Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГАСЫР КИЧЕРГӘН БАБАЙ

Фәсхетдин бабай башка көннәрдә шомарып беткән артыш таягын коймага сөяп куя да, узган-барганнарның сәламен җыеп, кояшта коенып утыра иде. Бүген ул тынгысыз күренә. /Кылы скамьясыннан бер тора, яңадан утыра. Зәңгәрсу тамырлары бүртеп торган кулын маңгаена куеп озак кына багана башына карап тора да: — Уңмаганнар, машина мае ягып кояш яктырталар бит, — дип кемнәрнедер орыша башлый. Беравыктан, гасыр баскан гәүдәсен турайтырга тырышкансыман атлап, йортка кереп китә. Озак та үтми, Рабига әби белән баскыч күтәреп чыкканнары күренә. Алар сөйләнә-сөйләнә баскычны баганага сөйиләр — Стансада Байтимер оныгы утырадыр әле, — ди Рабига әби, — ул мал кадерен белми диләр. — Шул уңмагандыр иңде, — ди Фәсхетдин бабай. Аннары кәвешен сала да, «Чыра төтәткән заманны күрмәгән бит ул. Күрсә, көн уртасында баганада иликтер яндырмас иде», — дип баскычтан менә башлый. ӘЧЕ ЭЗЛӘР штән кайтып чәйләп аласың да, көндәге гадәт буенча, урамга ашыгасың. Күршеләр дә кичке һава суларга яраталар. Безнең өй каршындагы яшь каеннар астында күз бәйләнгәнче утырабыз. Беришебез домино суга, кайберләребез авыз ачып тимерче Гайни абзыйның мәзәкләрен йота. Барыбыз бергә дәшми- тынмый бала-чаганың уйнавын күзәтеп утырган кичләребез дә була. Бала-чага дигәнең күп безнең урамда. К,ояш урман артына юл тоту белән, урамны гөр китерә башлыйлар. Әнә бүген дә яшел чирәм өстендә бөтереләләр. Нинди җитезләр, туптан бер калышмыйлар. Әнә... Их, каһәр, туплары Камилләр капка астыннан кереп китте бит. Ә эңгер-меңгердә бер малай да анда аяк басарга батырчылык итми. Без Камил белән бергә үскән идек. Ул авыр елларда өенә йозак салды, авыл белән саубуллашты. Кыенлыклар белән көрәшәсе килмәде күршенең, җиңел тормыш эзләп китте. Хәзер әнә шул бикле йорт бала-чаганы өркетеп тора инде. Юк, йөрәкләре җитми. Бар, Мөдәррис, син яшьрәк, алып чыгып Ьир, — аи Гайни абзый миңа. Ф Э Мин койма аша ишек алдына сикерәм. Борынга әче ис килеп бәрелә. Ник кергәнемне онытып катып калам: күршем эзләрен әрем каплаган, аның сукмагыннан кичке авыл өстенә эче ис бөркелә. Сакланыгыз, егетләр, эзегезгә әрем үсмәсен! КЫЗЫ ҺӘМ КИЛЕНЕ Х обби карчык кызы яныннан кунактан кайтты, терә алмый: — Илаһым әйбәт тормышлары! Наҗиям әзерли... Икенче юлы аны улы кунакка чакырды. Хобби карчык аннан күз яше белән кайтты. — Бер хәерсезгә тап булган инде, бәбкәм. Башкасына ни әйтәсең, хатын эштән кайтканчы дип суга да үзе чаба. САРАН абделбари абзый кунакны гел чәй белән сыйлый. «Башыңа төшкәч башмакчы буласың», ди. Дәшмибез, эчә .бйрэбез кипятогын. Самовардан челтер-челтер агыза, чәйнегеннән чулт-чулт итәргә генә оныта. «Габделбари абзый, кызартып та җибәр»,— дип әйтеп булмый бит, үпкәләве бар. Алай да түзмәдем, бишенче чынаякны ясагач: «Ай-Һай, тонык икән суыгыз, Габделбари абзый, чынаяк бизәге нинди матур күренә», — дип куйдым. Ул папирос төпчегеннән өтелгән саргылт мыегын кул аркасы белән сыпырып алды да, болай да кысылган күзләрен кыса төшеп: «Шулайдыр шул, чишмә суы ул, аны барысы да мактап эчәләр», — дип куйды. Аннары, алтынчы чынаякны ясаганда, бер-ике тамчы чәй тамызды. Г Мактап бебик чибәрләнгән, бик тазарган, тутырган тавыкмени. мин сиңа әйтим. Кияү дә бик уңган. Кызым йокыдан торганчы суын да алып керә, чәен дә