Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛЫК КӨЙЛӘРЕН ҖЫЮ ҺӘМ ӨЙРӘНҮ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Халык көйләрендә аның тирән хисле уйлары, хыяллары эмоциональ формада чагылганнар. Менә шуңа күрә дә алар һәрвакыт тыңлаучыны дулкынландыралар, аның йөрәгенә барып җитәләр һәм халыкның рухи байлык мирасы булып торалар. Халык иҗаты нигезендә татар профессиональ музыкасы барлыкка килде. Бүген дә бу байлык композиторлар өчен бетмәстөкәнмәс иҗат чишмәсе булып тора. Хәзерге заманда композиторлар алдына куелган бурычларны тормышка ашыру өчен, халык музыкасының күп яклы байлыгыннан иҗади рәвештә файдаланмыйча мөмкин түгел. Чөнки халыкның зәвыкларына, рухи ихтыяҗларына җавап бирерлек музыканы аның үз рухи байлыгына таянып кыпа тудырып була. Халык көйләрен җыю һәм өйрәнүнең яшь композиторлар өчен әһәмияте аеруча зур. «Үз халкыңның йөзләгән көйләрен күңелдән белмичә торып, — диде күренекле совет композиторы, Ленин премиясе лауреаты Арам Хачатурян СССР композиторлар союзының II пленумында сөйләгән чыгышында, — композитор б«Халык җырлары — безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган ия кадерле вә иң бәһале бер мирастыр... халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер». Габдулла Тукай. шу бу өлкәдә шактый күп эш башкарылуын күрсәтә һәм алда торган бурычларны ачыклый. Татар халык көйләрен оешкан рәвештә җыю һәм өйрәнү бөек Октябрь революциясеннән соң гына башланды. Ләкин кайбер тарихи, этнографик хезмәтләрдә татар көйләренең ноталары XIX гасырда ук очрый. И. Добровольскийның 1816—18 елларда Астрахань тирәсендә 8 кечкенә дәфтәргә тупланган көйләре бу юлда беренче тәҗрибә дияргә була Андагы көйләрнең икесе — Казан, өчесе — Астрахань татарларыныкы. Ләкин бу көйләрнең язылышында байтак кына хаталар җибәрелгән, тик икесендә генә татар көйләренә якынлык сизелә. И. Добровольскийның «Казак көе» дип китергән мисалы, украин көйләренә охшаган .булса да, татарларның шәһәр җырларына бик якын тора. XIX йөзнең 40 нчы елларында берничә татар һәм башкорт көйләрен концерт белән Петербургтан Идел буена килгән композитор һәм виолончельчы Карл Шуберт язып алган һәм, шул язмалары пигезеп1 Астраханский азиатский музыкальный журнал И. Добровольского. Астрахань, 1816—18 гг. ф ^9 — МӘХМҮТ НИГЪМЭТҖАНОВ ТАТАР ХАЛЫК КӨЙЛӘРЕН ҖЫЮ ҺӘМ ӨЙРӘНҮ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ КАЗАКЪ көе КАЗАН ТАТАРЛАРЫ КӨв дә, 1862 елны кыллы уен кораллары өчен квартет иҗат иткән. Бу — татар көйләрен эшкәртүнең беренче тәҗрибәсе. Татар көйләре турында кайбер мәгълүматлар А. Ф. Риттих (1870) хезмәтендә дә бар. Китапның өстәмәсендә капельмейстер И. В. Гусев тарафыннан язып алынган 4 татар көе бирелгән һәм ал арның үзенчәлекләре турында кайбер фикерләр әйтелгән. Анда авторлар татар халык көйләренең вак бизәкләргә (мелизмнарга) бай булуын әйтеп үтәләр. XIX йөзнең ахырында Урта Идел халыклары музыкасы турында махсус хезмәтләр чыга башлый *. Казан университеты каршындагы археология, этнография һәм тарих җәмгыяте члены офицер В. А. Мошков Варшава хәрби округында хезмәт иткән татарлардан 50 дән артык җыр языл ала һәм аларны нотага салып, бастырып чыгара. Аның 1 В. А. Мошков. Материалы для