Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАТЫРЛАР ҺӘМ МАТУРЛАР ПОЭМАСЫ

Түбән Кама күренешләреннән' «МУЗЕЙДА ТОРАБЫЗ...» лар күңелле кешеләр. Юкса, кеп-кечкенә һәм бердәнбер ишекләренең урам ягына ук чыгарып, шундый язулар ябыштырмаслар иде: «Киршин, Паномарев, Гыйззәтуллин һәм Серпов дигән галижәнап- ләр пайтәхете. Старостабыз — Киршин. Теләсә кем килсен! Аяк сөртеп керсен. Кирәк икән — киңәш итсен, тели ик&и— сорау бирсен!..» — бер язулары әнә шулай кычкырып җырлап һәм, әйтергә кирәк, чакырып тора. Икенчесен укысаң, бераз сагаерга, ошбу җылы түргә ашкынулардан хәтта тыелырга тиеш буласың, чөнки: «Монда торсаң, эштә оста, бүлмәдә чиста, сүздә кыска бул!» — дип язганнар. Эш, әлбәттә, ишектәге язуда гына түгел. Кайчан очратсаң, ничек аңлашсаң да, аларның һәркайсы, һәрвакыт һәм һәркем белән чын күңелдән елмаеп-көлеп сөйләшер. — Кем булып эшлисез? — Теләсә кем булып. — Кайда торасыз? — Музейда. — Ничек яшисез? — Яшәүләр бик ярыйсы, ләкин момнан шәбрәгенә дә риза. Кайда һәм ничек, начармы яки яхшымы торуларын шуннан чыгып үзең чамалыйсың. Ә торган җирләре — фатир итеп көйләнгән вагон булыр. Тыштан кечкенә күренсә дә, ике җыйпак бүлмәсенә сигез буйдак сыйдырган, яхшырак яксаң, ярыйсы ук җылына да торган бу күчмә ояны биредә кем генә белми дә, аның турында нинди генә хатирәләр сөйләнми! Түбәи Кама салынасы урынга алтмыш беренче елның буранлы кышында беренче килеп төшүчеләрнең барысы да шул ояларда торганнар. Кухнялары һәм ашханәләре дә, утырып эшләгән конторалары һәм ятып йоклаган урыннары да шунда булган. Тимер мичләр ягып җылынганнар, кичләрен керосин лампалары һәм «карга борын1 Ахыры. Башы 3, 4 саннарда. А нары» кабызганнар... Төннәрен юрганнары һәм өс киемнәре юеш стенага катып ябышкан чакны хәтерләүчеләр дә аз түгел... Вагонны трактор белән тарттырып, сикәлтәле юллар буйлап* күченгәндәге дөбср- шатырны, як-якка чайкалуларны әйтеп тә торасы юк. Яз башында, чана табаны яки көпчәкләр астында кар эреп, вагон кинәт берәр якка кыйшая да «пассажирлар» койкаларыннан мәтәлешәләр, берсенә берсе бәрелешәләр икән. Күкрәкләрендә «Түбән Кама каласына нигез салучы» дигән матур значок балкыган ул батыр «робинзоипар» хәзер барысы да, әлбәттә, яна йортлардагы электрлы, газлы, ванналы иркен квартираларда яшиләр. Вагоннар, стеналарын пычкы чүбе белән җылытып, тактадан ко- раштыргап будкалар һәм, ниһаять, поселоктагы агач бараклар турында хәзер инде бик күпләр үтелгән, артта калта!! этап итеп сөйли. Егетләрнең үзләре торга!! вагонмы «.музей» дип шаяртып әйтүләрендә, һичшиксез, зур дөреслек бар. Кайчан да булса ул, бәлки чыннан да, Түбән Кама музееның бер экспонаты итеп кенә күрсәтелер?! Ә бүген, ә бүген әле төзелешкә яңа килүчеләрнең күбесе, бигрәк тә семьясыз яшьләр, үзләренең «коммуналь карьераларын» бары тик шул вагоннан гына башлап китә алалар, һәм хәзер вагон дигәннәре дә бер дә алан ким-хур итеп телгә алырлык нәрсә түгел инде. Кирәгенчә ипле- җайлы, чиста итеп җыештырылган. Электры бар — теләсәң ут яндыр, теләсәң плитаңны кыздыр. Труба буйлап котельный пары килә һәм бөтен «ояларны» да бик шәп җылыта. Вагоннарны, көпчәкләрен дә салдырып, махсус нигезләргә бастырганнар. Алар тигез, туры урамнар булып тезелешкән. Хәтта урам исемнәре дә бар бугай, һәрхәлдә, «йорт» номерлары зур итеп язып куелган. Тагын ни кирәк! Менә дигән матур һәм күңелле шәһәрчек. Аннан да бигрәк, кешеләре матур, кешеләре күңелле. * Алыгыз, мәсәлән, бишенче йортның бер бүлмәсендә торучыларны гына. Барысының да фамилияләрен ишектәге язуда күргән идек инде. Кызыксынып сораучыга «музей эче» турында кайбер мәгълүматларны, әлбәттә, Киршин сөйләп бирәчәк. Бераз чандыррак йөзле, илчектер ерактан, тирәннән бик текәп карый торган күзле кеше ул. Сүзне шул булмыйча, кем башласын — бердән, староста, бүлмә башлыгы, үзе әйтмешли, служба кешесе, икенчедән, аның химия стажы, Түбән Камада тору стажы да барлык бүлмәдәшләренекеннән зуррак икән. Барыннан да бигрәк шунысы матур — теләсә кем, теләсә нәрсә турында күпме кирәк, шулхәтле сөйләр, әмма үзе турында бернәрсә әйтмичә кала белер. Аннары тагы шундый бер ягы бар: кешегә гашыйк һәм китапларны бик ярата икән. Буш чагында кулында я газета, я берәр яңа журнал булыр. Салмак кына, бер караганда гүяки теләртеләмәс кенә әйткәндәй сүзләре йөрәкләреңә май булып ятып тора. — Рәхим итеп, таныш булыйк! Менә безнең күмәк хуҗалык, безнең уртак муллык дигәндәй... Менә без үзебез, — дип башлар ул. Аннары юрганнарын ап-ак җәймә белән читләтел, мендәрләрен мөмкин хәтле кабартып рәтләгән дүрт койканы, шулариың кысан аралыгында камалып калган тәбәнәк бер өстәлне, өстендә