У Л ХӘЗЕР ДӘ БЕЗНЕҢ САФТА
шчеләр тормышын берекче булып үз әсәрләрендә төрле яктан һәм үзенчәлекле итеп яктыртуы, социалистик революция темасына беренче булып роман язуы, авыл ярлыларының, коточкыч авырлыклар алдында да тез чүкмичә, күмәк тормыш төзүләрен сәнгатьчә киң полотнода чагылдыруы, кыска хикәяләрнең классик үрнәкләрен тудыруы һәм, ниһаять, драматургия өлкәсендәге уңышлары белән Шәриф Камал — татар әдәбиятында мәңге җуелмаслык эз калдырган язучы. Аның һәрбер әсәре диярлек укучыны бүгенге көндә дә тирән дулкынландыру, житди уйландыру көченә ия. Иҗат эшчәнлегеп 1905 елда башлап җибәргән Ш. Камал катлаулы әдәби юл үгге. Берничә еллар мәдрәсәләрдә укуы, Россия һәм Азия буйлап эш эзләп газап чигүе аркасында, хезмәт ияләренең җирсезлектән, эшсезлектән, хокуксызлыктан һәм изелүдән интегүләре белән якыннан таныш иде ул. Шуңа күрә дә үзенең беренче әсәрләрен хезмәт иясе халкының авыр тормышын, бәхетсезлеген чагылдыруга багышлады. Аның «Уяну», «Сулган гөл», «Буранда», «Әүвәл-әүвәл заманда», «Чит илдә», «Бәхег эзләгәндә», «Козгыннар оясында» исемле хикәяләре — барысы да капитализм шартларында халыкның бәхетсез булуын сурәтләп язылган әсәрләр. Ләкин ул әсәрләрендә актор хезмәт халкының хәлен ничек һәм нинди юл белән яхшыртырга мөмкин булуын, политик азатлык өчен эксплуататорларга, капиталистик төзелешкә каршы көрәш юлларын күрсәтә алмады. Чөнки ул чорларда Ш. Камал үзе дә пролетариат алдында торган бурычларны ачык белми иде әле. Әмма татарларда фикер уяну көчәя төшкәч, революцион хәрәкәт «Вакыт» газетасы редакциясенә дә барып җиткәч һәм тәэсир ясагач, Ш. Камал, бернинди икеләнүсез, революциягә хезмәт итүгә күчте, типография эшчеләре белән бергәләшеп, типография хуҗаларына каршы көрәшкә күтәрелде һәм, шулай итеп, Октябрь революциясен каршылады. ЯҢА ТИП ГЕРОЙЛАР ТУДЫРУ ЮЛЫНДА Бөек Октябрь революциясе әдәбият алдына яңа бурычлар куйды. Яна тормыш төзү өчен барган героик көрәшне югары художестволы итеп чагылдыру, уңай үзгәрешләрне массада энтузиазм үстерерлек, яңа сыйфатлар тәрбияләрлек итеп күрсәтү, бүгенге көнне киләсе көн яктылыгында сурәтләү, алдынгы кешеләрнең якты образларың тудыру — революция елларында ук көн тәртибенә куелган изге бурычларның иң әһәмиятлеләре әнә шулар иде. Бу бурычларны уңышлы үтәү, әлбәттә, язучының »злә- нүен, әзерлек булдыруын сорады. Э Ш. Камал үзенең ижат практикасы буенча да, революция нәтиҗәсендәге үзгәрешләрне күреп тә, җитди әдәби әсәрләр язарга керешкәнгә кадәр тормышны, аның тарихи һәм экономик фәннәрен җентекләп өйрәнергә кирәклекне бик яхшы белә иде’. Ул, революциянең беренче көннәреннән алып 1920 елларга кадәр, «Яңа вакыт», «Эшчеләр дөньясы» газеталары редакцияләрендә әдәби сотрудник булып эшли; бер яктан, заводфабрпкаларга, колхоз һәм совхозларга барып, тормыштагы үзгәрешләрне, яңалыкларны өйрәнеп йөри, икенче яктан, көннең кадагына суга торган мәсьәләләрне күтәргән мәкаләләр язып, совет җәмгыяте төзелешен ныгытуга якыннан ярдәм итә. 1918 елның февралендә, Бөтенроссия мөселманнарының икенче хәрбн съездына хәзерләнү көннәрендә, милләтчеләр төркеме, Россия мөселманнарының аерым дәүләт төзүләрен яклап, провокацион дискуссия ачкан иде. Ш. Камал бу дискуссиягә «Кайда котдисият», «Казачий мөселманнар хакында» кебек мәкаләләре белән катнашты. Ул милләтчеләрнең социализм сүзе астына төренеп, буржуаз идеологияне