характеристики музыкального творчества инородцев Волжско-Камского края. «ИОАЭИ при КГУ, 1893—95 гг., тт. XI— ХУШ». С. Г. Рыбаков. Музыка и песни Уральских мусульман с очерком их быта. Спб., 1897. язмаларында Астрахань һәм Оренбург татарлары көйләренең үзенчәлекләре шактый дөрес чагылды- рылгаи. Мошков көйләрне язу белән генә чикләнми, бәлки урта Идел буе халыкларының тарихын, көнкүрешен һәм музыкасын өйрәнеп, аның мелодик, ритмик һәм форма төзелешләре турында кыйммәтле фикерләр дә әйтә. Мәсәлән, ул төрле районнарда төрле пентатоника таралуын билгели. Аның хезмәтләренең фән өчен әһәмияте бик зур. Ләкин, кызганычка каршы, аны кайбер тикшерүчеләр читләтеп китәләр әле. Музыка белгече Я. Гиршмаи пентатоника турында махсус язылган хезмәтендә дә В. А. Мошковны искә алмый. Шул ук елларда, рус география җәмгыяте кушуы буенча, С. Г. Рыбаков этнографик экспедициягә чыга. Ул күп кенә халык җырчылары белән таныша, Уральск, Уфа тирәләрендә татар һәм башкорт көйләрен язып ала. Халык җырчылары белән аралашу, үз күзе белән аларның тормышын күрү Рыбаковка күп материал бирә. Аның зур күләмле хезмәтенең уңай ягы итеп шактый бай библиографиясе булу ны күрсәтергә кирәк. Шул ук вакытта Рыбаков хезмәтендә кайбер җитешсезлекләр дә бар. Әйтик, аның хезмәтендәге фактлар, материаллар билгеле бер системага салынмаганнар һәм фәнни яктан тикшерелмәгәннәр. Авторның башка халыклар иҗатына карашында бур- жуаз-шовинистик йогынты да сизелеп тора. Ул халыкларның социаль һәм милли изелүенә, Урал приискларында газаплы эш шартларына күз йомып, анда татар җырчыларын туры китерә алмавыннан чыгып, болай ди: «Татарларда поэтик иҗат дәртсез, иҗади сәләтле кешеләр сирәк очрый... татарлар барысы да диярлек сатучылар яки маклерлар... алар тик сату-алу белән генә шөгыльләнәләр» Әлбәттә, бу юллардан авторның тенденциозлыгы һәм материал белән өстән-өстә!! генә таныш булуы ачык сизелә. Рыбаков хезмәтенең кимчелекләре тагын шунда: ул көйләрне күбрәк шәһәрләрдә генә язып алган, авылларны — иҗатның чын чишмәләрен — читләтеп үткән. Шуның өстеиә Рыбаковның татар халык музыкасын, поэзиясен тирән- тен аңламавы һәм аның үзенчәлекләрен сизә алмавы да күренә. Ул язып алган 70 көйнең тик берничәсе чын татар халык көен хәтерләтә. Ихтимал, авторның махсус музыкаль белеме җитәрлек булмаган һәм шуңа күрә дә ул кайбер очракта татар халык көйләре турында объектив фикер йөртә алмагандыр. Рыбаковның «җиңел кулыннан» татар халык көйләре белән ул көйләргә җырлана торган җыр сүзләре арасында бернинди дә элемтә, бәйләнеш юк, мондый күренеш бары тик татар көйләренә генә хас дигән караш туды һәм ул соңыннан күп кенә хезмәтләрдә кабатланып килде. Ләкин бу дөрес түгел. Беренчедән, бик күп татар халык көйләре җыр сүзләре белән органик бәйләнештә яшиләр; икенчедән, бер үк көйгә төрле сүзләрне кулланыл җырлау татарларга гына хас нәрсә түгел, ә күп халыкларда очрый тор1 С. Г. Рыбаков. О народных песнях татар к башкир «Живая старина», 1894 г., вып. lit—IV, 333 стр. ган табигый күренеш (мәсәлән, шул ук рус халык көйләрендә); өченчедән, бер үк көйгә теләсә нинди җыр түгел, бәлки билгеле бер җырлар гына җырлана. Бу—кайбер жанрларда һәр халыкта да очрый торган хәл. Дөрес, кыска