ЯҢАЛЫКЛАР
Н. С. ХРУЩЕВКА ИСТӘЛЕКЛЕ
БҮЛӘКЛӘР ТАПШЫРУ
КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре,
СССР Министрлар Советы Председателе иптәш Н.
С. Хрущев Гаграда, Кавказның Кара диңгез
ярлары буенда, Украина Компартиясе Үзәк
Комитеты секретаре иптәш О. И. Иващенконы һәм
украин язучысы иптәш С. И. Олейнякиы кабул
итте. Алар, Украина ССР хөкүмәтенең юбилей
комитеты исеменнән, бөек шагыйрь, рево-
люционер-демократ Т. Г. Шевченконың туган
көненә -150 ел тулу истәлегенә чыгарылган
юбилей медален Н. С. Хрущевка тапшырдылар.
Никита Сергеевич Хрущевка Т. Г. Шевченконың
портреты тапшырылды. Бу портретны Ужгород
профессиоиаль- техник училищесында укучы
Михаил Бобе- ла агачка мозаика ысулы белән
ясаган. Шулай ук Н. С. Хрущевка Т. Г. Шевченко
әсәрләренең алты томлы басмасы, «Коб- зарь»нып
юбилей басмасы һәм Украина ССР хөкүмәтенең
юбилей комитеты әзерләгән башка истәлекле
сувенирлар тапшырылды.
Н. С. Хрущев истәлекле бүләкләр өчен чын
күңелдән рәхмәт әйтте.
ИПТӘШ Н. С. ХРУЩЕВКА
Т. Г. ШЕВЧЕНКО ИСЕМЕНДӘГЕ
ПРЕМИЯ БИРЕЛДЕ
Украина Совет Социалистик Республикасында
күренекле жәмәгать-политик эшчән- леге өчен,
Украина совет социалистик культурасын, шулай
ук барлык тугандаш совет халыкларының
культурасын үстерүгә һәм ныгытуга зур өлеш
кертүе өчен, истәлекле дата — күренекле украин
шагыйре, революционер-демократ Т. Г.
Шевченконың туган көненә 150 ел тулу уңае белән
Украина ССР хөкүмәтенең Т. Г. Шевченко пре-
мияләре буенча республика комитеты иптәш Н. С.
Хрущевка 1964 елгы Т. Г. Шевченко премиясен
бирү турында карар кабул итте.
ХАЛЫКЛАР АЗАТЛЫГЫ ҖЫРЧЫСЫ
9 мартта Мәскәүдә Зур театрда Т. Г.
Шевченконың туган көненә 150 ел тулуга
багышланган тантаналы утырыш булды.
Залда Коммунистлар партиясе һәм Совет
хөкүмәте җитәкчеләре күренгәч, утырышта
катнашучылар аларны көчле кул чабулар белән
каршыладылар.
Бөтенсоюз юбилей комитеты председателе
Николай Тихонов «Тарас Шевченко турында
суз»ен сөйләде.
Аннары речьләр белән чыккан әдәбият һәм
сәнгать эшлеклеләре: Ленинград шагыйре А.
Прокофьев, Белоруссия шагыйре П. Бровка, халык
художнигы Б. Иогансон, казакъ язучысы Г.
Мөсрепов, грузин шагыйре К. Каладзе хезмәт иясе
халкының азатлыгы һәм бәхете өчен ялкынлы
көрәшче, җир йөзендәге барлык кешеләрнең
дуслыгын жырлаучы Т. Г. Шевченкога халыкның
чиксез мәхәббәте турында сөйләделәр.
Язучы-академнк А. Корнейчук бөек рус
халкына, Т. Г. Шевченконың истәлеген тирән
мәхәббәт белән хөрмәтләгән өчен, Украина
Компартиясе Үзәк Комитеты, Украина ССР
хөкүмәте исеменнән, бөтен украпн халкыннан
кайнар сәлам һәм зур рәхмәт тапшырды.
Шул ук көнне Киевта Украина башкаласы
партия, совет һәм җәмәгать оешмалары
вәкилләренең Т. Г. Шевченко юбилеена
багышланган тантаналы утырышы , булды.
