АЛТЫН ТУП
(Фронт блокнотыннан)
Мин Советлар Союзы Герое, гвардия майоры Габитовның танклар батальонын эзли идем. Дивизия штабында миңа аның шушы тирәдә торганлыгын әйттеләр. — Шулай да еракмы?—дип сорадым мин. Штаб офицеры, кап-кара чәчле бер капитан, төсенә-битенә караганда я казах, я кыргыз булса кирәк, иңенә аскан планшетын ачты һәм аны тезенә куеп, шундагы картага бармагы белән төртей күрсәтә-күр- сәтә, миңа аңлатырга .кереште: — Менә бу — без туктаган җир. Урман чите. Ә ул менә монда тора. Чокырмы, ермакмы, нәрсәдер шуңа охшаган бер уйсулык. Күрәсезме, аңа ике юл бара: берсе ат юлы, икенчесе сукмак. Юлдан барсаң, шактый әйләнеч, ә сукмак туп-туры алып барып чыгара. Шулай да мин сезгә юлдан барырга киңәш итәм. Картам юк иде. Мин, туп-туры алып бара торган зәңгәр сызыкны хәтеремдә калдырырга тырышып, картаны җентекләбрәк ’ карадым. Көн җилле, болытлы иде. Таркау болытлар, җил ихтыярына бирелеп, иртәдән бирле еракка, көнбатышка таба ялкау гына агылалар. Аларның очыкырые юк шикелле. Бер төркеме китеп өлгерми, каяндыр, урманлы тау артыннан икенчесе килеп чыга, яшенләргә, күкрәргә әзер булып, каралып, өерелеп килә, ләкин яшенләмичә, күкрәмичә узып китә. Хәер, монда болай да күк күкри, дөнья дулый, үкерә. Бүген ике як та тынычсыз. Мин, яңгыр башланганчы батальонга барып җитәргә теләп, турыдан, сукмак белән генә киттем. Урман эченә керә барган саен сукмакларның күплегенә, ләкин берсенең дә мин теләгән якка алып бармавына гаҗәпләндем. Алар мине бөтенләй икенче якка, икенче урынга алып барып чыгаралар иде. Урман эчендә шактый буталып, адашып йөргәннән соң гына мин әйләнеч булса да, юл яхшы дигән мәкальнең дәреслегенә, хаклыгына тагын бер тапкыр ышандым. Борынгылар белми әйтмәгәннәр. Рәхмәт аларга. Ниһаять, батальонны таптым. Ул урман арасындагы озын, киң чокырга урнашкан иде. Гвардия майоры Габитов, күптәнге танышым, дустым, мине бик шатланып каршы алды. — Күптән килергә кирәк иде, күптән,— диде ул. — Мин инде сине бер айдан бирле көтәм. Шулай да бүген килүең яхшы булды әле. Берничә көн вакытыбыз бар. Танклар ремонтта. Аннары синең өчен кы М зыклы материаллар да күп. Сугышчыларны күрерсең, сөйләшерсең Миндә бер кунак та бар. Зур кунак. Аның белән дә танышырсың Бик интересный кеше. — Каян? — дидем мин һәм, үзем дә сизмичә, яңагымны ышкып алдым. Бүген кырынмаган идем. — Каян булсын, билгеле, югарыдан, — диде Габитов һәм башы белән тылга таба ишарәләп алды. Бу аның ерактан дип аңлатуы иде. «Фронт штабыннан яисә үзәк газеталардан берәрседер әле»,— дип уйладым мин. Аңа һәм аның сугышчыларыннан берничә кешегә’Советлар Союзы Герое исеме бирелгәннән соң батальонга Мәскәү газеталарының хәбәрчеләре еш кына килеп чыгалар иде. — Хәбәрчеме? — Юк. — Алайса кем соң? — Зур начальникларның берсе. Күрерсең, танышырсың. Без аның землянкасына кердек. Анда яшь кенә бер солдат, ординарец, землянканың