БЕЗНЕҢ ЛЕНИН
ешелек җәмгыяте үзенең прогрессив үсешендә тирән эз калдырган бик күп тарихи даталарны белә һәм хөрмәт белән искә ала. 22 апрель көне җир шары хезмәт ияләре йөрәгенә аеруча якын. Чөнки бу көнне, моннан 94 ел элек, гасырыбызның бөек фикер иясе, дөньядагы барлык намуслы кешеләрнең дусты В. И. Ленин туды.
Даһи Ленинның мәңге сүнмәс якты образы халык күңеленең иң түрендә урын алды. Җир шарының барлык намуслы кешеләре шикелле үк, татар халкы да үзенең иреккә, бәхетле якты тормышка аяк басуын, бик хаклы рәвештә, Ленин исеме белән бәйли. Халык Ленин исемен, ул сызган якты юлны иң кадерле нәрсәсе итеп, турылык һәм хаклык билгесе итеп олылый; юлбашчыга булган тирән хөрмәтен, чикләнмәгән мәхәббәтен үзенең иҗатында — лирик җырларында һәм көйләрендә гәүдәләндерә. Ленин күтәргән байракны халык үзенең күз алмасы кебек саклый. Аңа беркемнең дә усал ният белән кагылырга хакы булмавын җырларында кат-кат раслый.
Тәрәзәмне ачып куям Жәйге көннәр ямьлегә; Ленин юлы — безнең юл ул, Яшәтербез мәңгегә.
Революциянең беренче елларында ук Ленин исеме халык йөрәгенә керә. Менә бер характерлы материал — Дмитрий Фурмановның «Шакир» исемле хикәясе. Хикәянең эчтәлегеннән күренгәнчә, Д. Фурманов 1922 елда Мәскәүдә эш эзләп йөрүче Шакир исемле бер татар белән очраша. Шакир аңа вокзалдан китаплар алып кайтырга булыша, алар юлда үзара сөйләшеп кайталар. Сүз ул вакытлардагы хәлнең авырлыгы турында бара. Шакир үзенең Мәскәүгә Идел буе авылларыннан ачлыктан качып килүен һәм кичә генә хатынын җирләгәнлеген әйтә. Кулында яшь ярымлык кыз баласы калуын, бөтен көчен шуны тәрбияләүгә бирүен сөйли. Фурманов аңа:
— Начар торасың икән, Шакир... Ничек уйлыйсың, тормыш яхшырырмы, әллә юкмы? — ди.
«Мин Шакир соравымны аңламас дип курыктым. Юк, аңлады. Күзләре ялтырап китте, зурайды, яшәрде.
— Бөтенесе яхшы булыр... — диде Шакир.
Мин аптыратуымда дәвам иттем.
К
— Кая яхшырсын инде. Күрмисеңмени ничек нужа чигәсең.., — дип куйдым. Ул:
— Хәзер яхшы түгел — шунысы начар да шул... Ә вакыты килер... яхшырыр, — ди.
— Син аңа кадәр тормассың бит, Шакир, — дидем. Ул:
— Балам яшәр, кызым яшәр...»
Шуннан соң Фурманов Шакирның бу оптимистик фикерләрен куәтләп, киләчәкнең матур булачагы турында берничә фикер әйтә. Тәэсирләнгән Шакир аның күзләренә карый һәм сүз түбәндәгечә дәвам итә:
«— Ярлы булмасмы?
— Булмас, Шакир!
— Барыбыз да эшләрбезме?
— Барыбыз да.
— Ленин әйтәме?
Л\ин, аның бу соравын ншетеп, шатлыгымнан сискәнеп киттем. Без аның белән «Ленин турында бер сүз дә сөйләшмәгән идек әле — Шакир аның исемен үзе башлап телгә алды. Шулай итеп, димәк, ул да, иң надан кеше дә. хезмәт турында сөйләгәндә «Ленин исемен телгә алырга яраганын белә, белә һәм сизә».
Китерелгән диалогтан хезмәт иясе вәкилләренең даһи Ленинга булган эчкерсез, чикләнмәгән мәхәббәте һәм зур ышанычы гаять калку күренә.
Халык азатлыгы һәм бәхете өчен армый-талмый көрәшкән «Ленин халыкның иң күркәм, иң кешелекле сыйфатларын үзендә чагылдырды. Шуңа күрә дә аның кояш кебек якты образы миллионнар өчен җылылык һәм көч чыганагы булып тора, композиторлар, язучылар һәм художниклар өчен илһам һәм дәрт чишмәсе булып яши.
Владимир Ильич Ленинның даһи образы Октябрь революциясенең беренче көннәрендә үк дөньяның барлык прогрессив кешеләренең — галим һәм язучыларның, композитор һәм художникларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Алар барысы да үз әсәрләрендә «Ленин турында тирән соклану һәм зур хөрмәт белән яза башладылар.
