Логотип Казан Утлары
Нәсер

ИСЕМЕҢ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ, ӘНКӘМ!

Күңелемнең иң саф хисләрен сиңа багышлыйм, әнкәй. Әле мине тапканчы ук, син инде миңа изге теләкләреңне юрагансың: «Бәхете-тәүфигы белән тусын бу, куанычым булсын», — дигәнсең. Мине бу гүзәл дөньяга китергәнең өчен генә дә, бу саф һаваны сулавым өчен генә дә, бу якты кояшны күрә алганым өчен генә дә мин сиңа күпме бурычлы, әнкәй. Ә иркәләп үстергәнең, «ил күрке булсын» дип, язмышымны, барыр юлымны Ватан-анам белән тәүге бәйләгәнең өчен нинди генә рәхмәтләр укыйм икән сиңа?! Хәтереңдәдер, әнкәй: фронтка киткән чакта әти, безне күзеннән кичереп: «Бер үзеңә дүртәү кала. Ничек багарсың?» — дигән иде. Шунда син, балаларын канат астына җыйган кош кебек, кочагыңа кыстың да: «Нишлим соң?!. Бер без генә түгел — бөтен ил белән бит. Ничек тә түзәрбез», — дидең. Бу сүзләрне әйтү синнән никадәр көч, күпме сабырлык сораганын мин хәзер генә аңлап җиткердем, әнкәй. Ә ул чагында безнең өчен, береннән-бере кечерәк нарасыйлар өчен, бер кайгы да кайгы булмаган икән. Бары тик әткәй утырган арба басу капкасыннан чыга башлагач кына, безгә бик якын үз кешенең каядыр еракка китүен сизенгәч кенә, без, тузанлы юлдан йөгерәйөгерә: «Әти-и! Тиз кайт!» —дип иңрәргә тотындык. Юк, тиз генә кайтмады шул әти. Сагындырып, бик-бик сагындырып хатлар гына килде аңардан. Почтальон китергән «өчпочмак»ны тотып, без синең янга, ерак басуга, йөгерә идек. Дәү-дәү кантарлар табан асларын авырттыра, каты камыл ялангач балтырларга кадала, ә без барыбер еламыйбыз, тизрәк сине сөендерер өчен йөгерәбез дә йөгерәбез. Барып оуиткәч, чүмәлә төбендә арыш уып ашый-ашый, синең хат укыганыңны тыңлап торабыз. Син исә хатны укыганнан соң туган ниндидер көч белән ярсып-ярсып урагыңа тотынасың... Әйе, кайларда гына һәм кемнәр генә булып эшләмәдегез сез ул вакытта! Урак та урдыгыз, төннәр буе ашлык та суктыгыз, үгез щигеп көлтә дә ташыдыгыз. Исеңдәдер, әнкәй: бер вакыт бастырык баскан чакта йөктән егылып, чак кына имгәнми калдың. Шул чакта синең: «Ник кадалмыйлар, ник тизрәк дөмекмиләр бу фашист-нәгаләтләр», — дип ачыргалануың әле дә колак төбемдә яңгырый. Каргасагыз каргышыгыз, еласагыз яшегез төшәрлек иде Гитлер зөбаныйга. К Кышкы озын төннәрдә, сукыр лампа яктысында ямау ямап утыруларың күз алдымда. Ә без, терсәкләре чыккан арык балалар, кайнар сулышыбыз белән тәрәзә пыяласындагы бозны эретә-эретэ, урамны күзәтәбез: әткәй кайтып килмиме? Син, безне юатырга теләп, күзләреңдәге яшьне яулык читең белән яшерә-яшерә: —■ Зарыкмагыз, оланнарым. Тиздән кайтыр. Кичә төштә бик матур күрдем үзен», — ди идең. Күкрәгеңә таштай утырган хәсрәтеңне бушату өчен, сөйләргә тотына идең: җәйге ямьле көн, имеш. Ишек алдыбызга, ялларын уйнатып, ак ат килеп кергән. Безгә бик тә, бик тә рәхәт булып китә. Чыннан да, бүген үк, бүген булмаса иртәгә үк әткәй кайтып килер кебек. Ләкин... ул үлгән! Ул юк!.. Синең өчен дә, безнең өчен дә иң якын һәм иң газиз бу кеше дөньяда юк инде хәзер. Аның белән бәйле минутларың инде беркайчан да, берничек тә кабатланмас! Син тол, без ятим... Ятимлек! Ах, нинди авыр, нинди явыз сүз бу. Бу сүз үзе дә нәкъ сугыш кебек шомлы, дәһшәтле. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, кечкенә Гөлчирәбез тәрәзә янына баскан да, моңсу күзләрен еракка төбәп, җыр көйли: Иртә торам да карыймын Арча тавы ягына. Әти җаным, ник кайтмыйсың? Балаларын сагына... Аның шулай диюе булды, син каттың да калдың, әнкәй. Кинәт, шашкан кешедәй, безне кочып алып: — Балаларым... җаннарым... ятимнәрем минем... —дип сулкылдарга тотындың... Ах, ул минутлар! Хәтта искә төшерүе дә авыр... Без ятим, син тол... Башка балалар әтиләре белән җитәкләшеп үткәндә, безнең нәни йөрәкләребезгә олы җәрәхәт ясалган кебек, парлыларга карап синең дә көнләшүеңне һәм серләреңне уртаклашырдай кешеңне юксынуыңны сагышлы йөзеңнән сизү читен түгел иде. Әмма син шул күңел китеклегеңне тутыру өчен, ниндидер рәхәт минутлар кичерү өчен, безне ташлап башка берәүгә чыгу турында исеңә дә китермәдең. «■ Ач-ялангач булмасыннар, кешенекеләр янында нәүмизләнмә- сеннәр», — дип, үзең кабасыны безгә каптырып, үзең киясене безгә кидереп, бары безнең өчен генә яшәдең, безнең белән генә юандың. Синең кебек ир сөюеннән, безнең кебек ата иркәләвеннән мәхрүм булучылар аз түгел иде. Алар да һәм алар арасында без балаларың да синдәй араларның олы мәхәббәте чагылган Ватаныбыз кочагында ятимлекне оныттык. Якты көнебезгә, матур киләчәгебезгә куанып, зур тормышка аяк бастык. Әй, әнкәй, тормышның авыр йөге синдәй аналарга бигрәк күп эләкте шул. Бүген күгебезне совет космик корабльләре айкый икән — анда синең дә өлешең бар. Гигант Енисейны буып, коммунизмга эшләтәләр икән — анда синең дә көчең бар. Мул табыныбызда күпереп пешкән хуш исле икмәк бар икән — аңа синең дә тирең тамган. Әгәр җир шарының барча аналары: «Сугыш булмас! Юк!» — дип даулый икән — анда синең дә тавышың бар, әнкәй! Әнә шуңа күрә мин синең белән чиксез горурланам һәм җирдә тынычлык хакына, гүзәл коммунизм хакына, кирәк икән, гомеремне дә аямам!..