Логотип Казан Утлары
Роман

Ике буйдак

XVII нең кайда, кызым? — диде Рәхим. Разия, бик бирелеп, күрше кызы Нәсимә белән курчак уйный иде. Рәхим аның әрҗәдәге уенчыкларына карап торды да: — Бар, кызым, энеңне табып алып кер әле, — диде. — Без аның белән Дербишкә кибетенә барып килик. Анда мәктәп формалары килгән, ди. Энең бит быел мәктәпкә керә, укый башлый. —■ Миңа да яңа форма ал, әтием, — диде Разия, чүгәләгән килеш үзенең уены белән мавыгып. Ул, хуҗа хатыныннан күрмәкче, үзенең курчагыннан кәҗә саудыра иде ахры һәм аның «кәҗәсе» заманында чүпрәктән тегелгән маэмай булган, хәзер исә колаклары да, койрыгы да өзелеп төшкән, үзе ертылып беткән иде. — И-и, кәҗән бигрәк келтифутский икән, кызым, — диде Рәхим.— Я. тизрәк бул! Разиянең иптәш кызы, Рәхимнән ятсынып, кулларын артка куйган килеш боргаланып, оялчан гына елмаеп тора иде. Рәхим аның өс-башының чисталыгына, чәчләренең тасмалап, матур итеп үрелгән, таралган булуына игътибар итте. Ирексезләп үз кызына карап алды. Баланың өс-башы керләнеп беткән; күрәсең, чәчләре бүген бөтенләй таралмаган да иде. Рәхим, килгәннең икенче көнендә үк, Мәрвәрит беләп сөйләшкән иде. Кыз баланың рәтен белеп бетерә алмыйм, аннан ул үзе дә уңайсызлана, зинһар, күз-колак булсагызчы, күлмәкләрен вакытында алыштырып торсын иде, чәчен тараштырсагыз иде, мин сезне буш итмәс идем, Мәрвәрит апай, диде. Ул көнне алар бик озаклап, әйбәт итеп сөйләштеләр. Габдуллаҗан исә Мәрвәриткә боергапсымап каты итеп әйтте. Кара аны, карчык, балалар ятимлекләрен тоймасыннар, бу изге эш сиңа тапшырыла, диде. Шуннан бирле Рәхим һәрвакыт балаларының тамаклары тук, өсләре бөтен булуын күреп шатлана һәм эченнән бу тырыш, мәрхәмәтле хатынга рәхмәтләр укый иде. Ә хәзер аны мидер көйдереп алгандай булды. Башта аның күңелендә Мәрвәриткә карата каты ачу уянды. Ул, бакча эшләре белән маташып йөргән шул хатынны күреп, хәзер үк үпкәсен әйтергә .булды. Ләкпп... ләкин моннан нинди файда соң? Ул хатын бит ахыр чиктә Рәхимнең балаларын багарга бурычлы түгел. Рәхим шунда ук бу уеннан кайтты. Ләкин күңелендә шулай да начар бер эз калды. Разиянең лач-лоч сагыз 1 Дәвамы. Башы 1—2 саннарда. Э чәйнәвен күргәч, ул ачуын кызына күчерде. Карулашырга урын калдырмыйча, аны энесен эзләргә урамга чыгарып җибәрде. Гәрәбәдәй чип-чнста итеп кырып юылган такта баскычка утырып тәмәке тартканда, ул үзенең чиксез авыр бер хәлдә калуын аңлады. Күңеле аңа бу авырлыклардан качарга, берәр җиңел юл эзләргә куша, акылы исә, киресенчә, көрәшмичә торып, борыннан кан киткәнче көрәшмичә торып, чигенмәскә, рәхәткә кызыкмаска өнди иде. Сырлап, бизәкләп ясалган буяулы капкадан кергәч тә уң якта кечкенә генә утын сарае, баз өсте, тавык кетәге һәм кәҗә абзары бар. Ишек алды тар гына, кечкенә генә, һәрхәлдә ат-арба керерлек түгел. Ләкин барысы да исәпле, бер квадрат метр җире дә исраф ителмәгән, барысы да сыйган. Йортның калган арткы мәйданын биләгән җиләк-жимеш, яшелчә бакчасы ишек алдының байтак өлешен алып тора. Капканың сул ягыннан алып күрше коймасына кадәр, аннары өннең артында — алма агачлары, кура җиләге куаклары, карлыган һәм крыжовник. Андагы түтәлләргә дә бәрәңге кебек затсыз нәрсә утыртмыйлар, кыяр, кишер, яшел суган, виктория җиләге үстерәләр. Агачлар арасында тагы умарта кортлары да бар, алар көннең кызуында күңелле безелдәп урман ягына очалар. Рәхим, күргәч тә, бакчаның шәплегенә хәйран калды, йорт әле яңа салынган булса да, бакчада карт-карт алмагачлар бар. Килеп төшкән көнне үк Габдуллаҗан кунакларны үзенең юанычы белән таныштырып йөрде һәм укымышлы энекәшенең сорашуына бик кәефе килеп, барысын да бәйнә-бәйнә аңлатты. Әйе, Габдуллаҗан абыең монда Казаннан карт агачлар китереп утыртты. Акча кызганы!! тормады, кайберләре тернәкләнеп китмәсәләр китмәделәр, мәгәр яңа җиргә күчүне артык газап кичермичә тернәкләнүче агачлар да булды. Мелә шулар ул. Габдуллаҗан үзе компрессор заводының янгын командасында хезмәт итә. Бер тәүлек дежур тора, ике тәүлек өйдә ята. Ләкин ул, күрәсең, өндә дә тик ятмый иде, чөнки, Рәхимнең күзәтүенчә, өй эшләре генә түгел, шул бакча эше дә бөтен булганы белән Мәрвәрит өстендә иде. Капканы көчкә ачып, Разия керде. — Әтием, Равил малайлар белән урманга киткән. — Шул гына җитмәгән иде! — диде Рәхим, урыныннан торып. — Аңа, эштән кайткач кибеткә барырбыз, дип әйтелгән иде ич! — Ә син үзең генә алып кайт, — диде Разия. —Зур я кечкенә булуы бар. Син аларпың кайсы якка барып мәргәнлекләрен беләсеңме? — Беләм. — Белсәң, әйдә алайса артларыннан барыйк. Очраткач, энең белән бергәләп шоссега төшәрбез дә Дербишкәгә кибеткә китәрбез. Тик син күлмәгеңне алыштырып чык. Кара инде моны, әдәм көлкесе бит! Син зур бит инде, кызым, шундый шапшак булырга ярыймыни?! Разия, дәшмичә генә борынын тарткалап, үзенең керләнеп беткән күлмәк изүләренә, итәкләренә карап торды. Бераздан үтүкләнмәгән булса да, аклы чиста күлмәк киеп чыкты. Рәхим тәнкыйть күзе белән бер мәл күлмәккә карап торды, аннары кызып җитәкләп урамга чыкты. Озак та узмады, алар усаклыкта иделәр инде. Күләгәләр озайсалар да, көн җылы, урман эче аерата рәхәт; тирә-юнь хуш исләр белән тулган, кош авазлары белән җанланган иде. Урман һавасы күңелләрне тынычландырып җибәрде. Юк, ул кадәр үк күңел төшәрлек түгел. Әле башы гына бит! Башта һәо яңа нәрсә ШҮ- лай авыр тоела инде ул. Мондый сынауларны Рәхимнең кичкәне бар. <>л кызы белән шаяра ук башлады. «Яле, куып җит мине», — дип чабып китте. Кызы көлә-көлә аның артыннан йөгерде. Бераздан алар икесе дә әлсерәгән, кызарынган, ләкин шат, көләч иделәр. Рәхим урманны яңгыратып жырлый башлады. Аннан соң алар тагы тынып, сөйләшеп бардылар. Кинәт агачлар арасындагы уйсу бер жирдә балалар төркеме күренде. Алар учак ягып, шуның тирәсенә утырышканнар. Араларында ундүрт-унбиш яшьлекләр дә, аннан яшьрәкләр дә, хәтта әле генә дөньяга чыккан алты-жиде яшьлек «чебиләр» дә бар иде. Шундыйлар арасыннан Рәхим үзенең улын да күрел алды. Равил читтә генә бөрешеп утырган, мескен бер кыяфәт белән, чиратлашып тәмәке тартучы малайларны күзәтә иде. Рәхим кызу-кызу атлап балалар янына чыкты. — Нишлисез сез монда, жүнсезләр? — Сезнең ни эшегез бар? — диде сипкелле бер рус малае. — Равил, кил әле монда! — диде Рәхим. Малай болан да әтисен күргәч аягүрә торган иде инде. Ул ашыгып әтисе янына килде. Рәхим улын житәкләде дә: — Ничек оялмыйсыз сез!? — диде теге олырак малайга. — Ә нигә оялыйк, сезнең папиросны тартмыйбыз ич без! — Ә кем сезгә урманда учак яндырырга рөхсәт бирде. Хәзер лесничествога барып әйтәм! Теге үзсүзле жирән малай исе китмәгәндәй кыйланып читкә борылды.—Сүндерегез хәзер, — диде Рәхим. Малайлар учакны таратып, утларны таптап, сүндерергә тотындылар. — Мәктәп балаларыдыр әле, — диде Рәхим сукранып. — Менә мин сезнең мәктәбегезгә барыйм әле. — Ә безне сез танымыйсыз анда, абый, — диде икенче малай көлеп. — Танымас! Мин менә бу җирәнне гомергә онытмам! Малайлар көлешеп нидер әйтә калдылар. Сукмакка кире чыккач, Рәхим улының, артына каты гына сугып алды. Равил күз яшьләре белән еларга тотынды. — Ну, нигә кыйныйсың мине, әтием! — Кыйнамам менә! — диде Рәхим, йөрәге әрнүенә чыдый алмыйча. Аңа хәзер улы да кызганыч, үзе дә кызганыч булып тоелды. — Кыйнамам менә! Шулай сүз тыңламыйча хулиган малайлар белән чыгың китәләрмени?! Эштән кайткач, үзеңә мәктәп формасы алырга барырбыз дип әйтмәдемме мин сиңа?! Малай бер сүз дә дәшмәде. Күрәсең, ул бу күңелле эшне бөтенләй эашыннан чыгарган иде һәм хәзер, ишеткәч, әтисенең тиргәве дә ул кадәр гарьләнерлек булып күренмәде. Ул еламсырап әтисенең имән бармагыннан тотты. Өчәүләшеп, тотынышкан килеш, алар аста соры тасма булып сузылган шоссе юлга төштеләр. Бәхеткә каршы, узгынчы автобус Рәхимнәрне күреп тукталды. Өчесе дә шулай җай килеп чыгуы на шатланып, Равилгә мәктәп формасы алырга зур магазиннары, матур таш өйләре белән ерактан күренеп торган Дербишкә поселогына киттеләр. XVIII Заһид Мәдинәне оныта алмады. Нәрсә иде бу, мәхәббәтме, я булма- са чираттагы бер мавыгумы? Моңа Заһид үзе дә җавап бирә алмас иде. Ул бары бер нәрсәне тойды: моңарчы аның бер вакытта да бу дәрәҗәдә мавыкканы юк иде әле. Мәдинәнең күңелдәге сурәте үскәннән- усә барды, ачыклана барды һәм, ниһаять, ул йөрәктәге бар нәрсәне каплап, үзе генә хакимлек итә башлады. Отпускага чыккан көнне республика газетасы Заһид өчен әһәмиятле бер хәбәр алып килде. Анда әлеге совхоз һәм әлеге үрдәкләр вакыйгасы турында информация басылган иде. Газетада коточкыч гамьсезлек аркасында зур югалтулар булуы турында һәм бу эштә төп гаепле кешеләр совхозның директоры һәм баш зоотехнигы икәнлеге, аларнык икесенә дә каты шелтә бирелгәнлеге һәм урыннарыннан алынганлыгы хәбәр ителгән иде. Заһид прексездән Мәдинә турында уйланды. Ләкин газета аның хакында ләм-мим сүз әйтмәгән иде. — Зөлхәбирә апа, Зөлхәбирә апа! — дип кычкырды Заһид, диванда яткан килеш. Карчыкның чаштыр-чоштыр коридор буйлап килүе ишетелде. — Кил әле, менә шунда утыр әле, — диде Заһид, аңа урын күрсәтеп, — минем киңәш-табыш итәсем бар. Карчык, креслога утырып, Заһидка текәлде. — Менә нәрсә, — диде Заһид, — мин бит быел бернинди путевка хәстәрләмәдем. Хәтереңдәме, теге көнне син, Идел буена ялга барасы иде, дидең. Менә давай, шуның турында ныклап сөйләшик әле. — Нигә, бик әйбәт, — диде Зөлхәбирә җайланып. — Ниме... ай алла, ниме... Отпускага чыгасыңмы соң инде, Заһидулла? — Мин отпускада инде, Зөлхәбирә апа, бүген менә беренче көнем. Шуна күрә сүз башлавым да. — Менә баштарак белешкәндә дә ярыйсы булган икән дә... — Баштарак дип, бару-бармау мәсьәләсе анык хәл кылынмаган иде бит әле, Зөлхәбирә апа. Әле дә тәгаен барысы да хәл ителде дия ал- мынм. Минем исәп — башта шул авылга барып, танышып кайту. Ничек, әйбәт ял итәрлекме анда, юкмы? Аннан соң инде...— И-и, бармаслыкмы соң! Сөйлисең син дә, Заһидулла, әйтеп торам ич әтиләрең ел саен шунда чыгалар ис, шунда ял итәләр ие дип. Бер дә галәмәт әйбәт анда! — Ул моннан утыз ел элек шулай булгач. Ә хәзер бит... — Ярый, алайса үзең беләсеңдер инде, — дип куйды карчык. — Тагы менә нәрсә... Әгәр без синең белән Идел буена китсәк, квартирны нишләтербез соң? Аны бикләп кенә китәрбезме? Куркыныч булмасмы? — Соң инде алайса Гайнулла абыеңны чакырып торыйк. Аның өчен безнең фатирда бераз гомер сөрү үзе бер бәйрәм. Бик каты тыгызлыкта яшиләр бит бичаралар, барак бүлмәсендә алты җан. Җитмәсә, бу картка килене көн дә күрсәтми. Сүз Заһидның чыбык оч кардәшләре турында бара иде. — Син аны квартирны әйбәт кенә саклап торыр дисең инде? — И-и, тормаганны, бик әйбәт кеше ул. — Бөтен өйдә япа-ялгызы дисең инде? —Ннгә, булмаса, болай нтәрбез, Заһидулла. Э-э, ай аллам... ни... §у б.үлмәләрне бикләрбез дә, ул кухняда гына торып торыр. Шунда бер раскладушка куярбыз. — Ю-ук, юк, што син! — диде Заһид йөзен чытып. — Инде, ичмаса, синең кабинетны гына бикләп китәрбез дисәң бер хәер. Алар икесе дә сүз калмады микән дип бераз уйланып тордылар. — Менә шул иде әйтәсе сүзем, — диде Заһид. — Мин иртәгә иртәнге пароход белән китәм. Барып, белеп кайтыйм. Шуннан соң өзеп сөйләшербез. Чыннан да, иртәгесен сәгать җидедә, «Москвич» катерына утырып, Заһид Иделнең уң як ярындагы мәгълүм татар авылына китте. Иртәнге чәен ул әтисенең дусты, укытучы булган кеше, хәзер пенсионер Дәүләтша янында эчте. Дәүләтша беләп Заһидның әтисе Сафаны революция дулкыннары кайчандыр караңгы авылдан өстерәп алып чыгып, өермә эченә кертеп ташлаган. Чабаталы ике надан егет, шул өермәләр аша узып, шомарганнар, агарганнар һәм, ахыр чиктә, төрле курсларда укып, укытучы булып киткәннәр, мәгърифәт юлына аяк басканнар. Соңыннан Заһидның әтисе совет эшяеклесе буларак күтәрелгән, ә Дәүләтша исә, күрәсең, дарысы җитәрлек булмагандыр, авыл укытучысы булып картайган. Заһид. бу тарихны белә иде. Ул, әтисенең яшьлек дустын күргәч, үз әтисен күргәндәй булды. Бу Дәүләтша коры сөяк һәм җыерчыклардан гына торса да, рик дәртле, егетләрчә .хәрәкәтчән ндс әле. Коңгырт күзләре дә элеккечә тере, елтырап тора иде. Озын муенлы, ак мыеклы, сирәк чәчле бу сәер кешене Заһид кызыксынып тыңлап утырды. Дәүләтша Заһидның әтисе турында сөйләде. — Шуннан ничек булды диген син? Шупнай болан. Безне чехлар шәп кенә итеп камап алдылар. Иптәшләр үкчәләрен күтәргәннәр инде, без шулай синең әтиең белән нкәүдән-икәү күзгә-күз терәшеп тик торып калдык. Беттек бит инде, мин әйтәм. Әллә кул күтәреп плеи төшәбезме? Чуртым да бетмәдек, ди бу миңа, синең әтиең, значит. Менә бүгенгедәй исемдә шуның авызын тутырып «чуртым да» дигәие. Бетмәдек, ди шул. Әйдә, минем арттан бар, мин ни эшләсәм, син дә шуны эшлә, ди. К.иттек без шуышып. Бер заманны бу «лимопка»лар җибәрә башлады. Мин дә җибәрәм. Ул җибәрә, мин дә җибәрәм. йөгер, анаңны сатыйм, ди бу. Торды да чатыр-чотыр чапты та китте. У-у, синең атап! Хәтәр, бик башсыз, рисковый кеше иде ул! — Шул чак икегез дә котылдыгызмы? — дип сорады Заһид. — Котылдык, — диде карт, бик кәефләнеп, — атап тәки алып чыкты! Дәүләтша, кукрайган бер кыяфәт белән, Заһидның әйтер сүзен көтел торды да, артык түзә алмыйча, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. — һу-у! Атаң синең! Бик хәтәр ие ул яшь чагында! — диде ул кабатлап. Дәүләтша, Заһидның йөзеннән күзләрен алмастан, бераз вакыт уйланып утырды һәм җитдиләнеп: — Әйбәт кеше иде мәрхүм, — дип куйды, — культ кына мәрхүмнең башына җитте. Арсландай кешеләрне гөнаһсызга харап итте аты коргыры культ! Заһид әтисе турында уйланды һәм шунда ук Мәдинәне исенә алып утырды. Сүз җәйге ял мәсьәләсенә кагылгач, Дәүләтша дустының улына барлык җайлылыкларпы тудырырга сүз бирде: — Менә сиңа өй, Заһид, — диде, — шушы өйнең теләсә кайсы бүлмәсен сайла да рәхәтләнеп ял ит. Инде теләдең исә, сиңа ишек алдындагы келәт. Менә дигән шыңгырдап торган келәт! Инде, күңелеңә хуш килә икән, пожалысты, сиңа йокларга печәнлектән урып әзерләп бирәбез. Менә шул! Түләү турында сүз дә булмасын. Үзегезне безнең кунак дип белегез. — Менә мин анысын бер дә яратмыйм инде, Дәүләтша абый, — диде Заһид. — Без болай итик: мип сезнең квартирантыгыз, ләкин ирекле квартирантыгыз, ди. Ярыймы? Дәүләтша акыллы иде. Ул шунда ук кунакның үз иркеннән мәхрүм кеше икәнлеген исәпләп алды. Шуңа күрә Заһидның әйткәне белән килешеп, озын ябык муенын киергән хәлдә, шыгырдаган тавыш чыгарып көлеп җибәрде. — Әйдә, синеңчә була бирсен алайса! Ул тагы Заһидның әтисе турында сөйли башлады. Аннары җылы итеп Заһидның әнисен дә телгә алды, ниһаять, Заһидның үзен тышкы кыяфәте белән әтисенә охшаган дип тапты. Өйдә болардаи башка берәү дә юк иде. Хуҗаиың карчыгы оныгы белән купакка киткән. Кызлары колхозда, эштә иде. Карт, савыт-сабаны җыештырып, чынаяклар юарга кереште. — Менә шул иде минем йомышым, Дәүләтша абый, — диде Заһид. — Сезнең мине якып күреп каршы алуыгыз әчеп бик зур рәхмәт. Без инде шушы атнада, андый-мондый хәл булмаса, Зөлхәбирә апа белән килеп төшәрбез. Ул урыныңнан торды. Заһидның китәргә җыенуын күреп шаккаткан Дәүләтша кулындагы чынаягын чак кына төшереп җибәрмәде. — Әллә китәсең дәме? — Китәм шул, Дәүләтша абый, ашыгыч эшләр бар. — И-и, егетлә-әр! Соц аш ашап китәр идең! Газзә апаңны да күрмәдек бпт әле. Ул озакламый кайтыр. Безнең төпчек Әнисәне дә күрмәдең. Ул да көндезге ашка кайтып җитәр. Сип аны хәтерләмисеңдер дә. Теге син трусиктан гына трай суктырган чакларда ул имчәк баласы гына иде бит. — Хәтерлим, Дәүләтша абый, бик хәтерлим. Дөресен генә әйткәндә, алар минем өчен бик кадерле булганга күрә алариы буш кул белән генә каршылыйсым да килми. Монысы инде сезгә генә әйтелә торган сүз. Аларга бик күп, бик күп итеп сәлам тапшырыгыз. Зинһар, без килә дип борчыла күрмәсеннәр. Зөлхәбирә апа Газзә апа янына сыяр, ә мина шул келәттәй урын булса, җиткән. Мин күбрәк һавада булырга уйлыйм, спиннинг алып килермен, вакытны балык тотып уздырырга исәп. Картның шулай да бераз хәтере калган иде. Ләкин ул сиздермәде. — Нишлисең инде, хәзерге яшьләрнең күңелем аңлау читен, — диде, ясалма тешләрен балкытып. — Җанкисәгем, Дәүләтша абый, зинһар дип әйтәм, хафаланмагыз, сезгә булган хөрмәтем минем чиксез зур. Сезне күргәч, әтиемне күргәндәй булдым. Без әле сезнең белән озак-озак сөйләшеп утырырбыз. Тик бу юлы сез мине кичерегез. Хушыгыз. Карт аны ишек алдына кадәр озата чыкты, совхозга барырга кирәклеген белгәч, ничек бару яхшырак икәнлеген аңлатты. Дәүләтшалар урамы бер яклы гына иде. Өйләр нарат урманына караган, урам олы юл өстендә түгел, монда машиналар һәм тракторлар кереп юлны бозмый, шуңа күрә бөтен җиргә ямь-яшел каз үләне үскән иде. Каршыдагы парат урманы юка гына. Заһид аны бала чагыннан ук белә, нәкъ шул урман артында ук текә яр астында тынгысыз Идел җәелеп ята. Заһид Дәүләтшаның сөякчел ябык кулын кысты да, пиджагын иңнәренә салган килеш, җәһәт-җәһәт атлап, урам уртасыннан совхоз юлына таба китте. Барасы ара ике-өч чакрым чамасы иде. Заһид белә, бу юл бик матур, ардырмаячак, ялыктырмаячак. Совхозга барып җиткәнче аны пароходлар, баржалар, буксирлар авазы озатып барачак. Юлында кошлар сайраячак, агачлар яфракларын шыбырдатып сәламләячәк, аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән аланнар елмаячак аңа. XIX Заһид, сирень куаклары арасына кереп, ачык тәрәзәнең пыяласын шакыды. Шул мипутта ук пәрдә ачылып китте, һәм тәрәзәдәй Мәдинәнең башы күренде. Аның йөзендә куркыну һәм аптырау чагылды, ләкин Заһидны таныгач, елмаюдан йөзе нурланып китте. — Заһид Сафич! — диде кыз, тыела алмыйча. Шул бер сүздәй үк аңлашылды; Мәдинә хәзер авырлыкларны кичергән һәм тынычланган икән! — Исәнмесез, Мәдинә, мин сезнең хәлегезне белергә килдем, — диде Заһид. — Керегез, зинһар, Заһпд Сафич. Менә моннан, беренче ишектән» Заһид кечкенә генә, ләкин пөхтә җыештырылган бүлмәгә керде. Кул бирешеп исәпләшкәннән соң, Мәдинә Заһидны урындыкка утыртты һәм тирән хөрмәт күрсәткән төс белән күзен үзенең элекке укытучысына төбәде. Юк, бу карашта хөрмәт кенә түгел, әйтеп бетергесез 2 1 якын итү, хәтта, бәлки, мәхәббәт тә чагыла иде. Заһид, уңайсызланып, бераз вакыт сүз әйтә алмыйча, кулларын угалап утырды. — Кичә газетада сезнең совхоз турында укыдым, — диде ул, ниһаять, — ләкин анда сезнең язмышыгыз хакында берни дә язылмаган... Мәдинәнең елмайган нурлы йөзе комачтай кызарып китте. Ул кинәт җәһәт кенә Заһид янына килде дә каты итеп доцентның кулын кысты. Кызның йөзе җитдиләнеп калды. — Рәхмәт сезгә, Заһид Сафич, рәхмәт сезнең объектив хөкем итүегезгә. Рәхмәт, — диде ул пышылдап. «Күрәсең, актта артык каты бәрелмәү ярдәм иткәндер инде», — дип уйланды Заһид. — Што сез, нинди