Логотип Казан Утлары
Шигърият

Лирик шигырьләр

ф ф керә, иңри киң Днепр i. Шомлы дулкыннар йөзә. Агачларны җиргә иеп, Яфракларны җил өзә. Ә нурсыз ай бу вакытта Болытларда адашкан. Дулкындагы көймә кебек Бер югала, бер калка. Авыл әле уянмаган, Таң әтәче кычкырмый. Ябалаклар ухылдыйлар, Тар-тар бөгелеп шыгырдый. 6Z й, көчле җил, диңгез беләк Бәхәс алып барасың. Дулкынландыр, аның белән Бер сөйләшеп кара син. Дулкынында ул иркәләп Тирбәлдерде иркәмне. Хәзер аны кай якларга Алып китте икән ул? Дустымны батырган булса, Син диңгезне чарпала. Мин иркәмне эзләп китәм, Кайгымны суга салам. Суга салам да кайгымны, Су кызы булып калам. Кара упкыннарга чумып, Иркәмне эзләп табам. Табам да сыенам аңа, Җиргә сыенган кебек. Әйдә, йөрт син безне, диңгез, Җил белән бергә җилеп! 1 Шеаченконыц сакланып калган әсәрләреннән иц тәүгесе «Бозылган кыз» бал ладасыиа кереш. Бу шигырь хәзер халык җыры булып китте. Иркәм диңгез аръягында Очраса сина, җилем, — Хәле ничек, кайда куна. Барысын да белсә идең. Уиу еласа, мик елармын, Ул көлсә, мин көләрмен. Кара кашым үлгән булса, Мин үзем дә үләрмен. Шунда иркәм яткан якка Җанымны алып бар син; Кызыл балан итеп, аның Каберенә куярсың. Аңа салкын каберендә Җиделерәк тоелыр: Сөйгән яры, балан булып, Аңа таба иелер. Чәчкә юрган булып, килә Кабренә капланасым. Аны кояш көйдермәсен, Кешеләр таптамасын. Кичләрендә моңаермын, Таңда күзем чыланыр. Кояш чыккач, яшем кибәр, Берсе дә күрми калыр. Әй, көчле җил, диңгез белән Бәхәс алып барасың. Дулкынландыр, аның белән Бер сөйләшеп кара син... * /7\ илләр исә, җилләр исә, Үлән белән серләшә. Дунай буйлап көймә йөзә, йөзә дулкыннар аша. Көймә эченә су тулса да, Беркем карамый аңа. Кем карасын? Хуҗасы бкт Күптәннән юк дөньяда. Зур диңгезгә чыкты көймә, Диңгез уйный башлады. Дулкын-тау бәргәч, көймәдән Йомычка да калмады. Көймәнең зур диңгездәге Юлы никадәр кыска, — Ятим дә шул ят җирдә тиз Очрый яман язмышка. Дулкын кебек уйнаталар Аны яхшы кешеләр; Аннан гаҗәпләнәләр: ник Үпкәли, имеш, диләр; Аннан соң кая ул ятим, Күрмиләр дә белмиләр... :{s Ф ♦ тә көннәр, үтә төннәр Җәй үтә; шыбырдаша Сары яфраклар; күз сүнә, Уйларны йокы баса. Йоклый барсы, яшәүме бу. Үлүме бу — белмимен. Әллә бары сөйрәлүме, — Еламыймын, көлмимен... Кайда син, минем язмышым? Сагынам сине һаман мин! Яхшы язмышны кызгансак, Бир, ходай, хет яманын! Тик булмасын җансыз кебек һаман йоклап йөрергә. Җансыз бүрәнә шикелле Җирдә аунап черергә. Ирек бир син йөрәгемә, Кешеләрне сөйдер син; Яки ачу бир ацарга — Бар дөньяны көйдерсен! Әй, авыр, авыр богауда Тоткынлыкта үлсәң син; Аңардан авыр — иректә Йокымсырап йөрсәң син. Аннан эз калдырмый үлсәң, Бу дөньядан югалсаң, Яшәвеңяшәмәвеңне Кеше белми дә калса!.. Канда снн, минем язмышым? Сагынам сине һаман мин! Яхшы язмышны кызгансаң, Бир, ходай, хет яманын! * Л ijs (7нкэй теләк теләмәгән, Дога укый белмәгән; Ничек туры килде, шулай Биләүсәгә биләгән. Биләгән дә көйләгән ул: «Үссен, таза булсын!» дип. Ходайга шөкер, үстем мин, Кеше булалмадым тик. Их, тумаган булсам икән, Тусам, тормасам икән; Тоткынлыкта ләгънәт укыйм, Ходайга да тынгы бирмим, Үзем дә газап чигәм. Алладан мин ялвармадым, Бай хәзинә кирәк, дип; Сорадым туган ягымда Булсынхөем, өй алдында Үссен ике тирәк дип. Һәм янымда булсын, дидем, Оксаночкам, мескенем; Аның белән бергә үтсен Туган нлдә һәр көнем. Днепрга, киң кырларга Текә таудан, биектән Карар идек, уйга чумып: Бу кырлардан кем үткән? Кемнәр монда җир казыган? Ераклардан күренгән Биек-бнск курганнарга Кемнәр икән күмелгән? Җырлар идек әкрен генә Күптәнге бер егетнең Батырлыгын, ничек тереләй Яндырылган ул гетман. Таудан төшеп, йөрер идек Чал Днепр буенда; Караңгылык куерганчы Ерак кырда, болында. Йоклаганчы