Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өскә үрләдек


Син киткәчтен авыр чаклар булды, Тик без түздек;
Эштә яндык Ватан хакына!
Мохтаҗ булдык, Юлга якты сипкән
Иң-иң гадел, эшчән акылга!
Уңган ата
Күзен йомгач, диләр,
Семья, диләр, җуя бердәмлек.
Кайгы безне сыгып төшермәде,
Без, тырышып, өскә үрләдек!
Тик шулай да,
Эчке дошман, каһәр, Йокламый бит, җайга йөгерә.
Һәм берәүнең ваемсызлыгыннан Файдаланып инде өлгерә.
Шул билгеле елны Коткы чәчте,
Шундый матур безнең арага.
Иң пакь, иң саф Ватан улларын ул Буяп куйды хәтәр карага.
Бер өрүдә кинәт сүндерде ул Ничәләгән гомер ялкынын...
Шул чак, эх, бик кирәк булды безгә Синең гадел, бөек акылың.
УЛ вакытлар мәңге сабак булып, Инде артта калды.
Егерменче съезд Йөрәкләргә сеңгән Синең уйларыңны дөрләтте. Чынны ялганнардан аерырга, Дошманны танырга өйрәтте. Хәзер рәхәт, Сафта ныклы ышаныч, Коткыларга хәзер юк урын! Бөтен дөнья үзенә мисал итә Партиянең гадел, хак юлын!
Безнең дуслар хәзер дөнья тулы, Алар бара безгә күз салып. Без үзебезгә нык ышанган саен, Алар карый ныграк ышанып.
Даһи Ильич, әгәр исән булсаң, Күрер идең
Хыялларның чынга ашуын;
Электр нуры белән генә түгел, Зур муллыктан'тормыш балкуын. Синең аек, бөек акылың белән Без тормышта байбыз, көчлебез! Чөнки хәзер бөтен нәрсәләрне Синең үлчәү белән үлчибез.