рәхмәт тагы?! Безнең бурычыбыз бит ул, объектив булу, — диде ул кызга. — Ләкин, сез булмасагыз, гаепне минем өскә аударып калачаклар иде бит. — Бола'й булгач, аудара алмадылар инде? Шулаймы? — Шулай, мин үземә тиешле җәза белән котылдым. — Җәза белән? — Әйе, мине эштән чыгардылар. Заһид аптырап Мәдинәнең йөзенә текәлде. — Шулай да сез миңа рәхмәт әйтәсезме? — Әйе, әйтәм, бик зур рәхмәт. Бу миңа киләчәк өчен бик зур сабак булыр. — Ул Заһидка сораулы караш ташлады. — Хәзер менә яңа эшкә урнашу мәсьәләсе алга килеп басты инде. Мине озакламый квартирдан да чыгарачаклар, яңа белгечләр килә башлады. Аларга кирәк... Шул чакны Заһидның Мәдинәгә эш вәгъдә итүе, ә ул урынга Рәхимнең килеп урнашуы хәтеренә төште. Мәдинәгә дигән ул урынның югалуы башта Заһидның чиктән тыш ачуын китергән иде. Ләкин Рәхимне күргәч, аның ашкынуын аңлагач, ул әкренләп суынды һәм бу урынга лаеклы кеше, әлбәттә, Рәхим, ә Мәдинә түгел дигән нәтиҗәгә килде. Өстәвенә, ул моңарчы Мәдинә Казанга килмәс, беркайчан да Мәдинә үзенә мөрәҗәгать итмәс дигән өмет белән яши иде. Әле эш мәсьәләсе кузгалып, кыз Заһидка күз ташлау белән үк, доцент барын да, барып да аңлады. Кинәт битләренең уттай яна башлавын тойды ул. Урыныннан сикереп торды, кечкенә генә өстәлгә ашъяулык җәя башлаган Мәдинә янына барып, аның иңбашына кулын куйды. — Сез мине гафу итәргә тиешсез, Мәдинә, мин сезгә вәгъдә иткән урынны саклап кала алмадым бит. Мәдинә җилкәсен сикертеп куйды. — Хәерле булсын. Аннан соң, Заһид Сафич, мин... андый эшне булдыра да алмас идем. Начармы, яхшымы, производство кешесе бит мин. — Чыннан дамы? Димәк, сез әз генә дә борчылмыйсыз? — Юк, Заһид Сафич. Мин Куйбышев өлкәсенә китәм. Анда минем иптәш кызым эшли. Бәлки, хәтерлисездер Тамара Грнгорьеваны. Укуны бергә бетердек. Шул чакыра, эш шартлары бик әйбәт дип яза. — Юк, сез анда китмәскә тиеш. Юк, юк, — диде Заһид кулын кызның иңбашларыннан алып. Доцентның сүрәнләнеп киткән матур йөзенә Мәдинә борчыла төшеп карап торды. — Минем сезне беркая да җибәрәсем килми, — диде Заһид, ниһаять, батырчылык итеп. — Что сез, Заһид Сафич, мин кем ул кадәр?!. — Юк, сез алай димәгез, Мәдинә. Сез барысын да аңларга тиеш. Минемчә, аңлыйсыз сез... Әйе, Мәдинә барысын да аңлаган иде. Ул, матур күзләрен тутырып, Заһидның йөзен күзеннән кичерде. Үз чиратында Заһид та аны игътибар белән күзәтте. Кыз куе кара чәч толымын арттан өеп төйнәгән, аягына үкчәле гадирәк туфли, өстенә шулай ук гади аклы ситса күлмәк кигән иде. Ләкин ул киемгә дә, бизәнүгә дә мохтаҗ түгел. Анык табигый матурлыгы, нинди генә киемнәргә төрсәң дә, күзгә ташланып, барысын да җиңеп торыр кебек. —- Әйдәгез, Заһид Сафич, чәй эчеп алыйк, — диде ул, — арыгансыздыр, авызыгыз кипкәндер. Әйдәгез, хәзинәдә бары белән... Заһид тәҗрибәсез яшүсмер түгел иде инде. Ул әйткән сүзләренең тәэсирен шунда ук Мәдинәнең йөзендә, күзләрендә күрде. Әйе, кыз моны сиздермәскә тырыша, ләкин шулай да ул Заһидның үзенә карата булган мөнәсәбәтенә чиксез шат иде. Заһид бу турыда сүзне куертмады, аңлады. Ул үзенең җәйне биредә, ягъни күрше авылда уздырырга җыенганлыгын, әле шуннан килешен, инде менә тәгаен җәйне шул авылда уздырырга карар кылуын әйтте. Аннан ул һаваларның бу арада әйбәт торуын мактады, табигатьнең монда шундый матур булуы турында сөйли башлады. Табигать тә, аның әйтүенчә, әйбәт китап кебек. Еллар узган саен бер үк урыннардан яңа матурлыклар табылып тора. Ул һич искерм и, туйды р м ы й. Мәдинә аңа үзенең соңгы көннәрдә күргәннәрен, мондагы совхоз эшчеләренең үзен якын итүләрен, кайгысын чын күңелдән уртаклашуларын, хәтта, андый-мондый хәл була калса, югарыга коллектив хат язарга җыенганлыкларын сөйләде. Аннан Заһид сәгатенә карады һәм үзенең әкренләп пристаньга таба юл тотарга тиешлеген әйтте. Исәбен- чә, Мәдинә аны озата барырга тиеш иде. Шулай булды да. Заһидның Мәдинә белән табигать кочагында ялгыздан-ялгыз калып сөйләшәсе килә иде. Менә алар, салмак кына адымнар белән совхоз территориясеннән чыгып, нарат агачлыгы арасыннан киттеләр, һавадан үлән исе, каен җиләге исе, нарат сагызы исе аңкый. Сүздән сүз чыгып, Заһид Мәдинәгә үзенең тормыш юлы турында сөйли башлады. Аның фикеренчә, Мәдинә Заһид турында барын да белергә тиеш иде, ул үзенең яшьлек елларын да, атасы белән булган фаҗиганы да, инде соңыннан үзенең шәхси тормышындагы күңелсезлекне дә, хатыны белән яратышмаган хәлдә, нык азап чиккәнлеген дә, ниһаять, хатынының китүен дә сөйләде. Мәдинә игътибар белән тыңлап барды. Аның бирелеп, кичереп тыңлавыннан Заһид үзен кызганганлыгын, үзе яклы булганлыгын аңлады. Заһид сүзен бетерде, бераз ара уйланып барды. «Ә сезнең ничек булды соң, Мәдинә, тормышыгыз?» — димәкче иде ул. Ләкин кайчандыр Мөхәммәтҗанов сөйләгәннәрне хәтерләп, тыелып калды, сүзне бөтенләй икенчегә борды. Әле күптән түгел генә үзе укып чыккан бер гыйльмифантастик китап турында сөйли башлады. Аннары, үзенең студентлар белән булган кызыклы маҗаралары турында суз башлады. Монысы Мәдинәгә якын иде, ул рәхәтләнеп көләргә тотынды: күрәсең, кыз һаман әле студентлык елларының истәлеге беләп яши, аларны күңелендә кадерләп саклый иде. Алар тагы бераз, салмак кына атлап, сөйләшмичә янәшә бардылар. — Җырлый беләсезме, Мәдинә? Җырлагыз әле, пожалысты, —■ диде Заһид. Мәдинә, оялып, җилкәләрен уйнатып алды. — Язмаганны! — Алайса үзем җырлыйм, — диде Заһид һәм салмак кына итеп җыр башлады. Ул итальян җырын русча җырлады. Заһидның тавышы, көчле булмаса да, бик саф тенор иде. Чибәр кызга гашыйк булган, аның өчен җанын фида итәргә әзер торган егетнең мәхәббәт сагышы, аның ант-вәгъдәләре көй дулкыннарында чанкала-чанкала сизгер йөрәкләрне аулап бик еракларга таралды. Агачлар арасыннан әледән-* әле 11дел өсте күренеп китә. Мәдинәгә ли өчендер бу минутта Иделдә йөзүчеләр барысы да Заһидның моңлы җырын тыңлап сокланалардыр кебек тоелды. Ул сиздермичә генә мырлаучыга күз салды. Заһид пиджагын элгеченнән тотып җилкә аша ташлаган. Башын югары күтәргән. Артка яткырып таралган, чак кына чалара башлаган күперенке чәчләре, төз матур борын, алга чыгыбрак торган ияге һәм соргылт сөрмәле күзләре бик матур иде. Заһид җырны җырлап бетерде дә бераз пауза ясады. — Инде үзебезчә, — диде ул, елмая төшеп. Тамак кырып куйды һәм «Сарман буйлары» дигән җырны башлады. Хәзер көн дулкыннарында тирбәлеп гади татар егетенең туган якларына карата булган мактау сүзләре, чиксез зур мәхәббәте сизгер йөрәкләрне ауларга кереште. Бераздан Заһид җырга Мәдинәнең дә кушылганын тойды, тавышын әкренәйтә төште, үзе чак кына арткарак калып, җырлый-җырлый, кызны тыңларга кереште. Ниһаять, ул бөтенләй тынып, Мәдинәнең җырлавын тыңлап бара башлады. Кызның тавышы матур иде. Ул калынрак, сагышлырак, бик ягымлы, йөрәккә үтеп керә торган бер тавыш иде. Кинәт Мәдинә үзенең ялгыз гына җырлап баруын сизде дә уңайсызланып тынып калды. — Зинһар өчен дип әйтәм, җырлагыз, зинһар, бик үтенеп сорыйм,— диде Заһид ялварып. Мәдинә бераз тынып барды. Аның йөзе җитди, уйчан иде. Күрәсең, ул үзе белгән җырларны башыннан кичергәндер. Менә ул җиңелчә тамак кырып алды, башын югарырак күтәреп, күз күремедәй сузылган юлга карады һәм «Хәмдия»не башлады. Башта салмак кына җырлады. Тигезсез мәхәббәт турындагы җыр көчәйгән- нән-көчәйде, һәм ул, Заһидны тәмам әсир итеп, киң Идел дулкыннары өстеннән очып, әллә капларга, бик еракларга тарала башлады. Көчле иде Мәдинәнең тавышы, матур, табигый, әйбәт тавыш иде. Мәдинә җырлап туктагач, Заһид аның чак кына яшьләнеп ялтыраган һәм шуның аркасында тагы да матурлана төшкән күзләрен күрде. — Сез талант, Мәдинә, —• диде ул, — минем болай матур җырлаганны ишеткәнем юк иде әле. Мәдинә кинәт башын артка ташлады да тавышсыз гына көләргә тотынды. — Күрәсең, сезнең настроение шундыйдыр, Заһид Сафич! Тиздәй алар пристаньга барып җиттеләр. Пароход әле килмәгән, дебаркадер буш иде. Заһид, катерны белешеп, кассадан билет алды. Биредә якында гына ял йорты һәм пионерлар лагеры бар. Гадәттә пассажирлар күп була, ләкин киләсе кеше килеп, кайтасы кеше әле Казанга җыенмаган бер вакыт булгангадыр, пристаньда халык күренми иде. Яр буендагы киоскадаи берәр стакан морс алып эчтеләр һәм, пароход килгәнен өстән карал тору өчен, килгән юллары буйлап кире менеп киттеләр. Тиздән бик матур аулак урын да табылды. Бу нәкъ текә Идел ярында иде. Артта куе агачлык, ә алда иксез-чиксез Идел киңлекләре. Бу урын үзе, пароход борыны кебек, Идел эченәрәк кереп тора. Аланчыкка хәтфәдәй ямь-яшел йомшак үлән үскән. Ә үләндә сап-сары сөтлегәннәр, шәмәхә-зәңгәр кыңгырау чәчәкләр. Агачлар арасыннан узып, шунда керделәр. Кинәт ачылып киткән диңгездәй Идел өстен, якында гына балык аулаучы кара битле елдам акчарлакларны күзәтеп тордылар. Алар янәшә утыралар иде. Заһид Мәдинәнең кайнар сулышын ачык тойды. Ниндидер көч аңа бу минутта кызны кочып, бик каты күкрәгенә кысарга куша башлады. Ниһаять, ул артык тыела алмады, Мәдинәгә таба борылды да аны кочып алды. Мәдинә кискен рәвештә артка тайпылды. Йөзенә чиксез курку билгеләре чыкты. — Кирәкми, кирәкми, — диде ул сулышы капкан хәлдә. Ләкин Заһид аны алдына яткызып битеннән үпте. Ниһаять, Мәдинә каты тарты лып, ычкынды да аягүрә торды. Аның баш артына җыеп өеп куйган чәче таралып киткән һәм хәзер калып толымы биленә кадәр төшеп тора иде. — Мәдинә, енм мине кичер. Мин артык булдыра алмыйм, — диде Заһид. — Ә пигә кирәк андый эш? — диде Мәдинә, сагышлы бер караш ташлап. — Сез бит үзегезне дә, мине дә алдыйсыз! — Юк, юк! — Сез бит болай гына... шаярып кына. — Сөйләмәгез андый сүзне, Мәдинә. Зинһар өчен дим. — Минемчә, сезнең кемегез булса да бар. Мин сезнең ялгыз гына хатынкызсыз яшәвегезне күз алдыма һич китерә алмыйм. Заһид башын аска иде. — Әйе, бар. — Сон шулай булгач? — Юк, миңа беркем дә кирәкми. Мин бүген үк, кайткач ук, ана әйтәчәкмен, Мәдинә. Аңлагыз, мин бары сезнең турыда гына уйлыйм. Моннан соң инде, әгәр сез мине кимсетсәгез... Заһид кинәт тынып калды. «Москвич» килгән иде имде. Заһид Мәдинәнең йөзенә сораулы караш белән текәлеп торды һәм саубуллашу өчен ашыгып кулын-сузды. Бераздан инде ул, агачлар арасыннан чыгып, ашыга-ашыга таудан төшеп китте. Мәдинә аны, куркынып, күзләре белән генә озатып калды. XX Рәхим үзенең алдына корылган биек киртәне күргәч, башта каушап калды. Ләкин ул Казанга чигенер өчен килмәгән иде. Көннәрдән бер көнне: — Менә шундый бер киңәш, дөресрәге, үтенеч бар сезгә, Настя, — диде ул препаратор кызга, — мин, каникул вакытыннан файдаланып, буш араларда кафедрада кечкенә генә бер эш башкармакчы булам. Сез каршы түгелме? Настя исемле бу керәшен кызы белән аның арасында беренче көннәрдә үк дуслык урнашкан иде. Бу аз сүзле, тыйнак кыз, төскә-биткә артык чибәр булмаса да, сөйкемле һәм, барыннан да бигрәк, акыллы иде. Менә хәзер дә ул Рәхимнең үзеннән рөхсәт соравына уңайсызланып калды. — Нигә аны миннән сорыйсыз, Рәхим Мнңлебаевич? Мин бнт сезнең ярдәмчегез. — Бу эшнең хикмәте бар, Настенька, — диде Рәхим. — Мин акы контрабанда юлы белән башкарачакмын. — Ничек инде ул контрабанда юлы белән? — Шулай, яшерен рәвештә. Мин кафедра сотрудниклары ялдан кайтуга бер сюрприз әзерләргә уйлыйм. Шул башлангыч эш белән теманың бик кирәкле, кафедра өчен файдалы икәнлеген күрсәтмәкче булам. — Иван Ильич кушкандыр инде, шулаймы? Рәхим күңелсез генә елмаеп куйды. — Юк, ул кушмады. Тик шулай да мнн тәвәккәлләп керешмәкче булам әле. Сез каршы түгелме, Настенька? Мин сезгә бернинди дә мәшәкать өстәмим. Бары сезнең ризалыгыгыз һәм сер саклавыгыз гына кирәк. — Ничек инде, сер саклавыгыз? Кафедрага керәләр, чыгалар, кызыксыналар... Сез бит ул сынауларны этләр белән уздыра торгансыздыр? Мни y.i эшне, Настенька, кәҗә белән уздырырга уйлыйм. Кәҗә .белән? Настя тыела алмастаи көлеп җибәрде, — Алан булгач, аны бигрәк тә яшереп булмый инде. Ул хайван акыра башласа!.. — Борчылма, Настенька, без аны кычкырмый торгап иттерәбез, — диде Рәхим күз кысып. — Я. ипчек, рөхсәтме? Әгәр инде минем эш белән берәрсе кызыксына икән, кафедра эшен башкара, ну, анда берәрсе кушкан диярсез, ярыймы? — Ярып. Рәхим кәҗәне кайда асрарга, ничек ашатырга икәнлеген барысын да башта ук җентекләп уйлаган иде инде. Хәзер аны табу мәсьәләсе килеп басты. Институтның тәҗрибә хуҗалыгыннан алу мөмкинлеге юк. Ә сатып алу ул балаларны киемсез калдыру, хәтта берничә ай туйганчы тиешле ризык ашаудан мәхрүм итү дигән сүз. Болан да беренче тапкыр эш хакын алу белән Рәхим аның айлык расходка җитмәслегси белде. Сигез йөз сумның ике йөзе квартирга түләргә кирәк, юл расходына, көндезге ашауга; бик чамалап тотканда да әле ике йөз сумнар чамасы чыгачак. Инде калган дүрт йөз сумы өч кешелек семьяга яшәү өчен кала. Әйе, хәл «котырмаслык» кына иде шул! Әлбәттә, Рәхимнең саклык кенәгәсендә бераз җыйган акчасы бар. Ләкин ул да санаулы. Рәхим, квартирына кайтып, үзенең бүлмәсендә байтак вакыт исәп- хисап кылып утырды. Ахырда, башына килгән яңа уй белән җанланып, алгы якка — кухняга чыкты. Анда Мәрвәрит виктория җиләге чүпли иде. Өйгә тәмле җиләк исе таралган. Адашып бүлмәгә килеп кергән умарта кортының безелдәве ишетелә иде. — Иртәи сатып бетерә алмадым. Әллә кичке базарга барып карыйммы дигән кем, — диде Мәрвәрит, Рәхимне күргәч, сүз башлау өчен. Рәхим өстәлдән бер зур җиләкне алып авызына капты да өстәл янындагы урындыкка утырды. — Өстәл кирәкми торгандыр бит? — диде Мәрвәрит. — Юк, кирәкми. Балалар ничегрәк соң, Мәрит апа. бик борчылмыйлармы. сүзегезне тыңлыйлармы? — Разия ярый, Разия ярый, анысы турында әйтер хәлем юк. — Ә Равил? Мәрвәрит, тешсез авызын ерып һәм шунда ук тиз генә җиңе белән каплап, көлә башлады. . — И-и, ходай биргән бер ташбаш инде ул синең Равилең, Рәхим. Бу кадәр дә булыр икән! Ипи кисәге эләктерә дә чыга да чаба, билла- һи, менәтерәк! «Ышанмыйм, ышанмыйм, барыбер ышанмыйм, минем улым бернинди ташбаш түгел, бик әйбәт малай», — дип уйланды Рәхим эченнән. Ул, шул уйларыннан чыгып, пи дә булса әйтмәкче дә иде, ләкин тыелып калды. — Ничек, көндез ашыйлармы соң? Сез аларны, зинһар, кыстый-кыс- тый, ачулапа-ачулана ашатыгыз инде, Мәрвәрит апа. Әниләре шулай итә иде. Шуңа күнеккәннәр алар. — Кыз, ярын, ашый, ни бирсәң дә талымлап тормый. Әмма инде теге Равил, һай! Маңгай астыннан гына карап утырыр менә шушылай итеп. Йа-а, булса да булыр икән бер бала! Рәхим үзенең дә бала чагын хәтерләде. Әтисе үги ана алып кайтканда Рәхим дә нәкъ Равил яшьләрендә иде. Җаиы-тәпе белән сөймәде ул үги әнисен. Тәгаен, үзе дә шулай маңгай астыннан гына карап, кыргый, усал булып утыргандыр ул чак. Әйе, әнә шул үги ана аркасында ул атасының мәхәббәтен югалтты, ә соңыннан инде өен . гомерлеккә ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булды. Улы өчен Рәхимнең йөрәге авыртып китте. —. Сез бер үк, Мәрвәрит апа җаным, Равилгә каты бәрелә күрмәгез инде, — диде ул үтенеп, — барысы да үтәр. Аның бу кыргыйлыгы бары әнисен югалту аркасында гына. Бик хискә бирелүчән, нечкә күңелле бала, бары шуннан гына. — Юк ла-а, аллам сакласын, нишләп ятимне кагыйм, бик иркәләп кенә дәшәм үзенә. Абзац көн саен тукып тора, ятимнәрнең күңелен таба күр, дип. — Рәхмәт, — диде Рәхим. — Кичкә нәрсә әмәлләмәкче буласың? Керәченең беткән икән, хәзер кибет ябылгандыр инде, бездән генә алып торырсың. — Рәхмәт, яңа бәрәңге белән сыйламакчы булам әле бүген балаларны. Алар сөйләшү буенча иртәнге һәм кичке ашларын үзләре пешерәләр иде, ә көндезен инде, Рәхим эштә чакта, балалар Мәрвәрит әмәлләгән белән туеналар. — Синең эшләр ничек соң? — дип сорады Рәхим. — Бик арыйсың инде син, күреп торам, Мәрвәрит апа. — Арыла инде, арыла, Рәхим, эшләсәң дә, эшләмәсәң дә арыйсың, картлык үзен сиздерә. — Сезнең бит йорт-кура арасында да эшегезие тавык чүпләп бетерерлек түгел. Ул бакчасы дисеңме, кош-корты дисеңме! Кәҗәсе үзе генә ии тора, шулай бит? — И-и, шулай булмаган кая ул, күп инде, күп, хуҗалык булгач. Теге жакт фатнрендә генә рәхәтләнеп яшисе иде инде канә! Менә Габдуллаҗан абыең бит. Юк, имеш, булмый, үз өеңә ни җитә, имеш! Күп инде, күп эше! — Кәҗәне әйтәм әле, сез аны ничек туендырасыз соң? — И-и, мәшәкате бик күп инде! Теге, абыең кәҗә сөте куе була, ашказамына файдасы күп, дигән булып тота инде. Ничек, менә күрәсең инде, иртәнчәк урманга алып чыгып, казыкка бәйләп керәм, аннан көненә биш-алты кат утлап йөргән урынын алыштырам. Аның бит якын- тирәдә җүнле чирәме дә юк. Ярый әле, синең балаларга рәхмәт, үземә булыша башладылар, ераккарак илтеп бәйләсәм, сүземне тыңлап, каравыллап утыралар. — Минемчә, ул кәҗәне монда тотмаска да булыр иде, — диде Рәхим, тәвәккәллек итеп. — Ничек инде? — Шулай. Аны менә безнең институтта тотарга булыр иде. Азык казенный, карау бушлай дигәндәй. — Ә сөте? Барып саваргамы? — Нигә барып йөрергә! Анда менә дигән итеп савачаклар, ә сөтен, әйтик, мин һәр көнне үзем алып кайта алам. — И-и, — диде шаккатып Мәрвәрит, — минем өчен бу бер дә галәмәт шәп булыр не! — Шулай итәбезме? Иртәгә үк илтеп куям. Полный гарантия, беркем берни эшләтмәс! Мәрвәрит кыюсыз гына башың кыйшайтып куйды: — Габдуллаҗан абыең белән сөйләшеп кара соң? Ии әйтер бит! Рәхим монысына да шат иде. Ул шул көнне үк Габдуллаҗан белән сөйләште. Түм-түгәрәк, кып-кызыл йөзле Габдуллаҗан, гадәтенчә, мыекларын тырпайтып, Рәхимме елмайган бер кыяфәт белән тыңлады. Ул гомумән бик иркем күңелле кеше пде ахры. Аның елмаймаган чагып Рәхим менә килеп тора башлаганнан бирле күрмәде диярлек. Хәер, кайчак аның елмайган чагында да кечкенә генә күзләре елдам хәрәкәтләнеп нидер уйлыйлар, нидер исәплиләр һәм хәтта ачуланалар да кебек иде. Әй терсең лә, бу Габдуллаҗан абзыйның йөзе үзенә бер автономия, ә күзләре үзенә бер автономия булып үзбашка яшиләр. — Бнт болан, брат, — диде ул, — сиңа ул-бу сүз әйтүче булмасмы? — Кәҗәне институтта асраган өченме? — lie. — Чурт та белми аиы, Габдуллаҗан абый, айда бит безнең тәҗрибә өчен асрала торган мал-туар тулып ята. Бер дә аптырап торды юк, кызыксына башласалар, опыт уздырам дим, и бетте китте. — Ә азык алардан инде? — Алардан. -— Ә сөте безгә? — Сөте безгә. — һе, ходаның рәхмәте, менә ул кайда коммунизм! — Әйтмә инде! — Әйдә алайса, сынап карыйк, апаңа бераз җиңеллек килер. XXI Иртәгесен Рәхим, кара таңнан торып, Мәрвәриттән кәҗәне саудырды да, муенына бау бәйләп, институтка алып китте. Кәҗәнең Мәрвәрит кушкан исеме Зәмзәмбикә иде. Кәҗә, яшь булса да, эре сөякле, көненә ике литрлап сөт бирә, үзе сөттәй ак, сакалга бай, көр тавышлы, ләкин хәзергә буаз түгел иде. — Менә без синең белән, Зәмзәмбикә, тырышып карыйк әле, — дип сөйләнде Рәхим, кәҗәне бавыннан сөйрәп, — тәгаен бер-бер эш чыгар. Кәжә башта, көтүгә яшел чирәм ашарга барабыз дип булса кирәк, бернинди дә каршылык күрсәтмәде. Ләкин бу сәфәр бик озакка киткәч, Зәмзәмбикә, кинәт туктап, котсыз тавыш белән кычкырырга тотынды. Рәхим, тынычландыру өчен, юлдан читкә чыгып, аиы чирәмдә бераз утлатып алды. Тагы кузгалдылар. Тагы бераздан туктап, чирәмлектә хәл алырга туры килде. Әйе, болан озаклап барсаң, көн дә яктырачак, институт халкы да Рәхимне күрәчәк иде. «Болай .