Шундыйларның берсе — Америка халкының талантлы улы, револю-ционер-журналист Джон Рид булды. Ул үзенең Октябрь революциясе көннәрендә Россиядә булуы һәм нечкә күзәтүләре нәтиҗәсендә туган «Бөтен дөньяны тетрәткән ун көн» дигән китабында Ленинның бөек акыл иясе булуына таң кала, аны «халыкның гадәттән тыш юлбашчысы» дип бәяли.
Ленин образын совет поэзиясендә талантлы иҗат итүче Владимир Маяковский булса, прозада Алексей Максимович Горькийның В. И. «Ленин турындагы истәлеге иң күренекле урын алып тора. Бу әсәрләр юлбашчыбызның ягымлы, халыкның үзе төсле үк гади образыв, чын кешелекле сыйфатын күз алдына китереп бастыра.
Ленин — безнең якташыбыз. Ул үзенең беренче революцион адымын Казан университетында укыган чакларында атлый, университет залында студентлар сходкасына җитәкчелек итә.
Татарстан художниклары бу темага берничә картина иҗат иттеләр. Шулардан Харис Якуловның «Ленин сходкада» дигән әсәре Мәскәүдә югары бәя алды. Картинаның үзәгендә Ленинның таләпчән һәм горур фигурасы басып тора. Аның артында тыгыз сафка баскан иреккә омтылучы студентлар коллективы. Ленинның мәһабәт образы каршында университет ректоры һәм аның тарафдарлары булган реакцион көчләр каушап калганнар. Художник Харис Якупов бу әсәре белән яшь, демократик көчләрнең басымы нәтиҗәсендә реакционерларның җиңеләчәген раслый. Без картинада шул гади, реаль чынлыкның ачык чагылышын күрәбез.
Өлкән драматург Риза Ишморатның «Давылга табан» исемле дра
масы да әнә шул чорны, Володя Ульяновның Казан университетында уку чорын, гәүдәләндерүгә багышланган. Озак еллар иҗади эзләнү һәм чын күңелдән бирелеп эшләү язучыга зур уңыш алып килде. Драматург үзенең бу әсәрендә даһи Ленинның ялкынлы яшьлеген, аның бөек максат өчен көрәштә яшьтән үк принципиаль һәм кыю булуын художество дөреслеге белән күрсәтә алган. Без моңа чын күңелдән шатланабыз. Меңләгән тамашачыларның бу әсәрне ихлас күңелдән яратып каршы алулары безнең бу куанычыбызны тагын да арттыра. Әсәр татар совет драматургиясенең соңгы елларда ирешкән күренекле уңышларыннан санала дисәк, бер дә хата булмас. Шул ук вакытта бу әсәр совет драматургиясенең һәм Татарстан театр сәнгатенең дә зур казанышы. Чөнки әсәрнең укучыларны шатландырырлык, эстетик ләззәт бирерлек югары сыйфатлы булып чыгуында, автор таланты белән беррәттән, Качалов исемендәге Зур драма театры коллективының иҗади булышлыгы да җитди роль уйнаган. Бу, үз чиратында, драматург белән театр коллективы арасындагы иҗади дуслык җимеше.
Драмада хәтердә калырлык картиналар шактый күп. Шулардан берсе — пристань күренеше. Әсәрнең бу картина белән башлануы, безнеңчә, бер дә очраклы түгел. Ул, тормыш хәлен, алар арасындагы еп — фокус рәвешендә күрсәтүдә гачлыктан арыган хезмәт ияләре, тормыш төбенә ташланган сукбайлар; аларга үзенчә мәкерле көлү күзе белән карап, төрле башбаштаклыклар эшләүче баржа хуҗасы Савинов ~ болар һәркайсы шул тарихи чорның аерым күренешләрен ачык итеп күз алдына китереп бастыра. Икенчедән, бу картина сюжет үстерелешенә дә башлангыч булып тора. Әсәрнең баш герое Володяның Казан белән танышуының беренче көннәре әнә шул пристаньдагы аяныч хәлләрне күрүдән башлана. Бу, үз чиратында, Володяның гаделсезлек- ләргә нәфрәтен тагын да көчәйтә, халык бәхете өчен эшләргә, көрәшергә дигән фикерен ныгыта. Без аны сәхнәдә беренче күрү белән үк ярата, тапкыр һәм акыллы репликаларына соклана башлыйбыз.