Утырышны кереш речь белән Украина
Компартиясе Үзәк Комитетының беренче
секретаре П. Е. Шелест ачты.
«Шевченко һәм хәзерге заман» дигән докладны
Украина Язучылар союзы прав- лениесе
председателе А. Т. Гончар ясады.
Утырышта тугандаш республикаларның
вәкилләре речьләр белән чыктылар.
Тантаналы утырышта катнашучылар гаять зур
күтәренкелек белән КПСС Үзәк Комитетына,
Никита Сергеевич Хрущевка котлау хаты кабул
иттеләр.
Киевта, Т. Г. Шевченко памятнигы янында,
Украина башкаласы җәмәгатьчелеге вәкилләренең
митингысы булды.
Илебездә Т. Г. Шевченко юбилее бөтенхалык
бәйрәменә әверелде. Илебезнең күп шәһәрләрендә
һәм авылларында револю- ционер-шагыйрь
юбилеенә багышланган тантаналы җыелышлар,
әдәби кичәләр булды.
Казанда бөек украин шагыйре, революционер Т.
Г. Шевченконың тууына 150 ел тулуга
багышланган кичә Татар дәүләт академия театры
бинасында булды. Әдип
нең тормыш һәм иҗат юлы турында филология
фәннәре докторы Хатнп Госман доклад белән
чыкты.
МАТБУГАТ ҺӘМ РАДИО
РАБОТНИКЛАРЫ КИҢӘШМӘСЕ
КПССның Татарстан Өлкә Комитетында
партиябез Үзәк Комитетының декабрь һәм
февраль Пленумнары карарларын пропагандалау
һәм тормышка ашыру буенча матбугат, радио һәм
телевидение работникларының бурычларын
тикшерүгә багышланган киңәшмә булды. Анда
республика газеталары һәм журналлары, Радио
һәм Телевидение Комитеты, ТАССР Министрлар
Советы каршындагы матбугат идарәсе, Татарстан
китап нәшрияты работниклары, шәһәр һәм район
газеталары редакторлары катнашты.
Алдынгы тәҗрибәне пропагандалау һәм
производствога кертү, КПСС Үзәк Комитетының
декабрь һәм февраль Пленумнары карарларын
үтәүне оештыру мәсьәләләре буенча «Советская
Татария» һәм «Социалистик Татарстан»
газеталары редакторы Ш. X. Хамматов, ТАССР
Министрлар Советы каршындагы радио һәм
телевидение комитеты председателе Ф. Г.
Надиров, Татарстан китап нәшрияты директоры Г.
К. Камалиев иптәшләр чыгыш ясады.
Киңәшмәдә КПСС Үзәк Комитеты идеология
бүлегенең РСФСР промышленносте буенча
матбугат, радио һәм телевидение секторы мөдире
С. М. Бардин һәм КПСС- ның Татарстан Өлкә
Комитеты секретаре М. 3. Тутаев чыгыш
ясадылар.
ШӘРИФ КАМАЛ ИСТӘЛЕГЕНӘ
Татарстан культура министрлыгы һәм язучылар
союзы идарәсе 18 мартта Лепин орденлы татар
дәүләт академия театрында татар әдәбияты
классигы, язучы һәм драматург Шәриф Камалның
тууына 80 ел тулуга багышланган тантаналы кичә
үткәрде.
Кичәгә язучылар, журналистлар, галимнәр,
Казан югары уку йортлары студентлары, эшчеләр,
төзүчеләр килгән иде. Язучының иҗаты
турындагы кереш сүзне филология фәннәре
кандидаты, тәнкыйтьче И. Нуруллин ясады.
Аннары Ш. Камалның замандашлары язучы
хакында истәлекләр сөйләделәр. Соңыннан Г.
Камал исемендәге татар дәүләт академия театры
артистлары драматург әсәрләреннән өзекләр күр-
сәттеләр.
Шәриф Камалның тууына 80 ел тулу уңае белән
Татар дәүләт музеенда оештырылган әдәби кичәдә
филология фәннәре кандидаты Абдулла Сайганов
доклады тыңланды. Гази Кашшаф, Афзал Шамов,
Госман Бакир, Хәмит Ярми, Сәрвәр Әлһә- мова,
/Камал Вәзиева иптәшләр истәлекләр белән
чыктылар.
