Логотип Казан Утлары
Шигърият

Владимир Ильич, мужик һәм бер пар итек турында

ЕГИШЕ ЧАРЕНЦ
әрмән шагыйре

1^ЫЗЫЛ сызыкны үтим дип, Дошман өере үкерә.
Кайнап торган фронтлардан Телеграф хәбәр китерә. Хәбәр оча канат кагып, Хәбәр һава ярып керә — Бөтенесе бер Ильичның Утлы миенә бәреп керә. Ул утыра өстәл янында, Укый, Яза, Әмер бирә.
Барын ишетә. Барын белә, Бөтен дөнья хәлен күрә. Аның уй-хисләре үткен, Аның фикерләре көчле. Ялтырап торган маңгае Җирнең ярымшары төсле. Дошман әрсезләнә — димәк, Катрак дөмбәсләргә кирәк! Яуда сынау тотасы бар — Гаскәрне ныгытасы бар!
Тәрбия эшләрен кирәк Бик яхшы, итеп куярга! Тиздән яз — хәзердән кирәк Чәчүлек орлык җыярга! Китаплар, журналлар кирәк, Галимнәр үсәргә тиеш, һәрбер кухарка ил белән Идарә итәргә тиеш.
Кирәк, Кирәк, Кирәк, Кирәк — һәммәсе, һичшиксез, кирәк! Уйлата, борчый, тирләтә Бөек максат, чиксез теләк... Кызыл сызыкны үтим дип, Дошманнар өере үкерә.
Кайнап торган фронтлардан Телеграф хәбәр китерә. Берсе килде менә тагын...
— Димәк, — ди ул, — блокада...
II
Хәбәр агыла, хәбәр ява, Көннәр яши хәбәр ташып. Вакыт, гүя, ком бураны... һич кенә дә җитми вакыт. Чү, теге якта кем шаулый? Нинди тавыш? Нәрсә җитми? «Ленинның вакыты юк» дип, Секретарь кемнедер кертми. Секретарь да бик ут күзле, Тегесе дә бик үз сүзле. Килә дә Ильич ишеккә, Бер мужик тавышын ишетә. Сөйли ул күкрәген кагып, Сүзнең иң кирәген табып, Бик ерак юл үттем, ди ул, Ильич кабул итсен, ди ул. Мужик даулый, димәк, тынмый, Ильич шуны үзе тыңлый.
Э-эх, син мужик! «Кабул итсен...» Эшең бигрәк зурдан икән: Бер пар күн итек сорыйсың... Итек кирәк булган икән!
Сорап барган — «Юк» дигәннәр, һичбер кем ярдәм итмәгән... Инде килгән Ильич белән Шул хакта киңәш, итмәгә. Секретарь чамасыз кырыс: «Юк, кертмим! Китәргә ашык!» Ә мужик кузгалмый тора Кыяташ шикелле басып! «Мине кууың килешми, Бу үткән заман түгел бит. Әйтеп бир минем турымда, Кабул ит, иптәш Ленин, дип!» Мужик даулый — Тынмый җаны, Ленин көлеп тыңлый аны. һәм кинәт ишек ача да, Каршына килеп баса да Мужик белән гәп башлый ул:
— Чү, кызма, дус! Кем дип атыйм? Кайдан килдең?
— Себердән мин.
— Ни бетереп?
— Делегат мин!
Өйдән чыкканыма биш ай, Улым Кызыл Армиядә. Үзем бирдем...
— Җирең бармы?
— Мужик сездән алды ярдәм, Бар, җирем бар!
— Ник килдең соң?
— Ургыч сорап...
Ургыч алдым.
һәм менә тагын бер йомыш... — Көлеп тыңлый Ильич аны.
Э-эх, син мужик! «Тагын йомыш...» Эшең бигрәк зурдан икән: Бер пар күн итек сорыйсың, Итек кирәк булган икән.
Сорап барган — «Юк» дигәннәр, Һич бер кем ярдәм итмәгән, Инде килгән Ильич белән Шул хакта киңәш итмәгә. Ильич көлә.
Күзе утлы.
Әйтә ул:
— Тукта, дустым,—ди, Язу язып бирә аңа, — Итек бирергә куштым! — ди Ә мужик шат: Итек була! Кәгазь тотып Китеп бара.
Ill
Кызыл сызыкны үтим дип, Дошманнар өере үкерә. Кайнап торган фронтлардан Телеграф хәбәр китерә. Ленин эштә.
Ленин тыңлый.
Көннәр яши хәбәр ташып. Ленин тирән уйлар уйлый, Өермәдәй уйный вакыт. Һәрбер уе — ярсу ташкын, Һәр фикере — удар аның. Уй-фиксре хак булганга, Эше щиңеп чыгар аның. Э-эх, син мужик! «Кабул итсен...» Эшең бигрәк зурдан икән, Бер пар күн итек сорыйсың, Итек кирәк булган икән.
Килеп кереп шуның өчен, Бүлдердең бит Ленин эшен. Ә белдеңме икән шуны: Бөек Ленин күпме вакыт Синең белән гәп корды бит. Ә белдеңме икән шуны: Шул чагында аны безнең Бөтен ил көтеп торды бит. Уйладыңмы икән шуны: Аның эше бетмидер дип, Аңа вакыт җитмидер дин!
1924
Н. Зәкиен тәрҗемәсе.