көйләрдә, кайбер бәетләрдә, такмакларда бер үк көйгә төрле җырлар җырлана. Мондый хәл рус частушкаларыпда да, припевкаларында да бар бит. Ләкин бу теләсә кайсы көйгә теләсә нинди җыр җырлана дигән сүз түгел әле. Кыска көйләрдә, бәетләрдә һәм такмакларда көйнең музыкаль образы бик нык гомумиләштереп бирелә, сүзләрдә булган барлык детальләрне, әлбәттә, чагылдыра алмый. Бу очракта күп вакытта музыканың метро-ритмик функциясе өстенлек ала, шул ук вакытта җырларның да ритмик, поэтик төзелеше гади һәм ачык була. Әле шуны да истә тотарга кирәк: бәет, такмак жанрларында импровизация бик көчле: халык арасында таралган көйгә җырчы үзеннән (кайчакта әзерләнмичә) актуаль темага сүзләр чыгара. Озын көйләргә, кайбер сюжетлы җырларга килгәндә исә эш башкачарак тора. Ал арда музыка һәм поэзия образлары, гадәттә, бик якын туры киләләр, һәм бу очракта көйдә индивидуальләштерү моменты көчле чагыла. Озын көйләрнең поэтик, ритмик төзелешләре дә бик үзенчәлекле. Әле бу турыда бездә теоретик-филологик тикшеренүләр бик аз. Озын көйләрнең җырын көйдән башка гына тикшереп чын фәнни нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел, чөнки җыр һәм көй — бер үк образның бер-берсенә тыгыз бәйләнгән элементлары. Озын җырларның текстларын көйләреннән аерып чыгарылган кайбер җыентыклар канатсыз кошларны хәтерләтә. Димәк, көйләрнең сүзләр белән бәйләнеше мәсьәләсе җырның жаир үзенчәлеге белән тыгыз бәйләнгән, һәм бу хәл татар җырларына гына хас түгел, ә гомуми халык иҗатында да очрый. Җыр белән көй бәйләнеше мәсьәләсенең тагын бер кызыклы ягы бар. Бу — иске көйләрне яңа (кайвакыт эчтәлек белән туры килми торган) сүзләр белән җырлау. Мондый фактлар бигрәк тә кискен иҗтимагый омтылышлар, үзгәрешләр вакытында сизелә. Безнең ил тарихында бу күренеш 1905 һәм 1917 елгы революцияләр, гражданнар сугышы, коллективлаштыру, Ватан сугышы һ. б. чорларда булды. Революцион эчтәлекле җырлар (текстлар), мәсәлән, шәһәр һәм авыл көйләренә дә, шаян көйләргә дә җырландылар. Гражданнар сугышы вакытында «Ком бураны», «Сандугачкүгәрчеи» көйләре яңа актуаль темалы сүзләр белән, ә «Каз канаты» исемле лирик көн «Халкым өчен» дигән текстка җырланды. XX иче гасырның башында кайбер иске көйләр Г. Тукай һәм башка шагыйрьләр сүзләренә җырлана башладылар. Бу хәл сүзләргә караганда көйләрнең яшәүгә сәләтлерәк икәнен дә күрсәтә. Әлбәттә, бу фикер озын һәм тарихи көйләргә бик хас түгел. Шулай да көй яңа текст белән җырланганда үзгәрешсез калмый (бигрәк тә эчтәлекләре артык контрастлы булса). Мәсәлән, «Каз канаты» көе яңа «Халкым өчен» исемле текст белән җырланганда лирик характердан марш темпына күчә, аңар актив ритмнар кертелә һ. б. Димәк, халыкның музыкаль аңы бик нык сакланучан һәм бик акрын үзгәрүчән була. Тормышта туган яңа вакыйгалар күп очракта яңа җырлар таләп итәләр. Андый чакта яңа эчтәлекле сүзләр еш кына халыкка якын булган иске көйләргә җырланалар. Бу факт музыкада эчтәлекнең бик гомумиләштерелгәп формада чагылуы белән дә аңлатыла. Аналогик фактлар рус фольклорында да бар. Иске «Среди долины ровный» көе Лермонтов сүзләренә дә һәм броненосец «Потемкин» турында язылган сүзләр белән дә җырланды. 