бер чиләк су. һәм бер кружка торган озынча бер тумбочканы күз йөртеп һәм бармак төртеп күрсәтеп чыгар. — Егетләребезнең беренчесе итеп Серпов Ильяны әйтик. Чөнки арабызда иң яше шул. — Аның бу сүзләреннән сон, сезгә карап, чыннан да япь-яшь чырайлы, кап-кара чәчле таза бер егет елмаер. Өстендә инде бераз кер куна башлаган, әмма бик пөхтә, спай солдат киеме. — Үткәй елның көзендә генә армиядән кайтты. Кырым якларында хезмәт иткән. Үзе бу якныкы — Чаллы районының Нариман авылыннан. Хәрби хезмәтендә дә шофер булган, монда да машина йөртә. Болан начар эшләми. Чаллыдагы бетон заводыннан көнгә ике-өч рейсны сугып кына тора. Шулай да, әле күптән түгел генә, бер начарлык та эшләп кунды. Шуның өчен аны хәтта җавапка тартырга дип тә маташып карадылар. Әмма егетебез бпк җиңел котылды. Киресенчә, рәхмәт ишетеп. Ничек булганын, бәлки, Илья, үзең сөйләрсең? Илья баш тартмас, артык тәфсилләмичә генә, староста әйткәннәргә үзенекен ялгап китәр. — Булды инде шунда бер юләрлек. Машина белән төрттереп бәдрәф ваттым. Юл кырыендарак тора иде. Нәкъ шунда ук бик зур общественный бәдрәф тә бар. Бу бәләкәйнең стенасы шуңа тняр-тимәс кенә тора. Җитмәсә тагын бозау башы хәтле йозак белән бикләп куелган. Кеше көлдермәсен әле бу хуҗа дидем дә, тоттым да ваттым — шул. Зубрлы МАЗым белән китереп бәргән идем, мин сиңа әйтим, шатыр-шотыр иткән тавышы гына ишетелеп калды. Дөрес, хуҗа эземә төште, һәм эш кузгатып карады. Имеш, мин анык шәхси милкенә тигәнмен, аңа зыян килгән... Менә шул. Бик яхшы аңлатып әйттеләр үзенә, оялттылар. Шып тынмыйча, нишләсен!.. Егет шунда үзе дә тынып калыр. Мәзәк дисәң, мәзәк түгел, әмма көлке һәм гыйбрәтле бер «начарлык» эшләнгән икән шул. — Икенче солдатыбыз — Юрий Паномарев,— дип дәвам итәр Кир- шин. — Анысының әлегә бернәрсә дә ватканын белмибез, киресенчә, төзәтә генә ул. Кыскасы, безнең АТКда автослесарь булып эшли. Барыбызның да тегеләй яки болан сырхаулаган машинасы аның кулыннан үткәне бар һәм, турысын әйтик, куллары бик ышанычлы. Староста боларны әйткәндә, шулай ук хәрби киемле, түп-түгәрәк йөзле, тәбәнәк тулы гәүдәле икенче егет оялчан гына елмаер. Сөйләшеп киткәч, аның Казанда туып үскәне, әтисе һәм туганнары хәзер дә шунда икәне, хәрби хезмәтен Красноярскида үткәргәне, дүртенче разрядлы автослесарь эшләрен башкарырга шунда өйрәнгәне билгеле булыр. Химия төзелешенә күңеле ничек тартканым шуннан гына да белергә мөмкин: алтмыш өченче елның декабрендә туп-туры Түбән Камага кайтып төшеп эшкә урнашкач кына, Казанга барып кунак булган. Тыйнак, бик аз сүзле һәм шул ук вакытта җор, шаян бу егетне кыска гына вакыт эчендә белеп тә, танып та, яратып та өлгергәннәр икән. Шулай булмаска мөмкинме соң! Үзбушаткычларның кузовын «җылытуы» гына да ни тора! Шоферлар рәхмәт әйтедугуя алмыйлар. Юрий бик кирәкле, бик яхшы, бийгади нәрсә уйлап чыгарган Фам шуны эшләп күрсәткән. Үзбушаткычлар Кама ярындагы тирән забойлардан актарып алынган юеш гравий, бетон заводларында күпләп эшләнгән сыек измә ташыйлар. Кышларын шундый бер кыенлык килеп чыга: кузовның салкын тимеренә гравий яки измә катып ябыша да, шоферлар шуны бушатып бетерә алмыйча иза чигәләр, йөкнең күп өлешен бары тик лом белән генә чокып куптарырга мөмкин. Нихәтле вакыт әрәм була... Юрий җайланмасы, машинаның үз моторыннан чыккай калдык эссе газны файдаланып, кузов төбен астан җылытудан гыйбарәт. Моның өчен кирәк нәрсә нибары шул гына: кузов астына киң калай ябыштырып яки юка тимердән тар гына аралык, шоферларның үзләренчә әйтсәк, камера эшлиләр дә моторның бераз озьгнайтылган һәм кәкрәйтелгән выхлопной көпшәсен шунда кертәләр. Мотор туктаусыз эшли, машина чаба бирә, һавага очып барыбер әрәм буласы ташландык җылылык кузовны суыктан саклый. i Күп нәрсәгә һәвәс, куллары эшкә ябышып торган солдат егетне бүлмәдәш дуслары алдында абруйлы иткән икенче нәрсә — аның спорт белән бик яратып шөгыльләнүе. Быел кыш ул, тагын бер спорт һөнәре арттырмакчы булып, Түбән Кама катогында тимераякта күнегүләр ясарга керешкән. Ничектер шулай туры килеп, апың моңарчы тимераякка бер дә басканы булмаган икән. Күптән түгел бер очрашуда Түбән Кама хоккейчылары алабугалыларга бик хурлыклы исәп белән оттыргач, егет, йөрәк ярсуларын тыя алмаганга, күрәсең: «Ярамый болай, безнекеләргә алмаш кирәк, ә алмаш күктән төшми ул», — дигән дә көн саен катокка чаба торган булып киткән. Бят-башларын кара көйдереп, я булмаса чатаклап кайткан чаклары да еш .б.