Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЕНЕРАЛ ЯЗМАЛАРЫ


ошман, безнең һөҗүм башлаячакны сизенгән шикелле, иртәдән үк тынгысызлый башлады: туктаусыз артиллерия, миномет, пулемет һ. б. коралларыннан атып тора иде. Безнең күзәтү пункты Церебулина авылыннан төньяктарак таш юл читендәге бер калку җиргә урнашты. Бу бик үк уңайлы урын түгел иде, әлбәттә, әмма Чернявка юнәлешен күзәтү өчен шуннан да яхшырак җир булмады.
Без НП дан нибары 1200 метр ераклыкта гына булган дошманның беренче сызыгын күзәтергә керештек. Немецлар үз позицияләрен .бик яхшылап маскировкалаганнар. Әгәр дә аерым туплары, пулеметлары аткалап тормаса, тәҗрибәсез кеше анда дошман траншеялары барлыгын бөтенләй күрә алмас иде.
Атака башланырга 30 .минут кала Амосов тагын бер мәртәбә 41 нче дивизия штабы начальнигы белән сөйләште. Бездән сулда 65 нче армиянең бер дивизиясе хәрәкәт итәргә тиеш иде. Корпус штабы аркылы ул дивизия белән дә элемтәгә кердек. Тиешле чаралар күрелеп беткәч, нәкъ билгеләнгән вакытта, корпус фронтындагы җир кинәт тетрәп, селкенеп китте. Бу — безнең яктан башланган артподготовка нәтиҗәсе иде. Шунда ук «Катюша»лар да эшкә кереште. Корма авылы һәм дошман оборонасының беренче сызыгы снаряд, мина ярылулардан хасил булган кара төтен белән капланды. Тиешле сигналдан сон, тездән язгы сулы карны ерып, батальоннар атакага күтәрелде. Алар безнең снаряд оскол- каларына бик якынайдылар кебек, ләкин ятучы юк, аякларын киц-кнң атларга тырышып, дошман траншеясына якынаюларын дәвам итәләр иде.
Менә кинәт көчле ура яңгырады. Ул тавыш, барган уңайга бөтен кораллардан ачкан ут тавышы белән кушылып, тоташ гүләүгә әверелде. Әле һаман артиллериянең беренче сызыкка атуына эчем пошып (үзебезнең сугышчыларны һәлак итүе мөмкин!):
— Син нәрсә, әллә сукырайдыңмы? — дип, Лозовскийга ачулану өчен авызымны ачкан гына идем, артиллериянең ут валым икенче трап- шеяларга күчерүен күреп, тыелып калдым һәм:
1 Дәвамы. Башы 3 сапда.
Д
— Молодец, Лозовский, молодец! — дип, куанып, кычкырып җибәрмичә түзә алмадым.
— Юк итәчәкбез явызларны!—диде Лозовский, үзенең боерыгын дәвам итеп. Без флангны бөтенләй күрмибез, ә Мамонов полкы уч тө- бендәгедән ачык күренә иде.
— Әнә, Мамонов үзе дә кузгалды! — диде Амосов.
Чыннан да, беренче сафтан 300—400 метр гына калып, Мамонов үзенең группасы белән алга йөгерә иде.
— Ә ни өчен рөхсәт алмыйча күчә ул? — диде Амосов, борчылып.
— Җиңүчеләрне хөкем итмиләр! — дидем мин. Чөнки полкның зур омтылыш белән алга баруы күренеп тора иде. 150—200 метрлар чамасы
баргач, Мамонов күзәтү өчең бик җайлы урынга — комбатының
НПсы- эшләр бик кызу ахыры,
командирыңа
да игътибар итмисең!—диюемә, Ма- Пплпплк^гаик Н П. 4.nr>>-i е. монов ялт әйләнеп карады да: «Ә, сез икәнсез, гафу итегез!» — дип доклад ясарга кереште. Ләкин, полктагы хәлне үк күзем белән күреп торганга, мин аны туктаттым да, эшен дәвам итәргә кушып, полкны тизрәк артиллерия белән тәэмин итү чарасына керештем. Биш минут та үтмәгәндер, ЛАамонов:
—■ Иптәш полковник, алга күчәргә рөхсәт итегез? — диде.
— Алда элемтә оештырылмаган бит?
— Рация отлично эшли, рөхсәт итегез!
Ул ярсыган аргамак шикелле таптанып, минем рөхсәтемне көтә иде: бер алга, бер миңа карый. «Барыгыз!» димичә, нәрсә әйтәсең инде бу кешегә! Шул сүздән соң, ул сирәк, ләкин матур булып тезелешкән тешләрен күрсәтеп елмайды да юлбарыс җитезлеге белән алга ыргылды. «Шушындый батыр егетләргә бернинди дошман да каршы тора алмас!» дип, горурланып уйлап алдым мин. Чыннан да, тиздән Корма авылы мамоповчылар кулында иде иңде.
Бу хәлгә җан ачулары чыкты булса кирәк, озак та үтмичә, немецлар «Тигр»лары ярдәмендә контратакага чыктылар. Әмма уңышка
1 Гении—батальон командиры иде.
на күчкәнлеген хәбәр итте.
Хәзер сугыш Корма авылы эчендә бара иде инде. Әмма андагЬ! хәлнең ничек, кем файдасына үзгәрүен күрүдән мәхрүм идек без. Ул арада каяндыр ерактан, дошман тылыннан атылган авыр снарядлар НП тирәсендә генә ярыла башладылар. Монда калудан мәгънә юк иде, һәм без Мамонов НПсына күчәргә булдык.
һич хәтеремнән чыгасы юк: без килеп җиткәндә, Мамонов бүреген окоп кырына салып куйган да, тирләл- пешеп, сугыш белән җитәкчелек итеп ята иде. Уң кулында карандаш, сул кулында телефон трубкасы, алдында карта. Безнең килгәнне күрү юк, кая ул! Үз эше эш.
— Генин координациялә! Санау- лы минутлар гына калды, аннан соң авыл безнеке булачак! — дип команда биреп тора иде ул. Минем шаярып:
— Нихәл, Николай Васильевич,
ирешә алмадылар, шартлатылган берничә «Тпгр»ларын калдырып, чигенергә мәҗбүр булдылар.
Абрамов полкы да үзенә куелган бурычны яхшы үтәде. Ул Черняка авылы өчен сугыша иде.
Сугыш барышында әсир ителгән немецларның, барысы да 58 иче пехота полкыннан булып, полкка кичә генә әле 70 кешелек өстәмә көч килүен һәм бүген тагын да күбрәк кеше көтелүен әйттеләр. Моңа ышанырга була иде. Чөнки һәр көн йөзләрчә фашистны юк итен торсак та, дошманның ни корал, ни сугышчыларының кимегәне сизелми иде.
Корманы кире алу пс.әбе белән, гитлерчылар тагын берничә көй рәттән, бик зур активлык күрсәтеп, һөҗүм оештырдылар. Соңгы көннәрне корпус фронтында барган көрәшләрнең кайнап торган урыны — Корма участогында булды. 20 февральгә кадәр дәвам иткән ул каплы көрәш көннәрендә командармның да, хәрби совет членының һәм армия штабы начальнигының да әледән-әле безнең хәлне сорашып, күрсәтмәләр биреп торулары тикмәгә генә түгел, бәлки дивизиянең иң җаваплы һәм кыен участокта булуыннан нде.
18 февральдә армия штабы начальнигы генерал И. С. Глебов белән минем арада менә мондый сөйләшү булган иде:
— Я, ничек анда сезнең хәлләр? — диде ул. Мин үзебездәге хәлне ничек булган, шул килеш сөйләп бирдем.
— Йптәш Булатов, — диде Глебов, — Корма авылы — мөһим пункт. Дуброва белән Гороховщина арасындагы таш юлга чыгарга туры юнәлеш ул! Бу юнәлеш бөтен армия өчен зур әһәмияткә пя булып тора . Тагын бер нәрсәне онытмагыз: хәрби совет сезнең ДИВИЗИЯГӘ аеруча зур ышаныч баглый, бөтен өмет сездә!
...Аерым участокларда байтак алга китсә дә, гомумән алганда дивизиянең хәле шактый читен һәм катлаулы нде әле. Чөнки безнең күзәтү мөмкинлегебез бик чикле, ә дошман һаман әле ул яктан уңайлы позициядә иде. Немецлар күреп торганлыктан, безнең частьлар кирәкле маневрларны ясаудан да мәхрүм иделәр. Кыскасы, көндез атакага күтәрелүдән мәгънә чыкмаячак иде хәзер. Шунлыктан үзара киңәштек тә 21 енә каршы төндә һөҗүм итеп, фронтны алгарак җибәрергә дигән карарга килдек. 150—200 метр гына алга китсәк тә, безнең эшләр бераз җайланырга тиеш: Мамонов полкы Корма авылы буеннан үтүче олы юлны кисәчәк, күзәтү өчен уңайлы булган калкулык безнең кулда калачак иде. Шулай булды да: төнге атакада Мамонов полкы алга ыргылды һәм юлны кисте. Тик менә юлга чыкканнан соң гына дошман бик нык каршылык күрсәтергә кереште. Ләкин без теләгән максатыбызга ирештек: таш юл безнең карамакка күчте, һәм күзәтү мөмкинлегебез артты. Безгә шул кирәк иде.
Шул ук көннең кичендә мине корпуска чакырдылар. Мин комкор землянкасына барып кергәндә, анда командарм Романенко белән хәрби совет члены Истомин утыра иде.
— Дивизия командиры, — диде командарм, — бер нәрсәне дә арт-тырмыйча, Паричи юнәлешендәге операциядә алдыгызга куелган бурычның ничек үтәлүен сөйләп бирегез әле?
Дөресен әйтергә кирәк, мин командарм мондый сорау бирер дпп көтмәгән идем. Ләкин бу нәрсә минем өчен әллә ни кыен түгел нде, чөнки, ни әйтсәң дә, ул операциядә мин дивизия белән үзем җитәкчелек иткән кеше ич.
— Билгеле, иптәш командующий, — дидем мип докладымда, — 48 нче армиянең Паричи юнәлешендәге операциясендә мип җитәкчелек иткән дивизия һәрвакыт 53 нче укчы корпусның иң җаваплы һәм читен участогында сугышты. 2 февральдә башланган һөҗүм нәтиҗәсендә, дивизия, күршедәге укчы дивизияләр белән берлектә, 10 километрга алга
китте. Шулай итеп, Березина елгасының Днепрга койган урыннарындагы сазлыклы җирләр безнең тылда калды, ә без уңайлырак позицияне яулап алдык. Әгәр дә ул операция барышында безнең шартларның гаять читек булганлыгын искә алсак, бу уңыш начар түгел, иптәш командующий!
Берничә минутка землянкада тынлык урнашты.
— Сез дивизия командирының докладыннан ризамы? — диде аннары командарм, комкорга карап.
— Иптәш Булатов бик дөрес нәтиҗә ясады! — диде комкор.
— Я, ярый? иптәш дивизия командиры, докладыгызны аңладык. Корпус командирыннан яңа боерык алырсыз, хәзергә хушыгыз! — диде командарм. Аңнары генераллар кайтып киттеләр.
Ә алар киткәч, Назаров комкорның сугышчан боерыгын укыды. Безнең дивизиягә, 23 февральгә каршы төндә сугыш участогын 65 иче армиянең 19 нчы корпусына тапшырып, яңа районга тупланырга боерыл- гаи иде ул приказда.
Тиз генә кайтып, дивизия участогын тапшыру эшләренә керештек. Икенче көнне мине генерал Гариев телефопга чакырды. Мин трубканы алып: «Тыңлыйм сезне», — дигәч:
— Фатих Гарнпович, трубканы тапшырам! —диде ул.
— Исәнмесез, Фатих Гарнпович!
Онытылмаса, онытылмый икән! Мин бу калын тавышлы кешене шундук танып алдым: Төньяк фронттагы танышым С. Т. Рублев иде бу. Без исәнләшергә генә өлгергән идек, комкор яңадан трубканы алды да: — Минем янга килегез! — диде.
Адъютант белән бер автоматчыны алып, тиз генә корпус 1\П сына юнәлдем. Мин никадәр ашыктырсам да, пошмас гадәтле шофер Ивашин әкрен гепә, салмак кына баруын дәвам итә. Юл сулы, карлы, аның өсте- нә тар да иде. Куе куаклар арасыннан да узарга туры килде.
Менә без сирәк, ләкин биек нарат урманына җиттек. Күп тә узмадык, землянкалар күренә башлады. Минем күңелдә фәкать Степан Трофимович: «Кем булып эшли икән, нинди кыяфәттә икән?»
Машинаны туктатып, комкор землянкасына ашыктым. Барып җитәргә 30 — 40 адымнар калганда, өстепә сары тун, башына папаха кигән полковник Рублев землянкадан килеп чыкты. Минемчә, ул да бик дулкынланды булса кирәк: берничә секунд баскан җирендә тынып калды да, кинәт кузгалып, минем якка адымлый башлады һәм ярты минут та узмагандыр, Степан Трофимович минем кочакта иде инде. Күрәм. Рублев — шул ук Рублев. Җайлап кына сөйләшә, инсафлы һә.м бик игътибар белән тыңлый торган гадәте дә үзгәрмәгән кебек.
— Бу якларга ничек жил ташлады?
— Сезне 19 нчы корпус алыштырачак, ә мин ул корпусның штаб на-чальнигы! — диде ул, елмаеп.
Без землянкага кердек. Аида бик җитди рәвештә карта өстендә эш бара иде.
Озынча өстәл. Аның аргы башында полковник П. И. Назаров. Ук якта генерал И. С. Ганже. Аннан соң безнең һәм 19 нчы корпусның штаб офицерлары. Өстәлдән сулда, бер-ике адым читтә, генерал И. А. Гарцев белән полковник А. Т. Шеховцев нәрсә турындадыр сөйләшәләр иде.
—■ Әһә, килдегезме, менә бик яхшы! — диде Гарцев, миңем мөрә җәгатьне дә көтмичә.
— Дуслар очраштымыни? Менә монысы яхшы!..
Мин хәзер тулысымча аңладым инде: Иван Алексеевич миңе Рублев белән күрештерер өчен чакырган икән. Күп уйлап тормастан, комкордан кунакны үземә алып китәргә рөхсәт сорадым. Генерал каршы килмәде.
— Бик ерак түгелме, минем вакыт бик аз! — диде Рублев, машинага утыргач.
Мин юатырга тырыштым. Каһәр сукканмыни, без НП га җиткәндә генә снарядлар төшеп ярыла башлады!
— Нәрсә, Фатих Гарипович, мине теге дөньяга җибәрергә алып киләсеңме әллә?
— Курыкма, синең исәнлегең өчен башым беләи җавап бирәчәкмен!—дидем мин, шаяртып. Ләкин дошман синең кунагыңны карап торамыни соң: безгә калган араны җәяүләп кенә кайтырга туры килде. Кунак хөрмәтенә тиз генә ашамлыклар китерделәр. Каяндыр юнәтеп, адъютант фляга белән эчемлек тә алып килде.
Степан Трофимовичның горчицаны берьюлы ярты балкашыгы кабып ашаганын мин инде күптән белә идем. Шунлыктан горчица да китерттем. Аны күргәч, Рублев эндәшмичә кала алмады, әлбәттә:
— Каян юнәттегез моны?
— Тыл начальнигы Воропаев исән булсын! — дип, горурлык белән җзвйп бирдем һәм ул ашамлыкның соңгы көннәрдә генә кайтарылганын белсәм дә: — Бездә бетеп торганы юк аның! — дип тә өстәп кундым.
Алюмин кружкаларга азрак әлеге зәм-зәм суын салып:
— Очрашу хөрмәтенә! — дип чәкештергән генә идек, кинәт землянка дер селкенеп куйды. Ишек төбеннән берничә метрда гына авыр снаряд төшеп ярылган икән. Бу нәрсә аппетитны бозды бозуын, әмма без үз «эшебезне» барыбер эшләдек.
Вакыт аз, ә сөйләшәсе сүзләр күп иде. Шунлыктан .берсен ^ашларга, икенчесен ташларга туры килде. Төньяк фронтны да искә алып уздык. Семьяларны да сораштырдык. Полкларыбызны да сагынып сөйләштек.
— Хәтерегездәме бу җыр: «шел под красным знаменем командир полка...» — дип, үзенең калын тавышы белән җырлап та алды Рублев.
— Хәтеремдә булмыймы сон, минем полкта аның пластинкасы да бар иде. Улан-Батырдан бирле саклап килгән идем. Полкта калдырдым.
Шулай үзара сөйләшеп, 20 минутлап утырганнан соң, Рублев китәргә дип урыныннан купты. Землянка ишеген ачуыбыз булды, бер-бер артлы ике снаряд якында гына төшеп ярылды. Бу юлы минем күңелгә дә шик төште: «Исән сау гына кадерле кунагымны озата алсам ярар иде!»
— Фатих Гарипович, сез немецларга заказ бирдегезме әллә?
— Заказ бирмәсәм, бу вакытта атмаслар иде! — дидем мин, шаярып.
Землянка кырындагы зур снаряд чокырына күзе төшкәч, Рублевның кашлары җыерылып калды:
— Сволочьлар! — дип куйды ул, ачуланып. Ә аннары, миңа карап, болан диде: —- Гитлер армиясен тар-мар иткәнчегә кадәр безгә байтак сугышырга туры килер әле. Үзеңне сакла, Фатих Гарипович, дошманның мөгезенә төртелмә!
— Сиңа да шуны ук телим, Степан Трофимович!
Аннары адъютант Котов Рублевны озата китте...
Сүз уңаенда әйтеп китим: Рублевны мин 1948 елда, Мәскәүдә хәрби академиядә укыганда, яңадан очраттым. Ул да сугышның ахырына кадәр фронтта булган һәм генерал дәрәҗәсенә күтәрелгән иде.
Дивизиянең сугыш участогын 19 ичы корпус гаскәрләренә тапшыру көне (23 февраль) Совет Армиясенең 26 еллык бәйрәменә туры килде.