1890 нчы еллар азагында «Медленно движется время» дигән студентлар көенә революционер шагыйрь Радин * Ю. В. Келдыш. История pyccKoi'f музыки, ч. Ill, М., 1954. 75 бит. 13 Музыкальная культура автономных республик РСФСР. Ред. проф. Г. И. Литии- ский, М., 1957, )2 бит. Бу хезмәттә хатта тальян гармоныгыц авазлар төзелеше дә дөрес бирелмәгән: тулы җиде тавышлы диатоник төзелмә биш тавышлы пентатоника дип күрсәтелгән. җыры «Смело, товарищи, в ногу» җырланды. Февраль революциясе соңыннан «Ехал на ярмарку ухарь купец» исемле кыска көйне В. Маяковскийның: «Ешь ананасы, рябчиков жуй, День твой последний приходит буржуй»* дигән сүзләренә җырлау киң таралган иде. Шушындый ук күренешләр башка халыкларның музыка тарихында да очрый. Ләкин бу җырларның күбесе вакытлыча гына яши, билгеле бер максатка хезмәт иткәч, онытыла һәм тарихи, иҗтимагый фактларга эмоциональ колорит биреп кенә кала. Әлбәттә, әлеге без кагылган проблеманың ачылышы тулы түгелдер, без монда аларның кайберләрең генә күрсәтеп үттек. XIX йөзнең ахыры, XX нең башы— татар халкы тормышында күп кенә иҗтимагый үзгәрешләр булган чор. Ул чорда халыклар арасында элемтә һәм үзара тәэсир итешү бик көчәя. Шул ук вакытта иске көйләрне яңа сүзләр белән җырлау киң таралган була. Ә С. Г. Рыбаков, шул хәлне рәтләп тикшермичә, бер көйне теләсә нинди сүзләр белән җырлау татар халык иҗатына гына хас күренеш дип нәтиҗә ясарга ашыга. Әгәр дә Рыбаковның ул чорга хас булган хаталары бүгенге фән эшлеклеләре хезмәтләрендә кабатланмаса, Йез бу мәсьәләгә күп тукталмас та идек. Ләкин, кызганычка каршы, аның фикерен әле хәзер дә дөрес дип санаучылар бар. Мәсәлән, музыка белгече Я. М. Гиршман, нәкъ Рыба- ковча: «Теләсә нинди көйгә теләсә нинди җыр җырлау татар жыр сәнгатенә хас нәрсә»12 13 , — ди. һәм ул моны татар музыкасының традициясе итеп күрсәтә. XIX нчы гасырның 80—90 елла- рында, профессор А. И. Оводов ярдәмендә, укытучы Гайса Еникесв «Татар һәм башкорт көйләре» 1 җыентыгын төзи. Борынгы һәм озын көйләрне туплаган ул хезмәтнең тарихи әһәмияте бик зур, ләкин көйләрнең художество ягы А. И. Оводов тарафыннан шактый схематик рәвештә генә бирелгән. Татар халык көйләрен җыюда һәм пропагандалауда Гыйлаҗетдин Сәйфуллиппың хезмәте аеруча зур урын алып тора. Ул тартмасыман механик музыкаль кораллар өчен калай пластинкалар ясап чыгара. Татар һәм башка халыклар көйләрен И. Козлов, Г. Зәйпип һ. б. музыкантлардан нотага салдырып, үзе ясаган станогында уйнату өчеп пластинкаларга сала. Шуларның кайберсен нәшриятта бастырып та чыгара. Бүгенге көнгә аның 500 ләп пластинкасы сакланып калган14 15. Г. Сәйфуллин фондында, бито, такмак тибындагы кыска кәйләр белән бергә, салмак темптагы көйләр дә күп һәм алар әйбәт, табигый яңгырыйлар. Озын көйләр әллә HIT күп түгел, аларпың яңгыравы да матур һәм дөрес бирелеп җитмәгән. Бу — музыка коралының авазы кыска, коры, ә озын көйләрнең ритмы, бормалары, моңы катлаулы һәм нечкә булуга бәйләнгән. 