Володя образын иҗат итү — авторның да һәм театрның да зур казанышы. Бу рольне Качалов исемендәге театрның үз студиясендә тәрбияләнгән Ю. С. Доронченко башкара. Аның уйнавын карагач, талантлар зур бурычларны үтәгәндә, җаваплы образлар өстендә эшләгәндә үзләренең иҗади үсешләрен аеруча ачык күрсәтә алалар икән дигән хакыйкатькә тагын бер кат ышанасың. Бөтен дөнья хезмәт ияләренең сөекле юлбашчысы В. И. Ленинның яшьлек ялкынын җанлы һәм тулы күрсәтүгә омтылу яшь артистка рух һәм көч биргән. Яшь Володяның кызу, дәртле, кискен, шул ук вакытта төпле уйланган хәрәкәтләрен, иптәшләре һәм халык өчен бөтен авырлыкны өстенә алырга әзер торуын Доронченконың уйнавында тамашачы ачык күрә, үзен бөтенләй шушы вакыйгалар эчендә итеп сизә. Володяга хас зирәклекне дә, аның әнисенә һәм, гомумән, кешеләргә булган ягымлы мөнәсәбәтен дә яшь артист сәхнәдә гаять оста гәүдәләндерә. В. Ульянов-Доронченко фикер тирәнлеге, ышандыру көче һәм сүзләренең тапкырлыгы белән тамашачыны үзенә гашыйк итә. Аның тирән мәгънәле сүзләре дошманнарында уйландырырлык үткен булып чыга. Бу — пьесада Володяның студент Кекинга ташланган репликасында һәм полиция приставы белән сөйләшкәндә аеруча горур яңгырый. Приставның:
— Сез, егет, нәрсә бунт күтәрәсез? Алдыгызда стена бит, — диюенә каршы, Володя:
— Степасын стена, ләкин черек стена, төрттең исә ____ ишелергә то
ра — дип җавап бирә.
1 И. Кондратьев. Ленин Казанда, Казан. 1957 ел, 69 бит.
беренчедән, шул заман кешеләренең катлаулы мөнәсәбәтләрне бергә җы- бик отышлы. Эшсезлектән, ач-ялан- университеттан чыгарылган студент.
«Давылга табан» — тарихи пьеса. Андагы вакыйгалар тарихи җирлектән алынган кебек, төп персонажлар да, тарихи шәхесләр буларак, үз исемнәре белән биреләләр.
Пьесада университет хәлен һәм студентлар тормышын тасвирлауга киң урын бирелү табигый. Вакытында А. М. Бутлеров, Н. И. Лобачевский кебек дөнья-күләм дан тоткан прогрессив галимнәре булган, кафедрасыннан революцион-демократик карашлы профессор А. П. Щапов укыткан университет 80 нче елларда реакцион патша хөкүмәтенең указы белән кысрыкланган. Университетлар уставын үзгәртү турындагы 1884 елгы реакцион указ университетның алдынгы укытучыларын борчуга сала. Пьесада шул указга протест белдергән намуслы, прогрессив карашлы укытучыларның бер вәкиле профессор Преображенский образы бирелә. Бу образ тамашачыларга ул чаклардагы студентлар риза- сызлыгының мәгънәсен аңларга ярдәм итә.
Яңа устав реакцион көчләрне канатландыра. Инспектор Потапов кебек кешеләр үзләрен университетта хуҗа итеп сизә башлыйлар, бөтен прогрессив көчләрне буу өчен төрле мәкерле эшләр алып баралар.
Либераль фразалар астына яшеренгән ректор Кремлев, чынлыкта, реакцион көчләрнең таләбен үтәүче булып калган. Үзенең ихтыяр көче булмаган бу образ тамашачыларда нәфрәтләнү хисе уята. Кремлевнын икейөзлелеге һәм куркаклыгы курсистка Кузнецовага тапшыру өчен әйткән сүзләреннән ачык аңлашыла. Ул Володяга һәм аның әнисе Мария Александровнага да яхшылык теләгән булып кылана. Ләкин куп хәсрәтләрне, ачы тәҗрибәләрне башыннан кичергән Мария Александровна аның тел төбен аңлап ала. Володя ректорның үгетләүләренә бик дөрес һәм тирән мәгънәле җавап бирә:
— Әйе, мин сезне ышандыра алам, мин абыем юлыннан бармам, — ди ул тирән мәгънәле итеп.
Володя Ульяновның кешелеклеге, тыйнаклыгы һәм гадилеге аны һәркемгә якын итә. Бу, бигрәк тә, аның хезмәт кешеләрен үз итүендә, һәрвакытта, һәр урында алар белән бик тиз аралашуында күренә. Пьесада төрле милләт кешеләре арасындагы самими дуслык үзенең табигый хәлендә күрсәтелә. Бу, бигрәк тә, студент Сергей Ладыгинның авыл крестьяны Закирҗанга эчкерсез ярдәмендә, Бибинур әби, Зәйтүнә һәм эшче Егорычларның бер-берсе белән туганнарча аңлашып, аралашып яшәүләрендә чагыла: Володяның татар крестьяны Закирҗанга, эш таба алмаудан интеккән Хәйдәргә игътибарлы булуында, алар язмышын чын йөрәктән кичерүендә, кайгыртучанлыгында гәүдәләнә. Гасырлар буена бергә яшәгән, завод-фабрикаларда иңгә-иң торып эшләгән рус һәм татар халкы арасындагы дуслыкның матур үрнәген чагылдырган бу күренешләрне тамашачылар җылы каршылыйлар.