Ләкин, сугыш шартларында булу сәбәпле, ул көйнең исеме генә бәйрәм булып, чыныңда киеренке эш белән үтте. Тац атканда участокны тапшырыл бетереп, шул.ук көнне маршка юнәлдек һәм Гомель өл-
кәсенең Язвинскнй районындагы Великий Двор авылы тирәсендәге ур-манлыкка барып урнаштык. Анда берәр көн торгач, элек үткән урыннан Березина елгасын кире чыгып, Ола елгасы буена килдек тә I мартта шул елга буенда оборона участогы кабул иттек.
Хәзер безнең алда торган бурыч — үткән сугыш көннәренә йомгак ясау һәм оборона участогын ныгыту иде. Февраль сугышларын искә тешергәидә сүзне 142,7 тавын штурмлаганда сержант Редькин күрсәткән батырлыктан башлыйсым килә.
Өлкән сержант Д. Г. Редькин икенче февральгә каршы төндә үзенең взводы белән атака сызыгына урнаша да иртән, артподготовка башлану белән, сугышчыларын әйдәп, дошман траншеясына ыргыла. Ләкин, бруствер мина белән капланганлыктан, взвод туктарга мәҗбүр була. Нишләргә? Әгәр бу траншеяны әрәм булачак. Артпод готов каның сонгы минутларында була бу хәл. Хәзер әлегә кадәр траишеяларында посып яткан немецларның, баш кал-кытып, ата башлаулары мөмкин. Менә шундый хәлиткеч моментта взвод командиры җиңү өчен җанын фида кылырга карар итә һәм: «Ватаныбыз өчен алга, иптәшләр!»—дип кычкыра да дошман минасына ыргыла... Билгеле, бу герой командир шунда ук һәлак була, әмма аның иптәшләре, ул ясаган юлдан үтеп, дошманны кыра башлыйлар. Бу кө-телмәгән атака нәтиисәсендә, дошман зур югалтуларга дучар ителә һәм позициясен ташлап качарга мәҗбүр була.
Менә шулай итеп, өлкән сержант Дмитрий Григорьевич Редькин Александр Матросов батырлыгын үзенчә һәм аңлы рәвештә кабатлый. Бу батырлыгы өчен, СССР Верховный Советы Президиумының 1944 елның 23 февралендә игълан ителгән указы нигезендә, Д. Г. Редь- кипга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, һәм герой туып үскән Макеевка шәһәре урамнарының берсе лә рашлады.
Февраль сугышлары уңае белән дивизия комсомоллары һәм алар- кың батырлыклары турында берничә сүз әйтеп китмәсәм, күңелем тынычланмас кебек. Мәсьәлә шунда, комсомолның 25 еллыгы якынлашкан чор иде ул. Менә шуңа күрә ул көннәрдә безнең комсомоллар аеруча зур күтәренкелек белән сугыштылар. Сугыш тынып торган арада, һәр подразделениеда комсомол җыелышлары үткәрелә һәм ул җыелышларда дошманны күбрәк тукмап, җиңүне якынайтуга чакырган мөрәҗәгатьләр кабул итәләр иде. Без, өлкән буын вәкилләре, комсомолларның 6v энтузиазмына сокланып карый идек. Сокланмаслык та түгел бит: җаваплы задание үтәргә үзләрен җибәрүне үтенеп, ашкынып торалар иде ул егетләр!
Әйтелгән фикерләрем буш сүз булып калмасын өчен, дивизия ком-сомоллары күрсәткән күп санлы геронк эпизодларның берничәсенә генә тукталып кнтмәкче булам.
аның исеме белән аталып йөрте-
урап торсаң, кыйммәтле вакыт
Советлар Союзы Герое олкән сержант Д. Г. Редькин
һөҗүм алды көннәренең берсендә, өлкән лейтенант А. Кузьмин под- разделениесендә «Сугышта комсомолларның авангардлык роле» дигән көн тәртибе буенча комсомол җыелышы үткәрелде. Башта комсорг кече сержант Бурднн чыгыш ясады. Ул кыска һәм конкрет рәвештә сугыш барышында комсомолларның, бурычы турында сөйләде. Аннан соң, шулай ук конкрет итеп, тагын берничә комсомол чыгыш ясады һәм. өлкән сержант Горожанин тарафыннан «тәкъдим ителеп, җыелыш бер тавыштан кабул иткән карарда менә мондый сүзләр язылган иде:
«...Даһи Ленин комсомолы үзенең оешкан көннәреннән алып, партиянең ышанычлы ярдәмчесе булды, һәрвакыт тормышның нц киеренке участокларында эшләде һәм һәрчак җиңеп килде. Әнә шул геронк традицияне дәвам итеп, бүген, дошманны штурмлау алдыннан, без барыбыз да бер сүзне әйтәбез: нинди генә кыенлыклар килеп чыкса да, без аларны намус белән, комсомол исеменә тап төшермичә, җиңеп чыгарбыз. Кирәк булса, үзебезне корбан итәргә дә рнза, әмма алдагы бурычны тулысыңча үтәрбез... Җимерелгән шәһәрләр, авыллар өчен, фашист тырнагы астында җәберләнгән халкыбыз өчең, аналарыбыз өчен — оккупантларга үлем!»
Бу карар-антка подразделениенең барлык комсомоллары да (алар 30 кеше иде) кул куйдылар. Ә җыелыштан соң ярты сәгать үткәч, комсомоллар атака сызыгына киттеләр.
Менә атака башлау өчен тиешле сигнал да бирелә һәм, беренчеләр- нең берсе булып, әлеге комсомоллар немец траншеяларына ташланалар. Ә барысыннан да алда Иван Мальцев бара. Ул бер немецны мылтык приклады белән салып ега да тагын алга йөгерә. Аннары тагын ике фашистны атып үтерә.
Гитлерчылар, безнең сугышчыларның берәгәйле кысуларына чыдый алмыйча, урманга качалар. Ләкин комсомол пулялары аларны анда да куып җитә, һәм озак та үтми, исемсез калкулык өлкән лейтенант Кузьмин подразделениесе кулына күчә.
Яки менә комсомолец Михаил Никонов. Ул үзенең отделепиесе белән, яшеренеп килеп, дошман көтмәгәндә авылга бәреп керә. Каушап калган гитлерчылар тәртипсез рәвештә чигенә башлыйлар. Ләкин, безнең егетләрнең азлыгын сизенеп алгач, контратакага күтәреләләр.
— Командасыз атмаска! — ди Никонов иптәшләренә.
Сугышчылар командирның сүзен тыңлыйлар, дошман тәмам, якы-найганчы бер пуля да атмыйлар. Немецлар килеп җитәргә нибары 40— 45 метрлап калгач кына Никонов:
— Ут! — дип команда бирә. Егетләрнең берьюлы хәрәкәткә килгән автоматлары утыннан дошман сафлары күзгә күренеп сирәгәеп китә. Әмма исән калганнары һаман ата-ата килүләрен дәвам итәләр. Ул арада икенче подразделениеләре дә килеп җитеп, немецлар авылны урап ала башлыйлар. Әмма Никонов югалып калмый: тиз генә отделениеие икегә бүлә дә бер группаны өй почмагына, икенчесең сарай кырыена җибәрә. Ә үзе, пулеметын тотып, урынында кала.
Бу тигезсез көрәш шактый дәвам итә. Инде егетләрнең патроннары да бетә башлый. Ләкин комсомоллар кирәк вакытта гына, дошманга тидерү шиксез .булган очракта гына аталар. Шулай сугыша торгач, немецлар егетләрнең басымына түзә алмыйлар, илледән артык мәетләрен калдырып, чигенергә мәҗбүр булалар. Әмма, озак та үтми, дошман янә күбрәк көч белән контратакага күчә. Никоповчылар бу юлы да дошман атакасын кире кагалар. Ниһаять, немецлар өченче мәртәбә штурмга күтәреләләр. Ә комсомолларның патроннары тәмам беткән була/ Алар гранаталарын эшкә җигәләр, һичшиксез, бу сугышта нико- новчылар үзләре дә һәлакәттән котылып кала алмаслар иде. Ләкин егетләр соигы гранаталарын дошманга томырырга кизәнгәндә генә авылның икенче ягыннан микоиовчыларга ярдәмгә килүче безнең су-
тышчыларның куәтле урасы яңгырап китә. Шулай итеп, җиде комсомолец дошманның бер рота солдатына каршы көрәш алып бара һәм җиңеп чыга. Авыл безнең кулга күчә.
Дивизия комсомоллары турында сөйләгәндә, бер атака вакытында II фашистны юк иткән Мальков; һөҗүм барышында кызып китеп, ип-тәшләреннән аерылып алга ыргылган һәм чолганышта калыпта 12 немецның башына җитеп, боҗраны өзеп чыккан Пилипенко; сугышның нң кискен моментында сафтан чыккан иптәшен алыштырып, аның тубыннан дошманның 3 пулеметын юк иткән һәм икесен ваттырган, шулай игеп, укчы подразделениеларга алга барырга мөмкинлек тудырган С. Гафиятуллин; көтмәгәндә дошман тылына бәреп кереп, бер үзе генә дә 20 гитлерчыны юк иткән һәм иптәшләре ярдәмендә дошманның бер станоклы, бер кул пулеметын алып канткай Кәшфп Сафиуллин һәм башка бик күпләрнең батырлыклары турында да язарга булыр иде. Ләкин мин аларның барысы турында да сөйләүне максат птеп куймадым. Шулай да комсомолец В. Новинкийның батырлыгы һәм комсомол намусы турында бераз киңрәк тукталып китәргә кирәктер дип уйлыйм.
194! елда, туган авылы» гитлерчылар басыл алгач, Володя Новицкий башта аптырабрак кала. Нишләргә? Авылда калса, Германиягә озатулары мөмкин... һәм ул, фронт аша үтеп, үзебезнекеләр ягына чыгарга карар кыла. «Дөрес, мин яшь әле, — дип уйлый ул,—ләкин, үзем теләп килгәч, армия сафына кабул итәрләр бит». Әмма егеткә бу максатына ирешү алай ансат кына булмый. Тәвәккәлләп юлга чыкса да, беренче көнне кире кайтырга туры килә, чөнки авылны немец автоматчылары чорнап алган була. Улы кайтып кергәч, куркынган аиасы аны үгетләргә керешә;
— Улым, — ди ул, — зинһар өчен дип әйтәм, комсомол билетыңны юкка чыгар! Немецлар барлык йортларны тенти башлаганнар. Литвнн- коның комсомол билетын талканнар һәм үзен шундук атып үтергәннәр.
Володя, анасына бер сүз дә дәшмичә, уйга чума. Ул сугыш башланырга бер ел элек кенә комсомолга кергән вакытларын, аннары иптәшләре белән тормыш һәм үзләре укыган китаплар турында алып барылган сөйләшүләрне, бәхәсләрне күз алдына китерә. Кичләрен, үзләре өенә җыйналып, Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романын укыган чакларны хәтерли. «Әгәр мин комсомол билетын ертып ташласам, иптәшләрем күзенә ничек күренермен, — дип уйлый Володя, — Юк, ни булса ул, билетны ертмаячакмын. Урманга, партизаннар яныңа качып китәм дә дошманга каршы көрәшә башлыйм».
Гомерендә беренче тапкыр Володя анасының киңәшен тотмый. Кич, анасы йокларга яткач, «сукыр» лампа каршына утырып, комсомол билетың пиджагы эченә күренмәслек птеп тегеп куя да авылдан качарга җыена башлый. Әмма шул ук төнне аларның өенә немецлар килеп керә дә Володяны да, әппсен дә бик каты кыйнап, сарайга илтеп ташлыйлар.
Менә кулга алынган кешеләр янына немец офицеры кнлеп керә һәм сорау ала башлый.
— Сип комсомолмы? — ди ул, Володяга чират җиткәч.
— Әйе, мин комсомолец! — дип горурлык белән җавап бирә Володя. Аны шундук кичә авыл советы секретаре Лнтвннконы атарга илткән юлдан алып китәләр.
Менә авыл янындагы куаклыкка да якынлашалар. Володяга андагы һәр агач таныш. Ул җәй көннәрендә анда җиләккә йөргән бит... Хәзер ул шунда үлеп калырга тпеш. Ә яшисе килә Володяиың, ай, яшисе килә! Качарга тырышудан файда юк, барыбер атачаклар. Ә нишләргә соң? Володя могҗизага ышанучы кеше түгел, ул хәзер исән калу турында уйламый инде. Ләкип... кинәт тпрә-якны яңгыратып, якында'гына пулемет һәм автомат тавышлары яңгырап китә. Нәрсә бу! Володя ялт
әйләнеп карын һәм үзен алып килүче фашистларның каушап калын ялт-йолт карануларын, үзара кычкырышуларын абайлап ала да бар көченә урманга — партизаннар янына чаба.
...Бу вакыйгадан соң ике ел үтә. Шушы вакыт эчендә Володя дошманның бер хәрби эшелонын шартлата, корал складын яндыра һәм утыздан артык гитлерчыны юк итә. Ә безнең дивизия ул территорияне азат иткәч, Володя үзе теләп батальон комсоргына килә дә таушалып беткән 3614257 номерлы комсомол билетын күрсәтә һәм учетка алуларын үтенә.
— Бу билетыгызны алмаштырырга кирәк, иптәш Новицкий, — ди аңар комсорг. — Аның язулары да, пёчате дә ышкылып беткән.
— Юк. минем үземдә калсын ул, — ди Володя, бераз уйланып торганнан соң. — Мин аны дошман тылында да үзем белән йөрттем бит һәм солдат булып сугышканда да шушы билетымны кесәмдә йөртәсем килә...
Менә шулай көрәштеләр безнең комсомоллар. Сүз уңаенда шуны да әйтеп китәргә кирәк, комсомолларны һәм гомумән яшь сугышчыларны патриотик рухта тәрбияләүдә, әлбәттә, өлкән буын сугышчыларның, бигрәк тә коммунистларның, роле зур булды. Алар бу эшне ара-тирә, аерым кампанияләр төсендә итеп кенә түгел, бәлки өзлексез рәвештә, һәр җае чыккан очракта алып баралар иде. Тәҗрибәле өлкән солдатлар һөҗүм алдыннан булсын, оборона көннәрендә булсын, һәрвакыт яшь сугышчыларга киңәшләр бирәләр һәм нинди шартта ничек хәрәкәт игәргә кирәклекне әйтеп, аңлатып торалар иде.
Яшь сугышчылар белән өлкән сугышчылар арасында барган һәм шуларны үзем ишетергә туры килгән күп санлы әңгәмәләрнең берсен генә укучыга җиткерәсем килә.
— Мин, иптәшләр, карт солдат. Үзем Саратов өлкәсеннән. Гражданнар сугышында дүрт ел булдым. Дошманны мин төрлечә дөмектердем. Аттым да, кададым да, граната белән дә тондырдым, приклад белән башын да ярдым. Әмма совет сугышчысының данын бервакытта да сатмадым, — дип сөйли торган иде коммунист Иван Макаров яшь сугышчыларга. — Дошманны көтмәгәндә атакаларга кирәк. Атакага күтәрелдеңме— тукталма, алга .барырга ашык. Каушап калырга ярамый, алай эш барып чыкмый. Нигә каушарга, кирәкми! Дошманның өстенә ыргыл, ул каушасын. Яшьләргә минем киңәшем шундый. — Аннары бераз уйланып тора иде дә болай дип дәвам итә иде Иван абзый. —- Сүз дә юк, беренче мәртәбә атакага бару, билгеле, куркынычрак. Соң шулай булмыйча: син бит туйга бармыйсың. Син һәр секунд саен үлем куркынычы астында дошманга каршы сугышка барасың бит. Ләкин бу беренче мәртәбә генә шулай. Ышаныгыз миңа, егетләр: әгәр син җитез һәм акыллы хәрәкәт итәсең икән, әгәр каушап калмыйсың икән, ул чагында үлем дә, нәкъ немецлар шикелле үк, үзе синнән курка һәм, нәкъ немецлар кебек үк, синең яннан кача, чигенә башлый. Мактанып әйтүем түгел, — ә миңа мактансам да язык булмас дип уйлыйм — менә сугышның башыннан бирле фронтта йөрим, ләкин, күрәсез, исән-сау хәзергә. һәм киләчәктә дә тиз генә бирешергә исәп юк әле. Әйтәм бит, каушамаска кирәк. Юкса... Кая бер көйрәтик әле. — Шунда тукталып, тәмәке көйрәтеп җибәрә торган иде дә, тагын дәвам итә иде Иван абзый: — Безнең ротада Табачник дигән бер бәндә бар иде. Бер пуля сызгырып үттеме, мин сезгә әйтим, Табачиикның артында чүпрә: урынында тора алмый иде. мескен: әле анда, әле монда ташлана, башын яшерергә урын эзли торган иде. Әмма шул башын барыбер саклап кала алмады: сугышның икенче көнендә үк, дошманга бер пуля да атмыйча, һәлак булды. Лә ки и сез мине дөрес аңлагыз, егетләр. Мим курык- мыйм, дип, дуамалланып, күрәләтә дошман күзенә керегез диюем түгел. Алай кирәкми. Сабыр гына, акыл белән генә эш итәргә кирәк. Шул
ук вакытта иптәшеңне дә онытырга ярамый. Бергәләп, узара ярдәмләшеп эш итәргә кирәк. Кулга-кул тотынып, үзара килешеп эш иткәндә генә без фашистларны туган илебездән себереп түгәчәкбез. Менә шул!
Менә мин хәзер, шул үткәй сугыш көннәрен язып утырганда, ул вакыттагы сугыш шартларында (февраль көннәрендә) бозлы суга чума- чума булса да, аеруча батырлык күрсәткән сугышчыларны да бик ачык итеп күз алдына китердем.