1913—16 елларда Гата Исхаки- ның «Нота дәфтәрләре» басылып чыга. Бирегә шәһәр халкы арасында таралган 40 лап көй кергән. Ләкин, җыючының махсус белеме җитәрлек булмаганлыктан, язылган көйләрдә зур хаталар киткән. Революциягә кадәр язып алынган татар халык көйләренең күбесенең ноталарына карап, яңгырашларының нечкәлекләре турында фикер йөртү читен. Чөнки көйләрне язучыларның махсус белеме я җитмәгән, я бөтенләй диярлек булмаган һәм татар музыкасын җыю буенча экспедицияләр дә оештырылмаган. Революциягә кадәр чыккан граммофон пластинкаларында кайбер әйбәт кенә көйләр дә очрый. Ләкин аларда да 14Кулъязмасы Башкортстанныц фольклор кабинетында саклана. 15 Г. Сәйфуллииның станогы, кораллары һам пластинкалары Татарстан музеенда һам СССР фәннәр академиясенең Казан Тел, әдәбият һәм тарих институтында саклана. 3 Граммофонда татар ж.ырлары. Г. Tv- кай. Сайлан.ма осәрләр, Татгосиздат, 1938, Казан, IG2 бит. 18 Кара: НОАИЭ, Казан, 1928 ел, XXXIV том, 1-2 ч. күбрәк шәһәр җырлары якн түбән художестволы җырлар язылган. Күрәсең, әнә шул хәлгә эче пошыптыр, Г. Тукай: Тынычлыкны боза аның әче тавышы. Килә аннан бер тыңласаң мәче тавышы. Бер тыңласак, чинау килә, бер тыңласаң: Абайламаган арба тәгәрмәче тавышы! 16 17 -— дип язган. Татар музыкасы өлкәсендә армыйталмый эшләгән кешеләрнең берсе— Илларион Александрович Козлов. Ул, татарлар арасында профессиональ музыкачылык беренче адымнарын ясаган вакытлардан алып 20 иче елларга кадәр, халык көйләрен язу, өйрәнү һәм .башкару эшләрендә якыннан катнаша. Мәскәү консерваториясен медаль белән тәмамлаган, скрипкада, пианинода уйнаучы И. Козлов татар көйләре турында күп кенә докладлар ясый, мәкаләләр яза. Фольклорны тирәннән белүчеләрнең берсе һәм музыкаль белемле кеше буларак, ул «Татар һәм башкорт музыкасында биш авазлы гаммалар һәм аларның теоретик анализы» исемле хезмәт язып калдыра •18. Автор татар көйләренең төзелешенә анализ ясып, чыннан да халык традицияләре җирлегендә туган, яки бүтән халык музыкасы йогынтысы аркасында ясалма рәвештә барлыкка килгән көйләрне аера. И. А. Козловның бу хезмәте кыйммәтле һәм чын фәннитикшеренүләрнең берсе булып тора. Әгәр дә Октябрь революциясенә кадәр татар халык көйләрен җыю һәм өйрәнү өстендә бары тик кайбер энтузиастлар (В. А. Мошков, Г. Еникеев, Г. Сәйфуллин) якн этнографлар (С. Г. Рыбаков һ. б.) гыиа эшләсәләр, совет чорында халыкның рухи байлыгың җыю, өйрәнү, туплау дәүләт эшенә әверелә. 20 нче еллар башында бу эш белән музыка мәктәбе каршындагы музы- каль-этнографик комиссия шөгыль- МӘһБУС (Тугалг тел) Башлан эңырлау •-' бер са-вытсу <5ер те-лем ик-мэк-- ------------------------------------ л Вариант oiccef. ten ләнә. Шулай ук 1920 пче елда Н. В. Никольскийның музыкантлар хезмәтләрен туплаган «Урта Идел халыкларының музыка тарихы конспекты» исемле китабы басылып чыга. Чит илләрдә чыккан хезмәтләрдән иң кызыклысы — немец музыка галиме Георг Шюнеманның «Казан татарларының көйләре» исемле хезмәте *. Г. Шюнеман татар кырларын беренче империалистик сугыш вакытында әсир төшкән татарлардан язып алган булса кирәк. Мәкаләсенә өстәмә рәвештә теркәлгән 19 җырның ноталарына караганда, авторның татар көйләре төзелешен һәм үзенчәлекләрен гаҗәеп дөрес аңлап эш итүе күренә. Аның татар көйләрен язу алымнары фәнни яктан бик кызыклы һәм үрнәк булып торырлык. Татар халык көйләрен җыю, өйрәнү һәм пропагандалауда зур хезмәт күрсәткән рус музыкантларының берсе — Антон Александрович Эйхенвальд. Ул, халык арасында йөреп, ярты мең чамасы татар көе язып ала 19 20 , алар турында мәкаләләр белән чыга21 һәм шул көйләрне симфоник оркестр өчен эшкәртеп, дирижер буларак, Казанда, Италиядә, Франциядә пропагандалый. 