А. М. Горькийның «Тормыш төбендә» пьесасындагы татар Асан образын сәхнәдә моннан күп еллар элек СССР халык артисты В. И. Качалов беренче буларак башкарган иде. Театрның хәзерге артистлары П. В. Кормулин (Закирҗан), В. Н. Вишнякова (Бибинур), Н. И. Юдина, Р. А. Гончарова (Зәйтүнә) өлкән остазлары башлаган шул матур традицияне уңышлы дәвам иттерәләр.
Пьесаның халыкларыбыз арасындагы үзара аралашу коралы булган бөек рус теленә бик тиз күчерелүе дә шатлыклы күренеш. Талантлы әсәребезнең рус туганнарыбызга гына түгел, бәлки башка бик күп халыкларга да җитү мөмкинлеген алуы — аның олы юлга чыгуы дигән суз ул. Әсәрнең авторның үзе белән берлектә И. Г. Ингвар тарафыннан эшләнгән тәрҗемәсе оригиналы төсле үк матур һәм нәфис яңгырый.
Пьесада сурәтләнгән бу вакыйга 1887 нче елны була. Патша власте Ленинны университеттан чыгара һәм Кокушкино авылына сөргенгә җибәрә. Ленинның Кокушкино авылында булган вакытлары авыл хал
кында онытылмаслык тәэсир калдырган. Алар аны якташлары, якын кешеләре итеп күңелләрендә нык саклыйлар. 1921 ел ачлыгында ярдәм сорап Ленинга хат белән мөрәҗәгать итәләр. Ул елларны бер Кокушки- но крестьяннары гына түгел, Россиянең күп почмакларыннан крестьяннар йомышлар, үтенечләр белән турыдан-туры Ленинга мөрәҗәгать итәләр. Ленин аларның сорауларын һәрвакытта да зур кайгыртучанлык белән хәл итә. Шагыйрь Сибгат Хәким «Кокушкино крестьяннарының Ленинга хаты» дигән озын шигырендә, шул күренешләрне гомумиләштереп, халыкның үз юлбашчысын йөрәгендә ничек саклавын, якын күрүен чагылдыра.
Октябрь социалистик революциясе җиңгәч үк, Ленин марксистик милли политиканы хәл итү эшенә конкрет керешә. Милли республикалар төзү чаралары В. И. Ленинның турыдан-туры җитәкчелегендә тормышка ашырылды. Даһи Ленин ул республикаларның аякка басуына бөтен көчен куйды, турыдан-туры ярдәм итеп килде. Ленин урыннардан килгән җитәкчеләргә, гомумән барлык халыкларның үтенечләренә зур игътибар белән карап, бик тиз оператив ярдәм итеп торды. Без моны яшь Татарстан республикасына һәм аның җитәкчеләренә күрсәткән ярдәменнән дә бик ачык күрәбез. Менә бер мисал. Үзенең истәлекләрендә язганча, 1921 елның апрелендә Татарстан Совет республикасы Халык Комиссарлары Советы председателе Сәетгалиев Мәскәүгә барып, шул ук көнне Кремльгә килә. Ул көнне Ленинның Совнарком утырышын уздырган вакыты була. Сәетгалиев туп-туры залга кереп, бер кырыйгарак утыра да, үзен кабул итүне сорап, Ленинга записка җибәрә. Ленин Сәетгалиевнең.запискасын алгач, залга күз йөртеп, аңа сәламләү билгесе итеп, башын ия һәм шунда ук җавап та язып җибәрә. Икенче көнне Ленин аны кабул итә һәм Татарстанның хәле турында җентекләп сораша, чәчүлек һәм башка материаллар бирү турында вәгъдә итә һәм шул вәгъдәсен кичекмәстән үтәүнең бөтен чараларын күрә
1921 елда Волга буенда, бигрәк тә Татарстанда, коточкыч ачлык була. В. И. Ленин безнең халкыбызны, балаларны һәм аналарны ачлыктан саклап калуга бөтен көчен куя. Соңгы вакытта игълан ителгән документлардан күренгәнчә, В. И. Ленин, дәүләтнең рәсми карарлары белән күрсәтелгән ярдәмнәрдән тыш, турыдан-туры үзе мөрәҗәгать язып, эшчеләрне, балыкчыларны һәм Советлар Союзының барлык халыкларын ачлыктан интегүчеләргә ярдәм кулы сузарга чакыра.
Бу сыйфатлар барысы да В. И. Ленинның иң кешелекле кеше булуын, бөтен йөрәге белән халык улы булуын күрсәтәләр.
Барлык халыкларның тормышы һәм культурасы турында аталарча кайгыртып килгән бөек Ленин татар әдәбиятының хәле белән дә якыннан кызыксына. 1921 елда, партиянең X съезды барганда, Казан делегатлары белән очрашу вакытында ул:
— Сүз уңаенда әйтегез әле: сезнең татар әдәбияты белән эш ничек тора? — дигән сорауны куя. Һәм шунда ук, Габдулла Тукай турында да искә алып:
— Шагыйрьнең эшен лаеклы рәвештә дәвам иттерүчеләр бармы соң? 1 2 — дип тә өсти.