Ахырдан педагогия институты студентлары
катнашында концерт бирелде. Артистка Рәшидә
Җиһаишиңа Шәриф Камал әсәрләреннән өзек
укыды.
Ш. Камал истәлегенә багышлап Әлмәт
шәһәрендә уздырылган кичәдә кереш сүзле Әлмәт
театрының баш режиссеры Габдулла Юсупов
ясады. Шагыйрь Сибгат Хәким язучы турында
истәлекләр сөйләде, шигырьләр укыды. Язучы Р.
Төхфәтуллип язучы турында әдәби сүз белән
катнашты. Әлмәт колхоз-совхоз театры
артистлары Ш. Камалның «Габбас Галип»
драмасы буенча эшләнгән спектакльдән аерым
күренешләр уйнап күрсәттеләр. Аннары үзешчән
сәнгать коллективы членнары концерты
тыңланды.
ИРИНА БОЧКОВА КАЗАНДА
24 февральдә Казан офицерлар йортында нлебез
горурлыгы, яшьләр арасында иң оста
скрипачлардан берсе, безнең якташыбыз Ирина
Бочкова концерт бирде. Парижда пианистларның
һәм скрнпачларның Маргарита Лонг һәм Жан
Тибо исемендәге конкурсында беренче бүләкне
алган Ирина Бочковаиы Казан музыка сөючеләре
бик җылы каршыладылар.
Концерт программасы скрипка өчен дөньяның
иң атаклы композиторлары тарафыннан язылган,
матурлыгы һәм шул ук вакытта уйнау өчен
катлаулы булуы белән таң калдырырлык
әсәрләрдән төзелгән иде.
Концерт беткәннән соң скрипачны тама-
шачылар озак алкышладылар. Халык зур
канәгатьләнү белән таралды.
Ирина Бочкова Муса Җәлил исемендәге опера
һәм балет театрында икенче концертын бирде.
Казаннан китәр алдыннан ул язучыларның Г.
Тукай исемендәге клубында язучылар һәм
журналистлар белән очрашты.
ДУСЛЫК АТНАСЫ
Әлмәт нефтьчеләре, язучылары, культура һәм
сәнгать көчләре Октябрьск шәһәрендә дуслык
атнасы үткәрделәр. Алар арасында партиянең
Әлмәт шәһәр комитеты секретаре А. Расохии,
шәһәр Советы башкарма комитеты председателе
К. Абдрахманов, Әлмәт промыселлар идарәсеннән
Аширов, язучылар Союзының Әлмәт бүлеге
«итәкчесе язучы Гариф Ахунов, шәһәр художник-
лар Советы җитәкчесе Воля Черницыи, бораулау
мастерлары, культура фронты работниклары.
журналистлар бар иде.
Дуслык кичәсен КПССның Октябрьский
шәһәр комитеты секретаре иптәш Н. Поляков ачып
тәбрикләү сүзе сөйләгәннән соң, әлмәтлеләр
вәкиле иптәш Козырев социалистик Татарстанның
үсеше һәм ирешкән уңышлары турында чыгыш
ясады. Аннары Әлмәтлеләр һәр ике телдә зур кон-
церт бирделәр.
Шәһәрнең нефтьчеләр сарае булган техника
йортында Әлмәт художникларының картиналар
күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә үзләренең
рәсем, графика, скульптура, театраль-декоратив
сәнгать әсәрләре, күп саплы этюд һәм эскизлары
белән нефтьчеләр шәһәрендә яшәүче һәм ижат
итүче художниклар, с кульпторлар катнаштылар.
Әлмәт художниклары Су күргәзмәләрен үз
шәһәрләренең 10 еллык юбилеена багышлаганнар.
Әлмәт язучылары Октябрьский укучыларына
үзләренең яца чыккан китапларын бүләк иттеләр.
Октябрьский шәһәр газетасы дуслык атнасы
уңае белән махсус кушымта-бит чыгарды, аның
ике битендә дә Әлмәт азучыларының әсәрләре,
шәһәр җитәкчеләренең һәм алдынгы кешеләрнең
материаллары, фотолар бирелде.