Капитан В. Когтев батальоны, майор А. Молчанов дивизионы, өлкән лейтенант М. Линник, лейтенант Юрьев роталары, лейтенант Г. Галиәхметов, кече лейтенант Г. Прибылей взводлары турында һәм шәхси батырлык күрсәткән сугышчылардан өлкән лейтенант В. Леонов, лейтенант А. Лушков, лейтенант И. Совушкин, өлкән лейтенант С. Исхаков, старшина И. Галләмов, лейтенант Сазонов, өлкән лейтенант А. Писаренко һәм башка бик күп кешеләр хакында да шактый озаклап сөйләргә булыр иде. Ләкин, кызганычка каршы, мин аларның , фамилияләрен атап китү белән генә чикләнергә мәҗбүрмен. Чөнки әле сөйлисе сүзләр, язасы эпизодлар бик күп. Бу бүлекне тәмам иткәндә укучыга шуны гына искәртеп үтәсем килә: февраль сугышларында аеруча ба-тырлык һәм аяусызлык күрсәткәннәре өчен, дивизиянең 400 дән артык солдат һәм офицерлары хөкүмәтебезнең орденнары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.
ОБОРОНАДА
1 мартта дивизия, Н нче дивизия частьларын алыштырып, оборона участогы кабул итте. Менә шул көннән башлап июнь аеның азагына чаклы дивизия, корпус һәм, гомумән, бөтен 48 нче армия оборонада торды.
Башта ук әйтеп куям: безнең оборона пассив түгел, бәлки актив оборона иде. Димәк, без, үз рубежыбызны саклау белән бергә, туктаусыз рәвештә дошман тылына разведка ясап, аны борчып, йончып тордык дигән сүз бу. Әнә шундый эпизодларның кайберләреңә тукталып үтәсем килә.
Участок кабул иткәннең икенче көнендә, үземнең ярдәмчеләрем белән алгы сызыкны тикшереп кайтырга дип киттем. Фронт киң булу сәбәпле, дивизиянең барлык өч полкы да беренче эшелонда урнашканнар иде.
Башта без НП га килдек. Уннарча километрга сузылган фронт ли-ниясендәге куе урман авызында урнашкан һәм күзәтү өчен бердәнбер җайлырак урын иде бу. 15—20 метрдан фронт буйлап еракка сузылган сазлык башлана. Бездән 250—300 метрлар чамасында Ола елгасы, ә елганың аргы ягында тагын баткаклык. Баткаклыктан соң дошман оборонасы иде.
Без (Лозовский һәм мин) бинокльләребезне алып, дошман ягын күзәтә башладык. Немец оборонасының беренче сызыгы ярыйсы гына күренсә дә, эчке өлешен күрү мөмкин түгел, агачлар каплап тора. Гадәтләреңчә, немецларның бу участоклары да әйбәт маскировкалап- ган иде: берничә минут карап торсак та, дошман ягында бернинди хәрәкәт күренмәде. Әмма... менә бер фашист окоп өстенә чыкты да, каядыр бармакчы булып, берничә адым атлап кына өлгергән иде, ак перчатка кигән офицер аның артыннан куып җитеп, с\тып та екты
Безнең кычкырып көлүебезне стереотрубадан‘дошманны карап тоо- гап күзәтүче дә ишетте булса кирәк:
— Бүген өченче тапкыр кабатлана инде мондый хәл — диде — Снайпер Калганов иртән берсен чәкегән иде инде.
— Алай булгач, немец офицерының, ни өчен борчылуы аңлашыла! — лип куйды Лозовский.
— Иптәш полковник, агач башына менеп карарга рөхсәт итегез эле? — диде безнең белән килгән разведчик. Мин рөхсәт иттем.
— Моннан дошман позициясе әйбәт күренә икән, — диде разведчик. агачка менгәч. Мин дә менеп карадым. Аннан дошманның алгы сызыгын бик яхшы күрергә була иде. Иртәгә шунда НП оештырырга боерык бирдем дә без ул участоктагы бердәнбер «күпергә» киттек. Кимендә 250 метрга сузылган, сазлыкка агач түшәп ясалган гать иде бу. Чигенгән вакытта Оланы кичү өчен немецлар ясаган иде аны. Нәкъ ш\л гатьның бирге башында Мамоновның күзәтү пункты урнашкан икән. Без шунда тукталдык.
Анда хәл бөтенләй икенче иде: беренчедән, дошман, күп дигәндә, 300—400 метр ераклыкта гына; икенчедән, күзәтү мөмкинлеге бик чикле, дошман позициясенең урман авызыннан почмакланып чыгып торган кечкенә бер участогы гына күренә иде.
Башка полкларда булып кайткан Амосов һәм Аряков та андагы шартларның күзәтү өчен шактый чикләнгән һәм уңайсыз булуы турында әйттеләр. Шунлыктан без подразделениеләрдә күзәтү эшен икеләтә арттырырга һәм, мөмкин булган һәр очракта разведчиклар җнб«- реп, дошманның оборона системасын ачыклауга ирешергә дигән нәтиҗәгә килдек. Дөрес, армия штабыннан алынган мәгълүматларга караганда. безнең корпус каршында немецларның 45 иче пехота дивизиясе оборона тотканлыгы мәгълүм иде безгә. Ләкин бу гына җитми бит. Дошманның ут системасы ничек урнашуын, нинди төр кораллары барлыгын һәм, бигрәк тә, аның планнары нинди икәнлеген дә белергә кирәк. Ә ул мәгълүматларны бары тик разведка аркылы гына алырга мөмкин нде.
Нәкъ менә шуңа күрә дә, оборонага күчүнең беренче көннәрендә үк, дивизия разведчиклары «тел» ауларга йөри башладылар. Бу эшкә корпус, армия штабыннан да зур игътибар бирелде. Нинди генә йомыш белән корпус яки армия штабына шалтыратырга туры килмәсен, һәрвакыт:
— «Тел» мәсьәләсе пичек тора? Көтәбез! — дип сорашып торалар иде. һәм озак көтәргә туры килмәде аларга.
Числосы тәгаен хәтеремдә калмаган, бер көнне, иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә, мине йокыдан уяттылар. Күземне ачып җибәрсәм, каршымда Амосов белән разведчик басып тора нде.
— Иптәш полковник, Мамонов егетләре «тел» алып кайтканнар! — диде Амосов, кояштай балкып.
— Кит аннан!
Мин тиз генә Мамоновка шалтыраттым.
— Иптәш полковник, бер «тутый кош»пы эләктердек бит! — диде Мамонов, ми не NS сораганны да көтмичә.
Әсирне үземнең янга алып килергә куштым, һәм, күп тә үтмәде,озын сары чәчле, битләрен сакал-мыек басып бетергән обер-ефрейторны алып килделәр. 35 яшьләрдәге озын, ләкин чандыр гәүдәле ул фрицның куркудан иреннәре калтырый, мәченекесыман яшькелт күзләре яшьләнеп, ялтыран тора иде. 45 иче пехота дивизиясенең 135 нче полкыннан нде ул. Ләкин мин шуннан артыгын сораштыра алмадым. Чөнки бу хәбәрне ишетеп өлгергән армия штабы начальнигы генерал Глебов әсирне тизрәк үзләренә җибәрүне таләп итте. Оборонага күчкән көннән бирле, 48 иче армия участогында кулга төшерелгән беренче әсир иде бу.
Әлбәттә, аны ипчек эләктергәнлекләрс белән кызыксынмыйча кала алмадым. Әлеге немецны алып кайткан разведчиклар командиры лейтенант Козлов бу турыда менә нәрсәләр сөйләде.
«Сезгә мәгълүм булганча, — диде ул, — пемецлар белән безнең арадагы нейтраль полоса киң һәм ул урман, сазлыклардан гыйбарәт. Дошман үзенең алгы сызыгыннан 400 метрлар чамасында алгарак чыгарып. 10 кешедән торган һәм пулеметлар белән коралланган сугышчан сак группасын урнаштырган иде. Күзәтү өчен каланча да ясаганнар. Бу группаны саклау өчен арырак минометлар да һәм берничә рәт тимер чыбык киртәсе дә куелган иде. Ике тәүлек буена күзәтү алып барганнан сон, мин бу сугышчан сак группасына һөҗүм итәргә дигән карарга килдем. Болан эшләргә булдым: разведчикларны ике группага бүлеп, яшертен рәвештә генә чәнечкеле тимер чыбыкларга якын килергә дә башта дошман сакчыларын юк итәргә. Аннары, танкка каршы гранаталар белән чәнечкеле тимер чыбык киртәсен шартлатып, дошман гарнизонына үтеп керергә һәм бер немецны әсир алып, башкаларын кырып салырга. Ә аннан соң документларын алып кайтып китәргә. Бу эшне 10 автоматчы белән гамәлгә ашырырга тиеш идек без, һәм шулай эшләдек тә. Дөрес, без тимер чыбык киртәсе буена килеп җиткәндә дошман сакчысы сизеп алып кычкыра башлаган иде башлавын, ләкин автоматыннан ике чират бирү белән, разведчиклар аны яралап өлгергәннәр иде инде. Өлкән сержант Филиппенко шундук икенче сакчыны да дөмектерде. Ә 5 немецны блиндаждан чыгып качарга азапланганда юк иттек. Менә шушындый кискен моментта Михайличенко җитәкчелегендәге группадагы сугышчылар икенче яктан килеп, пулеметчы немецны коралсызландырдылар да әсир алдылар. Калганнары барысы да юк ителде. Бу бәрелеш нибары ун минут эчендә генә булып алганлыктан, немецлар безгә зыян китерергә өлгермәделәр. Ә инде алар, эшнең нәрсәдә икәнен төшенеп, дөнья куптарып атарга керешкәндә без шактый ерак киткән идек. Менә шул, иптәш полковник»...
Мин ЧЫН күңелемнән котлап, Козловның кулын кыстым.
Теге сары чәчле обер-ефрейтор «җиңел аяклы» булды, ахрысы. Алда сөйләгән вакыйгадан соң 4 кенә көн үткән иде, яңадан Амосов килеп керде;
— Тагын әсир, иптәш полковник-'
— Ксенофонтовмы? — дидем мин. Чөнки кичә кичтән генә Барыкин белән Костиницын полкында булып, Ксенофонтов җитәкчелегендә разведкага китәчәк егетләр белән сөйләшеп кайткан идек.
— Ксенофонтов! Алар хәзер минем землянкада, — диде Амосов. Мин бу вакытта ашап утыра идем. Ләкин хәзер аның кайгысы китте. Ризыкларны җыештырырга куштым. Ул арада Барыкин да килеп керде һәм:
— Әллә безнең егетләр юри шулай озын фашистларны гына сайлап алалар инде, монысы Лозовскийдан да озынрак! — дип шаяртып алды.
Тиздән Ксенофонтов әсирнең үзен дә алып килде. Барыкин дөрес әйткән: бу обер-ефрейтор чыннан да чамасыз озын иде. Заманында, һичшиксез, гайрәтле немец булгандыр. Ләкин хәзер, суга чумып чыккан тавык кебек булып, шәлперәеп калган М1де. Яланбашындагы сары чәчләре тузгып, чәбәләнеп беткән, шинеле юеш һәм җиңнәре ертык ул ефрейтор, килеп керүгә:
— Хаиль русь, Гитлер капут! — дип куйды.
— Ә кичә ничек иде? — дип сорарга куштым тәрҗемәчегә. Фашист эндәшмәде, башын аска иде.
Сораштырганнан соң, ефрейторның 135 иче полкның беренче батальоны составындагы беренче ротадан икәнлеге мәгълүм булды Әсир үзе хезмәт иткән рота турында да байтак материаллар бирде, әмма батальон турында әйтерлек мәгълүматы юк иде аның. Шулай да ярап куйды бу. Ни әйтсәң дә, дошман позициясенең ничек урнашуы һәм андагы сугыш кораллары системасы турындагы материалларыбыз* арта бара ич'
Мин Ксенофонтовка рәхмот белдердем һәм бу ефрейторны пичек итеп кулга төшерүләрен сорадым. Ул үзенең разведчиклары белән дошман тылына үтеп кереп, бер рота штабына һөҗүм оештырган икән. Бу бәрелештә барлыгы 23 фашистны, шул исәптән, рота командиры обер-лейтенантны юк итүләрен әйтте. Әсир дә нәкъ шулай дигән иде.
Әсир дигәннән, ал арның да төрлесе була иде. Кайберсе үзе хезмәт иткән подразделеннедәге хәлләрне сөйләүдән башка бернинди дә мәгълүмат бирә алмый. Ә кайсы шактый кыйммәтле материаллар алып килә. Мәсәлән, 20 апрельдә миңем янга кечерәк кенә гәүдәле, куркуыннан калтыранып торучы бер ефрейторны алып килделәр. Әсир мескен шундый өреккән иде, .башта авыз ачып сүз дә әйтә алмады. Бары 100 грамм спирт эчертеп, яхшылап ашатканнан соң гына «җан» керде аңа.
— Әсир эләккән кешене руслар шул ук минутта юк итәләр. Руслар алар кеше түгел, ерткыч дип сөйлиләр иде безгә, — диде ул, бердән ачылып китеп. — Пычагым да дөрес әйтмәгәннәр икән безгә. Мондый тәмле ашны минем күптәннән ашаганым юк иде. Безнең аракыларның да рәте юк: эчәсең-эчәсең башка китми, ә сезнеке... шәп!
Әсир 195 нче полкның беренче батальонында хезмәт иткәнен әйтү белән бергә, үз ротасының гына түгел, батальонының да оборона һәм ут кораллары системасын бик җентекләп сөйләп бирде һәм шулармы картага да төшерде...
Мин сөйләп киткән соңгы ике әсир Костининын полкы разведчиклары тарафыннан кулга алынганнар иде. Бу әсирләрне кулга төшерүдә штаб начальнигы Г. И. Евдокимовның тырышлыгы аеруча зур булды. Моннан ары да дивизия разведчиклары бик яхшы хәрәкәт иттеләр. Мин. аларның барысына да тукталып тормастан, шуны гына әйтәсем килә: оборона чорында дивизия разведчикларының кыю һәм куркусыз хәрәкәт итүләре нәтиҗәсендә, без каршыбыздагы дошманның көчен һәм ут нокталарын бөтенләе белән диярлек белә идек инде. Ә бу нәрсә сугышта бик мөһим. Тикмәгә генә түгел, дивизия разведчиклары «тел» алып кайткан саен, я хәрби советтан яки корпус штабыннан безгә килеп, сораштырып, кызыксынып тордылар ул чорда.
Сүз уңаенда шуны да искәртеп үтәсем килә: оборона көннәрендә дивизиянең снайперлары да зур активлык белән хәрәкәт иттеләр. Әйтик, инде укучыга мәгълүм булган снайпер Дмитрий Калганов юк иткән фашистларның саны оборона көннәрендә 194 кә җитте. Снайпер Музаев һәм башкалар да байтак дошманга әҗәл китерделәр.
ӘЗЕРЛЕК БАШЛАНДЫ
Июнь башларында без ныклап торып киләчәк һөҗүм операциясенә әзерләнә башладык. Дивизия частьларын операциягә әзерләү белән беррәттән, дошман позициясең өйрәнүгә дә зур әһәмият бирелде. Шул максат белән дошман тылына разведкалар ясау тагын да көчәйтелде. Хәзер инде разведчиклар немецларның оборона позициясенә төнлә генә түгел, көндез дә үтеп керә башладылар. Мәсәлән, 6 июньдә кече лейтенант Кукушкин җитәкчелегендәге разведчиклар группасы көпә-көндез (әлбәттә, берничә көн яхшылап әзерләнгәннән сон) дошман оборонасын җимереп кереп, 8 фашистны юк итеп, блиндажларым шартлатып кайттылар. Алар үзләре белән бер пулемет һәм үтерелгән немецларның документларын да алып чыкканнар иде. Ә бу вакыйгадан соң нибары 3 көн үтүгә, дивизия каршындагы разведгруппа сугышчылары 1,5 километр киплегендәге сазлык аша үтеп, «тел» алып кайттылар. Әсир 45 нче пехота дивизиясенең 134 иче полкыннан иде. Бу вакыйга
уңае белән дивизиягә командарм үзе килеп, безнең батыр егетләрне күреп, сөйләшеп китте.
Вак группалар белән дошман тылына налетлар ясау белән генә чикләнмичә, махсус рәвештә әзерләнгән подразделениелар сугышлы разведкалар да оештырдылар. Алар, алдан билгеләнгән махсус задание буенча, дошман позициясенең теге яки бу участогына һөҗүм ясыйлар иде.
Болардан тыш, дошманны алдау өчен ялган ут нокталары, күперләр һәм башка шундый «объектлар» төзүгә дә шактый зур әһәмият бирелде, һөжүм вакытында кирәк булачак сазлык һәм елга кичү сред- стволары да ясалды: тупларны үткәрергә юл ясау өчен куаклар киселде, ерганак һәм канауларны үтү өчен күп санда күперчекләр эшләнде һ. б.
Сугышчыларны урман һәм сазлыклы урыннарда ничек хәрәкәт итәргә кирәклекне өйрәтүгә дә зур игътибар бирелде. Чөнки андый шартларда рота, батальон белән хәрәкәт итү кыен, һәр взвод һәм отделение аерым рәвештә сугышырга тиеш буласын алдан ук сизенеп тора идек без. Шунлыктан һәр взводка аерым бурыч куярга һәм аны ничек итеп тормышка ашыру чараларын аңлатырга тырыштык, һәр ротада азимутчылар булдырылды. Урман сугышының үзенчәлекләрен төшендерү эшенә аеруча әһәмият бирелде.
