Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘСӘН ТУФАН ШИГЫРЬЛӘРЕ


Кайдадыр бер күргән идем кебек
---- /Ионда,—дисез, — көннәр нинди ямьсез, Миңа, — дисез, — миңа күңелсез...
Сейләгезче, шулай кичләр саен Гомерегезнең берәр кемен сез; Тик ямьсезен түгел, ә матурын, Кояш нуры сибелеп торганын, Сейләгезче! — дисез... Ямьле ягы Күп лә, сеңлем, аның — дөньяның. Күрә генә бел син матурлыкмы, Ул һәр җирдә, безнең тирәдә. Менә монда, безнең тәрәзгә дә, Шундый аулак, тыныч җиргә дә Кермимени? Керә, Кояш керә, Урманнардан килгән җил керә... һәр күңелдә азмы байлык ята, Тик син аны күрә бел генә... Ә сез монда яна кеше әле, Сезгә монда җиңел түгел дә; Иртәгә дә яши алыр өчен Бирешмәскә кирәк бүген дә.
*
Карыйм да мин сезгә — уйга каләм: Кайчандыр бер, күптән инде күк, Сезнең шушы уйчан йөзегезне Кайдадыр бер Күргән идем күк...
Карыйм да мин сезгә — искә төшә Зәңгәр төннәр, алсу иртәләр... Сезнең күзләр мине еракларга, Сабын чакка алып китәләр.
ф
Күптән инде, яшьлек язларының Ал таңнары беленеп килгәндә,— Әллә тормыш мине, әллә язмыш Алып китте күрше илләргә.
Гөлгә төреп биргән кебек итеп Бу дөньяның һәрбер нәрсәсен, — Юлга җилләр чәчкә сибә иде, Урманнарның тәүге чәчкәсен. Ә дөнья кип иде, кызык иде, Яңалыгы чиксез күп иде. Офыкларга табан киткән юлы Бәхетләргә илтер күк иде.
Күр. әйдә, күр бушлай киң деньяны! — Әверелгәнче хет чал бабайга...
Бәхет, гүя, юри качып кала: Бәхет нигә әле Малайга?!
Ансыз да бит дөнья — бәйрәм көндәй. Сабантуйдай ямьле ләбаса! Табигатькә, аның кешеләренә Карыйсың да — күзләр камаша! Бернне дә аның ялыктырмый, Агып тора чишмә шикелле. Кайгысы да бездә озак тормый, Шатлыгы да шулай... ирекле... Зәңгәр төннәр көнгә әйләнәләр, Нурлар — гөлгә, чыклар — болытка... һәр нәрсәне секунд «тәгәрмәче» Күчереп тора алгы минутка...
Әкиятләрдәй алган романтика! Рәхмәт сиңа, азмы булыштың: Матурлыкка төреп бирдең һаман Ямьсез ягын безнең тормышның! Акбүз атның юрга тайларына Атландырып, айлы төннәрдә Бәхетебезне азмы эзләштең син Әкияттәге алтын илләрдә... һәр патшаның зирәк тәнәкәсе — Кече кызы, иң дә чибәре Безгә инде күптән таныш иде, Яшь булсак та үзебез бик әле. Әкиятләрнең алтын сараенда Безнең инде йөргән бар иде; Ай кызын да, димәк, су кызын да, Җен кызын да күргән бар иде. Патшаларның гүзәл тәнәкәсе Зирәк тә бит үзе, ыспай да, Җен кызы да шактый чибәр дә бит, Ә сөйкемле тугел шулай да. Кайларда соң шушы әкияттәге Иң дә ямьле, асыл ил дисәм... йөри торгач белдек: җир шарында Иң асыл ил — безнең җир икән!..
Егерменче гасыр башы булган Без дөньяга килгән елларда. Шактый кысты безне иске дөнья, Патша үзе исән чорларда.
Кысты, ләкин, «былтыр» кысылганга, Нигә ана «быел» еларга?
Юк, кирәкми мина
Кара ягың,
Алар, Тарих, калсын үзенә.
Каралтырга түгел, агартырга Килә кеше бу ж.ир йөзенә.
Юк, кирәкми, үзеңә булсын, Тарих, Ямьсез ягың, кара төсләрең, Нигә кирәк миңа Яшьләремне
Киндер күлмәк жиңснә сөрткәнем? Рәхмәт сиңа, өмет-хыял — идеал! Югыйсә бит шунда Ирексез
Асылынып, яки суелышып.
Кырылып беткән булыр идек без. Күптән инде, яшьлек язларының Ал таңнары беленеп килгәндә,— Шул, мөгаен, романтика мине Алып китте күрше илләргә.
Юлым мине һаман алга кыстый...
Туктыйсымы, белмим, иишләсе?
Чылтыр-чылтыр килеп яр астында, Ялга дәшә урман чишмәсе...
Шул чишмәгә төшеп килә идем,
Сулар эчеп яллар алырга.
