БАТЫРЛАР ҺӘМ МАТУРЛАР ПОЭМАСЫ
Түбән Кама күренешләреннән X
«МАГНИТЫ БАР...»
амолет кичке якта килеп төште.
Аэродром дигәннәре — Чаллы каршындагы калку кыр — маяк итеп тезеп чыгылган яшел чыршылар, анда- монда җилфердәгән сигнал флаглары белән чуарланган. Шәрә мәйданның бер ягында берничә бәләкәй каралты, бер-ике машина тора, ә би- редәрәк, килүчеләрне каршылаучылар һәм Казанга китәчәк пассажирлар төркеме күренә.
Фидаиль. чемоданы белән нәни төргәген күтәреп, самолеттан ашыкмыйча гына төште. Чөнки ул өлгерә әле: нигә беренче кичне Чаллының үзендә кунып, Камага шәпләп сәлам биреп, Шишкин урманнарына күз салып китмәскә?!
Әнә коры елга аръягындагы калкулык итәгенә агач йортлар сибелешкән. Моннан аларның түбәләре ап-ак дүрткелләр булып, тирә-юньнәрендәге куаклар вак-вак чуклы ак шәлләргә охшап, ара-тирә күтәрелгән төтеннәре жир белән күк арасына сузылган ак юллар төсле күренә. Болары — күңелгә күптән таныш, күптән ягымлы кышның һәр- кайда була торган күренешләре. Шулардан сул яктарак сөзәк үрдә һәм уңдагы тигезлектә яңа таш йортлар күтәрелгән. Фидаиль аларның берсе Түбән Кама ГЭСын төзүчеләр поселогы, икенчесе күзәнәк-бетон заводы эшчеләренеке икәнен ишетеп белә. Чаллы киңәя, һаман үсә — бик күп жирдә сварка утлары уйный, аклы-каралы төтеннәр куера... Әмма, Түбән Камага баручы буларак, безнең юлчыбыз, барыннан да бигрәк, үз каласын күбрәк уйлый иде. Юк, Түбән Кама, ди ул эчтән, моннан һичшиксез зуррак, мәһабәтрәк һәм матуррак буласы!
Кама үзе кар астында. Елганың теге ярындагы, Алабуга ягындагы, урманнар биредән шундый якын, шундый ачык күренәләр, әйтерсең, Шишкин бабай аларны нәкъ менә шуннан торып күзәткән дә нәкъ шундый сәгатьләрдә сурәткә сызган.
Дөресе дә шулай бит. Атаклы табигать җырчысы Шишкин Алабугада туып-үскән. Үлемсез әсәрләр иҗат итүгә аны, барыннан да бигрәк, шушы Кама буйлары, аның да менә шул тирәдәге онытылмас күренешләре илһамландыргаи.
Юлчы күңелендә бөек якташның исемнәре үк Кама буйларын хәтерләткән картиналары яңара: «Нарат урманындагы иртә». «Алабуга
X Довамы. Башы 3 санда.
С
тирәсе». «Арыш кыры». «Кояш яктырткан наратлар». «Кама киңлеге». «Алабуга янында Афанас урманы...» һәркайсында күпме бизәк, нинди иркен сулыш һәм нинди эчке байлык бар! Чыңлап торган җәй авазлары ишетелә, нурлы һава күренә аларда. Яшь наратлар иксез-чиксез яшәү көченә ияләр, ә баһадир имәннәрнең кыяфәте сокланып туймаслык горур! Алариың бөтенесе дә табигать тормышының бетмәс-төкәнмәс төрлелеген күреп, табигатьтәге муллыкның шул табигать кочагында хезмәт иткән тырыш кешегә буласына тирән ышаныч белән язылган. Әйе, рәссам Шишкин бу тирәләрне, һичшиксез, биектән, ерактан торып караган. Чаллыдан бераз югарырак «Мул чокыр» дигән аулак почмак шуңа күрә дә Шишкинныкы дип аталадыр да. Нәкъ шуңа күрәдер дә Шишкин композицияләрендә төп урынны ераклык һәм киңлек били. Шәп нәрсә ул еракны күрү!
Шунда Фидаиль эченнән генә: «Әйе, күптән-күптән бик күпләр күңелен үзенә тартып, чакырып торган Кама буйларына килеп, мин дөрес эшлим, әй белсен иде, әй шәпләп аңласын иде шуны минем Сания дә. Карасын иде ул да ераккарак!..» — дип уйлана-уйлана Чаллыга таба юл алды.
Сукмакка чыккач, Фидаильгә буш чаналы, алсу битле, тәп-тәбәнәк бер малай очрады. Үрдән бик җилле генә шуып төшәргә ниятләп булса кирәк, чана бавын биленә бәйләгән иде ул.
— Исәнме, «шофер» дус! Уйнап буламы?
— Саумысыз, абый! Ә мин уйнап түгел, эш белән...
— Әллә мине каршылыйсыңмы?
— Юк, Казаннан апам кайтмады...
— Үкенечле икән шул, чанаң буш...
— Китап алып кайтасы иде, нишләптер бүген булмады.
— Ничәнчедә укыйсың?
— Дүртенчедә. Әллә беләсезме безнең Вахитов мәктәбен?
— Юк шул әле. Бирегә беренче килүем. Түбән Камага барам.
— Әллә химкомбинаткамы? Мин беләм аны! Шундый зур итеп салалар,' ничә мең гектарга җәелә торгандыр... Хәзер анда бик күп кеше килә. Апам да шунда минем. Китап кибетендә эшли. Казанга бульдозерлар белән экскаваторлар турында яңа китаплар эзләп китте. Шундыйны бик күп сорыйлар икән.
Малайның йөзе кинәт ачылып китте, күзләре очкынлана төште. Чемоданлы һәм төргәкле яңа танышына аның кызыгып та, сокланып та караганы сизелә иде. Якын күреп, үз итеп бөтенесен сөйләргә, теләсә ничек булышырга эзср тора.
— Сез кунак йортынамы, абый? Больница каршында ул. Үзем күрсәтим әле. Әйдә, чемоданыгызны куегыз.
Малайның тәкъдиме бик урынлы булды. Юкса, кием-салым белән, химия буенча калын-калын әсбаплар һәм белешмә китаплар белән дөм- бечләп тутырылган кара чемодан җилкәне шактый баса башлаган иде. Бәләкәй төргәк тә аннан күп ким түгел. Анда Фидаильнең унар килолы ике гантеле — кайда барса да үзеннән калдырмый йөрткән тимерләре ята.
Чананы бергә тартып, тегене-моны сөйләшеп бардылар. Малай йөкне кунак йортының баскычы төбенә үк китереп куйды. Ә Фидаиль, аны бераз бәхилләтмәк булып, чалбар кесәсенә тыгыла башлауга:
— Юк, юк, абыкай, аламмы соң! Бер тиен дә чыгара күрмә. Сез бит-—химия, ә химия — почетлы ул! — диде дә, «такси»ыи җилтерәтеп тиз генә китеп тә барды. Нишләмәк кирәк: «Рәхмәт инде үзеңә, сау бул, энем»,—• белән чикләнергә туры килде.
