Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары
КПССнын ТАТАРСТАН ӨЛКӘ КОМИТЕТЫНДА 1964 елның 24 мартында КПССның Татарстан өлкә комитетының чираттагы пленумы булды. Пленум эшендә КПССның шәһәр комитетлары, Казандагы район комитетлары секретарьлары, производство идарәләре начальниклары һәм партком секретарьлары, башлангыч партоешма секретарьлары, республика оешмалары һәм промышленность предприятиеләре җитәкчеләре, производство алдынгылары, матбугат, радио һәм телевидение работниклары белән бергә язучылар да катнашты. Пленумда катнашучылар «Халыкара коммунистик хәрәкәтнең тупланганлыгы өчен КПССның көрәше турында» КПСС Үзәк Комитеты Президиумы члены, КПСС Үзәк Комитетының РСФСР Бюросы председателе урынбасары А. П. Кириленко докладын тыңлап тикшерделәр. Иптәш А. П. Кириленко доклады буемча фикер алышуларда ундүрт кеше, шул исәптән, язучы Г. Әпсәләмов та катнашты. Пленумда катнашучылар кабул ителгән карарда КПСС Үзәк Комитеты Президиумының, КПСС Ү'зәк Комитетының беренче секретаре, СССР Министрлар Советы Председателе иптәш Н. С. Хрущевның политик линиясен һәм илебездә коммунистик җәмгыять төзүгә, тынычлык, демократия, милли бәйсезлек һәм социализм эшенең җиңүен тәэмин итүгә, марксистикленинчыл партияләрнең тупланганлыгын ныгытуга юнәлдерелгән практик эшен бердәм рәвештә яхшы дип таптылар һәм тулысынча якладылар. В. И. ЛЕНИН КӨННӘРЕНДӘ МУЗЫКАЛЬ ФЕСТИВАЛЬ Кешелекнең бөек даһие Владимир Ильич Ленинның тууына багышлап музыкаль фестиваль үткәрү хәзер традициягә әйләнеп бара. Быелгы музыкаль фестивальне РСФСР культура министрлыгы, РСФСР композиторлар союзы. Гастроль-бюро һәм Бөтенроссия гастроль-концерт берләшмәсе оештырды. Фестиваль апрель аенда Казан, Ульяновск һәм Куйбышев шәһәрләрендә үткәрелде. Фестиваль көннәрендә Казанга М. Ма- гомбаев исемендәге Азербайҗан дәүләт филармониясенең Баку эстрада ансамбле килгән иде. Владимир Владимиров җитәкчелегендәге ул коллектив бай эчтәлекле, зур программадан торган бик әйбәт концертлар бирде. Дон казаклары җыр һәм бию ансамбле Ростов өлкәсендә генә түгел, Союз күләмендә дә танылган коллектив. Аның Казанга алып килгән репертуарында Дои казакларының борынгы җырлары, шулай ук Совет композиторлары һәм СССР халыклары җырлары, казак биюләре бар иде. Ансамбль чыгышларында музыкаль башкару буенча Бөтенроссия конкурсы дипломанты Ксения Юганова да катнашты. Бөтенроссия гастроль-концерт берләшмәсенең Ленинград бүлеге республикабыз башкаласына инде казанлыларга яхшы таныш булган Чегән халык җыр һәм бию ансамблен җибәргән иде. Кунаклар шәһәребезнең кино-театрла- рында, клубларында, культура сарайларында концертлар бирделәр һәм һәркайда тамашачылар тарафыннан бик җылы каршы алындылар. МУЗЕЙДА ОЧРАШУ Апрель аенда республикабызның дәүләт музеенда Халык Комиссарлары Советының элекке сотруднигы Анна Николаевна Руднева белая очрашу булды. Ул Совнаркомда Владимир Ильич белән бергә эшләгән һәм аның белән еш очрашкан. Эпохабызның даһие турында Анна Николаевна мавыктыргыч истәлекләр сөйләде. Ильичның эшеннән һәм тормыш детальләреннән бик кызыклы эпизодлар, фактлар китереп, ул заманыбызның иң тыйнак һәм югары культуралы кешесе образын тыңлаучыларның күз алдына бастырды. Анна Николаевна Мәскәүдә яши. Ул Ленин көннәре алдыннан казандылар белән очрашу әчеп килгән нде. ГЕРОЙ ШАГЫЙРЬ ХӨРА1ӘТЕНӘ Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы, 1964 елның 25 март указы белән, Әлмәт районының Сөлән авыл Советы территориясендә үсеп чыккак яңа торак пунктны теркәде һәм 1944 елда гитлерчылар