үткәрергә тырышуларын, авылларда күмәк хуҗалык төзүгә аяк чалырга маташуларын фаш итте. Сыйнфый бәрелешләр, интервентларга каршы көрәш кискен бер төс алган 1919 елда Ш. Камалның Коммунистлар партиясенә член булып керүе дә очраклы иәрсә булмады. Бу — язучының үз язмышын коммунизм идеяләре белән мәңгегә һәм тыгыз бәйләве, шул идеяләрне гамәлгә ашыру өчен аяусыз һәм актив көрәшне байрак итүе иде. 1920 елда инде ул авылларда күмәк тормыш төзү буенча практик чаралар күрү эшенә керешә. Оренбург өлкәсендә. Чебенле авылында яшәүче Исхаков Газиз агайның истәлекләренә караганда, Ш. Камал шул авылда коммуна оештыруның инициаторы булган, коммунаны водокачка, мал-туар белән тәэмин итүдә зур эш күрсәткән. Ә 1921 елның язында Чебенле авылы коммунасына ул гаиләсе белән күчеп үк килгән, 1921 елның көзенә кадәр шунда коммуна члены булып эшләгән. Коммунада кызу эш сезоны тәмамлангач, Ш. Камалны Оренбургка чакырып алалар һәм дәүләт балалар йортының мөдире итеп билгелиләр. 3. Байгилъдиеваның истәлекләренә һәм Ш. Камал белән озак еллар бергә эшләүче карт большевик Заһит Шәркыйнең сүзләренә караганда, Ш. Камал 1921 —1925 еллар арасында укытучыларның өлкә бүлеге правлениссендә кассир һәм тәэминат бүлеге мөдире булып та хезмәт иткән; укытучылар әзерли торган курсларда укытучылык эшен дә алып барган. Бу эшләренең барысыннан да язучы төп ике максатны күздә тоткан: беренчесе — яңа тормыш төзүдә Совет хөкүмәтенә якыннан ярдәм итү, икенчесе — ижат эшенә материаллар туплау. Чебенледә вакытында ул үзе член булып торган коммунаның эшен тирә-якка үрнәк булу югарылыгына күтәрү өчен тырышкан һәм монда күргәннәрен, кичергәннәрен язылачак «Матур туганда» романына материал игеп теркәп барган. Дәүләт балалар йортында эшләгәндә ул балаларны көр күңелле, батыр һәм эшчән итеп, коммунистик рухта тәрбияләүгә бөтен көчен куйган. Шул ук вакытта ул Чебенле коммунасы белән дә, шәһәр Советы белән дә нык бәйләнеш тоткан. Төрле катламнан чыккан укытучыларның эшен, Ташкент тимер юлы мастерскоендагы эшчеләрнең революциядә ничек катнашуларын өйрәнгән10 11 . Иҗади әзерлек булдырганнан соң, Ш. Камал 1924 елда әдәби әсәрләр иҗат нтү эшен башлап, дөресрәге, яңартып җибәрде. Аның Совет чорында язган беренче хикәясе «Хәйри — комсомол» исеме белән «Сабан» газетасының 1924 ел, 14 иче санында басылып чыкты. Анда 7 яшьлек Хәйринең үсә барган саен сугышка һәм байларга нәфрәте формалаша баруы күрсәтелә. Хикәя, гомумән алганда, җылы, матур тәэсир калдыра. Әмма Хәйринең яңа буын булып тәрбияләнү процессы җитәрлек дәрәҗәдә көчле, әһәмиятле фактларга нигезләнми һәм художество ягыннан шактый схематик бирелә. Чөнки Ш. Камал «Хәйри —• комсомол» хикәясен язганда социалистик эчтәлекле прозаик әсәрләрне сурәтләү методын ачыклап җиткермәгән була әле. 10 «Зур бәхет» исемле мәкаләсендә, «Өтер үзенең урынында түгел» дигән фельетонында Ш. Камал тормышны җентекләп өйрәнергә, В. 11. Ленинны укырга кнроклек турында әйтә. 11 Аның «Татар, башкорт мәгариф эшчеләренә ярдәм вә юлбашчылык кирәк» («Юл», 1924 ел). «Эшче-крестьян матбугаты һәм укытучылар» («Сабан», 3 январь, 1925 ел) дигән мәкаләләрен карагыз. Социалистик реализмның тормышны революцион үсештә күрсәтүне таләп итүе геройны көрәш аша үткәрмичә генә максатына ирешүче итеп сурәтләү дигән сүз түгел. Социалистик реализмның бу үзенчәлеге ул вакытларда күпләр өчен ачык мәгълүм