Узган сугышлар тәҗрибәсеннән чыгып, һөҗүм операциясенә әзерлек көннәрендә без тагын бер мөһим нәрсәне искә алырга тиеш идек. Гадәттә, сугыш барышында дошманның беренче траншеяларын безнең сугышчылар бер ыргылуда кулга төшерәләр, ә немецлар, икенче тран- шеяларына чигенеп, Дарлык төр коралларыннан безнең гаскәрләргә ут ачалар. Шулай итеп, еш кына очракта дошман безнең частьларның алга баруын тоткарлап та кала иде. Мондый очракларда немецларның икенче траншеяларын кулга төшерү өчен яңадан артподготовка ясарга туры килә иде. Менә шушы хәлдән котылу өчен, без, артиллерия үзенең утын дошманның икенче траншеясына күчерү белән үк, пехота атакага күтәрелергә һәм, беренче траншеядә озак тукталып тормастан, гранаталар ыргыту белән генә чикләнеп, шундук икенче траншеяга ташланырга тиеш дигән карарга килдек. Ә дошманның беренче траншея- сын «чистарту» өчен, һөжүм итүче пехота артыннан бара торган махсус отрядлар оештырырга булдык...
Совет Армиясенең 1943—44 елгы кышкы кампаниясе уңышлы үтте. Безнең гаскәрләр, Фин култыгыннан алып Кара диңгезгә кадәр сузылган киң фронтта, дошманны куып шактый алга киттеләр. Аеруча көньякта, Украина фронтында, алга китеш зур булды. 1944 елның 22 июнендә Совет Армиясенең фронт сызыгы түбәндәгечә иде:
Фин култыгыннан алып Кара диңгез ярларына кадәр булган совет- герман фронтының башка участоклары чагыштырмача турыга сузылса да, ике урында тигезсезлек хасил булган, ягъни фронтның бу участоклары почмакланып, безнең якта чыгынтыланып калган иде. Аның берсе Украинада (Припять елгасыннан көньяктарак), икенчесе Белоруссия җирендә (Припять елгасыннан төньяктарак) булып, шул чыгынтыларны үз кулында тоткан дошман берләшмәләре Көнчыгыш Пруссиягә һәм Польша аркылы Берлинга бару юлларын каплап торалар иде. Белоруссия чыгынтысы ягъни, немецлар атап йөрткәнчә әйтсәк, «Белоруссия балконы» дошманның оборона системасында бик зур роль уйнады. Чөнки бу «балкон» Рогачев, Жлобин, Бобруйск һәм башка шәһәрләргә килү юлын бикләп торды. Шуның өстенә Бобруйск районы үзенең табигый шартлары белән дә оборона өчен җайлы — сазлыклы үзәнлекләр, урманнар дошманга безнең гаскәрләрне тоткарлап торырга уңайлылык тудыралар иде.
Менә шушы шартларны искә алып, немец командованиесе бу районга аеруча әһәмият бирде һәм зур көч белән оборонасын саклап калырга тырышты. Дошман үзенең төп көчен Днепр — Березина елгалары арасына туплаган иде. «Безнең удар группасы каршында (3, 48, 65 һәм 28 нчс армияләр) немецларның 9 нчы армиясенең 14 дивизиясе, 2600 тубы. 110 тзнкысы тора иде»
Дивизия каршындагы дошманны бик ныклап тикшерү нәтиҗәсендә, без аның оборона системасын тулысынча өйрәнеп җиткән идек нлде* Әйтик, немецлар оборонасының алгы сызыгы урман авызы буйлап сузылганлыгы. аерым участокларда урман авызында сугышчан саклары булып, оборона сызыгы урман эчендәрәк урнашканлыгы мәгълүм иде безгә. Оборонаның беренче линиясендә танкка һәм пехотага каршы киртәләр барлыгын һәм аннан 10—15 метр арырак тимер чыбык киртәләре куелганлыгын да белә идек. Аннары кеше буе тирәнлегендәге тран- шеялар. пулемет позицияләре... Ә иңкүрәк урыннарда оборона корылмалары гадирәк; траншеяләр сан, пулемет мәйданчыклары сирәгрәк иде.
Кыскасы. 48 иче армия каршындагы дошманның оборона сызыгы бик җентекләп ныгытылган һәм анын төп полосасының эчкәрегә таба тирәнлеге 6 километр чамасы иде. Фронт буйлап урыны-урыны белән 10 километрга сузылган 5 рәт траншеялары бар иде немецларның.
Күрәсез, дошманның оборона системасы шактый катлаулы һәм ныгытылган иде. Без менә шул киртәләрне җимереп һөҗүм итәргә тиеш идек. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, безнең дивизия һөҗүм вакытында корпусның төп удары юнәлешендә, иң җаваплы участокта сугышачак иде. Нәкъ әнә шуның өчен дә бу көннәрдә безгә корпустан да, армия штабыннан да вәкилләр бик еш килеп тордылар. Ә 9 июньдә исә Белоруссия фронты командующие армия генералы (хәзер Советлар Союзы маршалы) К. К. Рокоссовский киләчәген хәбәр иттеләр.
Аяз һәм гаҗәеп матур көн -иде ул. Бөтеп урман чәчәк һәм шул чәчәкләрдән таралган хуш ис белән тулган. Тик кошлар гына юк. Алар, әледән-әле яңгырап торган туп, мылтык тавышларыннан өркеп, качып беткәннәр. Ә шулай да рәхәт, сулыш алулары җиңел. Тик күңел генә бераз борчулы. Чөнки Рокоссовскийны минем әле моңа кадәр беркайчан да күргәнем юк иде. «Ул нәрсә дияр? Безнең эшләрне, планнарны ошатырмы?» Әнә шул уйлар тынгылык бирми иде.
Иртәнге сәгать унда безнең КПга берьюлы берничә машина килеп туктады. Менә беренче машинадан зур һәм килешле гәүдәле армия генералы чыкты. Бу — Константин Константинович Рокоссовский иде. Мин ана доклад ясаганда ул, ягымлы зәңгәр күзләрен миңа текәп, зур игътибар белән тыңлап торды. Аннары кул биреп күреште. Аның белән командарм Романенко һәм артиллерия командующие генерал-полковник В. И. Казаков та килгән иделәр. Алар белән дә исәнләштек тә сафка тезеп куелган штаб офицерлары янына киттек. «Смирно!» командасын ’биреп, Амосов доклад ясаганнан соң, Рокоссовский сафтагы офицерлар белән дә күрешеп чыкты. Аннары минем землянкага кердек.
— Я, ярый, дивизия командирын тынлап карыйк! — диде Константин Константинович.
Безнең бөтен документлар өстәлдә иде. Картага дошман оборонасының схемасы, ут нокталары, дзотлар, хәтта кайбер юнәлештәге землянкалар, инженер корылмалары һәм терәк пунктлар да төшерелгән нде.
Минем докладны тыңлаганнан сои, Рокоссовский булачак һөҗүм операциясенең схемасына игътибар итте.
— Сез ничек дип уйлыйсыз? — диде ул миңа: — Дошман оборонасын һөҗүм әчеп кыен булган үз участогыгызда өзү яхшырак булырмы.
’ Генерал армии П. И. Батов, «В походах и боях», воениздат. МО СССР, Москва, 1962 г., стр. 268.
әллә Березина елгасының уң ягына — сугыш хәрәкәтләрен алып бару өчен иркенрәк җиргә чыгу әйбәтрәк булырмы?
— Дивизия частьларын без урман һәм сазлыклы урыннарда сугышу өчен әзерләгән идек, шунлыктан дошман оборонасын үз участогыбызда өзү мәслихәт булыр, — дип җавап бирдем мин. — Шуның өстенә без каршыбыздагы дошманның көчен һәм ут нокталарын да яхшы беләбез. Әгәр икенче участокка күчсәк, андагы дошманны өйрәнү өчен тагын шактый вакыт кирәк булачак.
Константин Константинович бер сүз дә әйтмәде, күрәсең, риза булгандыр. Аннары, Казаковка карап:
— Әйе, дивизия командирының бу дәлиленә каршы килү кыен, — диде.
— Күпме снаряд кирәк булыр? — диде генерал Казаков.
Якынча исәпләп куйган саныбыз бар иде. Мин дүрт километр киңлектә өзеклек ясау өчен кирәк булачак снаряд, мина санын әйттем, ләкин бу сан тиешеннән күбрәк иде. Чөнки без, моменттан файдаланып, күбрәк корал алуны күздә тоткан идек, әмма тәҗрибәле артиллерист безнең серне бик тиз ачты.
— Минемчә, сезгә яңадан исәп-хисап ясарга туры килер! — диде Казаков. Аның бу искәрмәсе бик дөрес һәм ул мине ачуланырга да тиеш иде, ләкин, болай да аңлагандыр дип булса кирәк, башка бер сүз дә әйтмәде.
Бу сөйләшүне К. К. Рокоссовский аеруча игътибар белән тыңлаган кебек тоелды, һәм мин чын-чынлап уңайсыз хәлдә идем хәзер.
— Нинди ярдәм сорыйсыз соң сез? — диде Константин Константинович.
— Бер артиллерия полкы булса, бик шәп булыр иде, иптәш командующий! — дидем мин. (Рокоссовский ул чакта берни дә вәгъдә итмәде, әмма 5 көннән соң безгә артполк бирделәр. Күрәсең, ул безнең үтенечне онытмаган иде!)
Аннан соң корпус артиллерия командующие генерал Ганже докладын тыңладылар.
Хәзер без, дивизия штабы офицерлары, барыбыз да фронт коман-дующиеның нәтиҗә ясавын көтә идек инде.
— Дивизия командирының карарына мин каршы түгел, — диде, ниһаять, Рокоссовский. — Ә артиллериягә кирәкле снарядлар исәбен алар үзләре хәл итәрләр.
Инде китәргә җыеналар дип тора идек:
— Хәзер инде, иптәш дивизия командиры, безне күзәтү пунктыгызга алып барыгыз! — диде Константин Константинович.
Мин, ихтыярсыз, корпус командирына карап куйдым. Комкор күзен кысып, башын селкеп алды: «Нәкъ без уйлаганча!» — дигәнне аңлата иде бу. Чөнки кичтән үк без командующийны алгы сызыкка җибәрмәскә сөйләшкән идек.
— Күзәтү пункты еш кына дошман артиллериясе тарафыннан утка тотылып тора, шунлыктан анда бармавыгызны сорар идем, иптәш командующий, — дидем мин.
Минем үтенечемне комкор да, командарм Ромоненко да яклады.
— Константин Константинович, 65' юнәлештә эшләр ярыйсы гына бара. Безгә башка берләшмәгә бару мәслихәт булыр, — дип генерал Казаков та минем фикерне куәтләде.
К. К. Рокоссовский киләчәк операция планына гына тукталып калмады, бәлки ашау-эчү, кием-салым мәсьәләсе белән дә кызыксынды Ату коралларының әзерлеге турында да, инженерлык тәэминаты ягыннан күпме һәм нинди нәрсәләр ясалганны да җентекләп сорашты, сугышчыларның кәефләре белән дә кызыксынды. Хәтта ул-
6. .с. О.“ № 4.
— Сугышчылар өйләреннән хат алалармы, алариың семьялары турында кайгыртасызмы, тыл белән элемтә ипчек куелган? — дип тә сорады.
Аннары алар, безнең барыбыз белән дә саубуллашып, китеп бардылар.
— Менә бит нинди кеше, ә? — дип кунды Барыкин, командующийны озаткач.—Операция планын гына түгел, сугышчылар турында да кайгырта. Бу — безнец өчен зур үрпәк булырлык эш...
19 июньдә бөтен 48 нче армия күләмендә, шул -исәптән безнең дивизиядә дә, сугышчан разведкалар хәрәкәт итә башлады. Махсус әзерләнгән ике батальон, артдивизион белән берлектә, иртәнге сәгать биштә эшкә керештеләр. Разведканың максаты: дошман оборонасының кайбер юнәлешләрендәге үзгәрешләрне актык мәртәбә тикшереп карау иде.
Бу сугышчан разведка хәрәкәте нәтиҗәсендә шул нәрсә мәгълүм булды: немецларның оборона сызыгында үзгәреш юк иде. Шул ук вакытта дошманның яңа ут нокталары, бигрәк тә артиллерия батарея- лары, фаш ителде, һөҗүм вакытында без бу үзгәрешләрне искә алырга тиеш идек.
Әле махсус приказ булмаса да, 20 июньдә без гаскәрне атака сызыгына урнаштыра башладык. Артиллерия батареялары, күзәтү пунктлары тиешле урыннарга күчерелде. Ә шул көннең киченә без 48 нче армия командующиеның Бобруйск операциясен ничек итеп тормышка ашыру турындагы карары белән таныштык. Ул карарда пехотаның ’-/з өлеше бөтен артиллерия һәм танкларның удары белән Костяшево, Новые Колосы тирәсендә дошман оборонасын өзәргә һәм киләчәктә Рейки-Турки, Бобруйск юнәлешендә һөҗүмне дәвам итәргә; аннары, Рогачев, Бобруйск юнәлешендә һөҗүм итүче 3 нче армиянең уңышыннан файдаланып, дошманның ике елга арасындагы группировкасыиың (6, 383 һәм 45 нче пехота дивизияләре) тылына чыгарга кушылган иде. Шулай итеп, Березина елгасын кичәргә ирек бирмичә, дошманны чорнап алып, 65 нче армия частьлары белән бергәләп, аны Березина һәм Ола елгалары арасында тар-мар итәргә тиеш идек. Шул ук вакытта Бобруйскидан көньяктарак Доманов, Углы участогындагы кичү урынын да кулга төшерергә һәм Бобруйскины алырга, ә аннан соң, гомуми көч белән, һөҗүмне Осиповичи, Пуховичи юнәлешендә дәвам итәргә боерыл- ган иде. һөҗүм вакытында 48 нче армиягә Днепр хәрби флотилйясеиеи (командиры контр-адмирал В. В. Григорьев) ярдәм итәргә тиешлеге дә мәгълүм -иде безгә.
Ул көннәрдә дошман белән атышулар гадәттәгечә дәвам итсә дә, без гомуми фронт хәлен үзгәртмәскә тырыштык. Чөнки дошманга булачак операцияне сиздермәскә кирәк иде.
Тиздән корпустан да сугышчан приказ килде.
Приказда 53 нче укчы корпуска Ола һәм Березина елгалары арасында немецларның оборонасын өзәргә, аннары төп ударны Замень- Реня, Дворище тирәләренә юнәлтергә кушылган иде.
Ә безнең дивизиягә бер танк полкы, бер артполк һәм 73 нче дивизиянең ике артдивизионы ярдәмендә төп көчне уң флангка тупларга да ике полк көче белән Гать — Силище куле арасында дошман оборонасын өзәргә боерылган иде.
Мин югарыда немецларның 9 нчы армиясенең төп көче Бобруйск тирәсенә, бигрәк тә Ола һәм Березина елгалары арасына, тупланганын әйтеп үткән идем. Безнең корпус нәкъ әнә шул участокта көньяк-көнбатыштан хәрәкәт итәргә тиеш булды, ә 42 һәм 19 нчы укчы корпуслар (армиянең төп удары) көнчыгыш яктан һөҗүм итәчәкләр иде.
22 июньдә, үземнең карарымны игълан итү өчен, полк командирларын җыйдым. Инде эшкә керешергә дип кенә торганда, безгә комкор килеп төште:
— Менә, бик яхшы. Нәкъ вакытына туры килдем! — диде ул, куанып. Аннары: — Фатих Гарипович, сез ничек уйлыйсыз, кемнең докладын тыңлау мәслихәт булыр? — дип сорады.
— һөҗүм планы һәм аны эшкә ашыру юллары җентекләп тикшерелде, шунлыктан сезгә минем доклад белән чикләнергә мөмкин! — дидем һәм ун. яктагы күршебез 17 нче дивизия һәм сул яктан хәрби Днепр флотилиясе белән үзара ярдәмләшеп, төп көчне Гать, Замень- Реняга юнәлтергә, дивизиянең сугышчан тәртибен ике эшелоннан төзергә карар кылуымны сөйләп йирдем. Мамонов полкын икенче эшелонга куячагымны әйттем.
— Моны сез нинди фикердән чыгып әйтәсез? — диде комкор.
— Мондый сугышчан тәртип бөтен ут средстволарын тулырак фай-даланырга һәм дошман оборонасын өзгәндә кирәк кадәр көчне бер йодрыкка тупларга мөмкинлек бирәчәк.
— Ә танкларны ничек файдаланырга уйлыйсыз?
— Безгә ярдәм итәчәк танк полкын, дошманның беренче оборона линиясен өзмичә торып, сугышка кертергә мөмкин булмаячак, — дидем мин. — Димәк, аларны пехота атака башлаганнан ары, кимендә, өч-биш сәгатьтән дә элек сугышка кертә алмабыз.
— Әйе, аңлашыла, — диде комкор.
Эш менә нәрсәдә иде: без һөҗүм итәчәк участок тоташтан урман һәм баткаклыклардан гыйбарәт булып, аннан бары тик бердәнбер һәм анысы да бик начар юл (гать) үтә, шунлыктан танкларны һөҗүм башында ук файдаланырга һич тә мөмкин түгел иде.
— Димәк, сезнең уң флангта подполковник Костиницын (Алексей Петрович Костиницын Скуратов урынына килгән иде) полкы, ә сул флангта подполковник Манцуров (Михаил Тимофеевич Манцуров Абрамовны алыштырган иде) полкы хәрәкәт итәчәк? — диде аннары генерал, схемага карал.
— Әйе, шулай. Төп ударны ике полк көче белән Гать, Замень-Реня юнәлешенә туплыйм.
Аннан соң мин һәр полкта берәр укчы ротаның аерым әзерләнгәнен әйттем. Бу роталарның берсе, сул флангтагысы, дошманның игътибарын читкә юнәлтү өчен, төп юнәлештән читтә — Березина елгасының сул ярында хәрәкәт итәргә һәм һөҗүмне алданрак башларга тиеш иде. Полк командирларының китүенә 15—20 минут үтүгә дошман ягыннан артналет башланды.
— Дошман артиллериясе минем күзәтү пунктына налет ясый! — дип шалтыратты шундук Манцуров.
Шуның белән сөйләшү дә өзелде. Лозовский үзенең телефонына йөгерде. Мин рация аша Манцуровны чакырдым, ләкин аннан мәгънә чыкмады. 5—6 минуттан телефон чыбыгын ялгадылар.