СӘХНӘДӘ — «ЧАТКЫЛАР»
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театры Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар»
драмасы буенча эшләнгән спектакль күрсәтә
башлады. Күренекле драматургның бу популяр
әсәре академия театры сәхнәсендә инде берничә
тапкыр куелды.
«Талир тәңкә» исеме белән дан казанган бу
пьеса 1935 елны икенче тапкыр куелып, сугыш
елларында яңадан сәхнәгә менде. Төрле
режиссерлар тарафыннан сәхнәләштерелеп һәм
төрле буын артистлары катнашында ул озак еллар
буе тамашачы күңелен җылытып килде.
РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать
эшлек- лесе Шнрьяздан Сарымсаков куелышында
«Чаткылар» спектакле тагын зур кызыксыну
тудырды. Бу постановкада төп рольләрне
башкаручыларның күпчелек өлеше— театрның
яшь крчләре, татар театрының озак еллар буе
камилләшеп килгән матур традицияләре
эстафетасын кабул иткән яңа буын артистлары.
Спектакльдә РСФСРның һәм ТАССРның
халык артистлары Камал Ш һәм Габдулла
Шамуков, ТАССРның халык артисткасы Галимә
Ибраһнмова, ТАССРның атказанган артистлары
Шәүкәт Биктпмеров, Газиз Зыятдинов, Вера
Минкина, Галия Нигьмәтуллина, Габдулла
Фәтхуллин, Рәшидә ЖиЬаншина, артистлардан
Рәфкать Бикчәнтәев, Клара Газизова, Әнвәр
Гобәй- дуллин һ. б. катнаша.
Спектакльнең художнигы — Әнәс Тума- шев,
музыка оформлениесе Рәнс Сафиул- лнвныкы.
«ЕРАКТАГЫ ЙОЛДЫЗ ЯКТЫСЫ»
В. И. Качалов исемендәге Зур драма театры
коллективы А. Чаковский әсәре буенча эшләнгән
«Ерактагы йолдыз яктысы» драмасын
сәхнәләштерде. Анда Владимир Завьялов һәм Оля
Мироноваларның һәртөрле сынауларны да үтә
алган олы мәхәббәтләре турында сөйләнелә.
Спектакльдә күп артистлар катнаша. Завьялов
роле М. В. Яковенко һәм Г. Е. Егоровларга
тапшырылган. Декорацияләрне Казан художество
училищесын тәмамлаган Геннадий Бекскровный
башкарган.
АВЫЛ ХӘБӘРЧЕЛӘРЕ
КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
КПСС өлкә комитетының конференц- залында
Татарстан авыл хәбәрчеләре конференциясе
булды. ‘ Конференцияне КПСС өлкә комитеты һәм
Татарстан АССР журналистлар союзы чакырган.
«КПСС Үзәк Комитетының декабрь һәм
февраль Пленумнары карарларын тормышка
ашыруда авыл хәбәрчеләренең бурычлары
турында» докладны Татарстан журналистлар
союзы правлениесе председателе Ш. X. Хамматов
ясады.
Доклад буенча фикер алышуда түбәндәге
иптәшләр катнашты: хәбәрче Колса- нов — Буа
идарәсенең «Коминтерн» колхозыннан, хәбәрче
Хәлиуллин — Арча идарәсенең «Северный»
совхозыннан, Галиуллин— Октябрь идарәсенең
«Дружба» колхозы стена газетасы редакторы,
хәбәрче Сотников — Куйбышев идарәсенең XXII
партсъезд исемендәге колхозыннан, Ени- кеев —
Казан авыл хуҗалыгы институты профессоры,
Яруллина — Чаллы идарәсенең Муса Җәлил
исемендәге колхозы партоешмасы секретаре,
Надиров — ТАССР Министрлар Советы
каршындагы радио һәм телевидение комитеты
председателе, Сәмиргалиев — Бөгелмә идарәсенең
«Урал» колхозы комсомол оешмасы секретаре,
Гыйззәтуллмн — ТАССР культура MIT- нистры,
хәбәрче Щербаков — Саба производство
идарәсеннән, хәбәрче Эмирова — Октябрь
идарәсенең Ульянов исемендәге колхозыннан,
хәбәрче Фәтхнев — Минзәлә идарәсенең
«Татарстан» колхозыннан, укытучы Котова —
Зеленодольск идарәсенең «Юдино» совхозыннан,
Пехтелев — Казан университеты профессоры,
хәбәрче Әхмә- днев — Чистай идарәсенең «Алга»
совхозыннан, Гарипов—Буа районының «Байрак»
газетасы редакторы, Кирюшин — «Рабоче-
крестьянский корреспондент» журналының
редакция советы члены, хәбәрче Һилалов —
Леннногорск идарәсенең «Шуш- ма»
колхозыннан.