Шул рәвешчә, бөек революция җитәкчесе үзенең диңгез кебек тирән, сахра кебек киң һәм һава кебек саф күңелендә һәр халык өчен бертигез урын таба, аларның үткәне һәм киләчәге турында зур кайгыртучанлык күрсәтә.
Татар вакытлы матбугатында Маркс һәм Ленин исемнәре 1905 ел ре-волюциясе чорында ук күренә башлый. «Азат» һәм «Азат халык» газета-
’ «Дружба народов» журналы, I960 ел, № I, 16-1 — 166 бит
2 «Дружба народов» журналы № II, 1957, 29 бит.
лары марксизм-ленинизм идеяләрен җәелдерүгә зур гына урын бирәләр, шунда ук Ленин төзегән партиянең III съездында кабул ителгән большевистик программаның төп пунктлары белән татар хезмәт ияләрен үз ана телләрендә таныштыра башлыйлар. 1905 елның 7 июлендә Ленинның «Өч конституция яки өч төрле дәүләт төзелеше тәртибе» исемле листовка рәвешендә басып таратылган хезмәте татар теленә дә тәрҗемә ителә. 1907 елның 4 январенда чыга башлаган «Урал» газетасы үзенең беренче санында Ленинның «Дәүләт думасына кемне сайларга?» дип аталган мәкаләсен бастырып чыгара һәм татар халкын интернационализм рухында тәрбияләүгә зур көч куя.
Бөек Октябрь революциясеннән соң татар газета һәм журналларында ленинизм идеяләрен пропагандалауга тагын да зур урын бирелә. Бөек юлбашчының революцион эшчәнлеген, якты образын тирән хөрмәт белән гәүдәләндергән әдәби-публицистик әсәрләр дә мәйданга килә.
Шулар арасында Фатих Әмирханның 1920 елның 25 апрелендә «Кызыл Армия» газетасында «Ленин иптәш — төзү, яңартып кору символы» исеме белән басылган мәкаләсе аеруча игътибарга лаеклы. Ленинга тирән мәхәббәт, даһилыгына чиксез соклану белән язган шул мәкаләсендә Фатих Әмирхан бөек революция җитәкчесенең иң характерлы сыйфатларын гаять җылы сүзләр белән күрсәтеп бирә. Ул аны, беренче чиратта, Карл Маркс һәм Фридрих Энгельс фәнни нигезен салган коммунизм теориясен үстерүче, шуны дөрес рәвештә бөтен тулылыгы белән гамәлгә куючыларның иң алдынгысы, сукмак салучысы, дип күз алдына китерә.
Язучы Ленинның аңа кадәр булган революционерлардан өстенлеген, искене җимерү белән беррәттән, шунда ук яңаны төзергә сәләтле җитәкче булуында күрә. «Ленин иптәш, — дип яза Фатих Әмирхан, — Россия революциясенең искене вату, буржуазный тормышны җимерү дәверендә кыю фикерле, каты куллы, икеләнү һәм йомшаклыкны белмәс юлбашчы иде. Бу дәвер юлбашчыдан шуны таләп итә иде. Шул ук Ленин иптәш революция(нең) икенче дәверенең, яңартып кору дәверенең дә лозунгларын иң әүвәл ыргытучы, иң алдан ул дәвернең әләмен күтәрүче һәм үзенә генә махсус бер гайрәт белән пролетариатны шул әләм артыннан ияртә белүче булды. Әле гражданнар сугышы янгыны ялкыннары басылмаган, әле революция(нең) беренче дәверенең табигый барышы акрынларга өлгермәгән бер көннәр иде. Ленин иптәш шик вә шөбһә белмәс бер энтузиазм, ару-талуны белмәс бер гайрәт, сүрелүне белмәс бер ышаныч белән:
— Иҗат, төзү, яңартып кора башлау! — лозунгларын ыргытты, иҗади хезмәтнең инде кан төсле түгел, бәлки офыклардагы төсле кызыл әләмен күтәрде».
Язучы моны бик күп күзәтүләргә таянып яза. Ленинның илне аякка бастыру, яна социалистик җәмгыять төзү планнары белән Фатих Әмирхан үзе якыннан кызыксынып барганы шикелле, бу мәкаләсе белән башкаларның игътибарын да Ленин сүзләренә, өйрәтүләренә юнәлтүне максат итеп куя.
«Советларның, партиянең соңгы съездларын хәтерләгез... Ленин иптәш... очраклы гына барып эләккән митингларга хәтле хәтергә алыгыз. Боларның... барысында да Ленин иптәшнең төзү һәм яңартып коруга кагылышлы, шуңа гына багышлап сөйләгән сүзләрен ишетербез», — ди.