— Иптәш генерал .—диде Манцуров, борчулы тавыш белән,— минем күзәтү пунктын дошман бөтенләй диярлек туздырып ташлады.
— Шулай буласын алдан белдем мин аның, — диде Ганже.
Шушы көннәрдә генә Манцуров полкында булып, аның кузәтч пунктындагы тәртипнең тиешенчә куелмавы турында кисәтү ясаган’булган икән ул.
— Яраланучылар юкмы? — диде генерал Гарцев.
Бәхеткә каршы, яраланучы юк иде. Мнп Манцуровка күзәтү пунктын икенче урынга күчерергә приказ бирдем дә комкорга төшке аш тәкъдим иттем.
' Генерал дәрәжәсен мина эле шул көннәрдә генә биргәннәр иде.
— Рәхмәт, әле атарга пртә, ә менә эчәсе килә.
— Хәзер була ул, иптәш генерал! — диде пачпрод’ капитан И. Э. Котан һәм салкын квас алып килде. Генерал квасны ясаучы поварны мактый-мактый эчте дә, безгә уңышлар теләп, кайтып китте.
...23 июнь һөҗүмгә әзерлекнең соңгы көне иде. Көн җылы, ләкин җилле, урман шомлы гына шаулап тора. Иртәдән бирле немецларның «очучы крепость» дип аталган иләмсез зур самолетлары безнең тирәдән берничә мәртәбә очып, тикшереп үткән иде инде. Дөрес, ул самолет әллә ни биектән очмын, теләгән хәлдә аны бәреп төшерү кыен түгел иде. Әмма безнең зенптчиклар бер генә тапкыр да атмадылар, чөнки Һөҗүм алдыннан үзебезне фаш итәргә һич тә ярамын иде.
— Минемчә, немецлар нәрсәдер сизенәләр булса кирәк, — диде Барыкин, теге самолет яңадан әйләнеп киткәч.
Костнницын полкыннан Манцуров полкына барырга чыккан чагыбыз иде бу. Костнницын полкында әзерлекне тикшерү белән бергә, без сугышчылар арасында да булып, алар белән әңгәмәләр үткәрдек. Сугышчыларның рухы күтәренке, җиңүгә ышанычлары зур: һәр подразделениеда я бергәләп газета укыйлар яки сугышчан листоклар язалар иде. Бер ротада без комсомол җыелышына очрадык. Аида яшь сугышчыларны комсомол сафына кабул итәләр нде. Минем бик хәтеремдә: землянка буендагы бер зур агач төбендә үткәрелә иде ул җыелыш. Бер бик сөйкемле сугышчы, комсомол сафына кабул ителгәч, болай диде: «Мин үзем белорус. Брянск һәм Орел өлкәләре халкын немец коллыгыннан коткаруда катнаштым. Яраландым, ләкин беренче сафтан китмәдем. Туган илемне, батыр халкымны фашистлар табаны астыннан азат итүдә комсомол исемен хурга калдырмам».
— Менә минем автоматым, — диде икенче берсе, чем-кара күзле Кавказ егете, — мин бу коралымнан уннарча дошманга әҗәл китердем. Бу хәзер комсомолец автоматы, димәк, мин тагып да батыррак булырга, дошманны күбрәк кырырга тиешмен һәм шулай эшләргә тырышырмын да!
Без коммунистлар белән дә сөйләштек. Шушы соңгы көннәрдә майор Г. Д. Нолбат батальонында гына да уннан артык кеше партия сафына кабул ителгәннәр иде.
Шунысы күңелгә зур горурлык тудыра: һәркем явыз дошманга таш-ланырга хәзер тора иде. Алар әле көнен, сәгатен белмиләр, ләкин операциянең якынлашканын сизенәләр иде.
...Безне Манцуров каршылады. Аннары бергәләп, тез тиңентен су ерып, алгы сызыкка юнәлдек.
Без килеп җиткәндә, подразделеннеләрдә һөҗүм барышында үзара ярдәм оештыру чараларын өйрәнү бара иде. Әле яңарак кына рота командирлары да сугышчан бурыч алганнар, кичкә взвод командирларына да конкрет бурычлар куелып бетәргә тиеш икән.
— Әнә теге солдатлар нәрсәгә җыелганнар икән? — дидем мин, бер төркем сугышчыларга игътибар итеп.
Траншея буйлап әлеге сугышчылар янына килсәк, брустверда унбишләп хат! Алар тигез итеп тезеп куелганнар иде.
— Бу нинди хатлар соң?!
— Болар, иптәш генерал, — диде рота командиры, — пулеметчы Гординга килделәр. Барлыгы 16 хат монда! Әле күптән түгел генә Гордин Дан ордены белән бүләкләнгән иде, шул уңай белән авылдашлары котлау хатлары язганнар.
һәм, чыннан да, конвертларның барысына «Алтай краеның «Красный луч» колхозыннан» дип язылган иде.
— Ә берәрсен укып карарга мөмкинме?
— Рәхим итегез, иптәш генерал! — диде, дулкынланудан чак кына кызарып киткән Алтай егете Гордин.
Мин бер хатны алып укыдым. Ул озын язылмаган, ләкин анда барысы да әйтелгән; Гордииның авылдашлары, аны котлау белән бергә, үзләренең эшләре турында да язганнар иде.
«Ә без, — диелгән идс анда, — үз чиратыбызда, сөекле Ватаныбызның җиңүе өчен көчебезне кызганмабыз!»
Гординны котлап, кулын кыстым.
— Мин соңгы тамчы каныма кадәр дошман белән сугышырга әзер, нптәш генерал! —диде Дан ордены кавалеры, җавап итеп.
БОБРУЙСК ӨЧЕН КӨРӘШ
24 июньгә каршы төндә дивизиядәге командирлардан, белмим, кем генә йоклады икән!
Әле төн караңгы, күктә йолдызлар да күренми. Алариы болыт каплаган иде. Инде һөҗүмгә әзерлек тәмамланды. Барлык солдатлар һәм офицерлар да атака сызыгында. Сигнал көтәләр.
Полкларның әзерлеген үз күзебез белән күреп кайтсак та, янә шалтыратып, командирлар белән сөйләшеп алмыйча күңел тынычланмады. Ул арада һөҗүм минуты да килеп җитте.
Нәкъ 4 сәгать 20 минутта Лозовскийиың үз артиллеристларына биргән командасы яңгырады:
— Ут!
Кыска, әмма көчле артналеттаи соң сул флангта 4 нче рота киң фронт буйлап атакага күтәрелде. Ләкин бу бөтен дивизия күләмендәге һөҗүм түгел, бәлки дошманны алдау өчен оештырылган һәм безнең өчен мөһим булмаган юнәлештәге һөҗүм генә иде. Эш нәкъ без көткәнчә булып чыкты: дошман барлык коралларының утын әлеге ротага юнәлдерде. Шушы моменттан файдаланып, безнең полклар атакага ташланырга тиеш иде. Мин, дошман ягын күзәтү белән бергә, Лозовскийга да күз салгалап алам. Ул, артык дулкынланудан сулышын чак алып, телефон трубкасын тоткан килеш, минем команданы көтә иде.
— Ут! — дидем мин, тиешле вакыт килеп җиткәч.
Әйтерсең, җир үз күчәреннән ычкынып, төпсез бушлыкка төшеп китте—бөтен дөнья селкенеп, тетрәп куйды. Бу — барысы да берьюлы хәрәкәткә килгән дивизия, корпус һәм армия тупларыннан чыккан аваз иде.
Артподготовка бер сәгать буена дәвам итте. Бер сәгать буена җир тетрәп, ыңгырашкандай булып торды. Дошман рубежы тоташ кара төтен һәм пычрак болыты белән капланган иде. Артподготовка барышында безнең самолетлар да немецларның оборона позициясен һәм тыл районнарын «эшкәртергә» керештеләр. Саперлар тимер чыбык киртәләре арасыннан полкларга юл ачтылар. Инде атака башлау минутлары да якынлашты. Аның саен йөрәк ешрак тибә, дулкынлану арта бара. Ниһаять, сәгать теле 10 сәг. 15 минутка килеп җитте.
— Сигнал!!
Капитан Котов сигнал ракетасын чөюгә, полклар атакага ыргылдылар. Лозовский ут валын дошманның икенче траншеяларына күчерергә приказ бирде.
Менә көчле «ура» яңгырады һәм кичү средстволары хәрәкәткә килде Ләкин кайбер сугышчылар, ашыгып, ул средстволардан файдаланып тормыйча, билдән саз ерып, тизрәк алга барырга омтылалар Әмма һәр урында да андый мөмкинлек юк, шунлыктан күбесе кичү средстволарын кулланырга мәҗбүр иделәр. н 1
Инде немецлар да эшнең нәрсәдә икәнлегемә төшенделәр булса кирәк — бөтен утларын безнең төп удар юнәлешенә борып, каршылык күрсәтергә керештеләр. Каршылык Замень-Реия һәм Парнчн ягыннан аеруча көчле иде.
Кискен сугыш көндезге сәгать 12 гә чаклы дәвам итсә дә, без бүген максатыбызга ирешә алмадык. Бөтен артиллерияне Гать юнәлешенә туплап, атаканы кабатлаудан да файда чыкмады. Дөрес, немецларны беренче траншеяларыниан, ә кайбер участокларда икенче траншеяла- рыннан да куып чыгардык чыгаруын. Әмма безне бу гыиа канәгатьләндерми иде.
Сәгать нәкъ 12 дә мин комкорга үзебездәге хәлләр турында доклад ясадым. Әлбәттә, атаканың уңышсыз чыгуын әйтмичә мөмкин түгел иде.
— 65 нче армия гаскәрләре Корма участогында өч километр алга киткәннәр. Ә без нәрсә эшлибез? — диде комкор, минем докладны тың-лаганнан соң. Аның тавышыннан борчылганлыгы сизелсә дә, мөгамәләсендә үзгәреш юк иде.
Андый вакытта тикшермичә генә кемнедер гаепләргә керешеп китүне миң гомумән яратмый торган идем. Ә «дошман гаепле» дигән сүзне ахмак кеше дә әйтә ала. Шунлыктан мондый хәлдә иң дөрес җавап: — Мин гаепле! — дню иде. һәм мин шулай әйттем дә.
— Я, ярый, тикшерегез! — диде генерал.
Ә мәсьәлә менә ничек иде. 53 нче корпус юнәлеше Бобруйскига иң кыска юлларның берсе. Шунлыктан бу хәлне дошман игътибарсыз калдырырга тиеш түгел иде. Шулай булып чыкты да. Атака башлануга, дошманның авиациясе дә, артиллерия һәм миномет 'батареялары да әнә шул участокка ябырылды. Дошман, үзенең якындагы резерв подразделениеләрен дә сугышка кертеп, чамасыз каты ут ачты. Шуның өстенә, табигый шартлар да әлегә немецлар файдасына хезмәт итә иде. Менә шуңа күрә дә, гәрчә геройларча сугышса да, дивизия һәм корпус алга китә алмады.
Комкор белән сөйләшүдән соң куп тә үтмәде, корпус КП сыннан полковник Назаров шалтыратты һәм корпус фронтындагы хәлләрне сөйләде, армия фронтында бер юнәлештә дә дошман оборонасында өзеклек ясалмаганлыкны әйтте. Аның әйтүенә караганда, безнең армия гаскәрләре бары уң флангта гына бер, бер ярым километрга алга киткәннәр иде...
Караңгы төште. Хәзер безнең каршыда торган иң җаваплы бурыч — алынган позицияне кулда тоту иде. Чөнки немецлар, оборона позицияләрен кире кайтарырга теләп, зур активлык белән сугышалар иде әле.
Мондый шартларда безгә перегруппировка белән вакыт уздыру урынсыз иде. Без турыдан-туры алынган рубежны ныгытырга керештек. Ә икенче көннең нртәсендә, артподготовка башланганчы, безнең самолетлар дошман артиллериясе тупланган районнарны бомбага тота башладылар. Аннары, кыска гына артналеттан соң, сәгать 5 тә корпус частьлары атакага чыктылар, һәм, бер югалтусыз диярлек, дошман оборонасының беренче һә.м икенче позициясен тар-мар иттеләр. Безнең дивизия Проскурин, Пойхи, /Клобин, Подольск авылларын немецлардан чистартты.
Сәгать унбердә күзәтү пунктын алгарак күчерергә булдык. Опер- группада подполковник Лозовский, подполковник Барыкин, подполковник Евдокимов, саперлар һәм элемтәчеләр. Менә без җәяүләп гатьны чыгып барабыз. (Машиналарны әле кузгатырга ярамый иде.) Аркаларына рацияләрен асыл, радистлар да безнең белән атлыйлар. Бу районда, сирәк келә килеп ярылган снарядлардай башка, артык комачаулык күренми иде. Ләкин... кинәт урманны яңгыратып, бик нык кычкырган тавыш ишетелде:
— Тукта!
Кычкыручы бездән 5—б адым гына алда иде. Шып туктарга туры килде. Милем арттан башкалар да урыннарында басып калдылар. «Ни булды?» дияргә дә өлгермәдем, сапер өлкән сержант Н. Н. Нивмер- ЖИИКНП ыргылып минем алга килеп басты.
— Күрәсезме? — диде ул. — Алдыгызда мина!
Чыннан да, миннән нибары бер метр чамасында гына бер чөйдән икенчесенә жеп сузып куелган иде. Ул жепкә аягың белән чак кына орындыңмы — миналар шартлап, күккә очачагыңны көт тә тор!
— Рәхмәт, энекәш, үлемнән коткардың! — дип, Лозовский Нивмер- жицкийиы кочаклап ук алды.
— Әнә күрәсезме, миналар группасы белән куелганнар! — диде сержант. Әлбәттә, әгәр дә алар шартлаган булса, бәласе бер генә кешегә булмас иде. Сизгерлеге өчен рәхмәт белдереп, Нивмержицкийның кулын кыстым да ары киттек.
Дошман безнең беренче эшелондагы частьларга каршы контратакасын дәвам идә иде әле.
— Контратаканы кнре кагам. Артиллерия туры наводка белән ата! — диде Костиницын, рация аша.
Хәзер сугышның кайсы юнәлештә кызурак яисә салмаграк булуын белүе авыр. Гомумән ике елга арасында, ягъни бөтен корпус фронтында, кайнар көрәш дәвам итә иде. Менә хәзер генә Костиницын полкыннан бер офицер килде һәм немецларның өченче мәртәбә контратакага чыкканнарын әйтте. Костиницын 17 нче дивизия белән янәшә хәрәкәт итә һәм хәзер тизрәк ике араны ныгытырга кирәк иде. 15—20 минуттан Евдокимов- күрше дивизия штабы белән элемтәгә керде. Әмма ул арада Костиницын полкының хәле 'б.ераз яхшырган иде, ул, дошман атакасын кире кагып, һөҗүмне дәвам итүен хәбәр итте. Шулай ук күрше дивизиянең дә сул флангысы алга китүен әйттеләр.
Эш шундый кызу, бер командирга җавап бирергә өлгермисең, икенчесе шалтырата яки рациягә чакыра. Менә хәзер дә Манцуров, бик борчулы тавыш белән:
— Иптәш генерал, һич тә рәтенә төшенә алмыйм, үзебезнең катерлардан полкка аталар! — диде.
— Ә кайда соң ул катерлар, еракмы?
— Менә безнең тирәдә генә алар, Березина елгасында.
Тиз генә корпус белән элемтәгә кереп, бу тәртипсезлеккә чик куюларын сорасам да, файдасы булмады. Катерлар һаман аталар иде. Аптырагач, үзем барырга булдым.
Без дивизиянең сул флангысына, майор Ислам Гәрәев V батальонына, килеп җиткәндә дә хәл үзгәрмәгән иде әле. Майорның җиңнәре сызганылган, изүләре чишек, каскасы кыйшаеп артка шуышкан 11әм йөзе бик җитди иде.
Шулай булмый хәле дә юк. Чөнки шундый кызу һөҗүм вакытында үзебезнекеләр юлны буып торганда кемнең дә ачуы килер иде! Ә катерлар шундый сиптерәләр — елгага якын килергә һич тә мөмкин түгел.
— Котов, машинага утыр да, майорның флагын алып, тизрәк яр кырыена бар!—дидем адъютантка.
— Мин үзем барам!—диде майор, кискен генә итеп. Кискен рәвештә әйтеп ташлавына үзе дә уңайсызланды ахрысы, кызарып китте.
— Майор Гәрәев, батальоныгыз белән җитәкчелекне дәвам итегез!
Гәрәев, үзен җибәрмәгәнгә күңелсезләнеп, теләр-теләмәс кенә кулындагы флагын Котовка бирде.
V Ислам Гәрәевнч Гәрәев безгә июнь башларында килгән иде.
Котов кызыл флаг күтәреп яр буена барып җитүгә, катерлар безнең якка атудан туктадылар. Тирә-як бер мәлгә тынып калды. Төньяктан искән көчле җил генә агач яфракларын шаулата иде.
— Урра! Урра!!
Бу — Шатлыкларыннан кулларын болгый-болгый кычкыручы .матрослар тавышы иде.
— Уф! Ниләр генә эшләмәдем мип ал арны туктату өчен!—диде, тир- ләп-пешеп минем янга килеп җиткән полковник Манцуров. — Катерларына туры наводкадан залп бирдерер хәлгә җиттем, понимаешь. Үз кешеләр бит. шуңа гына тыелып калдым инде.
— Ә нигә флаг күрсәтмәдегез соң?
— һей. иптәш генерал, күрсәтмәгән кая инде: агын да. кызылын да күрсәтеп карадык! Ләкин, бер кызып китсәләр, матросларның күзенә ак-кара күренәмени! Менә шушы кулымдагы таяк белән сыптырыр идем үзләрен!
Әйе, моңа ышанырга була иде. Шушындый ук хәлне мин 1941 елда Төньяк фронтта да ишеткән идем.
