Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШЕВЧЕНКО ҺӘМ ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ

1 краинаның бөек кобзаре — Тарас Григорьевич Шевченко- ның тиңдәшсез талант һәм зирәк акыл белән иҗат иткән әсәрләре тугандаш халыкларның күңеленә һичкайчан җуелмаслык булып урнашкан. Татар халкы да аның үлемсез җырларын үз итә, якын күрә. Т. Г. Шевченконы, В. Г. Белинский сүзләре белән әйткәндә, бүгенге көн өчен эшләгән хәлдә, киләчәкне әзерләүче һәм шуңа күрә фәкать үткән көннәр кешесе итеп кенә исемләнә алмый торган даһилар сафына куярга мөмкин. XIX гасырның урталары һәм икенче яртысы Украинаның Россия белән культура һәм әдәбият элемтәләренең аеруча җанлануы белән характерлана. Бу чорда Украин әдәбияты үсә. Әнә шул хәлләр Шевченко- ның олы талантын алга этәрәләр. Шевченконың милли җирлектә үсеп ныгыган поэтик таланты үзенә генә хас оригинальлеккә ия була бара, гражданлык традицияләре тудыра. Ул традицияләр Россиянең XIX. гасырдагы күренекле революцион шагыйре Н. А. Некрасов традицияләре белән бергә үрелә. Аннан соңгы чорда бу поэтик юнәлешкә СССР халыкларының бик күп шагыйрьләре— грузин А. Церетели, әрмән М. Налбандян, белорус Я. Купала, казах А. Кунанбаев, осетин К. Хетагуров, татар Г. Тукай, чуваш К. Иванов кушылдылар. Аларның һәркайсы үзенең милли җирлегендә революцион поэзия тудырды. Әлбәттә, илебез үсешенең төрле баскычларында атаклы «Кобзарь» авторы СССР халыкларының рухи тормышына төрле юллар белән керде. МӘСӘЛӘН, бөек рус революцион демократ шагыйре Н. А. Некрасовның украинлы «үч һәм хәсрәт» җырчысына багышланган соклангыч шигырьләре, грузин демократы А. Церетелиның Шевченко белән дуслыгы турында истәлекләре һәм башка материаллар билгеле. Шевченко аһәңенең рус һәм башка халыклар әдәбиятына үтеп яңгыравы бик табигый. Моның төп сәбәбе социаль идеалларның һәм гадел тормыш өчен көрәш пафосының уртаклыгында. Алар характерлары һәм әһәмиятләре ягыннан үзара якын темалар, образлар һәм хәтта художество детальләре дә тудырганнар. Әмма ул рус, грузин, чуваш һәм башка халыкларның уена һәм күңеленә үз уллары, туганнары һәм дуслары буларак урнашты. Тел уртаклыгы һәм тарихи үсешләренең бик үк тәңгәл килгән ошашлыгы булмаса да, татар халкы да Тарас Шевченконы якын һәм үз итеп кабул итте. XIX гасыр азагында исә, тарихи процессының объектив сәбәпләре нәтиҗәсендә, татар халкы һәм аның культурасы украин халкы У язмышы белән тыгыз бәйләнә. Бу — революциягә кадәрге чорда, демократик әдәбиятларның вәкилләре, патша властьларының эзәрлекләүләр ренә дә карамастан, бер-берсе белән танышу юлларын эзләгән, дуслашкан һәм уртак фикергә килгән, халык интереслары өчен көрәшчеләр- булып җитешкән дәвердә була. Татар халкының алдынгы язучылары, милләтче тәнкыйтьчеләр рус әдәбияты тәҗрибәсен кире кагарга маташкан бер вакытта, Шевченконың революцион-демократик поэзиясен киң пропагандаладылар. 1914 елда ук, патша власте революционер-демократ Т. Г. Шевченко юбилеен уздыруны тыйган көннәрдә, татар язучылары Шевченконы даһи шагыйрь һәм каләмдәш итеп тануларын яшермичә әйттеләр. Галимҗан Ибраһимов, мәсәлән, бөек шагыйрь хакында болай дип язды: «Ятимнәр бер-берен тиз аңлыйлар. Шевченконың халкы белән безнең татарның язмышында күп уртак нәрсә бар. Шевченконың йөрәгендә кайнаган, эле бу көндәге малорус мөтэфэкирләренең җанын әрнеткән күп дәрт вә хәсрәтләр бездә, безнең татарда да бар. УЛ безнең кебек