен безнең алгы батальоннарга юнәлтте. Ә ул батальоннар Наревтан 3 километр ары китеп, Ляски, Гнойно авыллары тирәсендә сугышалар иде. Хәзер алга бару турында хыялланырга да ярамый. Тукталган урында ныгып калырга һәм, разведка, күзәтү оештырып, иртәнге һөҗүмгә әзерләнергә боерык бирергә туры килде. НП Ляскидан көньяк-көнчыгышта калку җирдәге бер немец землянкасында урнашты. Тиздән караңгы да төште. Ләкин немец ракеталары тирә-якны бик еш яктыртып торалар иде. Сәгать төнге берләр тирәсендә, корпус белән бәйләнешкә кереп, комкорга доклад ясадым. — Булатов, сез күршегезнең кая барып чыкканым беләсезме? — диде Гарцев, минем докладны тыңлаганнан соң. — Әллә берәр үзгәреш бармы? — Армия штабы информациясенә караганда, алар сездән күп алда: Ляски урманының көнбатыш ягына ук барып чыкканнар. Әгәр чыннан да шулай булса, бу безнең өчен күңелле хәл түгел иде. Күршебез 3 километр алда дигән сүз бит бу! Трубканы куйгач, шулай уйлап, билгеле бер фикергә килергә дә өлгермәдем, командарм шалтыратты. — Дивизия командиры, күршегез кайда? — Күршем турында төрле мәгълүматлар бар. Кайдадыр бездән уңда булырга тиеш. Очрашканыбыз юкәле. — Йх хуҗа, хуҗа! Сездән моны көтмәгән идем мин! Сезнең күршегез берничә километрга алга ыргылган бит! Ә сез бер урында таптанып калгансыз. Менә шул, таптанып калгансыз!! Генерал Романенконың мине беренче мәртәбә орышуы иде бу. Аның болай борч-ылганын күргәнем юк иде әле. Безгә — зур тәжрибә алган сугышчыларга — артиллерия, пулемет тавышларының кай тарафтан икәнен сизеп алу бик гади бер эш булып әверелгән. Без бит беренче сызыктан нибарысы 600 метрда гына. Барын да ишетәбез. Ләкин Мамоновтан уңда, алда, бернинди дә сугыш хәрәкәте беленми иде. Мин, шуңар таянып һәм Мамоновиың доклады буенча, командармга болай җавап бирдем: — Сезгә докладны бик үк дөрес ясамаганнардыр, иптәш генерал. Андый хәл булырга тиеш түгел! Рөхсәт итсәгез, мин тикшереп эшне ачыклар идем. — Тикшерегез! Минем үземә, мин булмасам, штаб начальнигына шалтыратыгыз! Ике сәгать вакыт сезгә. Трубканы куйдым. Сай гына землянкада утырган офицерлар да ярыйсы ук дулкынланганнар иде. «Кемне, бик ышанычлы кешене җибәрергә?» Күңелемнән шушы фикерне әйтеп тә бетермәдем, минем янга майор Федоров килеп басты. (Ул безгә июль аенда, дивизия штабының оператив начальнигы булып, Евдокимов урынына килгән һәм үз эшен яхшы белүе белән танылып өлгергән булдыклы офицер иде,) Федоров кызарган, маңгаена бөрчек-бөрчек булып тир тибеп чыккан иде. — Рөхсәт итегез, иптәш генерал, мин барыйм? Сәгать ярымнан хәл кылырмын! — диде ул миңа. Мин аңа рөхсәт бирдем һәм үзе белән бер офицер, ике автоматчы алырга куштым. Без үз эшебезне дәвам иттек. Төнге еәгать өчләр тирәсендә, нәкъ сәгать ярым дигәндә, А. В. Федоров кара тиргә төшеп, шинелен кулына тотып кайтып керде. — Иптәш генерал, — диде ул, килеп керүгә, — барысы да ялган! Күрше дивизиянең кайбер частьлары урман авызына дөрестән дә чыкканнар. Ләкин корпус штабыннан әйткән урында түгел. Менә монда, безнең артта. Федоров, чын күңеленнән нәфрәтләнеп, куеныннан фронт обстаиов- касы төшерелгән картасын алып күрсәтә башлады. Картага күрше дивизиянең бер часте командиры имзасын да куйган иде. Федоров күрше дивизиянең кече командирлары белән взвод, отделен иел әр дә дә булырга өлгергән икән. — Мин башкача эшләргә тиеш түгел идем. Иң алда яткан солдатларны күрмичә, күңелем тынычланмады. Җаваплы эш бит! — диде ул. Күрше частьлар килеп чыккан рубеж Ляскидап төньяктагы урман авызында иде. Хәзер инде кем алда, кем артта дип бәхәсләшерлек урын калмады. Безнең күңел тынычланды. Мин телефоннан командармны сорадым. Генерал йокламаган булса кирәк, шундук трубканы алды. Мин хәлнең ничек икәнен әйткәч, ул бераз тынып торды да: — Менә сиңа хуҗалар! — дип куйды һәм: — Рәхмәт, сау булыгыз! — дип сүзен бетерде. Генералның бу җавабыннан соң кемгә нинди шторм булгандыр — анысын мин ишетмәдем, ләкин штормның ничә балдан гыйбарәт булуын сизенергә була иде... Озакка сузылган авыр сугышлардан соң, 13 октябрь киченә майор Окропиридзе (Окропиридзе Костиницын урынына билгеләнгән иде) һәм Мамонов полклары, алдагы дошманны тар-мар итеп, Ляски авылының көнбатыш ягына чыктылар? Евсеев Гнойно авылын алды. Нарев елгасының борылышындагы биек ярлар өстенә урнашкан ул авыл немецларның иң мөһим терәк пункты булып хисаплана иде. Аның әһәмияте шунда, ул һәрьяклап оборона тоту өчен җайланып ныгылган иде. Ляски авылы да дошманның оборона системасында зур урын тоткан: ул Рожай шәһәреннән Пултускк-а бара торган таш юл өстендә тора иде. Әлеге ике мөһим пунктны кулга төшереп, 13 октябрьдә дивизия шактый зур уңышка иреште. Ул көнне барлык частьлар да әйбәт хәрәкәт иттеләр. Ә майор Гәрәев, капитан Левин, капитан Щербиня, капитан Щукин, капитан Схердладзе батальоннары һәм.капитан Декштейн, майор Евдокимов артдивизионнары аеруча яхшы сугыштылар. 14 октябрь иртәсе безне ачы җил, салкын яңгыр белән каршылады. Көзнең үз хокукын тулысы белән файдалана башлавы иде бу. —Бүген дошманның беренче сызыгында солдатлар гадәттәгедән күбрәк күренә! — диде Окропиридзе. Шул ук хәлне башка полк командирлары да хәбәр итте. Мин Мамонов полкыннан НПга кайтып кергән генә идем, генерал Гарцсв, полковник Шеховцев һәм подполковник Паскевский килделәр. Корпус вәкилләренә дивизия фронтындагы хәл турында доклад ясадым. — Барысы да аңлашылды. Мин немецларның артиллерия позицияләрен ачыклыйсым килә! — диде генерал, минем докладтан соң. Немец артиллериясенең хәле хакында комкор үзе дә яхшы белә иде, минемчә. Шулай да Бубликовтан доклад таләп итте. Яңа начальникның ничегрәк эш итүен беләсе килде булса кирәк. (Ахыры бар)