Ләкин кунак өе шыгрым тулы булып чыкты. Самолеттан төшүгә ашыгып шунда чапкан юлчылар гына урын алып өлгергән. Дежурный һәркемгә күңелсез бер сүзне — «урын юк һәм булмаячак»ны кабатлый,
теләүчеләргә, фәлән-фәлән төшкә барып кунарга мөмкин днп, шәхси йорт адресларын әйтә. Халык таралышырга, бүтәнчә урнашу ягын карарга мәҗбүр. Андыйлар арасында Чаллы җитәкчеләре адресына: «Үзләрендә химия гиганты, зур электростанция салына. Читтән күпме кеше киләчәк һәм менә инде килә дә. Ә нибары утыз урынлы кунак йортлары бар, анысы да хан заманыннан калган диярлек... Янасың салу турында нигә уйламыйлар икән»—дип шелтә сүзе әйтмичә киткән кеше юк.
Бераздан коридорда хәрби хезмәттән кайтып баручы бер солдат, көндез юл чистартуда эшләгән бульдозерчы егет һәм Фидаиль генә калды. Тукайдагыча: «китмибез, сами пожальте господа!» дигәнрәк кыяфәт белән утыралар. Солдат белән Фидаиль авыр багажларын өстерәп йөрергә теләмәделәр. Бульдозерчы исә: «Бу киемем белән барып, кеше өен мазут исе белән сасытасым юк, идәндә булса да бер почмак табарлар әле», — дип уйлады. Шунысы кызык: үз дигәннәрен итмәк- челәрнең өчесе дә Түбән Камалы булып чыкты. Сөнләшә-сөнләшә шул ачыклангач, башта бик коры һәм кырыс күренгән дежурныйның да күңеле йомшара башлады. Сизгер Фидаиль аның бая теге «таксист» малай әйткән «химия — почетлы ул!» дигән козырь тузга каршы торал- маслыгына ышанды.
— Әллә, чыннан да, урын табарсыңмы, апакай?! Барыбыз да химия икән бит...
Апа үзе дә нәкъ шуны әйтергә торган икән:
— Җайланыр инде, үскәннәрем, майлатырбыз. Бүген дә бөтен түр урыннарга химия кешеләре кереп тулды. Сез дә артык булмассыз. Берегезгә менә шул коридорда раскладушка куям. Сиңа булыр, майлы егет. Менә бу «таза абый» белән сиңа, солдат, сандык өстем бар...
Юктан бар ителгән урыннар түшәлде. Әмма бәхетле урын ияләре, нигәдер, ятып йокларга һич ашыкмадылар. «Майлы егет» тракторын йортка кертеп куярга, моторын сүндереп керергә тиеш. «Таза абый» белән солдат сулыш алырга, урам әйләнергә чыктылар.
Алар бик тиз танышып һәм дуслашып алдылар, үзара бик тиз аңлаштылар.
Горький егете Виктор хәрби хезмәтне Смоленск якларында үткәргән. Әтисе һәм әнисе мең тугыз йөз кырык беренче елда Белостоктан чигенгәндә немец бомбасыннан һәлак булганнар икән. Ерак туганнарының берсе егеткә французларга каршы сугышта аның бабасының бабасы, кавалерист кыз Надежда Дурова белән бергә булуын сөйләгән. Заманында Пушкин бик мактаган көндәлекләрендә бу турыда Дурова үзе дә язган, имеш. Хәтта шуннан чыгып кына уйласаң да, егет күңеленең бу якка тартылуы бик аңлашыла. Чөнки биредә Дурова эзләре бар, кабере дә Алабугада бит аның. Егет шулар турында бик иркенләп сөйләде, аннары хәзерге Кама буйларының зур химиясе белән бик кызыксынуын, бүтән бер җирдә дә түгел, ә тик шунда эшләргә ашкынып- килүләрен әйтте.
Үзәк урам буйлап төшә торгач, дуслар Кама ярына ук килеп җиттеләр.
Каршыда — муллык елгасы, зур химия Камасы. Сулары калын бәз- астында. Өстен тирән кар баскан. Берсе өстенә берсе сикерешкән көзге боз өемнәре, күп санлы таучыклар булып, җитез һәм омтылышчан кыяфәттә катып калганнар. Шул кытыршы һәм ап-ак киңлекне кара-каршы ярдан бер-беренә күз кысышып җемелдәгән Чаллы утлары белән Затон утлары яктырта. Уңда — биек ярдан түбәнгә сикерергә торган арысландай булып күренгән элеватор силуэты. Сулда— булачак- плотинаның нигезен Кама бозы китүгә яңадан актара башларга тиешле- бранд-вахталар...
Виктор киң җилкәле, ачык йөзле инженер-химиктан үзе белмәгән күп нәрсәне ишетте.
Озынлыгы ике мең километрдан артык, бассейны бөтен бер Франция җире хәтле, ярларында алтмышлап шәһәр бар, ике йөзләп елга аңа коя икән — димәк, Кама чыннан да чиксез зур хәзинә! Аның ярларында ун мең гектардан артык урман үсә. Бу яшел океан байлыгы Европада, Финляндиядән кала, теләсә нинди илнекеннән дә күбрәк. Ә химик эшкәртү юлы белән бер кубометр агачтан кимендә мең ярым метр вискоз тукымалык жеп алып була. Икенче төрле әйткәндә, бер олау агач ярты гектар мәйданның мамыгыннан яки утыз сарыкның йоныннан алырга мөмкин булган кадәр тукыма бирә! Ләкин шулай да химия өчем агач кыйммәтлерәк чимал әле. Кама буйлары, урманнан тыш, борын-борып- нан рудалар һәм ташкүмер белән данлыклы. Нефть һәм газ ятмаларының хәзер Татарстанда табылганы гына да чиксез-чамасыз. Безнең «Ижәү суы» дигәнебезне шифа итеп бөтен ил һәм бөтен дөнья эчә. Ул да — Кама чишмәләренең берсе. Аның да «сульфатлы-хлоридлы- натрийлы-кальцийлы-магнийлы су» дигән исемендә ук фәнне һәм шигырьне берләштергән химия поэзиясе бар. Шуңа күрә дә Кама могҗизалар фәне булган химиянең бик күп патриотларын һәм батырларын үстерә. Матдә төзелеше теориясен ачып, органик химиянең нигезен салган Бутлеровның, мәсәлән, күбәләкләр куып һәм үләннәр җыеп йөргәндәге тәүге эзләре Чистай тирәләрендә калган. Бөек Менделеевның кайчандыр Бондюг заводы инженеры булып эшләве, шунда бик куп тәҗрибәләр ясаганлыгы билгеле. Кем белә, химия фәне чәчкәнне бөтен халык урып-җыячак, дигән олы фикер, бәлки, шул чакларда тугандыр.
