Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИҺАП МӘРҖАНИНЫҢ ТЕЛ, ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ КАРАШЫ


(1818—1889)
инди генә тарихи шәхеснең
эшчәнлеге, дөньяга карашы
турында сөйләнелсә дә, аны
үзенең яшәгән заманыннан,
конкрет тарихи шартлардан аерып
карауның дөрес түгеллеге хәзер
һәркемгә ачык. XIX йөз уртасында
яшәгән һәм иҗат иткән Мәрҗани
турында сүз барганда да без шул
чорның тарихи шартларына күз
йомарга тиеш түгел. Ә XIX йөз
уртасында татарлар .арасында иң
реакцион карашлар хөкем сөрә иде.
Менә шул шартларда татар
җәмгыятенең алдынгы кешеләре (Ш.
Мәрҗани, Каюм Насыйри, Хөсәен
Фәезханов һ. б.) акылга ирек таләп
итеп, дөньяви фәннәрнең, сәнгатьнең
кирәклеген яклап чыгалар.
Без бу мәкаләдә Ш. Мәрҗани
эшчәнлегеиең бөтен ягын түгел, бәлки
тел, әдәбият һәм сәнгатькә карашларын
яктыртуны гына күздә тотабыз.
Ш. Мәрҗани безнең халкыбызны
татар, телебезне татар теле дип атаучы,
халкыбызның үткән тарихын
җентекләп өйрәнүче беренче га-
лимнәребез дән.
Шулай да Ш. Мәрҗани үзенең
күпчелек әсәрләрен гарәп телендә
язган. Моның сәбәбе нәрсәдә? 1876
елда Ш. Мәрҗани Мәккәгә барышлый
Истамбулда берничә көн .тора. Анда ул
Төркиянең зур кешеләре белән күрешә.
Шунда Мөниф паша аңа мондый сорау
бирә:
—' Сез татар галиме. Ни өчен
үзегезнең әсәрләрегезне татар телендә
язмыйсыз?
■—■ Безнең укымышлы кешеләре-
без гарәпчәне беләләр, — дип җавап
бирә аңа Мәрҗани, — гарәпчә язылган
китаплар бөтен гыйлем дөньясына
тарала алалар,' ә татарчаның чикләре
тар.
Мөниф паша моның белән килешә
һәм гарәп теленең халыкара тел икәнен
икърар итә.
Ш. Мәрҗани хәзерге СССР со-
ставында яшәүче төрки халыклары
тарихына караган «Мөстәфадел- әхбар
Фи әхвали Казан вә Болгар» (Казан һәм
Болпар хәлләре турында
файдаланылган хәбәрләр) исемле кке
томлык хезмәтен, бигрәк тә
татарларның соңгы чор тарихларына
бәйләнешле II томын шул заманның
татар әдәби телендә язган. Мәккә
шәһәренә сәяхәте, хайваннарны саклау
җәмгыяте исеменнән халыкка язып
тараткан өндәмәсе, төрле хатлары татар
телендә язылганнар.
Ш. Мәрҗани телебезнең лексик
составы белән, гарәп теле сүзләремнең
безнең телгә керү тарихы һәм аларның
үзгәрүләре мәсьәләсе белән дә
кызыксынган. Аныңча, гарәп теле
сүзләренең татар теленә керүе бик
борымгы заманнарга, Болгар дәүләте
чорына кайта. Гарәп теленнән алынган
меңгә якын сүзне алфавит тәртибендә
тезеп, «Мөстәфад...»- ның ахырына
теркәп калдырган. Ш. Мррҗани шулай
ук нәхү (синтаксис) белән дә
шөгыльләнгән.
Тел мәсьәләсе кузгалгач, Ш. Мәр-
җанвның рус теленә карашын да әйтеп
үтәргә кирәк. Мәрҗани үзенең
«Мөкатдимәте Вафиятел-әс-
Н
ляф...» исемле әсәрендә өч нәрсәне:
үзең яшәгән ватанның рәсми телен,
язуын, законнарын белү кирәклекне
һәм шулай ук үзеңнең ана телеңне
яхшы белергә, сөйләгәндә бүтән тел
сүзләрен катыштырмаска тиешлекне
әйтә. Шуңа күрә ул «Русско-татарская
школа» ачарга һәм аңа татар телен
яхшы белә торган кешеләрне алырга
тырыша.