булмый, Зәмзәмбикә, син мине болай адәм хурлыгына калдырма. Күрмисенмени: институт сотрудниклары әллә кайда тормый бит, алар торган йорт уку корпусы белән янәшә генә, яле, җанкисәгем». Рәхим инде хәзер, кулына чыбык тотып, кәҗәнең артына төште һәм артык тукталмаска булды. Ләкин кәҗә юкка гыпа хәйләкәр хайваннар исәбеннән йөрми, күрәсең. Ул, хаҗәтен үтәргә тукталган булып, кыска койрыгын бераз селкетеп торды да, берни булмагандай, кире борылып, поселокка таба чапты. А, юк, Рәхим алай тиз генә бирешергә җыенмый иде! Ул бераз сөйрәлеп барса барды, ләкин җаен туры китереп Зәмзәмбикәнең гайрәтле мөгезеннән эләктереп алды һәм каерып кире якка сөйрәп китте. Ул аңа артык узынырга ирек бирмәде инде. Бауны кыска гына тотып, ачу белән кычкырына-кычкырына, кәҗәне институт вестибюленә алып керде, аннан подвалга төшерде һәм этләр торган урып белән янәшә бер буш аранга кертеп япты. Бераздан Рәхим ишек алдындагы ат караучы абзыйның кечкенә генә өеиә кереп китте. Ул кеше карамагында ике ат бар иде, анда, Рәхимнең исәбенчә, чалгы булырга тиеш. Чыннан да, ул юраганча килеп чыкты. Чөнки аннан чыкканда Рәхимнең йөзендә шатлык, ә кулында үткен чалгы иде. Ул печән чабу өчен әллә кая барып тормады, кафедрага кереп бер клеенка капчык алып чыкты да институт бинасы артындагы каенлыкка юнәлде. Агачлар артыннан күренгән Казанка елгасында кояш нурлары көзгедәгедәй якты чагылалар. Бөтен тирә-якны яңгыратып кошлар сайрый. Бүген дә көн кояшлы, җылы булачак. Чөнки чык тамчылары төрле-төрле төсләргә кереп чирәмдә җемелдиләр. Бер аланлыкка килеп чыккач, Рәхим, чыклы чирәмдә эз калдырып, сукмактай уңга китте. Бераздан туктады, капчыкны читкә атып бәрде һәм үлән чабарга кереште. Күптән инде аның печән чапканы юк иде. Авылда яшәсә дә, аңа соңгы елларда кулына чалгы алырга туры килмәде. Ә менә хәзер, шәһәргә күчкәч, туры килер ахры. Ничек итеп кәҗәне башкача туендырырга соң, беркем дә бит сиңа печән чабып китермәс. Гаҗәп инде! Рәхпм, малай чакларда өйрәнелгән эшнең әле дә онытылмавына шатланып, барлык җегәрлеге белән сел тән ә-сел тән ә, байтак кына үлән чабып ташлады. Аны дыңгычлап капчыкка тутырды. Капчыкны җилкәсенә салып китеп тә барды. Чалгыны иясенә биреп, кәҗәгә ямь-яшел чирәм салып чыккач, ул кафедра лабораториясенә кереп утырды. — Я, Рәхим, керешкәнсең икән инде, чигенү юк сиңа, дускаем! — диде үзүзенә. Әлбәттә, ул бу тәвәккәллегенең ахыры күңелсез бетәчәген сизенде, ләкин аның күңеле кузгалган һәм хәзер инде моны берничек тә туктатырга мөмкин түгел иде. Тиздән эшкә Настя килеп керде. Ул, ачык чырай белән, кычкырып исәнләште дә өстснә зәңгәр халатын кия башлады. — Кәҗә биредә, алып килдем, — диде Рәхим Настяга серле генә елмаеп. — Шулаймыни, инде нишләтәсез аны, Рәхим Миңлебаевнч? — Операция ясыйбыз, — диде Рәхим, — фистулалар куябыз, анастомозлар куябыз, җитмеш җиде операция ясыйбыз, кәҗә генә чыдасын! — Үзегез ясыйсызмы? — Үзем ясыйм. — Курыкмыйсыз, ясый аласыз? — Нишләп куркыйм, мин бит ун ел буена юкка гына эшләмәдем. Скальпель тотмаган көнем сирәк булгандыр. Менә аның планы, менә методикасы. Рәхим кызга кәҗәнең кан җирләренә операция һәм нинди операция ясалырга тиешлеген аңлата башлады. Ул, дәртләнеп, шактый вакыт Настяга төшендергәннән соң: — Операция бер-пке көн кәҗәне ач, диетада тотканнан соң ясалырга тиеш, — диде. — Миңа ярдәм итәрсезме? Настя уңайсызланып кулларын җәеп куйды. — Мин бит, Рәхим Миңлебаевнч, андый эшләрне белмим. Гадәттә андый эшләрне миннән башка эшлиләр. Миңа бит... ышаныч юк. — Борчылма, мин сиңа барысын да аңлатып бирермен. Тик сип миңа ярдәм итә генә күр. Кайчан булса да минем дә ярдәмем тияр әле сиңа, Настенька. — Что сез! Мин сезгә болан да рәхәтләнеп ярдәм итәргә риза. Тик булдырып кына булмас дим. — Но-о... — дип Рәхим каршы килеп нидер әйтергә теләгәндә кинәт ишектән профессор Филиппов күренде. Аның өстендә ап-ак халат, ләкин йөзе талчыгудан соргылт бер төскә кергән иде. Ул, исәнләшкәч, авыр гәүдәсен күтәреп йөргән аякларына ял бирү өчен, тизрәк Рәхим өстәле янындагы урындыкка барып утырды. — Эремәләр әзерме, Рәхим Миңлебаевнч? Профессорны аягүрә каршылаган Рәхим әзер икәнлеген аңлатып баш какты. — Яхшы, — диде профессор, — әйдәгез алайса тәҗрибәгә керешик. — Кайсы этне алып керергә, Иван Ильич? — Әнә теге кечкенә көчек белән уздырыйк әле башта тәҗрибәне. Ул, минемчә, бик уенчак, нерв системасы сангвеник, яхшы булса кирәк. — Настя, алып кер киде пожалысты, мин шприц, инәләр кайната торам, — диде Рәхим. Озакламый кәкре аяклы, сары тәпиле кара дүрткүзне лабораториягә алып керделәр. Эт, сөенеченнән койрыгын селки-селки, профессор белән Рәхим тирәсендә куштанланырга тотынды. Настя аны шунда ук өстәлдәге станга бастырды, каешлар белән каптырып куйды. Эт моңа күнеккән иде, үзенең ни көнгә калуына карамастан, шатлыктан балкыган күзләрен уйната, койрыгын болгый, кешеләргә булган мәхәббәтен, бирелгәнлеген аңлатырга тырыша иде. Профессор, эткә әз генә дә игътибар итмәстән, тәҗрибәләр уздыру журналын карап утырды. Бу журнал — ип төп документ, монда һәрбер тәҗрибә уздырылгач ук язып куела. Ул шнур белән бәйләнгән, сургычлы печәт белән беркетелгән. Тиз арада Рәхимнең инструментлары әзер булды. Алар суынган арада ул этнең температурасын, пульсын, тын алу ешлыгын билгеләде. — Норма, — диде. Озаклап, әйбәтләп кулларын юды, кулына шприц алып, аңа эремә суыртты. Инәсен беркетеп, сиптереп карады. Ул арада Настя этнең корсагындагы тишек фистуладагы бөкене алды, аннан аккан сыекчалы колбаны чистасы белән алыштырды. Профессор урыныннан купты. — Керештек, Рәхим Миңлебаевпч,—диде ул эткә таба атлап.— Эч нервысына! Операция мәйданы әзер иде инде. Рәхим кискеп адымнар белән көчек янына барды да этнең тәненә инә кадады. Эт үпкәләгән, рәнҗегән кыяфәттә күзләрен мөлдерәтеп аңа карады, ләкин чинарга кыймады. Рәхим шприцнең пешкәгенә басып әкрен генә эремәне эчкә җибәрә башлады. Бераздан ул читкә китте. — Настя, колбаса кисәге китерегез, — диде профессор. Стена буендагы зур суыткычтан кыз бер кисәк колбаса китерде. Менә инде ул этнең көткән нәрсәсе шушы! Менә ни өчен ул аркасын авырттырып инә кадаганда да түзеп калды, менә ни өчен бу рәхимсез кешеләр алдында шул чаклы куштанланды! Тиздән колбаса кисәген күргән этнең ашказанына сыекча җыела башлады. Ул, тып-тып итеп, корсакка беркетелгән пыяла савытка тама иде. Сәгатькә карап, берничә минут буена эткә колбасаны бирмичә, күрсәтеп кенә тордылар. Ниһаять, профессор урынына яңадан барып утырды. — Күпме булды? Рәхим Иван Ильичка, үлчәп, ничә миллиметр сыекча акканлыгын . әйтте. Профессор журналга ипләп кенә язды да урыныннан торды. — Зинһар, бүген үк сокның активлыгын билгеләгез, Рәхим Мицле- баевнч. Ивап Ильич эшеи бетереп, чыгып китәр алдыннан үзенең бүген көне буе кафедрада да, институтта да була алмаячагын, бүген министрлыкта киңәшмә икәнлеген әйтте. Картның торыш-кыяфәтенә карап, кәефе чамалы ахры, дип уйланды Рәхим. Иван Ильич чыгып китү белән, ул көндәлек эшләрен башкарырга тотынды. Мөмкин кадәр тизрәк, тизрәк! Кирәкле эремәләрне яңартты, профессорның йомышын үтәде, подвалдагы этләрне карап менде. Кәҗә ияләшкән, хәзер рәхәтләнеп керт-керт үлән ашый иде. Рәхим кичә яза башла га п зур таблицаны язып бетерде, аннан калган вак-төяк эшләрне Настяга тапшырды да үзе коридор буйлап хирургия кафедрасына китте. Әйе, алар ярдәменнән тыш берни дә эшли алмаячак Рәхим, хирурглар ана ярдәм итәргә тиеш. Хирургия кафедрасында бер аспирант һәм лаборант кына калган. Рәхим аларның икесен дә белә иде инде. Бергә укыган кешеләр булма- са да, күрешкән, очрашкан кешеләр. Аспиранты укырга Рәхим инсти- тутны бетергәч керсә дә, дүртенче курста чакны район шифаханәсендә үз кул астында практика узган егет, ә лаборант исә күптәнге институт кешесе иде. Рәхим үзенең үтенечен әйткәч, алар бер-берсенә карашып куйдылар. — Ә операциясен кем ясар соң? — Анысын үзем ясыйм, тик миңа сезнең инструментларыгыз, урыныгыз һәм йоклаткычларыгыз гына кирәк. Барысы да бар иде. Аспирант көлемсери төшеп: — Әйдә, булган икән булсын, вакыт юк дип тормыйм. Рәхим Миңлебаевичның теге чакны миңа .биргән тәҗрибәсен мәңге онытасым юк. Анык оста кулларына карап тагы бер кинәним, үзем ассистентлык итәм, — диде. Алар эшне озакка сузмаска булдылар. Ике көннән соң нәкъ шул вакытта операция ясарга тагы җыелдылар. Хирурглар кафедрасында да әлегә мөдирләре һәм доцентлары ялда иде, ә ассистентлар студентларның практикасын тикшерү өчен моннан дүрт көн элек командировкага киткәннәр иде. Алар өчәүләшеп подвалга төштеләр. Бер ярты сәгатьтән соң кәҗә операция өстәлендә тирән йокыга чумып ята иде инде. Рәхим операция ясады, аспирант исә, вәгъдә иткәнчә, ассистентлык итеп торды. «Менә уңды бит эш, — дип уйланды Рәхим, — ә Настя белән икәү генә эшләсәк, үзем дә бетәр идем, кәҗәне дә бетерер идек.» Ул дәртләнеп, янып эшләде. Юк, аның бу дәрәҗәдә үк уңышлы операция ясый алганы юк иде әле! Хәтта үз гомерендә күпне күргән карт лаборант та эшеннән аерылып сокланып карап торды. Ниһаять, операция ясалып бетте. Рәхим җиңе белән маңгаендагы тирләрне сөртеп алды. — Ну, Рәхим Мпңлебаевич, бу операциядән соң да кәҗәгез исәп калса, үзем дә сезнең пычак астына операциягә ятарга курыкмам, — диде аспирант. — Калыр, исән калырга тиеш, — диде Рәхим, җитдиләнеп. XXII Зөбәрҗәт телефон трубкасын урынына куйды да, күзләрен учлары ■белән каплап, өстәл янында байтак вакыт баш ватып утырды. «Бу ни хәл бу? Ни өчен Заһид миңа әйтмичә китеп барган?» Ул әле генә Заһидның квартирына шалтыраткан иде, һич югында Зөлхәбирә апа белән сөйләшеп булмасмы, бәлки ул өйдәдер дип уйлаган иде, ләкин трубканы әлеге карлыккан тавышлы ир кеше алды һәм тупас кына итеп: «Киттеләр дип әйттек ич инде, ханым, шту сез, капса кайне, өзлексез бимазалыйсыз», — диде. Зөбәрҗәт: «Кая киттеләр соң? Шуны белер өчен шалтыратам ич мин сезгә. Миңа Заһид Сафич бик кирәк», — диде. «Белмим, тугай, белмим», — дип җавап бирде карт. Ул трубканы элеп куеп, Зөбәрҗәтнең йөрәгенә ут салды. Бик гарьләндер- геч хәл, ләкин артык дуамалланырга да ярамас. Кем белә, бәлки берәр күңелсезлек килеп чыккайдыр, бәлки эше буенча ашыгыч рәвештә берәр яры китәргә туры килгәндер. Юк, юк, якын кешең турында тиз генә алан начар хөкем чыгарырга ярамый. Заһид андый эшкә сәбәпсез беркайчан да бармас! Зөбәрҗәт учлары белән күзләрен каплап шулай уйланды. Ул әле отпуска алмага!! иде. Уйланганча барып чыкмады. Бер палатный врачның авырып китүе бөтен эшне җимерде. Нәкъ менә шул хакта киңәшер әчеп Зөбәрҗәтнең Заһидны күрәсе килгән иде дә. Әйе, шуның өчен Һәм тагы бер нәрсә өчен. Әлеге четерекле мәсьәләне, элекке хатыныннан аерылышуга ризалык алу мәсьәләсен хәл итү өчен. Шул ике йомыш буенча һәм тагы... аны күрү өчем. Күреп бер сөйләшү, аның тавышын ишетү өчен, матур соры күзләрен күрү өчен, үзен күрү өчен, иркәләү һәм назлану өчен. Зөбәрҗәт аны сагынган иде. Заһид — аның өчен бердән-бср иң якын кеше, ул аның өчен иң зур талант, иң матур, иң акыллы һәм иң батыр ир кеше. Булмаса, эшләгән җиренә барырга кирәктер, дип уйланды Зөбәрҗәт. Сәгатенә карады. Сәгать алты иде инде. Шулай да ул башта институтка шалтыратып белешергә уйлады, тик аннан җавап булмагач, кафедрада бер кеше дә юк икән, дигән фикергә килде. Тик утыра алмаудан урамга чыкты, үзе дә тоймастан, бишенче номерлы трамвайга утырды һәм шунда гына үзенең бу эшен аңлады. Чыннан да, Заһид кафедрасында кеше булмаса, күрше кафедраларда бардыр. Берәрсе бәлки беләдер әле. һәрхәлдә, гадәттән тыш җитди эш килеп чыкса, беленми калмас. Ул, төрле юраулар белән мавыгып, тиешле тукталышка җиткәнен тоймады да. Тар юбкасының итәген җыя- җыя, тимер юл узган ком өеме аркылы чыкты һәм тиздән дүрт катлы, мәһабәт колонналы Терлекчелек институты бинасына керде. Швейцар хатын китап укып утыра иде, ул Зөбәрҗәтне гамьсез генә кыяфәт белән күздән кичерде, — Гафу итегез, — диде Зөбәрҗәт аның эшен бүлдереп, — әйтегез- че, нормаль физиология кафедрасында кеше бармы хәзер? — Физиология дисезме? — Әйе, физиология кафедрасында. — Бар. Әле берсе күренә иде, — диде швейцар, тагы үзенең китабына чумып. Зөбәрҗәт кафедраның кайда икәнен белә иде. Моннан бер ел элек, шушы вакытларда, Заһид институтны күрсәтеп йөргән иде. Зөбәрҗәт, туп-туры, ишеге ачылып калган физиология лабораториясенә керде. Почмакта кемдер идәндә яткан кәҗә янына чүгәләгән иде. — Зәмзәмбикә, яле, Зәмзәмбикә, тагы бер генә кап әле. Ай, малад- чина! Менә, бел ай булгач, эшләр хутка китә инде синең! Яраларың төзәлә инде, яле, бер генә кап әле, — дип сөйләнә иде кеше. Бу кешенең тавышы Заһидныкыннан калын һәм тупасрак иде. һәрхәлдә моның Заһид булмавын Зөбәрҗәт күз ташлау белән үк аңлады. Үзенең лабораториядә икәнлеген сиздерү өчен тамак кырып куйды. Рәхим чүгәләгән җиреннән тиз генә аягүрә басты һәм Зөбәрҗәткә усал бер караш ташлады. Зәңгәр халатлы, киң җилкәле, нык, таза, озынча какча йөзле, кара тутлы бу кеше дә беренче минутта Зөбәрҗәттә ачу уятты. Ләкин Рәхим бераздан, хатынны баштан-аяк карап чыккач, яктыра төшеп: — Сезгә берәр кеше кирәк идеме? — дип сорады. Лаборантның елмайганда күренеп киткән ап-ак эре тешләре аның йөзен кинәт ягымлыландырып җибәрде. Зөбәрҗәтнең Заһидны очрата алмаудан туган күңелсезләнүе кимеде. — Миңа Заһид Сафич кирәк иде, — диде хатын. — Кайда ул? — Ул хәзер отпускада. — Анысын беләм. Ләкин ул өендә дә юк... — Ул ялда хәзер. — Кайда ял иткәнен бәлки беләсездер? Рәхим Зөбәрҗәтнең йөзенә текәлеп карап торды. — Гафу итегез, сез кеме буласыз соц апың? Зөбәрҗәт кызара төште. — Мин аның якын кешесе, — диде ул. — Туган тиешлесеме? — Шулай дияргә була. Рәхим үзенең өстәле янына барды. Заһид кая барасын Рәхимгә анык әйтмәгән булса да, аның адресы профессорда бар иде. Күрәсең, кирәксә дип, ул профессорга барачак җирен әйтеп калдырган иде. Иван Ильич исә, үзенең хәтеренә ышанмаганга күрә, адрес язылган кәгазь кисәген Рәхимгә биреп, сакларга кушты. Өстәл тартмасын байтак актарганнан соң, Рәхим шул кәгазь кисәген табып алды. — Менә ул кайда. Рәхим итегез, үз кулы белән язып калдырган адрес. Зөбәрҗәт кәгазьне кулында әйләндерде дә шатланып: — Ах, ул якында гыпа икән! — дип куйды. — Әйе, Идел буенда ул, — диде Рәхим, адресны кире алып. Зөбәрҗәтнең күңеле дулап кабынып китте. Ләкин эчке бер тавыш һич борчылырга кирәкми дия иде аңа. Кем белсен, бәлки Заһидның билгеле ниятләре булгандыр. Бәлки әле ул белешер өчен генә киткәндер, бәлки әле Зөбәрҗәткә сюрприз ясамакчы гына булгандыр. Менә күрерсең, ял көне алдыннан Зөбәрҗәтне алып китәр өчен ялт ител кайтып та җитәр әле ул. Ләкин шулай да Заһидның кайда ял итәргә җыенуы турында моңарчы Зөбәрҗәткә әйтмәве бик сәер иде. Зөбәрҗәт, Заһидның кайда икәнлеген белгәч, әлбәттә, чыгып китәргә тиеш иде. Шулай да ул тиз генә чыгып китәргә җыенмады, хәтта бу эшне уңайсыз дип тапты. Кәҗәгә карап торды. Кәҗә исә авыр сулап, башын идәндә сузган хәлдә, хәрәкәтсез ята иде. — Авырыймы мескенкәй? — диде Зөбәрҗәт. — Әйе, бераз... —Бичара! Хайван булгач, сөйләшә белми шул, җаным. Кеше булса, теге җирем, бу җирем авырта, дияр иде. Нәрсә булган соң? — Юк, болан гына. Сез аны барыбер аңламассыз. —Нигә алай дисез? — диде Зөбәрҗәт, әрнүле елмаеп. — Мин медяк. Сезнең кәҗәгез дә барыбер биологик объекттыр бит. —Ах, сез медикмени? Гафу итегез, — диде Рәхим үз итеп. — Бу кәҗә операциядән соң терелеп китә алмый. Ни әйтсәгез дә, операция катлаулырак булды шул. Беренче операцияне ул әйбәт уздырган иде... Грануляция тиз арада булды, хайван нормага тиз кайтты. Ләкин менә икенче операцияне авыррак күтәрә. Тәрбия җитми. — Ә операция нәрсәдәй булды соң? Рәхим уйланып торды. Әйтергәме, юкмы? Бу чибәр хатын, әлбәттә, Заһидны күрәчәк һәм, әлбәттә, аңа әйтәчәк. Бу хәл башланган эшне катлауландырмасмы? —Ул кәҗә кадак йоткан, — диде Рәхим, ниһаять, һәм хәйләкәр генә елмаеп Зөбәрҗәткә текәлде. —Мескенкәем, — диде Зөбәрҗәт ихлас күңелдән кәҗәне кызганып. ххш Зөбәрҗәт Заһидның шимбә көн үзен алырга кайтачагына нык ышанды. Башкача булуы һич мөмкин түгел. Моңа әзерлек йөзеннән ул ял көнен буш итәргә тырышты, барлык эшен атна арасында башкарып бетерде. Шул әзерләнү чорында аның башына тагы бер сәер уй килде. Уй теләккә әйләнде. Теләк исә үсә-үсә Зөбәрҗәтнең күңеленә тамырларын җибәреп өлгерде һәм тыелгысыз бер көчкә әверелде. Зөбәрҗәт тә Заһид өчен сюрприз ясарга тиеш! Шул иде аның теләге. Ул Заһидның элекке хатыныннан аерылышу өчен рөхсәт сорарга булды. Зөбәрҗәт, клиникадан шул хатынга шалтыратып, үзенең йомышы барлыгын һәм бүгеп үк аны күреп сөйләшергә теләвеп әйтте. Ризалык алу белән әйтәсе сүзләрен, эшлисе гамәлен яңадан бер тапкыр уйлап, бүген аерата озын булып тоелган дежурствосып уздырды. Ул хатынның исеме Саҗидә иде. Кичке алтыда Зөбәрҗәт Ленин районындагы капитан Гастелло урамына, Саҗидәләр торган квартирга китте. Йөрәге урыныннан кубып чыгардай булып тибә. Ниләр көтәдер инде аны? Эне, аның бәхете, аның киләчәге хәл кылыначак хәзер. Шулай ук хатын кеше үз итеп аңламас микәнни? Аңарда вөҗдан дигән нәрсә бетте микәнни? Әйдә, ул Заһидка карата әллә нинди явызлыклар уйлап йөресен дн, ләкнн бит Зөбәрҗәт аның дошманы түгел. Саҗидә Зөбәрҗәтне аңларга тиеш. Шундый уйлар белән Зөбәрҗәт йорт номеры туры килгән зур таш өйнең беренче подъездындагы квартирантлар исемлеген тикшерә башлады. Бераздан ул җиңел адымнар белән йөгерә-атлый баскычтан менеп китте. Тукталмастан, бер тыннан, дүртенче каттагы квартирның ишек янына килеп басты һәм каты итеп звонок төймәсенә төртте. Шул ук минутта кай җире беләндер Заһидны хәтерләткән озынча буйлы, талчыккан йөзле, зәңгәр күзле хатын щиекне ачты. Саҗидәнең йөзендәге бер генә тамыры да тибрәнми иде. Ул уңайсызланып елмаеп торган Зөбәрҗәтнең йөзенә барын да аңлаганлыгын белдерә торган бер караш ташлады да коры гына: «Рәхим итегез», — диде. Квартир гадәттәге соңгы елларда салына торган өйләргә хас кече габаритлы иде. Күрәсең, монда Саҗидә әле күптән түгел генә күчкән. Зөбәрҗәт, нинди генә кичерешләр белән телгәләнмәсен, өй эчендәге җиһазга, хатынның өсбашына, үзенә сәерсенеп текәлгән унбер-унике яшьлек кызга дикъкатен җигеп карамый булдыра алмады. Кием-салым да, җиһаз да уртача иде, ә нәни кыз исә шул кадәр Заһидка охшаган иде, аны күргәч, Зөбәрҗәт имәнеп китте. Ни өчендер менә хәзер үк ишек ачылыр да, елмаеп Заһид килеп керер кебек тоелды. — Утырыгыз, — диде Саҗидә, үзе дә утырды. — Мин сезне тыңлыйм. — Минем сезнең белән генә сөйләшәсем килә, — диде Зөбәрҗәт балага күз ташлап. — Кызым, .