Фидаиль боларны, әйтерсең, Викторга гына түгел, ә Саниясе дә тыңлап торгандай итеп, аерым сүзләргә басым ясый-ясый сөйләде.
Чөнки өйдә күп тапкыр аңлашып та, төрлечә киңәш-табыш итеп карап та Санияне Кама якларына күченергә күндереп булмаган иде. Янәсе, Казанның инде эшли башлаган органик-синтез заводыннан Түбән Каманың әле салынып кына яткан комбинатына нигә ашкынырга? Башта: «Ике ел шунда эшләдең бит инде, ияләшкән ояңнан китү кирәкме икән?..» — дип кенә икеләнү белдерсә, аннары: «Баланы бакчадан аерабыз... Анда медицина үзенең зур учреждениеләрен кайчан булдыра әле, мин эшсез торырмынмы?» — дип бөтенләй кырт кисте. Әле бүген самолет кузгалыр алдыннан саубуллашканда да: «Әгәр баруыңа ук урнаша алмасаң, фатир бирүне сузсалар, бәлки кайтырсың да әле»,— дип калды.
— Кайтаммы соң, бер килгәч! — дип уйлап куйды Фидаиль һәм, Саниянең бу мәсьәләдә барлык икеләнүләрен юкка чыгара алырлык дәлилләрем бар дип санап, аңа соңгы сүзне юлламак булды.
Әйе шул, менә хәзер инде алар кара-каршы утырып сөйләшә алмыйлар, әйтәсе сүзне дә бары тик почта белән генә җибәрергә мөмкин.
Камадан Фидаильиек беренче хаты шул ук төнне, Виктор сандык ■өстендә изрәп йоклаганда, дежурный өстәле янына утырып сырланды.
«Кадерле Саниямә, кечкенәмә һәм әбиемә күптин күп, чуктнн чук сәлам! Чаллыдан ук язам. Димәк, мин әле юлда. Ләкин шуны белегез: бик кирәкле җиргә, чиксез куанычлы эшләр дөньясына илтә мине бу юл. Үзем хезмәт итәсе комбинатның ничек төзелүен дә аның нигезенә беренче ташлар салынган көннәрдән башлап күрә алачакмын. Яшь инженер өчен, химик өчен бик зур бәхет бу! Яңа тәҗрибә, яңача эзләнүләр һәм ачышлар... Бөтенесе синең күз алдыңда — күзәт, өйрән, вагына- төягенә хәтле җентекләп тикшер. Безнең тоташ химияле киләчәгебез хәзер нәкъ шундый белгечләрне көтә. Казанда мин ацетон белән фенол гына эшләдем. Ә биредә — каучук! Биредә — шул ук нефть газыннан тагып әллә пиләр! Ә нефть вышкалары комбинатның капкасы төбенә
үк килеп басарга торалар. Нефтьнең үзен дә, ягъни аны чыгару хикмәтләрен дә тирәнтен өйрәнү — минем күптәнге хыялым... Кыскасы, газ һәм каучукка мин тешем-тырнагым белән ябышам. Монда аларның чикләнмәгән муллыгы. Монда •— иң зур һәм иң камил химик производство тудырыла. Менә саннар нәрсә күрсәткәнен дә белегез: мең тонна натураль каучук алу өчен өч миллионнан артык каучук агачы үстереп эшкәртергә кирәк. Биш мең ярым кешенең бер еллык эше бу. Ә безнең ясалма каучукның мең тоннасын нибары ике кеше бирә ала!... Сизәсездер, миң инде «безнең каучук», «безнең комбинат» дип сөйлим. Чөнки инде Түбән Кама — безнең Түбән Кама ул. Менә моны язганда да безнең шундагы матур йортыбыз, Кама буйларында бөтенебез бергә ял итеп йөргән күңелле чакларыбыз күз алдыма килә, һәм бөтенебез бергә ышаныйк та: бу тиздән, бик тиздән булачак! Чөнки Түбән Кама корылмаларын салышырга монда бөтен ил килә. Мин әйтер идем: күңелләрне тарта торган магниты бар аңың! Биредә сине, химия — почетлы ул диеп, хәтта балалар да яратып каршылый. Биредә сине көтәләр, кирәк икән, синең өчен хәтта юк урыннар да бар ителә. Бүген, мәсәлән, мин менә дигән киң сандык өстенә шулай тиендем... Түбән Кама магниты сезне дә- бик тиз тартачагына инде шигем юк минем. Без иртә таңнан торып шунда кузгалабыз. Миңа — хәерле юл, сезгә — тыныч көннәр. Кечкенәмне минем өчен дә бик каты үбегез! Иртәгә аннан язармын. Сезнең Фидаиль. Төнге унбер».
...Көннәр үтте. Хат арты хат йөреп торды. Ниһаять, Сания күңеле дә Түбән Кама ягына авышты...
Фидаиль булачак химкомбинатның дирекциясендә эшли. Эш муеннан. Заказчы предприятие белгече буларак, төзү-монтаж барышын контрольләү, комбинатның буласы механизмнарын һәм технологиясен үзләштерү, «Белем» җәмгыяте исеменнән химияне пропагандалау — саный китсәң, бик күп алар.
«Гантельле инженер» спорт буенча да нагрузкасыз калмады, төзелешнең «Хезмәт» исемле спорт җәмгыяте киң колач беләи җәелдергән эшләрнең берсенә бик шәпләп җиктеләр үзен.
Проектта каралмаган яңа җайланмалар, хезмәт җиңеләйтү тәкъдимнәре турымда да уйланырга кирәк. Күптән түгел генә әле ул Зәй ГРЭСында сынап каралган яңа тип җылыткычлар белән кызыксынган иде. Элек цехларда калын тимер трубалар сузып эшләнгән җылыткыч система урынына кечкенә генә газ аппаратлары куеп була икән. Бу бик арзанлы һәм гади «кояш»ның инфра-кызыл нурлары сәгатенә 360 мең калорий чамасы җылылык биргән. Комбинатның да бөтен цехлары шундый нур сипкечләр белән җылытылса — меңләгән тонна тимер трубага экономия булачак. Фидаильнең бу тәкъдиме баш инженерга җиткерелде инде.