Нн өчен Мәрҗанн рус телен белергә
кирәк ди сон? Бер яктан, патша
хөкүмәтенең эшләрен тикшереп, белеп
тору һәм аның мөселманнар өчен
зарарлы булган хөкемнәр чыгаруыннан
саклану өчен рус телен белергә кирәк
дип санау да ул чакта куп кенә таралган
идс. Мәсәлән, Ф. Сәйфинең «Ямьсез
тормыш» пьесасында да (1915 ел) әле
Саттар бай үзенең улын русча укыта
һәм аңа русча белдерел, мөселманга
каршы чыгучыларның «авызларын
яптырмаучы» була.
Ләкин Ш. Мәрҗанн мондый фор-
маль мотив белән генә эш итмәгән,
бәлки ул рус теленә зур ихтирам белән,
аны белем чыганагы итеп караган. 1897
иче елда Бакча Сарай шәһәрендә
басылган «Нәвадире Нәфисә» исемле
китапта:
— Казан мөдәррисләреннән мәшһүр
Шиһабет-дии Әл-Мәржани мәрхүм
хәзрәтләре шәкертләренә һәрвакыт:
«Алтың чыга торган тауны никадәр
казыр итәгез, шулкадәр мәгъдән1 хасил
итәсез. Иштә, рус лисаиы 11 12 да буңа
мөшабиһдер13,— дидекс мәрзидер»,—
дигән юллар моны бик ачык
күрсәтәләр.
Ш. Мәрҗанн үзе рус телен яхшы
белмәгән, рус телендәге чыганаклар
белән файдалануда аңа Хөсәен Фә-
езханов, Гали Махмудов, Мөхәммәт-
җан Аитовлар күп яр.дәм иткәннәр.
Ш. Мәрҗанн — сәнгать һәм әдә-
биятка да зур әһәмият биргән кеше.
Шигырь турында ул болан ди:
«Сөйләмнең әйтергә теләнгән
мәгънәгә уйгыи килеп төгәл аңлатуы,
өлешләренең киселү һәм бүленүдәге
ярашуы, ягъни ритм һәм рифмаларның
төзеклеге аркасында, шигырь кеше
табигатенә мөлаем килә. Шуңа күрә
гарәпләр Максудларын шигырь белән
11 Мәгъдән — металл.
12 Л и с а и ы — теле.
13 М о ш а б н һ — охшый.
аңлатырга яратканнар. Шигырь
аларның сөйләмнәрендә иң кадерле
урын алып торган. Шигырьне алар
үзләренең тарихларын, хөкемнәрен,
олылыкларын күрсәтүче мәхкәмә,
арбитр, грамматик төзелешнең,
стильнең матурлыгын билгеләүдә
сынау ташы, үлчәгеч итеп тотканнар»,
Динок, Мәрҗанн карашымча, шигырь,
поэзия, коры сүзләр җыентыгы гына да,
субъектның шәхси кичерешләрен
чагылдыру белән чикләнүче индиви-
дуаль күренеш кенә дә түгел, бәлки
алың зур иҗтимагый әһәмияте бар.
Мәрҗанн моны коры бер декларация
рәвешендә сөйләп кенә калмый, бәлки
үзенең төрле хезмәтләрендә шигыри
әсәрләрдән ны-к файдалана, аларпы үз
фикерләрен исбатлау өчен дәлил итеп
куллана. Шуның белән бергә ул халык
иҗаты әсәрләрен дә игътибарсыз
калдырмый: урыны килгәндә, төрле
мәкальләр китерә һәм аларның нинди
социаль- тарихи вакыйга белән
бәйләнгәнлеген дә әйтеп китә.
Мәсәлән, шул ук И би Фазланның'1
болгарлар турында: «Анларда әгәр бер
гадэгтәп тыш үткен, эшчән, гыйлем-
мәгърифәт иясе кеше килеп чыкса,
моның хакы рдббымыз аллаһ тәгаләгә
корбан булмак дип, тотып, муенына бау
тагып агачка асып куялар, үзе өзелеп
беткәнче», — дигән сүзләрен китерә дә:
«хәзерге заманыбызда мәгъруф:
«Күпне белсәң асарлар, юаш булсаң
басарлар» дигән иске мәкаль шуннан
калган буладыр. Моңа мөнаепп икенче
бор кабих сүзләре һәм шуңа охшаш
эшләре— һәммәсе гыйлемне кимсетү,
аннан нәфрәтләндереп халыкны
биздерү аркылы гыйлем өлкәсендә
түбән калуларына сәбәп булган», — дн.