Куркып куйдым: бер кыз бала шунда, Утырып тора чишмә яныида.
Күрү белән, болан баласыдай, Чяшмә аша читкә сикерде.
Кыйгач кашын киереп туктап калды, «Тимисең бит?» — дигән шикелле.
Таш өстендә калган чәчәкләрен, Төенчеген суздым кулына.
Ул сөенде кебек, минем шундый Тими торган малай булуга.
Үзебезгә дә, гүя, сиздермичә Безнең күзләр нидер сөйләште. Хәтерләмим, минме шунда аңа, Әллә улмы миңа эндәште...
Нигәдер без, белмим, тиз үзләштек, Әйтерсең лә күптән танышлар. Әйтерсең лә күптән бирле инде Уртак безнең шатлык-сагышлар... Кояш та юк үзенең битләрендә, Буйлары да кондыз түгел лә;
Кашлары да айга охшамаган, Күзләре дә йолдыз түгел дә;
Бер генә дә охшаш ягы ток та Ни йолдызга аның, ни айга;
Бу дөньяның барлык ямьнәреннән Сөйкемлерәк үзе шулай да.
Ай, кояшның, яки йолдызларның Иркәлисең аның нәрсәсен?!
Менә моның күзен, йөзең, чәчен Сыйпыйсылар килә һәммәсен...
Аның теле бераз башкортчарак, Ә микем тел бераз мишәр дә; Мин барыбер риза идем аны Мәңгелеккә сеңлем итәргә. Керфекләрен кагып карап куя, Алсуланып китә йөзләре. Сүзләренең кыеп әйтмәгәнен Сөйләп бирә зирәк күзләре.
...Җиңне минем урман ерткан иде, Ул шул төшкә күзен төшерде: «Җөйли беләм... изүемдә менә Инәм дә бар...» дигән шикелле... ...Үзенең бер зәңгәр сәдәбен дә Тагып бирде минем күлмәккә... (Кайда икән хәзер шушы сәдәп, Кайсы илдә, кайсы төбәктә?) «Киттем инде,— диде,— әни мине Көтә булыр күзен талдырып...» Саубуллашты... китте... мәңгелеккә Истәлеккә төсен калдырып. Мин дә әйттем аңа сүзсез генә, Ул да әйтте сүзсез хисләрен: — Сине менә гомерем буйларына Онталмасам әгәр, нишләрмен... Нигә икән исемен сорамадым?.. Исемнәре калса исемдә, Сак-сокларга кушылып, Исемен әйтеп, Илләр гизеп эзләр идең дә... Юллары да чиксез, урамы да, Өйләре дә чиксез дөньяның... Кайсы илдән, кайсы өйдән эзлим?.. Исемен дә белмим мин аның...
Карыйм да мин сезгә уйга калам: Кайчандыр бер, күптән инде күк, Сезнең шушы уйчан йөзегезне Кайдадыр бер күргән идем күк. Бу күзләрне кайдан алдыгыз сез? Алар шундый таныш төслеләр... Аның күзләре дә шундый иде, Алар ничек сезгә күчтеләр?.. Ә сез монда Яңа кеше әле.
Сезгә, сеңлем, җиңел түгел дә, Иртәгә дә яши алыр өчен Бирешмәскә кирәк бүген дә. «Китап та юк монда, кино да гок, Миңа, — дисез, — монда күңелсез...» Күрергә лә, сеңлем, өйрәнегез Ямьле ягын һәрбер төшнең сез.
Күрә генә бел сип Матурлыкны,
Ул һәр җирдә синең тирәдә.
Менә монда, койма өсләренә Пулеметлар куйган җиргә дә, Кермимени? Керә!
Кояш керә, Урманнардан килгән җил керә.
Ә табигать
Карцер сукмагына
Үзе теләп,
Үзе белән чәчәк үстерә.
Һәр күңелдә азмы байлык ята, Тик син аны күрә бел генә.
Ф
Эх, бу дөнья, тере җанлы дөнья Сабантуй күк ямьле ләбаса! Табигатькә, аның кешеләренә Карыйсың да күзләр камаша!
Зәңгәр төннәр — көнгә әйләнәләр, Нурлар — гөлгә, чыклар — болытка... Һәр нәрсәне секунд «тәгәрмәче» Күчереп тора алгы минутка.
Без һаман бергә
С*ин ерактан күргән кырларның Ал гөлләрен сибеп юлыңа, — Баш ия Ил, ятимгә түгел, Сиңа — үзенең бөек улына.
Бишенче ел таңы каршына
Балкып чыгып тормыш төбеннән, — Кул биргәнсең Яңа Рәсәйгә, Сәлам китереп моңлы илеңнән.
Бүген сине
Үзе сәламли
Залимнардан азат замана...
Ничә дәаер үтте, ничә чор, Ә син һаман безнең арада.
Бергә кичтек
Кара төннәрне,
Бергә киттек иске дөньядан.
Җуймадык без сине беркайда, Замаи белән бергә син һаман.