Таяк дигәннән, шуны әйтергә кирәк. Михаил Тимофеевич Манцуров безгә килгәндә аның ярасы төзәлеп тә җитмәгән, шунлыктан култык таяклары белән йөри иде ул. Хәзер аларны ташлаган булса да. таяксыз йөри алмый иде әле. Ул полк командиры булып килгәндә, башта .машинадан култык таяклары, аннары аларның хуҗасы чыккач, мнл аптырабрак:
— Сезгә бик читен булмасмы икән соң? — дип сорагач:
— Зыян юк, иптәш полковник, теләк булса, дошманлы култык таяклары белән дә кыйнарга булыр! — дигән иде Манцуров һәм, күрәсез, чыннан да шулай булып чыкты...
Кичке сәгать дүртләр тирәсендә Замень-Реняга бара торган юл буендагы бер калку урынга, Мамонов янына күчтек. Ул полкын беренче эшелондагы полклар арасына сугышка кертергә әзерләп тора иде.
— Корпустан телефон! — диде бер элемтәче лейтенант. Тнрләп-пе- шеп беткән элемтәчеләр, тиз генә мимем янга китереп, аппаратны көнләп куйдылар.
— Фатих Гарипович, эшләр ничек? — диде Гарцев, трубканы алгач.
— Яхшы, иптәш генерал!
Мин доклад ясадым. Дошманга зур югалтулар ясалуын, күп санда әсирләр алынуын һәм, кыен шартларда хәрәкәт итүебезгә карамастан. 6—7 километр алга китүебезне әйттем.
— Кайсы частьлар һәм кемнәр аеруча яхшы сугышты?
— Барысы да!
— Ә шулай да?
Мин Костиницын полкыннан капитан Нолбат, Манцуров полкыннан майор Гәрәев батальоннарының һәм артполктан капитан Дек- штейн VI дивизионының аеруча батыр һәм аяусыз хәрәкәт итүләрен әйттем. Чөнки бу подразделениеләр, оста маневрлар кулланып, үз полклары юнәлешендә авангардлык ролен уйнаганнар иде. Укчы, пулемет һәм миномет роталарыннан иң зур игътибарга лаек булган 4 нче рота командиры капитан Михаил Линник ротасын атадым. Михаил Линник үткән ике көнге сугышларда зур осталык күрсәткән иде. Аның ротасы, иң кыен һәм җаваплы минутларда дошманга ташланып, гитлерчылар арасында берничә тапкыр паника тудырды. Линник бүген үзе генә дә уннарча гитлерчыларның башына җиткән иде. һәм әсирләрне, трофейларны иң күп кулга төшергән рота да аның ротасы булды.
— Фатих Гарипович, кысыгыз фашистны! —диде генерал, минем докладны тыңлаганнан соң.
VI Капитан С. Я. Декштейн безгә операция алды көннәрендә генә килгән ггде.
Трубканы куйган гына идем, юлдан үтел баручы немецлар төркемен күреп алдым. Безнең ике автоматчы 20 гә якын фашистны алып киләләр иде. Мине гаҗәпләндергәне шул булды: әлеге фашистлар, мине күргәч: «Хайль русь! Гитлер капут!» — дип кычкырыша башладылар. Тагын шунысы кызык: бу әсирләрнең дүртесе, носилкага салып, безнең ике яралы сугышчыны алып киләләр иде.
— Нигә немецларга күтәрттегез? — дип сорагач, автоматчыларның берсе:
— Алар үзләре сорадылар, иптәш генерал, исән каласылары килгәндер! — дип җавап бирде.
Әсирләр төркеме арасында берничә офицер да бар иде. Аларныц берсе, зуррак чинлы һәм гөпәш гәүдәлесе, аеруча куркынган, дер калтырап тора. Мин тәрҗемәче аша шунысына берничә сорау биреп, кайбер мәгълүматлар алдым да автоматчыларга әсирләрне корпуска, җыю пунктына, илтергә куштым.
Әсирләр арасында ике авыр яралы немец та бар иде. Төркем кузгалып киткәч, адъютант бер автоматчының:
— Генерал рөхсәт итсә, мин аларны монда гына чәкер идем, госпитальгә җибәргәнче! — дигәнлеген әйтте.
Мин бу нәрсәгә юкка гына тукталмадым. Сугыш — сугыш инде ул. Төрле хәлләр була. Ләкин без әсир төшкән дошманны үтерергә тиеш түгел идек. Нигә коралын ташлаган кеше белән сугышып торырга? һәм мин адъютантка конвоирларны кисәтергә, яралыларга тимәскә әйтергә куштым.
Менә безнең янга дивизия карамагына бирелгән артполк командиры да килеп җитте.
— Мондагы гатьны гомеремдә дә онытасым юк, — диде ул, көрсенеп.
— Ник алай дисез?
— Гатька артиллерия килеп керүгә, каяндыр ерактан немецларның авыр артиллериясе ут ачты. Әле бер җирдән, әле икенче урыннан юлны туздыра башлады. Бәхеткә каршы туплар ватылмады. Әле дә ярый сезнең саперлар ярдәм итте. Мең-мең рәхмәт аларга. Югыйсә, батып калган идек...
Мин тиз генә Лозовский белән киңәшләштем дә, иртәгә Замеңь-Ре- няны штурмлау өчен, танкларның күбрәк өлешен Мамонов полкы юнәлешенә җибәрергә булдым.
Ул арада дивизиянең боепитание начальнигы килеп туктады. «Машиналар буксовать итәләр. Комлы юл сазлыктан да әшәкерәк булып калган. Тыл ягына машина белән узу мөмкин түгел», — дип, шактый күңелсез хәбәр китергән иде ул.
Машиналарга булышу өчен, Мамонов полкыннан кешеләр җибәрергә туры килде.
Боепитание начальнигының фамилиясе хәтердә калмаган. Ул бу минутларда иң зур кайгыртучыларның берсе иде. Тылдан җибәрелгән снаряд һәм миналар килеп җитмәгәннәр, аның үзенең машинасы да кайдадыр кысылып калган иде. Мамоновтан ярдәмгә берәр рота кеше бирелә дигән сүзне ишеткәч, .балалар шикелле шатланды ул. йөгереп киткәне күзгә чагылып кына калды...
Инде караңгы да төшә башлады. Дошманның беренче линиядәге траншеялары хәзер бинокльсез начар күренә. Без ашыгабыз. Чөнки, караңгылык куерганчы күбрәк күзәтеп, тиешле нәтиҗәгә килергә кирәк иде. Шуның өстеиә, полклардагы хәлне дә тулысынча белә алганыбыз юк иде әле.
Менә нәкъ без күзәткән юнәлештән генә немецлар контратакага чыктылар. Костииицъш полкының сул флангысында иде бу хәл.
— Озеров!'—диде Лозовский, трубканы йотардай булып.— Күр-мисезмени?
Минемчә, җавап телефон чыбыгы аша килеп тә җитмәде, шул юнәлештә хәрәкәт иткән ПАГ1 һәм ДАГ2тан ике дивизион берьюлы диярлек контратакага килүчеләргә ут ачтылар. Шунда ук безнең алдагы сафта хәрәкәт итүче укчылар пулемет һәм автоматлардан да атарга керештеләр. Бу бүген бишенче контратака иде инде.
Көрәш нибарысы 15—20 минутка сузылгандыр, немецлар күп санлы үлекләрен калдырып, коралларын ташлап чигенделәр.
— Генерал Ганже доклад таләп итә!—диде Лозовский.
— Чираттагы контратака дип әйтегез!
Лозовский докладын дәвам итә башлады. Аннары мине дә телефонга чакырдылар. Комкор чакырган икән:
— Минемчә, иртәгә үтәләчәк сугышчан бурыч сезгә ачык, әзерләнегез! — диде ул.
— Иртәгә билгеләнгән вакытны белергә мөмкинме?
— Соңрак. Без Ганже белән киләчәкбез, шунда әйтермен.
Безгә көндезге аш китергәннәр иде. Ординарец аны котелок белән траншея буйлап алып килде дә. пулемет мәйданчыгына плащ-палатка җәел, табын әзерли башлады. Бик ашыйсы килгән булса да. рәхәтләнеп ашый алмадык. Ипи чытырдый. Карабодай боткасы чытырдый. Вак ком кием-салымга, коралларга һәм тамак төпләренә генә түгел, ризыкларга да үтеп кергән иде. Шулай да ачлык үзенекен итте, чытырдаса да. табында ризык калмады.
Төнге сәгать унберләргә фронт 'бераз тынычланып калгандай булса да. дивизиядә эш кайнап тора иде әле. Частьларда подразделеяиеләр- не тәртипкә кертәләр, личный составны ашаталар, позицияләрне ныгыталар. окоплар казыйлар. Тупларны, якынрак китереп, туры наводкага куялар. Санчастьларда яралыларны кабул итәләр һ. б., һ. б.
Медсанбатта хирурглар, врач А. А. Готлиб җитәкчелегендә, катлаулы операцияләр ясыйлар. Фронт кырларында ирләр белән беррәттән батырларча сугыша белгән медсестралар, санитаркалар яраланган офицерларны, сержант һәм солдатларны, ипләп кенә носилкаларга салып, мөмкин булган кадәре кадерләп, тылга чыгару белән мәшгульләр. Личный составка, чиратлап, аз булса да ял бирергә күрсәтмәләр ясасак та, әле бар да төнге әзерлек белән кайнашалар иде. Безнең разведчиклар һәм махсус билгеләнгән укчы роталар дошманга йокы бирмичә, туктаусыз аны борчып торалар. Гитлерчылар да тик ятмыйлар. Абайлап кал- масаң, паника куптарырга да бик мөмкиннәр. Шунлыктан саклык чараларына да әһәмият бирергә кирәк. Ә барыннан да мөһиме — иртәнге һөҗүм өчен кирәк кадәрле сугыш припаслары булдыру мәсьәләсе иде. Юллар начар булганлыктан, без үзебезнең машиналар белән генә ул нәрсәне хәл итә алмас идек, ихтимал. Ләкин бу эштә безгә артполкнын инде укучыга билгеле булган «ЗИЛ-42» маркалы чылбырлы машиналары зур ярдәм итте.
Июнь аенда шулай бит ул: көнбатыштагы шәфәкъ кызыллыгы сүнәргә өлгерми, көнчыгыш яктан таң нурлары балкый башлый. Без төнге әзерлек белән мавыгып йөри торгач, сызылып таң да атты, һәм иртүк дивизия һөҗүмгә күчте. Ә сәгать унга безнең ике полк төп юкәләштә— ике елга арасында — дошман оборонасының беренче (төп) полосасын өзгәннәр иде инде. Ләкин икенче полосада, аеруча Замень-Реня юнәлешендә, немецлар бик нык каршылык күрсәтә башладылар. Мин күрше дивизия командирын телефонга чакырдым, ләкин телефон эшләмәде. Рациягә күчәргә туры килде. Без ул дивизия командиры белән
! ПАГ — полк артиллерия группасы.
2 Д А Г — дивизия артиллерия группасы.
хәзерге хәлләргә һәм Замень-Реня авылын алуга бәйләнешле мәсьәләләргә тукталдык, үзара ярдәм чараларын ачыкладык.
Аннары мин Манцуров полкына барырга булдым. Хәлне үзем күреп кайтасым килә иде. Ләкин, юлга миналар куелган булу сәбәпле, машинаны калдырып, җәяүләп кенә китәргә туры килде.
Без билгеләнгән урынга килеп җитә алмадык, сулга борылып, юнәлешне үзгәртергә мәҗбүр булдык һәм урман авызының тынычрак урынына килеп чыктык. Безне монда разведка командиры очратты. Ул арада Манцуров та килеп чыкты.
— Әнә тегендә, ике зур агач янында, батальон командиры Гәрәев!— диде разведчик. Гәрәевне күрү безгә бик мөһим иде. Мин аны чакырырга булдым. Аннары Манцуров, Гәрәев һәм разведчик доклад ясадылар. Аларның докладлары мине канәгатьләндерде, һәм, шуңа таянып, нәтиҗә чыгардым:
«Ике полк арасына Мамонов полкын кертеп, гомуми көч белән За- мень-Репяга удар ясарга, һәм, 17 нче дивизия белән бергәләп, андагы дошманны тар-мар итеп, киләчәктә һөҗүмне Щедрин юнәлешенә дәвам итәргә».
Шушы карарга нигезләнеп, полк командирларына сугышчан приказ бирдем. Рация аркылы корпус артиллериясе белән элемтәгә кереп, атаканы тәэмин итүләрен үтендем.
Сәгать көндезге 12 дә безнең авиация Щедрин районын һәм Бобруйск тирәләрен 'бомбага тота башлады. Полклар ныклап торып атакага әзерләнәләр иде. Ләкин бу әзерлек тыныч вакытта түгел, сугыш шартларында эшләнә: фронтта кинәт я бер, я икенче урында сугыш кузгала; ул кызганнан-кыза бара, ә икенче юнәлештә бетә башлый иде. Моның сәбәбен аңлавы кыен түгел, әлбәттә. Бу — кече офицерлар, сержант һәм солдатлар арасындагы инициатива байлыгының нәтиҗәсе, сугышчы тапкырлыгының чагылышы иде. Әйе, алар, шулай үзлекләреннән хәрәкәт итеп, дошманны туктаусыз кысрыклап тордылар.
— Ура! Ура, ура!
Көчле артиллерия налеты артыннан, танклар белән бергәләп, без- нен пехота алга омтылды.
— Молодец, Мамонов! — дип куйдым мин күңелемнән.
— Костиницынның сул флангысын карагыз! — диде Евдокимов.— Танкларның күпчелеге, пехота алдында хәрәкәт итеп, дошман тран- шеясын «сукалый» башлаганнар иде. Алар артыннан һөҗүм итүче пехота подразделениеләре бара, кайберләре инде немецлар позициясенә үк җитеп, штык сугышына да керешкәннәр иде.
Мин Евдокимовка уң як күршенең хәлен сорарга куштым. Ул 5—10 минуттан 17 нче дивизия штабы белән элемтәгә кереп, аның Замень-Реня тирәсендә сугышуы һәм немецларның әле бик нык каршылык күрсәтүләре турында информация алды.
Шушы ук вакытта Мамонов һәм Костиницын полклары Замеиь-Ре- няның көньягыннан һәм көньяк-көнбатышыннан дошман оборонасын җимереп, авылга барып кергәннәр иде. Мамонов белән Манцуров НП- ларын алгарак күчерергә рөхсәт сорадылар. (Аларга рөхсәтсез күчмәскә кушылган иде.)
...һөҗүм инде 45 минут буена дәвам итә. Немецлар үз позицияләрен калдырырга уйламыйлар. Ерткычларча каршылык күрсәтүләрен арттырганиан-арттыра башладылар. Замень-Реня авылы ике яклап кысылса да, немец командованиесе, артиллерия утын һәм үзенең якындагы резерв подразделениеләрен тулысынча шул юнәлешкә туплап, аны сакларга омтыла иде. Бу терәк пунктын алу өчең ике дивизия көчен шунда тупларга туры килде. Ә немецлар һаман чигәргә уйламыйлар иде әле. Алар бары тик сәгать икеләр тирәсендә генә авылны калды-
рырга мәҗбүр булдылар. Шулап итеп, ниһаять, корпус гаскәрләре чигенүче дошманны киң фронт буйлап куа башладылар.
— Барлык мәгълүматларга караганда, немецларның арадаш терәк пунктлары Щедринда, 149 калкулыгында һәм Березина тирәсендә булырга тиеш, — диде Амосов, телефон аша. Аның бу фикере дөрес иде. Чөнки. Щедрин ике елга арасындагы таш һәм тимер юллары узелы. Бу райондагы калкулык һәм Радшце, Паричи, Бобруйскидан килеп тоташкан юллар немецларга оборона өчен зур уңайлыклар тудыра иде.
Хәзер инде фронт тынычлана төште. Снаряд, мина шартлаган тавышлар сирәк кенә ишетелә башлады, ә кул коралларыннан атулар бөтенләй ишетелми диярлек. Мондый шартларда бер генә команда хакимлек итә иде.
— Мөмкин кадәр тизрәк алга!
Щедрин юнәлешенә килеп чыккач, эшләр бераз җайланып китте. Чөнки монда юллар чагыштырмача әйбәтрәк, калкулык һәм урманлыклар маневр ясарга да мөмкинлек тудыралар иде.
Шушы уңайлыкларны искә алып, Манцуров полкын Березинага якынайту өчен, аны 149 калкулыгына юнәлтергә булдым.
Машина янында аягүрә генә тамак ялгап алдык та Мамонов полкы артыннан киттек. Безгә Замень-Реня авылына керергә туры килмәде. Аның көнбатыш ягындагы юлдан үттек.
— Әнә яралылар! — диде Котов.
Әйе, бер зур сарай кырында байтак яралы сугышчылар ята, алар тирәсендә врачлар, медсестралар мәш килеп эшләп йөриләр иде. «Сафтан чыгучылар бүген шулай ук күп микәнни?» — дип борчылып куйдым мин. Ул арада тагын берничә кеше, носилкалар күтәреп, сарайга таба киләләр иде. Барыкннны, яралыларга тиешле ярдәм күрсәтүне тизләтү өчен, шунда җибәрергә туры килде. Ә без алга киттек.
Озак та бармадык, безне штаб офицеры куып җитте:
— Корпустан радиограмма!
Бу радиограммада Щедрин торак пунктының безнең дивизия юнәлешенә кермәгәнлеге әйтелгән иде. Димәк, төп көчне 149 калкулыгына юнәлдерергә кирәк, һәм мин шулай эшләргә булдым да. 149 калкулыгы Щедрин авылыннан 6 километрда, көнбатыш якта иде.