түшәменә, стеналарына плащ палаткалар беркетеп маташа иде. Без килеп кергәч, ул, эшен ташлап, безне олылап, сәламләп каршылады. — Вася, — диде аңа майор, — җылы суың бармы? Капитан кырынырга тели. Егетнең җылы суы бар икән. Мин, кырыну әйберләрен алып, тышка, яктыга чыктым. Көзге кисәген үсеп торган каен ботагына кыстырып, кырынырга тотындым. Землянка янында гына кырынганлыктан, анда сөйләшкән сүзләр миңа апачык ишетелеп тора иде. — Иван Павлыч нишли?-—диде майор. — Ял итә. — Бусы Вася җавабы иде. — Ашны яраттымы? — Бик яратты. Мактый-мактый ашады. — Тынычмы анда? Шауламыйлармы? — Шылт иткән тавыш та юк. — Шулай да барып, карап кайт әле. Шунда ук Вася минем яннан йөгереп узып китте, агачлар арасына кереп югалды. Кунак янына китте булса кирәк. Габитов белән мин күптән таныш идем. Имән төбе кебек нык, базык гәүдәле, бераз бөдрәләнеп торган кара чәчле бу егет башта миңа ошамады. Ничектер ул миңа бик кырыс холыклы һәм шуның белән бергә бөтен дөньяга әрнеп, ачуланып карый торган кешесыман тоелган иде. Җитмәсә, куе кара кашы, бераз калкып чыгып торган яңак сөякләре аның күзләрендәге бу ачуны көчәйтәләр генә иде. Андый кешеләрне яратмыйм мин. Алар мине тупас, игътибарсыз гадәтләре белән читкә тибәрәләр. Хәер, мин генә түгел, андый командирны сугышчылар да яратмыйлар. Ул аларның рухларын, инициативаларын албастыдай басып тора, аларга җәелергә, кирәк минутларда үзләренчә эшләргә, үзләренчә сугышырга, хәтта, катырак итеп әйтсәк, яшәргә, суларга ирек бирми. Ләкин мин бу егетнең батальонда, эштә һәм сугышта андый түгеллеген, сизгер, гадел, батыр командир икәнен, кирәк вакытта һәр солдатның дусты, туганы, иң якын кешесе була алганын бик тиз сиздем. Егет миңа ошый башлады һәм без дуслашып киттек. Дивизиягә килгәндә, мин аның яныиа кермичә китми идем. Газета өчен анда һәрвакыт диярлек кызыклы материаллар була. Бу юлы да мин шундый материаллар юкмы икән дип килдем. г Аннары мин тагы бер нәрсәне белдем. Габитов тик ялгыз калган минутларда, үз уела бирелгән чакларда гыпа шулай дөньяга кашларын җыерып, әрнеп, сыкранып карый икән. Моның сәбәбен дә төшендем. Дөресе, ул аны миңа үзе сөйләп бирде. Кырык беренче елның июль аелда ул үзенең взводы белән чик буенда торган. Сугыш башланыр алдыннан берничә көн элек кенә аның янына хатыны белән биш яшьлек улы кунакка килгән. Егет беренче тревога белән үзенең танкысьша кереп утырган һәм шуннан соң ул ал арны күрмәгән. Никадәр эзләсә дә, таба алмаган. Хәзер дә әле ул алар- ның кайда икәнлекләрен белми. Исәннәрме алар, юкмы? Аның күзләрендәге әрнү, сыкрану менә шуннан икән. Ләкин бу юлы мин анда әлеге әрнүне күрмәдем. Ул гадәттә булмаганча шат, шаян иде. Коңгырт күзләре дә чаткыланып, янып торалар. «Ни булган аңа? Әллә хатыны белән баласы турында берәр яхшы хәбәр алдымы икән?» — дип уйладым мин, шулай да аңардан сорарга курыктым. Чөнки бу