Конференция эшендә КПСС өлкә комитеты
секретарьлары М. 3. Тутаев һәм М. М. Репеев,
профсоюзларның Татарстан өлкә советы
председателе А. Б. Бадыйгов, партия өлкә
комитетының бүлек мөдирләре Н. А. Андрианов,
А. В. Гнеденков иптәшләр катнашты.
КПСС өлкә комитеты секретаре М. 3. Тутаев
речь белән чыкты. Конференциядә катнашучылар
Татарстанның барлык авыл хәбәрчеләренә
мөрәҗәгать кабул иттеләр.
МАКТАУЛЫ ИСЕМ
Совет сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен
Волга буе хәрби округының җыр һәм бию
ансамбле артисты Андрей Алексеевич Болдыревка
Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы
Татарстан АССРның атказанган артисты дигән
мактаулы исем бирде.
ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР,
КОМАНДИРОВКАЛАР
Татарстан Язучылар союзы правленнесе
председателе Мирсәй Әмир һәм Әхмәт Исхак,
Украинаның боек шагыйре Т. Г. Шевченконың
тууына 150 ел тулу уңае белән уздырылган
тантанага катнашу өчен Мәскәүгә бардылар. 9
мартта алар ССР Союзының Академия Зур
театрында уздырылган тантаналы җыелышта
президиум членнары сыйфатында утырдылар. Ша-
гыйрь Ә. Исхак бу бәйрәмгә Шевченко әсәрләрен
татарчага иң беренче башлап тәрҗемә
итүчеләрнең берсе буларак чакырылган иде.
Алар 10 мартта СССР Язучылары союзында,
башка делегатлар белән берлектә, Украина ССР
делегациясе белән очраштылар.
Шәриф Камалның тууына 80 ел тулуны
билгеләп үтү уңае белән Казанга Башкорт- станнан
шагыйрь Сәйфи Кудаш һәм язучы Кирәй Мәргән
килде. Татар язучылары белән берлектә, алар Ш.
Камал музеенда булдылар, тантаналы кичәгә
катнаштылар.
17 мартта язучыларның Г. Тукай исемендәге
клубында С. Кудашның иҗат кичәсе үткәрелде.
Анда кереш сүзне шагыйрь Сибгат Хәким ясады.
19 март көнне Башкортстаннан килгән кунаклар В.
И. Ленин исемендәге республика китапханәсендә
китап укучылар белән очраштылар.
Язучыларның Тукай исемендәге клубында
язучылар һәм журналистлар янына карт
большевик, Совет Армиясе ветераны, запастагы
генерал-лейтенант А. И. Тодор- ский килде. Ул
язучы буларак та билгеле. 1918 елда аның «Год с
винтовкой и плугом» дигән китабы чыккан. Бу
китапка В. И. Ленин яхшы бәя биргән. Аның ту-
рында хәтта партиянең X съездында да искә алып
үткән. Узган ел дәүләт политик нәшрияты аның
маршал Тухачевский турындагы китабын басып
чыгарды.
Александр Иванович язучыларга һәм
журналистларга Совет Армиясенең үткән юлы,
аның данлы полководецлары турында кызыклы
истәлекләр сөйләде.
*
•* :j:
Күренекле шагыйрь Сибгат Хәким, Әлмәт һәм
Лениногорск шәһәрләренә барып, нефтьчеләр,
колхозчылар һәм мәктәп укучылары белая
очрашты. Әлмәт районының Кәләй урта
мәктәбендә булды. Лениногорск шәһәрендә
телевидение аша чыгыш ясады.
