Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Кар катламнары
Тышта, өйнең ишек кырында, бер квадрат метр
урында катлам артлы катлам эри кар, һәр
катламның аерым сере бар.
I
Язгы кояш көлеп карады — кар эрегән урын
каралды: торба корымын да, көлен дә күрдем
ишегебез төбендә. Директорын күрше заводның
уйлап, шунда бераз мавыктым.
II
Иртәгесен иртә торгач та, ярдәм кулын суздым
кояшка: себереп аттым корым катлавын — нәни
эзләр күрә башладым. Искә төште — сары ботинка,
аны кнеп йөри Катенька.
Күн букчасы аның кулында, беренче кыш — мәктәп
юлында.
Ill
Көннәр үтте, катлам эреде.
Киң, сузынкы бер эз күренде — авто тәгәрмәче
сырлаган. Күреп калган идем бер заман, гөр-гөр
килеп, дәү бер машина туктап торды ишек каршына.
Өй җиһазы аңар төялде; һәм ул яңа өйгә юнәлде:
зур семьялы безнең күршеләр иркен торакларга
күчтеләр.
10. ,С. Ә." № 4.
IV
Менә соңгы катлам эреде —• ул иң элек яуган кар
иде. Табып алдым зур бер сәдәпне, хәтерләдем
төнге сәгатьне: бер кыз торды шунда елышып,
сөйгәненең кулын елытып, куеп йөрәгенең өстенә
— күкрәгенә, пальто эченә. Күкрәк өстендәге
сәдәп тә өзелгәндер шушы сәгатьтә. Ә үзләре
инде кавышкан, бүген кайтты алар ЗАГСтан. Мин
аларны котлап баш ордым һәм сәдәпне кызга
тапшырдым.
Карлар эри, җитә инде май... Поэзиягә илем
нинди бай! Язып бетереп булмый шигырьдә бер
квадрат метр җирен дә!
Игезәкләр
Ь еркөнне мин төзелештә бер егетне күрдем
эштә. Зәңгәр күктә болыт йөзә, егет шунда
кирпеч тезә. Егетне дә болыт каплый — кранчы
кыз моны тапмый...
Мин дә күздән җуеп тордым; бер айдан соң
моны күрдем. Инде өй өлгергән иде, —
торакчылар кергән иде.
Ж,ыр, тантана... Тулы шатлык Һәр бүлмәдән
тора балкып. Бу егет тә шунда күчкән; тышта
йөри. Шактый эчкән.
Ә кулында — һаман кирпеч. Санады ул:
«Бер*ике-өч...» һәм тондырды аны менә
тәрәзәләрнең беренә.
Белепме, я тонып күзе, үз тәрәзен ватты үзе.
Карап төзелеш түбәләрен, моны тагын
күргәләдем. Башы белән ашып айны, [ әмер бирә:
«Вира!», «Майна!»
Нурлар чәчеп, мәктәп үсә; халык карап, мактап
үтә.
Егет эштән буш чагында очраттым мин тагын да.
Егылганчы тагын ачкан һәм яраланган кирпечтән.
Иптәшләре-хулиганнар үз башына тондырганнар...
Әйткәч инде әйтим барын,, бу егетле күрдем тагын
дружинниклар штабында. Катлауланды эш тагын да.
Юк, ләкмәгән ул исереп; ялынып тормый кимсенеп.
Түргә баскан, киереп күкрәк, Ә җиңендә — кызыл
чүпрәк.
Барыбызны бергә җыйды, ул — дружина бригадиры!
Безнең башлык! Менә артист! белдермәкче булдым
протест: «Эчми генә бер ай йөреп, казансын ул
абруй!»—диеп.
Барыбызны тезеп, барлап, кыю үтте күзгә карап.
Шунда кинәт әллә нишләп, дәшми калдым кулны
селтәп. Уйларымны айкап атты бу катлаулы адәм заты!
Өйдә — сүлпән, эштә — батыр; әйдә — эчкән, эштә —
лачын!
Тәрәзә ватса соң!
Була мәҗлесләрдә шундый
йола: эчкәч, идәннәргә атып, куялар ич рюмка ватып!
Кайсының
ватып, эчеп тә үз
кулыннан килми чүп тә.
Ә бу егет шәһәр сала, нәрсә аңар — бер пыяла! Эштә
генә күрик аны;
шунда аның гүзәл ягы. Ул хәзер дә йөри эштә.
Килеп җиттек таныш төшкә...
Ул өлгерткән яка бер ей, подвалында яңрый бер көй.
Көе —таныш. Таныш тавыш.
Исерек тавыш: «Шумел камыш...» Туктап, шунда
каранды да, чумды егет караңгыга.
Тукта, мин төш күрәм мәллә!— хәйран калдым гаҗәп
хәлгә.
Жыр туктады. Чыкты килеп якалашкан ике егет:
)0»
бер үк буй-сын, төс-бит, куз-каш... Була бит, әй,
шундый охшаш! Төшендек, күрдек инде без: алар —
ике туган, игез! Берсе ялкау, берсе эшчән; берсе аек,
берсе эчкән.
Без булыштык эшчәненә. Һәм ул әйтте эчкәненә:
— Көн дә бәйрәм сиңа, «герой!» — Ә таплана минем
абруй!
Кешеләр бит, си да карап, Мин дип белә, әрәм тамак!
Әйдә, эшлә минем янда; тиз айнырсың, саф җил анда!
Шуның белән беттеме сүз? Юк, туганкай, беразга түз,
Минем киңәшне тыңлачы, төзүче һәм дружиначы! Бу
хәлләрне яздым бигрәк сиңа булсын диеп гыйбрәт:
Күңелеңне төшереп йөрмә, тиргәсәләр нахак җиргә;
димәк, синең дә бертуган коры килеш чыга судан.
Ул, кулланып мимикрия, синең өлешеңне кимерә. Син
өлгерткән өйгә кереп, яши аны ватып, җимереп. Сине
болыт каплаганда, кранчы кыз тапмаганда, «Майна!»
— диеп, әмер биреп, кирпечеңне урлый килеп! Бәйрәм
итеп яши, «герой», ә таплана синең абруй!
Югалмасын синең хезмәт, тап син аны, үзен эшләт!
Таба алмасаң подвалдан, эзлә югары катлардан! Кая
гына атламасын, тап! Артык ул тапламасын сине,
мине, илебезне... Тап, эшкә җик игезеңне!
XII - 1963.