улган. Әмма бүлмәдәшләре, бик теләсәләр дә, егеткә нинди дә булса ярдәм дә күрсәтә, аны «тайгак юлда» йөрүләрдән биздерә дә алмаганнар. Бу турыда сүз чыкса, алар әле хәзер дә шаркылдап көлеп алырлар һәм әйтерләр: — Әнә, бердәнбер ярдәмебез шул булды, спорт календарендагыча итеп, берничә киңәш язып куйдык үзенә. Ә файдасы тимәде түгел. Егетебез хәзер менә дигән чабышчы диярлек. Хоккейның көч кулла- нулы алымнарын да өйрәнеп, тагын берничә дистә шеш кундырса, тәмам остарып җитәчәк! «Файдасы зур булган» киңәш кәгазен «музейда» әле хәзер дә күрергә мөмкин. Истәлек итеп саклыйлар булса к-ирәк. Юрий кровате өстендә, стенада, егетнең нәкъ баш очында эленеп тора. Теләсәгез, күз салып та үтегез: «Тимераякта шуар алдыннан, дөрес итеп егылырга өйрән. Барган ходка алга карап егылу яхшырак: кай төшкә мәтәлгәнеңне үз күзләрең белән күрә аласың! Кайберәүләр ян-якка егылуны хуп күрәләр, әмма сиңа, боз өстендә әле беренче адымнарын ясаучыга, бу, бәлки, кыен булыр. Егылган җиреңнән матур итеп елмаеп тора бел. Ботинкаң шпурын бәйләгән булып күренергә тырышу да бик яхшы. Бозда үзеңне куллар белән түгел, аяк белән этеп йөрт. Тимераякта шуу спортының шундый бер өстенлеге барын да онытма: теләсә кайчан, хәтта бик каты бәрелгән очракта да, башыңа күпме теләсәң, шулхәтле боз куеп була!..» Танышу дәвам итә торгач, старостаның сүзе бүлмәдәшләрнең өченчесенә— Мөслим районының Түбән Табын авылы егете Альберт Гыйззәтуллинга күчәр. — Ут егет ул безнең Альберт. Кызганычка каршы, бүген дә өйдә юк. Ял алларыннан Ленпногорскига китеп бара. Семьясы шунда тора аның. Моңарчы: «Кечкенә баламны бик сагынам», дип кенә өзгәләнә иде, бу атнада исә: «Хатын алиментка бирәм дип куркыта, егетләр, нишләргә?» — дип тә зарланып алды. Уйнап кына әйтте, әлбәттә. Ләкин чын булуы да бар. Бердәнбер хатыныңны читтә калдырып, безнең ише буйдаклар арасында ел ярым торулары бик җиңел түгелдер. Соңгы вакытта тальян гармоненда да бик моңсу көйләр сыздыра башлады... Озакламый үзенә фатир да бирерләрдер инде. Ә хәзергә шимбә-якшәм- беләр алтмыш чакрымлы арага киләп сарып үтә шул әле. Әнә кровате астында зур козыреклы калфагы гына аунап ята. Альберт — электросварщик. Бишенче идарәдә эшли. Теләсә нинди тимереңне менә дигән тигез иттереп кисеп тә бирер, кирәк икән ябыштырып-ямап та куяр. Кирәк икән автоген, кирәк икән газ, кирәк икән электр белән ут уйната белә. Хәзерге төзелеш өчен андыйлар бик кирәк. Дустыбыз бирегә Лениногорск төзелешләре тәҗрибәсен алып килде. Ул «Дуслык» нефть үткәргечен сузуда һәм Кама аша труба салуда да катнашкан. Идарәләрендә материал кытлыгы булган араларда, Альберт, хатыны янына кайтып килүләрне тагын да ешлый төшеп, Лениногорскидан әллә күпме электрод кына ташыды инде. Ә аны эштә күрүләре үзе бер куаныч <ул. Кыскасы, безнең бүлмәдәшләр, барцннан да бигрәк, эштә күңелле кешеләр алар... Инде староста дигәнебезнең үзе белән дә якыннанрак танышырга вакыттыр. Ул да — автоколоннада алдынгы шофер. Туры сүзле һәм бик инициативалы яшь коммунист икән. Хезмәттәшләренең карты да, яше дә аны «безнең Александр Михайлович!» — дип кенә, һәрвакыт хөрмәт һәм ихтирам белән телгә алалар. л Авыл мәктәбен тәмамлагач, хезмәт стажын колхозда башлап җибәргән. Армия аны танклар ремонтлый торган сварочный агрегатлы махсус автомашинада эшләргә өйрәткән. Хәрби хезмәттәй кайткач, нефтеразведкада эшләгән. Әнисе белән сеңелесен вакытлыча Леииногорскида калдырып, бу төзелешкә килүенә дә инде шактый... Бөтен биографиясенең техникага, разведкага һәм химиягә аерылгысыз бәйле икәнлеге күренеп тора. Омтылышлы һәм хыялчан күңеленә Ломоносов шигырьләренә хәтлесе үк кереп урнашкан икән, димәк, егет үзенең бөтен барлыгын эзләнүгә, ачышларга һәм химиягә багышлаган инде. Тирәннәргә үтеп кереп, химиянең Үткен күзе жнр асларын айкасын. Иксез-чиксез хәзинәле Россиянен Байлыкларын ачып бирсен барчасын. Өйрәнегез, күзәтегез — һәр адымда Тулып ята бөеклек һәм матурлык. Бу байлыкны жнр шарының кан ягында Кайчан һәм кем күргән!—диеп әйтерлек... Бу шигырьне ул үзешчән сәнгать концертларында сөйләргә ярата. Химиягә кагылышлы әңгәмәләрдә Александр Михайловичың, үзе дә сизмәстән, кпнәт сүзчәнләнеп китәр, һәм шунда инде аңардан хәтта үз эше турында ни дә булса әйттерергә, эшенә кагылышлы теге яки бу нәрсәләр турында да шактый күпне ишетергә мөмкин. — Эшем гадәти инде минем, — дияр ул, мәсәлән. — Самосвалым, шөкер, уйнап тора. Гравий да, таш та, кирпеч тә, измә дә ташыйм. Портлар күбрәк өлгерсен, үземә дә фатир тизрәк бирсеннәр диясең дә мөмкин хәтле күбрг-к кайтарырга тырышасың... Эш булгач эш инде ул, борчый, комачаулый торган яклары да күренгәләп тора. Андыйларыв киңәшмәләрдә һәм партҗыелышларда күтәреп чыгабыз. Мин үзем бигрәк тә «кадрга — кадер» дигән нәрсәне гел даулыйм. Ростов хәтле Ростовтан эшкә килгән