ТУГАН ИЛГӘ КАЙТКАН ШИГЫРЬЛӘР
Нечкә күңелле. шагыйрь җанлы кеше буларак дөньяга килгән Рәхим Сәфәргалиев- нең давыллар аша узган гомер юлында «сәфәр» дигән нәрсә шактый тирән эз калдырган. Симьцзяндагы кырыс, рәхимсез өермәләр аны шулкадәр нык әвәләгән, шундый нык чыныктырган ки, ул үзе кичергән искиткеч авыр хәлләрне дә гадәти хәл итеп кенә язып үтә:
«Синьцзян провинциясендә (Кытайда), — ди ул,— Чан Кай-ишгә каршы кузгалышка әзерлек барганда, шул яшерен эшкә якыннан катнашкан Мәҗит һәм Гаяз исемле энеләрем кулга алындылар (1944). Бу азатлык кузгалышында җиңеп чыккач, провинциянең куп өлеше гоминданчылардан коткарылгач, төрмәдә Гаязның гәүдәсен таптык. Алып чыгып күмдек. Күзләре уеп алынган, теле, колаклары киселгән, тәне телгәләнгән иде».
Рәхим Сәфәргалиев Кытай чигендәге Яркенд (хәзерге Панфилов) шәһәрендә 1904 елда укыту-чы гаиләсендә дөньяга килә. Беренче баласы туар алдыннан Ситдик хәлфә Яркендтан качып китәргә мәҗбүр була: реакцияче карагруһларның «мөселман халкы яшьләрен олуг падишабызга буйсынмаска өйрәтүче җәдитче хәлфә...» дигән донос- лары буенча кулга алыначагы мәгълүм булгач, яңалык ягындагылар Ситдик хәлфәне Кытайга, Синьцзян провинциясенә качырганнар. Синьцзянда берничә ел укытучы булып яшәгәч, 1905 елдагы манифесттан файдаланып, яңа-дан Яркендка кайткан һәм укытучылык эшенә керешкән. Ләкин тагын качарга туры килгән. Мәгърифәтче Ситдикны юк итәргә теләгән карагруһлар, элек патша хөкүмәте белән бергә хәрә-кәт иткән кебек үк, меньшевиклар белән дә уртак тел табалар. Бу вакыйга турында «Рәхим Сәфәргалинең тәрҗемәи хәле» дигән 80 битле дәфтәрдә менә болай язылган: «1917 елның көзендә Яркенд тирәсендәге сугышлардан соң «калага талаучылар, меньшевиклар керде» дигән хәбәр таралды. Безнең йортка да, солдат киемендәге ике кеше килеп кереп, әтидән сыер даулый башладылар. Әти сыерыбыз юк икәнен әйткәч, ялганлыйсың дип күкрәгенә штыкларын терәделәр. Әти аңын югалтып егылды. Күзләре аларган, чәчләре тузгыган, куркыныч төскә кергән әби килеп чыкты да (русчаны бик яхшы белә иде) тегеләрне тиргәп, төрткәләп җибәрде, әтигә су сибәргә кереште. Солдатлар, нигәдер көлешеп куйдылар да өйгә керделәр. Мин дә аларга ияреп кердем. Ишектәге матур пәрдәне йолкып алдылар, мендәрләрне кылычлары белән чапкалап, мамыкларын бөтен өйгә тузгытып, тьийларын куеннарына тыктылар. Мылтык түтәсе белән зур көзгене челпәрәмә китерделәр. Тагын нәрсәләрнедер куеннарына тыккаладылар да ишек алдына чыктылар һәм йортта йөргән, тавыкларны тотып бирергә куштылар. Мин, энем һәм сеңелем йөгереп куалап, тавыкларның барын да тотып бирдек. Солдатлар шунда ук аларның башларын кылыч белән чабып ташладылар. Өзелеп төшкән башлар сикергәли-сикергэли тәгәрәп китәләр. Канап, тырпылдап торган тавыкларны алып чыгып киттеләр...»