караш түгел иде әле. 20 еллар башында һәр язучы үзе белгәненчәрәк эш итте. Бер-бер агымга яки оешмага иярү дә ул вакытларда бик модада иле. Әмма Ш. Камал, Г. Нбраһимов кебек тәҗрибәле классиклар яна эчтәлек белән форманың диалектикасын, тормышны яңача сурәтләү алымнарын тиз үзләштерделәр һәм формализм күренешләренә каршы көрәш алып бардылар. Мәсәлән, 11)26 елда Ш. Камал К. Нәҗминең «Шобага» исемле хикәясенә рецензия язды. Бу рецензиядә шундый юллар бар: «Әсәр- дә матур күренешләр, шома тасвир, уйнак җөмләләр, ялтыравыклы сүзләр, стиль һәм язу формалары да шактый гына зур роль уйныйлар. Ләкин болар һәммәсе дә югарыда әйтелгән төп нигезләргә караганда икенче, өченче дәрәҗәдә торган нәрсәләр генә. Язу формасындагы агымнарның дулкыннары елганың үзен, табигатен үзгәртә алмый». Күренә кн, биредә Ш. Камал шома тасвирны, уйнак җөмләләрне, ялтыравык сүзләрне, язу формаларын художество әсәрендә хәлиткеч роль уйнаучылар дип түгел, ә «икенче, өченче дәрәҗәдә торган нәрсәләр», дип бәяли. Ул, форманың әһәмиятен таныган хәлдә, өстенлекне эчтәлеккә бирә. «Дулкыннар» сүзендә ул, һичшиксез, әлеге әнә шул шома тасвир, уйнак җөмләләр, язу формалары кебек тел, сурәтләү чараларын, форма элементларын, ә «елга» сүзендә әсәрнең эчтәлеген күздә тота. Димәк, без моннан Ш. Камалның «Хәйри—комсомол» хикәясен язганнан сон, анда җибәрелгән художество кимчелекләренең сәбәпләрен эзләгән, әдәби формалар, сурәтләү алымнары, тел чаралары турында уйланган һәм эчтәлек белән форманың роле, үзара мөнәсәбәте турында дөрес нәтиҗә чыгарган булуын сиземли алабыз. Икенче яктан, Ш. Камалның югарыда китерелгән фнхерләре һәм, гомумән « Шобага »га рецензиясе К. Нәҗминең имажинизм агымына хас «уйнак җөмләләр, ялтыравыклы сүзләр...» белән эш итүенә генә түгел, гомумән 20 еллардагы күп кенә язучыларның әсәрләрендә очраган, форма турындагы бәхәскә бәйләнеше булган фактларга кагыла. Димәк, Ш. Камал К. Нәҗминең имажинизм агымына бирелеп алуы белән дә, 20 елларда әдәби формалар буенча барган бәхәс белән дә таныш булган һәм бу «Шобага» исемле рецензиясен әнә шулариы исәпкә алып, К. Нәҗмигә һәм формализм элементлары белән мавыгучыларга ярдәм итү максаты белән язган дигән сүз. 1925 елның көзендә, «Сабан» газетасы чыгарылудан тукталгач, Ш. Камал Оренбургтан Казанга күчте, «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә партия бүлеге мөдире булып урнашты. Монда ул 1927 ел ахырларына кадәр эшләде, партиянең 1925 елгы карары тәэсирендә әдәбн һәм журналистлык эшчәнлеген активлаштырып җибәрде; көннең кадагына суга торган бик күп мәкаләләр язды. 1925 елның ахырында «Авыл- матур уйлый» дигән хикәясен, 1926 елда «Җыр тавышлары ишетелгәндә» дигән исем белән шуның дәвамын, 1927 елда «Адәм үсә», «Таң атканда» исемле әсәрләрең бастырып чыгарды. «Тан. атканда» романының барлыкка килүе татар әдәбияты очеч истәлекле вакыйга булды. Чөнки бу — социалистик революция темасын татар әдәбияты тарихында бе. ренче буларак яктыртучы әсәр. Анда Ш. Камал татар эшчеләренең һәм большевикларының революцион көрәшкә ничек тартылуларын, социалистик революциягә әзерлектә ничек катнашуларын сурәтләп күрсәтә. Шуның белән бергә романда «Акчарлаклардагы Шәрәфинең һәм Гарифның да ничек революционлашуы чагыла. Бу яктан роман повестьның дәвамына охшап тора. Ләкин анда зуррак урынны повестьта булмаган образлар тота. Романдагы