Халык гомере — мәңгелек диләр, Ә Син, Тукай, халык куенында. Илең белән мәңге бергә син Халыкларның олы юлында.
Без уникәү идек
(М Җәлилчемр баете)
Матур бу донья
<9х, матур ла, матур бу дөнья! Юлда синең уйчан кузләрец. Җырлар кебек җылы сүзләрең Юлдаш мина йөргән юлымда. Эх, матур ла, матур бу дөнья.
Килгәлн тор мина хатларда Халык күңеле күпере аркылы: Кичеп суны, җилне, янгырны... Шундый ерак, ялгыз чакларда Килгәлн тор миңа хатларда.
Югалтыр дип юкка янасың: Минем юллар сиңа табандыр, Еллар аша сиңа барамдыр... Торган саен табыла барасың, Югалтыр дип юкка янасың.
Кая китим синнән, кая мин?
Безнең гомер — халык юлында, Табышырбыз шул юл буенда. Киләчәккә шулай кара сип, Кая китим синнән, кая мин...
Юлдашлар без һәрбер адымда, Халык гомере күпере аркылы Кичә-кичә кырыс гасырны, Кил, килгәлә миңа хатыңда, Юлдаш булып һәрбер адымда.
Эх, матур ла, матур бу дөнья, Көтсә әгәр сагынган күзләр; Җыр шикелле ягымлы сүзләр Юлдаш булса әгәр юлында, Эх, матур ла, матур бу донья!..
1 өрмә бераз тынса. Дивар шакый Муса: «Каушатмасын, дуслар. Безне зинданнар: Илебезнең исмен Кимсетмәсен һичкем, Ляк үрә китик. Китсәк дөньядан!»
Бәйләделәр кулны, Үттек соңгы юлны. Кырыс конвой безне Соң кат санады... Уникебез бергә
Әйттек искан җилгә: «Җиткер, җилкәй, илгә Соңгы сәламне».
Без уникәү идек, Дарга бергә килдек. Безнең башлар инде Балта астында...
Синең бөек немец Исән калды, Илем: Тезләнмәде һичкем Җәллад каршында! Тезләнмәдек һичбер Фашист алдында!..
Китмәдек
Л илдеңме? — дигәндәй Каршылый һәр җирең. Әйтерсең, тормыштан Киткәнем бар минем...
Балкыйлар утларың Домналар шикелле. Кемнәр соң Уралмы Әлмәткә китерде?
Әйтерсең, җылыга, Домналар янына, Болытлар агыла — Факеллар ягына.
Әйтерсең, йөрим мин Яшьлегем эчендә;
Күкләрне кызарткан Уралым кичендә...
Юксына йөрәгем
Гомернең шул чагын:
Дагалы итеген. Мазутлы бушлатын...
— Кайттыңмы? — дигәндәй Каршылый таң мине. Әйтерсең, тормыштан Киткәнем бар иде?
Офыклар артына
Сузылган юллардан Хәбәрләр көткәндә
Меңнәрчә туганнар, —
Нигә син, әй, тормыш, Әйтмәдең шуларга: Ярамый юлларны Яманга юрарга!
Бу факел девонда, Чакрымнар астында; Якмыйча-көймичә Ял иткән чагында, — Янып без цехларда, Ярышта кайнадык; Граммлап алганны Тонналап кайтарып.
Каналлар казыдык, ГЭСларда балкыдык; Нормалар күләмен Бишәр кат арттырып... Онытырга мөмкинме Гомернең шул чагын? Орден күк кадерле Мәкафәт бушлатың. Дуслыгын кан беләк Беркеткән дусларың.
Ил белән бергә без, Ил белән кулга-кул, Ил белән иңгә-иң, Ил белән юлга-юл; Хезмәттә, эштә без, Ярышта яшәдек;
Яшь булсак — олыгаеп, Карт булсак — яшәреп!
Иез түгел, мең түгел, Ә миллион илдәшем Хезмәте герендә Үлчәде икмәген...
Кайларда булмадык, Кайларда булмабыз, — Һәркайда, тормышкай, Янәшә юлда без.
Син үзең өйрәттең Яшәүне сөяргә;
Бураның эчендә Язларны сизәргә!
Син безнең җаннарны Аралый-аралый, Эндәштең боексак: «Ярамый, ярамый!
Өмете сүнгәнне һәлакәт сагалый!»
Тормышка мәхәббәт Сүрелсә әгәр дә, — Яшәмәс идек без Кырыкка кадәр дә...
Какса да ничә кат Йөрәкне һәлакәт, — Ачмады аңарга Ишекне мәхәббәт.
— Кайттыңмы? — дигәндәй Каршылый таң мине.
Әйтерсең, тормыштан Киткәнем бар иде?!
Иссә дә кайчакта Каршыдан җилләрең, — И, тормыш, беркая, Беркая синнән мин, Беркая китмәдем!
(Циклның ахыры 6 нчы санда)