бер электрикны урманда утын сакларга куюны ишеткәч, җеннәрем чыгып талаштым. Белгеч кирәк тә, белгеч кирәк дип лыгырдап та, белгечләрне әнә шулай «әрәм-шәрәм» итүчеләр, кадерләп урнаштыра, эшләтә алмаучы башлыклар да һаман бар әле. Шундыйларның берсе миңа да көндезге сменада эшләргә рөхсәт бирмәде. Шуның аркасында кичке мәктәптә укуым калды. Менә, үзлегемнән әзерләнеп, язгы имтиханнарны тапшырырга җыенам. Механикалаштырылган эшләр буенча махсус идарәгә күчерүне сорап язган гаризамны да айлар буе тозлап яткыралар. Үтенечемнең хикмәте шул: анда сварочный агрегатлы машина бар. Шунда ике кеше тоталар — берсе машина йөртә. икенчесе сварщик булып эшли. Мин, берүк вакытта шофер да, сварщик та буларак, агрегатны йөртә дә, эшләтә дә алам икән-—нигә шул мөмкинлекне файдаланмаска иде. Хәрби хезмәттә алган тәҗрибәм һаман кулланусыз кала бирә. Кыскасы, матавыклар шактый әле. Аларны тизрәк бетерү өчен, минемчә, безнең үзебезгә тешлерәк, усалрак була белергә кирәк. Менә егетләрнең: вагонда газета-журнал юк, радио көйләмиләр диюләре дә бик дәрес бит. Постройкомиарда булдым, артыннан йөри башладым, инде озакламый булыр ахры. Әгәр Киршин шулай ди икән, эшнең һичшиксез барып чыгасына егетләр бернинди икеләнүсез ышана алалар. Чөнки күңелендә анын пиидидер бетмәс-төкәнмәс тынгысызлык чишмәсе, ниндидер тылсымлы бер көч чыганагы бардыр шикелле — юкса һәрбер кыен эшне шулай гадәти итеп, гадәтине җиңел итеп, ә җиңелне шулай матур итеп башкармас иде! Егетләрнең хәрби хезмәттәй кайтып шундый әйбәт старосталы бүлмәгә урнашкан беренче көлләрен гомергә онытасылары юк. Хәтта кой каларын үзе җыештырып күрсәткән иде ул, янәсе, менә шулай пөхтә, менә шулай күркәм булсын! Икенче көнне эштән кайтуларына пешереп куелган беренче «коллектив шулпа» да — аның эше. Аннары тагын; «Армиядә уңышлы хезмәтегез өчен тыныч төзелеш гражданнарының берсеннән сезгә бүләк!» — дип, һәркайсына берәр пар чәшкә, берәр тәлинкә һәм берәр көмеш кашык тоттырулары үзе генә дә ни тора. Ә эш буенча киңәш-табыш итүләре, дусларының теге яки бу чатаклыгын күргәндә шелтәләүләре дә аз булмады! «Чын кеше, күңелле кеше!» •— Әгәр старосталары турында сүз әйтергә кирәксә, егетләрнең һәркайсы, иң дөресен уйлап, бары тик шушыны кабатлар. Ләкин без алы егетләрнең үзләренә карата да, төзелешнең әлегә шуларныкыдай кысан бүлмәләрдә торучы бүтән бик күп киң күңелле кешеләре турында да әйтелгән сүзләр дип кабул итәргә тиешбез. Әйе шул, теләсә нинди кыен эшне дә чын күңелдән куанып башкара белгән кешеләр һәркайчан һәм һәркайда күңелле булалар. Өй ТУЕ Җиденче номерлы специальләшкән идарәнең алдынгы эшчеләре — Иманаевлар семьясы яңа квартирага күчкән көндәге мәҗлестән кыскача язма. БАШЛАП КИТҮ Алып баручы: Бәйрәмгә килделәр дуслар. Чәчәкле-җырлы табын, йөзләр шат, күңелләр хушлар, Артык ни кирәк тагын?! Елмайды күзләр күзләргә, йөрәкләр серен ачып. Кирәкми әзләр эзләргә, Бу түргә юллар ачык. Яңа юл, яңа күперләр — Атла да атла гына. Җыр булып туа фикерләр — Көйлә дә ятла гына. Бокалларга бал салалар. Ачыла бара телләр. Иркен өй, якты кала бар, Юк бүген кара төннәр! Пауза Дилбегәсе миндә җырның. Мин бик кырыс бер ага. Төзелештә бригадирмын, Бу мәҗлестә — Түрага. Әйдәгез, дусны зурлыйк та, Дусның өен котлыйк без. Коры сүз сөйләп тормыйк та, Озын речьләр тотмыйк без. Ащ-су — алда, кыстатмагыз, Юкса — гафу иттем юк. «Китәм» диеп сүз катмагыз, Бүген моннан киттем юк. 7. .с. ә.- № 5. Дус дус булыр — стл касәсен Әйләндереп бирсә тик. Дуслык тик эштә яшәсен! — Шуны зштә күрсәтик. Пауза Хозяйкабыз — оста маляр, Хуҗа — балта остасы. Инде җыр сузсак та ярар... Эшне башлыйк, кыскасы! Пауза КОТЛЫЙБЫЗ Хор Сый-хөрмәтле иркен бу турне котлыйбыз. Шаян сүзне, үткен фикерне котлыйбыз. Бу табынга килгән дусларны котлыйбыз. Күтәрәчәк барлык тостларны котлыйбыз. Котлы булсын мәҗлес диюне котлыйбыз. Шома басып җитез биюне котлыйбыз. Җиңел аяк, эшчән кулларны котлыйбыз. Бергә үтәр барлык юлларны котлыйбыз. Бокалларның ташып тулуын котлыйбыз. Шундый туйлар күбрәк булуын котлыйбыз. Пауза ЯРАТТЫК БУ ЯКНЫ Түбән Камадылар хоры Җыр белән килдек без тый Кама буена, Без булган җирләрдә тынмыйча шаулый җыр. Урманлы ярларга шаулы җыр сыена, Дулкыннар өстендә тирбәлә шаулы җыр. Янарттык иске җирне без, Без — Түбән Камадылар. Килегез безгә, күрегез — Барсы да яңа болар: Төсләр яңа, хисләр яңа, Дуслар яңа, эшләр яңа. Яраттык бу якны, яраттык Каманы, Яшь йөрәк чаткысы сүнмәс ут кабыза. Бу якта безнең көч үстерә яңаны, Безнең көч суларны үрләргә агыза. Яңарттык иске җирне без, Без — Түбән Камадылар. Килегез безгә, күрегез — Барсы да яңа болар: Өйләр яңа, көйләр