яңалыкның иң зурысы Мохтар образында күренә. Анда язучы партия комитеты тапшыруы буенча революцияне яклап татарлар арасында агитация алып баручы, революционерлар әзерләүдә, забастовкалар оештыруда катнашучы большевик образын тудыруны максат итеп куйган. Мохтарның аерым кешеләргә (Шәрәфигә, Газизәгә) революциянең бурычын аңлатуы, бер төркем милләтчеләрне фаш итүе, аерым кешеләрне революция, партия эшенә тартуы әсәрдә бик матур һәм шактый тулы ачыла. Мохтарның эчке кичерешләре күбесенчә хезмәт ияләренең ничек яшәүләре, рево. люция хәрәкәтенең аерым күренешләре, якты киләчәге турында. Мохтар ирексезләп кияүгә бирелгән Хәлимә исемле туган апасының фаҗигале язмышын, аннан туган Фа- тыйманын югалуын искә ала; Сәхипнең Корбангали тарафыннан кыйналуын, Шәрәфиләрнең ярлылыкта яшәүләрен әрнеп күз алдына китерә; коммунистлар партиясенең тормышны үзгәртеп кору өчен һәр жирдә массаны революциягә әзерләвең һәм митингларны шатлык белән уйларыннан кичерә. Мохтарда сепелесе Фатыйманы югалтканга борчылуы аны тапканнан соңгы шатлык белән чир атлашты рыла. Төхфәтнең авыруыннан, үлүеннән һәм Шәрәфи кебекләрнең фәкыйрьлектә яшәүләрен күрүдән туган кайгы исә митингларның уңышлы үтүе шатлыгы белән алмаштырыла. Болар да язучы тарафыннан тикмәгә генә түгел, ә образны эчтәлекле һәм тәэсирле ясау өчен бирелгәннәр. Ш. Камал тарафыннан Мохтарның теле дә аның аң дәрәҗәсенә, характерына тапкыр килерлек итеп эшкәртелгән. Мохтар, гомумән алганда, кик катлам массага аңлаешлы гади телдә сөйләшә, еш кына эпитетлар, чагыштырулар куллана. Мәсәлән, ул Саша Гаврилооның митингта речь сейләвен чүкечне корыч сандалга кыйнауга чагыштыра. Ул иске доньяпы «коллык, күз яше, алдау, кара кан дөньясы» дип атый. Мохтар милләтче Кәбировпың, Фазлуллинның татарларда сыйныфлар барлыгын танымауларына җавап итеп: «Болытлар өстеннән карагайда, табигый, бүре белән сарыкны, Фазлуллин белән усак бүкәнен буташтырырга мөмкин һ. б.» ди. Бу чагыштыру Фазлуллип кебек милләтчеләрне сатирик планда фаш итә. «Таң атканда» әсәре, революция темасына язылган беренче роман булып тора. Ул әсәр эшчеләр хәрәкәтен гыйльми социализм, чор вакыйгасын киләчәк белән бәйләп яктыртуда башлангыч һәм бик әһәмиятле үрнәк булды, татар совет романын үстерүдә җитди роль уйнады. Ш. Камал Татар дәүләт академия театрында әдәбият бүлеге белән җитәкчелек иткән елларда сәхнәгә кую өчен пьесалар аз иде. Бу хәл ана да тәэсир итми калмый, әлбәттә. «Таң атканда» романын тәмамлаганнан сон, ул төп игътибарын сәхнә әсәрләре язуга юнәлтә. 1928 елда аның шул замандагы бик әһәмиятле теманы яктырткан «Ут» исемле беренче драмасы дөньяга килә һәм Татар дәүләт академия театрында куела башлый. Драма сыйнфый сизгерлеген югалткан, мәхәббәтендә алданган бер җитәкче кешенең язмышын, трагик хәлен гәүдәләндерә, аның конфликты укучыларны тирән дулкынландырырлык, көчле тәэсирләндерерлек җанлы эпизодларга нигезләнгән. Ш. Камал 1930 елда «Козгыннар оясында» хикәясенең кимчелекләрен төзәтеп, уңай якларын үстереп, хикәя материалын яңа эпизодлар, яңа фикерләр һәм тойгылар белән баетыл «Козгыннар оясында» дигән пьесасын иҗат итте. Әгәр язуры хикәясендә шахтерларны сезонлы эшчеләр итеп күрсәтсә, пьесасында инде ул оешкан пролетариат тормышын чагылдыра, бер төркем шахтерларның шахта астында калулары тарихын (хикәядә кузгатылып кына куелган мәсьәләләрне) үстереп, ачыклауга