бар, һавада йөреп кер, — диде Саҗидә. Бала бер сүз дэ дәшмәде, ләкин аның турсаюыннан, күзләренең күләгәләнеп китүеннән Зөбәрҗәт хәтере калганлыгын аңлады. — Мин сезнең әниегезне озак тоткарламам, сеңелем, — диде ул якты чырай күрсәтеп. — Мин сезне тыңлыйм, — дип кабатлады Саҗидә, кызы чыгып киткәч. Зөбәрҗәт, аскы иренеп тешләп уйланган хәлдә, кинәт юкка чыккан җепнең очын табарга тырышты. — Менә мин сездән... сезгә бер үтенеч белән килгән идем. Саҗидә тагы да сагая төште: — Әйтегез. — Сүз Заһид, сезнең элекке ирегез, турында барачак... — Формально ул әле дә минем ирем. Зөбәрҗәт, тыела алмыйча, ялварып ана таба кулларын сузды: — Әйтегезче, зинһар, нигә кирәк андый эш? Нигә сез формаль- ностьлар белән яшисез? Сез аның беләи яңадан кушылырга уйлыйсызмы? Юк бит! Саҗидә, җитдилеген һич югалтмастан, Зөбәрҗәтне туктату өчен уң кулын күтәрде: — Зинһар, тавышыгызны күтәрмәгез әле. Мин мещанский истериканы яратмыйм. Әйтегез, сез, нәрсә, Заһид Сафичка кияүгә чыгарга җыенасызмы? — Әйе, кияүгә чыгарга җыенам, — диде Зөбәрҗәт, сумкасыннан ефәк яулык чыгарып. — Әйтегез әле, сез аны бик яратасызмы? Зөбәрҗәт тәвәккәл бер караш ташлады. — Бик яратам. Ул: «Мин ярата беләм, мин сезнең кебек коргаксып кипкән мумия түгел». — димәкче иде, ләкин тыелып калды. Саҗидәнең ябык, аксыл йөзендә мәсхәрәле елмаю чагылып китте. — Ах, алай икән! — диде ул. — Сез мине формалыюстьлар белән яшәүдә гаеплисез. Болай булгач, үзегез дә шул ук формалыюстьларга баш иясез бит. Әгәр Заһид Сафичиы бик өзелеп сөясез икән, язылышмыйча гына аңа кияүгә чыгыгыз. Нигә ул формальность?! — Сез аңларга тиеш, аңларга тиеш сез, мин барына да риза, хәтта булачак балабызның .метрикасында әтисе урынына коры бер сызыкка да риза. Ләкин эш миндә түгел. Сез аңлагыз... ул теләми. — Ул теләми? — диде Саҗидә җанлана төшеп. Кинәт ул ясалма бер көлү белән шаркылдарга тотынды. — Тайыйм Заһид Сафичиы. валлаһи, тайыйм. Ул үзенең тантаналы көлүеннән тынгач, Зөбәрҗәт яңадай сүз башлады: — Үз балагызның әтисенә каршы пичәмә еллар буенча шундый ачы нәфрәт сакларга мөмкипме, әйтегез әле? Сез бнт хатын кеше. Сезнең күңелегез нечкә булырга тиеш. Сез бит ана кеше,—диде Зөбәрҗәт. — Мин ул кешене күрә алмыйм! — диде Саҗидә, кара янып. — Әйтегез зинһар өчен. Минем күзләремне ачыгыз. Бәлки мин мәхәббәт исереклеге аркасында аның начар якларын күрә алмыймдыр. Бу бит сезнең гражданлык бурычыгыз. Әйтегез, нинди гөнаһлары бар соң аның? — Үзенә калса, ул артык «яхшы». — Ничек инде? — Ул «шигъри күңелле» кеше. — Ничек инде? — Ә менә әйткәннәрдәй аңлагыз. Мин андыйлариы күрә алмыйм. Аның кәҗә тавышлары чыгарып җырлавын, скрипкасын җыла- туыи... Фу!.. — Сез корыч күңелле, тимер-бетон кешеләрне күбрәк яратасыз, шулаймы? — Сез өемә килеп мине пожалысты мыскыл итмәгез әле. Барыгыз, эзегез булмасын! Зөбәрҗәт, корт чаккандай, урыныннан сикереп торды. Ләкин чыгып китмәде, ялварулы тавыш белән рәхимсез хатынга еламсырап мөрәҗәгать итте. — Зинһар мине кичерегез. Зинһар дип үтенәм. Тынлагызчы, тагын • бер генә сүз әйтәсем калды. Саҗидә усал карашын Зөбәрҗәткә текәде. Ахры, нидер әйтмәкче булды, ләкин тыелды,-бары йотлыгып кына куйды. Зөбәрҗәт сүзен дәвам иттерде: — Мин сездән бпк үтенәм, зинһар аерылышырга ризалык бирегез, һич сез’ яратмаган кеше әчеп түгел, менә минем өчен. Минем ул кеше белән яшисем килә. Мин аның белән үземнең бәхетемне табачакмын. Мин аиы яратам. Сез мине аңларга, тиеш... — Беләсезме нәрсә, — диде Саҗидә, — мине алай кибәк белән геиә алдый алмассыз, мин андый җан түгел. Әнә ишек, әнә аның тоткасы! Хәзер үк чыгып китегез, һәм, гомумән, минем квартирыма тәнен сатып, нечкә хисләнергә яратучы кисейная барышнялар кермәскә тиеш. Аңладыгызмы? Зөбәрҗәт берекче секундта бөтенләй югалып калды. Аннары, ниһаять, аны шашкын нәфрәт уты буа башлады. Ул шунда ук бу мәеттәй чырайсыз хатынны изеп, сытып юкка чыгарырга әзер иде. Саҗидәне буып үтерергә җыенгандай, ул кулларын өскә күтәрде, тешләре арасыннан сүзен сыгып чыгарды: 3. ,с. ә.- Хе 3. — Иблис! Иблис икәнсез сез! Җайсыз хатын сез! Сез юбка-кофта кигән иблис! — Чыгып китегез өемнән! Рәхмәт әйтегез, минем шәһитләрем юк! Хәзер үк милициягә хәбәр итәм, китегез! Зөбәрҗәт өйдән урамга ничек чыкканын тоймады да. Аның бәгыре сыкрап-сыкрап авырта. Әйтерсең лә, нервыларын үтмәс пычак белән кискәлиләр иде. «Менә кеше! Хәшәрәт, нәҗес! Кара син аны! Заһидны кеше булганы өчен яратмаган. Аңа Заһидның шигъри күңелле булуы ошамаган. Аһ, нигә килдем мии бу җен хатынга, бу убырлы карчыкка?! Нигә Заһидның сүзен тыңламадым?!» XXIV Рәхим чүгәләгән җиреннән күтәрелде дә ишектән килеп кергән Настяга карап алды. — Эшләр шәптән түгел бит, Настенька. — Исәнмесез, Рәхим абый. Әллә сез өегезгә дә кайтмадыгызмы? Әллә төнне шушында уздырдыгызмы? Рәхим дәшмәде. Ләкин аның иокысызлыктан сулган йөзе, тәмам талчыккан кыяфәте аның төнне авыру кәҗәсе янында уздырганлыгын әйтеп тора иде. Настя исә, киресенчә, шат, көләч алсу йөзле иде. — Кәҗә булмады инде бу, Рәхим абый, бер бәла булды, — дип куйды ул көлемсерәп. — Әгәр ул операцияне күтәрә алмаса, Настенька, бөтен эш җимерелә бит, — диде Рәхим. Настя халатын киде, кулына чүпрәкләр алды һәм лабораториядә тәртип урнаштыра башлады. Ул Рәхимнең беренче һәм иң ышанычлы ярдәмчесе иде хәзер. Әлеге кәҗә вакыйгасы башлангач, Настя Рәхимгә азык әмәлләүдә дә булышты. Терлекләрне ашату кафедрасындагы ахирәте— үзе кебек үк препаратор кыз аркылы институт хуҗалыгыннан яшел люцерна һәм үлән китертте. Кәҗә беренче операциядән соң савыга төшкәч, алар Рәхим белән хайванны икәүләшеп саудылар. Алай гына да түгел, Рәхимнең үтенече буенча Настя институт тирә-юнендәге барлык өйләргә кереп, кәҗәле кешеләр эзләде, ниһаять, тапты һәм Рәхим өчен көн саен ике литр кәҗә сөте сатып ала башлады. Ләкин шулай да Настя Рәхимнең бу кәҗәгә нинди зур өметләр баглаганын бәяләп бетерми иде. һәрхәлдә ул моны Рәхимнең кичергән азапларына торырлык эш дип уйламый иде. Әле эш сәгате башланмаган иде. Рәхим, шуннан файдаланып, Настя ярдәмендә кәҗәнең бөят венасына кызыл стрептоцид эремәсе җибәрде. Әле Зәмзәмбикә, күзләрен ярым йомган хәлдә авыр ыңгырашып, хәрәкәтсез ята. Менә кинәт ул ак керфекләрен еярпеп алды. Рәхим күзләрен зурайтты. — Я, яле, яле, акыллым, я! — диде. Зәмзәмбикә, бер мизгел тынып торганнан соң, башын селкеп куйды. Ләкин ул бик хәлсез иде, шунда ук авыраеп тагы идәнгә сузылды. — Ай, Зәмзәмбикә, а-ай, Зәмзәмбикә, — диде Рәхим аны иркәләп, — я инде, я инде, тагы бер генә күзеңне ач инде. Яле менә, бер генә кабып карамыйсыңмы? Бик тәмле чирәм, бал гына, яле, яле, Зәмзәмбикә! Кәҗә авызына китергән үләнне капты да кызу-кызу сакалын селкетеп чәйни башлады. Рәхимнең шатлыктан күзләре нурланып китте. — Настя, Настя, карале, Настя, Зәмзәмбикә тамагына ашый,-—диде ул куанып. — И-и, кара инде син аны, — диде Настя якынрак килеп. Рәхим, кинәт хәтерләп, беләк сәгатемә күз ташлады. — Настя, әйдә, акыллым, кәҗәне төшериксәиә. Юкса Иван Ильичның килеп җитүе бар. Алар саклык белән генә кәҗәнең астындагы брезентыннан тотып ишеккә таба өстери башладылар. Бераздан алар буйдай буйга сузылган озын коридорга чыктылар. Паркет идән буенча, Настя алдан, Рәхим арттан, брезентның читләреннән тотып, баскычка таба киттеләр. Алар, кәҗәгә уңайсыз булудан куркып, әледәи-әле тукталалар, ял итәләр һәм шулай ук кәҗәне тынычландырып сөйләнәләр иде. Кинәт ярым караңгылыкта буйчан гына бер кешенең, тукталып, боларга карап торуыи шәйләделәр. Рәхим җәһәт кенә башын күтәрде. Алармы күзәтүче кеше профессор Филиппов Иван Ильич иде. «Исәнмесез», — диде. Бермәл салкын гына кыяфәт белән карап торды. Ләкин ул бүтән бер сүз дә әйтмәде. Әйтерсең, кызыксынырлык бернинди дә эш юк иде. Салмак адымнар белән профессор коридор буйлап китеп барды. — Әйдә, тизрәк төшереп куйыйк, — диде Рәхим. Алар баскыч башына җиткәч, кәҗәне брезентыннан күтәреп алдылар һәм сакланып кына подвалдагы урынына кертеп салдылар. «Моны ничек аңларга?» — дип уйланды Рәхим өскә менгәндә. Ул барын да әйтергә булды. Инде яшереп тору ахмаклык кына булыр иде. Ахыр чиктә Рәхим эшкә бернинди дә зыян китерми иде бит. Ә кем белә, бәлки әле профессор бу эшне хуплар да? Ләкин Иван Ильич ана бер суз дә әйтмәде. Ул гадәтенчә иртәнге уннар тирәсендә кафедрага кереп, эте белән тәҗрибә уздырды. Тегесен-моиысын сорашты. Ләкин бүген иртәнчәк булган хәл турында ләм-мим суз әйтмәде. Көндезге аш вакытында Рәхим кәҗәсе янына төште. Башын күтәргән иде Зәмзәмбикә. Рәхим нрексездән елмаеп җибәрде. Әйе, әйе, барысы да хәзергә ярыйсы, әлеге операциядән соңгы температура күтәрелү инде бетеп бара. Барлык яраларда яшь тукыма үсеп килә. Рәхим яраларны юып, дарулады да йөгерә-атлый тагы кафедрага менеп китте. Эш беткәч, ул тагы, өч-дүрт баскычны бер атлап, аска йөгерде. Бәрелә- сугыла хайваннар торган җиргә керде һәм тыныч кына йокымсыраган этләрне куркытып, шатлыгыннан «урра» кычкырып җибәрде. Зәмзәмбикә аягүрә баскан, чемченеп-чемченеп булса да, алдында яткан үләнне кетердәтә иде. — Ай, Зәмзәмбикәм, багалмам! Нинди рәхмәтләр әйтим сиңа! Син бит. болай булгач, минем бик шәп ярдәмчем булып чыктың! — диде Рәхим, кәҗәнең мөгез араларын кашып. Зәмзәмбикәнең температурасын, тын алышын, йөрәк тибешен тикшергәннән соң, ул бүген өелә кайтып, балалары янында кунарга булды. Хәлбуки, өйдә бу көннәрдә тәртип чыгырыннан чыккан иде. Әтисенең өйдә көннәр буе булмавыннан файдаланып, Равил тәмам бәйдәй ычкынган, ә Разия исә көне-төне Мәрвәритнең йомышларын үтәүдән бушый алмый. Рәхим сизенеп белә иде инде. Разияпе Мәрвәрит базарга үзе белән йөртә. Разия, кечкенә булса да, исәп-хисапка бик зирәк. Ләкин Мәрвәриткә ул аның өчен генә түгел. Хатын, бала эшкә күнексен сылтавы белән, Разияпе һич аямыйча эшләтә. Рәхимне Су хәл борчый, ләкпн барыннан да бигрәк борчыганы ул да түгел әле. Мәрвәрит бирелеп эшләсен өчен Разиягә акча бирә. Менә бусы инде Рәхимгә барыннан да куркынычрак тоела иде. Мәрвәрит бүген аны ни өчендер караңгы чырай белән каршылады. Ишектән Рәхим күренү белән соры ач күзләрен акайтып бер карады да: — Әнә, улыңның күзен чыгарганнар, — диде. — Шулай төнката йөрү бер дә килешми инде, Рәхим, бала атасына. —• Кайда ул? — диде тәмам каушап калган Рәхим. Ашыгып үз бүлмәсенә керде. Хатын исә арттан: «Шулай кунып-төнеп йөрүең, беренче тапкыр гына түгел бит инде», — дип мыгырданып, сукранып калды. 3’ Равилнең күзен ак марля белән бәйләгәннәр, ул үзе бәләкәй генә булып, кроватьта чалкан ята иде. Рәхим улы янына атылып килде. — Ни булды, улым? — Әнә Әптелмән тас белән сукты. — Күрше малаемы? Равил дәшмәде. Рәхимнең тыны кысылды, ләкин әйтер сүз тапмады, ни булганын аныклау өчен бинтны чишә башлады. — Медпунктка бардыгызмы? — Юк. Әптелмәннең әнисе бәйләде. Ярый, бәхеткә каршы, таш күз алмасына тимәгән, бары өске кабакны гына ертып киткән иде. Рәхим иркен сулап кунды. — Авыртамы, улым? — Юк, хәзел канамый инде. — Бик канадымы? — Канады. — Менә таш бәрешеп уйнарга ярамый шул, улым. Мин бит сиңа һаман әйбәт малайлар белән генә уйна дип әйтеп торам. Хәзер зур үстең бит инде. Быел инде син укырга керәсең! Әнә, карале, синең теге матур формаң ничек кенә үзеңне көтеп, зарыгып тора. — Мин башка Әптелмән белән уйнамам инде, әтием, — диде Равил. — Сугыш чукмарлары белән уйнама шул. Бераз ятып тор, хәзер бутка пешерәм, ашарбыз, — диде Рәхим. Ул, ишекне нык ябып, алгы бүлмәгә. Мәрвәрит янына чыкты. Аңа аңлатмыйча ярамый иде. — Сез мине юкка гаеплисез, — диде ул, — мин бит эш аркасында шулай кунып калам. — Нинди эш соң ул? Әллә абыең кебек син дә, Рәхим, дежур тора башладыңмы? Алай яхшы түгел бит. Әле бит иптәшеңпсң үлгәненә йөз көн дә тулмаган. Килешми, килешми. Абыең да бер көн әйтеп утырды. Сынатты безнең Рәхим, ди. •— Юк, тагы бер тапкыр әйтәм сезгә: минем эшем шундый, — диде Рәхим кыза төшеп. — Без анда авыру терлекләр дәвалыйбыз. — И ходаем, — дип куйды Мәрвәрит, — кеше дисәң инде бер хәер. Хайванны саклап кем төн утырган! — Аңлагыз әле, Мәрвәрит апа, алар гади хайван түгел. Алар гыйльми эш өчен кирәкле хайваннар. Алар бик кыйммәтле хайваннар. Әгәр алар үлә-нитә калса, бөтен еллык эшең җилгә очты дигән сүз. — Ярый, ярый, — диде Мәрвәрит. Күренеп тора, ул Рәхимнең бер сүзенә дә ышанмый, бары бәхәсләшергә генә иренә иде. — Разия кайда, Мәрвәрит апа? — Ул күршедәге Сәлимә белән Дербишкә базарына киткән иде. — Җиләк сатаргамы? — Бераз чия җыеп биргән ием. Рәхим тамак кырып куйды. — Нигә, әллә?..—диде Мәрвәрит сораулы караш ташлап. — Үтенечем шул, Мәрвәрит апа, эшләтүегезгә артык борчылмыйм, тик берүк акча бирмәгез балага. Бик үтенәм. — И, алай гына .инде! Ми и бит аңа сахырный марузлык кына би- рәм. Анысы да әле ике көйгә бер. — Юк, юк, алай итмәгез. Аңа акча кирәк булса, мин үзем бирермен, — диде Рәхим. XXV Мәрвәритнең ышанмавы, Габдуллаҗанның борчылуы бик тирән иде. Шул көнен үк хуҗа, биләмнән кайткач, Рәхимне бакча түрендәге көндезге чәен эчә торган өстәле янына алып китте. Ике кеше генә утырырлык, тактадан корыштырылган өстәл явыпа алар кара-каршы утырдылар. — Ниме, Рәхим, — диде Габдуллаҗан, — болан иичавамы сон? — Ярый, хәзергә, Габдуллаҗан абын. — Чутки, брат, сиңа ялгыз яшәү ниерәктер инде?.. Габдуллаҗан сүз таба алмыйча күз кысып куйды. Рәхим сорау белән апа текәлгәч, ул тылмачлап: —Синең яшь чак, ии әйтсәң дә җилле чак. Ә прируды үзенекен сорый бит. Шуны әйтәм, — диде. —Балаларымны карауда сез, Мәрвәрит апа белән, бик зур ярдәм күрсәтәсез. Сезнең бу яхшылыгыгызны беркайчан да онытмам, — диде Рәхим, аклама мышка сабышып. — Юк, алай димә сил. Сиңа бик авыр булганын күреп торам мин. —Шулайдыр инде, — диде Рәхим килешеп, — ләкин нишләмәк кирәк СОҢ? — Менә, менә, — диде куанып Габдуллаҗан, — менә без синең белән сүзне шуннан башлыйк та. Сиңа авыр. Җиңел булсын өчен нинди гамәл кылыйк? —Хәзергә берни дә кирәкми, Габдуллаҗан абый. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. — Инде алайса менә нәрсә әйтим мин сипа, брат. Син чутки мәткә- ләргә ияләшеп ялгышасын. — Ничек инде, нинди «мәткә» ул тагы? — Юк, юк, мин сине гүпчн хурлап әйтмим. Миннән яшермә, дөресен әйт. Яшермә. Мин бит барын да үз башымнан кичергән кеше. Анау елны эшләдем мин шахтада. Мәрвәрит апаң авылда калды. Мин шахтага табышка киттем. Япа-ялгыз киттем. Менә мин дә синең яшьләрдә нем. Ияләштем бер мич тәүмәле хахул хатынына. Шуннан нәрсә булды? Бозды бит бу мине! Тегене күрдемме, күзләр акая, ә башкага — юк. Менә шул, брат, әйткән сүзем шул,'син дә шундый көнгә калма! — Юк, сез, Габдуллаҗан абый, тиешсез сүз сөйлисез. Минем беркемгә дә ияләшкәнем юк. Мин эш белән, бары эш белән генә шөгыль- ләиәм. Габдуллаҗан кинәт көлде дә: —Ант, сипе, шел мы, тәки абыйсыннан кун а-төнә түтәйләр янында йөрүен яшерер ндс! — дип куйды. —Ну, ышанмасагыз, нишләтим инде, — диде Рәхим урныннан кузгалып. — Туктале, туктале, кабаланма ул тикле, сиңа сүз бар. Рәхим яңада!! утырды. — Менә гәп ки турыда. Чыңгызда бер тол хатын тора. Ялгыз гына дип әйтер идем, бер малае бар. Бәләкәй генә. Шул синең Равиленнән дә яшьрәктер. Шул хатынның ире үлеп китте. Ачлы-т.уклы торып өй салдылар, иза чигел бурычларыннан арындылар. Ипде яши башларга тиеш чакта гына моның ире үлде дә китте. Менә шундый тол хатын ул. Үзе яшь, үзе чибәр. Бер дә галәмәт инде, малның малы инде! Өе бар, бакчасы безнекеннән ким түгел, инде кәҗәсе, тавыклары тужы бар. —Я, шуннан, шул хатын нишләгән? — диде Рәхим, авыз читләре белән генә көлемсерәп. — Әллә, мин әйтәм, шул хатынга, аллага тапшырып, өйләнеп куясыңмы? — Без бу әңгәмәне калдырып торыйк әле, Габдуллаҗан абый, — диде Рәхим тәкатьсез булып. — Тукта, тукта, сабыр ит, тагы бер генә сүзем калды. Менә болан, тагы берсе бар, теге иәмәрсәләрнең дип әйтүем. Тагы берсе бар. Анысы изде сине, Рәхим, әгәр кулыңа төшерсәң, алтынга мана инде! Аның ире бер дигән коммерсант не. Череп-череп баеды инде. Анау елларны зур кампания булып бергәләшеп көрәделәр алар казна акчасын. Ипдс дә килеп, каян белдең син дисәң, шуны әйтим, — болар бер заман яндылар. Яндылар, боларны тикшерә башладылар. Ул арада булмады, бу нәмәстәнең ире, .ходаның рәхмәте, акылыннан шашты да китте бит. Шуннан моны сумашушнынга илтеп тыктылар, ә байлык-мөлкәт хатын кулында калды. Ну, әйтергә була, бу хатын синнән чәк кенә олырак инде. Бер ун яшьләргә... — Рәхмәт, рәхмәт. Әнә, мине Разия чакыра, — диде Рәхим урымыннан кузгалып. Ул бакчадан чыгып, ашыга-ашыга өйгә кереп китте. XXVI Зөбәрҗәтнең юравы дөрескә чыкты. Заһид шимбә көн сәгать өчтә Казанга кайтып төште. Дүртенче яртыда ул үзенең квартирындагы эш •бүлмәсендә иде инде. Беренче эш итеп телефон аша Зөбәрҗәткә шалтыратты. Үзенең Казанга кайтканлыгын һәм аны квартиры каршындагы бакчада көтәчәген әйтте. Заһид эшләрен бетерде дә кухняда баш күтәрми аяк киемнәре ямап утырган түгәрәк ак сакаллы бабай янына чыкты. — Я. ни хәлләр соң, Гайнулла абзый? Аулак өйдә бик күңелсез түгелме? Алай түгеллеген аңлатып, бабай кул селтәде. — Ә, ю-у-к! Ниткән күңелсез булсын ди ул бездәй картларга! Туйган инде мин эт-баш, сыер-аяктан! Рәхәтләнеп торам. Бик шәп булды. Заһидулла энем, рәхмәт сиңа! — Телефоннан шалтыратып бик бимазаламыйлармы сон? — Ә шулай да сине сорап бер хатьш-кыз ярыйсы чәрелдәде, — дип, карт хәйләле елмаеп күз кысты. — Сорап башымны авырттырма, кая киткәннәрен үзем дә белмим, — дидем. — Алай икән,—диде Заһид, — тәки чәрелди диген? •— Чәрелди, чәрелди, бер дә кимен куймый, Заһид кая китте? —дип үзәгемә үтте. — Ярар, әйдә, чәрелдәр-чәрелдәр дә бер тынар. Гайнулла абзый, көндәлек почтаны кухняда тотмагыз, ярыймы. Анда бнк кирәкле нәрсәләр булуы бар, әнә теге олы якка кертеп куегыз. — Ә бит эчкече юк аның. — Ничек юк? — Заһид эченнән генә җиңгәсенең шундый рәхимсезлегенә гарьләнеп куйды.