Мәрҗанн — безнең әдәбиятыбыз-
ның тарих башын билгеләүдә дә куп
ярдәм күрсәткән галим. Чиксез зур
тырышлык белән җыйган китапханәсе,
бик күп китапханәләр белән
танышлыгы, төрки теленең төрле
« II б н Ф а з л а н — 921 елда Багдадтан Болгар
дәүләтенә килгән илчелекнең секретаре. Бу
сәяхәте һәм болгарларның X йөз башындагы
тормышлары турьшда бик әһәмиятле әсәр язып
калдырган.
диалектларын яхшы белүе аркасында,
ул «Йосыф-Зөләйха», «Бәдә- пам»,
«Нәһжел-фәрадис», «Кисекбаш»,
«Нәспхәтес-Салихин» кебек
әсәрләрнең бол-гар чоры әдәбияты
икәнлеген раслый. Моны ул коры,
дәлилсез дәгъва итми. Аның дәлилләре
түбәндәгеләр: «]) Бу әсәрләр— бик
борынгы заманга карыйлар һәм
аларның язулары да борынгы кулъ-
язмаларга тапкыр килә; 2) болар Идел
буенда, болгарлар яшәгән җирдә
күпләп табылалар, әмма башка
жирлэрдэ юк; 3) иң әһәмият- лесе —
боларның теле казакъ, чыгтай,
госманлы төрекләре телләреннән
башка, әмма Идел буендагы кабер
ташлары теленә бик якын тора». Болар,
шиксез, көчле дәлилләр. Дөрес,
«Иосыф-3өләйха»нын берничә
варианты бар, һәм аларны төрки телле
төрле халыклар үз әдәбияты
әсәрләреннән саныйлар. Әмма
Мәрҗаииның Болгар әдәбияты
әсәрләреннән саный торган «Иосыф-
Зөләйха»сы XIII йөзнең беренче чи-
регендә язылган һәм ул вариантның бер
халыкта да юклыгы ачык.
Мәрҗанн — 'көчле тәнкыйтьче дә.
Без аның гыйльми-фәлсәфи әсәрләргә
булган тәнкыйтен читтә калдырып,
Хисаметдин бйн Шәрәфетдин
Мөслиминең «Тәварихы Болгария»-
сенә һәм шагыйрь Габдерәхим Утыз
Имәнигә булган тәнкыйтен генә әйтеп
үтәбез. Мәрҗанн бөтен нәрсәдә
дөреслек таләп итә. Ә дөреслек,
аныңча, фактларга, тарихи чыга-
накларга нигезләнә. Фактларга, акылга
каршы килә торган фикер һәм
карашларны ул кире кага. Мөс- лими
китабында тарихи фактлар нык
буталып, аерым шәхесләр урынсыз
макталып күрсәтелгәннәр. Шуңа күрә
Ш. Мәржани «Тәварихы Болгарияне»
тәнкыйтьләүгә бөтен бер мәкалә
багышлаган.
Утыз Имәнннен кайбер тәрҗемә-
ләрен дә ул сүзләрне ялгыш аңлавы,
ялгыш язып, ялгыш мәгънә аңлатканы
өчен тәнкыйтьли.
Ш. Мәрҗанн — сәяхәтнамә һәм био-
библио график очерклар язучы әдип тә.
Аның сәяхәтнамәсе «Рих- ләтел-
XIV «Вәфиятел-Әсляф вә тәхнятел-Әхляф», т. II, кулъязма, Казан дәүләт университеты гыйльми
китапханәдә саклана.
Мәржани» дип исемләнгән һәм
Мәккәгә хаҗга бару вакытында очраган
кешеләр һәм вакыйгалар- иы
сурәтләүгә багышланган. Мәр- җани
«Вәфиятел-әсляф» һәм «Мөс- тәфадел-
әхбар» исемле әсәрләрендә җиде
меңнән артык кешенең тормыш юлына,
гыйльмн-әдәби эшчән- лекләреиә
тукталган. Болар арасында галимнәр,
әдип һәм шагыйрьләр, руханилар,
хөкемдарлар — кыскасы, тарихта
нинди дә булса эз калдырырлык
кешеләр тупланган.