төрмәсендә һәлак булган татар ша ӘДӘДИЯЖ^ С&£Ш1Ь гыйре Советлар Союзы Герое Муса Җәлил истәлеге хөрмәтенә яңа торак пунктка «Җәлил поселогы» дигән исем бирде. Җәлил поселогы хезмәт ияләре депутатларының Әлмәт шәһәр Советы буйсынуына тапшырылды. К. Е. МАКСИМОВКА 70 ЯШЬ Татарстанның халык художнигы ' Кондрат Евдокимович Максимов исеме илебезнең башка өлкәләрендә дә киң билгеле. Аның әсәрләренең персональ күргәзмәсе 1928 (Уржум шәһәрендә) һәм Г929 (Ижевск шәһәрендә) елларда ук үткәрелгән иде инде. Кондрат Евдокимович Г946 елда Мәскәудә үткәрелгән Бөтенсоюз күргәзмәсендә дә («Кама» картинасы белән) катнашты. Рус табигатенең матурлыгын оста сиземли һәм аны искиткеч җылы итеп бирә белә торган бу художникка хәзер 70 яшь. Озак еллар эшләү дәверендә Максимов үз почеркын, үз алымын тудырды. Аның картиналары композиция ягыннан бик гади. Ул табигатьтәге характерлы моментларны тотып ала һәм алариы тамашачыга төгәл итеп җиткерә белә. Аның картиналарында туган илнең иксез-чиксез киңлекләрен, урман-кырларын, диңгез-елгаларын, һәр чәчәкнең, җимешнең, айлы төпнең, кояшлы һәм болытлы көннәрнең нәфислеген күрәсең. Шушы елның март аенда Казанда Максимовның юбилей күргәзмәсе булды. Күргәзмәгә художникның 300 дән артык хезмәте куелган иде. Аның «Хәерле иртә», «Камада тынлык», «Алтын көз», «Март кояшы», «Бозылган тынлык», «Нарат урманы», «Волга», «Кара урман әкияте», «Кыр чәчәкләре», «Гладиолуслар», «Пионнар», «Кичке тынлык» исемле картиналары, «Көзге яңгыр», «Заповедник урманы», «Кызу көн». «Виноград», «Кыяр», «Кәбестә» этюдлары тамашачыларга аеруча ошады. Рәсем сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм 70 яшь тулу уңае белән, Татарстан АССРның халык художнигы Кондрат Евдокимович Максимов, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1964 елның 28 мартында игълан ителгән указы нигезендә, Почет грамотасы белән бүләкләнде. ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ИҖАТ КИЧӘЛӘРЕ Шушы елның март аенда республикабызның Октябрь районы культура йортында шагыйрь Әнвәр Давыдов иҗатына багышланган кичә булды. Шагыйрь Г. Латыйпның кыскача кереш сүзеннән соң, Ә. Давыдов үзенең яңа шигырьләрен укыды, иҗат планнары турында сөйләде. Аннары язучы А. Расих һәм шагыйрь Г. Латыйп китап' сөючеләрне үзләренең яңа әсәрләре белән таныштырдылар һәм культура йорты каршындагы үзешчән сәнгать коллективы көче белән концерт бирелде. Кичәдә кунакка килгән язучылар әсәрләренең күргәзмәсе оештырылган иде. Ә. Давыдов, Г. Латыйп һәм А. Расих Октябрь районының Ульянов исемендәге колхозы клубында да укучылар белән очрашу үткәрделәр һәм район радиоузелы аша чыгыш ясадылар. 3 апрельдә Татарстан язучылары союзының Г. Тукай исемендәге клубы халык белән шыгрым тулы булды. Алар шагыйрь Илдар Юзиевның иҗат кичәсенә килгәннәр иде. Шагыйрьләр секциясенең бюро председателе Ш. Галиев ачып җибәргән ул кичәдә язучылардан С. Хәким, X. Туфан һәм Б. Камалов И. Юзиевның иҗаты турында сөйләделәр, Татар академия артисты Т. Миңнуллин шагыйрьнең кайбер әсәрләрен укыды. Аннары И. Юзпев әле яңа гына язып тәмамланган (шагыйрь X. Мөҗәйгә багышланган) «Язылмаган поэма» исемле яңа поэмасын укыды. Соңыннан Казанның Идел буе районы культура сарае үзешчән сәнгать коллективы һәм Казан дәүләт университетының татар хоры көче беләп күңелле концерт булды. 