Кич җитә, караңгы төшә. Ситдик агайның тормышы куркыныч астында икәнен ачык белгән якыннары ашыгыч рәвештә коткару чарасына керешәләр. Ат җигәләр. «Әти, әни, мин, энем һәм сеңелләрем, — ди Рәхим, — алтау арбага утырдык та, өй- йортыбызны, барлык әйберләрне ташлап, өскә кигән бер кат кием белән генә качып чыгып киттек. Әбинең, бер капчык белән юлга икмәк биреп, капка алдында «тизрәк кайтыгыз» дип, кычкырып калганы исемдә. Юлда безне Гимади дигән бер егет куып житте. Өстендә күн кием, башында фуражкасы бар, киң җилкәле, бик мәһабәт егет. Әти белән исәнләште. Әтидә укыган егетләрнең берсе икән. Менеп килгән атын, ничектер рәтләп безнең ат янына җикте. Арбага утырды да:
— Хәлфә абый, Кытайга чыга торган юлны беләм. Сез юаш кеше, мин сезне озата барам,'— диде.
Гимади, юлдагы мәшәкатьләрнең барсын да үз иңенә алып, Харгос елгасы аша Кытай ягына чыгарып, үзенең остазын Голҗа шәһәренә китерешә.
Мәгърифәтче Ситдик агай Голҗада җәдит мәктәбе оештырып, укыту эшенә керешә. Анда да каршылыкка очрый. Карагруһлар мәктәпкә погром ясыйлар, парталарны ваталар, хәтта укучыларны да кыйныйлар. Ситдик агай, үзенең ишле гаиләсен ияртеп, ерак авыллар арасына урнашып, тагын мәктәп оештыра. Соңгы минутынача мәгърифәтче буларак яшәп, мәктәптә дәрес биргәндә вафат була (1940).
Менә бу югарыда әйтелгән хәлләрне искә алу үзешчән шагыйрь Рәхим тормышның нинди «мәктәбен» бетергән икәнен ачыклау өчен кирәк иде безгә. Рәхимнең әдәби мәктәпне үтүенә бер сандык китап сәбәпче була. «Әти, ■— ди ул, — Яркендтан качканда өйдән бер нәрсә алмаса да, арбага бер сандык китап салган иде. Кытайда мин шул китапларны күңелдән белерлек дәрәҗәдә кат-кат укып чыктым. Анда Тукай да, башка шагыйрьләребез дә, «Аң» һәм башка журналлар бар иде».
Рәхим кытай алпавытларында батраклыкта йөргән чакларында да, көтүче буларак, кырларда яшәгәндә дә, шигырь (күңелдән белгән Тукай, Сәгыйть Рәми, Дәрдмәнд Л. б. лар) аның иң якын сердәше булган. Уйгур һәм казакъ телләрен яхшы белгән Рәхим, импровизатор буларак, казакъ яшьләре арасындагы җыр ярышларына катнашып, фольклорны яхшы үзләштергән булса да, шигырьләрен безнең классиклар шәкерте буларак язган. Бу остазлары аны халык кайгысын кайгыртырга, янарга, зур максатларны акларга өйрәткәннәр, шигырьне бары шагыйрь исемен алу өчен генә язудан коткарганнар.
Без менә, Рәхим Сәфәргалиевнең чит илдә мосафир булып яшәгән кырык елы чорында язылган йөзләп шигырен күздән кичерәбез. Кытайда, татар телендә газета да. журнал да, китап та чыкмаган җирдә (димәк, гонорар да төшмәгән төштә) ни өчен язган соң ул? Мәгърифәтче Ситдикның лаеклы улы булган өчен, язмый калырга, янмый яшәргә мөмкин булмаган өчен, йөрәге кушканга күрә язган.
Рәхим, мәгърифәтче буларак, шигырь белән дә халыкка хезмәт иткән: аның шигырьләрен кулдан-кулга күчереп алганнар, мәктәпләрдә, клубларда декламация итеп сөйләгәннәр, җырлаганнар. Аның шигырьләре Тукайга багышланган кичәләрне үткәрүгә, азатлык бәйрәмнәрен каршы алуларга катнашканнар.
Рәхимнең шигырьләре сыйфат ягыннан үзешчән иҗат дияргә мөмкин булган, урта дәрәҗәгә якын торган шигырьләр. Шулай да аларның кайберләре, чиксез авыр шартларда халыкларның азатлыкка омтылуларына хезмәт иткән «ветераннар» буларак, поэзиябезнең, кимендә, көмеш фондына керә алалар.
Рәхим үзенең семьясы белән 1955 елда бөтенләйгә туган илебезгә кайта алу бәхетенә ирешә.. Ул хәзер Алма-Атада яши. Кытайда өзлексез укытучы булып эшләгән тормыш юлдашы хәзер пенсиядә. Үзе сәүдә эшендә эшли.