Мәсәлән, көнчыгышның атаклы
галиме Әбу Гали Ибн Сина турында ул
10 биттән артык очерк яза. «Бу кеше, —
ди ул Ибн Сина турында, — җәмәгать
олыларының берсе, ислам
философларының корифее иде.
Гыйлемдә, зирәклектә, уй һәм акылның
киңлегендә, -мәгърифәтенең
тулылыгында үз чорының сирәк очрый
торган кешеләреннән берсе иде...
Шәригатьнең, хикмәтнең, фәннең
барлык тармакларын үзләштергән,
ярыш баскычының иң югарысына
ирешкән, әйткәннәре мәкаль буларак
йөртелә торган зур бер галим иде. Иң
алдынгы галимнәр аның тирәсендә
туплана торган булдылар» XIV
Яки -көнчыгышның атаклы клас-
сигы Али Шир Навои турындагы
очеркыннан берничә өзек китерик:
«Хорасан илендәге галимнәрнең иң
бөекләреннән — мәшһүрләреннән, үз
заманындагы әдипләрнең «ң югары
идеалы — үрнәге иде. һират шәһәрендә
Тимур нәселеннән Хөсәен Байкара
исемле хөкемдарның иң ышанычлы
кешесе буларак, бу’ дәүләттә
мохтаҗларга булышучы, олы
галимнәрнең таянычы, атаклы
әдипләрнең ярдәмчесе иде... Үзе бик
гүзәл табигатьле, асыл затлы, кием-
салымда, йөреш-торышта, атын һәм
аның өчең кирәкле җиһазларны
сайлауда бик купшы һәм көяз иде.
Аның хакында хорасан илендә
мәсәлләр йөри, хәтта берәр кешенең
яки әйбернең яхшылыгын, гүзәллеген
тәүсыйф итәргә кирәк булса, аны
«Галпшәр кебек», «Гали- шәрчә» дигән
сүзләрне өстәп мактыйлар. Берәр кеше
ияр остасына ияр ясарга кушканда,
«Галишәрне-
ке кебек эшлә» днп куша булган»1. Яки
Хөсәен Фәезханов турында язганнарын
алып карыйк.
«Хөсәен бии Фәезхан гүзәл хо-
лыклы, саф күңелле, дөрес аңлы, тирән
акыллы, олы һиммәтле, һәр эштә
дикъкатьле, фәзыйләтле, күп уйлаучы
оста язучы, зур галим иде. Гыйлем
өлкәсендә бпк күп тикшеренүчеләрнең
китапларын укып зур белем туплаган,
үзе дә күп лекция һәм докладлар белән
чыгышлар ясаган кеше иде. Гомуми
тарихтан, кешелек җәмгыятенең
тормыш хәлләреннән, төрле
хөкемдарларның хәл һәм эшләреннән
хәбәрдар иде»15 16.
Мәрҗани, объектив галим буларак,
уңай шәхесләрдәге тискәре
сыйфатларны да каплап, яшереп
калдырмаган.
Аның әсәрләрендә заманының
реакцион көчләренә каршы бик кискен
һәм үткен һөҗүм ачык күренә. Моңа
мисал итеп, Кышкар мулласы
Исмәгыйльгә якн Түнтәр мулласы
Шимехәммәткә биргән характерис-
тикаларны искә алу да җитә.
Ш. Мәрҗани үзенең хезмәтләрендә
музыка мәсьәләсенә дә зур урын
биргән. Ул, иң башлап, «музыка
гыйлеме»н фән дәрәҗәсенә күтәрүче
кешенең юнан (грек) хәкиме Пифагор
икәнен әйтә. «Бу гыйлемне гыйлем
хәленә башлап Пифагор китерде, аннан
соң Аристотал.ис орган дигән корал
уйлап чыгарды» 17,—ди. Без
Мәрҗаниның бу сүзләренең музыка
тарихын яктыртуда ни дәрәҗәдә дөрес
яки дөрес түгеллек мәсьәләсенә
керешмибез. Безне икенче әйбер,
мәсьәләнең политик ягы
кызыксындыра. XIX йөз уртасында
татар җәмгыятендә музыканы тыңлау
харам, аннан ләззәт алу — диннән чыгу
дигән караш хөкем сөргән һәм
хәзрәтләр, мәчет картлары берәр кеше
кулында музыка коралы күрсә, ватып
ташлаган бер заманда (Сез моны Г.