Менә хәзер Фидаиль Казан химия-технология институтында бергә укыган курсташы Илдус Садыйковиың Боидюг химия заводында инде ходка җибәрелгән оригиналь җайланмасы турында газетадан хәбәр укып утыра. Электролизерның электр кырын күзәтү һәм өйрәнү приборын Илдус институтта ук уйлап тапкан һәм ясаган иде. Прибор хәтта күргәзмәгә куелды һәм аның авторына халык хуҗалыгы казанышлары Күргәзмәсенең бронза медале бирелде. Бондюгта Илдусны барий окисе гидраты цехының начальнигы иткәннәр. Кристаллизаторлар яхшы эшләсен өчен, цехның ул барлык узелларын диярлек сүтеп, өр-яңадан үзе корган. Детальләр эзләп, киңәш сорап һәм тәҗрибә алырга дип егет Ангарск, Донбасс, Чиләбе, Магнитогорск химиклары янына барган икән. Тукга, аның безгә, газ химикларына да, әйтер яңалыгы бардыр әлбәттә. Я үзе кунакка килсен, я булмаса хат язып салсын! — дип уйлады да ул дустына хат язарга кереште.
Яңа торакның вакытлыча «ялгызак» инженерлар һәм техниклар өчен махсус җиһазланган бүлмәләренең берсендә ул бер үзе утыра. Якты һәм иркен. Бүлмәдәшләре төнге сменада. Фән дәрьясына кереп чумарга теләсәң—өстәл тулы китап һәм журналлар.
Утыра торгач, ишектә звонок шалтырады.
Фидаиль тиз генә барып, коридордагы утны да кабызмыйча, ашыгып ишек ачты. Гадәттәгечә, бәлки, эштән берәр танышы килгәндер яки күршеләрнең берсе шахмат «сугарга» теләгәндер, дип уйлады ул. Шуңа күрә дә караңгыдан:
— Яна китаплар бар. Бик кызыклы китаплар, рәсемнәре дә күп. Балаларыгызга кирәкмиме? — дигән нечкә тавыш ишетелгәч, ни әйтергә белмичә, сүзсез калды.
Ут кабызып караса, каршысында — бәл-бәләкәй малай тора. Култыгы тулы китап. Малай, кинәт ут яну белән күзе чагылгандыр ахры, бер кулын маңгаена куйды. Башында куян бүрек, өстендә сары бишмәт, аягында киез-ката иде аның. Күзләрен елтыратып, чыраен бераз сытыбрак карый. Тукта, тукта, таныш малай ич бу!
— Бәрәч, син дә мондамыни? Нинди җилләр китереп ташлады?.. Ә, хәтерлим, хәтерлим, апам китап кибетендә дигән идең бит, әйеме?
Фидаиләгә Чаллыда беренче очраган теге чаналы малай булып чыкты ул. Кышкы каникул көннәрен апасы янында үткәрергә, үзенчә әйтсәк,, химия күрергә килгән. Түбән Камада һәрбер мәктәп баласы шулай китап сәүдәсенә булыша икән. Көндезге сменада эшләүчеләрнең күбесе кибетнең ачык чагын туры китерә алмый. Буш сәгатьләрендә пионерлар китапны шулай йорт саен таратып йөриләр. Әлеге малай бу эшкә апасына булышырга теләүдән бигрәк, химия кешеләрен якыннан күреп йөрү өчен алынган.
Семьялылар торадыр дип ялгышып, тулай торак бүлмәсен ачтырса да, малайга үкенергә туры килмәде. Бердән, иске дуслыкны яңартып, химия инженеры белән сөйләште, икенчедән, дуслык хакынамыдыр-тү- гелдерме — анысы үз эше — инженер аның култыгын яртылаш диярлек бушатып калды.
—■ Менә ичмасам абый! Яратып сайлый, күпләп ала икән китапны. Тиздән кечкенәсе килер булгач—шулай кирәк тә. Яңа урында яңа китаплар күбрәк булсын!—Малай, һәрхәлдә, бүтәнчә берничек түгел, ә бары тик шуны уйлап китеп бардыдыр төсле.
Ә Фидаиль, аны озатканда, тагын шул әлеге фикерне эчтән кабатлап калды:
— Әйттем ич бу яклар магнитлы дип. һәм шулай да ул! Әнә бит хәтта шул малай күңелен дә безнең төзелеш үзенә тарткан!..
«КАЛЫШМАМ, МИН ДӘ УКЫРМЫН...»
т! кты була тезелештә, Тенге утлар тезелешсә. Утны зурлый төзүчеләр — Куе измә изүчеләр, Таш түшәп юл салучылар, Камадан су алучылар, Карлар көрәп узучылар, Чыңлы чыбык сузучылар, Забойларда йөрүчеләр, Утның үзен бирүчеләр: «Без кабызган кояшы бар Төннең монда һәр карышта. Бар да өстен, гүя, шулар йолдызлар белән ярышта!» Табаласың энә эзләп — Монда шундый якты була. Яктыда башкарган хезмәт Үрчемле һәм яхшы була.
Ә тезүче халкы исә Тагын шундый якны уйлый: Күңел тоныклана төшсә, Төнге утлар якты булмый. Якты була — иркен юллар,
Йөкне күпләп ташып торса, Прожектордан колтә нурлар һаман күккә ашып торса. Якты була — таш һәм кирпеч Көткәненнән ким булмаса, Ешрак чек-чек итсә чүкеч, Кран житез кыймылдаса. Якты була —бөтен көчләр Бердәм булып эшләсәләр, Процентаанган күрсәткечләр Йөздән түбән төшмәсәләр. Арттырсаң әгәр нормадан — Төннәр тагы да якты була, Җырлап атлыйсың юлларда, Кайткач йокың татлы була. Якты була —уртак эштә Яшь йөрәкләр берләшсәләр, Ял иткәндә, тәнәфестә Матур итеп серләшсәләр.
Әй күңел уты нурлары! Җитез итә кулны алар, Менәсе булсаң югары, Җиңел итә юлны алар. Хәким дә яктыда эшли, Хәкимгә дә ут аз түгел. Күңелгә ләкин нур төшми... Анда бүген ник яз түгел? Нур саласы саф урынга Нинди язмыш кар-боз салды? Мөмкин түгел шат булырга. Хәким бүген ялгыз калды.
Утлар чиксез күп булса да, Караңгыда төсле Хәким. Кулда эш уйнап торса да, Бүген боек хисле Хәким. Ничек кыен булмасын ди, Чөнки янда Бәдәре юк. Уйлый егет: гөнаһым, ди, Билләһи, ул кадәрс юк. Бергә килдек узган елда, Без — яшьтәш, без — авылдашлар. Безнең эшчән кулдан монда "Үтте бик куп авыр ташлар. Булсын дип бар да аныңча, Ярап кына тора идем, Күзеннән күзем алмыйча Карап кына тора идем. Килешмәдек тик бер сүздә, Ул: «Курска керик, — дигәч,— Көздән башлап икебез дә Укуларга йөрик!» — дигәч,
Шул теләккә кушылмадым. Бәдәр йөрде үзе генә. Ә мин юләр пышылдадым Ни бары бер сүзне генә: «Кулга акчаны, имештер, Шәп төшерәм ташта да мин. Ничек дип инде шул эшне Алыштырыйм башкага мин?!»