1930 елны татар халык көйләре нигезендә «Дала» исемле опера яза. Татар музыкасын үстерүдә 1930—31 елларда «Яңалиф» журналы битләрендә барган дискуссия дә уңай роль уйнады. Анда С. Га- бәши, Н. 19Georg Schunemann. Kasantatarische Lieder. Leipzig. 1918. 20 Алар Мэскәудә M. И. Глинка исемендәге музыка музеенда сакланалар. 21 «ВестКик просвещения», 1923 ел, 7—8 №№, Казан, 10—14 битләр. Сафин, А. Ключарев һ. б. катнашты. ■ 1933 елда Казагыстап халык артисты Александр Затаевичиың «Ка- загыстан татарлары көйләре» исемле җыентыгы басылып чыкты. Анда 56 көй тупланган, ләкин, кызганычка каршы, автор аларның сүзләрен язмаган. Бу җыентыкта катлаулы озын көйләр аз һәм булгаинарында да схематик моментлар күп. 1935 елда Мәскәүдән Касим татарлары арасына беренче махсус музы кал ь-фольклор экспедициясе чыга. Анда Хәсән Гобәйдуллин (скрипкачы), Ә. Ерикәй һәм рус композиторы Н. П. Чаплыгин катнашалар. Җыелган материалларга таянып, X. Гобәйдуллин тарихи- энтографик мәкалә язып чыга. (Материаллар Ленинград фонограммархивында сакланалар). 1937 елда Татарстан Халык Комиссариаты Советы каршында музыка фольклоры кабинеты оештырыла. Анда А. Эйхенвальд, А. Ключарев, В. Виноградов, М. Садри һәм соңыннан Җ. Фәйзи эшлиләр. Нәтиҗәдә А. Ключарев редакторлыгында «Татар халык көйләре» иск 1 иче томы (Казан, 1941) басылып *) " -‘ ’ эсор (#=100) Г. Шюнеманн язып &ЛГЛЛ j j ' .Ни-ve ел-лар5у <5u-na-да ял-гыз у-ты -ра-ба-шым чыга. Бу җыентыкка беренче тапкыр татар халкының зур музыкаль байлыгы тупланган. Ниһаять, моңа кадәр халык җырларын җыючылар игътибарыннан читтә кала килгән катлаулы озын көйләр дә бу җыентыкта тиешле урын алдылар. Җыентыктагы материалларның күпчелеге стационар шартларда, профессиональ юлга баскай халык жырчыларыннан язып алынган. Шуңа күрә дә күп таралган көйләр китапта төп урын алып торалар. Көйләрнең күбесен нотага салучы А. Ключа ревиың татар моңнарын якын тоеп, тирән аңлавы күренеп тора. Әлбәттә, җыентыкның кимчелекләре дә юк түгел. Җырлар билгеле бер принципта классификацияләнмәгәннәр, комментарийлары да һәр урында төгәл түгел. Авторлар нигәдер Октябрьга кадәр булган материалны соңыннан бирәләр. Уен көйләрен Совет чорына гына урнаштыру да дөрес түгел. Җыентыктагы кереш сүздә дә хаталар очрый. Мәсәлән, авторлар: «Ислам дине аркасында музыкага һәм җырга (Казан ханлыгында — М. Н.) урын булмаган» дип язалар. Әлбәттә, мәсьәләне болан җиңел генә аңлату тулы түгел. Татарстан фәнни-тикшеренү институты 1940 ичы елда Себергә фольклор экспедициясе җибәрә: X. Ярми (җитәкче), М. Садри һәм С. Әмнров. Анда йөзгә якын җыр фонографка язып алына. Кызганычка каршы, шул искиткеч байлык, Казанга кайткач, музыка фольклоры кабинетында юкка чыга. Эзләнүләрнең әлегә бернинди дә нәтиҗә биргәне юк. 1955 елда А. С. Ключарев 250 халык көеп туплаган икенче җыентык бастырып чыгарды. Башка материаллардан тыш. җыентыкта Г. Сайфуллин һәм Г. Еннкеев архивындагы көйләр дә кергән. Еникеев кулъязмасыннан бик схематик язып алынган көйләрне композитор үз интерпретациясендә, тиешле бизәкләр кертеп