Ибраһи- мовның «Яшь йөрәкләр»
әсәрендә дә күрерсез.) Мәрҗани
музыканың тарихын, аның әһәмиятен
язып чыга. Әнә шунысы белән
15 «Вәфиятел-әсляф вә тәхиятел-әхляф», т. [[, кулъязма, Казан Дәүләт университеты гыйльми
китапханәдә саклана.
16 Ш у и д а ук, т. VI.
17 «Мокатдимәте Вәфиятел-әсляф вә тз-
хиятел-асляф», Казаи, 1883, 316—20 битләр.
игътибарга лаек ул.
«Музыкадан төп .максат — төрле
тавыш һәм көйләрне бер-берсенә
яраштырып, күркәм һәм матур итеп
төзү аркылы җанга рәхәтлек бирү, кеше
рухын сафлык һәм пакьлек дөньясына
этәрү. Көйләрнең кайберләре
шатландыра, кайберләре кайгыга
төшерә, кайберләре йоклата,
кайберләре көлдерә, җанландыра һәм
биетә. Бишектәге бала хуш авазга
юанып елаудан туктый һәм-
игътибарын шул авазны тыңлауга
юнәлдерә» 18, — дип яза Мәрҗани.
Мәрҗани кара шыпча, музыка ке-
шеләргә генә түгел, хәтта хайваннарга
да тәэсир итә; «Төя (дәвә) аңгыра булса
да, хуш аваздан әсәрләнә, авыр
йөкләрне җиңел күтәрә һәм ерак юллар
да аңа якын булып тоела. «Яз һәм аның
чәчәкләре, музыка һәм аның хуш авазы
бер-бер кешенең йөрәген хәрәкәткә
китермә- сә, аның табигате бозык, аңа
дәва юк» дип, шуның өчен әйтелә» 5—
ди.
Болар, әлбәттә, Мәрҗаниның үз
фикерләре генә түгел, ул аларны төрле
чыганаклардан да алган.
Музыканы пропагандалауны да
күздә тотып булса кирәк, Ш. Мәрҗани
«Мөстәфадел-әхбар Фи әхвә- ли Казан
вә Болгар» (1900 елларда басылган)
исемле китабында түбәндәге фактны
китерә. Уфа тирәсендә яшәгән һәм
Җәгъфәр «шан дип танылган бер кеше
«күп вакытта танбур һәм бүтән уен
кораллары алып, үзенең иярченнәре
белән бергә, Уфа һәм Казан тирә-
ләрендә йөри булган. Бервакыт хаҗга
барганда диңгездә көчле дулкын
башлана. Бөтен юлчылар куркуга
төшәләр. Гөнаһларыннан тәүбә итәргә
керешәләр. Шул чакта әлеге Җәгъфәр
ишан уз иярченнәрен җыеп ала да ду
китереп музыка уйнарга, кешеләрне
биетергә керешә. Пароходта
баручылар, моны күреп:
— «Син нәрсә, мөселманмы, әллә
динсезме? Мондый чакта уйнап-би- еп
утырмыйлар, тәүбә итәләр, — ди-
♦Шунда ук.
5 «Мокатдимәте Вәфиятел-әсляф вә тә- хиятел-
әхляф».
лор. Җәгъфәр ишан аңа каршы көлеп:
— Тәүбәне аны арт ягыңа су төшкәч
!кенә итмиләр. Андый тәүбәдән күп
файда күрмәссең, хәзер кәефләнеп
«алырга кирәк, — дип җавап бирә».
Мәрҗани 'бу вакыйганы китереп,
Җәгъфәр ишанны һич гаепләми, бәлки
аның яхшы -кеше булганлыгын яза.