* ' *
Татарстан язучылар союзы һәм Композиторлар
союзы 27 февраль көнне язучыларның Г. Тукай
исемендәге клубында яшь талантларның иҗади
дуслык кичәсен үткәрделәр. Яшь шагыйрьләрдән
Д. Сөн- гатов, М. Садыйков, Р. Харисов, Р. Гатаул-
лин, яшь язучы М. Латнфуллин, К- Дәү- ләтшин
үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Кичәдә яшь
композитор А. Батыршин, Ә. Хәйретдииов
җырлары авторларның үзләре катнашында
башкарылды. Яшь җырчы Хәдичә Гыйниятова һәм
Казан дәүләт университеты студенты X.
Миңнегулов чыгышлары тыңлаучыларда аеруча
әйбәт тәэсир калдырды.
Язучы Гариф Ахуиовның «Хәзинә» романы
буенча 28 февральдә Арча педагогия
училищесында укучылар конференциясе
оештырылды. Бу училищеда Г. Ахунов үзе дә
укыган. Шунлыктан конференциядә аның иҗаты
белән кызыксыну аеруча зур булды. Бу — автор
катнашында «Хәзинә» китабы- буенча үткәрелгән
тугызынчы конференция.
Әлмәт язучыларыннан Ә. Маликов, Г.
Ахунов, Р. Төхфәтуллин, Ф. Мостафин шул
райондагы Миңлебай авыл клубында чыгыш
ясадылар. Нефтьчеләр һәм колхозчылар белән
бүгенге татар совет әдәбияты турында
сөйләшенде, яңа әсәрләр укылды.
Шагыйрьләрдән Ш. Галиев, И. Юзиев, язучы
Г. Мөхәммәтшин 11 —18 мартта Миизәлә
районында йөреп кайттылар. Мин- зәлә педагогия
училищесы укытучылары һәм укучылары белән
очраштылар, «Совет әдәбияты» журналында
басылган һәм басылачак әсәрләр хакында
үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, яңа
әсәрләр укыдылар. Соңыннан укучыларның сорау-
ларына җаваплар бирелде. Шулай ук алар Яңа
Бикчәнтәй авылында булдылар, мәктәпнең һәм
колхозчыларының эшләре, тормышлары беләи
таныштылар.
Март башында СССР Фәннәр Академиясенең
Казам тел, әдәбият һәм тарих институтында 1963
ел йомгакларына багышланган фәнни сессия
булып узды. Сессиядә татар халкының борынгы
һәм хәзерге тарихын өйрәнүгә караган кызыклы
докладлардай тыш әдәбият һәм тел мәсьәләләрен,
халык иҗаты һәм театр сәнгате проблемаларын
тикшерүгә багышланган унбишкә якын доклад
тыңланды. Алар арасында филология фәннәре
докторы М. Гап- иуллинныц «Идел буе һәм Урал
халыклары әдәбиятларында үзара бәйләнеш һәм
йогынты турында», өлкән фәнни сотрудник X.
Хәйринең «Татар әдәбият белемендә роман
проблемасы», кече фәнни сотрудниклардан Т.
Галиуллинпың «Балладаларыбыз турыңда», И.
Иляловаиыц «1961—1963 елларда Татар Дәүләт
Академия театры репертуары», D.
Воздвиженскнйның «Сугыш чоры татар
әдәбиятында характер проблемасы», И.
Аблуллиниың «Матур әдә-
биятта сүзләрнең һәм омонимнарның кул-
ланышы», Р. Әхмәтҗановның «Борынгы төрки
телләрдә иҗек төзелешенә карата» дигән
чыгышлары буенча фикер алышу бигрәк тә җанлы
узды. Фикер алышуда институт сотрудниклары
белән бергә язучы Н. Исәнбәт, югары уку
йортларыннан килгән укытучылар Һәм галимнәр,
Татар Дәүләт Академия театры директоры И.
Сабитов һәм баш режиссеры Т. Михайлов кат-
нашты. Алар куелган докладларның тормыш
белән бәйләнештә булуын, мәсьәләләрнең фәнни
югарылыкта тикшерелүен күрсәтеп үттеләр,
файдалы киңәшләр бирделәр.
