Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бала тәрбияләү тәҗрибәсеннән


/Уәрсәдән башларга икән?
Туктагыз, болай итик: Иң элек егет
чакларга Бераз тукталып үтик.
Туй узган, тун тузып бара, Сөйләп
бирим дөресен;
Кузгатылган мәсьәләгә Кагылган
кадәресен...
» *
Бәлкем әти мактагандыр: «Минем
балам — ут!» — диеп; Башкалар кул
селти иде: «Беләм — баламут!» —
диеп.
Яшерен-батырын түгел, Әйләндем
дә тулгандым; Кем сала да усаллана
— Шул тирәдә болгандым.
Әйтәләр иде, телемә Шайтан
төкергән, диеп; Кәләш таба алмам,
диеп. Юньле көн күрмәм, диеп.
Ә мин үзем эчтән генә Башкача
теләп йөрдем; СССРдагы иң әйбәт
Бер кызны эләктердем!
Тормышның бик кирәк ягын Куйды
хатын тигезләп: Тугыз ай тулыр-
тулмаста Алды-кайтты игезәк!
Билгеләп үттек шатлыкны, Ду килеп,
тиешенчә;
Юмаган жире калмады, Бар да
булды кешечә!
Исем куштыру дигәндә, Беркем
уздыра алмас: Таптым иң-иң
әйбәтләрен — Кыз — Энҗе, малай
— Алмаз!
Тагын игезәк булса да Аптырап-
нитеп калмам: Запаска Мәрҗән,
Зөбәрҗәт Әзерләп куйдым алдан.
Ул да булгач, кыз да булгач,
Ышанмаучылар тагын:
«Ерып чыга алмас, — диделәр,—
Тәрбия бирү ягын».
Әйе, үсәләр балалар, Мин йөрим
караштырып; Ниндирәк тәэсир
ясарга Заманга яраштырып?
Көннәрдән бер көнне шулай,
Күземне ачсам иртән, — Исерек
булып, малаем Килә бит алпан-
тилпән!
Кесәсенә шешә тыккан, Папиросны
да тапкан; Тәмәкеле ягы белән
Берсен алып та капкан.
Сүзләрнең дә ычкындыра Цензор
кушмый торганын.
(Истә, шул сүз өчен әти Колагымны
борганы...)
Ятам гырылдаган булып, Йоклаганга
салышып;
Ятам керфек арасыннан Хәлләр
белән танышып.
Шул көннән соц Алмазымны
Тәрбияли башладым;
Беренчедән — ун ел имгән
Тәмәкене ташладым.
Икенчедән — аракыны Чамадан
тыш капмадым. (Акча алган
көннәрдә дә Дүрт аяклап
кайтмадым.)
Өченчедән — сөйлим хәзер
Тәртипле сүзләр генә. Әнә шулай
мәҗбүр иттем Малайны
үзгәрергә!..
Ярый, хуш, инде керештем Энҗене
күзәтергә.
Күрәм, кайбер сыйфатларын Кирәк
бит төзәтергә.
Хуҗалыкта бер үзенә
Эш бик күп әнисенә;
Ә булышу дигәнне кыз
Кертми дә бер исенә!
Керсен дип моннан соң кызын
Ипләп кул арасына, — Ике
җиңемне сызганып, Керештем
чарасына;
Беренчедән — ашап-эчкәч, Савыт-
сабалар юам;
Икенчедән — оек ямыйм;
Өченчедән — кер уам.
Кызым да хәзер булыша, йөзепме
йөзә генә.
Мәҗбүр иттем бит монысын да
Шәп якка үзгәрергә!
Катлаулана икән эшләр, Алар
укырга кергәч; Икесе дә көн
аралаш Өчлеләр ташып йөргәч.
Куярга кирәк, дим, нокта, Болай
булмый бу, тукта;
Беренчедән—барып кердем Кичке
институтка.
Икенчедән — киңәйтәмен Дөньяга
карашымны.
(Юкса, сизәм алар белән Сөйләшә
алмасымны...)
Өченчедән — якшәмбе көн
Утырганда сез өйдә, — Мин
буламын операда, Я йөримен
музейда.,.
Шулай итеп, балаларның Үттем
бит үзәгенә; ' Мәҗбүр булдылар
тагы да Яхшыга үзгәрергә.
Ярый, шулай әкеренләп Керәләр
болар рәткә.
Тик берсе дә, иртән торгач, Ясамый
физзарядка.
Өстәвенә музыкага һәвәс түгел
берсе дә; Ә бит болар бар да кирәк
Бала булган кешегә.
Ниләр генә эшләтим, дип, Шактый
гына баш ваттым. Вата торгач, бу
якны да Җайлау әмәлен таптым;
Беренчедән — чират торып
Пианино алып куйдым; Икенчедән
— скрипкада Хәзер ярыйсы
уйныйм.
Өченчедән — баш очымда Гантел
белән эспандер. (Ихлас әгәр,
мускулларым Бүрек кадәр
үскәндер...)
Казанкага төшеп көн дә Бәке тишеп
су керәм; Штангалар да күтәрәм,
Трамплиннан да сикерәм...
Нәтиҗәдә, тәмам бетте Андый-
мондый гадәтләр. Хәзер Энҗе дә,
Алмаз да Үзем кебек әйбәтләр!
* <■
Әгәр дә мәгәр тәртипсез Булса
сезнең балагыз, —- Минем
тәҗрибәдән чыгып, Тәрбияләп
карагыз!