— Кара син! Оныткандыр, — диде. — Мин сезгә үземнең бүлмәнең әчкечен калдырырмын. Тик үтенеч шул: кер- гәп-чыккан кеше минем өстәлдәге язуларга кул тидермәсен. — һу-у, беркемле дә кертмим, алла боерса! Заһид, аңа үзенең'барасы җирләре булганлыгын әйтеп, чыгып китте. Ул Зөбәрҗәтне бакчада көтте. Заһид аңа бүген барлык хакыйкатьме әйтәчәк. Әйе, ул төрлечә уйланды. Хәзер аның күңелендә бөтенләй башка кеше һәм моны яшереп, Заһидның икейөзлелек күрсәтәсе килми. •Эмма бу дөреслекне ярып әйтү дә бик үк җиңел эш түгел. Үзеңне өзелеп сөйгән бер кешене дәһшәтле ут эченә ташлау дигән сүз бу. Хәлбуки, ул Зөбәрҗәтне кызгана да иде. Әйтү дә, яшерү дә—икесе дә әшәкелек булып тоелды аңа. Шул ук вакытта Заһид үзен дә гаепләми иде. Әле дә ул бакчага чыгып, газета актара башлагач, тиздән мәсьәләне хәл итәргә туры киләчәге турында гына уйлапды. Катлаулы мәсьәлә кабыргасы белән килеп басачак. Бу котылгысыз хәл. Бераздан ул күп тапкырлар күңеленнән кабатланган уй-фикерлә- рен тагы берәм-берәм яктылыкка тартып чыгара башлады. Аңа бераз гына җиңелрәк булып тоелды. «Чыннан да, дип уйланды ул, мин аның каршында юридик күзлектән караганда бурычлы кешемени? Нигә мина шулкадәр көяргә?! Минем бит аңа бер генә тапкыр да: «Мин сине хатынлыкка алам», — дип әйткәнем булмады. Моңарчы булганнар барысы да «әгәр дә мәгәр» рәвешендә генә булды бит. Мин аңа һәрвакыт «Әгәр без силен белән бергә яшәсәк», —дия идем. Шул гына. Юк, миңа куркып торырга әз генә дә урын ЕОК. Дөрес, минем, шул Зөбәржәткә тукталырга кирәк инде булмаса, җитәр, дип уйланганым бар. Ләкин бу бит әле минем ирегемне һич чикли алмый. Әгәр ул чын мәхәббәт булмаган икән, мин гаеплемени? Менә көтелгән нәрсә хәзер килде миңа. Ялкынлы, дәһшәтле һәм татлы мәхәббәт аның исеме. Менә мин әле яңа гына гомеремдә беренче кабат аннан авыз иттем. Яна башладым. Юк, мин аңа туп-туры әйтергә тиеш». Ул шулай уйланды һәм нәкъ шул вакытта аның күзләрен кемдер арттан килеп кысып тотты. Бу куллар йомшак һәм алардан Зөбәрҗәт $5раткан ислемай исе аңкый иде. Кинәт Заһидның күңеле йомшап китте. Ул үзен озак вакытлар хәтәр юлда йөргәннән соң өемә кайтып төшкән, элекке, күнегелгән рәхәтлеккә орынган кешедәй хис итте. Елмаеп, Зөбәрҗәтнең ап-ак кулларын үз кулына алды һәм яңакларына тидерде. Алар бераз вакыт тынып тордылар. — Ә мин синең өчен ут йотып тордым. Җүләрләнеп әллә пиләр уйларга өлгердем, — диде хатын. — Шулай килеп чыкты шул... көтелмәгәндә, — дип мыгырданды Заһид. — Синең сюрприз ясаячагыңны мин сизендем, Заһид. — Нинди сюрприз? — Менә, сизмәгәндә генә мине ял көнепә алырга кайтачагыңны. Заһид елмаеп кунды. Парадокс килеп чыкты, чөнки ул нәкъ менә Зөбәрҗәт ял көнне мине эзләп килмәсен тагы дип Казанга кайткан иде бит. — Кил әле, яныма утыр әле, сөйләшик әле, — диде ул. — Нигә безгә монда кеше-кара арасында утырырга. Минем сиңа аулакта гына әйтәсе сүзләрем бар. — Бик кызык килеп чыкты, Зөбәрҗәт, — диде Заһид көлемсерәп, — мине институттан ашыгыч кына чакырттылар, Зөлхәбирә апа өйдә юк иде, мин анымоны уйламыйча киттем дә бардым, ә ул кухнядан башка барлык бүлмәне бикләп әчкечен үзе белән алган, имеш. — Нигә, Зөлхәбирә апа да синең беләнмени? Әйтәм телефоннан ниндидер бабайлар тавышы ишетелде. Заһид үзенең кайда һәм кем белән ял итүен сөйләде. Ул берничә тапкыр үзенең төп эшенә керешергә әзерләнеп карады. Ләкин көче җитмәде. Аңа әле җае чыкмаган кебек иде. Ул Идел буйларының матурлыкларын сөйләргә кереште, спиннинг белән инде биш-алты чуртан тотканлыгын, печәнлектә хуш исле печән арасында йоклавын, һәр көнне иртә тору белән беренче эш итеп су коенырга гадәтләнеп китүен һәм суның җылы, йомшак, рәхәт булуын берәм-берәм сөйли башлады. Ул барысын да сөйләде, тнк Мәдинә турында, аның белән көн дә бер тапкыр очрашмый калмавы турында гына әйтмәде. Ул, ниһаять, шул кара тутлы зифа кызны ни дәрәҗәдә яратуын, Мәдинәнең текә Идел ярына басып моңлы һәм дәртле итеп җырларга яратуын, бу минутларда Заһид үзен иң бәхетле кеше итеп хис иткәнлеген сөйләмәде. Ә дөресендә Заһид Казанга шулармы сөйләр өчен кайткан иде. Ул Зөбәрҗәт белән мәңгегә саубуллашырга карар кылды. Ләкин хәзер көче җитмәде, бугазына ниндидер төер килеп тыгылды һәм Заһид, тамак кыргалал, башын аска иде. Зөбәрҗәт эскәмиядә яткан газеталарны кискен хәрәкәт белән читкә алып ташлады да Заһидка якынрак килеп утырды. — Карачы, Заһид! Мин бит тегендә булдым. — Кайда? — Синең элекке хатының янында. Заһидның йөзенә кызыллык йөгерде. — Ничек инде ул алай? —-диде Зөбәрҗәткә ачулы караш ташлап.— Мин бит сиңа анда барырга рөхсәт итмәдем. — Беләм. Ләкин минем түзәрлегем калмады. Сип мине аңларга тиеш. — Мин сине аңлыйм. Син просто мине яратмыйсың! — Бу нинди сүз бу, Заһид?! Туктале, Заһид! Син пичек алай дияргә батырчылык итәсең?! Заһид утырган урыныннан сикереп торды һәм Зөбәрҗәтнең каршы- сына басып, тыела алмастан, кулларын селки-селки хатынны орышырга кереште. Тетрәп калган Зөбәрҗәт, телдән язып, аңа карап торды. Заһид сүзен дәвам иттерде: — Беләсең бит, минем ул хатын турында ишетәсем дә килми! Ул минем бөтен гомеремне агулаган кеше. Ә син шуның бусагасың атлап кергәнсең. Бәлки әле син аңа ялынгансыңдыр да? — Әйе, үтенеп сорадым. Мин аның алдына тезләнеп үтендем, тыела алмыйча, балаларча еладым. — Кошмар! — диде Заһид башын тотып. — Син мине кичер, Заһид, — диде Зөбәрҗәт,—-мин бит бары сине яратканга күрә генә шулай эшләдем. Заһидның күңеленә мәкерле бер шик үрмәли башлады. Ул еландай шуышашуыша һаман үзәккә үтә, һаман күңел түреннән күбрәк урын алырга омтыла иде. Бераздан аңа Зөбәрҗәт бөтенләй үзен яратмый торган бер кеше, бары ирле, квартирлы булу өчен генә тырышучы булып күренә башлады. «Билгеле шулай. — дип уйланды ул, — әгәр... әгәр мәхәббәте булса, ул үзен, минем сөйгән кешемне, Саҗидәдән дошманым каршында түбән төшермәс иде. Ул минем абруем өчен үзенең горурлыгын саклар, тегенең каршында өстенлеген күрсәтергә тырышыр иде». — Яратмыйсың син мине! — диде ул катгый рәвештә. Зөбәрҗәт өнсез иде. Ләкин бу сүзләр Заһидка ниндидер җиңеллек китергәндәй булды. Ул кинәт эзләгәнең тапты. — Яратмыйсың, — диде ул, кабатлап, — әгәр мине яр'атсан. минем сүземне тыңлаган булыр идең, мин әйткәнчә эшләр идең, Зөбәрҗәт! — Кычкырма, Заһид, яхшы түгел, әнә кешеләр йөри. Мии сипе бик яратам, тик башта тынычлап әле зинһар өчен. Зөбәрҗәт үзен Заһид каршында гаепле санады. Ләкин шунда да Заһидның болай тиз үзгәрүенә сәбәп җитәрлек түгел иде кебек. Алар, авыр кичерешләр белән булашып, тынлыкта утыра бирделәр. Ниһаять, кызыксынудан да бнгрәк киеренкелекне йомшарту өчен Зөбәрҗәт сорап куйды: — Нигә дип чакырганнар соң? Институттан? Заһид гасабиланып башын боргалады, борын яфракларын кабартып көрсенде. — Сүз дә дәшәсем килми, Зөбәрҗәт. Шул кадәр хәтеремне калдырдың. — Шундый булмыйлар инде, Заһид. Әле без тора башламаган... спи шулай ачуланасың... — һо, тора башламаган!.. — Заһид әрнеп елмайды. — Шуны кичерерлек тә көчең юкмы? Мин бит синнән гафу үтепәм. Заһид, йомшый төшеп, кинәт урыпыипан куба башлаган Зөбәрҗәтне кире утыртты. — Тукта, ашыкма, сөйләшик. Я?! — Менә болан... — дип куйды Заһид. Ул артык бер сүз дә әйтмәде. Агач башларында җиңелчә селкенгән яфракларга карап утыра башлады. Бу бик озакка тартылды. Зөбәрҗәт сәерсенеп Заһидка күз атты. Ләкин доцент кинәт сәгатенә карады да урыныннан торды. — Юк инде... Зөбәрҗәт, син мине гафу ит, минем җиденче яртыга барасы җирем бар. — Ә миңа нишләргә соң? Иртәгә алып китәсеңме мине? Заһид җилкәләрен җыерып куйды: — Бер дә әйтә алмыйм. Ничек булыр бит. Әгәр бер-бер яры җибәрмәсәләр, я эшкә кушмасалар... — Ул нинди эш инде? Ял вакытында... — диде Зөбәрҗәт. — Белмим, — диде Заһид һәм китә башлады. — Туктале. Әйт әле. Син мине кичерәсеңме, юкмы? — диде Зөбәрҗәт. Ул шундый тәвәккәл бер караш белән текәлгән иде, Заһид ирек- сездән моның ахыры хәерле булып бетмәс дип уйлады. Хәлбуки, Зөбәрҗәт, әгәр Заһид «гафу -итмим» дисә, «Сау бул алайса, мине оныт», —- дип китеп барачак иде. Моның бер сәбәбе Заһидның таш йөрәклелегенэ үпкәләве булса, икенчесе, хәл иткече — әле бая сизенгән нәрсә, Заһидның мәхәббәте суынганлыгын тою иде. Заһид уйланып торды. — Ярар, без аны онытыйк, — диде ул, — мин сине кичерәм, көчем җитә. Ә калган нәрсәләр турында, әгәр мин китеп бармасам, иртәгә ахыр чиктә телефон аша сөйләшербез. — Ярый алайса, — диде Зөбәрҗәт, җиңелчә елмаеп. Заһидның да йөзендә елмаю чагылды. Ләкин бу елмаю ниндидер кызганыч бер елмаю иде. Гадәттә авыру кеше, я булмаса хәлдән таеп арыган кеше шулай елмая. Зөбәрҗәт аны кызганып куйды. Ә кызгану тойгысы ул мәхәббәт тойгысы белән янәшә тора. Зөбәрҗәт кинәт барын да онытты, ул әлеге шикләнүләрен дә, көч белән басып, баш калкытмаска мәҗбүр итте. Зөбәрҗәт күтәрелеп караганда, Заһид бакча капкасына якынлашып килә иде инде. Менә хәзер борылып карарга тиеш ул, дип уйланды хатын һәм, чыннан да, Заһид борылып карады һәм тагы елмайды. Зөбәрҗәт апа кулъяулыгын болгады. XXVII Заһид исә бу хатын каршындагы көчсезлегенә, эчендәге тойгыларын, аны инде артык яратмавын, башка кешене яратуын туп-туры әйтә алмавына ачуы килеп, максатсыз-нисез салмак кына атлый бирде. Барсын да логика кысаларына кертеп була иде. Әйе, ул Зөбәрҗәтне яратыр иде дә, ләкин Зөбәрҗәт аны яратмый булып чыкты бит. Чөпкн ул алың үтенеченә төкереп карагай, иң авырту җиренә саксыз кагылган. Әйе. хәзер ул үзенең башка бер кешене яратуын әйтер иде дә, тик әйтә алмый, чөнки, ни дисәң дә, Зөбәрҗәт тә кеше бит. Нигә аның күңелен телгәләргә?! Логика кысасы шундый иде. Салкын акылның хәйләкәр комбинацияләре Заһидның һәрбер эшем аклый иде. Тик шулай да күңелнең нәкъ түрендә исемен атап әйтеп булмый торган ниндидер бер тойгы ята. Ул тын гына ята, ләкин аның әкрен генә сулыш алуы да күңелне сыкрата, борчый. Заһид Галимнәр йортына таба китте. Машиналь рәвештә, андагы күптәй таныш җиргә — бильярд уены бүлмәсенә керде. Залда әле ут яндырмаганнар, ярым караңгы иде. Кемнәрдер аргы өстәлдә шыпырт кына уйныйлар. Шулар арасыннан берәү, бильярд таягын югары күтәреп, Заһидка таба килә башлады. Бильярд өчен акча алып торучы карт электр утлары кабызды. — О-о, Заһид Сафич!.. — дип шатланып әйтеп куйды теге кеше. — Менә хәзер миңа да уйнарга .була. Юкса, иске дуслар бары да ялда, безнең «мәхәллә» халкы таралышкан. — Бу кеше Заһид белән совхозга барган Басыйров Нәжип булып чыкты. — Берәр партия уйныйбызмы? — диде ул. — Хәзер үк бер шампанскиеңның башына житәм! Заһид каты итеп аның кулын кысты. — Ну, әйдә алайса, күптән уйнаган юк. — Әле ничек болан, син бит ялдадыр? — Вакытлыча кайттым. Ә син? — Миңа отпуска һаман юк әле. Кичә генә районнан кайттым. Иртәгә тагы китәм. Экспедиция. Заһид гадәттә үзе уйный торган яраткан таягын сайлап алды. Шул таяк туры килмәгәндә аның кайчак оттырганлыгын, ә туры килгәндә отмый кал м агайлыгын бильярдчылар яхшы беләләр иде. — Ну, синең баш бетте, Нәҗип Галием, — диде ул, шарларны бильярд өстәленә куеп. — Нәрсә, американками, пирамидамы? — Барыбер. — диде Басыйров, — пожалуй, пирамидадыр. Хатын санаторийда. Вакыт бар. Синең ничек? — Әйдә, миңа да барыбер, — диде Заһид, таяк башын акбурлап. Алар уйнарга тотындылар. Уен башта сүлпән барды, ниһаять, Басыйров өстәл тирәсендә мышкылдап йөри торгач, лузага җиделе шарны төшерде. Заһид үзен борчыган уйлардай айный башлады, аңарда уен комары кузгалды. Таяк таеп китмәсен өчен бармак араларын акбурлады һәм, чират үзенә җиткәч, барлык сәләтен җигеп, таякны төзәде. Алтылы шар атылып унлыга бәрелде, ике шар да күз ачып йомганчы, борттан кире кайтып, икесе ике лузага юнәлделәр. Унлы — уртадагы, алтылы — почмактагы лузага барып төште. Басыйровның аптыраудан күзләре маңгаена менде. — Күрдеңме?! — диде Заһид, кәефләнеп. — Менә шулай уйнарга кирәк аны! — Э-э, хәтәр, хәтәр, малай! — дип мыгырданды Басыйров. Заһид өстәл тирәсендә үзенә ошаган шарны эзләп йөренгәләде дә Басыйров торган яктагы почмак лузага тагы бер шарны салды. — Карале, әй, инсаф кирәк, агайне, инсаф! — диде Басыйров. — Ничава, без әле, Нәҗип Галиевич, уйнап күрсәтербез. Дуплет гугыз, шалт Бәдигылҗамал! Ләкин бу юлы барып чыкмады. Басыйров моңа үтә шатланып, кыяфәтенә һич килешмәгән нәзек бер тавыш белән чыркылдап аяк тнбә-тпбә көләргә тотынды. — Вәт сиңа, шалт Бәдигылҗамал! Е?ик җитдиләнеп, аюдай гәүдәсе белән ул өстәл тирәсендә шар эзләп йөри башлады, ахырда тапкач, авызын чалышайтып, күзен акайтып, таяк белән шарга китереп бәрде. Шар икенче шарга таба тәгәрәгәндә, ул аңа ярдәм итәргә теләгәндәй, аяк очларында баскан килеш, кулларын күтәрә төшеп, беравык хәрәкәтсез торды. Ниһаять, шар икенчесенә шакылдап сугылды һәм аны теге почмактагы лузага таба йөгертте. Бу секундта Басыйровның җапы-тәне белән шул бишле цифр сугылган шарның челтәр капчыкка төшүен теләгәнлеге кыяфәтеннән сизелеп тора иде. Заһид исә эченнән: «Төшми, төшми, күр дә тор менә, төшми»,— дип уйланды. Шар чыннан да төшмәде. Басыйров әз генә, бәлки миллиметрның йөздән бер өлешенәдер, ялгышкай иде. Ул тирән итеп көрсенде дә, мескен бер кыяфәттә, өметсезләнеп читкә китте. Инде көләргә чират Заһидка җитте. Тик ул көлмәде, барлык сәләтен, игътибарын жигеп, шарларның җайлырак торганын эзләде, һәм эченнән, барыбер .мин сине жицәм, дип кабатлады. Җиңү дәрте белән янган Заһид шарларны бер-бер артлы сала торды һәм бөтенләй каушап калган Басыйровка бер тапкыр да уйнарга бирмичә, тиешле очколарны жыеп алды. — Я, ни әйтерсең? — диде ул Басыйровның алдына килеп басып. — Давай, шампанский эчәргә киттек. — О-о, бик тиз син! - диде Басыйров борынын күккә чөеп. — Реванш ни әйтер бит әле. Аннан, гомумән, мим болан гына, шаяртып кына бит. — Ә-ә, шулаймыни? — диде Заһид, усал гына көлеп. — Ярый алайса, реванш икән, реванш! Тик бу юлы ничек сон? Шампанский мәсьәләсе диюем. Сөйләшәбезме? — Сөйләшәбез. — Егет сүзе бер булырмы? — Әйдә, бер булыр! Алар икесе дә галстукларын салып куйдылар. Басыйров бил каешып да бушата төште. — Ну, Заһид Сафич, бу юлы инде син миннән рәхим-шәфкать көтмә, — диде ул. — Ачуны китердең үзең дә! — Әйдә, әйдә, шарлар куюыңны бел! Заһид өчпочмаклап куелган шарларга читтәгессн бәреп жибәрде һәм беренчесендә үк бер шарны лузага төшерде. .Ул тагы берне төшерде, ләкин өченчесендә ялгышты, Басыйровның уйнавын көтеп читкә китте. Ярый, башлап жибәрү өчен монысы да ярап тора. Басыйров бик озак өстәл тирәсендә йөрде, һәм бер-бер артлы ул да лузага ике шар төшерде. Әйе, аның да эшләре ярыйсы китте. Басыйровның хәзер кәеф күтәренке. Ул дәртләнеп, канатланып, өстәл тирәсендә йөри башлады. Ләкин өченче сугуда ялгышлык жибәрде. Читкә китте. Тик шулай да шат иде. Ул шунда ук Заһидка булган ачуын онытты, сүзгә кереште. — Сигезле — урта лузага. — диде Заһид бнк житди төс белән. — Давай, давай, маташтырып кара. — Ул таягын акбурлый башлады.— Карале, синең теге Мәдинә Нәбиевпаларда булганың юкмы? — Нинди Нәбневиа? Шалт... әх, эләкмәде каһәр! — Кайсысы моның жайлырак икән? Ничек инде оныттың? Әнә теге... совхозга бардык бит әле... Әиә шундагы матур кыз... Алтылы — почмак лузага. — Җәүһәровамы? — Шалт... булмады, чәнчелгере!.. Соң, шул инде. Мин теге вакытны эшне болай гына калдырмадым бит, әй. — Нинди эшне?.. Тагы теге нәгаләт сигезле. Почмакка! Эһе. эһе, я, я жанкисәгем. Эх!.. Нинди эшне әйтәсең? — Бит болай. Хәтереңдә булса, шул бичара стрелочпикка өймәкче булдылар бит. Хәтереңдәме? Барысы да... Заһид сагая төште. — Шуннан? — Тугыз, дуплет, уртага. Китте космоска! Шул менә, Казанга кайту белән тоттым да Өлкә Комитетына хат яздым. Барысын бәйнә-бәйнә яздым. Теге Мөхәммәтҗановның тәкәбберлеген дә, тенденциозлыгын да, эшчеләрнең кыз турында борчылуларын да, апы яратуларын да. — Я, я? — Шул! Минемчә, бу гадел хөкемгә хезмәт итәргә тиеш иде, нәрсә булып бетте икән, белә алмадым. Шунысы үкенечле. Ә гәзнттә ул кыз турында ләммим сүз булмады. — Чыннап да, син Өлкә Комитетына яздыңмы? — диде Заһид аптырап, бөтенләй уеннан айныган хәлдә. — Соң, әйтеп торам ич. Әйдә сук, әнә дүртле сине көтеп тора. Заһид Мәдинәне хәтерләде. Хәзер аны уен ул кадәр мавыктырмый иде инде. Ул Мәдинә турында һәм Мәдинә өчен борчылып, аңа яхшы- лык күрсәтергә өлгергән шыксыз, юан Басыйров турында уйланды. Башта әле ул моның барлык якларына әһәмият биреп өлгермәде. Ләкин тора-бара аның күмелеп газаплы үкенеч били башлады. Ул Басыйровны отты, ләкин моңа бер дә шатланмады. — Менә сип уйныйсың ичмаса! — диде Басынров, чын күңелдән Заһидның осталыгы каршында баш игәнлеген күрсәтеп. — Берни эшләр хәл юк! Талант! Оттың, шампанский синеке. Кайсы ресторанга барабыз? — Бармасак та була, — диде Заһид күңелсезләнеп. — Юк, ничек инде алай? Барабыз! — Басынров уен өчен картка акча түләп килде. — Минем бар әле монда, курыкма. Барабыз. Кайсысына? — Барыбер. Әйдә «Татарстан»га, булмаса. — Ну-у, «Татарстан»га! Таптың урын! «Паруожа китәбез. Рәхәтләнеп дулкын шаулавын тыңлап, шампанский эчәбез! Алар урамга чыктылар. Көн караңгыланмаган иде әле. Сөйләшә- сөйләшә кольцога таба юнәлделәр. Юлда такси очратып, шуны туктаттылар. Кремльгә таба киттеләр. XXVIII Заһид үзенең бүлмәсендәге диванга төнге уникедә генә кайтып ятты. Ул бераз кәефле, ләкин исерек түгел иде. Бүгенге көннең кичерешләре аңарга шактый нык тәэсир итте. Дөреслектә аның бильярд уйнавы да. аннан Басынров белән ресторанга баруы да, анда бер шешә коньяк белән генә чикләнмичә, озаклап виноград шәраплары эчүе дә —барысы да онытылу, шул көндезге тетрәнүләрдән айну өчен иде. Хәлбуки, киресе килеп чыкты. Чөнки Басыйровның Мәдинәгә ярдәм итүе турындагы хәбәр Заһидның борчуын арттыра гына төште. Ул, өенә кайтып, ип өчендер бүген аерата җайсыз булып тоелган диванына яткач кына болар турында тирәнтеп уйлана башлады. Чыннан да, күңелсез бер хәлгә тарган иде ул. Мәдинә аны үзенә яхшылык эшләгән кеше дип уйлый бит. Кем белә, бәлки бары шуның өчен генә ул Заһидка тнз ияләшкәндер. Әлбәттә, Заһидның әлегә бернинди дә чиктән тыш эш кылганы юк. Ләкин бнт ул аны ярата һәм Мәдинә дә үзен шулай ук ярата дип уйлап йөри. «Йа хода, бу нинди ахмаклык инде бу?! Димәк, мин аның алдында алдакчы булып калдым. Әлбәттә, мин ана барысын да аңлатырга тиеш. Мәдинә, авыр көннәреңдә мин сиңа бернинди дә ярдәм күрсәткән кеше түгел, диячәкмен. Синең өчен өтәләнеп йөргән кеше ул — Басыйров. Билгеле, ул сиңа гыйшык тотканга күрә шулай эшләмәгән, бары принципиаль коммунист булганга күрә генә шулай эшләгән. Мәдинә зур кара күзләрен тутырып, матур итеп карап торачак һәм, әлбәттә, сораячак: «Ә ни өчен соң сип мина ярдәм кулыңны сузмадың? — диячәк. — Син бит, әйтүеңә караганда, мине күрү белән яраткансың». «Чөнки, — диячәкмен. — мин булдыксыз, принципсыз кеше». «Ах, шулаймы? Алайса сау булыгыз- инде, Заһид Сафич!» һәм ул очып, юкка чыгачак». Заһид, түшәмгә- карап, шулариы күз алдына китереп ятты. Аннары, ялап аякларын салындырып, торып утырды һәм урындык аркасына эленгән пиджак кесәсеннән папирос алып