Сессия материаллары аерым җыентык итеп
бастырылып чыгачак.
Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгы уңае
белән Тел, әдәбият һәм тарих институтында
әзерләнә торган фәнни хезмәтләр арасында «Татар
совет драматик театры» дигән тарихи очерк бар.
Шушы арада институтның халык иҗаты һәм сән-
гать тарихы секторында шул очеркның проспекты
тикшерелеп гыйльми совет тарафыннан расланды.
Проспектны тикшерүдә X. Ярми. X. Хәйри, Г.
Халит, М. Мөхәр- рәмов, И. Надиров, X.
Хисмәтуллнн һ. б. иптәшләр катнашты. Проспект
театр белгечләре Р. Усманова, X. Кумысников, И.
Илялова һәм X. Гобәйдуллин тарафыннан
төзелгән.
РСФСР Культура министрлыгы һәм
Композиторлар союзы тарафыннан Мәскәу- дә
музыка фольклорына багышланган зур киңәшмә
үткәрелде. Бу киңәшмәдә РСФСР- да яшәүче
халыкларның күп томлы җыр җыентыгын әзерләү
мәсьәләсе каралды. Киңәшмәдә Татарстаннан
композитор А. Ключарев, музыка белгечләре М.
Нигъ- мәтжанов һәм Ә. Абдуллин катнаштылар.
Безнең республикада халык музыкасын өйрәнү
буенча фәнни-тикшеренү эшенең торышы
турында Казан тел, әдәбият һәм тарих институты
фәнни сотруднигы М. Нигъмәт- җанов доклад
ясады.
• * *
СССР Фәннәр Академиясе Казан тел, әдәбият
һәм тарих институтында Аяз Гый- ләҗевның «Зәй
энҗеләре» повесте буенча фикер алышу
үткәрелде. Очрашуда филология фәннәре
кандидаты, тәнкыйтьче Хәсән Хәйри,
хезмәткәрләрдән А. Әхмәдул- лин, Г. Ахунҗанов,
Р. Әхмәтҗанов, Т. Галиуллин, аспирантлардан Ф.
Урманчеев, Ф. Ахметовалар повесть турында,
«игездә, уңай фикерләрен әйттеләр. Фикер
алышуда автор да катнашты.
•
S *
Казан тел, әдәбият һәм тарих институтының
халык иҗаты һәм сәнгать тарихы секторында
филология фәннәре кандидаты, танылган
фольклорчы X. Ярминең татар фольклорын
фәнни-теоретик өйрәнүгә багышланган зур
күләмле монографиясе тикшерелде. Халык
иҗатының барлык жанрларын һәм төрләрен фәнни
яктан анализлауны максат итеп куйган бу хезмәт
буенча фикер алышуда институт сотрудниклары
И. Надиров, Т. Галиуллин, Г. Ахунҗанов, М.
Ннгъмәтжанов, Ф. Ахметова, Ф. Урманчеев һәм
университет укытучысы М. Мәһдиев
катнаштылар. Алар X. Ярминең тикшеренүенә
уңай бәя бирделәр һәм монографияне
тулыландыру буенча файдалы киңәшләр әйттеләр.
*
Киров районының 9 нчы техник учили-
щесында Н. Дәүлинең «Яшәү белән үлем
арасында» китабы буенча февраль аенда укучылар
конференциясе булды. Конференциягә автор үзе
дә килде.
Шул ук әсәр буенча китап укучылар
конференциясе март аенда Ленин районы кичке
мәктәбендә, Дербышка поселогы интернатында,
ТАССР Министрлар Советының Госплан
бүлегендә, Әгерҗе шәһәренең 4 нче интернатында
да оештырылган. Укучылар китапны нигездә
яратулары хакында әйткәннәр.
Язучылардан Н. Дәүли, 3. Нури һәм И. Юзиев
29 нчы февральдә Казан шәһәренең 18 нче кичке
мәктәбендә эшче яшьләр белән очраштылар. Алар
яшьләрне татар совет әдәбиятындагы яңалыклар
белән таныштырдылар, үзләренең әсәрләрен
укыдылар һәм автографлар белән китапларын
бүләк иттеләр.