Менә бу Фатих Әмирханның Совет дәүләтенә нигез салучы Ленинның тормышы, эше, хәтта һәрбер чыгышы белән ни дәрәҗәдә таныш булуын бик ачык раслый. Шул авыр елларда ук, ул чакларда дөньяда тиңдәше булмаган рәвештә зур булып күренүенә карамастан, Фатих Әмирхан Ленин юлбашчылыгында илне яңартып кору планының тормышчанлыгына тирәннән ышана. Ул бу ышанычын Ленинның даһилыгына, аның вакыйгаларны алдан күрә алуына бәйли: «Ленин ип
тәш бу революции дәвамында... алдан дөрес билгели алу гениен күп мәртәбәләр инде дөньяга ачык күрсәтте. Моны пролетариат кына түгел, бәлки буржуазия дә танымый булдыра алмый», —дип яза ул.
Ялкынлы публицист бөек Ильичның даһи образы миллионнарны рухландыручы көч булуын дөрес күрә һәм мәкаләсенең ахырын: «Рево-люциянең икенче дәвере... бу даһидан тагы да күбрәк файдаланачак, тагы да ялкынлырак рухлана алачак... Ленин иптәш буржуазный тормышны җимерүнең юлбашчысы булса, ул... яна бәхет, якты коммунизм тормышы төзү, торгызуның да юлбашчысы», — дип тәмам итә.
Фатих Әмирханның бу елларда язган мәкаләләренең («Революция балалары», «Татар пролетариат җөмһүрияте һәм татар демократик гаммәсе», «Яңа имкяннар алдыннан», «Мөтәхәссисләр җитештерү», «Яна сугыш әзерлеге һәм нефть» һ. б.) тирән эчтәлекле булуы, ленинизм күрсәтмәләре рухында булуы һәм аның куп кенә мәкаләләрен «Марксист» имзасы белән бастыруы, әлбәттә, очраклы булмый. Бу — Фатих Әмирханга Ленин мәкаләләренең һәм хезмәтләренең гаять тирән йогынты ясаганын бик ачык күрсәтә.
Мәгълүм булганча, гуманист язучы Фатих Әмирханны көнчыгыш халыкларының империалистлар тырнагы астында газап чигүләре борчый иде. Ул бу борчылуын 1912 елда язган «Шәрык йоклый» дигән мәкаләсендә бик ачык күрсәткән иде. Октябрь революциясе Шәрык халыклары өчен дә якты көннәрнең якынаюы мөмкинлеген тудырды. 1919 ел ахырларында Мәскәүдә Көнчыгыш халыклары коммунистлары съездында В. Й. Ленин Бөек Октябрь социалистик революциясе чорында колония һәм ярым колония илләренең хәрәкәткә килүләрен бик ачык күрсәтеп бирде. Ленинның шул доклады белән рухланган Ф. Әмирхан 1920 елның мартында «Кызыл Шәрык» журналында ялкынлы сүзләр белән язылган «Шәрык уяна» дип исемләнгән мәкаләсен бастырып чыгарды. «Капитал куенында тәрбияләнеп үскән җиде башлы елан, империализм еланы, үзенең зәһәрле гипнозына баш корбан итеп шәрык дөньясын сайлаган иде... Агулы күзләр шәрык дөньясының аңын, ихтыярын, теләген йоклатып... кол ясаганнар, аны канын эчтерүче иткәннәр иде...
Гасырлар үттеләр... кинәт... шәрык дөньясының көтмәгәне — бер яктан ялтыраган кискен яшеннең кызыл уты... аждаһаның бер башын кисел төшерде. Калганнарын үзенең дәһшәтле шәүләсе белән сукырайтып хәлдән тайдырды», — дип язды ул. Фатих Әмирхан мәкаләсенең ахырында, Көнчыгыш халыкларына мөрәҗәгать итеп: «Уян, шәрык, уян! Адәм балалары хезмәт мәйданында сезне көтәләр» — дип Көнчыгыш халыклары көрәшенә изге теләк белдерде һәм аларның якты киләчәгенә зур өметләр баглады. Без хәзер Көнчыгыш халыкларының алга китүләрен үз күзебез белән күреп шатланабыз.
В. И. Ленинга илле яшь тулу уңае белән язган мәкаләсендә, аны күреп белгән Г. Ибраһимов: «...Ленинның иң кыйммәтле сыйфатларыннан, аңа юлбашчылык биргән иң зур хасиятләрдән берсе — аның төрле куәтләрнең мөнәсәбәтен үтә нечкә аңлавы, вакыйгаларның барышын алдан күрүе, иманы юлында бөтен дөньяда ялгыз калса да, чигенми сугышуыдыр» *, — дип яза.