кабызды. «Юк, туктале, сип үзеңпе бик битәрлисең дә битәрләвен, — дип уйланды ул бераздан, — тик хата бит синдә генә түгел. Ә кемдә тагы? — дип сорады ул үзеннән. — Кемдәме?» Жавап бирә алмады. Ләкин сорауны икенче терле итеп куйды. «Заһид, син Мәдинә өчен ут йотасын, аның алдында үзеңне гаепле саныйсың, ләкин синең бу кичерешләрең нинди дә булса файда бирәләрме соң? — дип сорады. — Ярый, син аның «белән жәйпе уздырдың, ди. Ләкин бит шуннан башкасы юк. Ә сиңа бит инде, дускаем, семья кору турында да уйлана башларга вакыттыр, ә?» Заһид Мәдинәнең үзенә тип булмаган якларын эзли башлады. Ниһаять, ул анык бер фикергә «килде. Юк, юк, Мәдинә аннан унөч яшькә кечерәк. Аерма бик зур. Аннары, ул һич институт тирәсендә урнашырга теләми тагы. Производство — минем стихиям, дип тора. Юк, юк, Заһид бары үзенә тиңне генә эзләргә тиеш. Ул ннде флирт ясап йөрү яшеннән узган. Ләкин... ләкин Заһид аны өзелеп ярата бит. Ул Мәдинәне ярат- маса, аның каршында шулай гаепле булып калуына өзгәләнер идемени?! һич юк! Ул аны ярата! Ләкнп ул ана лаек түгел. Заһид барлык көчен җыеп, эшнең яшь аермасында гына түгеллеген, ә тагы ниндидер билгесез бер нәрсәдә икәнлеген әйтергә тырышты. Ләкнн әйтә алмады, тагы ятты, тагы уйланды. Ниһаять, ул бнк ансат аклану юлы тапты. Чыннан да, ни өчен үзен шул кадәр азаплый соң әле ул? Ярый ла, Басыйров — тәҗрибәле, эшне ничек йөртергә кирәклеген белә торган кеше. Заһид бит андый мәсьәләләрдә сары авыз. Аның әле командировкага чыгуы да беренче тапкыр гына диярлек. Я, җитте, бетте, ахмак уйларны "баштан куарга кирәк, диде ул үзенә. Көч белән аларны куып җибәрде, ләкин уйлары, озынборын өередәй, куганда китеп торсалар да, шунда ук тагы әйләнеп кайталар һәм рәхимсез рәвештә үзен борчырга тотыналар иде. Заһид, алҗып, шабыр тир эчендә ятты. Ул кайдадыр өстәл тартмасында йокы даруы барлыгын хәтерләде. Кухняга чыгып тормады, чөнки бабай шунда раскладушкада йоклый иде. Сусыз гына, азапланып, ачы дару йотты. Ниһаять, ул үзен дулкыннарда чайкала башлагандай тойды. Йокыга талганын сизмәде. Ә уянып күзләрен ачканда өстәлдәге кул сәгате унынчы яртыны күрсәтә иде инде. Заһид сикереп торды да туалет бүлмәсенә чыкты. Иртәнге чәен эчеп, тагы итек ямарга утырган Гайнулла абзый: — йокы туйдымы, Заһидулла? — дип сорады. — Шәп гүләйт суктырган ахры сип кичә? Заһид юына башлады. Юынган арада хәзер институтка барып кайтырга һәм шупда барышлый берәр кафега кереп, ашап чыгарга кирәклеген уйлады. Институтка баруының сәбәбе зур түгел иде. Ул институтта өстәл тартмасында кайчандыр кыш көне үк сатып алган блесна- ларын онытып калдырган иде. Бары шуны алыр өчен генә ул ял көпе булу аркасында тынып калган институтка барып керде. Ярым караңгы коридор буйлап узды һәм кинәт үз кафедрасының лабораториясеннән кәҗә кычкырган тавыш ишетеп, сәерсенеп тукталып калды. Лаборатория ишеген ачкач, ул эре генә сөякле ак кәҗә янындагы утыргычта Рәхимне күрде. Лаборант, Заһидны күрү белән, аягүрә басты. Доцент нсә, аның белән салкын гына исәнләшеп, бөтен игътибарын кәҗәгә юнәлтте. Ул шунда ук кәҗәнең физиологик тәҗрибәләр уздыру өчен хәзерләнгән хайван икәнлеген аңлап алды: аның бөтен тәпе тишелеп беткән һәм ул канюлялар, анастомозлар белән «бизәлгән» иде. — Бу кемнеке? — диде Заһид. Рәхим, ни әйтергә дә белмичә, тәрәзә аша урамга карап куйды. — Иван Ильичныкымы? — дип сорады Заһид. Рәхимгә артык яшеренүдә бернинди дә мәгънә юк иде. Ул йокысызлыктап пурсызланган күзләрен доцентка текәде дә: — Бу кәҗә мңнеке, Заһид Сафич, — диде. — Мин рисковать иттем. Әлеге тәҗрибәләремне уздырырга булдым. Заһидның йөзенә чак кына елмаю билгесе йөгерде. Бу начар елмаю түгел иде. Рәхим моны шунда ук сизенде һәм кыюланыбрак: — Ничек кенә булса да мин ул эшне эшләргә булдым, Заһид Сафич. Чөнки шуның өчен күчтем бит мин институтка, — диде. Заһидның йөзендәге елмаюы арта төште. Әйбәт теләктәшлек белгерткән бер елмаю иде бу. — һе, — дип куйды ул, ниһаять. — Әйе, минемчә, сез моңа каршы килмәссез, Заһид Сафич, — диде Рәхим. — Мин бит эш вакытында эшләмим моны. Мин үземнең лаборантлык эшемне башкарам, әнә сез язып калдырганнарның күбесен эшләдем инде. Заһид, бер сүз дә дәшмәстән, кәҗә янына килеп чүгәләде, аның барлык операция ясалган урыннарын карап чыкты. Ул торып Рәхимнең җилкәсенә кулын салды. — Молодец, Рәхим Мицлебаевич. Молодец! Рәхимнең ябык, талчыккан йөзенә рәхәт, татлы елмаю йөгерде. Аның тешләре эрерәк булсалар да, ап-ак, тигез. матур иде. Теш яктылыгы аның кара тутлы йөзеп ямьләндереп җибәргәндәй булды. — Рәхмәт, — диде ул. —■ Ә Иван Ильич ничек соң? — диде Заһид.— Беләме моны? Рәхим куркынып доцентка текәлде. — Белми, минемчә, Заһид Сафич. Заһид көлеп җибәрде. — һәм контрабанда юлы белән шундый катлаулы эш башкардыгызмы? — Әйе, башкардым. — Операцияне үзегез ясадыгызмы? — Үзем, хирургия кафедрасында. — һәм сезне Иван Ильич бер дә «тотмадымы»? — Минемчә, юк, — диде Рәхим көлемсерәп, — хәер, бер тапкыр коридорда очратты ул безне. Настя белән без кәҗәне подвалга төшереп маташа идек. Ләкин ул эшне аңламады бугай... Заһид аналитик үлчәү янындагы утыргычка барып утырды. — Сез шундый батырлык күрсәткәнсез икән, Рәхим Мицлебаевич, мин сезгә ярдәм кулы сузмыйча кала алмыйм инде, туган. — Миңа берәр атнадан тәҗрибәләр башларга булыр иде. Зәмзәмбикәнең хәле яхшыра, юкса бик хәтәр иде, үләме дип тордым. — Исеме шундыймы? Әллә районнан ук алып килдегезме ул кәҗәне? Рәхим кәҗәнең квартир хуҗасыныкы икәнлеген һәм аңа шуның аркасында һәр көнне өйгә ике литр сөт сатып алып кайтырга туры килүен әйтте. — Юк, алай булмый ул, — диде Заһид, — мин аны оештырам. Кәҗәне институт акчасына сатып алабыз. Безнең кафедрага тәҗрибә хайваннары сатып алу өчен җибәрелгән акча бар. Ул барыбер әрәм калачак. Без ел башында артыграк сораган идек. Шуңа алабыз. — Ай, шәп тә булыр иде, — диде Рәхим иркен сулап, — барыннан да күңелсезе шул, мин булган акчама сөт алып кайтам, ә хуҗа хатыны балаларыма каптырып та карамый ичмаса! — Юк, юк, алай Сулмый ул! — диде Заһид. Доцент чын күңеленнән бу армас-талмас Рәхимне мактады. Эченнән мондый фидакарь кешеләргә фән юлында комачаулыклар булырга тиеш түгел дип уйланды. Ул урыныннан торды. — Менә болан, Рәхим Мицлебаевич, моннан соң конспирациядә эшләүнең кирәге юк. Беркемнән дә курыкмыйча, кафедрада, әлбәттә, эштәй бушаган араларда, башлаган эшегезне дәвам иттерегез. Әгәр- дәртегез бар икән, мин сезгә үзем методик киңәшләр белән ярдәм итә алам, тиешле әдәбият карауда да ярдәм кулымны сузарга әзер. — Рәхмәт, бик зур рәхмәт, Заһид Сафич, — диде тәмам шатлыкның чигенә җиткән Рәхим. — Ә Иван Ильич мәсьәләсендә борчылмагыз. Үзем җайлыйм. Менә мин иртәгә китәм... Хәер, бүгем китәрмендер. Беләсезме, мин бүген үк Иван Ильичларга барам, мин аңа әйтермен. Аңлатырмын. Ул минем сүзне тыңламый калмас. Заһид бераз уйланып торды һәм кинәт үзенең нишләсә дә профессор янына керә алмаячагын исәпләп чыгарды. — Туктагыз, болан итәрбез, мин хәзер үк... Ул ашыгып коридорга чыкты, барган шәпкә кесәләрен актарып, кабинет ачкычын тапты һәм керү белән телефоннан профессорның өенә шалтыратты. Иван Ильич өйдә иде. Заһид аның белән хәл-әхвәлләр, үзенең ничек ял итүе турында сөйләшеп алды. Эш кешесе буларак, профессор доцентның бары моның өчен генә шалтыратмаганлыгыи аңлый иде. Үзе сорады: —Я, ниләр бар тагы? Сезне институтка берәр ашыгыч йомыш китергәндер әле. Кызганычка каршы, хәзер ял көннәрендә мин эшләмим шул, күрәсең, картлык үзен сиздерә башлагандыр. —Эш менә нәрсәдә, Иван Ильич, безнең яңа лаборант һич көтелмәгәнчә тырыш кеше булып чыкты. Ул кәжә сатып алган, аңа операция ясаган, карынга фистула, жилен венасына анастомозлар, калкансыман бизгә канюля куйган. Операциясе уңышлы чыккан. Минемчә, аңа эшләргә рөхсәт итәргә кирәк, Иван Ильич. Билгеле, эш сәгатьләрендә түгел, ә буш вакытларында. — Шул, үзе әйткән тема буенчамы? — Ә нигә? Эшләсен, Иван Ильич! Минемчә, ул безнең кафедраның карашын куәтләячәк кенә, һәрхәлдә мин сезнең теоретик нпгсзләүләре- гезгә тулысынча кушылам, теге Харьков итчесенең эшләрен Москвада пыран-заран китереп ташлаганыгызны мин бик яхшы хәтерлим. Ләкин бит безнең кулда яңа эксперименталь материал юк. Ә менә хәзер ул булачак. — Ничек? —Ничек, дип... минемчә, безнең лаборантның эшләре теге Борисовның эшен юкка гына чыгарачак... —■ Белмим... — дип куйды профессор, — Рәхим Миңлебаевнчпың тел төбенә караганда, ул Борисовны хуплый. Ә тенденция ул кайчак, үзегез беләсез, ул объектив хакыйкатьне боза, дөреслекне ялгыш күрсәтә. — Әгәр үзебез карап эшләтсәк, андый хәл булмаячак. —һем... ми өчен әле сез ул бик үзенчәлекле безнең яшь лаборант өчен көенәсез, Заһид Сафпч? Дөресен генә әйткәндә, мин аның кәжә белән мәш килеп йөрүен күргән дә идем, ләкин дәшмәдем. Гомумән, аны сынау дәверен кичә алмаган исәпләп, бездән азат итү яхшы булыр иде, минемчә. — Юк, юк, зинһар алай итә күрмәгез. Бу кеше бнк перспективалы, Иван Ильич. Ах, безнең барлык ассистентлар да шуның кебек эшчән һәм инициативалы булсалар иде! Аннан соң үзегез дә әйттегез ич, безгә аны куу ничектер килешми. Монда бит әле Герасим Павлович та бар. Ул бит аның өчен тырышты. — Шулай дисезме? — Әлбәттә, шулай, Иван Ильич. Минемчә, аның ул өлкәдә эшләве безгә бернинди дә зыян китерми. Аиьщ эше планнан тыш эш булып саналачак. Я булмаса инде, ахыр чиктә, без аны студент түгәрәге эше дип карый алабыз. Ә методик җитәкчелекне мин үзем башкарырмын. Аңлагыз, ул булган егет бит! — Анысы шулай,«егет бик чая һәм үзсүзле булып чыкты. — Мин сездән үтепәм, эшләсен ул. — Ярый алайса,'—-диде профессор, — сезнең үтенеч белән исәпләшмәү мөмкин түгел, Заһид Сафич. Тагы ниләр бар? — Башка ул-бу юк. Сезнең кушасы йомышларыгыз юкмы соң? — Юк булса кирәк, — Бәлки буш вакыт табып,— Заһид «бәлки миңа килеп чыгарсыз» димәкче иде, ләкин тукталып калды. — Нәрсәдер әйттегез, •— диде професвор. — Иван Ильич, Мария Петровмага миннән күп сәлам тапшырыгыз. —■ Яхшы, хушыгыз, — диде Иван Ильич, телефон трубкасын куеп. Заһид эченнән: «Картның бераз хәтере калды», — дип уйланды. Ләкин ул башкача булдыра алмын иде, аның дәртләнеп эшкә керешкән Рәхимгә ярдәм итәсе килә иде. Бу аның эчке ихтыяҗы хәзер. Ул үзе дә кайчандыр нәкъ шул Рәхимчә, көн-төн белән исәпләшмичә, ару-талуны белмичә, янып эшләде бит! Заһид ашыгып Рәхим янына керде. — Бары да без уйлаганча булды, — диде ул шатланып. — Ләкин, Рәхим туган, инде карагыз, бик унлап эш итәргә кирәк. Объектив дәреслек чагылсын. Кәҗә савыга төшкәч, икәүләшеп тәҗрибәләр методикасы турында уйлашырбыз. Заһид кинәт үзенең блесналарыи алмагаплыгын хәтерләде. Якадан бүлмәсенә керде. Өстәл тартмасыннан бакыр балыклы кармаклар алды. Аларны күрү белән күз алдына Идел буйлары һәм анда калган Мәдинә килде. Ул унга баткан хәлдә дермантин тышлы диванга утырды һәм әле кичә генә таң атканчы унлаган уйларын хәтерләде. «Мәдинә, Мәдинә. — дип кабатлады ул эченнән генә, — син мине үзеңә чакырасың. Чакырасың да, куасың да. Юк, юк, бу .бер балалык кына. Мәдинәгә мин әти булырлык кеше. Нинди ахмаклык мине шундый авантюрага илтте соң? Ул бит бөтенләй миңа тиң кеше түгел». «Ә кем соң тиң сиңа?» — дип сорады ул үзеннән. . Сиңа тиң кеше Зөбәрҗәт! Ул сине хәзер көтә. Заһид үзен мәҗбүр итеп кулына телефон трубкасын алды, номер җыйды һәм Зөбәрҗәтне сорады. Барысы да нәкъ Заһид юраганча килеп чыкты. — Исәнме, Зөбәрҗәт, — диде ул, — син миңа үпкәләмәгәисеңдер, шәт? — Ә син үзең тынычландыңмы соң? Заһидның йөзенә кызганыч елмаю чыкты. ■— Әйе, тынычландым, бары да үтте. — У-у, сине, кәҗәле! Заһид дим, карачы, әле син кайдан шалтыратасың? — Институттан, Зөбәрҗәт. Кайда очрашабыз? — Миңа барыбер. — Минем сиңа җитди сүзем бар. Башта әйт әле, синең отпускаң кайчан башлана? ■— Нигә сорыйсың? Өч көннән вәгъдә иттеләр. — Менә бик әйбәт. Мин инде яңадан Идел буена бармыйм, монда эшләрем бар... Ә аннан без синең белән кая булса да бергә китәрбез. Ялны бергә уздырырбыз. Менә шундый уй килде минем башыма. — Рәхмәт, кадерлем. — Без бүген очрашыйк, шулар турында бәйнә-бәйнә сөйләшербез. Заһидның Казанда бернинди дә эше юк иде. Ләкин ул кире Идел бссна китәргә, Мәдинәгә күренергә батырчылык итмәде, ул үзен ’Мәдинә каршында гаепле һәм аның мәхәббәтенә лаеклы кеше түгел дип санын иде. Бу аның тирән ышанычы иде, ләкин ул анысын да үзеннән яшерергә тырышты һәм төрле башка сәбәпләр эзләвендә булды. Ул җиңгәсенә эш килеп чыгуы турында хат язды. Син тыныч кына ял итә бир, дип өстәде. Ә дүрт көннән соң, алар, Зөбәрҗәт белән пароходка утырып. Әстерхан ягына киттеләр. План болан корылды. Алар су юлы белән Махачкалага кадәр барачаклар. Аннары сәяхәт Кавказ юллары буйлап автомобильдә дәвам итәчәк. ИКЕНЧЕ БҮЛЕК I Сентябрь ае кергән иде инде, ләкин институтның түбәнге курсларында укулар башланмады әле. Авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтү өчен студентлар колхозларга бәрәңге казырга киттеләр. Алар белән кафедрадан Капуста да китте. Кафедра сотрудниклары барысы да җәйге ялдан кайтып, эш урыннарына җыелдылар. Хәзер ял итәргә чират профессорга җитте. Ул, елдагы гадәтенчә, диңгездә коепу, виноград ашау өчен хатыны белән Кара диңгез буйларына китеп барды. Кафедраның тулы хокуклы җитәкчесе булып доцент Заһид Сафич Таһиров калды. Бусы Рәхим өчен әйбәт булды. Чөнки аның күптәй көткән көннәре якынлашкан иде инде. Ул, һәр буш минутыннан файдаланып, үзенең экспериментларына әзерләнде. Методиканы алар Заһид белән икәүләшеп төзеделәр. Доцентның тирән белеме һәм зирәклеге Рәхимгә бик кулай булды. Ләкин доцентның Рәхимгә ярдәм итүен кафедрадагы аспирант Роза Вәлиевна өнәми. Әйдә, була бирсен, Рәхим бит ул кызның эшенә бернинди дә зыян китерми, киресенчә, булдыра алганча ярдәм күрсәтергә тора. Шулай булгач, Роза бер акылына килер, урынсызга үч саклап маташмас. Рәхим шулай ук юан гына гәүдәле, күп сөйләшергә яратучан Шәфика Сабировналың да үз эшенә көлемсерәп каравын тойды. Ләкин бу олыгая башлаган хатынның гаҗәп бер йомшак ягы бар иде. Ул һәр кешегә ошарга тели. Хәлбуки, Рәхимгә башка берни кирәкми дә. Ул моннан файдалана ала иде. Тәбәнәк буйлы, үзенең белем багажы аркасында аяклы энциклопедия дип аталырга хаклы Соломон Израилевич Рәхимнең кәҗә белән эш итүенә гомумән бернинди игътибар бирмәде. Кәҗә сатып алу өчен Рәхимгә акча бирелде. Анысын Заһид Сафич оештырды. Ул акча лаборантның кесәсендә иде хәзер. Азык-төлек мәсьәләсе дә хәл ителде, кирәгенчә учхоздан җибәреп тора башладылар. Ләкин Рәхим кәҗә акчасын Габдуллаҗанга тәкъдим итәргә җаен тапмый йөрде. Чөнки хуҗа мондый эшкә риза булмас һәм шунда ук кәҗәне даулый башлар кебек тоела иде. Җитмәсә, бу көннәрдә өйдә дә шактый мәшәкатьләр булды. Равилне укыта башлау аңа игътибар сорый. Шуңа күрә беренче көннәрендә малайга булышмый ярамый иде. Разия дә мәктәпкә йөри башлады. Ул районда татар мәктәбендә укыган иде, ә биредә якында бары рус мәктәбе генә. Шуңа күрә кыз да беренче көннәрендә үк әтисенең ярдәменә мохтаҗ иде. Тик шулай да көннәрдән бер көнне Рәхим, бернигә дә карамастан, эксперимент башларга булды. Кәҗәсен подвалдан алып менде, үзе ясаган махсус станга бастырды һәм кәҗәнең барлык «тишек-ямауларын» тикшерә башлады. Барлык яралар төзәлгән, Зәмзәмбикә дә үзенең язмышына күнеккән иде. Ул, гадәтенчә, мөгезен уйнатып, сакалын селкетеп, көрпә сорарга тотынды. Кәҗә инде хәзер саудыра, авырганда бөтенләй беткән сөтен көннән-көн арттыра, шуңа күрә һәрвакыт үзен ач сизә иде. — Я, Зәмзәмбикә, эшкә керешергә вакыттыр бат безгә синең белән, ә?— диде Рәхим. Кәҗә мәгънәсез бер караш белән лаборантка бераз текәлеп торды да, күрәсең, көрпәне вакытында бирмәгәнгә ачу итептер, кыска койрыгын селкетә-селкетә, идәнгә «чияләрен» чәчеп җибәрде. Ишек ачылып китте. Роза Вәлиевна күренде. Аның йөзендә, — менә ничә тапкыр кү зәтте инде Рәхим, — үзен күргән саен мыскылчан бер елмаю була. Ул кыз, ничек кенә булмасын, Рәхим алдында өстенлеген күрсәтергә тырыша. Аның фикеремчә, һичшиксез, бу Рәхим сәләтсез .бер мөжтәһит иде. Була бит шундый кешеләр: үзләрен тотып селкесәң дә бер ни төшми, мәгәр чалбар туздырып, көн-төн утырган булалар! Рәхим дә, аспирант кыз фикереңчә, шундыйлардан иде. Моны Рәхим беренче очрашуында ук сизде. Рәхимгә зур күкрәкле, нәзек сыйраклы буйчан аспирант кыз белән дус яшәргә кирәк иде. Чөнки Роза — Иван Ильичның бнк сөекле шәкерте. Профессор шушы кызны, производствода эшләмәвенә карамастан, аспирант итеп калдыру өчен бик каты тырышкан. Рәхим ана һәр төрле ярдәм күрсәтте. Ләкин тырышлыгы һаман бушка китә торды. Роза артык тәкәббер иде. Рәхимнең ярдәм итәргә тырышуына төкереп кенә карый иде. Шулай да Рәхим өметен өзми иде әле. Ул, һәрхәлдә, үзенең врачлык тәҗрибәсенә ышана һәм, бер булма- са бер, миңа Роза белән дуслашуда шуның ярдәме тияр дип уйлый иде. Роза эчкә узды. Ләкин бүгем аның йөзендә гадәттәге мыскылчан елмаю чагылмады. Рәхимне күрү белән аспирант кыз аңа нәзек кара кашын җыерып, ачулы күзләрен текәде. — Бу нинди көлү инде кешедәй?!—диде ул кинәт урталыкта туктап. Рәхим бу сүзләр кәҗәнең үзен әдәпсез тотуы аркасындадыр дип уйлады, ашыгып кына кәҗә пычрагын почмактагы чиләккә таба себерә башлады. — Үзегезнең һәвәскәрлекләрегезне бүгенгә калдырыл торыгыз,— диде кыз. — Сез миңа әйтәсезме, Роза Вәлпевна? — дип сорады Рәхим. — Ә кемгә әйтим соң мин, сезгә булмыйча? Мин специально иркенләп эшләү өчен лабораториягә килдем, ә сез инде монда. — Рәхнм итегез, — диде Рәхим,— мин бит сезгә бернинди комачау ясарга җыенмыйм. Мин сезнең урынны алмадым, минем үз урыным бар. Ләкин кыз, ни булмасын, барын да үзенчә итүне максатка әйләндергән кеше иде. Ул зарланырга кереште: — Бу нинди аспирантура ди инде! Башка кафедраларда аспирантлар өчен бөтен сотрудниклар тырышып йөри. Бездә, билләһи, лаборантына кадәр аспирантны кешегә санамый. •— Мин сезгә комачау ясамыйм, — диде Рәхим, — әгәр кирәк икән, мин сезгә ярдәм итә дә алам! — Ярдәм тагы! — дип куйды кыз күзләрен явыз ялтыратып. — Ә нигә? Минем ярдәмем кирәкми икән, ни кирәк соң сезгә миннән? — Сезнең менә моннан чыгып китүегез кирәк. Әйтеп торам ич мин сезгә: мин эшләргә килдем! — Эшләргә килгәнсез икән, эшләгез. Мин сезгә, әйтәм ич, комачауламыйм дип. — Ну, нәрсә эшлисез соң сез, Рәхим Мяңлебаевич?! Кемгә кирәк ул сезнең эшегез! Подумаешь, гыйльми работник! — Ә анысында сезнең эшегез юк инде, — диде Рәхим ачуы килеп. Ул үзенең Заһид Сафич аркасында аягында шактый нык басып торганлыгын тоя иде. — Эх, сез! Белмим, ни өчен шулай әкәмэтләнәсездер! Сезнең эшегез бернинди нәтиҗә бирмәячәк бит! — Анысын күрербез әле. Анысы сезнең эш түгел. Нәтнҗә-фәләп төрле булсын дип эшләмим. Минем беләсем генә килә! — Тоже гыйльми работник, подумаешь! — .