турыда сораша башласаң, ул шунда ук борчыла, кайгыга бирелә иде. Хәзергә исенә төшермәү яхшы дип санадым мин. Бәлки, үзе сөйләр. Ә бәлки, кем белә, айлар, еллар аның кайгысын, әрнүен үзләре белән юып алып киткәннәрдер. Борынгылардан кемдер әйткән бит: вакыт бик зур врач — ул бөтен авыруларны дәвалый, дигән. Кырынып бетергәннән соң мин, гимнастеркамны һәм күлмәгемне салып, бик яхшылап юындым, яңа ак яка куйдым, майорның кремен һәм щеткасын алып, итегемне дә ялтыратып җибәрдем. Инде мин теләсә нинди начальникны каршыларга әзер идем. Вася да кайтып җитте. — Әле тормаган, ял итә, — диде ул. Табын әзерләнде, котелок белән кайнар чәй килде, коисерва ачылды. Замполит та кайтты. Фуражкасыннан ташып чыгып торган сап-сары чәчле бу егет белән дә таныш идем мин. Дусларча күрештек. Майор аңа утырырга ирек бирмәде. Ишектән күренүе белән сорады: — Иван Павлыч янында булмадыңмы? — Булдым. Хәзер генә аның яныннан. — Уянганмы? — Уянган. — Бар әле, алып кил әле үзен. Чәйгә рәхим итүен үтенәләр, диген. — Тукта әле, бераз сабыр итик. Юынсын, киенсен, — диде замполит. Мин дә аның сүзен якладым, зур кунакны борчымаска кирәклекне әйттем. Чөнки минем дусларым белән үзара иркенләп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырасым килә иде. Шулай да Габитов замполитны күндерде, чыгарып җибәрде. Кунакның килеп керүен мин бераз борчылып, уңайсызланып көтә башладым. Зур кешеләр белән утырдаш булуны яратмыйм мин. Андый кешеләр янында мин үземне нигәдер артык, кирәксез, хәтта беркадәр мескен итеп тоям. Ниһаять, кунак килде... Башта замполитами, тавышы ишетелде. Ул, ишек урынына эленгән плащ-палатканың бер читен күтәреп, кунакка юл бирде: — Рәхим итегез, Иван Павлыч!—диде. Землянкага хәрбиләрчә киенгән, погонлы, кечкенә кобуралы, хәтта күкрәгенә гвардия значогы белән ниндидер медаль тагып җибәргән алты-җиде яшьләр тирәсендәге зур күзле, киермә борынлы һәм гадәттән тыш сипкелле битле бер малай килеп керде. Керү белән үк ул, солдатларча төз басарга тырышып, честь бирде һәм бераз чәрелдәвек тавышы белән балаларча ашыгып, кабаланып әйтте: Иптәш гвардия майоры, сезнең чакыруыгыз буенча, гвардия ефрейторы Иван Павлыч. Майор күзләренең бу кадәр ягымлы, бу кадәр матур, бу кадәр чаткыланып елтыраганын минем беркайчан да күргәнем юк иде. Шулай да ул, елмаюын көч-хәл белән тыеп, аңа замечание ясады: — Иван Павлыч,— диде, — үзең гвардия ефрейторы, ә үзең яланбаш честь бирәсең. Минем янда зур кунак утыра. Аның әллә ни уйлавы мөмкин. Малайга замечание нык тәэсир итте булса кирәк. Ул үзенең ефрейтор икәнен шунда ук онытып җибәрде.. Башын түбән иеп, борынын тарткалап торганнан соң, ярым зарланган, ярым елаган тавыш белән мөңрәп әйтте: — Пилоткамны дядя Миша һаман китерми... кечерәйтеп бирәм дигән иде... — Ә нигә соңга калдың, Иван Павлыч? Мин сине баядан бирле кө- тәм. Гвардия ефрейторы бит син. Болай ярамый