10 апрельдә шагыйрь Зәки Нуриның иҗат кичәсе булды. Мехкомбинат клубында үткәрелгән ул кичәдә Ә. Давыдов, Н. Арсланов 3. Нуриның иҗаты турында сөйләделәр. Аннары 3. Нури үзенең яңа әсәрләрен укыды һәм мехкомбинат клубы үзешчән сәнгать коллективы көче белән концерт бирелде. Кичәдә язучылардан X. Туфап, М. Садри, Н. Дәүли, Ш. Галиев, И. Юзпев, Ә. Баянов һ. б. катнашты. УҢЫШЛЫ ПОСТАНОВКА Композитор М. Мусоргскийның «Борис Годунов» операсының сәхнәгә куелуы республикабызның культура тормышында зур вакыйга булды. Бөтенроссня театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге. спектакль турында тамашачыларның фикер алышуын оештырды. Очрашуда режиссер Евгений Кушаков, дирижер Исай Шерман, төп партияләрне башкаручы артистлардан Мөнирә Булатова, Василий Җарков һәм башкалар катнашты. Тамашачылар постановканы уңай бәяләделәр. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Март аеида Идел буе районының 18 пче эшче яшьләр мәктәбе укучылары Татарстан һәм Казан тарихын өйрәнүгә багышлап үткәргән кичәдә шагыйрьләрдән Н. Дәүлн, 3. Нури һәм И. Юзпев катнаштылар. Алар анда үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар, укучыларның сорауларыңа җаваплар бирделәр. 30 мартта язучылардай Ш. Галиев, Г. Бакиров, Җ. Тәрҗеманов Һәм Ә. Бикчән- тәева мехчылар клубында Идел буе мәктәпләрендә укучылар белән очрашу үткәрделәр. Яңа әсәрләрен укыдылар, укучыларны үзләренең иҗат планнары белән таныштырдылар. 13 апрельдә, Зеленодольск шәһәрендәге «Родина» культура сараеның зәңгәр залында, Н. Дәүли, 11. Юзиев һәм Ш. Галиев китап 'укучылар белән очраштылар. Алар анда үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Аннары Зеленодольск шәһәрендә яшәүче яшь һәм башлап язучылар белән очрашып, аларның әсәрләрен тикшерделәр һәм әдәбият түгәрәге оештырдылар. Түгәрәк җитәкчесе итеп Н. Дәүли билгеләнде. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ әлмәт БҮЛЕГЕНДӘ — «Язучылар экран алдында» дигән сериядән тапшыруыбызны башлыйбыз. Лениногорск телевидение тапшыруларында .мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Зәңгәр экран аша Казаннан һәм Мәскәүдән килгән язучылар да, нефть районнарында яшәүче авторлар да укучылар белән очрашып торалар. Соңгы вакытларда гына да меңләгән тамашачылары булган бу кечкенә экраннан Мәскәү язучылары А. Коптяева, М. Луконин, күренекле шагыйребез С. Хәким, нефть районнарында яшәүче язучылардан Р. Төхфәтуллнн, Ш. Бикчурин, Ә. Маликов, С. Кальметов, Д. Матвеев, И. Винокуров, В. Подпругин һәм В. Гурченков чыгышлары булды. «ПРАВДА» ГАЗЕТАСЫНДА ӘЛМӘТ АВТОРЛАРЫ БАЛЛЛАР ӨЧЕН ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАРГА БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫ РСФСР Культура министрлыгы, ВЛКСМ Үзәк Комитеты, РСФСР язучылары Союзы, Бөтенроссия театр җәмгыяте һәм РСФСР Мәгариф министрлыгы 1964 елның февраленнән 1965 елның февраленә кадәр яшь тамашачылар театрлары һәм курчак театрлары өчен язылган пьесаларга конкурс үткәрә. Конкурсның максаты — балалар театрлары репертуарын заман темасына язылган, яшь буынны коммунистик идеаллар рухында тәрбияләрлек яна пьесалар белән тулыландыру. Конкурска һәр теләгән кеше катнаша ала. Пьесалар рус телендә тикшереләчәк, шунлыктан конкурста катнашырга теләгән авторларга әсәрләренең русча сүзгә сүз тәрҗемәсен дә җибәрү мәҗбүри. Кулъязмалар машинкада басылган булырга тиеш. Яшь тамашачылар театры өчен язылган пьесаларның күләме 4 табактан (90—100 бит), курчак театры өчен язылганнары 2 табактан (45—50 бит) артык булмаска тиеш. Басылып чыккан яки сәхнәдә уйналган пьесалар конкурска үткәрелми. Кулъязмалар Г965 елның 15 февраленә кадәр кабул ителәчәк. Яшь тамашачылар театры өчен ия яхшы пьесаларга түбәндәге күләмдә бүләкләр билгеләнде: беренче (бер) — 4000 сум; икенче (ике) —3000 әр сум; өченче (өч) — 2000 әр сум һәм биш 500 әр сум кызыксындыру бүләге.. Курчак театрлары өчен иң яхшы пьесаларга; беренче (бер) — 2000 сум; икенче (ике) — 1000 әр сум; өченче (өч) — 500 әр сум һәм 200 әр сумлык биш кызыксындыру бүләге. «Правда» газетасының 15 март номерында Татарстанның нефть районнарында яшәүче авторлар иҗатына багышланган махсус әдәби бит чыкты. «Нефтькә дә, жырга да бай безнең яклар» дип аталган бу сәхифәдә электросварщик Д. Матвеев, ташчы Р. Әхмәтҗанов, оператор А. Попов, бетончы X. Хөсәенов һәм шагыйрь Ә. Маликов, С. Сөләйманова шигырьләре, электромонтер Н. Чернышев нәсере, М. Зарипов һәм Ф. Төхфәтуллнн хикәяләре урнаштырылган. Әлмәт художнигы В. Черницын- ның «Вышка күчә» дигән график рәсеме һәм Социалистик Хезмәт Герое СССР Верховный Советы депутаты Корбан Вәлиев- ның нефтьче авторларның һәм нефть якларында яшәүче язучыларның иҗаты турындагы мәкаләсе урнаштырылган. МӘСКӘҮ ЯЗУЧЫЛАРЫ КАЗАНДА 16 апрельдә Татарстан язучылары, шәһәребезнең җәмәгатьчелек- вәкилләре һәм журналистлар зур ихтирам һәм шатлык хисләре белән бер төркем Мәскәу язучыларын каршыладылар. Кунаклар арасында укучыларга яхшы таныш булган Н. К. Чуковский, В. П. Тельпугов, И. 3. Осипов, Б. Ахмадуллина, И. Волобуева, М. Львов, Б. Дубровин, А. Строило һәм башкалар бар иде. Шәһәребезгә килгән көнне үк кунаклар оргсинтез заводына бардылар. Алар анда завод цехларын карадылар, завод эшләп чыгара торган продукцияләр белән таныштылар һә.м эшчеләр белән очраштылар, Ә кичеи кунаклар Татарстан язучылары Союзының Г. Тукай исемендәге клубында язу- чыдар, шәһәр интеллигенциясе вәкилләре һәм журналистлар белән очраштылар. Язучылар союзы правлениесе председателе Мирсәй Әмирнең котлау сүзләреннән сон, кунаклардан Н. Чуковский, В. Тельпугов, И. Осипов, М. Львов, И. Волобуева, Б. Ахмадуллина, Е. Храмов үзләренең әсәрләрен укыдылар, Казанга килгәч туган тәэсирләре турында сөйләделәр. Кунаклар шулай ук шәһәребезнең музейларында, уку йортларында, предприятиеләрендә, культура йортларында да укучылар белән очрашулар үткәрделәр һәм республикабызның нефть районнарым карап, нефтьчеләр янында булып кайттылар. «ЯШЬ ЗАМАНДАШ» КОНКУРСЫ ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты «Татарстан яшьләре» һәм «Комсомолец Татарии» газеталары белән берлектә, Татарстан өлкә комсомол оешмасының 45 еллыгын каршылап, «Яшь замандаш» дигән конкурс игълан итте. Конкурска тәкъдим ителгән хезмәтләр совет яшьләренең тормышын', комсомол оешмаларының эшен, промышленность һәм авыл хуҗалыгында яңача — коммунистларча яшәүче һәм эшләүче җидееллык геройларын чагылдырырга тиеш. Копкурска иң яхшы әдәби әсәрләр (хикәя, очерк, поэма, шигырь), сынлы сәнгать әсәрләре (рәсемнәр, скульптура, графика, линогравюра, офорт, эстамп һәм шәһәр, мәйдан, урам, парк, җәмәгать биналарын бизәү эскизлары һәм проектлары), музыка әсәрләре (соло һәм вокаль ансамбль өчен җырлар, маршлар, бию көйләре), фоторепортаж һәм фоторәсемнәр кабул ителә. Конкурска яше 35 тән узмаган теләсә кем катнаша ала. Яхшы дип табылган әдәби әсәрләр һәм фоторәсемнәр яшьләр газеталарында басылачак, соңыннан аерым җыентык итеп чыгарылачак. Сынлы сәнгать әсәрләрен республиканың Культура министрлыгы, культура сарайлары, клуб һәм китапханәләр сатып алачак. Алардан «Яшь замандаш» дигән күргәзмә оештырылачак. Әйбәт дип бәяләнгән музыка әсәрләре Культура министрлыгы, Халык иҗаты йорты, клублар тарафыннан сатып алынып, аерым җыентыкка тупланачак. Конкурс срогы J964 елның 1 июленә кадәр.