Күпме кеше киңәш бирде, Бәдәр күпме тукымады... Ә ул киноларга йөрде, Ә ул кичен укымады.
Инде ул көз, ул көн — артта. Гомер бик тиз үтә икән! Кечкенә дигән «гөнаһ»та Бәлане зур ктз икән.
Хәким аптырап баш кашый: «Бу бит полный смехатур...» Хәким бүген дә таш ташый, Бәдәр инде — штукатур. Бүген ул, укуы беткәч, Бүтән эшкә күчерелде.
Туз инде башыңа төшкәч, Шуны, егет, кичер инде. Иркәңне көннең көн буе Күрми торып эшләп кара. Терсәкне тешләп булмыймы? Бәлки булыр! Тешләп кара.
— Юк! — ди егет, өзеп әйтә, Кыен хәлне сизеп әйтә: — Хатам булган, саташканмын, Үзсузләнеп маташканмын. Бәдәремнең чын йөрәктән Әйткәннәре хаклы булган. Яктысын курәм ерактан, Бәдәр минем яклы булгаи. Бүгенгә без ике төштә. Ә күңелләр серләшерләр! Безнең утлар һәммә әштә Гел янәшә дөрләсеннәр.
Без —бергә! Сүнмәс утыңның Балкышы мине тартачак. Калышмам, мин дә укырмын, һөнәрем минем артачак. Бутәнчә фикер юк бүген, Егет сүзе бер була ул. Төзелештә кызлар күп күбен — Минем Бәдәр бер генә ул!
«ТИЛАЕР КАЛТЫРЫЙ...»
Постропкомда ничектер сүз чыгып гәпләшә торгач, Логунова Анна дигән исем телгә алынды.
Кызыксынып сораштыручы иптәш — газстчыларыбыздан берәү — шундый фамилияле бер авыл кызының кайчандыр Казандагы профтех- ннка мәктәбендә укуын, шуннан аның менә дигән кием кисүче һәм тегү остасы булып чыгуын белә иде. Хәтере ялгышмаса, ул укуын тәмамлаганда ук, Мактау грамотасы белән дә бүләкләнә.
Газета хәбәрчесенә боларны моннан берничә ел элек Лсниногирски- да ниндидер материал оештырганда ишетергә туры килде. Анна ательеда эшли иде. Иң затлы материалдан «көн кадагына суга торган» фасонлы тәти күлмәкләрне хатын-кызларның зур күпчелеге шул мастердан тектерергә тырыша дип сөйләделәр.
Чыннан да шулай икәненә ышану өчен Аннаның ефәк һәм штапель тукымаларны кулында күбәләктәй уйнатуларын, машинаны кой уйнагандай матур келтерәтеп җөй юллары сырлавын бер генә күрү дә бик Житкәп инде. Хәбәрче иптәш ул чакта: «Әгәр шагыйрь булсам, менә нәрсәне жыр итәр идем мин!»—дип сокланды. Бик үк җырлап торма- са да, газетада хәбәрнең шактый матуры ялтырап алган инде.
Шуннан бирле Анналар семьясында аны. әллә инде Казаннан килеп язганы өчен, әллә татарча исемен дөрес хәтерли алмаганга, «Казан кешесе» дип белә торган булдылар.
Шушы кешегә бүген Аннаның төзелештә кранчы икәнен, алай гына да түгел, хатын-кыз кранчылардан биредә әле бердәнбер булуын, бишенче номерлы төзү-монтаж идарәсендә ире белән бергә эшләвен әйттеләр. Алтмыш беренче елдан бирле үк биредә икән. Лепиногорскпдаи килгәннәр. Ире — Александр, электрик. Теге чакта штукагур иде бугай, Казандагы шундый бер һөнәр мәктәбендә укуы истә калган... һичшиксез, Анна белән Александр аның иске танышлары булырга тиеш! Түбән Камада булып та, күрешмичә китсәң — бердән, килешми, икенчедән, үпкәләүләре мөмкин. Ә бәлки нинди дә булса берәр яңа материал да чиертер?!
Казан кешесе, вакытын бүлеп, каланың пң берепче микрорайонында салынып яткан йортлар ягына китте. Әле кичә генә кат-кат таптаган җирләре булганга, Александрны ул бик тиз тапты. Дежурный электриклар будкасында очрашып, ашыгыч кына булса да, иске дусларча ачык һәм эшлекле сөйләштеләр. Anna 45 нче номерлы йорт кранында эшли икән, һәм ул озакламый, көндезге .сәгать ечтә, башланасы сменага килергә тиеш иде.
Александр белән бергә көтеп, аны шунда каршыладылар.
Анна, ерактан ук елмаеп килеп, кунакка үзе кул бирде.
— Рәхмәтләр төшкере, сезне дә тагын күрер көн булыр икән. Лениногорскнга килүләрегез бик тә хәтердә. Ул чакта безнең Сергеебыз да юк иде бугай әле. Шулай бит, Сашенька? Хәзер ул алты яшендә инде. Энесе дә бар.
Казан кешесе каршыда янәшә басып торган танышларына куанычыннан елмаеп карый. Шул хәтле пар килерләр икән! Икесе дә яшь, икесе дә янып тора. Шундыйлар инде ул тибеп тимер өзә дә басып бакыр изә!.. Анна элеккечә үк ачык йөзле. Нәкъ шулай ук мөлаем, тартынкы һәм тыйнак. Бары тик күзләре генә бераз тирәнәя төшкән шикелле. Аягында киез итек, өстендә калып фуфайка һәм сырган чалбар. Бик йомшак тавыш белән, һәр сүзен үлчәп, ашыкмыйча сөйли.
— Менә шундыйлар инде без хәзер... Ун ел рәттән теккән тегүләремне вакытлыча куеп торырга кирәк таптык. Чөнки ательелар юк әле монда. Күпме кеше фатир көтеп зарыкканда, нинди жан белән яңа йорт түрендә кул кушырып ятмак кирәк? Саша белән киңәштек тә, төзү 8. .C. 0.* М 1.
эшенә өйрәнергә булдым. Нигәдер, кран ошый төште. Биеклекне яраттым...
— Югарыдан яхшырак күренгәнгәдер?!
— Күрим дисәң, күз салыр нәрсә, шөкер, аз түгел монда^ I еләсәгез, рәхпм итеп, үрмәлик әйдә биеккә! Мин хәзер смена башлыйм.
Анна моны, бәлки, сүз җае чыкканга гына, игьтибар йөзеннән, я булмаса үзенә’ бер төрле кунакчыллык күрсәтеп кенә әйткәндер. Әмма кунак, шуны гына көтеп торгандай, тәкъдимне бик хуплап кабул итте, дөресрәге, теше-тырнагы белән эләктереп алды.
Менәргә икән менәргә!
