УРЫНЛЫ ҮПКӘЛӘҮ
JL, рактан күренә ферма, Түбәсе кызыл калай. Килә каладан бер вәкил, Чанада кучер-малай. Дилбегә какканны көтми Элдерә туры кашка. Вәкил кырын ятып бара, Бер уй чуала башта: — Ферманы фотога алып Газетка бирим әле. Яхшы якларны таба дип, Бер телгә керим әле. Килеп җиткәч фермага ул, Торакка гына кереп, Мактый-мактый исәнләште, Ферма мөдирен күреп. — Фермаңны төшереп алам, Күрсеннәр тирә-якта. Бер апай килде янына «Челт» итеп алган чакта. Сораулар бирде бу вәкил: — Кайда эшлисең, апа? — Сыер савучы. — Бик яхшы! Сөт алу ничек? — Арта. — Молодчина! Сез һәрвакыт Алдынгы да, тыйнак та. Җәйгә чыккач, семьям белән Кайтам сезгә кунакка. Апай аны тыңлап торгач, Әйтте шунда үпкәсен: — Ферманың эченә, энем, Нигә керми китәсең? Киләләр дә: алдынгы дип, Мактыйлар да мактыйлар. Тагын да яхшырту ягын Нигә бер дә әйтмиләр? Безнең эш, имеш, ал да гөл, Кимчелеген тапмыйлар. Дилбегә кактырмыйбыз без, Анысы, энем, шөкер. Ләкин безнең дә хаҗәт бар, Син безгә файда китер. Нәселле сыерлар бездә Бармак белән санарлык. «Елочка» нигә юк? Сезгә Хат та язып карадык... Сыер савучы апайдан Бу вәкилгә эләкте: — Читтән сурәткә төшереп Йөрүчеләр кирәкми!