Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗДӘ СЮЖЕТЛЫ ҖЫРЛАР БАРМЫ?

/Җырлар кешенең эчке дөньясын, аның хисләрен һәм рухи кичерешләрен чагылдыралар. Шуңа күрә алар халык авыз иҗаты әсәрләренең лирик төренә керәләр. Халык тормышында төрле хәлләр һәм вакыйгалар бертуктаусыз булып тора. Иҗтимагый тормышның һәм тарихи шартларның үсә һәм үзгәрә баруы аркасында, кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләр, көнкүрештәге һәртөрле вакыйгаларга булган карашлар да үзгәрә бара. Әнә шул аерым тарихи чорларда булган хәлләргә һәм вакыйгаларга кешенең нинди карашта һәм нинди мөнәсәбәттә булуы җырларда бик матур гәүдәләнә. Нәкъ менә шуның өчен дә Г. Тукай: «Җәүһәр вә якутлардай да кыйммәтле» булган халык җырларына «Халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рушан көзгеседер. Бу бер төрле сихерле көзгедер», — дип гаять югары бәя биргән. Фольклорның башка төрләре белән чагыштырганда, җырлар — халык арасында иң күп таралган һәм нң популяр жанр дисәк, һич тә ялгыш булмас. Җырларның кеше күңелендә булган уй һәм теләкләрне, рухи кичерешләрне мөмкин хәтле матур һәм үтемле итеп әйтеп бирү чарасы буларак туулары һәм яшәүләре 1 Авык — мнг, вакытның бик кыска бер кисәге. Җ дә бәхәс тудырмас дкп уйлыйбыз. Мәсьәләнең бәхәсле ягы шунда, безнең халык җырларының үзенчәлекләре, төрләре нинди? Хәзер әнә шул нәрсәне кыскача тикшереп КИТИК. Бүгенгәчә җыйналган татар халык җырларының эчтәлекләренә, мәгънәләренә һәм төзелеш формаларына карап, аларны түбәндәге төрләргә бүләргә мөмкин: 1) сюжетлы җырлар, 2) сюжетсыз җырлар, 3) кара-каршы җырлана торган җырлар, 4) бию җырлары. Ләкин бу мәкаләдә без сүзне бары тик сюжетлы җырлар хакында гына алып барачакбыз, чөнкн җырларның нәкъ әнә шул төренә карата галимнәребез арасында моңарчы төрлечә караш яшәп килде. Сюжетлы җырларны тикшерүгә керешкәнгә хәтле, алариың «табылу» тарихына күз төшереп үтик. «Сюжетлы җырлар» дигән термин беренче мәртәбә «Татар халык иҗаты»1 җыентыгының 1951 елда басылып чыккан беренче басмасына кертелде һәм шул җыентыкта «Сюжетлы җырлар» исеме астында бер аерым бүлек бирелеп, ул бүлектә унике җыр урнаштырылды. Шул ук җыентыкның 1954 елда басылып чыккан икенче басмасында егерме сюжетлы җыр урнаштырылды. Җыентыкның сүз башында, Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор фондында тупланган материалларга таянып, татар җырлары өчен нигездә дүрт юллы җырларның характерлы булуы турында әйтелә дә: «халык җырлары арасында бер үк темага нинди дә булса берәр вакыйганы сурәтләүгә багышланган сюжетлы җырлар да бар. Бу җыентыкта урнаштырылган җырлар әнә шуның ачык мисалы булып торалар» 15 16 17 , — диелә. Татар халык җырларын туплап, бастырып чыгаручыларның һәм җырларыбыз турында зур гына хезмәтләр язган кешеләребезнең барысы да элек-электән бездә дүрт юллы җырлар гына бар дип килделәр. Мисал өчен, татар фольклорын күп еллар буена өйрәнгән, шул фән буенча күп кенә хезмәтләр язган һәм 1930 елларда Казан дәүләт педагогия институтында татар фольклоры турында махсус лекцияләр укыган Гали Рәхимне алырга мөмкин. Татар халык җырлары һәм алариың төзелеше турында «Аң» журналында урнаштырылган мәкаләсендә ул менә болай дип яза: «Безкен җырларыбыз һәрвакыт кыска гына, дүрт юллы гына җырлар булалар. Берәү бернәрсә турында җырлый икән, аның бөтен әйтергә теләгән нәрсәсе шул дүрт юл белән тәмам була. Әгәр дә ул кеше тагы икенче җыр җырлый икән, ул җыр инде