Югарыга, кояшка якынрак төшкә, аяк астындагы менә бу таш өемнәре, тимер-томыр белән агач әрдәнәләреннән өскәрәк менеп алырга ашыктылар. Казан кешесе хәтта «Әпипә» көйләрен дә мыгырдап куйды- сыман. Ә менә башлагач... Менә башлагач тез буыннарының калтыравы нәкъ шул «Әпппә»гә биегәндәгедән бер дә ким булмады...
Анна инде урталыктагы мәйданчыкта ук басып тора. Кай арада менеп җиткән диген?! Тиенеңнән һич ким түгел. Ә менә ул, абый кеше, кран башына чакырылган кунак, биш-алты басма күтәрелде дә, тимергә сыенып катып калды. Тагын бер баскыч өскәрәк менсә, челтәрле бу манараның тотрыклыгы ким дигәндә мең тапкырга кими төшәрдер шикелле тоелды аңа. Эшләми дә бит әле, ә барыбер калтырый төсле кран.
Эшнең нәрсәдә икәнен бик тиз сизенеп, ләкин кунакның үзенә аны- моны белдермәслек итеп, хәлгә Анна үзе керде.
— Ботинкаларыгыз күн олтанлы булса, бәлки шул шуа торгандыр. Тиз генә безгә барып, Сашаның киез итекләрен киегез. Ул инде өйдә. Әнә, күрәсезме, кибет янындагы алтынчы йортны. Квартирыбыз — уналты. Дүртенче катта.
Югарыдан шул тавышны ишетүгә, Казаи кешесе, гәрчә күн түгел, ә резина олтанлы ботинкадан булса да, киез итеккә дип бик тиз китеп барды. Аяк алмаштыру сылтавы аңа, барыннан да бигрәк, бер ялгызы калып үзен-үзе оялту, «хатын-кыз алдында сынатып хур була күрмә, аска түгел, югарыга карап үрмәлә!» дигән киңәшне үз-үзенә әйтү әчеп кирәк иде. «Юләр сатма, күнекмәгәнгә генә шулай ул», дип үзеи-үзе юатулар да шунда булды.
Киңәш үзенекен итте, киез итекләр үзенекен эшләде. Тимергә чамасыз киеренкелек белән чытырдап ябышкан куллары кранчы кабинасына менеп җиткәнче үк сызлый башласа да, кунагыбыз, ниһаять, тиешле биеклектә инде.
Кабина эче шактый иркен икән.’Хәтта тагын бер-ике кеше басып торырлык. Кечкенә генә электр миче бар — җылысы биткә бәреп тора. Зур тәрәзәләреннән кай якка күз салсаң да — уч төбендәгедәй ап-ачык булып, ерак-ерак аралар күренә,
Анна, стрела ягындагы тәрәзәгә карап, кечкенә генә урындыкка утырган. Каршыда һәм як-якта — ул бармак тидерүгә шушы пәһлеван гәүдәне ничек кирәк, шулай кыймылдарга мәҗбүр итә торган, аның озын «муенын» теләгән якка бордырган нәни кнопкалар һәм берничә бәләкәй тотка.
Алай ук бик хәтәр, бик куркыныч түгел икән бит бу ояда, әй! Каршыңда — нинди киңлекләр, синнән түбәндә нихәтле нәрсә! — кунак шулай уйлый, ә үзе барыбер аякларын җәеп басып, стенага сөялеп тора, тотынган тимереннән кулны һич аерырга теләми.
Ташчылар инде килгәннәр иде. Анна бүгем өченче катка кирпеч һәм измә күтәреп торырга тиеш икән. Йортны Михаил Нестеровның комплекслы бригадасы сала.
— Җиденче январьда башладык, график буенча икенче апрельдә тәмамланырга тиеш. Бу әле йөз егерме квартиралы итеп эшләнә баш
лаган беренче бина. Тегеләре алтмышлы да сиксәнле генә иде... — диде крайчы һәм җитез куллары белән кнопкаларны тиз-тиз баскалап, тоткаларны борып, кранның үзен артка-алга «атлатып», стреланы як-якка йөртеп, тросларны тарткалап алды. Бу минутта кунак Аннаны концерт алларыннан үз скрипкасын бик җентекләп көйләгән музыкантка охшатты. Беравык аңа шулай сокланып карап торды, аннары ул егерме метр биеклектән җәелгән төзелеш мәйданнарына күз салды.
Ватан сугышы фронтларында күп йөргәнгә, хәзер күргәннәре аңа, прексездән, хәтсез күп сугышчан техника катнашы белән алып барылган зур һөҗүмне хәтерләтте. Әнә бер якта, ярсулы шаулап, бульдозерлар нигез чокыры актаралар. Туңган җирне үткен очлы авыр «чөйләр» белән туздырышырга экскаватор килгән. Каршыдагы әзер чокырга, автокраннар белән күтәртеп, тимер-бетон блоклар салалар. Бүген, димәк, тагын бер яңа нигез күтәрелер. Боргалап-сыргалап, тирән кар ерып салынган юллар һәм аларның йөзләгән тармаклары буйлап тыз-быз машиналар чаба. Туктаусыз агылып килеп торган кирпечне һәм түшәм плиталарын, стена панельләрен һәм баскычларны, балконнарны һәм ишек-тәрәзәләрне «озын куллы» краннар әрдәнә-әрдәнә итеп өеп тә, биеккә биреп тә торалар. Бөтен җирдә — тынгысыз гүләү, өзлексез хәрәкәт...
Менә Анна да шул һөҗүмгә кушылды.
Эшне кирпечтән башладылар. Бригадир, түбәннән кул изәп, күтәртергә әзерләгән «әрҗәләр» ягына күрсәтте. Шул ук секундта стрела да акрынлап борыла башлады, кран үзе дә кирпечләргә якынрак килергә тотынды һәм, әнә, стреланың ыргаклы тимер тагылган тросы да түбәнгә төшеп килә. Өч хәрәкәт бер булып берләште. Берсе артыннан берсен аерым-аерым башкарсаң — күпме вакыт китәр иде. Кунакның бу эштә әле бөтенләй тәҗрибәсез күзе дә иң беренче шуны күрде. Менә нинди икән бит аның Анна дигән танышы, әнә ничек тарта калтыравык «скрипка» кылларын!
Астан кул күтәреп сигнал бирделәр:
— Вира!
Анна кирпеч таучыгын, һавада салмак чайкалган ак коштай уйнатып, өскә күтәртә. Тагын шундый ук бик җитез, бик оста ярәштерелгән хәрәкәтләр, йөк дигәнеңне эләктереп-тагып кына өлгерсеннәр!
Дистәләп әрҗә кирпеч һәм берничә «тагарак» измә ташчылар янына менгереп тә куелды.