Владимир Ильич Ленинның вакытсыз үлүен, җир шарының барлык прогрессив көчләре шикелле үк, татар язучылары да бик тирән кичерәләр. Күп санда лирик шигырьләр һәм нәсерләр язалар. Шул ук 1924 елда юлбашчы истәлегенә багышлап зур күләмле «Ленин» исемле әдәби җыентык чыгаралар. Китапта егерме язучы катнаша Шулар арасында Такташның «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы Кави Нәҗминең «Ленинизм яши», Муса Җәлилнең «Ленин туды», «Ленин үлде»
19201е?₽ОЛеТаР"аТ АШ<тат>Фась! 1,эм «Кызыл Армия» газетасы, 22 апрель,
Шәфыйкь Салаватның «Алда җиңү көне», Кадир Гайнанның «Бөек юлбашчы», Зәйнәп Бәшированың «Үлем юк Ленинга» дигән шигырьләре; Мәхмүт Максутның «Бетмәде», Гомәр Галинең «Ленин — көрәш», Гомәр Толымбайның «Кораб — юлында» нәсерләре; Юсыф Госманнын «Кечкенә эшче анты» әсәре, Шамил Госманның «Тарих сере» хикәясе зур игътибарга лаеклы. Алар барысы да Ленинга тирән хөрмәт, ленинизм идеяләренең кешелекне бәхеткә алып чыгачагына зур ышаныч белән сугарылганнар.
«Гасырлар һәм минутлар» поэмасының җыентыкта урнашкан бу беренче басмасы, ул әсәрнең язылу тарихына бәйләнгән ике нәрсәне ачыклый. Беренчедән, әлегә кадәр әсәрнең язылып тәмам булу вакыты бер җирдә дә ачык әйтелми иде. Сайланма әсәрләренә бирелгән искәрмәдә, «Такташны якыннан белүчеләрнең (Кави Нәҗми, Риза Ишморат) сүзләренә караганда, бу поэма... февраль ахырында тәмамланган... 22 апрельдә... татар театрында укылган», диелә. Институт чыгарган әдәбият тарихы очеркларында да шундый ук искәрмә бирелә. Ә без искә алган беренче басмасында әсәрнең ахырында шагыйрь үзе: «Казан, 2—5 февраль, 1924 нче ел» дип куйган. Димәк, әсәр Ленинны озаткач алтынчы көндә языла башлап дүрт көн эчендә тәмам булган. Икенчедән, поэманың беренче басмасында әсәрнең исеменнән соң «Гасырлар һәм минутлар» дигән әсәрнең Ленинга багышланган бүлегеннән бер кисәк» дигән искәрмә дә бар. Бу, үз чиратында, шагыйрьнең ул әсәрен тагын да зуррак күләмле итеп язарга уйлаган булуы турында сөйли.
Поэманың беренче басмасын соңгылары белән чагыштырып карау да игътибарга лаеклы. Аннан без шагыйрьнең, идея эчтәлеген һәм ком-позициясен саклаганы хәлдә, әсәрен поэтик яктан ничек камилләштерә, интонацион янгырашын көчәйтә баруын күрәбез.
«Нәфис-әдәби җыентык» дип исемләнгән ул китапта, шигырь һәм нәсерләрдән тыш, күп кенә рәсемнәр һәм иллюстрацияләр дә бирелгән. Анда татар әдәбияты тарихын өйрәнүчеләр өчен кирәк булган күп кенә өстәмә материаллар да бар. Шулар арасында Муса Җәлилнең «24 январь» датасы куелган, әлегә кадәр чыгарылган томнарына кермәгән «Ленин үлде...» исемле шигыре дә басылган. Шул ук җыентык үрнәгендә, аннан соң өстәлгән бик күп материалларны туплап, хәзер бер зур җыентык чыгару урынлы булыр иде диясе килә. Безнең поэзиябездә «Ленин — юлбашчы», «Ленин һәм халык» темасына язылган әйбәт әсәрләр бик күп бит. Ленин исеме һәм идеясе — үлемсез. Һади Такташ поэмасында югары пафос белән раслаганча:
— Ленин мәкге бар!
— Ленин — без ул, — Ә без?
— Бөтен дөнья!
— Без бар!
— Без миллионнар!
— Көчле ленинчылар!
Бу хакыйкать әдәбиятта шигъри әсәрләрдә генә түгел, драма һәм прозаик әсәрләрдәге уңай геройларның фикер йөртүләрендә дә бик ачык чагыла.
Мәсәлән, Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасының финалы Ленин сүзләре белән тәмамлана, Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» пьеса-сындагы бер персонажның Ленин белән сөйләшүе күрсәтелә. Г. Кутуй- ның күп телләргә тәрҗемә ителгән «Тапшырылмаган хатлар» повестенда Галия бөек Ленин үзенең революцион эшен башлаган университетта укуы белән горурлана. К. Нәҗминең «Шобага» хикәясендә татар кызылармеецы Хәйрулла белән украинлы Трофимның үзара дуслыгы, Ленинны озату көнендә яңадан очрашып аларның үзара бергәләп биргән вәгъдәләре бик самими тасвирлана.
«Хәйрулла белән Трофимның күзләре Ленинга төбәлгәннәр. Алар- ның иреннәре буйлап ниндидер сүзләрнең сызыклары хәрәкәтләнеп тора күк тоела. Бу сызыклар:
— Ленин, Син безне аңлый торгансыңдыр. Без Синең теләкләрне өскә чыгарыр өчен көрәшкә чыктык. Шобага салдык. Шобага бурычыбызның зурлыгын, бөеклеген күрсәтте. Үтәргә алындык, үтәрбез! — кебек сүзләрне тел очына җыйганнар да, шул сүзләрне, аларның авызыннан музыка тавышын күмәрлек итеп кычкыртырга әзерләнәләр төсле күренә.