яңа, Уйлар яңа, туйлар яңа. Чиксез мул җимешле булыр бу төзелеш, Шау чәчәк атар да химия язлары. Күңелле безнең эш, тылсымлы безнең эш: Җир өстен баетыр җир асты газлары. Яңарттык иске җирне без, Без — Түбән Камалылар. Килегез безгә, күрегез — Барысы да яңа болар: Түрләр яңа, җырлар яңа, Юллар яңа, еллар яңа! Пауза КУӘТ ӨСТӘП СҮЗЕМӘ Хуҗа рече Менә безнең түребез, Менә безнең өстәлләр. Бокалларны бирегез, Тагын баллар өстәрләр. Ашыкмагыз китәргә, Йөргән сәгать юк бүген! Шулай бәйрәм итәргә Чөнки сәбәп күп бүген. Бригадабыз алдынгы, Зур дан тотам эшемдә. Кайберәүләр андыйны Күрми хәтта төшендә. Үзем салган зур йортның Өч бүлмәсе — үземә. Кабыйк әле бер йотым Куәт өстәп сүземә. Балның, дуслар, йөрәккә Ятышлары шәп булсын. Җыр сузарбыз күмәкләп, Гәбем кыска гәп булсын. Узып берсе берсеннән Үсә бала-чагабыз. Бу эштә дә беркемнән Калышмады агагыз. йөрешләре җиңелчә — Уңган минем Майтабым, Җәйгән безгә, минемчә. Менә дигән бай табын. Сүзе йөрәк җылытыр, Елмаймыйча карамас, Шуның өчен бер йотым Кабып куймый ярамас. Күңел ачыйк ярышып, Ду китереп өй эчен. Тормаенча карышып, Һәрхайсыбыз биесен. Бергә такмаклап биик, Дөбердәсен идәннәр. Туйда тукмак та бии! — Картлар шулай дигәннәр. Пауза ТУГАН ҖИР Рус җыры Җәелеп ята басу-кырлар, Күренеп бөтен яктан. Бу — безнең ик-чиксез җирләр, Бу — безнең гүзәл Ватан. Күрәм, карлы таулар биек, Дингезләр-сулар тирән. Россиям минем шул диеп, Барсына сәлам бирәм. Тыңлыйм күктән тургай җырын, Былбылны сөеп тыңлыйм, Шулар барысы — туган җирем, Минем ил! — диеп тыңлыйм. Пауза АЙ ЯКТЫСЫ Украин җыры Тулган аем — минем яктым, Балкыма бүтән затка син, Тик сөйгәнем юлын яктырт. Ул өйгә кайткан чакта син. Ана миннән сәлам тапшыр, Сәлам бир юлда күреп син. Ул булмаса әгәр — яктыр Болыт артына кереп син. Офыктан офыкка чаклы Юлларында буш йөрмә син: Нурлы ит без бергә чакны, Без аерым чакны күрмә син. Пауза СЕРЕМНЕ ӘЙТӘМ Казакъ җыры Буй-сыныңны һаман килә күрәсем, Телгәлисең минем йөрәкпәрамны. һәр минутта күз алдымда торасың, Имен тап та төзәт шушы ярамны. Тик сиңа дип саклаган бер серем бу. Тяңем-җаным! Сиңа дигән җырым бу. Күзләремә кайчак колак салмыйсың, Ә кайчакта якын итә аласың. Кайчак миңе олы булып аңлыйсың, Ә кайчакта тәмам сабый бала син. Тик сиңа дип саклаган бер серем бу. Тиңем-җаным! Сиңа дигән җырым бу. Качак толке кызыл булып күренер, Ялтырар ул хәтта алсу тес булып. Синең янга һаман очар күңелем Үзәнлектән тауга менгән кош булып. Тик сиңа дип саклаган бер серем бу. Тиңем-жаным! Сиңа дигән җырым бу. Пауза ӘЙЛӘНИК ВАК-ВАК АТЛАП Вальс Әйләник вак-өак атлап, Яңа идәнне таптап. Яна идәнне таптап, Яңа өйләрне-мактап. Яна өйләрне мактап, Әйләник әле кат-кат. ' Тирлибез эштә бергә, Булыйк һәр төштә бергә. Булыйк һәр төштә бергә— Уйна-көл, шаула-гөрлә. Уйна-көл, шаула-гөрлә, Моңаеп йөрмә бер дә! Химия үсә бездә. Үсеш—матур да, тиз дә! Үсеш матур да, тиз дә: Цехлар өлгерер көзгә. Цехлар өлгерер көзгә— Торырбыз әйткән сүздә. Менәсе үрләр биек. Курыкмыйк үр биек диеп. Атлыйк без җырлап-биеп, Юлның ерагын сөеп, Атлыйк без җырлап-биеп, Юлның кирәген сөеп. Пауза ТӨРЛЕ ТЕЛДӘ ТАКМАКЛАР Бию көенә — Ел йөрисе, ай йөрисе Түгел инде ут көтеп: Аны безгә Зәй ГРЭСы Бирә хәзер күп итеп. i — Химия—кояшлы иртә, Балкышы сөендерә. Ул безне куәтле итә, Ул безне киендерә. — Көймәдә йөрергә чыктык, Безне янгыр чылатмас! Өстебездә капрон кием, Ә көймәбез—пластмасс. — Маскарадта мине беркем Танымас дигән идем: Килүгә үтә күрендем,— Ак нейлон кигән идем. — Кирпеч күп, измә аз диеп, Куллар эштән бизмәсен. Измәче измә измәсә, Изәрбез үз измәсен. — Тәбәнәк буйлы егетләр Ник юлда күренмиләр? Чокырларны тигезләү юк, Канаулар күмелмиләр. — Яр да карала икән, Кар да карала икән. Адым саен бер начальник, Кайдан ярала икән?! — «Аршин мал алан» көенә Берәү шулай җырлады: Рәхмәт яусын Сөләйманга— Хатынымны урлады! — Кармак салдым, балык капты, Зурлар да эләгәләр! Яшәсен күңелле якты, Бетсеннәр күләгәләр... Пауза БАКЧАБЫЗ Ир белән хатын дуэты Дусларга нур чәчә торган Утлы чәчәгебез бар, Дошманнарны чәнчә торган Уклы чәчәгебез бар. Капсаң, көч-хәл кертә торган Татлы җимешебез бар, Кадерләп эчертә торган Якты инешебез бар. . Балкытып кабыза торган Матур утларыбыз бар, Бергә атлап уза торган Такыр сукмагыбыз бар. Бу—безнең гыйшык бакчабыз, Килегез, керегез сез! Яратып ямен тапсагыз— Гел шунда йөрегез сез! Пауза САУ БУЛЫГЫЗ - Б е л о р у с ж ы р ы Сау булыгыз, дуслар, Матур гомер итик. Ә без инде җырлап Өйгә кайтып китик. Бик күп булды хөрмәт, Матур булды бәйрәм. Сездә икән муллык, Сездә икән бар ямь. Чиксез булсын бәхет— Киң җәелгән кырдай, Чыңлап торсын шатлык— •Сезнең матур җырдай. Кайнар мичтә һәр көн Чыжлап торсын таба,— Ашы тәмле кеше Ачы бал да каба. Ачык торсын ишек, Көткән кунак керсен. Күпләр сезне сөйсен, ' Күпләр якын күрсен. Тагын теләк шундый: Тормыш шаулап аксын. Яшь киленнәр ел да Берәр бала тапсын. Эшләр чиксез уңып Ике туса елга— һичкем гаеп итмәс, Тик макталыр ул да! Килдек якын итеп, Якты йөзләр белән, . Затлы бүләк тотып, Ипи-тозлар белән. Сау булыгыз, дуслар, Гигез гомер итик. Ә без инде җырлап Өйгә кайтып китик!.. 