Өстә урын бушаганны, аста яңа әрдәнәләр ■ әзерләнгәнен көтеп хәзер инде, бәлкем, бераз тәнәфес ясалыр дип торганда, Анна кранны кинәт йортның бөтенләй икенче башына, әле беренче катның түшәме җәелмәгән подъездга алып китте.
— Хәзер бүлмәләр бүлгәли башлыйбыз. Ниндие яхшырак икәнен әйтерсез. Өстән бик яхшы күренә ул!..
Аннары Анна сигнал бирде. Подъездга берничә оста ашыгып килде дә, кран ярдәмендә тоташ гипсоплиталар төшереп куеп, подъездның эчке бүлмәләрен эшли башладылар.
— Гадәттә, бу эшне, — дип аңлатты Анна, — стена өймәгән көннәрдә, крайны гел шуңа гына эшләтеп башкаралар иде. Бер чакны башыма шундый уй килде. Әйтик, нигә, кранның буш торган чакларын, кирәксез тәнәфесләрен шуңа файдаланмаска. Минутлап кына түгел, кайчакта хәтта сәгатьләр буена кыймылдамый да торулар булгалый бит. Нестеров—башлы, әйткәнгә колак салучан, күндәм бригадир ул. «Карале, Аннушка, гениаль фикер бит бу», — диде дә, беренче сөйләшүдән соң ук шуны башлап та карады. Хәзер бездә стена өю тукталып торган көннәр бөтенләй юк.
Бүлмә бүлешкәндә кранга еш кына туктап торгалап, урнаштырыласы әзер стенаның кайбер җирләрен кисеп яки тигезләп кайнашу- 8»
ларны көтеп эшләргә туры килә икән. Шул минутларда телеj аеру га ачылып китеп, Анна Казан кешесенә төзелештә үзе күргән-белгәннәрне сөйли, биектәге эшенең кайбер хикмәтле якларын әитеп-әитеп куя
— И җәй көне күрсәгез иде сез бу тирәләрнең матурлыгын! Кама өсләре көмештәй ялтырап тора. Куе урманнар, рәшә дулкыннары аша, ерак-ерактан күкселләнеп күренәләр. Аннары тагын күлләр — җирнең зәңгәр күзләре бик күп биредә. Тирә-юньдәге авыллар да бик матур. Әнә иң якыннары—Актүбә белән Чәбья. Кайбер ындырларына безнең яңа йортлар быел ук кереп баса инде. Ул ике авыл Зәй буена күчереләчәк. Сүбәләк авылы турында да шулайрак сөйлиләр. Әнә түбәидәрәк — Афаиас авылы. Төзүчеләр беренче килеп төпләнгән вагоннар һәм бараклар шуның янында. Аннам бераз арырагы - Дмитриевка. Башта без дә шунда фатир алып тордык. Игорь атлы кече улыбыз туган җир.
Химкомбинат арасында күтәрелеп килгән зур цехлар төзелеш ипдуст- риясе базасыныкы. Бетон да,тимер-бетон да, барлык агач кирәк-яраклары да тиздән шунда эшләнергә тиеш...
Кранчы шулай төпчеп һәм илһамланып сөйли. Әйтерсең, төзелешнең күп томлы зур энциклопедиясе бар да, ул аны хәрефенәчә яттан белә.
Аннары Анна үзенең туган яклары Яңа Чишмәне, Александрның Минзәлә тирәсендәге шундый ук матур урманнар буена урнашкан авылын искә алып сөйли. Әмма шуннан кунакка килүче туганнары: «Ә бу тирәләр бөтенесеннән уздыра», — дип, Түбән Кама матурлыкларын мактап туя алмыйлар икән.
Аста тагын бер бүлмә булгач, кран тагын бер «калтырап» алды да, кабинадагы гәп тагын дәвам итте.
— Җирдән аерылуга күнегүе кыен булмадымы?—дисез. Яшерси- батырын түгел, башта мин дә «үзем түгел, тимер калтырыйдыр» дип уйладым, анысы. Укырга керер алдыннан сынаганда, бу биеклеккә мастерга ияреп кенә түгел, Сашамны да ияртеп менүләрем юкка булмагандыр... Хәер, менә күрәсез, бик үк сынатмадым бугай. Инде хәзер бернинди сынаудан да курыкмынм. Чөнки машинамның холкын беләм, аңа ышанам. Җирдә нык тора ул! Бу — минем үз-үземә ышануым да.
Тагын кирпечкә һәм измәгә күчешли Anna, үзс дә сизмәстән, кабина тәрәзәсенең һич тоныкланмаган пыяласын сөртеп, «йөреш» дигән тоткалы тартманың шома өстен сыйпап куйды.
Инде хәзер кунак үзе дә сүзгә кушылырга ашыкты.
— Шулай да, сезнеңчә, иң куркынычлысы нәрсә соң бу эштә?
— Минемчә, иң куркынычлысы — тик тору. Ялкаулар белән эш итү куркынычы да аннан ким түгел. Әйтик менә, Нестеровныкыларны алыйк. Үзләре бик яхшы. Ләкин гомумән алганда гына. Биектән күрү — өстәп карау түгел дип беләм. Моннан торып күп нәрсәне тирәнрәк аңларга мөмкин. Әйе, Нестеровныкыларны әйтмәкче идем: ип өчен гомумән алганда гына яхшылар соң? Чөнки күпләре эштә бик сүлпән. Бердәмлек җитми, оешканлык аз. Теләсә кайчан тәмәке пыскытып торучыларны да, кая җитте шунда китеп йөрүләрне дә күргәләп торам. Канчакга өчесе-дүртесе бергә җыелалар да анекдотлар, әкиятләр сөйләп шаркылдашалар. Хәтта синең краныңның тросы нәкъ баш өсләренә тпяр-тимәс асылынып торуын да оныталар. Җенем чыгып, хәтта тимер белән төрттереп аласы килгән чаклар да булгалын, ләкин ярамый шул, куркынычсызлык техникасы кушмый. Аннары тагы бик дорфа да килеп чыга.
Каршыдагы, Чаллы юлы өстендәге, ерак урманны әнә нинди зур-зур аланнар калдырып кистеләр. Берсендә ТЭЦ салына, икенчесендә Химкомбинат корпусларын күтәрәләр. Шуннан бирегә таба кап-кара юл булып сузылган корылманы җылылык юлы дибез. ТЭЦның кайнар суы шәһәрне җылытырга шул трубалар буйлап киләчәк. Шунда ук трамвай линиясе дә сузыла. Анысы — каладан эшкә йөрергә. Афанас белән
Коммунистик тәрбия алай бирелми, диячәкләр... Минем Петровныкылар белән дә эшләгәнем бар. Бәлки, беләсездер дә, атаклы бригадир, атказанган ташчы. Менә аларда тәртип ичмасам, менә аларда чын мәгънәдә бер булып эшләү! Ташта икән — бергәләп, бер вакытта, ашта икән — уртак тел табып. Иләс-миләс йөрүчеләрне алар шул ук минутта кызган табага бастырып куялар. Инде килеп, тагын берсен әйтсәк, начар сыйфаттан, талымсызлыктан куркам мин. Игътибар иткәнсездер, әнә нинди тишек-тошыклы стеналар куйгалау булды. Ни пычагыма дип бүлмә башындагы кеп-кечкеиә һәм караңгы кладовкага ике яктан ике ишек тишәләр икән, парлап кереп басарлык та урыны юк нәмәстә бит ул... Белмим, сукыр күзгә ике каш куюларга кем баштыр?...
