Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Яктырмаса һәрчак, һәркайда...

Очсалар да ташлап, ояларын Эзләп кайта кошлар яңадан. Туа кеше, яши; ә аннары Якты донья кала аңардан. Ьәм кайтмый ул кире... Офтансаң да, Аның ечен моннан ии файда?

Юдинодан узганда

£>у тирәдән һәр ел үтеп йөрим, Бу юл илтә туган ягыма; Сукмаклары буйлап гомеремнең Кайтам кебек сабый чагыма. Ул елларда моннан сугыш узган; Зарыккан ил, тыныч көн көтеп. Комбриг Юдин соңгы сулышында Семафорга кызыл ут итеп Ул чагында элгән үз йөрәген, Юлны ябып аклар явына... Әйтерсең лә, яшен утлар бүген Аның куңеле аша кабына

Сүнгән көлдә, диләр, ут булмый... Очраттым мин төнге учак урынын Урманында Аккош куленең. Учың куйсаң, учны җылытырлык Җылысы юк сүнгән көленең. Бу гаҗәп тә түгел; беләсез бит. Сүнгән көлдә, диләр, ут булмый. Ә законы шундый табигатьнең: Дөньяда бит һични юк булмый. Юкка чыкмый шул ук сүнгән көл дә: Җиргә кертсәң, язгы көннәрдә Тормыш бирә яшел тереклеккә Яктылыкка тизрәк үрләргә. Исән чакта чынлап яктырмаса, Яктырмаса һәрчак, һәркайда,— Бу дөньяда ние кала аның? Ние кала, үзе омтылган Маякларын гомер юлларының Кабызмаса йөрәк утыннан?Тарту көче Совет космонавты сыйфатында Александр Матросов кыюлыгы, Муса Җәлил батырлыгы, Зоя Космодемьянская ныклыгы, бөек Ленин партиясе тәрбияләгән тимердәй нык ихтыяр бергә кушыла. Академик Н. С. Сисакян. Таныш безгә сезнең гомер юлы Таныю безгә сезнең гомер юлы; Бсләм сезне солдат итеп тә; Ицләп-буйлап, үттек сугыш кырын Соры шинель, кирза итектән. Риза Ишморатка. Күрдек күпме солдат каберләрен Һәм үлемгә карышып, уч итеп. Ут эчендә йөргән Кәримнәрне, Кутуйларны янда хис итеп, Океаннарның чикләре бар, Нинди зур булсалар да, Никадәрле чал елгалар Гел коеп торсалар да. Оча һава Колумб лар ы Океанның чиксезенә. Үтеп кара бу араны Юлдашсыз-ишсез генә. Оча алар чиксезлеккә, Беләсез, кыен эш бу; Җирнең тарту көченнән дә Көчлерәк омтылыш бу. вч туганның ихтыярын, Тормышын бергә кушып; Сокландырып планетаны, Җилләрдән житез очып Уза алар үз юлларын,— Кайларда булсалар да; Димәк, ерак йолдызларны Ачыша Мусалар да. Ни кирәк соң чиксезлектән Әйләнеп кайту өчен? Җирнең тарту көченнән дә Артыграк тарту көчен Саклый халык үз күңелендә. Бу — яшәү көче аның; Сиңа, миңа — һәммәбезгә— Бу — сөю хисе аның.Берлингача юлны үттек бергә; Гел тынгысыз булды жаныгыз. Мусаларның каны тамган җиргә Сезнең дә бит тамды каныгыз. Бер хатирә болар узганнардан. Гел тошерәм искә мин аны. Кирәк чакта .хәгта амбразурадан Күрә солдат бетен дөньяны. Сездә дә бар шундый солдат күзе; Аерылмыйсыз тирән агымнан. Төзүчеләрдән Z) ыелгы кыш кырыс килде. Уйнады жил дә буран. Ә күңелендә тезүченең— Җырларга яшел урам. Сәхнәбездә — яшь Ульянов үзе, Давылларга керер алдыннан. һәрбер елның жәе, кышы килә, Үз борчуы була һәр көннең. Яше белән түгел, эше белән Үлчи заман гомерен һәркемнең. Сезнең ечен «картлык» дигән сүзне Сүзлектән үк кирәк сызарга; Тутыргандай бары унсигезне, Насыйп булсын йөздән узарга. ишеткән жыр йөрәкләрдән-йөрәкләргә Суынмый җитә алган; Хезмәттә һәм мәхәббәттә Көчлерәк итә алганИхлас җырлар, һәркайсыбыз Чын-чынлап гашыйк сезгә; Теләк 2. .с. ә,- № з. Күңелләрнең фарвартеры Һәрвакыт ачык сезгә. узганым бар диңгез буйларында, Күргәнем бар айлы кичләрен; Ай-Петрида торып тойганым бар Җилләренең ничек искәнен. Үтә төнен диңгез кораблары, Никадәрле утлар яндырып; Тоташтырып ике ерак ярны 11әы дулкыннар җыры калдырып. Үтә алар, тартып үзләренә Карашларын ерак портларның. Чал диңгезнең төнге күзләредәй— Мачталарда янган утларның Берсе кебек мин дә юлга чыктым; Белмим чиген узар араның. Барса иде шулай йөрәк утым Яктыртышып тормыш корабын.