бездә. Дисциплинаны бозу була бу. Моңа да Иван Павлычның акланырлык сәбәбе бар икән. Әлеге дядя Миша чалбар төймәсен буш таккан булган. Ефрейтор шуны рәтләп маташкан. Хәзер дә рәтләп бетермәгән булса кирәк, чөнки Иван Павлыч- ның чалбары әледәнәле шуып төшә. Ул аны я бер кулы, я ике кулы белән күтәргәләп куя. Мин, дусларымның мәзәкләреннән кәефләнеп, рәхәтләнеп көлеп, барыннан да бигрәк бу кечкенә җанны яратып, урынымнан тордым, аны кочып алдым. Минем дә еракта, өемдә, шундый киермә борынлы балаларым бар бит. Алардан да шулай балалар исе, җылы ис килә. Алар да шулай йомшак, алар да шулай таныш булмаган кешеләргә күзләрен зур итеп ачып, гаҗәпләнеп карыйлар. — Кайдан алдың бу сипкелле битне? — дидем мин майорга татарчалап. Майор миңа берничә сүз белән аңлатып бирде: ул аны моннан бер ай элек яңа гына азат ителгән авылдан алган икән. Авылга сугышып барып кергәч, малай иң беренче булып алар янына йөгереп чыккан. Габитов аңардан сораган: «Әтиең-әниең бармы?» — дигән. «Юк»,— дигән бала. «Кайда соң алар?» — «Немецлар үтерде. Әтине дә, әнине дә...» — «Кем дә булса, берәр якын кешең бармы соң?» — «Апа бар иде дә... партизаннарга китте, һаман кайтмый да кайтмый». Майор шаярыпмы, чынлапмы, хәзер ул аны үзе дә ачык итеп әйтә алмый: «Әйдә утыр минем янга. Улым булырсың», — дигән. Бала кыстатып тормаган, ялан тәпиләре белән үрмәләп менеп, аның янына танкка кереп утырган. Шуннан бирле майор бу баладан 'бер көнгә дә аерылмый икән. Тик шунда гына мин майор күзләрендәге шатлыклы чаткыларның мәгънәсен аңладым. Бераздан инде без, фронтта, сугышта икәнебезне онытып, Иван Павлычны шаяртып сөйләшә-сөйләшә, землянкада, җир өстәл янында өйдәгечә ашап-эчеп утыра идек. Иван Павлыч өзлексез тәкелди, тыныч кына утырмый, аякларын селки, я медале белән уйный, я кобурасына сузыла, револьверы юклыгыннан зарлана һәм минем пистолетка бик кызыгып карап ала. Фашистлар очраса, револьверсыз нишли ала ул? Револьвер булмаса, автомат булса да ярар иде. Дядя Миша берничә көннән бирле кечкенә автомат эзли икән, ләкин нигәдер таба алмый. Әй, автомат булса, фрицларның барсын да кырып салыр иде ул. Юк шул, автоматы юк. Мин дә аның кайгысын уртаклашам. Кечкенә автомат тапсам, аңа алып килергә сүз бирәм. Бала миңа үзенең зәп-зәңгәр күзләре белән елмаеп, шатланып карый. Үзенең беркатлылыгы, сабыйлыгы, гөнаһсыз- лыгы белән күңелемне дулкынландырып җибәрә. Минем дә-бу кечкенә җаннан, сабыйдан аерыласым килми. Моннан берничә көн элек гитлерчылар батальон урнашкан җирне бомбага тотканнар икән. Шул уңай белән мин малайдан сорадым: — Ничек, курыкмадыңмы, Иван Павлыч?