басым ясый. Шуның белән бергә яңа образлар да иҗат итә. Эшчеләрне шахта хуҗаларына каршы көрәшергә өндәүче большевик Башилов, аның тапшыруларын башкаручы батыр һәм аңлы Мәхмүт, Сидоров, кыю һәм эшчән Фәхрия һ. б. әнә шундыйлар. Драманың конфликты 1004 ел вакыйгаларына нигезләнгән, һәм ул художество ягыннан да шактый үзенчәлекле, мавыктыргыч итеп эшләнгән. Шахтерлар өчен эш вакыты — бик озын, эш хакы — бик арзан. Шуның естенә шахтаның күп кенә забойларында, бигрәк тә Мәхмүтләр эшли торган забойда, терәвечләр черегән, шахтерларга забойларның җимерелү куркынычы янап тора. Нишләргә? Бәхетсезлектән ничек котылырга? Хикәядә бу сорауларга җавап юк иде. Драмада исә аларга язучы дөрес җааап бирә — геройларның массага таянуларын, масса ярдәмендә эш шартларын яхшырту очен көрәшкә күтәрелүләрен күрсәтә. «Таулар» пьесасында (1932) Ш. Камал гражданнар сугышында ак бандитларга, ә тыныч тормыш шартларында корткычлыкка каршы көрәшеп, заводны саклап калуда коллективның хәлиткеч роль уйнавын күрсәтә. Шуның бс-лән бергә Сәлим, Сафня, Анч- кин, Исмай, Фазлый кебек эшчеләрне ударниклар итеп сурәтли, үзенчәлекле һәм истә калырлык итеп бирергә тырыша. Бу образларда художник фидакарьлек, батырлык, заводның кирәклеген тирәнтен аңлау кебек сыйфатларның коллектив эчендә тәрбияләнгән булуын урыпы-урыны белән җанлы мисалларда шактый кызыклы ител ача. Ләкин драмада каршылыклар көрәше өчен характерлы моментлар, образларны истә калдырырлык штрихлар тиешенчә табылмаган, вакыйга композицион яктан да шактый таркау. Конфликт заводны ябу-япмау турындагы карашлар бәрелешенә генә корылган, ул коллективның тырыша-тырыша тиешле продукция чыгару Юлы белән заводны яраклы һәм кирәкле днп исбат итүе юнәлешендә үстерелми; «завод эшкә яраклы» дигән коры тезисны яклау һәм Сафиянең Зарифтан Лутовныц үткәндә кем булганлыгы турында белешмә алуы юнәлешендә тарайтылып үстерелә. Күп кенә күренешләрдәге, мәсәлән. Кама буе һәм физкультура мәйданчыгы күренешләрендәге эпизодлар завод драмасын хәл итү тирәсенә тупланмый. «Таулар» драмасының шулай уңышсыз чыгуын тәнкыйтьче Г. Кашшаф заман чире, РАПП, ТАПП биргән ялгыш рецептларның хөкем сөрүе нәтиҗәсе дип аңлата (аның Шәриф Камал исемле китабы, 1940 ел, 51 бит). ЭРЕ АДЫМНАР БЕЛӘН Партия Үзәк Комитетының РАППны тарату, бөтен совет язучыларын бер союзга берләштерү турындагы карары һәм совет язучыларының 1 иче съезды язучыларга. шул исәптән Ш. Камалга да, хаталарны аңлау һәм төзәтү, уңай якларны үстерү өчен зур этәреш булды. Ул съездны Ш. Камал «яктырткыч эз» дип атады һәм анда катнашып, Казанга кайткач «Совет әдәбияты» журналының унынчы санында шул исемдәге мәкаләсен язып чыкты. Монда ул: «М. Горький әйткәнчә, иҗат өлкәсендә большевизм бердәнбер сугышчан идея икәнлекне съезд бөтен тулылыгы белән раслады һәм шушы рухта көчле этәреш бирде», — днп язды. Бу сүзләреннән язучының большевизм идеясенә нык бирелгәнлеге, аны иҗат эшендә төп нигез итеп караганлыгы бик ачык чагыла. «Таулар» белән уңышсьплыкка очрауның сәбәпләрен аңлагач, партия карарлары яктылыгында Ш. Камал РАПП, ТАПП рецептларына—схемачылыкка, декларативлыкка каршы ут ачты, тирән фикер, югары художестволылык өчен көрәшен тагын да кв- чәйтә төште, эре адымнар белән уңышлардан уңышларга атлады. Татар совет әдәбияты яңа бер биеклеккә күтәрелгәндә, ул бик яхшы «Габбас Галин» драмасын (1934) һәм