Без хәзер Костиницын полкын икенче эшелонда калдыру чарасын күрә башладык. Инде көн дә кичекте. Кояш баер алдыннан фронттагы хәл түбәндәгедән гыйбарәт иде: немецлар зур Щедрин авылында һәм 149 калкулыгында, электән ныгытылган оборона ныгытмаларына таянып, яңадан каршылык күрсәтергә керештеләр. Костиницын полкы, икенче эшелонга калу урынына, Щедрин авылының көньяк-көнбатыш ягынла, сугышчан тәртипкә таралып, дошман белән бәрелешә башлады. Мамонов, үзенең бер батальоны белән 149 калкулыгының көнчыгыш ягына чыгып, Бобруйск-Щедрин юлын кисте. Манцуров ике батальоны белән, Березина елгасы буйлап, дошманның флангысына чыкты. Шулай итеп, бу райондагы немец подразделениеләре ярым чолганыш хәлендә калдылар.
Менә кояш та батты. Көнбатыш горизонт искиткеч алсу-матур төскә кергән иде. Ләкин безнең ул матурлыкка сокланырга вакытыбыз юк. Хәтта повар китергән кичке ашны да;
— Соңыннан, соңыннан! — дип, кире җибәрергә туры килде.
НП куе урман авызында урнашты. КП да ерак түгел, нибарысы 2 километрда. Медсанбат Замень-Реия районына чыккан иде.
Хәзер безнең күңелдә бер генә уй иде: төнлә һөҗүм итеп, 149 калкулыгын алырга. Бу бурычны үтәр өчен ике полкта перегруппировка ясарга боерык бирдем. Ә уң флангта хәрәкәт итүче Костиницын полкын икенче эшелонга чыгарырга ничек кенә теләсәм дә, бу эшне тор-
мышка ашырып булмады, чөнки Щедрин ягын ачык калдырырга һич та ярамын иде.
...Төнге 12 гә ике полкта да перегруппировка үткәрелеп, батальоннар һөҗүмгә әзер иделәр. Атака вакытын беренче яртыга билгеләдем һә.м Евдокимов бу боерыкны полк командирларына җиткерү чарасына кереште.
һөҗүм башланырга нибары 20 минут вакыт калганда гына корпус штабының, оператив бүлеге начальнигы подполковник И. К- Тясто безгә корпус командирының боерыгын алып килде. Анда безнең дивизия участогын башка дивизиягә тапшырырга әзерлек алып барырга кушылтак гитлерчылар әсир ителделәр, үлеп калганнары да күп булды.
Безнең дивизияне бары төш якынлашканда гына алыштырдылар. Ләкин Березинаның көнчыгыш ярларын барыбер үзебезгә тәэмин итәргә туры килде. Манцуров полкының оста маневрлар кулланып хәрәкәт итүе аркасында. 27 июньдә Березина елгасын кичеп, дивизия Васильевка авылына барып җитте. Елганы кичкәндә безнең дивизиягә генә түгел, гомумән, 48 нче армия частьларына да Днепр хәрби флотының ярдәме зур булуын әйтеп үтәргә кирәк. Юкса, алар булмаса, елга-ны кичү шактый кыенга туры килгән булыр иде.
Васильевка авылы Бобруйскидан 25 километр көньяктарак булып, без шуннан шәһәргә таба хәрәкәт итәргә тиеш идек. Ул авылдан 5 километр чамасы киткәч, минем машина ватылды. Шофер аны ремонтлап яткан арада безнең арттан генерал Карцев та килеп житте. Аның ашыгуы йөзенә чыккан иде. Тпз-тиз генә безнең белән исәнләшеп алганнан соң:
—- Картагызны алыгыз! — диде ул.
Карталарны машина канатына җәеп кундык.
— Сезнең дивизиягә бурыч, — диде комкор, — кызу темп белән дошманны Вешневки, Каменка юнәлешендә куып барып, Бобруйскиның көньяк өлешенә һөҗүм итәргә. 65 нче армия частьлары тимер юл буйлап Брожа торак пунктына чыктылар!
Генерал шундук үз юлына китеп барды, ә без приказны гамәлгә ашыру эшенә керештек, һәм шул көннең киченә, дошманның каршы-
ган иде.
— Ә безнең әзерләнгән операция нишли, шул килеш калыр микәнни? — диде Лозовский, түземсезләнеп. Б\ хәл мине дә борчый иде. һәм мин комкор белән элемтәгә керергә куштым. Ләкин бәйләнешкә кереп булмады. Ә вакыт үтә. Полк командирлары атакага сигнал көтәләр иде. Мин, тәвәккәлләп, планлаштырылган операцияне тормышка ашырырга булдым. Тясто да минем фикеремә каршы килмәде.
Дивизия нәкъ төнге беренче яртыда атакага күтәрелде һәм көн яктырганда безнең частьлар, каршыдагы дошманны (45 нче пехота дивизиясенең 134 нче полкын) тар-мар итеп, калган солдатларын эзәрлекләүгә күчтеләр. Дошман күп санлы сугыш техникасын һәм башка төр коммуникацияләрен "калдырып киткән иде. Бай-
Подполковник Ф. Е. Лозовский.
лык киртәләрен җимереп барып, дивизия Бобруйск шәһәренең көньяк кырыенда сугыша башлады. Шулай итеп, немецлар иртәдән бирле тизрәк үтеп калу өчен омтылган юлны — елганың көнбатыш ярын — каплап алдык. Хәзер немецлар койрыгына басылган елан кебек сырпаланалар иде: алар, әле бер участокка, әле икенчесенә ташланып, елганы кичеп калырга никадәр генә тырышмасыннар, максатларына ирешә алмадылар. Чөнки Бобруйскниы һәрьяклап чорнап алган безнең гаскәрләр (65 нче һәм 48 нче армияләр) аларны барлык юнәлешләрдә дә көчле ут өермәсе белән каршылап торалар иде. Шулай итеп, Бобруйск операциясенең дүртенче көнендә (27 июнь) дошманның 9 нчы армиясе икегә аерылып, 10 меңләп гаскәре шәһәрдә һәм шулай ук 10 меиләбе Бобруйскидаң көньяк-көнчыгышта чолганышта калды. Ләкин бу Бобруйск операциясе тулысынча тәмамланды дигән сүз түгел иде әле. Чолганышта калган немецлар каршылыксыз гына бирелергә теләмәделәр. Сугыш кичке унберләр тирәсендә дә бик кызу рәвештә дәвам итә иде. Бары төннең икенче яртысында гына фронтта бераз тынлык урнашкандай булды. Июнь кызуында көнозын дистәләрчә километр җир үткән, сугыш казаныңда кайнаган сугышчылар куе урманлыкта урнаштылар, маскировка кагыйдәләрен саклап кына утлар да кабызып җибәрделәр. Ләкин, минемчә, алар рәтләп ял итә алмаган- нардыр. Чөнки озынборыннар бик күп, тын алырга да ирек бирмиләр иде.
Ул төндә без. гаскәрне тәртипкә китереп, иртәнге сугышка әзерләндек. Кыенлык белән булса да, күршеләр белән элемтәгә кереп, узара ярдәмләшү чараларын да хәл иттек.
Икенче көннең дә (28 июнь) яртысы һөҗүмгә әзерлек алып бару белән үтте. Ә 42 һәм Н нче корпуслар дошманның Бобруйскидан көньяк-көнчыгышта уралып калган 10000 кешелек группасын геройларча тар-мар иттеләр.
Көннең чамасыз кызулыгы өстенә, бу тирәләрдәге миллионлаган черкиләр күз ачарга да ирек бирмиләр, борынга, авызга тулып, теңкә- гә тияләр нде. Ләкин аңа карап кына безнең егетләр үз эшл'эрен туктатмадылар.
Сәгать кичке өчтә корпустан генерал Ганже килеп төште. Ул, маши-насыннан чыгып, кулындагы агач ботакларын бите-йөзе тирәсендә сел- ки-селки безнең янга килгәч, ашыкмыйча, җиренә җиткереп кенә, черкиләрнең әти-әниләрен искә төшереп алды. Аннары, исәнләшеп тә тор- мастан:
— Их сез, дуслар, тапкансыз урын!— диде.
— Нигә алай дисез?
— Бу кабахәт черкиләргә ничек чыдыйсыз?
— Ә сездә юкмыни?
— Без юләрләрмени, мондый җирдә тукталырга!
— Ә сез кайда урнаштыгыз соң?
— Вешневка авылында!
— Иван Семенович, безнең монда «Вешневка» юк шул!
— Менә сезгә сугышчан приказ! Шуны үтәсәгез, черкиләрдән ко-тылырсыз! •— диде Ганже, шаяртып.
Без палатка эченә кердек һәм сугышчан приказны укыдык. Ул приказда чолганышта калган дошман частьларының (134, 6, 296, 383, 254 һәм 36 нчы пехота дивизияләренең калдыклары) Бобруйск янында каршылык күрсәтүләре әйтелгән һәм 53 нче укчы корпуска, шул көйнең киченә Сычков районына чыгып, 65 иче армия частьларын алмаштырырга, аннары шәһәрнең төньяк-көнбатыш ягыннан Бобруйскидагы дошманны атакаларга әзерлек алып барырга боер ы л гаң иде. Ә безнең дивизиягә 29 июнь, сәгать төнге 4 тә Елавичи, Луки участогындагы 65 нче армия частьларың алыштырырга кушылган иде.
Үзем белән Амосовны, Мамоновны һәм тагын берничә офицермы алып, приказда күрсәтелгән районга алданрак барырга булдым. Генерал Ганже да безнең белән юлга чыкты.
Максатыбыз — Сычково районында булачак алмашыну шартларын ачыклау иде. Бобруйскидан 12 километрдагы ул районга барыр өчен. 20—25 километр җир узарга кирәк иде. Үч иткән шикелле, кичкә таба азрак яңгыр да сибәләп алды, ә караңгы төшүгә күк йөзе куе кара болытка әйләнде. Шулай да билгеләнгән урынга барып җиттек. Бобруйскидан район үзәге Осиповичига бара торган таш юл өстендәге Сычково авылыннан бер километр ераклыктагы юл чаты иде ул.
Бер сәгать узды, әле бер җан иясе дә күренгәне юк иде. Офицерларны як-якка җибәрергә туры килде. Ләкин алар да, беркемне очратмыйча. борылып кайттылар. Аптырагач, без алгы сызыкка барырга булдык.
Төнге 12 дә узып китте, ләкин әле без корпус яисә дивизия командирын түгел, батальон командирын да тапканыбыз юк. Гомумән беркем белән дә бернинди дә элемтәбез юк. Аның өчен мин үземне гафу итмәслек дәрәҗәдә ачуландым, аннан соң Амосовны тиргәргә туры килде. Чөнки минем рация ватылган, ә Амосов рациясен дивизиядә үк калдырган иде. Ганже исә, артык дәрәҗәдә борчылып;
— Амосов нәрсә! Сез менә мине әйтегез: 9 ел буе сугышта йөрим, ә шулай да ике кулымны кесәмә тыгып килгәнмен бнт! — дип, үз-үзен орыша иде. Хәзер безгә таң атканны көтүдән башка чара- калмады. Берничә офицерны сакка һәм без алыштырачак частьларны эзли торырга калдырып, берәр сәгать йоклап алырга булдык. Әмма шундук торырга туры килде:
— Менә батальон командирын таптык! — диде Амосов, минем янга килеп.
— 5)' тирәдә полк командиры бармы?—дип сорадым Амосов алып килгән офицердан.
— Менә моннан 300 метрда гына ул, — диде офицер.
Без полк командиры янына барырга әзерләнә башладык. Дөм-ка- раңгы фронт, гомердә алай булмаганча, тын иде. Хәтта озынборын 'безелдәве дә ишетелми. Ләкин без кузгалырга торганда гына Бобруйск ягында артиллерия залпы ишетелде, аннары пулемет, мылтыклардан ага башладылар. Күрәсең, чолганышта калган немец частьлары, боҗраны өзеп, качып котылырга чамалыйлар иде 'булса кирәк. Ату тавышлары минут саен безгә якынлаша башлады. Мондый хәлдә бер генә карарга килергә була иде, ул да булса — тизрәк дивизиягә кайту.
Машиналарга утырып, урман юлыннан кайтырга чыктык. Машинаны тизләтү мөмкин түгел: юл тар иде. 200 метрлап килергә өлгердек микән, немецлар безнең юлны кисеп тә чыктылар. Автоматларыннан ата-ата безнен тирәгә үк килә башладылар. Тимәсә тими икән пуля да: немецлар минем машинага орынып диярлек үтеп киттеләр, әмма арабыздан берәү дә яраланмаган иде. Шофер машинаны уңга борып, урманның сирәгрәк җиреннән бара башлады. Хәзер юлдан бару куркыныч иде. Шулай бераз баргач, куелыкка килеп юлыктык. Ул да булмады, төпкә бәрелеп, машинабыз бөтенләй туктап калды. Күрәсең. тизлек шактый булгандыр, машина ватылган ук иде. Ул да түгел, үч иткәндәй, генерал Ганженың да машинасы эштән чыкты.
Күп уйлап торырга ара юк иде, тиз генә юлга чыгарга һәм өзеклекне бетерергә дигән карарга килдем. Юлда без 356 нчы укчы дивизия частьларын очраттык һәм мпн. аларны туктатып, командалыкны үз өс- те.мә алдым. Үзем, бер группа сугышчыларны алып, юл буенда калдым. Уң якка Мамоновны, сул якка Амосовны җибәрдем. Бездән уцдарак Ганже да бер участок алды.
Өзеклекне бетергәнче, безгә шактый тирләргә туры килде. Әмма су-гышчыларның приказны төгәл үтәп, тиешле участокка тиз генә барып җитүләре һәм батырларча сугышулары аркасында, ниһаять, без немецларның юлын яптык.
Бу кыен һәм буталчык хәлдә без фронтта нәрсә булганын да, немецларның кайдан һәм ничек килеп чыкканнарын да яхшылап белеп эш итмәдек, әлбәттә. Без, совет сугышчысына хас булганча, дошманны канда очратсаң да юк итәргә кирәк дигән фикер беләи сугышка керешеп киттек. Бары тик соңыннан, инде дошманның юлын өзгәч кенә, эшнең асылына төшендек. Ул төнне (29 июнь) артиллерия һәм минометларыннан көчле генә налет ясаганнан ары, шәһәрдә чолганышта калган немец частьлары, Осипович!! юнәлешендә боҗраны өзеп, чыгып сызарга чамалаганнар икән. Без нәкъ әнә шул вакытта, юлыккан бул-ганбыз аларга һәм юлыгып бик яхшы иткәнбез: алгы сафларына сайлап алынган иң яхшы офицерларыннан оештырылган подразделениелә- рен куеп, божраны өзәргә маташучы 10—15 меңлек дошман гаскәрләренең 5 меңе генә чыгып котыла алды. Боҗраны ябуда 356 нчы укчы дивизиянең роле зур булды. Әмма, шикләнмичә әйтә алам, Осиповичи юлы өстендә булган безнең хәрәкәт ул дивизиягә зур ярдәм итте. Чөнки без юл аша бер немец солдатын да үткәрмәдек, алар бары тик юлны урап кына кача алдылар.
Өзеклекне япкач, Амосов минем янга килде дә:
— Инде нишлибез, иптәш генерал? — диде. Аның гимнастеркасы манма су булып, тир белән юешләнгән иде. Тнздән Мамонов та килде. Аның сипкелле битләре дә кызарып, тирләп чыккан иде. Без үзара сөйләшә генә башлаган идек, тәмам әлсерәп һәм ачуланып Ганже да килеп җитте... Аннары дивизиягә кайтырга булдык. Ләкин ничек? Машина әле һаман төзәтелеп бетмәгән иде.
Шоферны чакырып, машинасын төзәткәч ничек кайтырга икәнен күрсәттек тә, юлда очраган йөк машинасына (снаряд төялгән машина иде ул) утырып, кайтып киттек.
Без корпус штабына кайтып җиткәндә сәгать көндезге 12 иде инде.
— Их, кадерле иптәшләр! — дип кычкырып җибәрде комкор, безне кочаклап алып. — Бер тәүлек була бит инде сез киткәнгә! Без инде борчыла-борчыла арып бетеп, сезнең исән-сау кайтуыгыздан өмет өзә язган идек!
Аннары Шеховцев белән Назаров та безне кочаклап алдылар. Аларга үзебезнең «маҗараларны» сөйләп бирергә туры килде.
— Ярый, молодцы, югалып калмагансыз!—диделәр алар, безнең исән кайтуга куанып. — Хәзер инде кайгыбыз бетте.
— Менә сезгә приказ, әйдә, кабул итегез дә үтәргә керешегез! — диде комкор, һәм ул Осиповичи юнәлешендә дошманны эзәрлекләргә боерылган приказ тапшырды.
Мин дивизиягә кайтып җиткәндә, Амосов инде штабны юлга әзерләп куйган һәм полклар приказда күрсәтелгән юнәлештә хәрәкәт итәргә керешкәннәр иде. Менә минем яныма бик йончылган, ләкин хәзер шат-лыгыннан балкып киткән контрразведка начальнигы майор А. А. Романов килде дә:
— Уф, иптәш генерал! — диде. — Җанымны ала яздылар бит!
— 14 ишләп?
— Сезнең өчен, әлбәттә, һич арттырып әйтмим, комкор мине, кимендә. 20 мәртәбә чакыргандыр телефонга, һаман бер сорауны бирә: «Кая синең командирың, нәрсә карадың?» Миң нәрсә дияргә дә белмәдем. Ә берсендә: «Командарм сездән доклад таләп итә!—диде.— Котларым алынып бетте!»
Мине офицерлар урап алган иде инде. Лозовский белән Барыкин да килеп җиттеләр.
—- Валлаһи дип әйтәм, — диде Котов, килеп минем белән исәнләшкәч, — үлсәм дә, моннан ары сездән аерыласым юк. Гомер эчендә бер сезнең белән бармадым, анда да...
Ул бу сү-зләрне шундый итеп әйтте, әйтерсең, минем белән барган булса, без болай «адашып» йөрмәгән булыр идек.
Озаклап сөйләшергә вакыт юк иде. Тиз генә жыенып, Осиповичига юл тоттык. Сирәк-мирәк куаклыклар арасыннан барып, без ул шәһәргә килеп җиткәндә, алдагы колоннада баручы Мамонов тукталган да офицерлар белән нидер сөйләшеп тора иде.