Ш. Мәрҗани рәсем сәнгатенә дә
яңача карый. «Рихләтел-Мәрҗани»
исемле сәяхәт китабында Төркиядә
Мөниф паша кабинетындагы ста-
туяның югары сәнгать әсәре булуына
сокланып яза. «Мөкатдимәте
Вәфиятел-әсляф» та ул болай ди:
«Мөхәммәт пигамбәр тере әйберләрнең
сурәтен ясаудан тыйган, чөнки ул чакта
кешеләр сурәткә табыну- чац
булганнар. Ә хәзер андый куркыныч
юк. Шулай булгач, сурәт ясау, рәсемгә
төшү дә тыелмаска тиеш». Ул үзе 1845,
1860, 1874 елларда рәсемгә төшә,
дөресрәге, шул еллардагы рәсемнәре-
фотолары сакланып калган.
Үзенең бер якын кешесенә: «Төр-
киядә рәсемгә төшәләр ич дип кенә
котылып булмас, ә менә Бохар әмире дә
рәсемгә төшкән дисәң генә авызлары
капланыр», — дип сөйләгәнлеге
билгеле.
Рәсемгә төшү мәсьәләсенең XX йөз
башында да никадәр шау-шулы икәнен
Г. Тукайның «Өч баш» исемле
памфлетыннан да күрергә мөмкин.
йомгак итеп, түбәндәгеләрне әйтергә
кирәк:
Ш. Мәрҗани безнең халкыбызны
татар дип һәм аны Идел-Кама бол-
гарларының турыдан-туры варислары
дип карады.
Ул безнең телебезне татар теле дип
һәм ана телендә сөйләшкәндә, язганда,
«икенче тел сүзләре катнаштырмаска
кирәк дип санады, әмма үзе моны
практикада кулланып «бетерә алмады.
Моның сәбәпләре, безнең уебызча,
түбәндәгеләр:
Мәрҗани үзенең белемен нигездә
гарәп, фарсы яки катнаш телдә язылган
әсәрләрдән алды һәм болар, табигый
рәвештә, аның теленә о»
үзләренең лексик һәм синтаксик
элементларын китереп керттеләр.
Гарәп һәм фарсы телләре нык
эшләнгән, димәк, фәнни карашларны
аңлдтып бирү өчен ул дәвердә кү.п
мәртәбә уңайрак иделәр. Ә Мәрҗани ул
телләрне төгәл белә иде. Моны
исбатлау өчең, Каһирәдә чыга торган
«Әл-Моктатыйф» журналының
Мәрҗани каләме белән язылган
«Мөкатдимәте Вәфиятел- әсляф»ка
биргән бәясе дә җитә. Журнал
Мәрҗаниның бу әсәрен теле, стиле
ягыннан Мисырда, Шам- да һ. б. гарәп
«илләрендә чыккан китаплардан түбән
түгел, дип язды.
Мәрҗани безнең халкыбызның та-
рихын, әдәбият тарихын, эпигра-
фикасын өйрәнүгә зур урын бирде.
Ш. Мәрҗани Казан университеты
каршындагы тарих, археология һәм
этнография җәмгыятенең а.ктив члены
сыйфатында Казандагы рус галимнәре
белән тыгыз бәйләнеш тотты, үзенең
элекке шәкерте Хөсәен Фәезханов
(Петербург университетында
көнчыгыш телләре укытучысы) аркылы
Петербург университеты галимнәре
белән дә бәйләнеше бар иде. Аның
исеме, үзе исән чакта ук, көнбатышта
да, көнчыгыш илләрендә дә мәгълүм
иде. Казанга чит шәһәр һәм илләрдән
килгән востоковедлардан акад. В. В.
Рад- лов, проф. Ю. Готвальд кебек га-
лимнәр Мәрҗани белән очраштыралар
иде.
Мәрҗани сәнгать һәм әдәбиятта
реалистик принципларны яклады.
Аның рәсем һәм музыка сәнгатенә
карата әйткән фикерләреннән фор-
мализмга һәм абстракционизмга нык
каршы булганлыгы күренеп тора.
Дөрес, Мәрҗани бу агым һәм
юнәлешләрне белми иде. Реализм яки
натурализм дигән фәнни төшенчәләр
аңа мәгълүм түгел иде. Ләкин ул
сәнгать һәм әдәбиятның дөрес һәм
халыкка, фәнгә хезмәт итәрлек булырга
тиешлеген яклый иде. Әнә шул
позициясе аның сән- гать-әдәбият һәм
тел турындагы карашларын бүгенге көн
б елән аваздаш итә.
X. ХИСМӘТУЛЛИИ.