әүвәлгесенә ялганмый, бөтенләй икенче нәрсә турында була, икенче мәгънә аңлата. Җырларның мондый булуын төрки кавемнәренең җырларына гына махсус дияргә ярый»®. Димәк, Г. Рәхим фикеренчә, татар халык җырлары «һәрвакыт кыска гына, дүрт юллы гына җырлар» булалар икән һәм бу сыйфат бер татар җырлары өчен генә хас күренеш итеп түгел, бәлки бөтен «төрек кавемнәренең җырларына» хас итеп каралырга тиеш икән. Гали Рәхим, татар халкының лирик җырлары өчен дүртәр юллы булу гына хас дигән фикерен раслау өчен, шул ук мәкаләсендә түбәндәге юлларны яза: «Әлбәгтә, җырла- рымызның бер-беренә ябышмый торган җөмләләрдән торуын, шулай ук аларның һәммәсенең артык кыска булып, дүрт юлдан артмауларын әллә нинди артыклыктан савап булмый. Безнең халык әдәбиятымезгә караганда ничәмә-ничә өлешләр киң вә бай булган кыргыз халык әдәбиятында, хәтта башкорт вә нугай җырлары арасында без шундый матур, озын вә бөтен мисрагълары бер-берсенә тагылып, энҗе шикелле тезелеп торган җырлар хүрәмез ки, әгәр дә андый җырлар бездә дә булса, халык әдэбиятымызның бары тулылыгы гына артыр иде»\ Бу өзектә дә Г. Рәхимнең татар җырларының төзелеше турындагы фикере үзгәрми. Ләкин Монда мәкаләнең берекче өлешендә әйтелгән фикергә каршы килү бар. Җырларның дүрт юллы гына булуы «төрки кавемнәренең җырларына хас» дигән Г. Рәхим шул ук мәкаләсендә кыргыз, башкорт һәм нугайларда сюжетлы җырларның булуын икърар итә. Күрәсез, татар җырларының бары тик дүртәр юллы гына булуын раслау өчен, ул хәтта үз-үзенә каршы сөйләүгә, бер үк мәкаләдә ике төрле фикер әйтүг.» кадәр барып җитә. 15 «Татар халык иҗаты». Төзүчеләре Г. Бәширов, А. Шамов, X. Ярми, X. Госман, Казан. Татгосиздат. 1951. 4 16 Ш у н д а у к, 44 бит. 17 «Аң» журналы, 191,4 ел, 17—18 саннар. Татар халык иҗатында да сюжетлы җырлар барын күрмәү, белмәү авторны сюжетлы җырларның кушымталарын «болар яртылары югалган җырлар түгел, бөтен җырлар» дип раслауга китергән. Ул: Ары барма, җаный, кайт бире, Барча эшләр ходай тәкъдире. Яки: Алма нурланадыр кызаргач, Егет тәүфыйк таба кыз алгач — кебек кушымталарны: «Менә бу җырлар бары икешәр генә юллылар. Ләкин, шулай булса да, үзләре бөтен җырлар. Боларны яртылары югалган җырлар дип әйтеп булмый», — ди. Сюжетлы җырларның кушымталарын «икешәр юллы бөтен җырлар» дип раслау безнең җырларның төзелешләрен тиешенчә күз алдына китереп җиткерә алмаудан һәм, шуның аркасында, хата фикер йөртүдән башка бернәрсә дә түгел. М. Иванов, Г. Ваһапоө, И. Покровский, Г. Балинт, X. Паасонен, К. Насыйри, X. Бәдигыйлар тарафыннан төзелгән уннарча җыр җыентыкларының берсендә дә сюжетлы җырлар урнаштырылмаган. Димәк, бездә бары тик кыска, ягъни дүртәр юллы җырлар гына бар, дигән фикер күптән яшәп килгән. Халык җырлары белән кызыксынучыларыбызның барысының да дип әйтерлек халык лирикасының бик мөһим һәм бик борынгы бер тере булган сюжетлы җырларны әнә шулай санга сукмый, исәпкә-хисапка кертми үтүләре кызганыч, билгеле. Безнең уебызча, нинди дә булса конкрет бер темага, вакыйгага багышланып иҗат ителгән сюжетлы җырлар халкыбыз җырларының иң борынгы төрләреннән берсе булган. Аларның төп чыганаклары борынгы халык дастаннары белән янәшә яшәп килгән,» кайберләренең исә кайчандыр шул халык дастаннарыннан аерылып чыккан һәм соңыннан җырга әверелеп киткән булулары бик мөмкин, һәрбер сюжетлы җырның үзенә хас, фәкать шул җыр өчен генә ярашлы көйгә җырлануы да бу төр җырларның элек- электән һәркайсы аерым һәм бөтен