РӘХМӘТ АЛАРГА» Ул бүген дә эшкә иртә таңнан килде. Дөресрәге, килде түгел, чыкты дияргә кирәк. Чөнки, менә атна буе диярлек инде, биек ярның кечкенә бер мәйданчыгына кораштырган будкада кунып эшли. Красный ключ белән Түбән Кама арасы дүрт-биш чакрым гына булып, машиналар көне-төне йөреп торса да, бу көннәрдә баш инженерга гына түгел, прораблар, мастерлар һәм бригадирларның да күбесенә җылы өйләрдәге йомшак түшәкләрдәй аерылып торырга туры килә. Алар Камадан бик күпләп су алу өчен эш башладылар. Җиңел генә бирешергә теләмәгән, карышкан, тыелгысыз көч белән әллә кайлардап бәреп чыгып, аяк асларын баткак иткән су белән көрәштә хәзер, өч сменага бүленеп, ике йөз илледән артык кеше тәүлекләр буе көч сынаша. Лозунг шундый: «Су кудыргыч — бүгенге көннең кадагы, су кудыргыч — удар фронт! Су кудыргыч мартка өлгерергә тиеш!» Бик ашыгыч һәм бик җаваплы бу һөҗүмне водопроводлар, канализацияләр эшләү буенча специальләшкән җиденче номерлы идарә кешеләре алып бара. Кара тут йөзле, тәбәнәк, җиңел гәүдәле Чернов Владимир .Михайлович — шул идарәнең баш инженеры. Димәк, һөҗүмне планлаштыручы, оештыручы һәм җитәкләүче башлык та ул. Эш көнен ул, гадәтенчә, Каманың биеклеге йөз метрдан арткан текә ярына менеп, «стаканга» ерактан торып күз салудан башлады. «Стакан» эче шаулап-гүләп тора, кайный, мәш килә. Анда — йөзләп эшче, анда — кәкре муенын, ярма чүпләгән тавыктай, бер күтәреп, бер төшереп торган экскаватор, анда — әрле-бирле шуышып торган бульдозер, анда— компрессорлар һәм насослар, анда — сварка утлары. Менә нинди чокыр ул! Өстән караганда текә стеналы, тигез төпле һәм түгәрәк булып күренгәнгә генә «стакан» диләр аны. «Стакан» тиешле тирәнлеккә казылып беткән инде. Аның төбе хәзер Кама суы тигезлегеннән унике метр түбәндә. Димәк, су өстә, һөҗүмчеләр аста булып чыга. Араларында Каманың үз ярын актарып ике ай буена көне-төне өйгән нык балчык стена гына. Төптә су кудыргычның стеналарын өя башлар өчен нигез салу эшләре бара. Юка гына катлам чуер таш инде җәелгән. Шуны тигезләр өчен бераз бетон салынган. «Өшемәсен» дип (чөнки көннәрнең иң салкын чагы!), ул бетонны техник мамык дигән юрган белән дә каплап куйдылар. Пыяла чүбеннән эшләнгән ул мамык аяк астында кыштырдап тора, баскан саен үзенең вак чәнечкеләрен очыра икән. Күбрәк йөреп эшләүчеләр шуңа күрә бөтенесе дә күзлек кигәннәр. Кыскасы, нигез бетонын сала башларга мәйдан бар инде. Ул ике метр калынлыкта булачак һәм тоташ итеп эшләнә. Ике мең ярым кубометр бетоныгызны даешь, бетончылар! Аннары стенага дигән җиде мең ярымы кирәк булачак. Әнә арматурщиклар кулы шул бетон эчендә каласы тимер челтәрләрне үрә. Әнә балта осталары калып щитларын кадаклыйлар. Әнә яр итәге буйлап сузылган юл тигезлегендә итеп эшләнә торган металл эстакада ясалып бетеп килә. Тиздән бетон көннәре башланыр. Баш инженер үз эшчеләренең һәр хәрәкәтенә сокланып карый, Каманың шулар көче белән инде авызлыклануына куана, суның үзеннән түбәндә нигез салына башлаган икән, җиңү инде нигездә яулапган дип саный. Бу минутта аның күз алдына, барыннан да элек, берөзлексез шаулап торган бетон көннәре киләдер, мөгаен. Яр буеның бердәнбер юлында, ике рәтле муенса төймәләредәй булып, туктаусыз килеп-китеп торган үзбушаткычлар тезелешкән. Килгән бере, эстакада буйлап акрын гына керә дә, буш «стакан» өстенә басып, үзенең кыйммәтле йөген шуңа бушата... машиналар килә тора, «стакан» тула бара, һәм, бер заман, Кама тигезлеге өстенә, әйтерсең Түбән Камага су бирүчеләрне» хезмәт данына һәйкәл булып, мәһабәт корылма калкып чыга. Мондый куанычны аның, хисләнеп һәм тирән дулкынлану белән, Воткинск ГЭСы төзелешендә диплом алды практикасы үткәндә, аннары Грозный тирәсендәге бер корылманы күгәргәндә инде кичергәне бар. Әлмәт нефтьчеләренә җир астыннан кара алтын кудыру өчен, Түбән Каманы төзүчеләргә исә эчәргә су биреп торган Чаллы су кудыргычын да ясашкан ул. Ләкин яшь инженер Черновның биредә, аның «үз якларында», балачагы һәм яшьлеге узган төшләрдә, кичергән шатлыклары барысыннан да зуррактыр шикелле. Володя Чистаңда туып-үскән. Кама аңа — бишек, дулкыннар биләүсә булган дисәң дә