атаклы «Матур туганда» романын (1937) язып тәмамлады. «Габбас Галин»да мех эшләп чыгара торган фабрика тормышыннан бик кызыклы бер вакыйга күрсәтелә. Әгәр «Таулар»ның конфликты үзәгенә завод драмасы куелган булса, «Габбас Галин» («Томан арты») пьесасында инде конфликтның нигезенә кеше (инженер Габбас) драмасы салынган. Шуның белән бергә монда Ш. Камал конфликтны тормышчан һәм әһәмиятле эпизодларга, серлелеккә, карашлар, характерлар бәрелешенә уңышлы кора; уңай геройларны конфликтта үзенчәлекле яклары белән шактый оста катнаштыра, каршылыклар көрәшен бер-береяә үзара бәйләнешле сәбәпләргә нигезләп, вакыйганы кызыклы Һәм тәэсирле итүгә ирешә. «Габбас Галин» драмасында да, «Таулар»дагы кебек, социаль каршылыклар һәм интрига алына. Ләкин инде аларның «Габбас Галин»дагы бирелеше «Таулар»дагы кебек түгел, ә үзара органик бәйләнешле. Монда Талипов интригасы үзе дә мәхәббәткә генә кайтарылып калдырылмый, ә турыдан-туры фабрика эшенә һәм Габбас хезмәтенә кагылышлы итеп бирелә. Төп конфликт, башлыча, Габбас тирәсендә оеша һәм үстерелә. Иң зур авырлыкларга каршы Габбас көрәшә, һәм, бөтен образларга караганда да, калкурак булып ул ачыла. Ш. Камал Габбасны киеренке шартларга куеп сурәтли. Ул тамашачының игътибарын Габбасның инде яхшы эш күрсәтеп өлгергәнлегенә, ләкин, эше хупланудан шатланган бер вакытында, шик, сынау астында калуына юнәлтә. Габбас гарьләнә. Ләкин бу гарьләнү анда төшенкелек түгел, бәлки, бер яктан, үткәндәге эшенең намуслы һәм яхшы эш булганлыгын тикшертеп исбат итәргә; икенче яктан, мех буяу буенча янл ачыш ясап, иҗади эшкә сәләтле булуын күрәстергэ омтылу тудыра. Габбас иҗади эшкә шулкадәр бирелеп китә, хәтта ул тормышта башка нәрсә барлыгын оныта, ару-талуын да исәпкә алмый һәм шуның нәтиҗәсендә җиңеп чыга. Габбас Галип образы — үзенчәлекле. Драманың ахырына чаклы диярлек аның үсү-үсмәве мәгълүм булмый. Андагы үсеш яшерен рәвештә тупланган көчнең кинәт алга сикерүе, югарыга күтәрелүе рәвешендә гәүдәләнә. Бу — иҗат кешесенә бик харак терлы нәрсә. Габбас Галин инженерлык эшен иҗади юнәлештә алып бара белүчеләрнең үзенчәлекле образы булып тора. Ул иртәгесе көннең үзенә җиңү китерәчәгенә, үз эшенең нәтиҗәле булачагына тирән ышану белән рухланып яшәүче яшь һәм талантлы инженер булып күз алдына бастырыла. Менә шушы уңай яклары белән «Габбас Галин» драмасы Ш. Камал иҗатында да, татар совет драматургиясендә дә күренекле урын тота. Л. Ф. Ильичев партиянең июнь Пленумында доклад ясаганда болай дигән иде: «Социалистик реализмның иң югары критерие, йөрәге — дөньяга коммунистик караш позициясеннән художество образларында чагылдырылган тормыш хакыйкате. Ә коммунизм төзүчеләрнең тормыш хакыйкате — җир йөзендә иң гуманлы җәмгыять урнаштыру. Аның аерым күренешләрдә кырыс һәм «ачы* булуы ихтимал, ләкин бу — көрәшчеләрнең батыр хакыйкате; ул тормыш кыенлыклары алдында обывательләрчә паника һәм каушау таратмый, бәлки кешеләрнең җаннарын һәм йөрәкләрен ныгыта». («Совет әдәбияты» журналы, 1963 ел, 8 саны, 5 бит). Менә шул яктан караганда, Ш, Камалның «Матур туганда» романы бик характерлы һәм әһәмиятле әсәр булып тора. Мондагы авыл ярлыларының искиткеч зур авырлыкларга түзеп социалистик җәмгыять тезү, кешеләр арасында коммунистик мөнәсәбәт булдыру өчен, хосусый милекчелек чиренә, кулакларга, корткычларга, фетнәчеләргә каршы аяусыз көрәшүләре зур осталык