Журналның бу саны аша Рәхим Сәфәргалиевнең озак еллар буе укучыларны сагынган, ераклардан туган илгә кайткан шигырьләренең кайбер үрнәкләрен бирәбез.
РӘХИМ СЭФӘРГАЛИЕВ
Җавап
Туйгансыңмы иртә дөньядан, Нигә болай, синдә ни сер бар? Ни сәбәпле, нигә күңелсез?..
Дип сорыйлар кайбер туганнар.
Җаңгүдәләр бәкләр VIII IX кулында Изелгәндә тирә-юньнәрем, Тик җырлана хәсрәт җырлары, Каян алыйм шатлык көйләрен?
1923. Лоусогунь.
Җәйге иртә
£/•
/1 араңгылык әкрен-әкрен бетә башлый, Җир йөзенә көн турында хәбәр килә.
Салкынчарак таң җиленә гөл-чәчәкләр Елмаешып, башын иеп, сәлам бирә.
VIII Җаңгудә — кытай түрәсе.
IX Б ә и — уйгур түрәсе.
Томан баскан таулар тора күпкән кебек, Өсләрендә кара болыт түбә-түбә.
Менә чыга, кояш чыга нурлар сибеп, Чәчәкләрне берәм-берәм үбә-үбә.
1923. Лоусогунь.
Караңгы л ы кта
га яшьләр, үтә яшьлек. Томан баскан гомер юлын; Караңгы... тар гына сукмак һаман сәтләр1 эчендә лә. Күңелсез лә, күңелсез лә, Нитәем кан елау белән? Чарасызмын, тулы арман 2 Яна һаман эчемдә лә. Бәгырьләрдән тама каннар, Хәзин3 күңел кара янды. Исеп рәхмәт җиле дә бер, Явар микән шифа яңгыр? Нитәем, дәрманым киткән... Өметләнәм шулай да мин: Бүген әле караңгы да, Ә иртәгә матур таңдыр.
1925. Голжа.
Ни булды сиңа
(Май-туба җәйләвендә)
Ямьсез тормыштан
Читкә качканда,
Чәчәкләр белән күңел ачканда, Ниләр уйлыйсың?
Тир-як тып-тын, әтрафың иркен...
Шул матурлыкта нигә: «Уф!» — дисең?
Таулар артына кояш батканда, Шәфәкъ кызылын карап ятканда, Күктә моңлы ай нурлар сипкәндә, йолдызлар җиргә нурлар түккәндә, Сәламга юрап
Шуны, яшь йөрәк,'
Әсәрләндеңме, ни булды сиңа?
Көмеш тамчылар
Тама йөзеңә.
Нинди моңың бар? Әйтсәңче миңа.
1926. Голҗа.
т — киртә, койма.
ман — төп теләк, максат.
эин — кайгылы, хәсрәтле. (Автор аңлатмасы).
Картаймады м Башлык ител куйдым гакылны
һ. Такташ.
/\ ем хуҗа соң хәзер бәдән . сиңа? Кем билгели яшьлек, картлыкны?
Тән әстеиә чыккан ак текләрме, Яки күңел үзе башлыкмы?
Чәчләремне заман
Ак төс белән
Бизәсә дә, йөзне саргайтып. Күз төбемдә эзләр күбәйсә дә, Дисәләр дә: «Калдың картаеп», — Каршы чыгам хәзер бу сүзгә мин, Картаймадым, яшь мин, яшь әле. Такташ сүзе туры: төкләр түгел, Гакыл үзе миңа баш әле.
1954. Кытай.
Ватанга чыкканда
■Оез барыбыз менә пароходта, Элә-дәрья агымы буйлатып, Ватанга бит таңда җитәбез дип, Куанычлы уйлар уятып. Хәсрәтләрдән мәңге киткән кебек, Төнне кичтек. Алда — алсу тан. Чигараны 2 менә үтеп чыгып, Сәлам бирдек сиңа, и Ватан. Кайттың инде, йөрәк уз илеңә, Үз җиреңә, иркен һаваңа. Киткән идең бала чакларыңда, Олыгайгач кайттың тик аңа. Тәгәрисем килә бүген минем Туфрагыңа ташлап үземне. Күкләреңнән, җирдән, әйләнәдән Ала алмыйм, илем, күземне.
XII. 1955.
’Бәдән — тән.
2 Чигараны — дәүләт чиген.