мәхкүм бер халык эченнән чыгып, үзен һәм сүзен шул халык кайгысын ачык вә ачы рәвештә ифадә итү, шулай итеп аңа җиңеллеккә юл ачу хакында корбан итте» Галимҗан Ибраһимовның Шевченко юбилеена багышлап язган. «Каһарман шагыйрь» исемле шушы мәкаләсе беренче тапкыр «Йолдыз* газетасында басыла5 6 (1914 ел, 25 февраль, N° 1132). Шевченконың татар рухи дөньясына керү тарихыннан кайбер фактлар китереп, без украин шагыйренең мирасы татар поэзиясендә ничек яшәвен һәм җәелүен күрсәтергә тырышабыз. Безнең уебызча, бу очракта Г. Ибраһимовның алда аталган мәкаләсен читләтеп үтү мөмкин, түгел, чөнки автор анда Шевченконың тормыш һәм иҗат юлын тикшерә, украин шагыйре мирасы татар халкының конкрет тормышы шартларында зур тарихи-әдәби әһәмияткә ия дип, сызымлап күрсәтә. «Гайдамаклар», «Иван Гус», «Теш» әсәрләрен күркәм дип атау белән бергә, Г. Ибраһимов «Кобзарь» авторының тирән милли үзенчәлеген әйтә. Татарның интернационалист язучысы Г. Ибраһимов украин шагыйренең художество байлыгын үз халкына җиткерү уе белән яна. Ул: «Аның әсәрләрен тикшереп чыгу бер дә файдасыз булмас иде. Чөнки безгә якын күп нәрсә бар. Шигърият ягыннан да бик матурлар» 7 , — ди. Шунысы бик әһәмиятле, Г. Ибраһимов Шевченкога бәя биргәндә Добролюбов концепциясенә нигезләнә. Добролюбов исә Шевченко иҗатында халыкны изүчеләргә ачу һәм нәфрәт пафосы барлыгын билгеләп уза. Г. Ибраһимов Т. Г. Шевченкодагы художестволы фикер киңлегенә соклана. «Гомуми хасият, бигрәк ачык хасият бар ки, — дип яза ул,— ул да булса газиз Украинага иге-чиге булмаган мәхәббәт һәм хөррият. Ул гомер буена Украинаны уйлый. Ерак Азияләрдә аны сагынып шигырьләр яза. Ахыр минутында да телендә Украина була һәм үзен шул гүзәл Украинаның сөекле анасы булган Днепр буена, туган иленең һәр ягына күренеп торган бер тауга күмүләрен үтенә»8 . Царизм Шевченко юбилеена рөхсәт бирмәгән вакытта Г. Ибраһимов- 5Г. Ибраһимов. Әдәбият мәсьәләләре. Казаи, Татарстан китап нәшрияты, I960. 69 бит. 6 Җыентыкны төзуче М. Хәсәиов искәрмәләрен кара. Әдәбият мәсьәләләре. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1960, 235—236 битләр. 7 Г. Ибраһимов, Әдәбият мәсьәләләре. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1960. ел, 77 бит. * Ш у и д а ук. 77 бит. ның шундый революцион бәя бирүе аерата игътибарга лаек. Ул елларда Киевтә яшәгән язучы рус һәм украин прогрессив җәмәгатьчелегенең кабахәт самодержавие политикасына карата нәфрәтен турыдан-туры тоя. Г. Ибраһимов катгый рәвештә яза: «Монда булып та Шевченко хакында язмый үтү — һич мөмкин түгел» 9 . Г. Ибраһимов язучының киң белеме һәм художество тойгысы турында сөйләп кенә калмый, бәлки татар демократ язучыларыньщ Шевченконы каләмдәш, фикердәш һәм олы дус итеп, тануларын дәлилли. Алай гына да түгел, Г. Ибраһимов революциягә кадәр заманда ук украин һәм татар әдәбиятлары арасындагы дуслык һәм уртаклыкны исбатлый: «Мин шагыйрь каһарманның урнында, халыкның язмышында, милли кайгыларында безгә бер якынлык күрәм»а Бу социаль хакыйкать иде һәм татарның күренекле язучы-трибуны моны әйтүе белән үз халкында ныклы пролетар интернационализм хисләре тәрбияләде. Шевченко иҗатына карата шундый фикернең царизмның «бүлгәлә һәм хакимлек ит» дигән политикасы чорында әйтелүен тагын бер кат искә төшерсәк, Г. Ибраһимов мәкаләсенең политик әһәмияте тагын да тулылана төшәр. Бу мәкаләнең татар буржуаз милләтчеләренең ачуын кабартуы да очраклы хәл