—дидем. — Үзем куркуын курыкмадым, тик менә монда курыкты, — диде ефрейтор һәм кечкенә генә кулы белән йөрәк урынын төртеп күрсәтте. Без, бу җавапны ишетеп, көлеп җибәрдек. Шулай да егетне батырлыгы өчен мактадык: үзе курыкмаган, тик йөрәге генә курыккан. Бераздан малай землянкадай чыгып китте. Мин ишек төбенә барып, аның артыннан карап калдым. Тышта аны берничә солдат көтеп тора иде. Берсе, озын буйлысы, шактый өлкәм яшьтәге солдат, куеныннан пилотка чыгарып, аңа кидерде һәм аны кочып, үбеп алды. «Дядя Миша булса кирәк», — дип уйладым мин. Ул чыгып киткәннән сон. ничектер күңелсез, моңсу булып китте. Землянка эче буш һәм шыр булып калды. Без үзебезнең фронтта, сугышта икәнебезне, землянкада утыруыбызны тагын да ачыграк, тагын да кискенрәк тойдык. Әйтерсең, ул үзе белән бергә йөрәгебезнең бер өлешен алып чыгып киткән иде. Ләкин шуңа карамастан, күңелебездә, бөтен тәнебездә тел белән әйтеп бирергә мөмкин булмаган ниндидер рәхәт, ләззәтле тойгы бар иде. Бу тойгыны безгә нарасый, уенчык солдат, гвардия ефрейторы Иван ГТавлыч калдырган иде. Бераз тын утырганнан соң майор сүз башлады: — Бөтен батальонның юанычы ул, — диде. — Картлары, яшьләре аның белән уйныйлар, шаяралар, көләләр. Үзем дә аңлап бетерә алмыйм. Шул кечкенә генә бала батальонга нәрсәдер, ниндидер шатлык алып килде... — Димәк, ул сезнең алтын тубыгыз икән, — дидем мин. Майор сүземне аңламады. Миңа таба омтыла төшеп, коңгырт күзләре белән гаҗәпләнеп карады: — Алтын туп?.. Нинди алтын тул? Мин аңлатып бирдем. Сугышка кадәр миңа бик акыллы бер карт «Алтын туп» әкиятен сөйләгән иде. Имеш, әллә борын заманда, әллә безнең заманда бер шәһәрдә ике күрше булган. Берсе бай күрше, икенчесе ярлы күрше. Байның йорты ике катлы, чардаклы, матур йорт. Ярлының иске, җимерек йорт. Җиргә иңеп бара торган йорт. Болар, күрше булсалар да, бер-берләренә кереп-чыгып йөрмиләр икән. Хәтта бер-берләренең өйләрендә кемнәре барлыгын да белмиләр икән. Бер заман бай хатыны ярлы күршенең тормышы белән кызыксына башлаган: «Ничек торалар алар?» — дип уйлый икән ул. Бер көн чыга чардакка, ике көн чыга... бер атна чыга. Күрше йортка карап тора. Кайчан гына карамасын, күрше йорттан һаман көлгән, уйнаган, шаярган тавышлар ишетелә. Хатын уйлый: «Үзләре шундый ярлы, ә үзләре гел көлеп, уйнап яшиләр, ди. Без бай булсак та, көлмибез, уйнамыйбыз, ди. Беләсе иде, нинди шатлыклары бар икән аларның?»— ди. Моны иренә дә әйтә. Ире дә бик кызыксынып: «Кереп, белешеп чык», — ди. Хатын күршеләренә керә дә сораша: «Сез гел уйнапкөлеп яшисез. Әйтегез әле зинһар, нинди шатлыгыгыз бар сезнең?» — ди. Күрше хатыны аңа әйтә: «Безнең алтын тубыбыз бар. Шуңа шатланабыз без. Шуның белән уйныйбыз», — ди. Хатын чыга да иренә сөйләп бирә: -‘«Аларның алтын туплары бар икән, ди. Шуның белән уйныйлар, шуңа шатланалар икән, ди. Без дә алтын туп ясатыйк. Рәхәтләнеп уйнап-көлеп торыйк», — ди. Зур алтын туп ясаталар болар. Шуны тәгәрәтеп уйный башлыйлар. Ләкин һич тә кызыгын тапмыйлар. Киресенчә, кычкырышып, талашып бетәләр. Тәгәрәтеп уйнаганда, алтын туп я берсенең аягына, я икенчесенең кулына килеп бәрелә, авырттыра, хәтта имгәтә дә. Шуннан талаш, кычкырыш чыга. Бай хатыны түзми, яңадан күршеләренә керә. Барысын да сөйләп бирә. Ярлы хатын аңа әйтә: «Әй, абыстай, абыстай, син минем сүзне аңламагансың бит, ди. Мин сиңа андый туп турында әйтмәдем, балабыз 5. ,С. Ә.