белән тасвир ителә. Бу хәл, Л. Ф. Ильичев әйтмешли, коммунизм төзү эшенә укучыларның җаннарын һәм йөрәкләрен ныгыта. Көрәшчеләр арасыннан Каюм. Мостафа һәм Мәдинә вакыйганың үзәгенә куела. Алар күп коммунарларга характерлы гомуми сыйфатлары белән дә, үзләренә генә хас яклары, характерлары, эшләре һәм кичерешләре беләң дә, нигездә, тулы ачылалар. Язучы Каюмны авылны алга чыгару юлын коммуна оештыруда, коммунаның эшен һәм тормышын тирә-якка үрнәк булырлык дәрәҗәгә күтәрүдә күрүче, шул юлда фидакарьлек күрсәтүче, әмма сыйнфый сизгерлек ягыннан аксаучы, реаль шартларга бәя бирүдә вакытывакыты белән ялгышучы, гаделсезлек, мәрхәмәтсезлек алдында кинәт кызып китүче характер итеп типиклаштырды. Л1остафа образында исә авыл хуҗалыгындагы партия оешмасының җитәкчесен сурәтләде. Мостафаның образ буларак бирелеше шулай ук эчтәлекле һәм кызыклы. Сайлангач та җитди кискенлек һәм катылык белән эшли башлаучы җитәкчеләр була. Андыйларга карата руслар «Круто берет* диләр. «Безнең авыл кешесе»ндәге Бикташсата М. Әмир әнә шундый образ тудырды. Бу яктан, Мостафа Бикташевка капма-каршы. Ул — салмак, түземлелек белән эш итүче характер. Ләкин шул ук вакытта ул «Югарыда уйласыннар, начальниклар уйласыннар. Директива булса, карап карарбыз» ', — дигән принцип белән яшәүче секретарь да түгел. Ул — үзенекен эшли ала торган булдыклы җитәкче. М. И. Калинин «Производство ягы ул беренче нигез, мин әйтер идем, ул хәзерге партия эшемдә изгеләрнең изгесе» дигән иде. Шәриф Камал, менә шундый бер караштан чыгып, «Матур туганда» романында партия җитәкчеләренең, коммунистларның, бигрәк тә Мостафаның, коммунадагы эшләрен югары художество дәрәҗәсенә күтәреп сурәтләде, укучыны сокландырырлык картиналар тудырды. Мостафа производство эшенә аеруча әһәмият бирүе, кыр эшләрен яхшы эшләп башкаларга үрнәк күрсәтүе белән «Күтәрелгән чирәм»дәге Давыдовка якын тора. Гомумән Ш. Камал Мостафа образын Мохтар, Никонов, Бикташев, Сафаровны иҗат иткәндәге кайбер моментлардан арындырып, аны үсештә гәүдәләндереп бирде. «Матур туганда»ның халык тарафыннан яратып укылуы очраклы хәл түгел. Ул — укучыларны тирән дулкынландырырлык югары художестволы әсәр. Бу романның укучыларны тирән дулкынландыру көче, барыннан да элек, аның реалистик булуында. Ш, Камал бары тик дөреслеккә генә таяна. Момда бернәрсә дә шик тудырмый, геройлар да, вакыйгалар да, эпизодлар да, хәтта вак-төяк детальләр дә —• бөтенесе ышандыра. Әсәрнең агышы шулкадәр тормышчан ки, әйтерсең анда язучы ' Н. С. Хрущев. «Партиянең XX съездында Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзак Комитетының отчет доклады». Таткннгопздат, 1956 ел, 51 нче бит. фантазиясенең һәм эшчәнлсгенең һичбер төрле катнашлыгы булмаган, әйтерсең язучы тормышның үзеннән әзер бер вакыйганы күчереп кенә алган. Аның шундый тәэсир калдыруы, һичшиксез, язучының зур оста булуын раслый. Ш. Камалның «Матур туганда» Һәм М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» романнарындагы аерым эпизодлар, аерым характерларның художестволы бирелеше арасында билгеле бер дәрәҗәдә охшашлыклар бар. Алар, бер яктан, Ш. Камал стилендәге кайбер моментларның М. Шолохов стилендәге кайбер моментларга тәңгәл килүе; икенче яктан, М. Шолоховның Ш. Камалга йогынты ясавы, Ш. Камалның «Күтәрелгән чн- рәм»дәге кайбер мотивларны иҗади файдалануы турында сөйлиләр. Ш. Камал «Матур