бөтен дөнья, Таулар өстендә балкып, Ай янында якты йолдыз Җемелдәгәнче, калкып. Кырга томан иңгәнче без Йөрер идек, сөенеп. Аннан өйгә кайтыр идек, Кеше өе түгел бит бу, Үзебезнең өй диеп. Ходаем, оҗмахта байларга Гүзәл багълар бирәсең. Ташпулатлар. Тик капкорсаклар Комсызлар бит. Күрәсең, Алар синең оҗмахыңа Төкерә... Кадрен белмиләр. Ә безгә кыйшык өйләрдән Тәрәзәдән сыңар күз белән Карарга да бирмиләр. Мин һаман да ялварамын Бер кечкенә өй генә. Тыныч үлим дим, Днепр Ярында, туган илемдә. Таңда гына күңел талпынып Карады да тагын йокыга китте, Язмышының онытып салкынын. Ә ихтыяр аны саклап тора: — Уян, мескен, ела!—ди аңа.— Юк бнт копш җирдә. Дөнья кара, һәм хакыйкать юк бу дөньяда. Л*ая карасам да тапмыйм рәхәт! Алдаган бит, күңелкәем, сине Алдаган бит яман ихтыяр. Күр, ияртеп шундый якты көнне Җир өстендә яңа таң туа. Инде аның мәгърур тавышыннан, Килүеннән шомлы туй ясап, — Явыз патшалар да каушаналар... Ьәм хакыйкать җирдә булачак! Әнвәр Давыдов тәрҗемәләре Ф '!’ Ят җирләрдә үстем каңгырып, Газап чигәм читтә хәзер мин. Украинам! Гүзәл Днепрым! Китсәм дә мин сезне калдырыл, Һичнәрсә юк сездән кадерлем... Кайда без юк — шунда яхшы дип Сөйли халык. Хак сүз таптым мин. Күптән түгел, авыр бер чакны, Украинам, сиңа кайттым мин. Иске авыл. Өйләр тәбәнәк. Әнкәм мине шунда тирбәткән. Үс син тизрәк, үс син тәгәрәп. Бәхетле бул — үскәч! — дип әйткән. Биләүсәмне шунда киптергән, Шунда миңа шәмлек эшләгән, Ялварган һәм иман китергән. Минем язмыш телдән төшмәгән: «Бәхетле ит, ходай, улымны!..» Ярый әле гомер голыңны Иртә кискән ходай үзеңнең, Юкса, әнкәм, каргыш сүзеңне Күп яудырыр идең ходайга Минем өчен... Үлдең. Бигайбә. Ә авылны күрү куркыныч, Ул караңгы, шомлы, ул тыныч. Кыйшайтканнар еллар өйләрен, Каракура баскан күлләрен. Җирләр кипкән, корыган бакчалар... Кешеләр сыкрый — бар да ач алар. Җир карасы — халык йөзендә, Җан ярасы — халык сүзендә. Әйтерсең лә, янгын булган да Сөрем булып сеңгән ул җанга. Бөтенесен шуның кичереп, Кеше калган, гүя, исереп. Алпавытка эшкә бара ул, Ә артында кеме? Бала ул. Яшь түктем мин шуны күрдем дә. Чит җирләргә, ерак сөргенгә Китеп бардым шуннан тагып мин. Бөтен төше туган ягымның — Түгел бары шушы бер авыл — Сыкрап калды. Хәлләр бик апыр. Украинам шулай интегә. Байга эшләп шулай тир түгә. Батырларны коллар иткәннәр, Золым арбасына җиккәннәр. Җәбер көчле, язмыш бик ачы... Ә паннарны алдый рибачы. Банкрот булса, бөлсә чак кына, Соңгы киемнәрен саттыра... Хәлем авыр, хәлем бик яман: Мин бу чүлдә бер кол бит һаман. Ләкин Украинам хәлләре Мең кат елап, мең кат жәлләрлек. Чөнки анда шулай яшә сия: Һәммәсен күр — ләкин дәшмә спк. Шул афәтне әгәр күрмәсән. Шул җәберне татып белмәсәң, Нинди гүзәл минем туган як, Днепр суы ташып тулган як! Сөттә йөзгән бала кебек ул, һәр якка күз сала кебек ул; Таулар арасына керә ул, Ярларында бакча күрә ул: Шау чәчәккә күмелә авыллар, Ә авылда — кешеләр шат бар да... Килер иде шундый чаклар да Авыр еллар тизрәк үтсәләр, Явыз паннар тизрәк бетсәләр! 4- А » /\ үз тимәсен, сырхау түгел мин, йөрәгемнең ләкин бүген мин Сиздем эше начар икәнен, Ач баладай үксеп типкәнен. Йоклый алмый. Арып бетә ул. Бер яман хәл, ахры, көтә ул? Тагын нәрсә өмет итик без, Азатлыкны кемнән көтик без. Ул бит йоклый. Патша Николай Яшермәде аны кайларга? Тиз уянсын дисәк, мескенкәй, Без тиешбез балта кайрарга. Кайрау хнрәк аны мир белән, Чыныктырып кайнар тир белән, Кайрау кирәк утлар уйнатып! Шунсыз булмый аны уятып. Чик куймасак шулай яманга. Чын азатлык йоклар һаман да; Йоклатырга паннар булышыр. Алар баер, алар тырышыр, Алар мактар исерек патшаның Азатлыкны басып ятканын. Ә без исә бушны көтәрбез, Хәсрәт йотып гомер итәрбез. Н. 3 ә к н е в тәрҗемәләре.