ярый. Бер яктан кай җирдә сары балчыклы, кан төштә яшел урманлы биек яр, икенче яктан яшел хәтфә болынлы һәм куе әрәмәле тигезлек арасында җәелгән Кама, уйга талып боргалана- сыргалана Идел-әнкә белән тизрәк очрашырга ашыккан Кама аның үз күңеле аша да агып узгандыр кебек. Кар сулары гөрләп акканда, ерганак юлларын киртәләп уйнаулар, йөзәргә өйрәнәм-дигән булып, буыла- тыгыла болганчык су чөмерүләр, колакка,бернинди рөхсәтсез кергән суны бер аяклап тыраклый-тыраклый чыгарып маташулар — барысы- барысы да бүгенгедәй хәтердә. Башта әтисенә ияреп, аннары дус малайлары белән бергә балыкка йөрү маҗараларын да, аннары Балык Бистәсе һәм Саескан тавыиа хәтле араларны көймә*койрыгына утырып узган күңелле сәяхәт көннәрен дә бик ачык күрә ул үзенең үткәненә бу биеклектән карап. Ә бервакыт, йөзәргә әле өйрәнеп җитәр-җитмәс көннәрендә, салдай ычкынган бер бүрәнәне тотарга дип, ярдан эчкәрерәк кереп бата язуларын да һич онытасы юк. Шунда аңа: «Су ул хәтәр нәрсә, су бар җирдә бәла бар, судан сак бул!..» — дигәннәр иде. Ә ул кыю булырга теләде. «Суның көче зур аның. Су — тормыш ул. Әмма каймакта ул синең дошманың булып та әверелә ала. Ә дошманны җиңә белергә, үзеңә буйсындыра алырга кирәк. Бу белемлеләр, сәләтлеләр һәм кыюлар эше...» — шул уйлар сабый күңелендә нәкъ шул чакта тамырландылар да, тынгысыз, һәрнәрсәгә хирес, күзәтчел күзле Володяны Одесса төзелеш инженерлары институтының гидротехник корылмалар факультетына укырга алып бардылар һәм аны менә без күргән инженер иттеләр. Шул инженерның күңел күзе, хыял карашы менә нәрсәне күрә хәзер: тиздән, бу салкын кышны язгы ташулар агызып алып киткәч, Кама өстендә аның үз катнашы, үз акылы һәм үз куллары белән салынган су кудыргычның аксыл шәүләсе чагылыр. Калын бозлар килеп бәрелгәндә какшамыйча, котырган дулкыннар ябырылганда бер дә исе китмичә, һәрвакыт шулай горур кыяфәт белән калкып торыр ул. Аның метр ярым калынлыктагы стеналары эчендә,-гүяки тыштагы дулкыннар шавыннан уздырырга тырышып, Камадан су суырган насослар гүләр. Ритмлы көйләп, шуны әйтерләр төсле алар: «секундына биш мең литр суыңны бир дә тор! Шуннан кимен алмаячакбыз. Чөнки ТЭЦта шуны кайнарлатып шәһәрне җылыту өчен, химкомбинатның барлык цехларын туендыру һәм Түбән Каманың ике йөз илле—өч йөз мең кешесен юып- дыру-коендыру өчен шул хәтле кирәк!.. Җитсен су мәхәббәт утында янып-көючеләргә дә, җитсен су аны күпләп эчә-эчә озын речьләр сөйләүне сөючеләргә дә... Кыскасы, башта биек яр башына күтәрелгән, аннары куш трубалар буйлап кудыртылган суны, аны Камадан көрәшеп алучыларга рәхмәтләр яудыраяудыра, теләсәң күпме тот, шәһәр! Инженер, бер-бер артлы кабызган икенче папиросын суырып бетерергә ашыгып, шулай уйлады. Сменалар алышыр вакыт җиткәндә, Чернов тагып котлован төбендә иде. Аңа кыска-кыска рапортлар бирелә, кайберәүләр аңа киңәш сорап, икенчеләре нинди дә булса материал даулап мөрәҗәгать итәләр, һәммәсенә кыска, конкрет, эшлекле җавап әйтелә. Инженер үз кул астындагы эшчеләренең һәммәсенә зур, кара күзләрен тутырып, .кайдандыр тирәннән чыккан җылы елмаю белән текәлеп карый, башкарган эшләрен кырыс, таләпчән, үтә игътибарлы караш белән күзәтә. Уйламыйча адым атламас, үлчәмичә бер сүз дә әйтмәс ул. Шуңа күрә аны һәрвакыт ихтирам белән тыңлыйлар, яхшы аңлыйлар, утка да, суга да бергә керергә әзер булып, аңа ышаналар. — Безнең Чернов су фронтының Чапае ул. Ә Чапай яуда һәрвакытта да үз сугышчыларыннан алда торып көрәшкән! Җиденче идарәдә моны бик күпләрдән ишетергә мөмкин. Корылманы сала башлауның төп ысулын билгеләгәндә үк инженер Черновның яңа һәм кыю фикеренә колак салырга тиеш булалар. Проектта аны суда шпунтлар кагып, аннары шул металл стенаны таш өемнәре белән ныгытып, яр белән шушы вакытлыча пыгытма-кнртэ аралыгындагы эшләрне су үткәрми торган зур камералар ярдәмендә, ягъни кессон кулланып салу каралган булган. Ләкин кул астында алар- ның берсе дә юк. Металлның кайдандыр Уралдан килүен көтәргә, ә ташны Чаллыдан ташырга кирәк. Шунда көн саен илле машина- чаптырып торсаң да, кимендә ике айлык эш бу. Аннары тагын кессоннар,”су кудыргыч насосларның килеп җитүен дә күпме көтәргә мөмкин. Ә көтеп ятып эшне сузарга һич ярамый — әнә инде көз якынлашып килә, кыш та соңгармас, язгы ташулар башланганчы, су кудыргычны өлгертергә кирәк. «Әгәр ярның үзен ишеп, аралык ныгытмасын шул грунттан гына эшләсәк?» — Чернов, күп төрле уйланулардан соң һәм исәбен-хисабын үзенчә ясап карагач, шундый конкрет тәкъдим әйтә. Белгечләрнең шикләнүчеләре дә, кайберләренең исә чәчләре үрә торып куркып калучылары да була. Җитәкчеләр дә: «Проект бозу ярамас бит... Аннары тагын