бер әсәр буларак туып, мөстәкыйль рәвештә яшәп килүләре турында сөйли. XIX йөздә һәм XX йөз башларында төзелгән җыр җыентыкларында сюжетлы җырларның урнаштырылмауларына карап кына ул вакытларда бездә сюжетлы җырлар булмагандыр дип уйларга ярамый. Киресенчә, югарыда әйткәнебезчә, халык җырларының башлангыч төрләреннән берсе булган сюжетлы җырлар ул вакытларда халык лирикасының иң зур өлешен алып торганнар диясе килә. Халкыбыз арасында бик киң таралган һәм хәтта хәзерге көнгә хәтле телдән төшмичә җырланып йөри торган «Кара урман», «Салкын чишмә», «Нарасый бала», «Бала- мишкин» һәм башка шуның кебек бик күп җырлар әнә шул фикергә килергә мөмкинлек бирә. Мисалга үзенә махсус көе булган «Салкын чишмә» җырын алыйк: Кара урманнарны чыккан чакта, Кара атым чаба әлсерәп; Тау астында салкын чишмә Таң алдында туңадыр; Күрми торулары авыр, Күргәч күңелем буладыр. Акыллы башымны тиле итте Башларыма төшкән хәсерзт; Тау астында салкын чишмә Чылтыр-чылтыр агадыр; Уян, егет, эшкә башла, Гомерләр үтеп барадыр. Күрәсез, бу җырның һәр куплетында сүз салкын чишмәгә бәйле рәвештә алып, барыла һәм мондд бер үк фикерне кабатлау да юк. Киресенчә, фикер һаман үсә бара. «Баламншкин» җырының Мишкин фамилияле байның азып-тузып йөргән бер баласына карата чыгарылуы һәм ул җырның хәзерге көнгә хәтле сакланып калган үзенә махсус көе булуы да безнең халыкта сюжетлы җырлар юк дигән карашны кире кага. «Галиябану», «Җизнәкәй», «Түтәй белән сеңел», «Башмагым» кебек кара-каршы җырлап башкарыла торган җырларны алып карасак та шул ук сюжетлылыкны күрүе читен түгел. Тулы бер вакыйгага (егет белән кызның рухи кичерешләрен һәм үзара аңлашуларын тасвирлауга) багышланган «Башмагым» әсәренең билгеле бер композициягә корылган булуы кемдә генә шик тудырыр икән. Кара-каршы, ягъни диалог формасында, җырлана торган җырлар рус, казакъ, кыр- гыз һәм кавказ халыкларының бик күбесендә бар. Менә шуннак чыгып, мондый җырлар безнең халык лирикасының иң борынгы бер төреннән булырга тиеш1 дняргә урын бар. Яки менә патша строена каршы ризасызлык белән сугарылган солдат һәм никрутлар турындагы күп санлы җырларны искә алыйк. Ул җырлар да аерым, үзенә хас бер вакыйгага багышланганнар бит. Яисә менә түбәндәге халык җырын күзәтик: Утырдым ла көймәнең, ай, түренә. Үрләп киттем суның үренә; һаваларда йолдыз, суларда кондыз, Газнзәкәй балдыз; Елама, Калдырмам ялгыз. Сөйләгән дошманнар тик сөйләсен, Кеше кермәс, кеше гүренә; һаваларда йолдыз, суларда кондыз, Газнзәкәй балдыз; Елама, Калдырмам ялгыз. Бу борынгы җырны сюжетлы җыр түгел дип һич тә әйтеп булмый. Югарыда китерелгән мисаллар бездә билгеле бер теманы, вакыйганы, хисләрне тасвирлауга багышланган сюжетлы җырларның бик күптәннән бирле булулары һәм аларның элекке заманнардан алып соңгы вакытларга кадәр яшәүләре, ә кайберләре- нең исә бүгенге көнгә тикле җырланып йөрүләре турында сөйли. Бу төр җырларның элекке җыр җыентыкларына кертелмәвенең төп сәбәбе итеп, ул вакытларда татар фольклористика фәненең башлангыч бер хәлдә булуы аркасында, андый җырларга тиешле әһәмиятнең бирелеп җиткерелмәвен һәм аларның беркем тарафыннан да махсус рәвештә язылып алынмавын, тиешенчә өйрәнелмәвен күрсәтергә мөмкин. Югыйсә безнең халыкта сюжетлы җырлар бик күп бит. Соңгы (0—15 ел эчендә үткәрелгән фольклор экспедицияләре нәтиҗәсендә җыелып, Тел, әдәбият һәм тарих институты фондында тупланган андый җырлар аерым бер зур җыентык чыгарырга җитәрлек.