туганда» романыннан соң шуның дәвамы булган «Ныклы адыы- нар»яы иҗат итәргә керешкән иде. Биредә ул Әхмәт, Мәдинә кебек яңа тормыш тезү ечен көрәшүчеләрнең НЭП чорындагы тормышларын һәм эшләрен күрсәтергә, сыйнфый дошманнарның шул чордагы сыйнфый йөзләрен фаш итәргә теләгән иде. Ләкин немец фашистларының СССРга каршы сугыш ачулары аның бу изге эшен бүлде. Ш. Камал, роман язуын туктатып, турыдан-туры җиңү эшенә өлеш кертә торган Ватан сугышы темасына язарга тотынды; немец фашистларын гаепләп, аларга ачы нәфрәтен белдереп, аларга каршы аяусыз көрәшергә өндәп, совет халкының җиңәчәгенә тирән ышанычын аңлатып, тыл белән фронт бердәмлеген яклап «Марат» исемле хикәясен, «Без җиңәчәкбез», «Дошман бетерелергә тиеш» дигән мәкаләләрен бирде. Халык, коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте Ш. Камалның иҗади уңышларын бик югары бәяләде. 1939 елда казанлылар үзләренең бу сөекле язучысын шәһәр Советына депутат итеп санлады. Ш. Камал иҗатының 30 еллыгын бәйрәм иткән кемнәрдә, 1940 елда, Ленин ордены белән бүләкләнде һәм аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Шулай итеп, Ш. Камал үзенең иҗади эшчәнлеге дәверендә тормышны чикләнгән карашлы мәгърифәтчеләрчә аңлаудан һәм дидактик алымнар белән сурәтләп күрсәтүдән большевикларча, марксистларча аңлауга һәм социалистик реализм методы белән оста гәүдәләндерүгә кадәр күтәрелде. Ул үзенең әсәрләрендә геройлар тормышын коры констатацияләү юлы белән түгел, ә билгеле бер социаль мәгънә, эстетик тойгы аңлатырлык рәвештә һәм (философик җирлекле итеп гәүдәләндерде. Әдәбиятта тапталган юлдан бармады, һәрвакыт тәрбияви әһәмиятле һәм истә калырлык образлар тудырырга омтылды. Менә болар барысы да Ш. Камал иҗатын өйрәнүнең татар әдәбияты тарихын һәм, аерым теоретик мәсьәләләрне ачыклау яки тулыландыру ягыннан зур әһәмияткә ия булып торуы турында сөйлиләр. Ә инде яшьләрне коммунистик мораль рухында тәрбияләү ягыннан Ш. Камал иҗатын өйрәнунеР1 әһәмияте тагы да зуррак. К. Маркс матурлыкны гадилектә күргән. Ш. Камалның яраткан геройлары да — авыр һәм катлаулы эшләрне, гадн бер нәрсә башкарган кебек итеп, тавышсыз-тынсыз һәм искиткеч тыйнаклылык белән башкаручы кешеләр. «Чит илдәяге Фатхуллаиы, «Акчарлаклар»дагы, «Таң атканда»дагы Гарифны, Шәрәфине, Мохтарны, «Габбас Га- лин»дагы Габбасны, «Матур тугандаядагы Каюмны, Л1остафаны һәм Мәдинәне генә хәтерләгез. Тырышып хезмәт итү, зур авырлыкларга каршы «эһ» тә дими көрәшү, фидакарьлек күрсәтү аларпы никадәр матурлый. Ләкин алар үзләре моны, әйтерсең, берничек тә сизмиләр, гүя алар өчен бөек һәм гади эшләр арасында бертөрле дә аерма юк! Ш. Камал аларпың шундый гади булуларын укучыларны тирән сокланырлык итеп сурәтли. Әгәр Ш. Камалның революциягә кадәрге геройлары — Мусасы, Галие, мөгаллиме, Яасрые, Мәрьяме, Шәрәфие, Гарифы, Газизәсе һ. б. яшьләрдә иске тормышка, эксплуататор сыйныфларга карата нәфрәт тәрбияләүгә хезмәт итсәләр, революциядән соңгы геройлары—Мохтары, Габбасы, Сәлиме, Сафиясе, Кагамы, Мостафасы, Мәдинәсе һәм башкалар «Яшьләрне коммунистик мораль рухында, хезмәткә мәхәббәт, көр күңеллелек, куркусызлык, эшебезнең җиңеп чыгачагына ышаныч рухында, социалистик Ватаныбызга һәм пролетар интернационализмга чиксез бирелгәнлек рухында тәрбкя- ләу»гә >, коммунизм төзү эшенә рухландыруга хезмәт итәләр. Кыскасы, Ш. Камал хәзер дә безнең сафта атлый кебек.