Ташчыларның тәмәке тартырга дигән кечкенә тәнәфесе булган арада, кранчы, курку турында әйткәннәрем купшы сүз генә булып калмасын диптер бәлки, краны өчен һәм бүтән төр куркуларын да өстән-өстән генә искә төшереп үтте.
Әгәр шуларны берәр мактанчык яки коры куык сөйләсә, әлбәттә, үзен ул әкнят батыры итеп күрсәтергә, краннан да биек итеп өскә чөяргә тырышыр иде. Ким дигәндә менә шулай, мәсәлән: «... Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төи. Җилләрнең иң хәтәре, иң көчлесе ыжгыра. Андый чакта кораблар да диңгезгә чыкмый дип сөйлиләр. Ә мин — постта, ә мин—эшлим. Минем кран бирешми! Үзе, әйтерсең, бөркет ул, ә канаты — стрела. Ташны күбрәк күтәрткән-саен, салмаклана төшә. Җилләрдән ул курка түгел, ә җилләр аңа килеп кагылырга куркадыр төсле. Кыскасы, жил җиңелә!.. Ә бервакыт шулай электр кабеле кран көпчәге астында калды. Юк, юк, калдыраммы соң! Кала язды дип кенә әйтәсе идем. Эш белән мавыгып, шуның ничектер бөтәр- ләнгән хәлдә рельс өстенә ятканын күрмәгәнмен. Краның килеп басса— я син аны шартлатып өзәсең дә токсыз каласың, я ул сине әйләндереп сала. Өч тонналы плитаны эләктереп кенә алган идем. Стреланы борам да кранны йөртә башлыйм. Кинәт мотор гүләве көчәя. Галәмәте бер генә аның: кранның үз дөбердәве кимегәндә шулай була. Димәк, йөрешкә ниндидер тоткарлык бар. Кранкаем хәтта сискәнеп, тетрәп куй-ды. Тәпиен нәрсәгәдер китереп бәрде бугай, дим. Үзем түбәнгә карыйм, кулым тоткага ябыша: стоп! Карасак, көпчәккә елышып, кара елан төсле кабель ята... Инде килеп, әле менә шушы көннәрдә генә бер көпчәк үзе рельстан ычкынуын уйласам, хәзер дә тәннәрем эсселе-суыклы булып китә. Гадәтеңчә шәп кенә шуышып барган җиреннән, край хәтле краным кинәт чатаклап куймасынмы. Шул ук секундта «стоп!» бпрмә- сәм — беткән иде баш. Өч көпчәккә генә басып егерме сантиметр чамасы ара үтелгән. Монтажчылар: рельслар арасы киңәйгән дип тә, рельска измә түгелеп каткан булган, дип тә акландылар тагып...»
Анна да шул ук җитди, дөресе, коточкыч очракларны әйтте. Ләкин аның сөйләгәндә тәэсирләнүе дә, вакыйгага- карашы да, ясаган нәтиҗәләре дә бөтенләй үзгә иде. Давыллы төндә ул йортлар ышыгындагы кранда эшләгәнгә күрә җилнең алай чамасыз хәтәр икәнен дә белми калган икән. Дөрес, тросларның берсенә берсе бәрелеп шыксыз дырылдавын ишеткән ишетүен. Стреланың да гадәти үк булмаган чайкалуларын күргән. Шулай да, җил булгач айсыз булмыйдыр инде дип кенә уйлаган. Әгәр каршы яктагы краннан Привалов, өеннән Сашасы килеп кумасалар, бәлки краннан төшмәгән дә булыр иде. Кабель мәсьәләсен дә ул очраклы гына бер хәл дип саный. Чөнки электр чыбыгы һәрвакыт шулай кран артыннан өстерәлеп йөрергә тиеш инде ул. Бү- тәнчә була алмый. Димәк, рельсларга да дүрт күз белән карап эшләргә кирәк. Көпчәкнең «юлдан язуларын» булдырмау өчен исә, аныңча, шулай ук бик шәп чара бар: рельс аралары киңлеген әледән-әле миллиметрлап тикшертеп торырга, рельс өсләренең чисталыгын смена алларыннан үзеңә күзәтергә кирәк!..
Казан кешесе көй кичкә явышып, край утлары балкып кабынгач кына кабинадан чыкты. Трестның спорт җәмгыяте методисты Павлов аны түбән камалылариың үз катокларында туплы хоккей уены карарга чакырды. Зәй командасы белән Түбән Кама төзелеше хоккейчылары очрашачак икән. Күрми калырга ярыймы соң!
Кунакны озатырга дип, Анна үзе дә баскыч мәйданчыгына чыкты.
— Әле тагын ике метр өскәрәк менеп була. Кранның баш очына ук менеп басарга мөмкин. Әнә баскычы. Канат җилпик булмаса! Теләсәгез, стрела буйлап аның теге башына хәтле барырга мөмкин. Нибары егерме метр. Кырыйлары рәшәткәле. Бәлки, чыинан да, кичке прогулканы биредә ясап төшәрсез?!
Күр син аны, шаяртып кына сөйләми, чынлап торып кыстый бит. Шуңа күрә кунак та, мөмкин кадәр җитди күренергә тырышып:
— Рәхмәт инде, сеңелкәш, кичектереп булмый торган эшләрем көтә шул,—дияргә ашыкты. Нишләсен, «кеше хәлен кеше белми, бу краннан төшмичә», дип уйлауларын әйтеп, үзен сынатмас бит инде.
Танышлар ачык елмаешып һәм берсенә-берсе рәхмәтләр әйтешеп саубуллаштылар. Горур сыны йортлардан өскә күтәрелгән мәһабәт кран тагын дөбердәп һәм калтырап калды. Кунак күңелендә аның белән дә саубуллашу сүзе бар иде:
— Калтыра, тимер, калтыра! Синең калтырауларың биеклектән куркучы безнең ишеләр дерелдәве түгел ул. Син калтырыйсың — димәк, биеклек патшалыгының Анна кебек батырлары сине үз көйләренә шулай бик килешле, бик матур итеп биетәләр! Кеше иркенә шушылай тулысыңча, ахырынача буйсындырылган җаиың-тәнең хәрәкәтенә — бәрәкәт!
(Ахыры бдр^)