Сез мина нигә бәйләнәсез әле? Мин бит, Роза Вәлиевна, сезнең эшегезне дә, темагызны да тәнкыйть итмим. Сез нигә миңа шулай каныктыгыз? Просто килешми бу, шундый чибәр кыз үзегез. с: — Ә сез менә башта лабораторияне бушатыгыз! Әйтеп торам бит мин сезгә: минем эшем бар, дип. Мин бит специально эшләү өчен килдем. — Эшләгез, икебез дә сыярбыз. — Ә мин әйтәм, сыймыйбыз, дим. — Зарар юк, сыярбыз. — Китегез дим! — Юк, мин китә алмыйм. Вакыт минем өчен дә бик кадерле. Мин бүгенге көнгә күптән әзерләнеп йөрим инде. — Китмисезме? — диде Роза тәмам зәһәрләнеп. — Китмим,—диде Рәхим. Роза кинәт кычкырып еларга кереште һәм дулап, ишекне тибеп, чыгып китте. — Җыен хайванны җыялар безнең кафедрага!.. — дигән сүзләре ишетелеп калды кызның. Рәхим тәмам борчуга төште. Бу нинди эш инде? Кайдан килеп • чыкты сон. әле бу истеричкасы? Мин аңа комачаулыйм, имеш. Карап торганны яратмый. Акылсыз кыз! Рәхим бу кызның сынауларның нәтиҗәсе белән түгел, ә максаты белән генә кызыксынганлыгын аңламый иде. Кем белә, бәлки нәтиҗә максатча .килеп чыкмас, ул чакны бүгенге эшне «күрмичә калу яхшырак». Кыскасы, Рәхим эшнең мондый нечкәлекләрен башына да китермәде. Ул тиз арада барысын да онытты, бирелеп эшенә кереште. Ләкин Розаның елап чыгып китүе болан гына калмады, икенче көнне иртәнге якта ук Рәхимне институтның гыйльми эшләр буенча прорек» торы үз кабинетына чакыртты. — Сезнең аспирант Роза Вәлиевна белән нинди конфликт килеп чыкты анда? — диде профессор Әсфәндияров. Рәхим, күңелсезләнә төшеп, хәлне сөйләп бирде. — Ярамый алай, — диде проректор, игътибар белән тыңлаганнан соң. — Ничек инде? Сез миңа «ярамый» дисезме? — диде Рәхим аптырый төшеп. — Әйе, сезгә әйтәм, Рәхим Миңлебаевпч,—диде проректор һаман үзгәрешсез калып. — Ул бит аспирант, аның темасы үзенә аерым әһәмиятле тема. — Димәк, нишләргә кирәк иде соң миңа? — дип сорады Рәхим. — Сезгә урынны бушатырга кирәк иде. — Ә бит мин аның урымында түгел идем. Безнең лаборатория иркен, анда яңадан берничә лаборант рәхәтләнеп эшли ала иде. —-Ул — сезнеңчә, — диде Әсфәндияров түземле рәвештә аңлатып, — шулай булгач... «Болай да аңлашыла торгандыр инде» дигәнне аңлатып, проректор телен шартлатты һәм көлеп җибәрде. Әсфәндияров турында Рәхим «ул бик коры кеше» дип ишеткән иде, ләкин ни сәбәптәндер, ул бүген Рәхим белән тыныч сөйләште. — Менә шулай, — диде проректор. Ләкин Рәхим чыгып китәр алдыннан аны тагы туктатты. — Сабыр итегез.' Сез нәрсә анда, ниндидер гыйльми эш алып барасыз, диме? Ул нәрсә, кафедра эшеме? Рәхим кыскача үзенең ни эшләгәнен сөйләп бирде. — Менә болай бит, — диде бераз уйлаганнан соң профессор, — сезнең кызыксынуыгыз бик әйбәт, әлбәттә. Ләкин шулай да, Рәхим Миңлебаевич, аны рәсмиләштерергә кирәк. Мин аңлыйм сезне, ләкин бит гомуми таләптән беркая да китеп булмый. Тема закоилаштырыл- маган икән дөреслек сезнең якта була алмый, сез Роза Вәлиеииага юл куярга тиеш буласыз. — Рәхмәт аңлатуыгыз өчен, — диде Рәхим. Ул проректор яныннан чыгу белән Заһид Сафич кабинетына таба китте. Доцент әле яңа гына килгәп, плащын элеп тора иде. Ул Рәхимнең сүзләрен үзгәрешсез бер кыяфәттә тыңлаганнан соң: — Сез, минемчә, Рәхим туган, ул эшегезгә тиешеннән артыграк игътибар бирәсез, — диде. — Ә Роза Вәлиевна белән бәхәскә кермәскә киңәш бирер идем мин. — Яхшы, моннан соң мин ул кызның күзенә дә күренмәм, — диде Рәхим. — Әле сезгә керүемнең сәбәбе аннан зарлану өчен гүгел. Ә кичәге эшнең нәтиҗәсен сөйләү өчен иде. Мин төнге уникегә кадәр эшләдем. ~ Уникегә кадәр? — диде Заһид. — Юк, юк, андый юлга, зинһар, басмагыз. Сез мине җансыз бер хәлгә калдырачаксыз. — Ничек? — Бик ачык бу. Сез төннәр буе эшләсәгез, көндез йокымсырап йөриячәксез. Әле ярый, студентлар юк. Ә бит алар кайткач, сезгә бик күп эш йөкләнәчәк, Рәхим туган. — Эшемнең сыйфаты өчен үзем җавап бирермен, Заһид Сафич,— диде Рәхим. — Сезне минем эшнең нәтиҗәләре кызыксындырамы соң? — Беләсезме, Рәхим туган, үпкәләмәгез, ләкин әйдәгез без бу мәсьәлә турында эш сәгатьләре узгач, һәрхәлдә, гыйльми сотрудниклар эштән киткәч, сөйләшик. — Ихтыяр үзегездә,—диде Рәхим җилкәләрен җыерып. Ул, үпкәсен һич яшерә алмыйча, кискен рәвештә борылып, доцент кабинетыннан чыгып китте. II Ә сөйләрлек сүзләр бар иде. Аның җаны-тәне белән ышануынча, Заһид ул әйткәннәр белән кызыксынырга тиеш иде... Рәхим ясаган беренче тәҗрибә калкансыман бизләрнең эшчәнлеге белән карындагы микрофлора арасында бәйләнеш бар икәнлеген әйтте. Кыскасы, ул үзенең беренче күзәтүе белән үк Харьков профессорының әйткәннәрен раслады. Ләкин моны соңгы сүз дип икърар итү шулай ук дуамаллык булыр иде. Уйланмаган, көтелмәгән, күзгә чагылмаган факторларның ялгыш нәтиҗәгә китерүе дә бик ихтимал бит. Шуңа күрә Рәхим үзенең беренче эшен Заһидка күрсәтергә теләде. Ул авыр минутларны зур түземлек белән кичерде. Ниһаять, үзенең тойгыларын һәм бу үзен аңламаган кешегә карата туган ачуын эченә йотты, онытты һәм, ассистентлар эштән китү белән, ашыгып доцент кабинетына яңадан керде. Заһид нидер язып утыра иде. Ул шунда ук эшеннән аерылып Рәхимгә текәлде. Баягы дорфалыгы өчен доцентның хәзер үкенүен Рәхим дә сизде. Заһид лаборантны диванга утыртты, үзе аның янына күчте. — Теге эшегез буенчамы? — диде ул дусларча елмаеп. — Әйе, мин аны сөйләми кала алмыйм. Мин сезнең белән киңәш- табыш итәргә тиеш. Кем белә, бәлки ялгышлык киткәндер? — Сөйләгез, мин тыңлыйм, — диде Заһид. Рәхи.м һәрбер детальгә тукталып сөйли башлады. Заһид аны башын аска иеп игътибар белән тыңлап утырды. Кайта-кайта төпченеп сорашты. Ниһаять, көтелмәгән җитезлек белән аягүрә басты. — Давайте, кәҗәгезне алып менегез! Экспериментны бергәләп ясыйбыз. — Хәзерме, эш вакытындамы? — диде Рәхим. — Зарар юк, хәзер үк! Алар кызу-кызу атлап коридор буйлап киттеләр. Лабораториягә кереп, Настяпы кәҗәне алып килергә җибәрделәр. Үзләре, икәүләшеп, кирәкле прибор һәм реактивларны әзерли башладылар. Эксперимент Заһид күз алдында кабатланды. Бераздан доцент эшкә үзе тотынды. Ул бөтен шартын җиткереп, күнегелгән оста хәрәкәтләр белән һәм шул ук вакыт зур төгәллек белән эшли иде. Рәхим ана ярдәм итеп торды. Ниһаять, алар карыннан алынган пробаларны электрик центрифуга ярдәмендә фракцияләргә аердылар. Индикатор салып селте белән титрладылар. Рәхимнең сөйләгәннәре хак иде. Чыннан да, кал- кансыман бизгә кертелгән антитероид матдә билгеле бер дозада карындагы микрофлорага йогынты ясый иде. Сынауны артык кабатлау кирәксез иде хәзер. Бары да ачык, £ары да нәкъ Рәхим сөйләгәнчә. — Я, ничек аңлатабыз инде моны? — диде Заһид. — Ничек? — дип сорады Рәхим. — Димәк, карындагы микробларның эшчәнлеге калкансыман бизләрнең гормональ функциясенә бәйләнгән. Димәк, без аларга йогынты ясый алсак, карында микроблар ясый торган кислотага да тәэсир итә алабыз. Ә ул кислота — сөт продукциясе өчен хәлиткеч фактор, чөнки ул органик кислоталар — май кислоталары, сөтнең мае беренче чиратта шулар исәбенә җитештерелә... Рәхим көлеп җибәрде. Ул шаярту тонында сөйли иде. Ул, әлбәттә, бу хакыйкатьне Заһидның күптән белгәнлеген яхшы аңлый иде. Ләкин аның аптыравына каршы, Заһидның алай күңеле күтәрелмәде. — Әйдәгез, Рәхим туган, ашыкмыйк, — диде ул кашларын җыерып,— монда күп нәрсәләрне тикшерәсе бар әле. Без бит сезнең белән нинди кислоталарның артуын белмәдек. Аннан, микрофлора белән кызыксынганда да зыян итмәс. Аннан, бу сөткә ничек тәэсир- итә? Анысы да проблема. Аның өстенә, ул бизләрнең функциясенә бәйләнештә үзгәргән микробиологик процесс эмбрионга ничек йогынты ясый? Болар бит барысы да бер чылбырның звенолары. Шулай түгелмени? Шулармы хәл итмичә торып... '— Болары инде киләчәктә булыр, — диде Рәхим, — мин әлегә бу кадоренә дә бик шат. Мин берни дә барып чыкмавыннан шүрләгән идем. Ә менә көткәннән дә шәбрәк булып чыкты. — Ул шатланып тагы көлеп җибәрде. Заһид бу егетнең моңарчы биредә көлгәнен күргәне юк иде әле. — Ну, ярый,—диде ул сәгатенә карап, — мнн китәм. Ләкин мин тагы бер тапкыр үтенәм, зинһар сезнең бу занятиеләрегез безнең кафедра эшенә зыян китерә күрмәсен. Уңыш телим. Ул халатын салып чөйгә элде дә ашыгып чыгып китте. — Борчылмагыз, барысы да менә дигән булыр!—дип кычкырды Рәхим, авызын җыя алмыйча. Ул әйтеп бетергесез шат пде. — Настенька, — диде Рәхим, препаратор кыз янына барып, — мин бүген бик бәхетле. — Сезгә күңелле булгач, мпңа да рәхәт, Рәхим абый, — диде Настя. — Рәхмәт, — диде Рәхим,— чын күңелдән рәхмәт сиңа, Настенька. Әгәр син булышмасаң, берни дә барып чыкмый иде. Инде хәзер миңа юл ачылды. Профессор да минем эшемне хуплаячак, гыйльми совет та. Ә миңа башка берни дә кирәкми, бары эшләргә мөмкинлек кенә булсын! — Мин сезнең өчен бик шат, Рәхим абый. Алар нурланган «үзләрен бер-беренә текәп сүзсез тордылар. Кинәт Рәхимнең йөзе сүрәнләнеп китте. Ул Галиясен хәтерләде. Ах, әгәр ул да хәзер янында булса, нинди зур шатлык булыр иде! Ах, нигә ул юк?! Рәхим сәгатенә карады. Эштәй китәргә вакыт иде инде. Балалар көтәләрдер, дип уйлады ул. — Настя, кайт, бар, минем аркада тоткарланма. Мин үзем барын да урнаштырырмын. Ләкин Настя китмәде. Алар икәүләшеп тиз генә тәртип урнаштырдылар, приборларны, утларны сүндереп, краннарны ябып, кафедраны бикләделәр. Рәхим, юлда кайтышлый, бүген инде кәҗә турында сөйләшергә вакыт җитте дигән фикергә килде. Бу — авыр эш, .бүгенге шатлыгы бул- маса, моны ул бәлки тагы да киләчәккә калдырыр иде. Ләкин өйгә кайткач ул Габдуллаҗанны очратмады. Хуҗа кайтмаган нде әле. Ә Мәрвәрит белән сөйләшүдә мәгънә юк. Чөнки ул берни дә хәл итә алмаячак. Рәхим кибеткә кереп бераз кесәл порошогы, ике кекс һәм ике йөз грамм шоколад конфет алып чыкты. Тиз генә карабодай боткасы пешереп алды, чәй кайнатты, үзе кайчандыр Галня белән кунакка барганда гына кия торган ак күлмәген киде һәм ишек алдындагы балаларын чакырды. Балалар, әтиләренең болан бәйрәмчә киенгәнлегенә бераз сәерсенә төшеп, өйгә керделәр. Рәхим яратып һәм кызганып аларны күзеннән кичерде. Равил, көн салкынча булуга карамастан, кыска трусиктан гына. Бер оегы резинка тасма белән тоттырылган, икенчесе ботинкасына кадәр сыдырылып төшкән. Ялангач тәпие туңудан күгелҗем төскә кергән иде. Рәхим, Равилнең уң ботинкасын күргәч, бөтенләй күңелсезләнеп китте. Ботинка авызын ачкан, тешләрен ыржайткан, имеш! — Әле ни арада туздырып өлгердең? — диде Рәхпм, — Казанга килгәч кенә алдык бит, улым. Ботинканы салдырып алды, чәйдән соң итекчегә кертергә булды. Разиянең дә -күлмәге ертылган иде. Ул аны да шунда ук алыштыртты, кызының күлмәген шулай ук бүген ямап куярга булды. Әйе, бу кечкенәләр аның өчен бик якын, бик кадерле иде. Аның балалар турында борчылып уйланган чаклары аз булмады. Ләкин нишләсәң дә—вай! Әллә бәлки өйләнергәдер? Балаларга тәрбия дә булыр. Ләкин каһәр суккан үги ана үги ана имде, аның ятимнәрне рәнҗетүе бик-бик мөмкин. Рәхим андый минутларда үзенең бала чагын исенә төшерә иде. Әйе, аның үги анадан күргән җәберләре аңа бу мәсьәләдә бик сак кыланырга куша иде. Балалар икесе дә бүген юньләп юынмаган булып чыктылар. Равилнең генә түгел, Разиянең дә колак тишекләре, муены кап-кара иде. Рәхим балаларын, табынга утыртканчы, бик әйбәтләп, сабын күбекләре белән күзләрен әчеттерәәчеттерә, елата-елата юындырды. Ниһаять, барлык эш эшләнде булса кирәк. Рәхим ашъяулыкка, зур табак белән, таралып торган кайнар карабодай боткасы китереп утыртты. Нәниләрнең күзләреннән бердән шатлык очкыннары чәчелеп китте. Алар тыела алмыйча, шаулашып кул чәбәкләргә керештеләр. — Әтием, бүген синең туган көпең, имә? ■— диде Разия. Равил, күзләрен тутырып: — Әтием, туган көнең, ийе, ийе?— дип кабатлады. — Юк, туган көнем түгел, — диде Рәхим, — тик шулай да минем бүген бик шатлыклы көнем, балалар. Мип... ничек дип аңлатыйм инде сезгә, бик... бик... ну кызыклы бер эш эшләдем? — У-у, әтием, кызык эс эсләгән!—диде Равил шатланып. — Кычкырма шулкадәр, җүләр, — диде Рәхим ачусыз гына, хәзер үк Мәрвәрит апа кереп җитәр. Равил ябык ишеккә карады да хуҗа хатынына атап телен күрсәтте. Рәхим тавышсыз гына аңа бармак янап куйды. — Әйдәгез, ашагыз, балалар! Әле балаларның шатланасы минутлары алда иде. Алар тәмле ботка ашап бетерүгә, Рәхим өстәлгә чәй китереп куйды, һәрберсенә берәр кекс, икешәр конфет тоттырды. Юк, аларның мондый бәйрәмне күрмәүләренә байтак иде, икесе дә яртышар чокыр гына чәй эчтеләр дә, тәм- томнарын күтәреп, урамга ычкындылар. Ничек инде аны иптәшләргә күрсәтми ашыйсың, ди! Ill Рәхим күңелендә бәйрәм булган минутларда Заһидта ниндидер шомлы билгесезлек иде. Нәрсә дигән сүз соң бу лаборантның эше? Профессор Филиппов адәм көлкесенә калды дигән сүз була бит бу. Иң күңелсезе шул: бу эш аның үзеннән күп яхшылыклар күргән сөекле шәкерте җитәкчелегендә эшләнгән иде. һәм кем эшләгән? Әле кичә генә институтка аяк баскан кеше, җитмәсә, техник хезмәткәр, гади бер лаборант! Заһид остазы каршында үзенең бик гаепле икәнлеген тойды. Уеннан чыккан уймак бик күңелсез төс алып китәргә җыена иде. Заһид институттан кайтышлый ук бу сәер хәлне бәяләп барды. Ничек болан ул? Димәк, Иван Ильич — шундый тирән белемле, барын да үлчәп, белеп эшлп торган кеше—бу мәсьәләдә ялгышкан булып чыга. Заһид үзе уздырган эксперимент турында кабат-кабат уйланды. Әйе, бернинди дә ялгышу-фәлән юк. Ләкин, шулай булуына карамастан, аның үзенә үзе ышанасы килмәде. Ул прексездән профессорның берекче тапкыр әлеге Борисовка каршы чыгышын хәтерләде. Ул чак Заһид аспирант кына иде әле. Теге профессорның мәкаләсе басылып чыккач, шуны укып, Иван Ильич ачы нәфрәт белән көлгән иде. Барысы да бүгенге кебек күз алдында тора. Профессор: «Чепуха!—диде. — Моннан да зуррак ахмаклык булмас, я ул профессор өметсез рәвештә ялгышкан, яки намуссыз бер кеше!» — диде. Икенче тапкыр Заһид профессорның бу мәсьәлә буенча Мәскәүдәге конференциядә бер чыгышын тыңлады. Анда ул бик оста дәлилләп, үзенең дә кайчандыр теге профессор кебек үк уйлаганлыгын, ләкин сынаулар ясый башлагач, гипотезасының бөтенләй җимерелүен сөйләде. Ләкин теге Борисов та бирешергә бик теләми иде. Ул каты бәхәскә керде һәм эшен шул юнәлештә дәвам иттерә бирде. Аларпыц аралары әнә шулай бу конференциядә бозылуга таба юл алды. Инде соңгы очрашуларында, Казанда узган шундый ук гыйльми конференциядә, алар- пың аралары төзәлмәслек бер низаг төсен алды. Бу ике галим хәзер хезмәтләрен генә түгел, кеше буларак та бер-берсен сөйми башладылар. ...Иңде хәзер көтмәгәндә яңа казус! Бу эшнең хәтәрлеге тагын шунда: моңарчы ни профессор, ни Заһид ялгышуыбыз мөмкин дип һич уйламадылар. Нәтиҗәнең болан килеп чыгасын белсә, Рәхим өчен тырышып йөрер идеме соң Заһид?! Хәер, профессор үзе рөхсәт итте бит. Заһид юри, сынау өчен генә, күз алдына китерергә тырышты. Әгәр Иван Ильичка дошманыгыз хаклы икән, исбат ителде, дип әйтсәң, нәрсә булыр иде икән, дип уйланды. Заһид булачак күренешне күз алдына китерде дә куркынып тирә-ягына каранды. Бу артык көтелмәгәнчә, язмышның артык рәхимсез кылануы иде. Ул, һаман уйлары белән булашкан хәлдә, өенә кайтып керде һәм кухняда гына бер чынаяк чәй эчте дә яңа килгән газета-җурналларшя алып, бүлмәсендәге диванга кереп ятты. Юк, газета да аны кызыксындырмый иде бүген, әлеге сәер эш аның күңелең өзлексез бораулап торган кебек иде. Ул, газетаны битенә каплап, йоклап алырга булды, йокыга китәм дигәндә генә, кыштырдап, газетасы идәнгә төште. Заһид күзен ачты Һәм соргылт түшәмгә карап ята башлады. Ничек ул элегрәк профессорының ялгышуын сизмәгән? Хәзер шуның турында баш ватты ул. Булган эшләрне һәм уйларны хәтерләргә тырышты. Әйе, әйе, ул вакытны ук ниндидер шик яши иде шул күңел түрендә. Ай-Һай, дип уйлаган иде шикелле ул теге Харьков профессорын тыңлаганнан соң, методик яктан бик әйбәт, бик көчле, төгәл эш бит бу, ничек моның белән бәхәскә кермәк кирәк! Ләкин ул, хәтере ялгышмаса, шунда ук үзенең әле хөкем чыгарырлык кеше булмавы турында да уйланган иде. Иван Ильич аның өчеи ул чакны бердәнбер иң бөек, иң шәп физиолог иде. Ә менә бүген бик кызык килеп чыкты. Кызык һәм аянычлы. Чөнки Заһид хәзер үзеиеи остазына каршы күтәрелергә тиеш. Ә бит шул ялгышкан кеше аиы кеше итте. Шул бит аны үзенә аспирант итеп алды. Каршы килүчеләр, Заһидка каршы астыртын эш йөртүчеләр аз булдымыни? Әле сугыштан соңгы авыр еллар иде. Бәла-казалы, афәтле, Сталин культының чәчәк аткан еллары иде. Шул вакытны атаклы профессор, армый-талмый, Заһидны барлык көче белән яклады һәм үз кафедрасына аспирант итеп калдырды. Әйе, карт болар турында соңыннан бер тапкыр да сөйләмәде һәм, әгәр аның ачык күңелле хатыны Мария Петровна Заһидка бәйнә-бәйнә хәбәр итеп тормаса, Заһид бәлки әле дә берни белмәс иде. Заһид ниндидер юл эзләп карады, ләкин бутала гына барды. Кайсы якка гына тайпылмасын, аны намуссызлык юлы көтеп тора иде. Ахыр чиктә ул Зөбәрҗәт белән үзенең күптән түгелге сәяхәте турында уйлый башлады. Борылып-борылып тау башларына менә торган Кавказ юллары. Анда дәһшәт белән рәхәтлекне бергә тоясың. Синең яныңда гына горур тау бөркетләре. Ә аста карлыгач ояларыдай авыллар, биек- биек пирамидаль топольләр. Таулар, юллар, шарлавыклар. Алар котырып дулаган диңгез ярларыннан карап тордылар, очкыннар чәчеп кайнаган алтындай саф виноград винолары эчтеләр. Бик, бик истәлекле булды ул юл. Ләкин Заһид бу юл хатирәләре белән артык мавыга алмады. «Нишләргә икән? — диде ул, ниһаять, урыныннан торып, — Бул- маса, Зөбәрҗәтне чакырырга кирәк, кая булса да барырбыз. Юк»,— диде ул бераз уйлаганнан соң. Зөбәрҗәт алдында ул үзен ничектер иркен тота алмый иде. Ә аңа хәзер рәхәтләнеп, туарылып, тәмам җибәрелеп ял итәргә кирәк. «Кызганыч,—дип уйлады Заһид, — яшьрәк чакны, ичмаса, бөтен эч сереңне актарып салырлык дусларың була иде, ә хәзер кемем бар соң?» Ул, булмаса, бер бильярд уйнап кайтырга кирәк дип, плащын киеп чыгып китте. Юлда барганда бильярд уннарга да алай артык теләмәгәнлеген тойды. Әйе, Галимнәр йортына ашкынып баруының сәбәбе Басыйровны күрмәмме дигән фикер аркасында икән. Бу фикер сиздермәстән генә күңелгә килеп керде һәм Заһид шул юан гәүдәле, салмак хәрәкәтле кеше белән үзенең кичен уздыруга күп өметләр баглап куйды. Заһид уйлаганча, ул Басыйровта үзендә җитмәгән ниндидер бер нәрсә бар иде. Доцент, өс киемен гардеробщикка биреп, бильярд бүлмәсенә керде, һәрвакыт була торган таныш кешеләр җыелган. Монда ничә елдан бирле инде бильярд белән мавыгучы, опера һәм балет театрының солисты— тәбәнәк буйлы тенор да, чал чәчле карт татар шагыйре дә, фольклорчы да, пенснэ күзлекле медик профессор да бар. Боларның барысы белән дә Заһид байтактан бирле таныш. Ул аларның шул бильярд уены аркасында күп якларын, көчле һәм көчсез якларын белә. Барыннан да бигрәк аларның бильярдны ни дәрәҗәдә оста уйный белүләре белән таныш. Заһид күзенә чалынган танышларның кайсы белән баш иеп, кайсы белән елмаеп кына исәнләште. Бу таныш-белеш- ләр хәзер җәйге ялдан кайтканнар, барысы да көр күңелле, шаушулы, тазарганнар, җәйге кояшта шактый каралганнар. Заһид аларныц барысын да күзеннән кичереп чыкты, ләкин Басыйровны очратмады. — Әйдәгез, Заһид Сафич, бергә чиратка басабыз, — диде аның янына килгән кып-кызыл йөзле кеше. Бу кеше никадәр беркатлы, гади һәм эчкерсез булмасын, Заһид аннан моңарчы читтәрәк йөрергә тырышты. Чөнки теге артык эчкечелеккә һәвәс иде. Заһид аның белән бер ресторанга барып, байтак җайсызлыклар кичерде. Шуннан соң ул аның белән уйнамаска һәм гомумән аны бик якын җибәрмәскә булды. Әле хәзер дә кызыл йөзнең бераз «салган» баш белән йөргәнлеген сизде. — Минем партнер килергә тиеш, — диде. — Ах алла, килсә килер! Килгәнче бәлки минем чират җитәр әле. Кемне көтәсең соң син? — Басыйровны, — Ах, Басыйровны! — Кызыл йөз кеткелдәп көлеп куйды. — Ул .