— Тыныч бул, Ленин, үтәрбез!»
Бу изге вәгъдәләрне үтәп, азатлык өчен көрәшне дәвам иттереп. Советлар Союзында гына түгел, бөтен җир шарында төрле милләт хезмәт ияләре гаять зур җиңүләргә, уңышларга ирештеләр. Хәзер Ленин исеме бөтен планетабызда азатлык, тигезлек, бәхет символына әверелде. Шул уңай белән язучы Г. Әпсәләмовның «Октябрь кояшы» исемле публицистик мәкаләсеннән бер өзек китерәсе килә:
«...Коммунистлар партиясенең XXII съездында чит ил делегатлары... В. Ильичның үлмәс идеяләренә мәңге турылыклы булырга ант иттеләр. «Бөек Ленин хәзер безнең белән булмаса да, — диде Судан коммунистлар партиясе делегаты Ибраһим Мостафа, — аның идеяләре безнең барыр юлыбызны яктырта» — һәм Ленин рәсеменә шатланып карап алганнан соң, ул түбәндәге юлларны укыды:
— Ленин
Әле дә
Барлык тереләрдән дә терерәк.
Безнең белем,
Көч
һәм корал ул...» 3
Бу сүзләрдә планетабыздагы прогрессив кешеләрнең Ленинга мәхәббәте бик ачык чагыла.
Безнең композиторларыбыз да Ленинга багышлап күп җырлар иҗат иттеләр. Халкыбызның бөек юлбашчыга булган тирән мәхәббәтен көчле яңгыраткан музыкаль әсәрләрен бирделәр. Шулардай Мансур Мо- заффаровның Ә. Ерикәй сүзләренә язылган «Ленин турында җыр», Ә, Исхак сүзләренә язылган «Ленин яши», Хөснул Вәлиуллинның халык сүзләренә язылган «Ленин юлыннан», Ә. Бакировның М. Садри сүзләренә язылган «Ленин турында җыр», Зәки Нури сүзләренә язылган «Ленин таңнары», Җәүдәт Фәйзинең «Ленин байрагы» һәм башка бик күп җырларны күрсәтергә мөмкин. Профессиональ композиторлар гына түгел, халык үзе дә Ленинга багышлап көйләр иҗат итә. «Ай дуслар», «Ленин истәлеге», «Ленин юлы яшәсен» дип исемләнгән татар халык көйләре әнә шундыйлар. Без аларда ягымлы халык монын ишетәбез, күңелләргә рәхәт бирерлек җылылык тоябыз.
Күптән түгел композитор Альберт Леман Ленин турында зур полотнолы оратория иҗат итте. Университетның актлар залында беренче мәртәбә яңгыраган бу әсәр тыңлаучыларда тирән тәэсир калдырды.
Безнең илдә һәр кеше зур идеал, якты теләкләр белән яши. Ул үзен илнең тулы хокуклы гражданы, шул ук вакытта җаваплы кешесе итеп саный, һәрнәрсәсен алдан уйлап, җиренә җиткереп эшләргә омтыла, һәр зур эшие башлаганда аның аңында Ленинның бөек образы тора, аның идеяләре белән рухлану аерылгысыз бер сыйфат булып яши Шагыйрь Сибгат Хәким, безнең кешеләребезнең шундый якты уйларын «Күңелем Ленин белән сөйләшә» дигән лирик шигырендә гаять җылы хисләр белән бирә:
3 «Татарстан коммунисты» журналы № 11, 1962 ел.
Без узарга тнеш. ой. юллар бар.
Зур эшләргә чакырып мл дәшә Юлга шулай чыгар алларыннан . Кунелем Ленин белән сөйләтә.
Безнең заман Ленинның бөеклеген, аның киләчәкне төгәл һәм сизгер күрә белүен, аның мәңгелек идеяләренең җиңүчәң көчен гаять ачык күрсәтте.
СССРда коммунистик төзелешнең практик уңышларында гәүдәләнгән мәңгелек Ленин тәгълиматының нуры хәзер җир шарының иң ерак почмакларына үтеп керә.
Безнең партиябезнең эчке һәм тышкы политикадагы ленинчыл курсы, совет халкы интересларына туры килү белән беррәттән, барлык халыкларның, бөтен кешелек дөньясының якты өметләрен чагылдыра.
Күп милләтле советлар семьясына туганнарча берләшкән безнең героик халкыбыз бөтен кешелек бәхете өчЬн көрәшә.
Ленинизм юлыннан тагын да алга, коммунизмга бару, шул юлда бөтен көчне биреп эшләү һәм иҗат итү — һәркем өчен зур шатлык һәм әйтеп бетергесез бәхет.