түгел. Демократик даирәләрдә исә ул хезмәт зур дәрт тудыра, Шевченко иҗатындагы халыкчанлык пафосын үзләштерүгә булыша, милли җирлектә шигъриятнең шундый ук «знҗеләре»н тудыру дәртен көчәйтә. Шевченконың көчле талантын татар укучысы икенче бер «үч һәм хәсрәт җырчысы», татар демократ шагыйре Габдулла Тукай (1886— 1913) әсәрләре белән үреп кабул итә. Тукайның украин җырчысына якынлыгы нәрсәдән гыйбарәт соң? Тукайны Шевченко поэзиясенә якын итүче сәбәп аларның дөньяга караш позицияләре халык интересларын яклаучыларныкыча булуда һәм иҗатларындагы идея-тематик линияләренең ошашлыгында гына түгел, бәлки, иң мөһиме, аларның бөтен политик зшчәнлекләренең гражданлык юнәлешендә. Шевченко шигырьләренә Россия самодержавиесенең социаль тәртипләренә каршы кешедә нәфрәт һәм ачу кузгату көче бик хас. Придет ли суд, придет ли кара На всех царей, царят земли? Взойдет ли правда меж людьми? Взойдет! Не то огнем крылатым Обуглит солнце мир проклятый! <0 люди бедные, слепые...» Тукай иҗатына да революцион поэзиянең шундый кыйммәтле сыйфаты характерлы. «Соры кортларга» шигырендә ул: һөжүм кирәк ишаннарга—сорыкорт, гөмбә башларга; Бетер, сындыр, кырыл ташла магаль урра вә билбаизай! — дип язды. Шевченко һәм Тукай поэзиясендәге охшаш мотивларны чагыштыруны без Тукайның украин шагыйренә «ияреп язуын» күрсәтү өчен түгел (мондый, хәл юк), бәлки хәзергә аз ачылган бер фикерне—СССР халыкларының Октябрьгә кадәрге поэзиясе революцион-демократик шагыйрьләрнең куәтле фалангасын тудырганлыкны раслау өчен китерәбез. 1 Г. Ибраһимов. Әдәбият мәсьәләләре. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1960. 78 бит. ’Шунда ук, 78 бит. 4. Некрасов, Шевченко, Тукай... Алар— төрле халыкларның төрле эпохада яшәгән шагыйрьләре. Шулай да аларны бер туганнар дип атарга мөмкин. Милли формалары төрлечә булса да, иҗат эчтәлекләренең, максатларының, эчке дөньяларының уртаклыгы украин һәм татар халыклары омтылышының бердәмлеген дәлилли. Ул омтылыш өлкән туганыбыз рус халкы һәм Россиянең тугандаш бүтән халыклары интереслары белән бергә кушыла. 2 Татар шагыйрьләренең рус һәм украин шагыйрьләре белән революциягә кадәр үк идея дуслыгына керүләре — гаять зур тарихи әһәмияткә ия факт. Элекке үзара әдәби элемтәләр совет чорында принципиаль яңа характер алалар. Төрле телләрдә иҗат ителә торган совет әдәбияты яңа социалистик строй шартларында үзара иҗади тәэсир һәм элемтә-- ләрнең бай мөмкинлегеннән файдалана. Шевченко поэзиясенең дә милли әдәбиятларга «үтеп керүе» бүтәнчә төс ала. Совет чорында Шевченко иҗатындагы халыкчанлык һәм гражданлык традицияләре үзләренең яңа әдәби-тарихи кыйммәтен казандылар. Шул хәлне бәйләү ягыннан Муса Җәлилнең украин оуырчысы хакындагы мәкаләсе бик кызыклы *. Бу хезмәт украин һәм татар язучылары арасындагы җанлы иҗади элемтәнең дәвам итүен дәлилли. Муса Җәлил Татарстан язучылары алдына «Язарга Шевченкодан өйрәнү» бурычын куя. М. Җәлил үзе Шевченко поэзиясен актив пропагандалаучыларның берсе булды. Украина шагыйренең ул тәрҗемә иткән әсәрләре иң яхшы үрнәкләр булып саналалар. «Работница» поэмасының тәрҗемәсен мисалга китерү генә дә М. Җәлилнең украин шагыйрендәге халыкчанлык пафосын эстетик тирән аңлавын күрсәтә. М. Җәлил шагыйрьнең гражданлык идеалларына үтеп керергә омтыла. Бер-ике мисал китерик. Шевченкода Ганна, хәсрәтенә буылып: Эх... томан, томан. Каһәре Язмышым, ник инде син Мине шушы иркен кырда Томанга