‘ N; 5. турында әйттем, ди. Балабыз бар безнең. Алтын туп дигәнебез шул инде безнек, ди. Әллә сезнең балагыз юкмы?» — ди. «Юк шул», — ди бай хатыны. Габитовка мин шушы әкиятне сөйләп бирдем. Әкият аңа бик ошады. — Бала турында халык нинди оста, нинди матур образлы итеп әйткән, — диде ул. — Чыннан да алтын туп! Без землянкадан чыктык. Болытлар һаман агылалар иде. Җил дә басылмаган. Урман шаулый. Агач башлары тынычсызланып чайкалалар. Миңа танкистларның кайберләрен күрергә кирәк иде. Күрше землянкага керергә уйладык. Шунда таба киттек. Ләкин ишек төбенә җиткәч, туктап калдык, бераз тыңлап тордык. Аннан солдатларның күңелле генә көлгәннәре, шаярганнары һәм кечкенә ефрейторның көмеш кебек яңгыравык тавышы ишетелә иде. — Комачауламыйк,— диде майор, — рәхәтләнеп утырсыннар, күңел ачсыннар. Мин дә шул фикердә идем. Борылып, икенче якка киттек. Батальонда мин тагын бер тапкыр булдым. Кырык өченче елның салкын көзе иде. Батальон каты сугышлардан чыккан гына иде. Батальон урнашкан жиргә барып житәрәк, ике танкист очрады. Алар миңа Габитовның медсанбатта икәнен әйттеләр. Яраланган. Ярасы куркыныч түгел, диделәр. Бу хәбәрне әйтүче танкистларның берсе миңа танышсыман тоелды. — Карагыз әле, сержант, сез дядя Миша түгелме? Шактый өлкән яшьтәге, озын буйлы сержант бөтен битен тутырып елмайды: — Так точно, иптәш капитан, шул булам. Ягъни гвардия сержанты Михаил Захаров. Мин аңа кулымны бирдем һәм сорадым: — Иван Павлыч кайда? һаман сездәме? Сержантйьщ әле генә елмаеп торган соры күзләреннән сагыш күләгәсе йөгереп үтте. •— Тылга озаттык без аны. Балалар йортына. Бер дә җибәрәсебез килмәгән иде. Бик күнеккән идек үзенә. Гаҗәп малай иде бит ул,— диде сержант һәм аның тавышы калтыранып китте, баланы искә төшереп булса кирәк, тагын елмайды. Ләкин мин бу юлы аның елмаюын гына түгел, яңаклары буйлап тәгәрәгән ике бөртек күз яшен дә күреп алдым. Сержант, уңайсызланып, бер читкә борылды. — Югарыдан куштылармы әллә? — Әйе, югарыдан куштылар. Болай, чынлабрак уйлаганда, җибәреп дөрес иттек. Сугыш бит... Үлүе, харап булуы мөмкин... — Сержант инде үзен кулга алган иде, шулай да күзләрендәге сагыш күләгәсе бет.мәгән иде әле. — Майор ничек, бик күңелсезләнмәдеме соң? — Ой, белсәгез иде, бик күңелсезләнде. Кашларын җыерып кына йөрде. Хәер, барыбыз да бик сагынабыз аны. Сагынмаслыкмы соң!.. Гажәп малай иде бит ул! Дөресен әйтим, мин дә шул малайны, кечкенә ефрейторны сагынып килә идем. Аның батальонда юклыгын белгәч, миңа да кинәт моңсу, күңелсез булып китте. Нәрсәдер житми, нәрсәдер юк иде монда. Ул баламы, әллә дустым Габитов тамы? Икесе дә. Икесен дә юксына идем мин.