балчык стенаны Каманың куәтле сулары, сыер ялагандай иттереп кенә, юып алып китмәгәе?!» — дип икеләнәләр. Яшь инженерга үз планын бик тырышып якларга, фәнни һәм хыялый көченең бөтенесен кулланып исбатларга туры килә. Шул план белән башланган эштә инженер Черновның шул кыю- лыгы үзе генә дә төзүчеләрнең барчасын җиңүгә һәм батырлыкка әйдәгән маяк булгандыр төсле. Алтмыш өченче елның эссе җәй көннәре. Моңарчы «Красный ключ» ял йортына килүчеләрнең иң тын, иң аулак почмагы булган биек ярнын ташлы һәм комлы грунтын куәтле бульдозерлар өч метр киңлектәге тимер көрәкләре белән актарырга керешәләр. Кояшта җылынып һәм яңгырларда чыланып гасырлар буе шунда яткан зур-зур ташлар урыннарыннан куба һәм алар, берсенә берсе бәрелә-бәрелә югарыдан тәгәрәп төшәләр дә, дулкын сикертеп, су чәчрәтеп Камага чумалар! Алар артыннан бульдозерның киң түше белән туктаусыз этәрелеп торган ком һәм балчык ишелә. Шуларның бөтенесе көнетөне бер урынга өелә- өелә дә, көннәрнең берендә, су астыннан бәләкәй геиә ярымутраусымаи калкулык күренә башлый. Димәк, су төбенә аяк тиде, инде хәзер вершоклы адымнар белән генә булса да эчкәрегә атлауны туктаусыз дәвам иттерергә, ярымутрауны зурайтырга кирәк. Бер артка чигенеп алып, бер алга ташланып ярны «сөзгән» ^аһаднр бульдозерларның ул чакта үкереп гүләүләре әле бүгеи дә колакларда шаулап тора шикелле. Гәрәев белән Вәлиев экипажының эше Черновны аеруча сокландырган иде. Ярның текәлеген гүя онытып, түбәнгә мәтәлү куркынычын бар дип тә белмичә, кирәк бит шулхәтле оста йөртергә корыч батырмы! Тигез өстәл өсләремдә бәләкәй утюг шудырып уйныйлар диярсең!.. Дуслары алармы тикмәгә генә «циркач» дип атамадылар. Аннары, мәйдан инде киңәя төшкәч, ярдәмгә үзбушаткычлар, скреперлар һәм бүтән төр җир казыгычлар килде. Ләкин Каманы кысрыклап яуланган майдан зурайган саен, эш үзе дә кыенлаша, бәлаләр дә артканнан-арта барды. Су узе бәла иде. Ул җилле көннәрдә, биек-биек дулкыннар булып, ярымутрауның өстенә сикерде, ул ярның үзендә шарлап аккан чишмәләр булып җир астыннан бәреп чыкты, ул, әйтерсең бирешмәскә, ярның кытыршылыгын юып тигезләргә теләгәндәй, коры мәйданга бөтен яктан саркып керде, һәм, бер заман, ярымутрау грунты кесәл булып изрәде. Җәяүлеләргә озын балтырлы резин итекләр киеп алырга кирәк булды. Аны беренче булып Чернов үзе киде һәм, тездән саз ерып, мәйдан уртасына үзе атлады. Бу аның бүтәннәрме әйдәве иде... Аннары мәйданга, тимер чыбык белән бер-берсенә бәйләнгән бүрәнәләр кертеп, «түшәк», җәйделәр. Ярымутрау ярларын ныгытыргА таш ташучы машиналар шуны таптап йөрделәр, су кудыргыч насослар шунда кереп кунакладылар. Соңрак, суга бәреп кергән мәйдан инде тиешле биеклеккә күтәрелгәч, шундый «түшәкләргә» басып, экскаваторлар «стакан» казый башлады, читкә агызыласы су трубалары шулардай торып салынды. Ә Сәгыйдуллин, Хисамханов һәм Гыйльметдинов бригадаларында эшләүчеләрнең ул көннәрдә түшәкләрдән бөтенләй аерылып торулары инде әйтелгән иде. Аларга ярдәмгә Зәкуан Гарифҗановның инде күп төрле суларда сыналган удар бригадасы килде. Аларга ярдәмгә бер сменамы бульдозерга утырып эшләгәннән сон, икенче сменада компрессор яки насос моторы эшләтергә калган Әхмәтҗанов Әнвәр кебек механизаторлар, төбендә һәрвакыт диярлек ярты метрдан да ким су булмаган «стаканны» туктаусыз казып торган экскаваторчылар һәм гидромонтажчылар килде. Ә монтерлар җилле-буранлы төннәрдә, караңгыда эшләп, барлык моторларны әйләндерергә җитәрлек электр китерделәр. Монтер Ажажаның, багана башларында электр чыбыгы беркеткәндә, кискен җилгә чыдый алмыйча күздән атылып чыккан кайнар яше битләргә катып ябышканын Черновның үз күзләре белән күргәне бар... Боларның һәркайсы — үзләренә бер поэма герое, һәм ул поэмалар вакыты белән, әлбәттә, язылырлар әле! Кешеләр, су даулап, Камага шулай һөҗүм иттеләр, ә су, аларга каршы торып, шулай тартышты-тартышты да, булдыра алмагач, ниһаять, чигенергә, бирешергә мәҗбүр булды. Безнең хөрмәтле укучыларыбызның да күбесенә, бәлки, кайчан да булса Түбән Каманы күрергә туры килер. Красный ключ урманнары һәм Каманың шул тирәдәге ярлары Яңа каланың ял паркы булачак. Шунда йөргәндә, таш күкрәген киереп Камага кереп баскан матур манаралы мәһабәт бер корылмага күзегез төшсә, — аны су кудыргыч дип, кыю инженер Чернов һәм күпләгән чериовчылар эше дип белегез. «Су батырлары» ул чакта, бәлки, инде бүтән төзелешләргә киткән булырлар. Ләкин Түбән Кама суларын эчкәндә, аның һәр тамчысында шулар күңеленең сафлыгы, шулар күзенең ягымлы ялтыравы бар икәнен уйларга онытмагыз. Су муллыгы тудырганнары өчен, Кама суларының барлык тамчылары саныяча рәхмәт аларга!