бит хәзер, агайне, отпускала, мин монда килгәндә, ул Гыймай белән уйный иде. Мескенне Гыймай «эһ» дигәнче «чишендереп» ташлады. «Восток»ка синең дустың исәбенә шампанский эчәргә алып китте аны Гыймай. — Китте? Кем соң ул Гыймай? — Менә сиңа!—диде кызыл йөз иренен бәлшәйтеп. — Гыймайны белмәскә инде! Чыннан да, кем иде ул Гыймай? Ул кеше һәрвакыт бильярд бүлмәсендә. Менә дигән итеп уйный, җае чыкканда хәрәмләшүдән дә тартынмый. Ләкин ул нинди кеше, нинди һөнәр иясе, кайда яши? — монысын беркем дә белми иде диярлек. Һәм шундый шикле кеше белән Басый- ров ресторанга эчәргә киткән! «Була бит башсыз кешеләр», — дип уйланды Заһид. Ул икеләнеп торды. Эзләп китәргәме, китмәскәме? — Хәзер, озакламый минем чират җитә, шаулама, — диде теге. «Туктале, нишләп мин бу исерек белән вакытымны әрәм итә.м соң?» — дип уйланды Заһид. Ләкин .байтак вакыт, урыныннан кузгала алмыйча, уйнаучыларны күзәтеп торды. — Свойны, свойны инде, — диде исерек, бильярдчыларның уенына тыгылып, — и-и торҗәгун, шулай уйныйлармыни?! Ул Заһидка мутланып күз кысып алды да: — Моны хәзер әйләндереп сала ул. Шуннан минем чират. Синең белән күптән уйнаган юк, бер көч сынашыйк әле, — диде. — Сез мине гафу итегез, — диде Заһид кинәт уянып, — мин онытканмын да... Ул сәгатенә карап алгап булды. Үзенә шаккатып текәлгән кызыл йөзгә карап, тагын кабатлады: — Сез мине гафу итегез, онытканмын да, — диде. — Эш, эш килеп чыкты! Ялгапламаса да була иде. Моны Заһид урамга чыккач аңлады. Ләкин соң иде инде. Ул әкрен генә кольцога таба юл тотты. Вак кына яңгыр сибәли. Көзге кыска көннәр башланган. Көн караңгы нде инде. Эч пошыргыч көннәр. Янгыр, яңгыр... Юк, алай ук түгел, гадәттә җәйге ялдан соң, ял иткән, тазарган организм бу көзге ямьсезлекләрне дә аның күңелле ягы белән каршылый. Ул шулай инде. Моны Заһид бик яхшы белә, һәрхәлдә хәзерге кебек күңелсез булмый. Ул туп-туры кольцодагы «Восток» ресторанына керде. Бу өченче категория ресторанга ул гадәттә керми иде, алы яратмый иде һәм, әлбәттә, бу юлы да кермәс иде. Ләкин нәкъ тәрәзә янына утырган Басы йров аның дикъкатен үзенә тартты. Ул эченнән, бу Гыймайдан котылып, юньлерәк бер җиргә барырбыз дигән план корды, һәм шунда керде. Заһид өстәл янына килгәндә, Басыйров белән Гыймай бик кызып ни турындадыр сүз алып баралар иде. Заһидны күрү белән икесе дә тукталып калдылар. I ыймай, куштанланып, үз якыннан урын тәкъдим итте. Ләкин Заһид тәрәзәгә аркасы белән, Басыйров янына утырды. — Ну. яна баштан башлыйбызмы, җәмәгать?— диде Гыймай. Бу эт каешыдай әрсез, бөтен йөзен җыерчык баскан, һавалы һәм лыгырдык карсакны Заһид җаны-тәпе белән сөйми иде. — Юк, сез дәвам итегез, — диде Заһид, — мин үз җаемны үзем карармын. — Юк, алам булмый инде, — диде Гыймай, — раз безнең компаниягә эләккәнсең икән, алай булмый инде. Әй, официант! — Туктагыз әле. — диде Заһид кыза төшеп, — мин бит эш белән. Мин менә иптәш Басыйров янына. Эш белән. Басыйровның бармак калынлыгындагы кап-кара кашлары күтәрелеп китте: — Минем янга? Заһид сиздермәстән генә аның аягына басты. — Әйе, синең янга. Эш бар. Сезнең әле мәҗлес озак дәвам итәчәкме? — Видишь ли. агайне, безнен монда политика турында бәхәс чыкты,— диде Гыймай, — шуны чишми торып мәҗлеснең кайчан бетәсем өзел кенә әйтә алмыйбыз. — Сез мине гафу итегез, тагы бер кабат үтенәм. — Заһид тагы, бик мәгънәле итеп, Басыйровка каран алды. — Минем бит бик конфиденциальный сүзем бар иде Басыйровка. — Ул Нәҗипкә күз ташлады. — Әгәр синең моңа мөмкинлегең булса... — Нигә, була, менә моның белән генә эшне өзим дә... — Кирәкми, — диде Заһид шыпырт кына һәм Басыйровның тагы аягына басты. Басыйров бу хәлдән сон тәмам чыгырыннан чыкты, ул сүзне нидән башларга белмичә бераз аптырап торды. — Ярый алайса, раз синең конфиденциально сөйләшәсен бар икән, без, Гыймай туган, дискуссияне икенче вакытка калдырыйк инде, бул- маса, — диде. — Давай, давай, ычкыныгыз, — диде Гыймай, ачулана төшеп. Басыйров үзе өчен дә, кунагы өчен дә акча түләде. — Мин бераз утырам әле, — диде Гыймай, — минем үземнең дә йөз илле граммлык рәтем бар. Ул официантка заказлар бирә калды, Заһид белән Басыйров урамга чыктылар. Яңгыр сибәләп тора иде. Бауман урамы буйлап бераз барганнан соң, Басыйров түзмәде: — Ну, эш нидә соң?—диде. — Син юкка тегенең белән кирәкмәгән сүзләр сөйләшәсең, — диде Заһид. — Нигә? Бәйләнә бит... — Чудак, — дип куйды Заһид көлемсерәп, —ул бит сине юри провоцировать итә! Беләсеңме, аның маңгаена нәрсә язылган? — Нәрсә? — Ярар, — диде Заһид кул селтәп,— аңламыйсың икән, әйдә чорт с тобой. Беләсеңме, мин сиие ни өчен эзләп йөрдем? — Я? — Минем бернинди дә конфиденциальный йомышым юк. Минем просто синең белән сөйләшеп утырасым килде. Синең вакыт ничегрәк;’ Теләсәң, берәр җиргә керәбез... Басыйров сәгатенә карап алды: — Кара син аны, вакыт шактый икән инде, ә?! — Юк, шулай да без бераз утырыйк инде. Минем настроение начар. — Ну, ярый,—диде Басыйров елмая төшеп,'—бер-ике сәгать кенә, ярыймы? Алар «Казан» ресторанына кереп, җиңел закуска һәм бер шешә виноград виносы алдылар. Сүзне Басыйров башлады. — Я, ничек сон, теге матур зоотехник кызны күргән юкмы синең? Кинәт Заһидның кайсы ягы беләндер күңелгә якын тоелган шушы кеше алдында ачыласы килде. Мондый чишелү ана рәхәтлек бирер кебек иде. — Мин сиңа, серем юк. дип дөресен әйтмәгәнмен икән, — диде ул көлемсерәп, — әнә шул кыз турында әйтеп исемә төшердең. — Я, я? — Менә болан. Мин бит ул кызыйга ничектер тыныч карый алмыйм. — Соң алайса, сиңа «ходай үзе биргән» инде! Син ялгыз кеше. Тотасың да, бетең шартын җиткереп, эшкә керешәсең. Менә безнең кебек карт-корыга, семьялы кешегә, ярамый ул. Ә сиңа нәрсә? Син бит ирекле казак! — Менә мин сиңа сөйлим инде алайса, — диде Заһид тәмам ачылып, һәм ул үзенең Мәдинәгә булган тойгыларын, арага Зөбәрҗәтнең килеп кысылуын, үзенең Мәдинә каршында вәгъдәсез булып калуын һәм хәтта мәйсезлек күрсәтүен сөйләп бирде. — Ә йөрәк аңа тартыла, һаман шул кызга тартыла, — диде ул,— шуны уйламый калган көн юк. Бу сүзләр җиңелчә уен-көлке рәвешендә генә әйтелде. Ләкин Басый- ров дөреслектә эшнең җитди торганлыгын аңлый иде. — Вәт! Чукынган кеше икәнсең инде син! — диде ул көлеп. — Ну-у, эшне астыртын йөртәсең дә икән үзең! ' — Астыртын йөртсәм, мин сиңа сөйләп тормас идем! — Ә теге гаебеңне син, между прочим, аклый аласың. — Ничек? — Мин ул Мәдинәне әле өченчекөн дә министерствода очраттым. Эш эзли. Аның туган тиешле бер авыру апасы килгән икән, ул кыз шул апасын дәваларга алынган.. Хәзер инде мин Казаннан еракка китә алмыйм, мондагы зур врачларга әледән-әле авыруны күрсәтеп торырга кирәк, ди. Син менә тот та директорың белән сөйләш. Неужели шунда, учхозыгызда берәр эш табылмас ул кызга?! — Чыннан да, — диде Заһид җанланып. Заһидның Басыйровны күрәсе .килүе бушка китмәде. Мәдинә турындагы әңгәмәдән соң доцент үзенең кызга нинди булса да ярдәм күрсәтә алачагын уйлап дәртләнеп китте. Берәр рюмка вино эчкәннән соң, ул бүгси Рәхим аркасында килеп чыккан борчуларын да онытты. Ә иртәгесен институтка ректор килеп җиткәнче үк барды. Аны, берәр җиргә китеп бармасын тагы дип, сагалап йөрде. Ректор кабинетыннан чыкканда аның йөзе шатлыктан яктырып киткән иде. Ничек җайлы туры килде диген әле син! Өйрәнү хуҗалыгының зоотехнигы эштән азат ителүен сорап гариза биргән. Мәдинә, озакка сузмыйча, үтенеч җибәрергә тиеш. Заһид үз бүлмәсенә керде дә тиз генә Мәдинәгә хат яза башлады. IV Хат иясенә вакытлы тапшырылды. Мәдинә мондый тәкъдимгә бик мохтаҗ иде. Чөнки шушы .көннәрдә генә Буа районыннан бер хат алды ул. Шунда яшәүче тутасы каты авыруга сабышкан һәм Мәдинәдән ярдәм сораган иде. Билгеле, ул яшәгән җирдә дә врачлар юк түгел. Ләкин авы- РУ’ы артык катлаулы булса кирәк, моңарчы ни хәтле азапланмасыннар ана дөрес кенә итеп диагноз куя алмаганнар. Ул Казанга да барып кайткан, тик анда да өзеп әйтмәгәннәр, каита-капта тикшерергә, озаклап тикшерергә кирәк дигәннәр. Аның ышануынча, әгәр ул Казанга якынрак җирдә яшәсә, аңа һичшиксез ярдәм күрсәтәчәкләр иде. Ул Мәдинәне Казанга бик якын яши дип белә иде ахры, ялынып үзе янына алдыруны сораган. Бу хат үзе генә дә лаеклы сәбәп иде. Ләкин, өстәвенә, Мәдинәнең үзенең дә хәзер җәйге айлардан бирле Казаннан артык еракка китәсе килми иде. Мондый теләкнең тууына Заһид сәбәпче булды. Доцент белән бергә уздырылган көннәр кызның күңелендә якты истәлекләр калдырды. Мәхәббәт идеме бу? Билгесез. Хәер, Мәдпнә мондый тойгыларны оныткан нде инде хәзер. Дөрес, аның яраткан чаклары да булды. Ләкин хәзерге тойгылары аның ничектер башка төрле иде. Башка төрле, тик шулай да татлы иде ул тойгылар. Ул Заһид каршында бернинди каршылыксыз баш иде. Доцентның тотнаклылыгы, үзеиә шундый әйбәт мөнәсәбәттә булуы, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга торуы Мәдинәне тәмам әсир- итте. Заһид капылт кына китеп баргач, Мәдинә еш-еш аның йөзен күз алдына китерергә тырышты. Ләкин һәрвакыт аның күз алдына әле күптән түгел генә үзе белән Идел буйларында йөргән Заһид урынына студент чакларда шәп лекция укый торган, күңелле итеп дәресләр уздыра торган яшь, сөйкемле доцент Таһиров килеп баса иде. Мәдинә хәзерге Заһидның йөзен ни өчендер хәтерендә калдыра алмады, күрәсең, ул оялуданмы, я бул.маса артык хөрмәт итүдәнме аның алдында бөтенләй югалып кала нде. Тик шулай да Заһид күңелдә саклана, хәтта бердән бер яктылык чыганагы булып өзлексез үзеиә тартып тора иде. Заһид ни өчендер-уйламаганда китеп барды һәм ни өчендер шул кадәр озак гомер дәшми-тынмый яшәде. Кызның сизенүенчә, аны әлеге кайчандыр үзе әйткән сөеклесе җибәрми иде. Димәк, ул, Мәдинә, монда артык инде. Нигә кешенең бәхетен җимерергә?! Ул еш-еш шулай уйлана иде. Ләкин шундый уйлар артыннан ук ул үзенең Заһидка булган хөрмәтен яшерми-нитмя әйтергә дә әзер иде. «Ул минем өчен бик кадерле дус кеше, ул минем туган абыемдай ышанычлы ярдәмчем. Әгәр мин аңа ашкынам икән, бу бит бары хөрмәт йөзеннән генә», — дип уйлый иде. Аңарда еш-еш шундый уйлар туа килде. Ләкин алар гына әле Казан тирәсенә урнашу' өчем җитәрлек сәбәп була алмас иде. һәм әгәр олы апасыннан әлеге хат килеп төшмәсә, ул үзе теләгән якка китеп, Заһидны бөтенләй онытыр да иде. Тормыш юлында очрамадымыни андый кешеләр? Мәдинәнең чибәрлеге үзенә күп борчулар китерде. Аңа ябырылучы, артыннан калмый йөрүчеләр аз булмады һәм шулар арасыннан шәп кешене начар кешедән аера белү байтак көч, игътибарлылык сорый иде. Ләкин үзенчә гаҗәп бер хакыйкатьне ачты ул. Үзен чын-чыплап өзелеп сөйгән кешеләр, әйтергә кирәк, шәп кешеләр, аның чибәрлегеннән куркалар иде; күрәсең, тиң күрмәс, диләр иде. Тотнаксыз ахмаклары артыңнан чабалар, аулакта кулларына ирек бирә башлыйлар. Бу юлы исә Мәдинә берсенә дә охшамаган бер кешене очратты. Әйе, ул бер тапкыр, тыела алмыйча, Мәдинәне кочаклап үпте, ә аннан соң... аллам сакласын! Ул бары дус, акыллы киңәштәш, якын сердәш булып кына калды. Сәер, бик сәер иде бу Заһид! Мәдинә, өч-дүрт көн эчендә совхоз белән исәп-хисапны өзеп, бар байлыгын ике чемоданга сыйдырды да Казанга китеп барды. Хәзер пароходта йөрүнең яме киткән иде инде. Идел өсте соп-соры. шыксыз, күңелсез. Сибәләп торган вак сентябрь яңгыры пассажирларның барысын да катерның эченә куып керткән. Палубада кеше күренми. Мәдинә зур ашкыну һәм дәрт белән эшләп тә, соңыннан үзенә бәхетсез- лекләр китергән совхоз белән шундый көнне аерылышты. Үзен озата төшкәй совхоз кызларына палубадан яңгыр астында байтак вакыт кул болгап барды. Ниһаять, озатучылар тоташ .бер тапка әйләнделәр. Мәдинә чемоданнары янына аска төште. Шулай Казанга китте. Заһид аңа, сезгә бик кулай эш чыкты, үзе шәһәрдә, үзе сез яраткан производство эше, дип язды. Мәдинә институтның өйрәнү хуҗалыгын студентлык елларыннан бирле белә иде инде. Ләкин тормыш бер урында тормый. Терлекчелек хәзер күп үзгәрешләр кичерде, аңа игътибар артты, ул хәзер үсте. Өйрәнү хуҗалыгын да бер урында торгандыр дип уйларга нигез юк. Хәтерендә, алар әле беренче курста чакны җәй буе шул хуҗалыкта эшләп йөрделәр. Ул вакытта бернинди дә тәртип юк иде эштә. Хуҗалык эшчеләре вакытында эшкә чыкмый интектерәләр, урлашалар, ир-ат кулына акча төшсә, эчкечелеккә бирелә. Әле дә исендә: Мәдинәнең хуҗалыктагы мәгънәсезлекләрнс күреп исе киткән иде. Ул үскән авылдагы колхоз алдынгылардан саналмады, ләкин анда да тәртип азмы-күпме бар иде. Әйе, бик ихтимал, әгәр Мәдинә өченче курста да практикада шул ук хуҗалыкта булмаган булса, хәзер барырга батырчылык итмәгән булыр иде. Ләкин ул соңгы тапкыр анда практика узганда хуҗалык шактый үзгәргән һәм тәртип ярый торган, чын мәгънәсендә өйрәнү ху- жалыгына лаек булырга тиеш иде. Әгәр шулай булса, дип уйланды Мәдинә, анда эшләү үзе бер бәйрәм. Ул хуҗалыкта, ичмаса, кирәк чагында консультация .бирүчесе дә булачак. Яна эшкә тотынганда бу ипчек булыр икән соң дип күрәзәлек итеп тә торасы юк. Мәдинә шундый ашкынулы уйлар белән дәртләнеп Казанга килен төште. Әйберләрен порттагы саклау' камерасына тапшырды, үзе трамвайдан трамвайга күчә торгач, ниһаять, шәһәр читендәге күптәнге таныш, якын терлекчелек институтына барып җитте. Мәдинә туп-туры Заһидның кабинетына керергә булды. Кабинет бикле булып чыкты. Ул физиология кафедрасының һәрбер бүлмә ишеген тартып йөри башлады. Бары ассистентлар бүлмәсендә генә кеше бар иде. Шунда кереп, Шәфика Сабировнаны һәм Соломон Израиле- внчны күрде. Ишек ачылуга, беренче булып түрдәге өстәл артында утыручы калын гәүдәле хатын башын калкытты. Ул үзенең ачыклыгы һәм әрсез үзитүчәнлеге белән студентларда һәрвакыт хөрмәт уята иде. Карау белән Мәдинәне танып: — Нинди җилләр ташлады? — диде.— Җәүһәрова бит әле фамилиягез? Әйе, шулай шул, Җәүһәрова! Аның шау-шуы Соломон Израилевнчның саңгыраурак колакларына да барып җитте. Ул тиз генә үзенең ишетү аппараты куелган хикмәтле күзлеген киеп алды. Елмаеп өстәл артыннан чыкты. Мәдинә аны да яхшы хәтерли. Бу картая башлаган ассистентның хатын-кыз алдында артык эреп кнтүчәнлеген Мәдинә KynToti белә иде инде. Ул хәтта кайбер чая студенткаларның, Соломон Израилевнчның йомшаклыгыннан файдаланып, аны адәм көлкесенә калдырган чакларын да хәтерли нде. ЛӘ’ кив ул үзе бу йомшак табигатьле, белемгә бай кешене бик хөрмәт итә, эченнән бу йомшаклыгы өчен кызгана да нде. Мәдинә һәркайсы белән кул биреп исәнләште һәм, бераз икеләне: f торганнан соң, үзенең Казанга эш эзләп килгәнлеген әйтте. — Әйе, әйе, — диде Шәфика, — безгә Заһид Сафич сезнең турыд a әйткән иде. Сез инде шулай гына котыла алуыгызга шөкерана кылы - гыз. Сезнең директорны нишләттеләр? Коточкыч хәл бит! Мәдинә дәшми калды. Соломон Израилевнчның кәкре борынлы ябьпк озынча йөзендә елмаю катып калган нде. Ул Мәдинә янынарак килде. — Кайда яшисез, кайда хезмәт итәсез хәзер, Мәдинә?— Ул Шәфа:- кага карап мактанып та куйды: -— Күрәсезме, мин аның исемен дә хәтерлим әле! — Шулай ннде син, матур кызларны онытмыйсын, — диде Шәфика күз кысып. — Юк, нигә алай дисез? — диде Соломон Израилевич. — Минем хәтердә барысы да саклана. — Ә нигә соң алайса Рәхим Миңлебаевпчның исемен әле дә истә тота алмыйсың? — О, әйттегез! Ул бит институтны әллә кайчан бетергән кеше. Аннан... — Ул, күрәсең, «аннан ул ир кеше» димәкче иде, моны сизенеп Шәфика көләргә тотынды. Юк, бу карт ассистент әле дә нәкъ элеккечә иде. Ул әз генә дә үпкәләмәде, үзе дә ачусыз һәм тавышсыз гына көлә башлады. — Сезнең семья, бала-чагаларыгыз бардыр инде, билгеле? —диде ул. — Соломон Израилевич, аның алты малае, җиде кызы бар, ә ире бик көнче икән, — диде Шәфика, Мәдинәгә тагы күз кысып. —- Сез шаяртмагыз, зинһар, — диде Соломон Израилевич, авызын, җыя алмыйча. — Юк, юк, Шәфика Сабировна шаярта, — диде Мәдинә, — минем бер кемем дә юк, теләсәгез, рәхәтләнеп миңем арттан ухаживать итә аласыз. — Чыннан дамы? — диде ассистент. Аннан тирән итеп көрсенеп куйды. — Картая башладым шул инде, менә бәлә! Алар тагы көлешеп тордылар. Мәдинә Заһид Сафичны сорады. Ул тиздән килеп җитәргә тиеш пде. Ишек ачылып, бүлмәгә Рәхим килеп керде. — Сез танышлармы? — диде Шәфика Мәдинәгә. — Әйе, мин аны хәтерлим, мин беренче курста чакны, хәтерем ялгышмаса, ул сонгы курста иде инде. Сез бит профком председателе дә булып тордыгыз? Шәйхерамовмы әле фамилиягез, шулай бит? — Шулай, бик дөрес,—диде Рәхим көлемсерәп, — кызганычка каршы, мин сезне һич хәтерләмим. — Кая ннде! Сез бит ул вакытны белгеч булырга биш мнпут калган студентлар идегез, ә без... — Хәтерләмим шул, гафу итегез,—диде Рәхим елмая биреп. — Оныткан булсагыз, хәтерләгез, — диде Шәфика гадәтенчә дорфарак итеп, һәм күп мәгънә салып, әйтеп куйды: — Ялгыз кеше, бер кеме дә юк. Рәхимнең кинәт ачуы килеп китте. Нинди ахмаклык инде бу, әйтерсең, Рәхимнең башында бары өйләнү кайгысы гына. Ул, сүзне шунда ук бүлеп, Соломон Израилевичка мөрәҗәгать итте: — Сез ниндидер йомыш кушмакчы булган идегез бугай миңа? — Эш менә мондыйрак, Рәхим... — Соломон Израилевич Шәфикага карап алды. — Миңлебаевич,— диде Рәхим. Соломон көлеп җибәрде: — Онытам бит, бик авыр исем шул. Әйе, Рәхим Миңлебаевич. — Кызлар исемен бер дә онытмыйсың үзең, — дип куйды Шәфика. — Сез, зинһар, иртәгә булачак дәрескә бакалар әзерләгез, — диде Соломон Израилевич. Рәхим аныц йомышып үтәү өчен шунда ук чыгып китте. Бераздан бүлмәгә Заһид килеп керде.

(Дәвамы бар.)