— Әнә анда йөзләгән немецлар,—диде ул, минем ни булды дип соравыма каршы, юлның уң ягына күрсәтеп, — нишләтергә алариы, иптәш генерал? Әсир алырга кирәктер, минемчә.
— Игътибар бирмәгез, — дидем мин, — полкны бер минутка да туктатмагыз!
Мәсьәлә шунда, бу юнәлештә, уннарча колонналарга бүленеп, качып барган дошман гаскәрләренең санына чыгарлык түгел иде. Шунысы кызык, аларның бер колоннасы көнбатышка, ә икенчеләре көнчыгышка таба атлыйлар. Хатын-кызлар киеме кигән группалар да очрый. Күбесе коралларын ташлаганнар. Мондый шартларда әсир алам дип мәшәкатьләнүнең кирәге дә шулхәтле генә иде. Ә көнбатышка таба барганнары, ихтимал, үзләрен үлем көтүен төшенеп бетмиләр иде булса кирәк. Алар йөгерәләр. Урманга посарга тырышалар. Каршылык күрсәтү кайгысы киткән булырга тиеш, чөнки, кораллары ташланмаган булсалар да, ату тавышлары ишетелми. Кайбер группалар, кулларын күтәреп, юлдан барган безнең гаскәрләргә мөрәҗәгать итәләр, ләкин безнең бер генә офицер яисә солдат аларга игътибар итсәче! Барысы да алга баруны гына белә иде.
— Әнә тагы бер төркем! — диде Котов.
Чыннан да, иллегә.якын солдат урман межасыняан чыктылар да юлдан барган безнең колонналарга таба юнәлделәр. Алдагысы, офицер булырга кирәк, нәрсәдер кычкырды. Безнең совет офицеры аңа, җавап бирү урынына, кулы белән көнчыгышны күрсәтте. Солдат кыяфәте тәмам юкка чыккан, армия формасын бөтенләй югалткан немец подразделениесе, балтырларына ураган обмоткаларын сөйрәп, Бобруй- скига, «иске» урыннарына, юнәлде.
Кыскасы, Осиповичига барып җиткәнче, безнең сугышчыларга бер пуля да атарга туры килмәде дисәм дә әллә ни зур хата булмас. Чөнки көнбатышка таба качучы дошман солдатлары, безнең частьларны күрүгә, коралларын ташлап, көнчыгыш якка борылалар иде. Шулай итеп, К. К. Рокоссовский җитәкчелегендәге беренче Белоруссия фронты гаскәрләре немецларның 9 нчы армиясен тулысынча туздырып ташладылар һәм Бобруйск дошманнан азат ителде.
Ә бит фельдмаршал Фонбушның сайлап алынган дивизияләре бу һөҗүмне кире кагарга ныклап хәзерләнгәннәр иде. Бобруйск узелы, немец комаидованиесенец фикере буенча, Минск һәм Брест юлларында үтә алмаслык киртә булып торырга тиеш иде. Шул ният белән алар Бобруйск шәһәрен биш кат оборона рубежы белән уратканнар һәм беренче рубежларында бишәр, хәтта алтышар рәт траншея линиясе казыганнар иде. 9 нчы армия командующие генерал Иордан, үзенең бер тапк һәм унике пехота дивизиясенә, күп сандагы башка частьларына таянып, ул узелны саклап калырмын дип уйлагандыр, әлбәттә.
Белоруссия фронтында һөҗүм башланыр алдыннан гына Фонбуш бөтен фронт буенча барлык дивизияләрендә һәм күп кенә полкларында булып, солдатларын аяусыз булырга өндәп йөри. Хәтта һәрбер солдаттан «Үләм, ләкин бер адым да артка чпкмпм» дигән язуга кул куйдыр- та. Шул ук вакытта, чигенүче кеше шундук атылачак, ә Германиядәге 7. .С. Ә.' М 4.
семьясы репрессияләнәчәк икәнлекне әйтеп, сугышчыларны кисәтеп тә куялар.
Ләкин менә шушындый кискен чаралар да Фонбушны коткарып кала алмады. Бобруйск операциясендә «дошманның 50 000 ләп солдаты юкка чыгарылды, 23 680 солдат һәм офицеры әсир ителде, 2664 тубы, 366 танкысы, 15922 автомашинасы, трофей итеп, кулга төшерелде»VII.
КӨНБАТЫШКА
Армия масштабында планлаштырылган сугыш хәрәкәтләрен дивизия командирларына документаль рәвештә бервакытта да җиткермиләр иде, әлбәттә. Ләкин иртәме-соңмы, бу хәбәр барыбер безгә килеп җитмичә калмый иде. Бу юлы да шулай булды. Полковник Назаров белән сөйләшүдән соң, мин 48 иче армиягә куелган оператив бурычны болан аңладым:
Бобруйскидан чиккән дошманны эзәрлекләп барып, Ыовогрудокка чыгарга. Аннары, Минскидан көньяк-көнбатышка сузылган тимер һәм таш юлларга чыгып, Барановичи, Брест, Лунинецка таба сузылган һәм дошман өчен аеруча мөһим булган магистральне кисәргә. Бу катлаулы бурыч вакытында үтәлсә, Минскидан көнчыгыштагы 100 000 лек немец гаскәрен чолгап алуга кирәкле шартлар туачак иде.
48 нче армия, үзенең уң флангысы белән Столбцы, Слуцк, Несвеж рубежларына чыгып, немецларның бу зур группировкасын уратып алуга зур ярдәм итәргә тиеш иде. Ләкин безгә билгеләнгән Новогрудок юнәлешенә үзгәреш кертелде. Безнең армия һөҗүмне турыдан-туры көнбатышка юнәлтеп, 65 нче армия белән берлектә, Барановичины алырга һәм Слонимга барырга тиеш булды. Аннары, Беловежская Пущага чыгып, һөҗүмне Острув-Мозовецкийга юнәлтү күздә тотыла иде.
Тиздән армия әнә шул бурычны тормышка ашыру эшенә кереште. 53 нче корпуска армиянең уң флангысында хәрәкәт итәргә боерык бирелде. Безнең гаскәрләрнең төп бурычы, Бобруйскидагы зур җиңү нәтиҗәсеннән файдаланып, киң маневр мөмкинлекләрен эшкә ашыру иде.
Бу эшне хәл кылыр өчен, әлбәттә, беренче чиратта танк берләшмәләрен һәм кавалерия көчләрен киңрәк файдаланырга кирәк иде. Шул максат белән Осиповичи юнәлешенә танк частьлары җибәрелде. Ул танкларга десант итеп дивизиядән аерым батальоннар бирелде.
Оснповичины, Минскига бара торган олы юл өстендәге шәһәр буларак, немецлар мөһим пункт дип исәплиләр иде. Шулай булгач, алар аны саклап калу өчең тырышырга да тиешләр иде. Әмма Осиповичи чагыштырмача җиңел алынды. 65 нче армия частьлары тарафыннан кысрыклаиган гитлерчылар, корал һәм азык-төлек складларын шартлатырга да өлгерә алмыйча, чигенергә мәҗбүр булдылар.
Шунлыктан бер дә гаҗәп түгел, ул көннәрдә безнең сугышчыларның әйбер капчыкларында еш кына шоколад, консерв запаслары күрергә була иде. Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтәргә кирәк: безнең солдатлар мөмкин булган очракта үзләренә ашамлык запасы булдыруны кайгыртсалар, немецлар чүпрәк-чапрак җыю ягын карыйлар иде. Мин моны шуннан чыгып әйтәм: әсир ителгән немецларның әйбер капчыкларында һәрвакыт диярлек совет кешеләрен талап җыйган кием-салым яки тукыма була торган иде.
Осиповичидан сон, дивизиягә Шацк, Узда, Столбцы юнәлешендә хәрәкәт итәргә дигән боерык бирелде. Без күрсәтелгән маршрут буенча
VII Генерал-лейтенант Е. А. Шиловский. «Краткий оперативный очерк о разгроме немецких войск в Белоруссии». Воеииздат. Москва, 1945 г., стр. 10.
дошманны эзәрлекли башладык һәм, 2 июльдә Минск—Барановичи тимер юлын кисеп, үз бурычыбызны тулысынча үтәп чыктык.
Ул тирәләрне дошманнан азат итү өчен барган көрәштә белорус партизаннары да безгә бик зур ярдәм иттеләр. Алар, үзләре кулларына корал тотып дошманны дөмбәсләү өстенә, безгә немецларның саны һәм сугыш техникасы турында бик мөһим мәгълүматлар да биреп тордылар.
Партизаннар Кызыл Армиягә ярдәм итүдә бик куп төрле чаралар уйлап табалар иде. Алар меңнәрчә сандагы немец оккупантларын юк иттеләр һәм дошманга материаль яктан санап бетергесез зыян ясадылар. Ул гына да түгел, кайбер җирләрдә партизаннар дошман тылындагы мөһим пунктларны, авылларны, хәтта шәһәрләрне үз контрольләре астында тоттылар. Мәсәлән, район үзәге булган Узда шәһәре күп вакытлар буена партизаннар контроле астында булды. Оккупантлар өчен иң көчле һәм куркынычлы район булып саналды.
Смерть нямецк’1 м акупантам?
Даләу птлераусюх 1мперыял1стау- разбсйшкау, якля нарушил! «ip памһк народам!, у ця гнули conn Ильина? ярячоуных у бяздонне войны?
„ПААЕСКАЯ ЛКАЗДА.“
Белоруссия партизаннары язган листовка.
Кәгазь булмау сәбәпле, листовка каен тузына язылган.
Партизаннар алар шундый тәвәккәл халык ки, кайчакта бөтенләй кеше ышанмаслык нәрсәләрне уйлап табалар иде. Әйтик, безнең сугышчылар менә нинди вакыйгага шаһит булалар. Бер авылга (ялгыш- ,часам, Житии авылы булырга кирәк) килеп җиткәндә, Когтев батальонына партизаннар группасы очрый. Бу партизаннар арасында автомат тоткан берничә немец солдатын күреп:
— Моны ничек аңларга соң, егетләр? — дип сорый икән Когтев. Ул арада качып баручы фашистларга партизаннар да һәм теге немец солдатлары да ут ачалар. Мәсьәлә болан булган икән: партизаннар, әлеге немецларны әсир алгач:
— Әнә сезнең иптәшләрегез, аларга атарсызмы? — дпп сораганнар. Ә немецлар исә:
— Гитлер капут, русь корош! — дип кычкырып, берсүзсез риза булганнар һәм үз солдатларына ут ачканнар.
— Әйдә, гитлерчыларны тукмарга ярдәм иткәч, безгә кем булса да ярын! — ди икән партизаннарның командиры.
Әйе, немецларның да төрлесе бар иде шул. Кайберләре, үзеиец җанын саклап калу өчен, иптәшләренә атарга да әзер, ә кайберләре, Гит- лерга фанатикларча бирелгәннәре, үзе теләп үлемгә бара торган иде. Шундый бер очрак хәтеремдә калган. 1944 елның кышында безнең разведчиклар боз өстендә, тал арасында, яткан немецка игътибар итәләр. Кызыксынып якынрак килсәләр, немец автоматын тотып тик ята
икән. Гагын да якынрак кплеп карагач, аның барлык патроннары атылып беткәнлеге мәгълүм була.
— Нигә монда ятасың, тор? — дип дәшкәч, немец:
— Миңа бер адым да артка чигенмәскә приказ бирделәр, шуңа ятам миң монда, — ди икән. Ул, күрәсең, озак яткандыр: шинель итәкләре бозга катып беткән җиреннән разведчиклар аны көчкә йолкып алалар...
...Партизаннарга карата тагын шуны әйтергә кирәк: алар үзләре арасыннан армиягә чыныккан һәм батыр сугышчылар да бирәләр иде. Осиповичпны узгач, безнең дивизиягә дә пополнение килде. Мамонов полкына кабул ителгән 200 гә якын таза, шат күңелле егетләрнең күбесе элек партизан отрядларында хезмәт иткән кешеләр иде...
Менә без Узда шәһәре читендәге крестьян йорты кырына, елга буена. килеп туктадык. Бу төштә яр текә. Уздянка суы тугайлап борылып килә дә бар булган көче белән текә ярга килеп бәрелә һәм вак-вак ташларны няртеп алып китә. Без тукталган урында тирә-як бор дә тапталмаган яшел үлән һәм чәчәкләр белән капланган. Монда байтак кына офицерлар һәм авылның яшь-җилкенчәк кешеләре җыйналган иде. Без Белоруссия табигатенең матурлыгына сокланып, үзара сөйләшеп торганда, кайсыдыр:
— Табигате генәме соң, карагыз сез аның кызларын!—дип куйды. Безнең сугышчыларны котларга килгән халык арасында, чыннан да, кызлар байтак иде. Айар барысы да диярлек бертигез, уртача буйлы. Ап-ак тешле, алсу чибәр йөзле ул кызлар барысы да матурлар һәм сөйкемлеләр иде.
— Бу кызлар мондагы табигатькә пар килгәннәр икән! — дип куйды Лозовский.
— Алар батырлык ягыннан да сынатмыйлардыр, — диде Барыкин.
Аннары без авылның үзәгенә киттек һәм олы урамга килеп кергәндә, хәрби киемнән, ләкин погоннарсыз берничә кешене очратып, туктап калдык. Мин машинадан төшкәндә, аларның берсе тиз-тиз атлап килде дә рапорт бирә башлады.
Ворошилов исемендәге 300 нче номерлы партизаннар бригадасы командиры Василий Григорьевич Еременко иде ул. Ул командир һәм аның бригадасы турында безнең ишеткән бар иде инде. Миңа хәзер аның кулын кысып кочакларга гына калды.
— Я, иптәш Еременко, безгә күпме партизан егетләре бирә аласыз? — дидем мин.
— Бик рәхәтләнеп бирер идем, безнең отрядлардагы бик күп кеше армия сафына күчәргә тели, ләкин...
Бригада командиры планшетыннан алып радиограмма күрсәтте. Белоруссия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты секретаре, Белоруссия партизаннарының Үзәк Штабы начальнигы П. К. Понамаренко тарафыннан кул куелган бу документта хәзергә партизан отрядларын тулысынча сакларга кушылган иде. (В. Г. Еременко сугыштан соң Минск университетын тәмамлады һәм хәзер җаваплы эштә эшли.)
Шулай итеп, бу бригададан бер кеше дә алып булмады. Ләкин шулай да без монда пополнение алдык. Бу мәсьәләдә безгә райком секретаре иптәш Н. С. Степанов актив ярдәм күрсәтте. Мәсәлән, безнең дивизиягә Александр Невский исемендәге (командиры Емепко) һәм Мотовосян, Виниченко җитәкчелегендәге отрядлардан кешеләр кабул ителде.
*
• •
Көнбатышка дошманны куган көннәрнең иң йогынтылы тәэсирләреннән берсе илбасарлардан азат ителгән белорус колхозчылары белән очрашу булды. Безнең гаскәрләр авылны азат иткән вакытта анда карт-
корылар, 'бала-чагалар гына очрыйлар иде. Ә кайбер авыллар гомумән, буш, йортлар, каралтылар янып көлгә әйләнгәннәр. Белоруссия җирендә фашистлар белән көрәш башлаган көннән алып, безнең армия аны азат иткәнчегә кадәр, немецлар «Совет Армиясе җиңеләчәк», хәтта «җиңелде» дип тә ялган агитация алып баруга карамастан, халык күңелен төшермәгән иде. Белоруссия колхозчылары үзенең туган Кызыл Армиясен шундый дулкынлану, шатлык белән каршы ала ки, бу минутларда ихтыярсыздан чыккан кайнар күз яшьләре белорусларда гына түгел, бәлки безнең сугышчылар арасында да еш күренә иде. Сагынган, бик сагынган иде белорус халкы үзенең туган армиясен. Зурлар гына түгел, биш-алты яшәр балаларга тикле, читлектән ычкынган кош балалары кебек, нәзек кенә кулларын җәеп, гаскәр авылга килеп керүгә, сугышчыларның кочагына ташланалар иде. Сафларга килеп кушылган чакта, авыл халкы һәркайсы үзенчә ихтирам күрсәтергә тырыша. Әгәр дә ул үзенең актык ризыгы белән коткаручыларны сыйлый алса, бу инде аның өчен һич онытылмаслык, гомере буенча хәтергә алып сөйләрлек бер шатлыклы истәлек булачак, һәрбер очрашу әнә шундый тәэсир калдыра иде.
Минск өлкәсендәге бер авылда менә нинди күренешне күзәтергә туры килде: чүлмәк белән сөт алып чыккан илле яшьләрдәге бер хатын, сөтең стаканга салып, сугышчыларны сыйлый иде. Шатлыктан елмаерга тырыша, ләкин елмая алмый, сөенеченнән күзләреннән кайнар яшь ага. Төшем түгел микән бу, дигән шикелле, зур кара күзләрен нык ачып, текәлебрәк карарга тырыша һәм туктаусыз рәвештә:
— И аллам, бу шатлыклы көннәрне дә күрәсебез бар икән! — дип тәкърарлын иде...
Шул ук авылда без бер өйгә кердек. Яңгыр ява иде. Кечкенә генә йортның эчендә өстәл артына утырып эшкә тотынырга да өлгермәдек, хуҗа хатын бик ашыга-ашыга ишектән бер керә, бер чыга башлады. Бер кергәндә кулында суган күренде, икенче кергәндә — чүлмәк.
— Иптәш начальник, зинһар дип әйтәм, минем ризыгымнан баш тартмагыз, мин аны биш минутта әзерләп җиткерәм! —диде ул.
Алай тиз дә булгач, аннан сон. төш вакыты да килеп җиткәнлектән, без риза булдык.
Хуҗа хатын яшел суганны башта вак кына итеп турады, аннары аны тактага салып уды һәм, кар базыннан алып менгән салкын катык белән суганны кушып, безгә искиткеч тәмле ризык әзерләде. Шушы яхшылыкны эшли алуына ул чамасыз шат иде...
(Дәвамы бар.)