биргән. Китап ахырында А. С. Ключаревның зур күләмле һәм тирән эчтәлекле мәкаләсе дә урнаштырылган. Кызганычка каршы, кайбер борынгы көйләр, халыкның үз телендәге сүзләр белән бирелмичә, хәзерге заман шагыйрьләре язган сүзләр белән бирелгән. Мондый хәл тарихи, фәнни һәм эстетик яктан акла ныла алмый. Анда җырларны жанрлар буенча классификацияләү дә канәгатьләндерерлек түгел, комментарийлары да юк. Музыка — халык иҗатының аеруча нитим төре. Аны халыкның сере, рухи теле диләр, һәр көй халык арасында төрле вариантларда яши. Шуиа күрә аны бик дөрес, бөтен вариантларын саклап, индивидуальлеген югалтмыйча, үзеңнең субъектив зәвыгыңны аңар көчләп такмыйча бирү — бик мөһим һәм катлаулы мәсьәлә. Халык моңнары, без югарыда күргәнчә, тикшерүчеләргә бик җиңел генә үзенең рухын, печкә спецификасын ачып салмый. Нота кәгазенә төшкәнче, һәр халык моны җыючының музыкаль аңында яңгырарга һәм аңар сеңәргә тиеш. Шулай булгапда да әле нота язмасы җырчы көенең абсолют копиясе булмыйча төрле субъектив моментларга бәйләнгән көйнең чагылуы гына. Ә шгде көйнең йөзләрчә ел яшәвен дә искә алсак, аларпын борынгы заманнардагы вариантларын ачыклау кыенлыгы тагы да калкурак күренәчәк. Шуңа күрә дә бер үк көйне, хәтта бер үк җырчыдан төрле музыкантлар төрлечә язып алалар. Бу — табигый күренеш. Менә шуңа күрә дә фольклор җыентыклары тулы документациягә нигезләнгән булырга тиешләр. Аларпың иң объективы — халык җырчысының тавышы яңгырый торган язма (магнитофон, фонограф һ. б.). Кызганычка каршы, без атаган җыентыкларның оригинал язмалары юк, булганы да югалган. Тулысыңча алганда, А. С. Ключарев татар халкының музыкаль иҗатын җыюга һәм өйрәнүгә һичшиксез мөһим, зур хезмәт кертте. Аның хезмәтләре безнең композиторлар өчен әһәмиятле кулланма, иҗат таянычы булды. Бу өлкәдә эшләгән композиторлардан М. Мозаффаровны, Җ. Фәйзине. һәм 3. Хабибуллинны да хөрмәт белән билгеләп узарга кирәк. Алар куп еллар буе халык иҗатын җыю, эшкәртү өстендә эшләделәр һәм тупланган материалларын киләчәктә бастырып чыгарачаклар. Халык музыкаль иҗатын фәнни тикшерү өстемдә соңгы елларда Ә. Абдуллин да шактый эш күрсәтте. Аның хезмәтләремдә көйме башкару үзенчәлекләре, жанр төрләре һ. б. күп кенә мәсьәләләр яңача чишелеш таптылар. Аның хезмәтләре безнең фольклористика ирешкән уңышларны шактый тулы чагылдыра. Үзе хорчыдмрижер буларак, Ә. Абдуллин татар көйләрен башкару мәсьәләләрен беренче тапкыр фәнни нигездә һәм художество ягыннан тикшерә. Шулай да әле татар көйләрен, җырларын башкару мәсьәләләре һаман тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Бу проблема белән инде күп еллар буена Татарстанның халык артисткасы Асия Измайлова шөгыльләнә. Ләкин башка җыр белгечләре, өлкән артистлар һ. 6. бу эшкә әһәмият бирмәү сәбәпле, әлегэ канәгатьләнерлек нәтиҗәләргә ирешелгәне юк. Бу мәсьәләне безнең бүгенге заман башкару культурасы (җырчыларыбыз, музыкантларыбыз, бию осталарыбыз иҗатлары) белән бәйләп чишү — сәнгатебезнең үсүе һәм алга баруы өчен бик ■зур әһәмияткә ия булган проблемаларның берсе. Әмма халык биюләрем, көйләрен башкару өлкәсендә әле интуиция белән генә эш итү, кустарьчылык, примитивлык кайбер вакыт өстенлек алып тора. Ә булган уңай иҗади тәҗрибә