яшермисең? — дип тәрҗемә итә. Муса Җәлил Шевченко текстына «иркен кырда» дигән сүзләрне кертә. Бу — текст белән ирекле эш итү түгел, бәлки иркен кыр фонында кеше кайгысын, кимсетелгән хатынның хәсрәтен калкурак күрсәтү, эмоциональ кабул ителүгә ирешү өчен эшләнгән. Ә «иркен кыр» — татар халык җырларындагы традицион образларның берсе. Ул образ бу очракта Шевченко юлларындагы эчке пафосны тирәнрәк тоярга булыша. Татар теленең төзелеше украин поэзиясенең милли үзенчәлеген тулы чагылдыра алган бүтән тәрҗемәләрендә М. Җәлил артык детальләр өстәми. «Миргород» шигырен карыйк. 1 «Красная Татария* газетасының 1939 елгы 9 март санын кара. ди. Муса Җәлил аны: Ой, туман мой, ненастье, Мое горе-злочастье! Отчего меня не скроешь От беды — напасти? — Шевченкода: Не завидуй богатому: Богатый не знает Ни любви, ни уваженья, — Он их покупает. Муса Җәлилдә; Кызыкма байга, дуслык һәм Мәхәббәт юк аларда. Бай кешенең бар белгәне Алдарга да ялларга. 3 Т. Г. Шевченко мирасын хәзерге татар совет шагыйрьләре ничек кабул итәләр сон,? Алар бу мирасны Некрасов, Тукай һәм революциягәчә Россиянең башка демократик шигырьләре поэзиясендәге гражданлык пафосы аша кабул итәләр шикелле. Татар язучыларының көндәлек язмаларында һәм әңгәмәләрендә әйтелгәнчә, алар Шевченко исемен, Некрасов һәм Тукай исемнәрен очраклы рәвештә генә бергә куймыйлар. Күренекле татар шагыйре Сибгат Хәким безнең белән булган әңгәмәсендә болай диде: «Мин аңлы рәвештә рус әдәбиятының поэтик дөньясына керергә тырыштым, чөнки шуны аңлый идем: үзеңнең каләмдәш туганнарың турында белми торып, нәрсәдер иҗат итүе авыр, һәр шагыйрь, зурмы ул, кечкенәме, үзенчә ачылачак, әмма башта ул тупланган идея һәм образларны үзләштерәчәк. Шул чагында гына аның дөрес эстетик позицияләре барлыкка килүе мөмкин. Еллар үткән саен, мин рус демократик поэзиясеннән Некрасовның классик мирасы, Украина поэзиясеннән Шевченко, Казагыстаннан А. Кунанбаев һәм Чувашстаннан К. Иванов поэзиясенең татар поэзиясе үткән үсеш өчен дә, хәзергесе өчен дә бик кирәк булганлыгына ныграк ышана барам». Сибгат Хәким поэзиясенең Шевченкога якынлыгы татар шагыйренең, нәфис сүзне иҗтимагый трибунага әверелдереп, халыкның уй һәм фикерләрен яуларга, аңарда үзенең поэтик авазына көчле җавап хисе уятырга омтылуында күренә. Әмма С. Хәким әсәрләрендә, Шевченко- дагы кебек үк, ораторларча кычкырып чакырулар юк. Аларның тавышы чын мәгънәсендә лирик булу белән көчле. Халыкның тирән хисләрен бирүгә Шевченкодан өйрәнгән С. Хәким шигырьләрендәге поэтик яңалык—ихлас күңелдән булган поэтик сөйләмнең дәртле публицистик сүз белән бик оригиналь үрелеп баруында. Бу хәл аның «Россия — Куба», «Карый ун кояш» һ. б. әсәрләрендә аеруча нык сизелә. М. Җәлил, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи, С. Хәким кебек күренекле шагыйрьләрнең иҗаты, Шевченко һәм Некрасов поэзиясе шикелле үк, Ватан язмышын аның турылыклы улы буларак аңлаулары белән, замандашлары характерын нечкәләп белүләре белән көчле. Украина һәм татар шагыйрьләре куйган әһәмиятле мәсьәләләрнең масштаблылыгы турында сөйләмәстән, без аларның укучыларда патриотик һәм интернационалистик карашлар тәрбияләүдә уртак позициядән торып эш итүләрен басым ясап әйтәбез. * 9 • Татар язучыларының Шевченконың революцион мирасын өйрәнүләре һәм дәвам иттерүләре — илебезнең бөтен бер иҗтимагый үсеш эпохасы дәвамында украин һәм татар халыклары дуслыгының ачык мисалы ул.