тиешенчә тупланылмый һәм өйрәнелми. Халык көйләрен җыю өлкәсендә эшләгән эшләр гафу ителмәслек дәрәҗәдә аз. Күрше чуваш халкы бүгенге көнгә 5 меңнән артык көй туплаган булса, бездә тик 5—6 йөз чамасы гына көй басылып чыккан. Фольклорчы аягы басмаган авыллар, районнар, өлкәләр бик күп әле. Вакыт тиз үтә, ихтимал, берничә елдам без халык күп гасырлар буе саклап килгән «күгәрмәс вә тутыкмас» байлыкның күбесем бөтенләй югалтырбыз. Халык алдындагы бу изге бурычка салкьш караш та сизелә. Хәтта булган зур мөмкинлекләр дә бөтенләй диярлек файдаланылмый. Шулай булгач, кайбер композиторлар иҗатында интонацион һәм ритмик ярлылык, бертөрлелек булу бер дә гаҗәп хәл түгел. Чөнки яшь композиторларга халык иҗаты белән танышыр өчен, аны өйрәпер өчен бары тик А. Ключаревныц югарыда күрсәтелгән ике җыентыгы гына бар. Тагым шунысы бар: безнең кайбер яшь композиторлар үзләре дә халык көйләрен җыеп, аларны тч- рәнтен өйрәнү өстендә тиешенчә эшләмиләр. Бу хәл исә төрле җитеш- сезлекләр тудыруга сәбәп була һәм формализм белән мавыгуга урын калдыра. Соңгы елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казандагы тел, әдәбият һәм тарих институтының халык ижаты һәм сәнгать тарихы секторында халыкның музыка байлыгын җыю һәм өйрәнү бераз җанланып китте. Язылган материаллар безнең халыкның музыка мирасы күпкырлы һәм искиткеч бай икәнлекне тагы бер тапкыр раслый. Борынгы жанрлардан йола җырлары, сюжетлы җырлар, әлегә чаклы бөтенләй диярлек язылмаган керәшен татарлары һәм Астрахань, Горький, Волгоград, Пенза, Саратов һ. б. өлкәләрдә яшәүче татарларның көйләре язып алынды. Боларны бергә җыеп алып, чагыштырып, этнографик һәм тарихи фактлар белән бәйләгәч, халык музыкасының үсеш юллары һәм перспективасы турында фикер йөртергә мөмкинлек туды. Күп гасырлар буена Идел буе халыклары экономика һәм культура өлкәсендә үзара якын бәйләнештә, дусларча яшәгәннәр; бу тормыш күренеше аларның музыкасындагы уртаклык белән дә раслана. Төп бурычларыбызныл берсе: борынгы, музыкаль традицияләрнең тарихи юлларын һәм бүгенге заманда үсешен өйрәнү. Бу проблема хәзерге заман сәнгатендә милли традицияләрнең үсеш-үзгәреш формалары белән тыгыз бәйләнгән. Татар музыкасының чыннан да фәнни тарихын һәм теориясен барлыкка китерү өчен, аның бөтен жанр, этнографик байлыгына таянырга, халыклар арасында булган мөнәсәбәтләрне, йогынтыларны искә алырга кирәк. Советлар Союзының Коммунистлар Партиясе Программасындагы «...милли формалар катып калмыклар, бәлки үзгәрәләр, камилләшәләр һәм үзара якынаялар, барлык искелектән, яна тормыш шартларына каршы килә торган нәрсәләрдән арыналар» дигән сүзләрне һәрвакыт күз алдында тотарга кирәк. Хәзерге вакытта секторда татар халык җырлары җыентыгы төзелә. Апың төп өлеше яңа язып алынган материаллардан торачак, шулай ук композиторлар һәм башка .музыкантлар да үз язмалары белән катнашачаклар. Киләчәктә халкыбызның музыкаль «иҗатын җыю һәм өйрәнүне композиторлар союзы һәм консерватория кафедралары белән координациядә алып бару файдалы булыр иде. Халык музыкаль байлыгын җыю һәм аны тпрәнтеп өйрәнү безнең композиторларыбызга иҗатларында партия һәм халык куйган таләпләргә җавап бирерлек уңышларга ирешүгә дә, һичшиксез, ярдәм итәчәк.